Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әйләнеш

Ә җәй үзе инде күптән саубуллашты. Хушлашты ул, туры минем күзгә карап. Тамам-тамам диеп тора мөлдерәмә. Агачларда көзнең күзе – сары яфрак.

Томырылып карый миңа яшел күзләр,
Курыкма һич, дерелдәмә, китап бите.
Сусыл җәйне хәтерләтә көзен миңа
Сиңа ятып кипкән яфрак силуэты.
Өзеләм бит диеп тора аздан гына:
Җәйнең күзе – яшел килеш корыган яфрак.
Ә җәй үзе инде күптән саубуллашты.
Хушлашты ул, туры минем күзгә карап.
Тамам-тамам диеп тора мөлдерәмә.
Агачларда көзнең күзе – сары яфрак.
Ә көз үзе инде күптән китеп барды,
Хушлашты ул минем белән кыймыйчарак.
Яфрагы һич коелмаган агачлар бар.
Кышның ап-ак кары яткан ябалдашка.
Карда туңган күзләр очмый, төшә җиргә.
Алар минем күңелем күк чирле, хаста.
Утырам мин китап укып балконымда.
Дымлы идән, дымлы урын, китап бите...
Миңа көзем үпкәләп үк киттемени? –
Тышлыгында аның таркау силуэты.
...Таңда бәсе коелмаган агачларга
Кара карга килеп кунды – яз да җитте.
Үлек кергән өй күк иде кышын балкон...
Ярый әле, иртә килгән яз терелтте.
Чирләремнән арындырды, хисләремнең
Очырды ул ямьсезләрен, авырларын.
Инде тышта китап укып утырам мин.
Яланөс үк – иртә яздан җылынганмын.
Ботак тулы яшел күзләр, өзелсәләр,
Битләреңә яткыр берсен, китап бите.
Сусыл җәйне хәтерләтсен көзен, кышын
Сиңа ятып кипкән яфрак силуэты…

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев