Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бер адым

Җиңүче булырга теләдем... Тик җиңү юлларын белмәдем...

Җиңүче булырга теләдем...

Тик җиңү юлларын белмәдем...

Юлларын белмәгән килеш тә

Мин җиңеп чыгарга теләдем.

Сез миннән көлдегез генәдер:

«Син әле... кем әле... йөзләрдер... меңгә бер...»

Җиңүләр меңгә бер булсыннар,

Тик мин бар...

Һәр шәхес – бердәнбер.

Һәр шәхес бердәнбер булса да,

Язмыш бар...

Язмышлар – кемнәндер...

Җиңүче булырга теләдем.

Кемнәрдер көлгәндер... көлгәндер.

Хыялны шәм итеп яндырдым...

Шәмнәрем кайвакыт сүнгәндер.

Сүнгәнен кемнәрдер күргәндер...

Көлгәндер.

Көлгәннәр меңнәрдер...

Ә хаклык сан белән үлчәнми...

Төркемнең йөзе юк, заты юк.

Мескеннәр –

Мәңгегә

Мескеннәр:

Мескеннең җиңүгә хакы юк.

Мин дә шул мескенлек эченнән

Атладым җиңүгә бер адым.

Күрделәр...

Көлделәр...

Сөрделәр...

Җанымны телделәр – чыдадым.

Чыдадым – бу мескен төркемгә

Тимәс дип зыяным... (Файдам да?!.) –

Никадәр гайрәтле булсам да,

Ялгызым идем мин мәйданда.

Ялгызым...

Тик сиңа ташланган

Төркемнән дә зуррак явыз юк.

Ул төркем безнеке – мескеннәр...

Бердәнбер булу ул – ялгызлык...

Ләкин мин җиңәргә теләдем,

Җиңәргә... ялгызым булсам да.

Ялгыз җан – яу түгел.

Барыбер,

Бер эзсез югалмас җиһанда.

Җиһанда сакланыр шикелле

Безнең дә самими теләкләр.

Йөрәктән йөрәккә күчәр күк

Җиңүгә әйдәүче сурәтләр.

Өметем яшәтә.

Ә үзем...

Үзем мин җиңүче булмадым.

Шулай да

Мескенлек эченнән

Җиңүгә атладым бер адым.

 

 

"КУ" 8, 2020

Фото: vk.com

Теги: шигырь шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев