Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Зыян салма (хикәя)

Бәбәйлисе хатынның исемен ишетүгә, өстенә кайнар су сипкәндәй тоелды. Бите яна, чигәсе сулкылдый. Иренең «уҗымга» шушы хатын янына йөрүен күп тапкырлар җиткерсәләр дә, аларның уртак гөнаһ җимешен бу якты дөньяга үзенә кабул итәргә туры килер дип уйламаган иде ул...

Болында

Төнге тәрәзә шакуларга өйрәнеп беткән инде Хәят. Тирә-як авылларга бердәнбер фельдшер ул. Кемне тулгак тота, кемнеңдер - йөрәге. Ире, тәүлекнең теләсә кайсы минутында авыру янына чыгып чабучы хатынының эшеннән риза булмаса да, нәрсә әйтсен? Беренчедән, белеп өйләнде. Икенчедән, хатынын бик ярата. Өченчедән, тирә-якта бердәнбер “доктор” аның хатыны булуы белән горурлана да. Дүртенчедән, ...әй санап китсәң күп инде. Бизмәннең ике ягына сала торгач, үлчәү угы туп-туры торып баса да, тормыш матур гына дәвам итә.

Тәрәзә шакыдылар. Хатыны уянып тора башлауга, Таһир:

- Үзем торам,- диде.

- Барыбер миңа килгәннәрдер инде.

Ире, җавап бирми генә, ишек ачарга китте. Төнката хатынының кем белән чыгып китүен күреп калырга тиешме ул!? Дөньяда ни булмас. Бергә тора башлаган елларда озата да бара иде әле. Хатынының бала таптырганын бер-ике тапкыр көтеп утырды да, бүтән йөрмәс булды.

Таһир, ишек ачуга, кире чигенде. Каршында күптән кырынмаган ир заты басып тора иде. Аның күзләрендә чиксез арганлык белән бергә ерткычлыкмы, дөньяга ачумы-шуңа тартым бер чаткы күреп алды Таһир. Өстендә гадәти кием түгел, ниндидер формага охшаган нәрсә шунда.

- Хатыныңны чакыр!

- Нигә кирәк сиңа минем хатын?

- Миңа синең хатының түгел, доктор кирәк.

Йә Ходай, шушы кеше белән кара төндә хатынын чыгарырга тиеш буламы ул? Җибәрми дә булдыра алмаячак. Монысы төнге кунакның чыраена язылган. Авыру янына чакырсалар, Хәят үзе дә аның рөхсәтен сорап тормаячак.

- Әле яңа кайтып ятты. Йоклый ул, - диде ир саламга ябышып котылырга теләгәндәй.

- Телеңә салынып торма, чакыруыңны бел.

- Хатыныңа бер начарлыгыбыз да тимәс. Иптәшебез авырып китте. Шуны карап, бераз ярдәм итсә, исән-имин кайтарып куябыз без аны. Курыкма.

Таһир шунда гына караңгылык эчендә “кунакларның” тагын берсе барын шәйләде. Тавышы мәрхәмәтлерәк, хәтта таныш та сыман тоелды. Тик “кунак” ут яктысына чыкмады. Кай арада киенеп өлгергән Хәят ишек янына килеп баскан икән.

- Иптәшегезгә ни булды?

- Баргач күрерсең. Бинтыңны күбрәк ал.

Монысын караңгы чырай әйтте.

- Ашыкма, мин дә барам, - диде Таһир хатыны өчен коты очып.

- Цыц! Өеңдә утыр! Исеңдә тот! Бүген төнлә сезнең өйгә берәү дә килмәде. Хатының беркая да бармады. Телеңне озынайтсаң, кыскартырбыз.

Пычрак болын юлы буйлап бик озак бардылар сыман. Үзен тыныч тотарга тырышса да, тез буыннарының калтыравы озакка барды әле. Җәйге яңгыр димәссең: юл изелеп беткән. Туктаусыз яуган яңгырдан бер атна элек чабып ташланган печән тезмәләре кибә алмыйча каралып яталар. Вакыты-вакыты белән ертык болытлар арасыннан күренгәләп алган ай яктысында Хәят бара торган юлны танып, чамалап барды - балачактан таныш җирләр. Бөрлегән, карлыган җыеп, печән әзерләп аз йөрелмәде. Шуңа да һәр куагы, һәр борылышы таныш. Бераздан юлдашлары әрәмәлекне кисеп чыгып, кирегә таба борылдылар, чабылмаган урында әйләнделәр. Талларны ерып, түмгәкле ачыклыкка чыкканда Хәятнең гәүдәсе куркудан гына түгел, тәненә ябышкан юеш киемнән дә калтырый иде.

Ашыгып кына ясалган куыш таллар арасыннан күренми дә. Тыенкы гына ыңгырашу ишетелмәсә, Хәят үсеп утырган тал агачларын бөгеп ясалган өн барын, бәлки, тиз генә абайлый да алмас иде. Алар якынлашуга, ыңгырашу тынып калды, “кунакларның” караңгы чырайлысы телгә килде:

- Мин бу, Князь.

Бу кешенең әйткән сүзләрендә генә түгел, тавышында ук янәшәсендәге кешеләр белән исәпләшмәве аңлашыла иде.

Кайсыдыр кесә фонаре кушты. Саран ут яктысында Хәят яшел печән түшәгендә яткан кешене күрде. Иптәшләренеке кебек үк сакал-мыекка баткан йөзе, эчкә баткан күзләре, чыгып торган яңак сөякләре, газапланып сулыш алуы аның күптән рәхәт тормыш күрмәгәнлеген сөйли иде.

Хәят, чүгәләп, авыруның маңгаена кулын куйды. Ябышкак сасы тиргә баткан маңгай салкынча. Тик Хәят белә: бу салкынлык берничә минуттан ут кебек януга, тыелгысыз калтыравыкка әйләнергә мөмкин.

- Доктор, яралы ул. Ярасын карарга кирәк.

Иптәшләре, авыруның өстендәге киемен салдырырга дип, гәүдәсен кыймылдатуга, Князь газаплы иңрәү тавышы чыгарды. Кысылган тешләр арасыннан чыккан бу өн Хәятне артка чигенергә мәҗбүр итте. Шунда ул бу өчәүнең бертөрле төрмә киеменнән булуын күрде. Әйтәм, юлда сирәк-мирәк сүз алышканда, телләрендәге сүзләр аңа аңлашылып бетмичә сәерсендергән иде. Качаклар! Төрмәдән качканнар! Димәк, боларны эзлиләр. Ә ул шуларга ярдәм итәргә килде. Тик аның башка юлы бар идеме соң?! Ул ярдәмгә мохтаҗ бөтен авыруга булышырга ант иткән кеше бит. Һәркемнең тугач яшәргә хакы бар. Тик ничек яшәргә икәнен генә ул үзе хәл итә. И Ходаем, болар яныннан өйгә исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп ит!

Князьнең ярасы күкрәгендә һәм сул беләгендә. Кемдер үткен пычак белән тирән итеп сызып алганга охшаган. Бәхетенә, кабыргалары эчкә үтәргә ирек бирмәгән. Ә беләк мускуллары ярыйсы гына тирән киселгән. Вакытында дөрес медицина ярдәме күрсәтелгән булса, бик куркыныч та булмаган булыр иде, әлбәттә. Тик кадерле вакыт үткән. Пычрак кереп, кул гөбе кебек шешкән иде. Авыру, беләкне бераз гына кыймылдатуга, яралы бүре улавына охшаган тавышлар чыгара. Сәламәт кулы белән Хәятнең кулына бәреп җибәрә. Өстәвенә, төрмә жаргонын кушып, аслы-өсле сүгенә. Кан белән укмашып каткан киемен, кемнеңдер эчке киемен телгәләп ясалаган бәйләвечләрне ничек кирәк алай шеш тәннән кубарып, ярасын эшкәрткәнче, Хәят үзе дә манма тиргә батты. Ә авыруны калтырау басты.

- Температурасы күтәрелә, - дип уйлады Хәят. Авыру саташулы аңлы-аңсыз газаплы халәткә күчте. Уколсыз җиңеп булмаячагы көн кебек ачык. Һәм бер генә тапкыр да түгел.

Хәят иң соңгы чиктә генә тота торган уколын-морфинны кадады. Князь тынычланып йокыга китте. Үлекле яра төзәлгән очракта да вакыт кирәк. Мондый шартларда гангрена башланырга да мөмкин.

- Иптәшегезне кичекмәстән больницага илтергә кирәк. Гангрена башлануы бар. Ул вакытта кулын кисәргә дә мөмкиннәр.

- Өйрәтеп маташканчы, менә син үзең терелт аны, җаның кадерле булса.

Ерткыч карашлы адәмнең бу сүзләре хатынның тынычлана башлаган курку хисләрен кабат уятты.

- Мин кулдан килгәнне эшләдем. Булган кадәр даруларны да калдырам. Тик болар гына җитеп бетмәс. Мин моны сезгә медик буларак әйтәм.

Хәят сумкасын актара башлауга, юлдашларның моңарчы сүзсез торганы иелеп, игътибар белән аны тыңлый башлады. Сумкасында булган даруларын, бинтларын биреп, нишләргә кирәклеген аңлатып, Хәят торып басты.

- Миңа китәргә ярыйдыр бит.

- Ашыкма, үзем әйтермен. Чыгып тор. “Колхоз”, бар чык артыннан. Качмасын.

Сибәләп торган яңгыр туктаган. Сүрән генә җәйге таң атып килә.

- Син инде безгә үпкәләмә. Безнең башкача юлыбыз юк. Ул саташа башлаган иде инде. Көннәр аязса, монда печәнчеләр киләчәк. Безгә ничек тә аңа хәтле моннан таярга кирәк.

Хәят башын иеп тыңлап торды. Килгәндә үк йөзләргә күтәрелеп карамаска куштылар аңа. Нәрсә әйтсен соң? Ул аларның сирәк-мирәк үзара пышылдап әйтелгән җөмләләреннән төнге кунакларның кем булуын аңлаган иде инде. Качканда күбрәк булганнар. Нәрсәдер бүлешә алмыйча, бәхәсне пычак белән хәл иткәндә, берсенең үлүен, икенчесенең яралануын, хәзер законнан гына түгел, бүленеп калган иптәшләреннән дә качып йөрүләре, ахры.

- Ә минем фельдшер икәнне каян белеп килдегез соң?

Хатын-кызның кызыксынуы кайчак ярый белән ярамыйны да оныттырып җибәрә. Хәят авызыннан чыккан сүзенең ахыры начар булып бетәсен чамалап куырылып килде. Ул бу минутта сорау алучы хокукында түгел бит! Бәхеткә, “Колхоз” ул уйлаганча явыз булып чыкмады. Хәяткә яны белән генә берничә адым якынлашты, моңсу гына көлемсерәп алды. Аннан пышылдап:

- Хәят, син мине танымадың. Анысы яхшы. Шулай хәерлерәк булыр. Шуны гына әйтәм: берүк бүген күргән-ишеткәннәреңне, кайда йөрүеңне кешегә әйтә күрмә. Таһирга да әйт, сөйләнеп йөрмәсен. Син монда күргән кешеләрнең кулы бик озын, теләсә кайдан эзләп табарлар. Син беренчесе дә, соңгысы да булмассың, - диде, шалашка таба ымлап.

Тагын күпмедер сүзсез генә басып тордылар. Көн яктыра. Туктамый яуган яңгырдан соң җәйрәп яткан дымлы болыннан караңгылык күтәрелеп килә.

- Иптәшеңә әйт әле. Иртән иртүк минем болыннан кайтуымны күрүче булса, шикләнүләре бар бит. Ныгытып яктырганчы кайтып җитәсе иде.

Колхоз, урыннан кузгалмаска кушып, шалашка кереп китте. Бик озак сөйләштеләр. “Явыз” (шалаш эчендә калган качакны Хәят күңеленнән шулай дип атады) елан кебек ысылдап, “Колхоз”га нидер эшләргә куша иде бугай. Тегесе сабыр гына аңлата. Явыз торган саен ныграк кычкыра, инде аның сүзләрен Хәят тә ишетә.

- Артык шаһит кайсыбызга кирәк?... Син нәрсә мин әйткәнгә каршы килеп маташасың?! Монда параша юк дигәч тә! Козел! Яхшылык белән кушканны эшләмәсәң... заточка минем үзем белән! Каберең туган җиреңдә булыр.

Монысын “Явыз” әйтте. “Үтерергә куша! Мине!” Хәятнең йөрәге ярсып тибә башлады, теле аңкавына беректе, аяк буыннары мамыкка әйләнде. Качарга! Юк, әллә кая китә алмаячак. Тотсалар, ул вакытта чынлап торып үтерәчәкләр. Колхозның җавабын Хәят аңлап бетермәде. Ул пышылдап кына сөйли иде. Бераздан “Явыз” да тынычлана төште.

- Ярар. Икенче килүендә койрык белән килсә.... Братва сине моның өчен гафу итмәс. Фанераң исән булсын дисәң - чамала! Бүгеннән мин сине тачковать итәм дип бел.

(Фанеру ломать - төрмә жаргонында кешенең күкрәк читлеген ватуны аңлата.)

(Тачковать, точковать - кешенең берәр гаебен хәтергә салып, соңыннан шуның белән шантажлау)

Колхоз, шалаштан чыгып, Хәяткә “Киттек!” дигәнне аңлатып ым какты. Таллар сирәгәйгәнче сүзсез генә атладылар. Юлдашының тора-тора авыр сулап куюын Хәят аның үз-үзе белән көрәшүе дип аңлады.

“Үтерер!”дигән куркыныч уй туктаусыз аның чигәсенә бәреп торды. Һәр секунд үлем көтү үзе үлемгә тиң иде. Ниһаять, Колхоз телгә килде.

- Ачык болыннан үзең генә кайтырсың. Кирәк булса тагын килербез. Кирәк-ярагың әзер булсын. Бүген күргәннәреңне ләм-мим!

“Колхоз” булмаган да кебек юкка чыкты. Хатын исән калуына ышанып бетә алмыйча, баскан урынында озак кына тораташтай басып торды. Бераздан гына, аякларына җан кереп, атлап китте. Аяклары бүрәнә аскан кебек авыр, акылына буйсынмыйлар иде.

Кем булды соң бу “Колхоз”! Танымадың, ди. Таһирны да белә. Авылларыннан төрмәдә утыручы юк, шөкер! Күрше авыллар? Кайта-кайта уйлый торгач, комбайннан ашлык урлаганда тотылып, биш ел төрмәгә хөкем ителгән, тик срогы тулгач та, авылга әйләнеп кайтмаган Нәсим исемле кеше булганлыгы исенә төште. Әле Хәят медучилище бетереп яңа гына эшли башлаган еллар иде. Улының хәсрәтен күтәрә алмыйча, йөрәк чирлегә әйләнгән ялгыз ана янына күрше Үзән авылына чакырдылар. Озак та үтмәде, бу ана үлде. Нәсим авылга кайтып күренмәде. Менә нигә “Колхоз”! Вагонлап урлашучыларга берни дә булмаганда, капчыклап урлашучылар газапны аз күрмәделәр шул! Хәят “Колхоз”ның: “Князьгә тагын доктор кирәк булса нишләрбез? Тимик без аңа. Кирәге чыгуы бар”, - дип хәйләләп, үзен үлемнән алып калуын белми иде.

Якты дөньяга рәхим ит, сабый...

“Дөрес эшләдемме мин? Мин бит кеше үтерүчегә булыштым. Башка кешеләрнең гомерен өзгән кешегә гомер бүләк итү кирәк идеме? Теләсәм, иптәшләренә сиздерми генә “теге дөньяга” да озата ала идем бит”. Юк, Хәят, син дөрес эшләдең. Кем булса да, Ходай биргән гомерне өзәргә хакың юк иде. Син бит кеше гомерен озынайту өчен барысын да эшләргә ант биргән кеше. Кеше үтергәнеңне белә торып, калган гомереңне ничек яшәр идең?”

Теге куркыныч төннән соң айдан артык вакыт узса да, Хәят һаман тынычлана алмый. Анда гел “ике мин” көрәшә. Ни үле, ни тере өенә кайтып егылганнан соң, гадәти тормышка кайту җиңел булмады. Көн саен кич җитсә, “Бүген килеп алырлармы? Исән кайтырмынмы?” - дигән борчулы уйлар аның белән бергә түшәккә ята, аның белән бергә тора. Эш, балалар белән генә бераз онытылуын, үзе генә калса Хәятнең һаман әлеге төн турында уйлавын Таһир сизеп тора. Кайткач, бер генә сүз әйтте хатыны:

- Оныт бу төнне! Берәүгә дә бернәрсә дә сөйләмә!

Ә үзе оныта алмый. Һаман шулай яши дә алмый. Барысын да ачыктан-ачык сөйләшә алыр кешесе берәү генә - әнисе. Тик аның әнисен хәвефкә саласы килми. Читләтеп кенә фикерен сораса... Ул да бит гомер буе аның кебек кеше сәламәтлеге сагында торган кеше. Һәрвакыт Хәят өчен үрнәк, киңәшче, алай гына түгел-тормыш маягы булды. Сөйләсә, олы кешене үз проблемаң белән борчу булмасмы? Турыдан-туры сорамаса да, күңеле тыныч түгел икәнне сизеп тора инде әнисе. Аның белән ачыктан-ачык сөйләшсәң, мөгаен, дөресрәк булыр.

...-Әнкәй, синең кеше үтерүчене дәвалаганың булдымы?

- Нигә андый сорау бирәсең, кызым?

- Болай гына. Андый көн туса, мин нишләр идем микән? Андый кешенең яшәргә хакы юк бит, әнкәй.

- Чебеннең дә яшәргә хакы бар.

- Чебен-чебен инде. Аны бит табигать шулай яралткан. Ә бу - кеше. Ерткыч булсын дип яралтмаган бит ул аны.

- Адәм балалары гел явызлык кылып кына яшәсәләр, кешелек күптән юкка чыккан булыр иде инде, кызым. Йә кешеләр ике аяклы хәшәрәткә әйләнеп беткән булырлар иде. Бәхеткә, явызлыкка караганда яхшылык күбрәк. Кызым, син миннән нәрсәдер яшерәсең бугай. Кеше үтерүчене үтердем дип әйтергә теләмисеңдер бит!?

- Юк, әнкәй, үтермәдем. Үтерсәм дөресрәк булмас иде микән, дим.

- Чү-чү,кызым, андый уй башыңа да кермәсен. Сөйлә, нәрсә булды?

...- Менә шундый хәлләр, әнкәй. Төн йокысы гына түгел, күңел тынычлыгы да качты әле монда.

- Җинаятчеләр белән көрәшү - синең эш түгел. Аның өчен махсус кешеләр бар. Син мондый җүләр уйларыңны башыңнан куып җибәр. Тынычлан. Син вазифаң кушканны эшләгәнсең, башкасы Ходай кулында. Бүгенгә кадәр килеп күренмәгәч килмәүләредер. Бу хәл синең акылың аша гына узсын. Аны гына аңларлык, үткәреп җибәрерлек акылың бар. Күңелең, йөрәгең аша узмасын. Андый хәлләрне уздыру авыр.

Әнисе тынып калды. Хәтерендә нәрсәнедер яңарта иде бугай. Бераздан авыр көрсенеп Хәяткә карады.

- Нәрсә әйтмәкче буласың, әнкәй?

- Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләрнең, башкалардан аермалы буларак, бер өстенлеге бар. Аның кулында - кеше гомере. Тик бу өстенлек бик зур җаваплылык та өсти шул. Кайбер вакытта сайлау мөмкинлеге биреп сыный да. Башка һөнәр ияләреннән аермалы буларак, медикның үз хаталары аша тәҗрибә тупларга хакы юк. Аның хатасы кемнеңдер гомеренә тиң булырга мөмкин. Саклап калырга телиме ул, юкмы, һәрвакыт булмаса да, аның намус хөкемендә. Бу - мәсьәләнең беренче ягы. Булдыра аламы-юкмы-анысы инде икенчесе. Сәерме? Әйе, сәер! Беренчесе бөтенләй булмаска да тиеш кебек. Тик тормыш дигән нәрсә шундый катлаулы: адәм баласы алдына үзе белән үзен сугыштыра торган сораулар куя. Шул чагында исеңә төшер: “Зыян салма!” Кем әйткән әле бу сүзләрне? Оныттыңмы әллә?

- Онытмадым. Бүген әллә нинди серле әле син. Җавапсыз сораулар бирергә осталыгыңны беләм белүен.

- Табиб та - кеше. Башкалар сәламәтлеге өчен җаваплы булса да, аның да бит җаны, күңеле бар. Менә тыңла әле. Тормышта бер танышым белән булган хәлне сөйлим мин сиңа. Үзеңнең соравыңа җавапны үзең табарсың, бәлки...

...Ул да синең кебек берничә авылга бер махсус белемле медик иде. Тирә-як халкы аны зурлап “үзебезнең доктор” дип йөртте. Сугыш вакытында безнең якларга яралы солдатлар бик күп кайтарылды бит. Зуррак кызлар мәктәпнең бер канатында урнашкан госпитальгә санитаркаларга булышырга йөрделәр. Ул да шулай яралылар янына керә, үлем белән көрәшүче япь-яшь егетләргә, олы агайларга аз гына булса да ярдәм күрсәтергә тырыша иде. Ул юган марля кисәкләре җыйсаң ничә чакрым булыр иде микән? Мәктәпне бетереп, госпитальдә эшкә калгач, тырышлыгын күреп, бер хирург аны үз янындарак йөртә башлады. Аңа кара эш башкаручы гына итеп карамыйча, эшләгән эшенең нигә, ничек кирәген аңлатырга тырышты. Аяктан егылганчы операция ясаган көннәре күп иде чал чәчле хирургның. Ул инде күптән ял итәргә тиеш булгандыр. Тик сугыш! Ул аягында басып тора алган һәркемне үзенә хезмәт иттерде.

- Кызым, синең кулың эшкә ятып тора. Сугыш беткәч, һичшиксез, медицина буенча укырга кер. Күңелең мәрхәмәтле синең. Үлемне күп күрсәң дә, күңелең катмасын. Бу - безнең эштә иң мөһиме. Кешеләрне яратмаган табиб, бигрәк тә хирург - сугымчы гына ул, - ди торган иде.

Кыз башта шәфкать туташлары курсын тәмамлады. Сугышка җибәрегез дип военкомат ишеген күп таптады.

- Син монда да сугыш кырындагы кебек. Яралы солдатларны терелтеп, фронтка җибәрә алсаң, җиңүгә өлешең керде дип сана! - диде дары исен иснәп, бер аягын калдырып кайткан чатан военком. - Үлем белән очрашырга ашыкма. Син - кыз-бала, - дип өстәде аның яшь тулы күзләрен күреп.

Сугыш беткәндә, аның кесәсендә шәфкать туташы таныклыгы һәм бернинди дипломнарга алыштыргысыз табиб тәҗрибәсе бар иде. Көн-төн госпитальдә үлем белән очрашу Ходай биргән гомер кеше өчен бик кадерле булуына төшендерде. Инде бөтенләй өметсез булган яралылар да тормышка чат ябышалар, күзгә карап синнән ярдәм көтәләр. Их, татлы шул яшәү дигәннәре! Кулсыз-аяксыз булсалар да, күзләре күрмәсә дә, ничек яшиселәре килә иде аларның!

Госпитальдә ул үзенең мәхәббәтен очратты. Егетнең сул кулын кискәндә хирург янында ул үзе иде. Наркоздан айнып, кулсыз икәнен күргәч, солдат балаларча сулкылдап елады. Янәшәдәгеләр һәркайсы үзенчә юату сүзен тапты.

- Син бәхетле, - диделәр аңа яралылар.- Синең бер кулың бар. Аякларың исән!

- Сөен, сине бүтән фронтка җибәрмәячәкләр, - диделәр кайберләре.

- Баш исән булганда, кул - ерунда ул, - диючеләр дә булды.

- Кызлар яратырга кулның кирәге юк, - дип хихылдады кемдер.

Ә кыз стенага борылып яткан егетнең җилкәсенә кулын куйды да:

- Сул кулыңны алыштырырдай гына түгел, уңы да булырдай кешеңне табарсың әле, - диде. Фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килгәндер. Ул иренә куллары гына түгел, сабыр хатын да, мәрхәмәтле ана да, зирәк киңәшчесе - таянычы да була алды, шөкер!

Аларны егетнең тәрәзәләре кадакланган иске өе каршы алды. Буш такта өстәлдә әтисе белән абыйсының похоронкасы ята иде. Әнисе соңгы өметен - кече улын көтеп җиткерә алмыйча дөнья куйган. Койма-читәннәр ягылган, абзар буш. Шулай да алар башкалардан бәхетлерәк иде. Икесенә дә эш табылды. Ире башта колхозда эшләде. Аннары күрше авылга МТС ка чакырдылар. Хатын ул чорда авылларда иң кирәкле кеше - фельдшер булып эшли башлады. Сугыш бетсә дә, авыллар ярым үлек хәлдә. Халык ач. Кешене чир тиз ега. Берүзенә биш авылга хезмәт күрсәтергә кирәк. Көтеп алган газиз баласын күрергә, тәрбияләргә дә вакыты аз булды. Ярый ул чакта кешеләр мәрхәмәтлерәк иде. Күрше карчыклар күз-колак булды. Сугыштан соң туа башлаган бала-чага урамда үсте. Барысы бергә тәрбияләнде, барысы да бертигез иде. “Духтыр кызы”на игътибар, бәлки, күбрәк тә тигәндер әле.

Тормышның үз законнары. Һәркем яшәргә тели. Үзенчә. Бүгенгесе ничек булса да, киләчәге матур булсын иде дип өметләнә. Кемдер абына, ялгыша, хаталарын төзәтергә тырыша. Аларның да тормышлары тигез генә бармады. Көннәрдән беркөнне таң алдыннан тәрәзәгә чиерттеләр.

- Духтыр апа, сине алып килергә куштылар. Безнең авылдагы бер хатын иртәдән бирле бала таба алмый изалана.” Хәле авыр, духтыр килсен!”- диде Кендек әби.

- Кем бәбәйли соң?

Үз участогындагы авырлы хатыннарны ул белә. Һәрберсенең көнен чамалап тора. Бу көннәрдә берсе дә бәбәйләргә тиеш түгел кебек иде. Әллә берәрсе атын алдан җиккәнме?

Чакырып килгән малайдан бәбәйлисе хатынның исемен ишетүгә, өстенә кайнар су сипкәндәй тоелды. Бите яна, чигәсе сулкылдый. Иренең “уҗымга” шушы хатын янына йөрүен күп тапкырлар җиткерсәләр дә, аларның уртак гөнаһ җимешен бу якты дөньяга үзенә кабул итәргә туры килер дип уйламаган иде ул. Бусы инде артык! Йокысыз төннәр, түгелгән күз яшьләре, кимсенү, рәнҗү алда күрәселәр янында чүп кенә булган икән әле. “Икесен дә... баласы белән! Башына килгән беренче уй шул булды. Мине тәмугка тиң хыянәт утында яндырган өчен ул җәзасын алырга тиеш! Иртәдән бирле ди бит. Берәү дә шикләнмәячәк”.

Малай бертуктамый нидер сөйли. Ат арбасы басу юлыннан тыкыр-тыкыр тәгәри. “Ярый әле караңгы!” Әйтерсең якты булса аның уйларын маңгаеннан кемдер укый алыр иде.

“Юк, үзен генә! Ул чагында минем хәләлем дә минеке генә булачак!” Әллә каян гына хәтеренә килеп кергән бәйләнчек сүзләр уйларын тагын кире якка борып куя: “Зыян салма... Зыян салма...” Бала? Аның ни гаебе бар?! Бер җан иясе дә бу дөньяга үзе теләгәннән килми, үзе теләп китми. Читтә баласы үсүен белгән ире нишләр? Үзе аның күзенә ничек карар?”

Төн карасы сыеклана башлады. Җиргә түнгән авыл өйләре, читән коймалар шәйләнә. Ә аның анык кына карарга килгәне юк. Бәлки бөтенләй киләсе дә булмагандыр? Арбадан сикереп төшеп каласы иде дә...Котыла алмыйча үлсә... “Духтыр чакырып та килмәде, диярләр. Юк, болай булмый! Ул - бу минутта хыянәт ачысыннан буылган хатын түгел, биш авыл халкы күз төбәп торган, ышанган бердәнбер “духтыр”!

Ат авылда лампа яктысы булган бердәнбер өй янына килеп туктады.

- Тыррр, малкай! Менә килеп җиттек, апа.

Ул арада яулыгын артка чөеп бәйләгән, алъяпкыч итәген ыштан бөрмәсенә кыстырган олы яшьтәге хатын йөгереп чыгып, капканы ачты.

- Җаныкаем, коткар! Бөтен өмет синдә. Гөнаһлы икәнебезне дә беләм. Бала хакына онытып тор. Бердәнбер оныгыбыз бит. Ходаем, мәрхәмәтлелек сал бу баланың күңеленә!

Өйдә аны газаплы ыңгырашу каршы алды. Ул арада чаршау артыннан чарасызлыктан арган бер карчык чыкты. Кендек әбидер монысы. Туарга язганнарны кабул итеп, яралгыда ук үлемгә хөкем ителгәннәрдән котылырга ярдәм итүче бу карчык турында бик күп ишеткән булса да, әле күзгә-күз очрашканнары юк иде. Аның гаебе белән өзлеккәннәрне дәвалаганы бар. Тик ул турыда сөйләшә торган вакыт түгел.

- Ничек?

- Бөтенләй хәле китте. Кендеге муенына уралган, ахры. Борып та булмый үзен. Тәүлек тула инде тулгагы башланганга.

Аның күңелендә шәфкать иясе уянды. “Авыр очрак. Баласы исән микән? Иртәдән бирле ди бит”

Менә аның тынычлыгын урлаучы тулысы белән аның хөкемендә ята. Хәлсез генә ыңгырашудан ары бернәрсәгә дә көче юк. Үзенең генә түгел, баласының язмышы да аның кулында.

Аның уйларын сизгәндәй, баласы белән оныгы өчен өзгәләнүче хуҗабикә тагын телгә килде:

- Бөтен өмет синдә, балакаем. Коткарсаң да, коткармасаң да синең кулда.

- Мин дә тылсымчы түгел бит, апа. Нигә көндез үк, машина табып, больницага озатмадыгыз?

- Балакаем, каян табыйк ул машинаны?! Аты да исәптә бит әле аның. Таң атуга алары да кырга эшкә чыгып китә, кара төнгә генә кайта.

Керосин лампасыннан төшкән сүрән яктыда чәче-башы тузып беткән, дөньядан тәмам ваз кичәр дәрәҗәдә хәлсезләнгән көндәше бәбәйли алмыйча ята.

- Тулгагың бармы әле? Көчәнә аласыңмы?

- Тулгагы да туктады шул, - дип, аның өчен җавап бирде Кендек әбисе.- Аналык муенсасы ачыла башлаган иде югыйсә. Ни хикмәт булды бу ә? Көчәнә-көчәнә хәлсезләнде бөтенләй. Югалып торгандай да була.

- Ничек – югалып?

- Саташа башлады. “Җәза, Ходай җибәргән җәза бу миңа, ди”.

Кендек әби пышылдауга күчте:

- Нигә икәнен үзең беләсең инде. Ярар, мин кысылмыйм. Китим мин.

- Юк инде. Хәзер беркая да китмисең! Нәрсә, ничек булганын карап торырсың, кирәк булса миңа булышырсың!

...Бала карап торуга җансыз, күм-күк ит йомгагы иде.

- И сабый! Бу гөнаһлы дөньяга киләсең дә килмәде, ахры. Мәңгелеккә китәргә беркайчан да соң түгел. Авыр булса да, башта бу фани дөньяда яшәргә кирәк.

...Чиксез арыганлык сизеп, болдырга чыгып басканда, кояш инде күптән күтәрелгән иде. “Сыерны көтүгә куган булса ярар иде!” Шунда гына кылт итеп иренең кичтән өйгә кайтмаганлыгы исенә төште. Тик соңгы биш-алты сәгать эчендә кичергәннәре аңа ире турында да, сыер турында да уйларлык көчен калдырмаган иде. Аның башында бары бер генә уй: “Исән, Аллага шөкер, икесе дә исән!” Шул чагында аның уйларын төнлә үзен килеп алган малай килеп бүлде:

- Духтыр апа, сезне капка төбендә җигүле ат көтә.

Аягын сөйрәп капка төбенә чыкты. Арбага менеп утырды. Шунда гына дилбегә тоткан ир-атка күтәрелеп карады һәм ирен таныды. Тик нигәдер гаҗәпләнмәде. Аның хәтта гаҗәпләнерлек тә көче юк иде.

...- Ә аларның язмышы алга ничек булды, әни?

- Һәркем үзенчә яшәде. Нәрсә булсын! “Духтыр апа” гомер буе кешеләр дәвалады, бик әйбәт кыз үстерде.

- Ә ире? Алар янына китмәдеме?

- Юк, китмәде. “Әгәр балам белән анасына ярдәм итсә, икесе дә исән калсалар, хатыныма башка хыянәт итмәс идем” дип сүз биргән булган. Шул сүз тотканмы - белмим. Тик тормышлары барыбер элеккечә бәхетле була алмады. Тән авыруыннан терелеп бетеп була, күңелдәге җәрәхәтнең генә эзе мәңгегә кала бит ул. Хәер, аннан соң үзе дә бик озак яши алмады инде.

- Баласы белән аралаштымы?

- Юк дип беләм. Укып зур кеше булган икән дип кенә ишеткәнем бар улының.

- Ә ул танышың исәнме әле?

- Танышыммы?... Исән...

- Кем ул? Мин беләмме аны?

- Беләсең... Ул синең каршыңда утыра.

Син кемнең кадерлесе?

- Әниееем, син үзең турында сөйләдеңмени? Шушы яшькә җитеп мин боларны белми идем бит. Әти турында да барысын да сөйләп бетермәгән булгансың. Мин аны гел шәп әти, идеал ир дип кенә белдем. Таһирны да аңа охшатып сайладым.

- Барысын да белүнең кирәге бар идеме соң? Әтиең әйбәт кеше иде. Сиңа шунысы җитә. Калганы инде - безнең тормыш.

Әнисе, сүз беткәнне белдереп, урыныннан кузгалды. Чайкалып китте дә гәүдәсен турылап китеп барды. Олыгайды инде. Көне-көне белән кан басымы да шулкадәр уйный. - Хәят әнисен үзен генә калдырып китәргә дә курка. Соңгы көннәрдә хәлсезлектән дә зарлана.Ә үзе һаман:

- Бар, кызым, эшеңә кит. Авыруларың мин генә түгел бит, ди. Кияү, балалар көтә торгандыр. Минем өчен курыкма, алай гына үлмим әле мин. Үземнең медик икәнне онытма, - ди.

Барыбер курка шул Хәят. Дөньяда иң якын, газиз кешесе бит ул. Авырганда да больницага алып барып булмый үзен. Ходай язганны яшәрмен әле, ди. Үзе күпме кешеләрне үлем авызыннан йолып калган доктор диген син аны. Бик озакка сузмыйча, районга алып барып тикшеренәсе, анализлар бирәсе иде. Әйбәт булса, сөенеп кайтырбыз; нәрсәдер тапсалар, вакытында дәваланырга кирәк.

...- Хәят Хәйдәровна, сөендерә алмыйм. Әниегезнең анализлары шәптән түгел. Менә, үзегез карагыз! Кичекмәстән Казанга барырга кирәк сезгә.

Хәятнең аяк астында җир убылгандай булды.

...Әнисен култыклап өченче этажга алып менгергәнче, җан тирләре чыкты. Үч иткәндәй, лифт эшләми икән. Бүлек мөдиренең ишек төбендә кеше бик күп иде. Тар гына коридорның чит-читенә тезелеп баскан авырулар барысы да мөдирнең кабул итүен көтәләр. Аларны аралап, этелә-төртелә йөргән медперсонал да ачулы күренә. Шат күренер өчен шартларның монда бөтенләй булмавын аңласа да, Хәяткә ошап бетми бу. Дөрес, сырхауханә күңелле җир түгел. Шулай да авыруның кәефе нәкъ менә персоналга карап бераз гына булса да яхшырырга, яшәү өмете кабынырга тиеш түгелмени? Моны Хәят уйлап тапмаган. Әле медучилищеда укыган чакта ук аларны шулай өйрәттеләр. Боларны алай өйрәтмәделәр микәнни?

Еш-еш сулаган әнисен утыртырга урын эзләү файдасыз эш булып чыкты. Булган бер-ике урындыкка хуҗа күптән табылган иде инде. Олы кеше дип урын тәкъдим итүче дә табылмады. Кеше күп булуга карамастан тып-тыныч. Бу тынлыкны бары көтеп торучыларның сирәк-мирәк пышылдап сөйләшеп алулары гына бүлештерә. Хәяткә бу тынлык шомлы булып, озакка сузылыр сыман тоела башлады. Ул мәңге бетмәс кебек иде. Алай булып чыкмады. Мөдир кабинетыннан башта югары тонда сөйләшкән, аннары кычкыруга ук күчкән тавыш ишетелде. Ишек ачылды. Аннан таякка таянган чал чәчле ир һәм аны култыклаган ханым күренде. Кеше күптән кими торган фасонда булса да, затлы җыйнак өс-башлары, ханымның дулкынлы чәчләрен килешле итеп чәч каптырмасы белән җыеп ясалган күркәм прическасы аларның юк-бар гына кешеләр булмаганын күрсәтеп тора иде кебек. Ачык ишектән аларны калын ир-ат тавышы куып җитте.

- Йөриләр монда соң чиккә килеп җиткәч. Врачны тылсымчы дип беләләр бугай. Халык медицинасы, имеш. Язып бетерәсе эшләре булган, имеш. Керегез!

Ишек төбендә үк чиратын карчыгадан да яманрак саклап торучы кеше кереп китте. Ныгытып ишекне япты. Хәят әле һаман мөдир ишеге төбеннән ерак китә алмаган әлеге парга карап тора иде. Алар икесе дә бик нык дулкынланганнар. Чал агайның кулы тоткан таягы белән бергә калтырый. Аны култыклаган ханым күзе белән урындык эзли иде. Ярый әле бер мәрхәмәтлесе сикереп торып, урындыгын тәрәзә янынарак илтеп куйды.

- Утырыгыз, профессор!

Ханым аңа, түбәнчелек белән башын ия-ия, рәхмәт укыды. Теге ир каяндыр стакан табып, су алып килде. Алар озак тормадылар. Бер-берсен сүзсез дә аңлап, нидер киңәштеләр дә, торып, акрын гына ишекккә юнәлделәр. Урын биргән ир аларны озата чыкты. Бераздан әйләнеп тә керде. Үзенә төбәлгән берничә пар күзнең сораулы карашын аңлагандай:

- Безне институтта укыткан иде. Фән юлында югалткан сәламәтлеген монда гына ныгыта алмас шул. Бигрәк тә мондыйлар белән.

Ул карашы белән мөдир ишегенә күрсәтте. Тынлык тагын да авырайгандай булды. Хәят якындагы тәрәзә янына килеп, урамга карады.

Тышта ишеп кар ява. Сырхауханә ишегеннән вак-вак адымлы ике пар аяк эзе китә һәм эре кар бөртекләре аша күренүче бер-берсенә береккән ике кара нотага барып тоташа иде.

Сәламәтлек кыйммәт тора

Ниһаять, чират җитеп, алар да мөдир кабинетына керү бәхетенә ирештеләр. Килеп кергәндә, кабинет хуҗасы почмакта торган шкафны бикләп маташа иде. Ул өстәл артындагы борыла торган кәнәфиенә килеп утыруга, сыгылмалы урындык ыңгырашып түбәнгә сеңде.

- Йә, нәрсә сезнең анда? - диде ул исәнләшүгә җавап биреп тормыйча. Хәят кулындагы карта белән анализларны аңа сузды. Мөдир ялкау гына күз йөртеп чыкты.

- Һм... Тагын берәү...Үзегез надан хатынга да ошамагансыз инде, - Мөдир күзлек өстеннән Хәятнең кыяфәтен баштанаяк күзе белән айкап чыкты. - Шушы көнгә кадәр китереп җиткергәнсез. Кемегез була бу әби?

Ул, җансыз әйбер турында сөйләшкәндәй, әнисенә төртеп күрсәтте.

- Әнием. Ул үзе дә, мин дә гомер буе медицинага хезмәт иттек. Хәлебезнең бик шәптән түгеллеген үзебез дә аңлыйбыз. Тик шулай да бик үк өметсез дә түгел бит әле.

Мөдирнең шома йөзеннән мыскыллы караш йөгереп узды.

- Бик күп белгәч, аңлый торган да булгач, нигә менә өченче-дүртенче стадия дигән язу күтәреп монда килдегез.

Мөдир аларның ай буе җыйган анализ, томография,УЗИ кәгазьләрен тотып селкетте. Мондый кеше белән сүз көрәштереп тору зыяннан башка берни дә бирмәячәк. Башны мескенгә салып, ничек тә бүгеннән калмыйча, әнисен урнаштырырга кирәк аңа. Башыңны ий, телеңне тый, Хәят!

- Бу авыруның бик мәкерле булуын, соңгы көнгә кадәр үзен сиздермәвен Сез миннән яхшырак беләсез бит. Ни булса да үзе картлыкка сылтап килде. Олы кешенең психологиясе шулайрак бит инде.

Хәят көчәнеп елмайгандай итте. Аның соңгы чиктә чыгарып саласы тагын бер картасы бар иде. Китәр алдыннан районның баш табибы янына кереп, хәлләрен сөйләп чыкты, чираттагы ялын бераз алданрак бирүен үтенде. Шул чагында баш табиб аңа Хәятләр барасы сырхауханәдә бер сабакташының бүлек мөдире булуын, кирәк булса шылтыратып ярдәм сорый алганын да әйткән иде. “Җитмәсә, сезнең якташыгыз да әле ул,” - диде. Хәятнең вакытыннан алда кеше борчыйсы килмәде. Шулай да ул кешенең исем-фамилиясен хәтеренә салып куйды. Менә махсус эзләп килсәң дә ул кадәр туры килмәс: шул мөдирнең каршында гаепле бала кебек басып тора.

- Аннан, Нияз Хәйдәревич, ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк, мин бит сезнең бүлеккә эләгүебезне Ходайдан үзем сорадым. Сабакташыгыз Зөлфия Мәгъсүмовна сезгә сәлам тапшырырга кушты. Сезне белгеч буларак бик көчле булуыгызны әйтте, Ходай биреп аның кулына эләксә, әниегез һичшиксез тереләчәк, диде.

- Һе-һе-һе...Шулай дидеме Зөлфия? Соңрак аңлады шул минем кем икәнне. Ярар, алай булгач, сәламәтлекнең кыйммәткә төшкәнен дә аңлатып җибәргәндер инде, коллега!

- Әйе, әйе! Димәк, безнең сорауны уңай хәл итәбез бит инде?

Кабинеттан чыккач, әнисе ишектәге табличкага озак кына карап торды. “3нче бүлек мөдире Ишмөхәммәтов Нияз Хәйдәрович”

- Зурладың Нияз кендек әбиеңне! Барыгызны да бертөрле теләкләр белән кабул итеп ала идем югыйсә. Иманлыдан имансыз туган.

“Шушы көнгә кадәр китереп җиткергәнсез”. Мөдиренең бу сүзләре Хәятнең колагында озак яңгырап торды әле. Китереп җиткергәнсез! Кем китереп җиткергәндер әле! Ул әнисе белән больница юлында йөри башлагач кына, авыруларның чын хәлен аңлады бугай. Үзе җавап бирә торган участоктагы һәр кешенең ике-өч буын нәселен, тормыш хәлен белеп, күпмесен якты дөньяга үзе кабул итеп алган гади авыл табибы буларак, ул бернигә карамый барысына да булышырга тырыша. Аның өчен тәүлекнең яки елның җайсыз вакыты дигән төшенчә юк. Гомер буе вакыт белән исәпләшми эшләде. Хәят бер генә минутка да үзенең кем икәнен онытмый, оныта алмый. Кайбер коллегалары әйтмешли, бәлки, ул арттырыбрак та җибәрәдер. Өенә, гаиләсенә, үз хуҗалыгына күңелен ныграк салса, вакытын күбрәк бирсә, берәү дә гаеп итә алмас иде. Эш урыны буенча гына түгел, җаны белән шәфкать иясе иде шул Хәят. Шуңа күрә башкача эшли алганнарны аңлап та бетерә алмады. “Шушы көнгә кадәр китереп җиткерү”нең тарихын сөйләп торасыңмыни аңа!?

Зур поликлиникаларда авыруларны кабул итүче табибларның эше авылныкыннан нык аерыла шул. Һәрхәлдә, Хәяткә шулай тоелды. Авырулар мондагы табиблар өчен озын конвейрда үтеп баручы бер йөк кенә. Берсе килә, икенчесе китә. Дөрес, һәрберсен йөрәгенә якын ала алмас. Тик бер җылы караш, һич югы компьютердан аерылып, авыруга күтәрелеп карарга буладыр бит. Хәлен аңларга тырышып карыймы ул авыруның, җиңеләйтергә теләге бармы - бер Ходай үзе белә! Бу авыруны аның үз гомерендә бүтән күрәсе, күзләрендәге рәнҗү яки рәхмәтне укыйсы юк. Ә авылда алай булдыра алмыйсың. Сиңа шушы кешеләр белән яшисе. Алар сиңа чиксез өмет белән карыйлар. Йөрәгеңне ярып бирердәй булып булышырга тырышып та килеп чыкмаса, үзеңне гаепле санап йөрисең әле. Ә монда... Кабинет ишек төпләрендә чират көткәндә күп уйланды Хәят һөнәренең нечкәлекләре турында. Гомер буе уйламаган, башына да килмәгән яклары турында уйлады. Бер кабинеттан икенчесенә йөри торгач, кадерле вакытлар үтте, карта калынайды, өметләр кимеде, әнисе торган саен йончыды, ә төгәл генә диагноз куючы табылмады...

Хастаханә юлын таптый башлаганга бер ай дигәндә, ниһаять, Ходай алар юлына мәрхәмәтле җан иясен чыгарып куйды. Таныш-белешләрне эшкә җигеп тырыша торгач, Камил Кәримович атлы профессорга күренә алдылар. Ә ул өлкән яшьтәге коллегасына хөрмәт йөзеннәнме әнисенә бик игътибарлы булды. Мендәр калынлыгы булган картаны актарып карады да башын чайкады. Теше сызлаган кешедәй ыңгырашып алды һәм картаны читкәрәк этеп куйды. Аннары өстәл арасыннан чыгып (хәзерге табиблар арасында бик сирәк хәл!), авыру янына килде, янына утырып, кайда урнашулары турында сораштырды.

- Мин шушы минутта ук сезгә берни дә әйтә алмыйм. Бер кирәкмәгән юлда йөртмәделәр микән дигән шигем бар. Бүген сез алып килгән “фәнни хезмәтләрне” өйрәнермен. Сез иртәгә төштән соң сәгать икеләргә кабат килә алырсызмы?

Килмиме соң мондый җылы тын булганда!? Бер айга түзгәнне бер көнгә генә түзмәскә соң! Кабинеттан чыкканда әнисенең йөзенә елмаю кунган иде хәтта.

Икенче көнне аларны кабинетта бер түгел, өч табиб каршы алды. Алар килеп керүгә, Камил Кәримович кадерле кунагы килгәндәй:

- Менә шушы ак яулыклы матур апа турында сөйләдем инде мин сезгә, дускайларым! - дип каршы алды. Күңелләре тулган әнисе белән Хәят мең дә беренче мәртәбә авыру тарихын сөйләп чыктылар. Табиблар туктатып сораулар бирделәр, картаның әле бер, әле икенче битен карап үзара киңәштеләр һәм авыруның чыганагын башка җирдән эзләргә кирәк дигән фикергә килделәр.

Урау юллар аша булса да, ниһаять, төгәл диагноз куелып, әнисен шушы бүлеккә дәваланырга салырга булдылар. “Сәламәтлек кыйммәт тора” - диде мөдир. Әйе, сәламәтлек бик кыйммәт тора. Тик аның кыйммәтен, мөдир уйлаганча, сумнарда түгел, кешелеклелек берәмлегендә генә үлчи белә Хәят.

 

Зыян салма

Хәят, ашыга-ашыга, мичтән бәлешен чыгарды, ак маен эретеп майлады да төреп мендәр астына тыгып куйды. Ашыйм дисәң, камыр ризыгы кибет тулы хәзер. Тик үзеңнеке-үзеңнеке инде. Оныгы Гөлназ ул пешергәнне ярата шул. Бигрәк тә итле бәлешен. Кечкенәдән үк “Синең кебек тәмле итеп дөньяда берәү дә пешерә белми, әбекәем”,- дип хәйләләп, гел бәлеш пешертә иде.

Тиздән оныкчыклары да мәктәптән кайтыр. Сәгать кичке бишләрдә кияү белән поезддан Гөлназны каршыларга төшәрләр. Аннары җыйнаулашып монда килерләр. Район хастаханәсеннән яңа медицина җиһазлары белән эшләргә өйрәнү өчен Казанга җибәргәннәр иде оныгын. Нәселләрендә карт әбисе белән дәү әнисенең эшен дәвам итүче бердәнбер кеше ул. Башкалары - ни балалары, ни оныклары - медицинага якын да килмәделәр. Үзе дә кыстамады. Кеше кушканга гына табиб булып булмый. Аңа күңел кушуы кирәк.

... Күңелле очрашу мизгелләренә, сагынышкан әни белән балаларның аралашуына сөенеп карап утырды әби кеше. Менә ул бәхет! Таһир гына күрә алмады бу көннәрне. Сукыр эчәгесенә ясалган операциядән мантый алмады. Больницада иң күп ясала һәм уңышлы гына уза торган операциянең нигә аяныч булып бетүе соңрак, мәрхүмне яргач билгеле булды: игътибарсыз хирург эч куышлыгында артык әйберләрне калдырган булып чыкты. Гомер буе башкаларны кайгыртып, ирен үлемнән алып кала алмаганы өчен үз-үзен битәрләп яшәгәненә дә озакламый ун ел була икән инде. Тик үзен нидә гаепләгәнен генә ачык әйтә алмый ул.

Күптән лаеклы ялда булса да, медицина өлкәсендә булган яңалыклар белән гел кызыксынып тора. Яхшыларына сөенә, шуңа карамастан кеше гомере кыскаруга, адәм баласынының кадере бетүгә көенә. Гөлназы белән икәүдән-икәү генә калып, Казаннан алып кайткан хәбәрләрне тизрәк тыңлыйсы килә. Аларның яхшы булуына өметләнә.

Тик нигәдер Гөлназ тиз генә ачылып китә алмады.

- Ниләр белән сөендерәсең, кызым, бу юлы? - дигән сорауга озак уйлап торганнан соң:

- Белмим инде, әбекәем. Сөендерерменме-көендерерменме? - дип җавап бирде.-Мин табиб булырга карар кылганда, аларның барысы да синең белән карт әби кебек буладыр дип уйлаган идем. “Ак чәчәкләр” китабын кат-кат укыдым. Гел Гөлшаһидә кебек буласым килде. Беренче тапкыр институтта укыган чакта, аннан эшли башлагач, барлык медикларның да сезнең кебек, Гөлшаһидә кебек түгеллеген аңладым. Бу юлы бөтенләй күңелем төшеп кайтты. Медицина хәзер дәвалау турындагы фән түгел, кеше сәламәтлеген кайгырткан булып, ничек акча эшләргә өйрәтә торган фәнгә әйләнеп кала бугай. Дөрес, әллә нинди җиһазлар бар икән. Кайсы төгәл диагноз куя, кайсы дәвалый. Ә алар шуның кадәр кыйммәт - алар кайчан гади больницаларга килеп җитәр? Андый аппаратларны шәхси клиникалар сатып алып, акча эшләү өчен тоталар. Алар янына синең гади авыруың якын да килә алмый. Килеп җиткәнендә кем эшли белер? Үзем белән укып чыкканнардан гына чыгып әйтәм: мединститут бетереп чыккканнарның күбесе гади аппаратларда да эшли белми бит.

- Өйрәтмиләрме, студентлар өйрәнмиме?

- Тегесе дә, монысы да бардыр. Арада ялгыш эләккәннәре дә бар иде. Түләп укучыларны әйтмим дә инде. Тик мине иң борчыганы ул түгел. Ничек итеп аңлатыйм икән? Медицина җансыз машинага әйләнеп бара кебек. Анда кеше факторы икенче урында. Югыйсә, бөек психиатр Антоний Кемпинский “Медицинада иң төп дару-табиб үзе”дигән бит. Медикның эш сыйфатын саннарга, авыру тарихындагы язуларның күләменә карап билгелиләр. Ә күпме табиб аптекаларга акча эшли. Авыруны бер кабинеттан икенчесенә куып йөртәләр. Һәрберсендә даруга кочак-кочак рецепт язалар. Әбекәем, менә мин шулай уйлыйм, дөресрәге, безне теориядә шулай өйрәттеләр: безнең эштә беренче чиратта профилактика булырга тиеш. Бөтен кеше дә сәламәтлегенә битараф түгел бит. Аңлатып бирү генә җитми. Ә бездә кешенең авыруын, аның чире көчәйгәнен көтеп торган кебек. Аннары инде зур эш кыргандай, дәвалый башлыйбыз.

- Соң, кызым, диспанциризация дигәннәрен шуңа уйлап таптылар бит инде. Кешеләр генә ашыгып йөрми бугай. Юньләп карамыйлар, исеме өчен генә дип кайттылар менә кичә генә күршеләрем. Кеше кадере дигән төшенчә югалып бара шул.

- Шуның белән бергә табиб хезмәтенең асылы онытылып килә, миңа калса. Авыруга хезмәт итми икән, безнең матур отчетлар, күпертелгән саннар, кыйммәтле аппаратураның нигә кирәге бар? Авыруларга бирелә торган ризыкның бәясе, кеше үтереп, төрмәдә утыручыларныкыннан ким икән икән, моны ничек аңларга? Сабыйларга операция өчен тиенләп акча җыялар икән, бу-кем гаебе? “Ашыгыч ярдәм”дә эшләүчеләр чакырган җиргә чыгарга куркып торалар. Кайвакыт сумкаларында иң кирәкле дару да булмый. Тонометр белән градусник кына авыруның хәлен җиңеләйтә аламыни? Авыру көтәме анда, әллә канга сусаган берәр маньякмы? Аларны яклаучы юк бит. Көтелмәгән берәр хәл булса, үзеңне гаепләп эшеңнән куып чыгарырга да күп сорамыйлар.

Оныгының күңелендә идеалларына ышаныч сынган, имгәнгән. Ышанычтан башка алга таба эшләү бик авыр булачак аңа.

- Кызым, син бик тирәнгә кереп киттең. Мондый сораулар намусы сау кешеләр алдында һәрвакыт торган. Бу сорауларга җавапны аларга үзләреннән башка бер кеше дә бирә алмаган. Кайчандыр табиб булырга карар биргәнсең икән, шул юлдан ахырга кадәр бар, кемнең ни эшләгәне турында уйлап, җаныңны борчыма. Алар өчен син җавап бирәсе түгел. Намусың кушканча эшлә. Иң мөһиме тормыш ваклыкларыннан өстен бул! Һөнәр иясе буларак янып бетүдән саклан! Гиппократ нәрсә дигән: “Зыян салма!” Уйларың белән дә, гамәлләрең белән дә. Кешеләргә дә, үзеңә дә.

Наилә Харисова

 

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бигрэклэр дорес язылган ,медицина хэзер дэваламый ,э кешенен актык акчасынкаерып ала ,чын докторлар менгэ берэу генэдер ул ,рак белэн чирлэучелэрдэн акча жыеп яталар ,акчан булмаса шул больница коридорында егылып улэсен ,узлэрен улемсез кебек тоялар.

    • аватар Без имени

      2

      0

      Бик эчтэлекле укырга да жинел рэхмэт сезгэ унышлар телим

      • аватар Без имени

        0

        0

        Как правильно сказано,больные никому не нужны,кроме своих близких.Пойдешь к врачу в поликлинику,на тебя не смотрят и не слушают,а этот же врач в платной клинике совсем по-другому с тобой говорит.Не так разве?Докатились!Где клятва Гиппократа и куда катимся?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Инде ничәнче кат кабатлана, шулай да кабат укып чыгам. Бөтен өлкәдә асты-өскә килгән, мәгънәсез, чын ялганга корылган эшләрнең ахры кайчан атом бомбасы шартлагандай шартлар икән дип уйлап куям. Хикәя түгел, документаль, чын әсәр. Тик бу хикәя бераз элегерәк язылгандыр. Егерме беренче гасыр башында, ә хәзер исә күпкә аянычырак. Кешелек үзенең утырган ботагын үзе кисә һәм ул өзелеп төшәргә тора.Яхшылык эшләмәсәң дә, зыян салма!-дигәнне дә ишетмиләр. Тик Аллаһы Тәгалә барысын күреп, белеп тора. Бар өметебез, ышанычыбыз, бары тик АҢАРДА. Кешенең соңгы тиенен тартып алып,баеганнарның акчалары балаларын, оныкларын төрмә яки наркоманнан дәвалау юлында туздыруларын ишетеп, белеп торабыз.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Айяай бигрәк дөрес язгансыз, Мәскәү поликлиникасы:бер килгән чирлегә 10 минут вакыт,не тебе здрасьте,как себя чувствуете :компьютерен ачада ,шак шок,шак шок язада,все син как огурчик булырга тиеш....