Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бәхеткә – юл

Мең газап аркылы чыгасы. Батасы, калкасы, янасы, Барысына-барысына чыдасы. Бәхеткә юл ерак...

Бәхеткә юл якын...
                         Нибары
Мең газап аркылы чыгасы.
Батасы, калкасы, янасы,
Барысына-барысына чыдасы.
Бәхеткә юл ерак...
                                 Газаптан
Ләззәткә кадәрле үтәсе.
Әрнүле күз яшен сөртәсе,
Кемнедер бәхетле итәсе.
Әйләнә Җир шары (кеше дә)...
Бер узган юлларын мең урап.
Чал җилләр пышылдый тын гына:
«Бәхеткә юл якын... юк, ерак...»

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев