Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бишекләрдә үсми оныклар

Безнең сыман бишек җырын тыңлап, Бишекләрдә үсми оныклар!

Бик еш кына борчу били мине,

Була шундый моңсу минутлар.

Безнең сыман бишек җырын тыңлап,

Бишекләрдә үсми оныклар!

Китап киштәсендә әкиятләр

Сагыналар малай-кызларны.

«Таңбатыр»лар, «Гөлчәчәк»ләр белән

Дуслаштырыйк әле шуларны!

Яз җиттеме, авыл урамнары

Юксынуга никтер таралар.

Хәтфә чирәмнәрдә рәхәтләнеп

Уйнамыйлар нигә балалар?!

Болыннарда тайлар кешнәмиләр,

Кайда калды ярсу байталлар?!

Куе ялларыннан сыйпый алмый,

Атсыз үсә бүген малайлар!

Таң атуга Алсу, Азаматлар

Телефонны кулга алалар.

Сабыйлыкның тиңсез матурлыгын,

Ни кызганыч, күрми калалар!

Бик еш кына бер уй били мине,

Була шундый моңсу минутлар.

Әнисенең бишек җырын тыңлап,

Бишекләрдә үсми оныклар!..

 

"КУ" 04, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев