Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ап-ак сагыш

Сагышларның, ап-ак сагышларның Аклыгыннан башлар әйләнә.

Сагышларның, ап-ак сагышларның

Аклыгыннан башлар әйләнә.

Син еракта. Үз яныңа бүген

Чакырма син мине, әйдәмә.

 

Ни аңлаткан безгә ап-ак кышлар,

Бураннары нидер сөйләгән.

Сагышларның, ап-ак сагышларның

Патшалыгын җаным биләгән.

 

Ак хатирә мине эзләп килә,

Ак бураннар таба төшләрдә.

Ап-ак сагыш сибә чәчләремә,

Ак салкынлык тия тешләргә.

 

Адашканнар хисләр, төсләр, сүзләр,

Сагышланган шуннан йөзебез.

Ап-ак хатирәләр адашмаган,

Адашканбыз бары үзебез...

 

 

"КУ" 07, 2016

Фото: pixabay.com

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев