Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бәрәңге

Синең хакта төрле сүзләр йөри: «Алып бара имеш, апкайтмый». «Дөньяда иң тәмле ризык» диеп, Юкка гына үзен мактатмый!

Син ачлыктан тартып алдың илне,

Коткаручы дигән атың бар:

Билдән ләмгә батып эзләделәр

Ябык язда хәлсез хатыннар.

 

Синең хакта төрле сүзләр йөри:

«Алып бара имеш, апкайтмый».

«Дөньяда иң тәмле ризык» диеп,

Юкка гына үзен мактатмый!

 

Үҗәтләнеп алга алып бардың,

Туар таңга якты өстәдең.

Ярмаланып пешкән бәрәңгедән

Балкып торса иде өстәлең.

 

Җиңүгә дә саллы өлеш керттең,

Өмет эзләп, сиңа дәштек без.

Атлар хәлсез чакта сабан сөйрәп,

Җиргә яшьле орлык чәчтек без!

 

Нигъмәт мулдан бүген, табыннарда

Син өелеп торган чагында.

Кабыгыңны тапсак – сөенүләр

Хәтерләргә төште тагын да.

 

Туган туфрак тартсын, кайтсын диеп,

Ходай безгә сине биргәнме?!

Яуда булганнардан сора менә

Төшләренә кердең, бәрәңге!

 

Билдән ләмгә батып эзләделәр

Ябык язда хәлсез хатыннар.

Һәрбер өйдә урын түрдән сиңа,

Коткаручы дигән атың бар!

 

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев