Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бәйрәм

Үткәннәргә генә яшьле күзләр аша карыйсы...

Сезнең урамнарда әле бәйрәм.

Безнең урам – тоташ болытта.

Җилләр уңаена йөгерсәм дә,

Таралмаслар сыман куып та.

Сезнең урамнарда бәйрәм иде,

«Ачы»лары ерак яңгырады.

Шул ук дуслар шул ук сүзләр белән

Янә сиңа бәхет юрады.

Һәр яңару – булалырмы сөю?

Кабатлану булмас ярату.

Акрын-акрын сагыш иңәр җанга,

Бәйрәмнәре үтәр бер вакыт.

Һәм әйтерсең: «Бар да әйбәт юкса,

Даны, малы – бар да ярыйсы.

Тик нигәдер үткәннәргә генә

Яшьле күзләр аша карыйсы...»

 

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев