Бозлавык

Гололёд на земле, гололёд...
В.Высоцкий
Егыла урамда малайлар,
Абруйлы абзыйлар егыла.
Бозлавык үзенә суыра,
Карамый кечесе-зурына...
Аякта нык басып килгәндә,
«Мин мәңге егылмам!» – дигәндә,
Тая да егыла кешеләр.
Егылып мәңгегә имгәнә.
Кемнәрдер имгәнә бүген үк,
Кемнәрдер иртәгә имгәнер.
Егылмый калырга тырышып,
Шуышып яшиләр кемнәрдер.
Бозлавык бу җирдә, бозлавык...
Без дә бер егылмый узмадык.
Сау гына узарлык юл да юк,
Бозлавык бу дөнья, бозлавык.
"КУ" 8, 2020
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз