Логотип Казан Утлары
Шигърият

Беренче гыйнвар

Төн эчендә еллар алышынган, Саубуллаша әнә искесе.

Төн эчендә еллар алышынган,
Саубуллаша әнә искесе.
Теләмичә киткән иске елны
Әле байтак сагынып сөйлисе...

Кыш бабайдан алган күчтәнәчләр,
Чыршы төбендәге бүләкләр.
Күп кирәкми, бергә-бердәм булып
Имин яшәү иң зур теләкләр!

Могҗизаның җирдә барлыгына,
Тылсымнарга һаман ышанам.
Кар кызының сылулыгын күреп
Гүзәллеккә кабат таң калам!

Бусагадан шатлык килеп керсен,
Янәшәдән бәхет атласын.
Тәрәзәдән гөлләр елмайсыннар,
Кайгы-хәсрәт ишек какмасын!

Әнә шулай җанны иркәләсен
Яңа елда яңа таң ату.
Иң мөһиме менә һәр йөрәкне
Иркәләсен керсез ярату!

Өлкәннәргә урын түрдән булсын,
Йөзләрендә нурлар сүнмәсен.
Алтын-көмеш, дөнья малы түгел,
Бала тавышы өйне бизәсен!

Бу гомернең һәрбер мизгеленнән
Куанычлар бары табасы.
Ил түренә аяз күге белән
Рәхим итсен, әйдә, яңасы!..

 

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев