Авыл

Авыл киче, теләмичә, алсуланып кояш бата,

Кич утыру гадәте бар – сала халкы бик соң ята.

Олысының-кечесенең җаны керсез, якты уе,

Татарлыгын ачып сала ямьле җәйдә Сабан туе.

Милләт язмышы биредә, бишегендә – татар теле,

Авылымның нигез ташы – бер, бердәнбер ислам дине!

Монда минем тамырларым, монда ята анам-атам,

Бәхет кошы оялаган авылымны бик яратам!

Иген игә ул бүген дә, язын чәчә, көзен ура,

Җиң сызганып, зарланмыйча, ил амбарларын тутыра.

Төп байлыгы – кешеләре гомер бакый төпле, зирәк,

Илең имин торсын, дисәң, менә шушы авыл кирәк.

Җырлыйм да мин, елыймын да, вакытлыча ерак китсәм,

Кайту белән очып йөрим, җәйрәп ята, авыл – исән!

Бар талы да сандугачлы, ияләшкән бетмәс бер моң,

Чормасыннан төшеп килә түзалмыйча тальян гармун.

Кайберәүләр, ятма монда, калага кит, шагыйрь, диләр,

Кендек каны тамган җирне ташлау мөмкинмени, җүләр!

Нәни ил дип юкка гына атамаган ата-баба,

Кич җитсә дә, йокламый ул, йөзен борган көнгә таба...

 

фото: Роман Степовой; nat-geo.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: