Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бәхилләшү

Ак кәфенлек – ак биләүдә, Әйтерсең, сабый бала! Әниләр үлә димени! Әниләр каршы ала.

Таралды хәбәр җиһанга,

Таң белән, иртә белән.

«Үлде» дияргә тел бармый,

Бары тик «китте», диям.

 

Талгансың татлы йокыга,

Арып бар дөньясыннан.

Бер гасырлык тормыш йөгең

Яшәеш арбасында.

 

Анда ачлык, анда сугыш,

Ил белән күтәрешкән...

Чәчләреңне сүтә-сүтә,

Тын гына бәхилләшәм...

 

Ак кәфенлек – ак биләүдә,

Әйтерсең, сабый бала!

Әниләр үлә димени!

Әниләр каршы ала.

 

...Кулларымда чәчүргечең,

Бер сүтәм дә бер җыям...

Чәчләреңә кырау төшеп

Өлгермәгән дә сыман...

"КУ" 2, 2018
Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев