Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Ышан! (бәян)

– Бер бай гаилә баласыз интегә. Алар чибәр, сау-саләмәт, начар гадәтләрсез кызның бала табып бирүен телиләр. Сез барлык таләпләр буенча туры киләсез. Яралгының үсеше дә яхшы. Акчасын яхшы түләргә вәгъдә иттеләр. Бала тапканчы яшәп торырга фатирың да булачак, – диде табибә. Шундый кыргый тәкъдим булса да, килешми чарасы юк иде кызның...

Юрау-мурауларга көлеп кенә карый иде Зәримә. Әйткәннәре хак килсә, һәркем сөртенәсе җиренә түшәк җәеп куяр иде. Ә менә бүген үзе күрәзәче каршында утыра. Болай гына, дустына ияреп кенә килгән иде. Кызык булып китте дә, керәсе итте.

– Һәр ялтыраган алтын түгел, алдана торган гадәтең бар. Язмышыңны очратачаксың, бүген үк. Сине бай тормыш көтә!

“Бай тормыш" дигәч, Зәримәнең аңы томаланды. Күрәзәченең калган сүзләрен җүнләп тыңлап та бетермәде. Ышанмас җиреңнән ышанырсың, әнә үткәнен ничек дөрес тасвирлап бирде. “Иске мәхәббәтеңне йөрәгеңнән өзәргә кирәк. Шунсыз бәхетле була алмаячаксың”, – диде.

Зәримә кечкенәдән үк шаһзадә турында хыяллана.

– Принцлар хәзер дә бармы? Алар мин үскәнче калачакмы? – дип, әкият сөйләгәндә әнисен тинтерәтеп бетерә иде.

Үсә төшкәч тә:

– Мин бай егеткә кияүгә чыгачакмын, – дия торган булды.

– Алтын читлек эчендә дә күз яше түгеп яшәргә мөмкинсең, бәхет байлыкта түгел, кызым, – ди әнисе.

И, алар бит башка заман кешеләре. Бүген сукыр сөю белән генә ерак китеп булмый.

– Автобуста күз яше түккәнче, “Мерседес”та елавың хәерлерәк, – дип кырт кисә торган иде кыз.

Бай кияү эзләп, капкынга да килеп капты инде берчак. Төнге клубта танышкан иде Альфред белән. Күзгә төтенне шәп җибәрә егет! Тыңлап торсаң – дөньяда бер миллионер инде менә! Чираттагы очрашуда акча түләмичә рестораннан качкач кына аңлады асылын. Тәмәке көйрәтергә чыгып киткән җирдән төтендәй эреде бит, ә!

Шуңа күрә хәзер бик тышкы кыяфәткә алданмаска тырыша. Тик кайда соң аның насыйп яры?

Күрәзәчегә тиешле акчасын түләп, тизрәк язмышы кочагына ашыкты Зәримә. Юл буена ник бер күз ташлардай ир-ат кисәге очрасын! “Бу суыкта катып йөрмәсәм. Юкка кесә янчыгын бушату гына булды бугай”, – дип уфтанды подъезд ишеген ачканда. Беренче катта почмакта бөгәрләнеп утырган сукбайны күреп, сискәнеп китте. Моңа кадәр мондый затлар бер дә күренгәне юк иде алар тирәсендә, суыктан качкандыр дип уйлады. Шөбһәләнеп, тизрәк өске катка атлыйм дигәндә, теге җан иясе телгә килде:

– Чибәркәй, ярдәм ит!

Зәримә ишетмәмешкә салышып үтеп тә киткән булыр иде. Кылт итеп күрәзәченең сүзләре исенә төште.

Кит инде булмаганны! Шушы сукбаймы аның язмышы?

– Ярдәм ит!

Ялварулы тавыш иясенә күтәрелеп карарга җөрьәт итте һәм чак йөрәге тотмады.

– Рифат?

Шулкадәр таныш чалымнар! Әллә күзенә генә күренәме соң?

– Юк, ялгыштың, туташ, мин – Азамат.

Зәримә хакмы-юкмы дигәндәй, аңа текәлеп карады да, үзен тиз кулга алып:

– Матур исем. Нишләп шундый затлы исемне мәсхәрәләп йөрисең? – диде.

– Тормыш ал-да гөл генә бармый, артын да боргалый.

– Торыр җирең, якыннарың юкмени?

– Кайчагында иң газиз кешеләрең дә йөз чөерә.

“Болай тилегә охшамаган”, – дигән уй йөгерде кыз башыннан. Егетне кызганып куйды. Бу шәһәргә Рифаттан качып килгәндә аның да хәле шундыйрак иде. Ярый башта Ләйсән сыендырды.

– Булгалый, – диде кыз килешкәндәй. Әллә ничек, шушы егеткә ярдәм кулын сузасы килеп китте. Рифатка бик тә охшагангамы, әллә көне шундыймы...

– Әйдә, юынып, тамагыңны булса да туйдырып чык, – дип ул егетне фатирына чакырды.

Тегесе гаҗәпләнеп, кызга бераз текәлеп торды да:

– Курыкмыйсыңмы? – диде.

– Үзең яңа гына ярдәм сорап утыра идең түгелме?

– Мине өеңә үк чакырырсың дип өметләнмәгән идем... Бәлкем мин угрыдыр? Яки маньяктыр?

– Ә мин кеше ашаучыдыр? – дип шаяртты кыз.

Курку дигәннән, нигәдер курыкмады Зәримә егеттән. Ваннага су тутырды, озын йомшак халатын бирде. Азамат юынган арада, тиз генә коймак пешереп, чәй әзерләде.

Гадәти кеше кыяфәтенә кергән Азаматтан күзне алмаслык иде. Киң җилкә, куе кара бөдрә чәч, кылыч борын, үтәли караучы коңгырт күзләр, нечкә иреннәр... Хак та, Рифат чалымнары күп иде аңарда, әмма яшькә олырак. “Нинди кош икән соң бу?” – дигән уй кызның башын бораулауны дәвам итте. Артык төпченсәм, дөресен әйтмәс, әйдә, ничек бар, уенны шулай дәвам итик дип, Зәримә юләргә сабышты.

– Үземнеке түгел, шуңа күрә ярлылыгына игътибар итмә, – диде ул күзе белән фатирны айкаучы егеткә.

– Түләп торасыңмы?

– Бушка тотучы юк шул.

– Мин сиңа түли алмыйм, гафу.

– Акча сораган кеше юк бит әле синнән. Кешеләр бер-берсенә ярдәм итәргә тиеш. Бәлкем синең бик кыен чагыңдыр.

– Кыен чак шул. Бик кыен, – диде егет. – Синдә беразга тоткарлансам, авыр булмасмы?

Зәримә ни дип җавап бирергә белми торды.

– Аңлыйм, хәерчегә ачык йөз күрсәтсәң, ямаулык сорый диләрме әле? – дип Азамат соравын онытырга кушты.

– Бер сыеныр кешең дә булмаса, торып кара соң, – дип йомшады кыз. – Тик кара аны, минем җилкәгә менеп утырырга җыенма! Альфонсларны җенем сөйми. Сиңа эш табарга кирәк. Һөнәрең бармы соң?

– Рәхмәт мәрхәмәтең өчен, – дип кенә чикләнде егет.

Тагын җаваптан качты! Бик серле кемсәр булып чыкты әле бу! Зәримә башкача егетне сораулар белән бимазаламады. Бүген ял көне. Телевизор карадылар, бергәләп кичке аш әзерләделәр. Рәхәт әңгәмәдәш булып чыкты Азамат, берни төпченми, юләр сораулар биреп, теңкәгә тими. Зәримәнең төртке сүзләрен дә тыныч кабул итте.

Йокларга әзерләнгәндә генә бераз шик төште. Фатир бер бүлмәле генә. Залда кием шкафы, диван һәм креслодан башка әйбер юк. Үзе йоклый торган диванны таныш түгел кешегә бирәсе килмәде, урынны Азаматка җәелмәле креслога җәйде. Төн буе керфек какмады. Бәхетенә, егет шыгырдап та карамады. Ниһаять, таң атты. Зәримә аяк очларында гына йөрергә тырышты.

“Мин – эшкә, ашарга – суыткычта!” - дигән язу калдырды да, мыштым гына ишекне бикләп, чыгып китте.

Күңелендә көнозын шик кайнады кайнавын. Кеше карбыз түгел, эчен ярып карап булмый. Ипле күренсә дә, кайтуыңа ни көтәсен белмәссең. Ярый, фатирны күтәреп чыгып качмас әле дип тынычландырырга тырышты үзен. Иске телевизор, хан заманындагы суыткыч белән пычранмас. Затлы киемнәре дә юк куркырлык. Документлары һәрчак үзе белән.

Тизрәк эш сәгате бетүен көтте. Эше эш булмады иде, башта гел Азамат булды. Кирәккәндә көне дә озын үтә бит аның. Кичке биш тулу белән әйберләрен җыештырды да, фатирына ашыкты. Подъездан керүгә үк борынына тәмле ис бәрелде. Ачыккан иде, теленнән сулар акты Зәримәнең. Үз катына якынайган саен, иснең көче артты гына.

Ишек ачылуга, Азамат Зәримәнең тунын салдырырга ярдәм итте. Аягына йомшак башмаклар китереп бирде. Бу кадәр игътибардан кыз сүзсез калды. Өйдә чисталык, тәртип. Хәтта суы тамып торучы кухнядагы кран да рәтләнгән.

– Күрәм, син бик яхшы кулинар да икән! – дип мактамыйча булдыра алмады егетне теге “тәмле исне” ашаганда.

– Кулинар техникумын тәмамлаган кеше бит мин.

– Мондый осталыгың белән сине иң затлы ресторанга да шеф-повар итеп алачаклар! – дип салпы ягына салам кыстырды кыз.

Азамат елмаеп кына куйды.

Өч көн шулай дәвам итте. Аралашудан үзенә әлләни яңалык ача алмады Зәримә. Әмма уен шул билгесезлеге белән кызык та иде.

– Шыр җүләрдер син! – диде Ләйсән, хәлне белеп алгач.

Зәримә дустына серне чишмәгән дә булыр иде, өченче кичне Ләйсән шалтыратмый-нитми генә килеп керде.

– Ә бәлки ул берәр байдыр? Күрәзәче дөрес юраган булса?

– Әйе, көтеп тор! Ишек төбендә аунап яткан байны күргәнең бармы? Ә банкротка чыкканы сиңа ни пычагыма?

– Ул шундый яхшы-ы-ы!

– Күрәм, кызый, башыңны әйләндергән егет!

– Әйләндерерлек бит! Аның әле миңа орынганы да юк! Җүнсез булса, кул сузмый калмаган булыр иде.

– Ышан, ышан! Бу кадәр дә беркатлы булырсың икән! Билләһи, уналты яшьлек кыз кебек! Бәлкем ул импотенттыр?

– Кит инде, япь-яшь килешме?

– Яшьлеккә карамый ул, әнә поликлиникада урологка күпме яшь егетләр чират тора!

Озатырга чыккач, подъезд төбендә алар шактый сүз көрәштерделәр. Дустының сүзләрен никадәр колак аша үткәрергә тырышса да, Зәримәнең күңеленә шик оялады. Шулай да ишектән берни булмагандай елмаеп килеп керде. Әмма аның йөзендәге үзгәрешне Азамат тиз эләктерде.

– Зәримә, син әйт кенә, мин хәзер үк чыгып китәм, – диде.

– Кая? Тагын баскыч төбенәме?

– Син – пакъ күңелле, син ... син мәрхәмәтле җан! Мин сиңа лаек түгел! – дип егет кызның иңнәреннән кочты.

– Каян беләсең? Бәлкем мин сиңа лаек түгелдер? Син дә бит мине бөтенләй белмисең...

– Белгән кадәресе дә җитә...

Азаматның йомшак куллары Зәримәнең муенын өтте. Тәненнән әллә нинди сәер дулкыннар йөгерде. Нәкъ унсигездә, Рифат белән кичергән беренче төндәге кебек... Ул эреде. Азамат шулкадәр кайнар иде.

Иләс яшьлек язында алданып күмергә калган мәхәббәт ялкыны кабат ут алды йөрәгендә. Азамат бар аңын томалады, эш кайгысы калмады. Эш дигәннән, интернеттан эш тәкъдим итүче рестораннарның телефон номерларын язып алды, кайберләренә шалтыратып та карады. Менә берсе иртәгә очрашу билгеләде.  “Тизрәк өйгә, өйгә!” – дип ашкынды кыз.

Подъезда ике баскычны бер итеп сикереп менде. Аяклары оча бүген. Нинди аяк ди, җаны оча! Җитмәсә, ишек ачылмый тора. Менә, ниһаять, ул өйдә!

– Азамат, мин сиңа эш таптым!

Тик аның шатлыклы сөрәне тынлыкта асылынып, җавапсыз калды. Зәримә ванна ишеген ачып карады, кухняга күз салды. Аннан балконга атылды. Азамат өйдә юк иде. Кыз шапылдап диванга утырды.

– Тагын алдандым!

Бите буйлап күз яшьләре тәгәрәде. Елауны да оныткан иде, югыйсә. Алдана-алдана каткан боз-йөрәкнең ялгышып эрегән тамчыларымы бу?.. Әллә ничек, күкрәгенә таш бастыргандай авыр булып китте. Юк, үзен битәрләмәде Зәримә. Бәхетле көннәрнең шулай тиз юкка чыгуына көенде.

Тукта, бәлкем Азамат берәр яры чыгып керергә ниятләгәндер? Бөтенләйгә китмәгәндер? Нигә балавыз сыгып утырам соң әле дип, кыз үзен кулга алырга тырышты һәм кухняга табын әзерләргә юнәлде.

Өстәл уртасында ак кәгазь ята иде. Күзләр кәкре-бөкре вак хәрефләрдән йөгерде: “Гафу ит, сиңа кыенлык китерәсем килми! Азамат”.

Күзең төшсә бакага, күл буеннан китмәссең, диюләре шулдыр инде. Бай егетләр турында хыял эреп юкка чыкты, аның йөрәген сукбай Азамат тулысы белән биләгән иде. Элек якларына борылып та карамый торган Зәримә урамдагы һәр сукбайны җентекләп күздән кичерә башлады. Табачак ул Азаматны, шәһәр – печән кибәне булса да.

– Менә инде, фамилиясен дә сорамадыңмы?

Ләйсәннең дустына чын-чынлап ярдәм итәсе килә иде. Юк. Азаматны табышасы түгел, ә Зәримәне төп башына утыртканнарын исбатлыйсы.

– Кем дөресен әйтеп торсын ди инде, җүләргә дә аңлашыла, – дип үзе үк җавабын да бирде. – Өйдә әйберләрең бар да бармы, урынындамы?

– Бардыр, кем караган.

– Әйтәм ич, башыңны әйләндергән дип! Гипнозчыдыр әле!

Әйе, гипнозчыдыр шул. Шулай тиз яулап өлгермәс иде йөрәген Зәримәнең. Әмма ул татлы хисне мең тапкыр алданып та кичерергә риза, тик Азамат кына табылсын!

– Ни сөйлисең син, Ләйсән, яхшы кеше ул. Язмыш каты кыйнаган аны, күңелем сизә.

– Әй, җанкаем, бүре баласын бүреккә салсаң да урманга кача диләрме? Сукбайга – сукбай тормышы, синдә читлектә ятканчы, үз иркендә яши ул.

– Ул бит туганда ук сукбай булып тумагандыр.

– Тумагандыр. Кем белә, бәлкем тугандыр да... Кеше күңеле – серле урман... Эчкә кергән саен әллә нинди шүрәлеләр, җен-убырлар яшеренеп ята.

– Сөйләп тә куясың инде!

– Ярый, исеме хак булса, интернеттан эзләп карарга ярый. Бәлкем бәхет елмаер да, – дип Ләйсән дустын тынычландырды.

Әмма интернеттагы Азаматлар арасында аныкы табылмады. Охшаганы да юк иде.

– Соң, сукбай ничек интернетта утырсын инде! Ләйсән, полициядә берәр танышың юкмы?

– Бу да фикер. Шулай да мин аның чынлыкта Азамат булуына шикләнәм, – диде Ләйсән.

– Ә син сораштырып кара, төс-кыяфәтен күрдең бит, хәзер җир тишегеннән дә теләсә-кемне таба торган заман!

– Табуын белмим, әмма качып булмый! Рифат очрады кичә. Сине сораштырды.

Зәримәнең тәненнән ут йөгерде.

– Нәрсә кирәк икән?

– Очратканың юкмы, хәлләре ничек икән дип кызыксынды.

– Тишмәдеңме?

– Юк, ипидер.

Рифат, Рифат! Кайчандыр теленнән бал булып тама торган бу исемне ул бүген каһәрләп кабатлый.

Унсигездә... Унсигездә дөнья тоташ ал төстә була. Беренче курс. Институтка керү бәхетеннән башның әйләнгән чагы. Әйләнгән башны тагын да әйләндереп офыкта Рифат пәйда булды. Группаның иң асыл егете иде ул. Пәһлевандай буй-сын, дулкынлы кара чәч, ап-ак йөз, шаян шомырт кара күзләр...

– Кара аны, төп башына утыртмасын, нигәдер ошамый ул миңа! Җилбәзәк диләр аны, – дип кисәтте Ләйсән. Ул да Зәримә кебек башка шәһәрдән. Факультетлары төрле булса да, тулай торакта бер бүлмәдә яшиләр. Юрист булырга укый ул, шуңа һәркемне үтәли күрергә тырыша.

Мәхәбәттән томаланган акыл кеше сүзен ишетә димени! “Көнчелеге кайный”, – дип уйлады Зәримә, дустына әле үпкәләп тә йөрде.

Юк, Рифат нигә алдасын ди Зәримәне. Ул бит аңа үзе килеп ябышмады. Группалары белән боз шуарга барган иделәр. Ничектер Рифат Зәримәне җитәкләп алып китте. Мәктәптә укыганда бер-ике тапкыр гына тимераякта шуганы бар иде кызның, шуңа бүген шактый егылырга туры килде. Рифат белән көлешә-көлешә шудылар. Кызлар ярылып үлә язды! Аннан егет аны озата кайтты. Бер көнне үзләренә чакырды, кофе эчәргә. Әниләре өйдә юк иде. Рифатның татлы сүзләренә, назларына эреде дә китте. Бу бәхетле көннәргә Зәримәнең авырлы икәне беленгәч нокта куелды.

– Мин гаилә корырга әзер түгел, – диде егет.

Кыз үзе дә әзер түгел иде. Әти-әнигә кайтып сыенам димә, дүртәү бит алар, кайсына ярдәм итеп бетерсеннәр. Әле институтта укытканнарына рәхмәт. Әтисе бик кырыс кеше. Ирсез бала алып кайтасын белсә, өйгә дә аяк бастырмаячак, бәреп кенә үтерәчәк. Төшертергә туры килде.

Рифат белән очрашулар дәвам итте. Ярата шул ул аны, үлеп ярата! Башта укып бетерик дип юмалады, инде менә диплом алып, эшли дә башладылар, өйләнү турында егет һаман сүз кузгатмый. Ә бит әнисе белән ялан кадәр фатирда икесе генә яшиләр. Яхшы җиргә урнашты, хезмәт хакы аз түгел. Тик нигәдер һаман тәкъдим ясамый. Ярдәменнән ташламый анысы. Зәримә торган фатир өчен түли, бәйрәмнәрдә бүләкләрен дә кызганмый. Әмма аның үзе теләгән вакытта гына килеп йөрүен теләми Зәримә. Бер гаилә, бербөтен булып яшәргә хыяллана. Менә шуңа күрә башында кискен уй туды да инде: бала табып, Рифатны гомерлеккә үзенә бәйләп куярга. Башта авырлы икәнен яшерде, тагын төшерт дип теңкәсенә тияр дип курыкты. Баласына җан иңәр чак җиткәч, сөйләшүгә әзерләнде. Барысын да телефонына килгән СМС хәл итте. Билгесез номер язган хатта бер генә җөмлә иде: “Тити баш, Рифатың минем куенда, ышанмасаң килеп кара!” һәм адрес. Барды, күрде. Рифат алларына тезләнә-тезләнә гафу сорады. Кичергән кебек тә булды, әмма офыкта кояш яктысы күренмәде.

Алар бер-берсе өчен иске чемоданга әверелделәр түгелме: ташларга – жәл, ә алга таба сөйрәп барасы килми. Ике арага ноктаны Зәримә куярга булды. Бердәнбер юл – Рифат яшәгән шәһәрдән читкә китү.

Ләйсәнгә шалтыратты. Ул Казандагы юридик фирмада эшли иде.

– Кил, бер-бер җаен табарбыз, – дигәч, Зәримә эшендә тиз генә исәп-хисап ясатты да, дусты янына юл алды.

Башта үз һөнәре буенча эш эзләп карады, әмма икътисадчылар Казанда аннан башка да буа буарлык булып чыкты. Ләйсән аңа танышы аша бер шәхси клиникага администратор булып урнашырга ярдәм итте.

– Авырлы килеш беркайда да алмаячаклар, эшләп тор, аннан күз күрер, – дип юатты.

Ләйсәнгә әти-әнисе башкаладан бер бүлмәле фатир сатып алып биргән иде, Зәримә дусты янында яши башлады. Әмма аңа кыен иде. Әнә, йөргән егете дә килгәли. Зәримәдән кыенсынамы, кунарга калганы юк.

– Сезнең мәхәббәткә кара таракан булып төштем, – дип гаепле сыман сүз башлады беркөн Зәримә.

– Син нәрсә?

– Бер-берегезнең куеныннан чыкмый торган чагыгыз.

– Җүләр, кияүгә чыкканчы егетләр янына ятаммы соң!

– Ул кулга-кул тотынып йөргәнгә ризамы?

– Егетләр кызлар белән йоклаудан баш тартмый инде ул, әмма миңа  узгынчы мәхәббәт кирәкми. Булса – гомерлек, булмаса – юк.

– Бу яшьтә андыйны табарсың микән, бармы икән андый егетләр хәзер?

– Дөресен әйткәнгә ачуланма, дустым, менә синең кебек җиңел бирелә торган кызлар бозып бетерде инде аларны. Болай җайлы бит, беркем алдында бернинди җаваплылык юк,  тели – тора синең белән, тели – ташлап китә, хыянәт итә...

Зәримә дәшмәде, бәлкем дусты хаклыдыр. Тик ни өчен бүген сафлык модада түгел соң? Егетләр беренче очрашуда ук ятак тәкъдим итә. Бишенче курсны тәмамлаганда төркемнәрендәге егерме кызның ничәсе генә кызлыгын саклап калды икән? Зәримә бер Рифатка гына багынып яшәде, ә бит кайберәүләр берничә егет белән йоклый иде. Бу да норма кебек кабул ителде, беркем беркемне гаепләмәде, хәтта андыйлар егетләренең күплеге белән масаялар да иде.

Ләйсәнгә авыр йөк буласы килмәде Зәримәнең. Берәр очсыз фатир булмасмы дип эзләргә тотынган иде, чак күңелсезлеккә килеп капмады.

Ул чарасыздан бичара үзләрендәге гинекологка керде, бәлкем берәр ничек йөклелекне өзеп буладыр дип өметләнде. Утыз-утыз биш яшьлек мөлаем йөзле бу табибәгә ышанычы зур иде.

– Син нәрсә, балаңа җан кергән, әнә нинди матур малай, – дип УЗИ кәгазен тоттырды.

Зәримәгә малай ни, кыз ни,  барыбер иде, ул нәрсә кылырга белми өзгәләнде.

– Зинһар, доктор, ярдәм итегез, үстерә алмаячакмын мин ул баланы, – дип тезләнеп ялварды.

Табибә аны идәннән торгызды.

– Әйе, кемгәдер Ходай бала бүләк итә, кемнәрдер ана булу бәхетеннән мәхрүм. Уйла, ныклап уйла, соңыннан үкенерлек булмасын! Башка бала таба алмау куркынычың зур.

– Тапсам да, мин аны барыбер калдырачакмын. Әти булырга тиешле кешесенә ул кирәкми. Хыянәтче белән тормышымны бәйлисем дә килми. Гомер буе ярым ятим балама карап, янып-көеп яшәргәме?

– Хәзер күпләр шулай яши. Хәтта кияүгә чыкканнар да аерыла. Ир ул мәңгелек түгел, – дип юмалады табибә.

– Минем бит барыр җирем дә юк ул бала белән! Әниләргә кайтып күренә алмыйм. Аның йөрәге ярылып үләчәк, бик нечкә күңелле ул. Ә әти бик кырыс, – диде Зәримә.

Табибә Зәримәгә бераз сынап карап торды да:

– Минем Сезгә четерекле тәкъдимем бар, белмим моңа ничек карарсыз? – дип әйтеп куйды.

– Нинди тәкъдим?

Зәримә өмет тулы күзләрен “коткаручысына” төбәде.

– Бер бай гаилә баласыз интегә. Алар чибәр, сау-саләмәт, начар гадәтләрсез кызның бала табып бирүен телиләр. Сез барлык таләпләр буенча туры киләсез. Яралгының үсеше дә яхшы. Акчасын яхшы түләргә вәгъдә иттеләр. Бала тапканчы яшәп торырга фатирың да булачак, – диде табибә.

Шундый кыргый тәкъдим булса да, килешми чарасы юк иде кызның. Туасы баласының булачак әти-әнисе белән күрештермәделәр. Бар да гинеколог аша хәл ителде. Зәримә баланың да ни йөзен, ни төсен күрмәде, килешү шулай иде. Акчаны банк картасы аша гына алды. Аның бер өлешен фатирга түләп торды, өс-башын карады, калганын банкка салды. Яхшы эшкә урнашкач, ипотекага фатир алу иде хыялы. Әмма дөньялар гел болганып тора, кисәк кенә фатир хаклары бермә-бер артты да, Зәримә һаман кешенекендә яшәп торырга мәҗбүр булды.

Бәбәйләгәннән соң берничә ай узган иде инде. Берчакны ул урамда нәкъ теге клиника янында таныш табибәнең бала коляскасы тоткан бер ханым белән сөйләшеп торуын күрде. Нигәдер эче “жу” итеп китте. “Минем улымны алган хатын шушы түгелме икән?” – дигән уй йөгерде башыннан. Күз чите белән генә булса да сабыйны күрәсе килде. Ул якынлаша башлагач, коляскалы хатын арты белән борылып китеп барды.

– Сезнең миңа соравыгыз бар идеме? – дип гинеколог юлына аркылы баскач, Зәримә каушаудан ни дип җавап бирергә дә белмәде.

– Ялгышлык эшли күрмәгез, Сез үз теләгегез белән баладан ваз кичтегез, хәзер аны берничек тә кайтарып ала алмаячаксыз, – диде табибә кырыс тавыш белән.

– Юк, юк, доктор, мин узып кына бара идем, – дип акланып, Зәримә дә китәргә ашыкты.

Их, аның да бит сабыен сөяргә, Рифат белән бәхетле булырга хакы бар иде! Рифат, Рифат! Бу исем белән Зәримә йөрәгенә әнә шулай мәңге төзәлмәс яра салынды. Шуңа күрә дусты авызыннан аның исеме ишетелүгә, тәненә ут капты. Ләкин бу сөю түгел, нәфрәт уты иде.

Очрашмаганнарына дүрт елга якын вакыт узды, нигә аны сораштырды икән? Менә сиңа, бай кияү турында хыялланып, күрәзәчеләргә бара-бара, яңа тормыш башларга йөргәндә генә! Бай дип, әллә нинди мульти-миллионер көтми инде Зәримә язмыштан. Торырга куышы, йөрергә машинасы булса да ярап торыр иде әле. Туганнан бирле юклыкта яшәп гарык бит инде!

 

Аның бер баскан тырмага кабат басасы килми. Рифат – үткәндә, бетте-китте, вәссәлам! Күрәзәче дә йөрәгеннән өзеп атарга кушты бит.

Бәхетенә, Рифат очрамады. Ә менә Азамат...

Май башы булуга карамастан, көн эссе иде. Эштән соң алар Ләйсән белән шактый гына паркта йөрделәр.

– Әйдә, миңа кайтабыз, ясалган пилмәнем бар, – дип Зәримә дустын үзенә чакырды.

– Эчтә бүреләр улый башлаган иде инде! Әйдә!

Кызлар көлешә-көлешә Зәримә фатирына юл алды. Үз ишек төбендә канга батып яткан Азаматны күргәч, Зәримәне хәтта очкылык тотты.

– Тизрәк, ишекне ач! – дип айнытып җибәрде тораташ каткан дустын Ләйсән.

Егетне көчкә сөйрәп керттеләр. Зәримә һаман аңына килеп бетмәгән иде әле.

– Җылы су китер чүпрәк белән! - дип Ләйсән команда бирде. Саклык белән генә Азаматның битен сөртте, кулын тотып, пульсын тыңлады.

– Йөрәге тибә, исән, – дип тынычландырды. – Ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк!

– Ю-юк! – дип ыңгырашты Азамат. – Зинһар, кирәкми!

– Матри, үлсәң, без гаепле түгел! Расписка яз!

– Шаярта торган чакмы! – дип дустын читкә этәрде Зәримә. – Борчылма, чакыртмабыз.

Ул Азаматның пычранган өс киемнәрен салдыра башлады. Ярый әле янында Ләйсән бар, юкса куркудан үзе дә егет янында егылган булыр иде.

Аннан алар Азаматны култыклап торгызып, диванга кертеп салдылар.

– Минем дус хирургым бар, бәлкем күрсәтергәдер сине? Сынган җирең юкмы? Кай төшең авырта? – дип Ләйсән Азаматның тәнен төрткәләде.

– Бар да тәртиптә, кызлар, рәхмәт, беркем дә кирәкми, – дип ыңгырашты егет.

– Күренеп тора инде! Ярар, табиблар ничек диләр әле? Авыру өчен иң яхшы дәва – йокы! Йокла алай булгач!

Ләйсән Зәримәнең кулыннан тартып, кухняга алып чыгып китте.

– Менә сиңа пилмән!

– Син беркемгә дә сөйләмә инде, яме, – дип үтенде Зәримә дустыннан.

– Ярар, хәле начарланса, хәбәр ит, – дип Ләйсән тизрәк китү ягын карады.

Бераз яткач, Азаматка хәл керде. Зәримә тиз генә пилмән пешерде. Өрә-өрә калактан ашатты егетне. Үзенә “бәхет пилмәне” эләккән иде. Гаиләдән килгән гадәт буенча, ул үзе өчен генә ясаганда да, шундый берәр пилмән бөкләми калмый.

– О, бәхет ташый инде болай булгач! – дип көлде.

– Нигә аны “бәхет пилмәне” диделәр икән? Аның эчендә борыч була бит, – диде Азамат. – Киресенчә булырга тиеш кебек.

– Тормышта да шулай бит, бәхет гел татлы гына булмый.

Зәримә йомшак сөлге белән Азаматның иреннәрен сөртеп алды. Егет кулы белән аны үзенә тартты.

– Чү, сиңа селкенергә ярамый, – дисә дә, кыз әкрен генә башын Азаматның күкрәгенә салды.

– Теге чакта чыгып китүемә үпкәләдеңме?

– Мин сине бик нык көттем... Гомерем буе көттем...

– Ачуланма. Миңа китәргә кирәк иде. Шулай килеп чыкты инде. Берәр кайчан, бәлкем, мин сиңа бар хакыйкәтне ачып салырмын, әлегә берни сорама, яме!

– Мин сиңа ничек тә ярдәм итә аламмы? Кыенсынма, сора...

– Син инде миңа икенче кат ярдәм итәсең. Кайчан ничек түләп бетерермен бу яхшылыкларыңа?

– Мин бит әҗәткә түгел, йөрәгем кушканга...

– Дустың ышанычлымы? – дип сорап куйды егет.

– Ләйсәнме? Кыя кебек!

– Минем сиңа зур үтенечем бар...

– Әйт соң!

– Минем монда икәнне беркем белмәскә-сизмәскә тиеш. Аңлыйсыңдыр?

– Борчылма, Ләйсәннән башка килер кешем юк.

Азамат Зәримәнең күзләренә озак кына карап торды да:

– Син мине, чыннан да, танымадыңмы? – дип сорады.

Кыз башта сорауны аңламый торды. Хәтереннән мизгел эчендә йөз сурәт уздырды, әмма Азамат атлы кеше исенә төшмәде.

– Юк...

– Фатир эзләп йөргәндә, ак машинага утырганыңны оныттыңмы?

Зәримәгә эсселе-суыклы булып китте. Әйе, ул вакыйганы оныткан иде инде ул. Рифаттан качып килгәч, Ләйсән өстендә ятып булмый бит инде дип, торырга куыш эзләде. Районы да, хакы да килешле бер игълан буенча шалтыратып, фатир хуҗасы белән очрашырга барды.

Ишекне корсагы борынына җитә язган таза гына бер ир кеше ачты. Түргә дәште. Ул Зәримәнең сорауларына ачык җавап бирмәде. Кемнәргәдер шалтыратты, хәзер үк килергә кушты.

– Әйдә, торасы фатирың монда түгел, – дип, озакка сузмыйча алып чыгып та китте.

Аларны подъезд төбендә ак иномарка көтә иде. Кыз шикләнсә дә, кереп утырды, чөнки бик тә фатир кирәк иде. Казанның Совет мәйданыннан Үзәк боҗрага кадәр юл шулкадәр озындыр дип һич уйламассың! Әллә нинди урамнар, тыкрыклар аша бардылар. Машина эчендәге өч ир нәрсәдер сөйләште, көлеште. Берсе, кара күзлекле, сакал-мыек басканы, Зәримәнең кайдан килүен, кайда торуын, нинди гаиләдән булын, нәрсә эшләвен сораштырды. Аннан алар бер искерәк йорт янына туктадылар. Фатир җыйнак кына, ипле иде.

– Монда берәр иптәш кызың белән торсаң да була. Мин дусларым белән кунакка килгәләп йөрермен, аңлашылдымы? – диде хуҗа.

Зәримә әле башта аның тел төбен аңламады, бары “ярар” дигән кебек баш кагып кына утырды. Ниндидер яман эшкә тарыганын күңеле белән тойса да, йөгереп чыгып китәргә батырчылык итмәде. Чарасызлыгыннан, мескенлегеннән күзләренә яшь тыгылды. Теге машинада сөйләндергәне игелекле җан булып чыкты, ул кызның халәтен күреп, аның хәленә кермәкче булды.

– Егетләр, җибәрик без аны, – диде хуҗага.

Тегеләр үзара күз белән сөйләшеп-киңәшләшеп алды.

Мөгаен, Зәримә бәхетле йолдыз астында тугандыр.

– Тик кара аны, безнең белән булганны, монда ишеткәннәрне беркемгә дә сөйлисе булма, – диде хуҗа.

Зәримә алдына-артына карамый йөгерде. Менә-менә куып тотарлар да, мәсхәрә итеп, Кабан күленә ташлап китәрләр кебек тоелды.

Димәк, Азамат – теге сакалбай егет? Зәримә Азаматның кулларын ычкындырып, торып утырды.

– Син мине шул гомер күзәтеп йөрдеңме?

– Башта хуҗа кушты. Аннан үземә кызык булып китте. Мин сине бер күрүдән үк ошаткан идем. Ул явызга биреп әрәм иттерәсем килмәде.

– Менә күрәсеңме, сиңа бурычлы да булып чыктым. – Зәримә диваннан торып, тәрәзә янына килде. Аңа һава җитмәгәндәй булып китте, тәрәзәне ачты.

Азамат кисәк кенә каты ютәлләргә кереште. Кыз күңеленә оялый башлаган ачу шунда ук сүнде, ул тизрәк егеткә атылды, башыннан тотып, күтәрә төште, авызына сулы стаканны китерде.

Ютәл басылгандай итте. Азамат Зәримәнең кулларыннан алды.

– Мин сине яратам...

Кыз берни дәшмәде, сусыл иреннәре белән егетнең күзләреннән үпте.

 

Бәхеткә, Азаматның сынган-имгәнгән җире юк иде, аякка икенче көнне үк басты. Әмма битендәге һәм тәнендәге күгәргән эзләр шактыйга барды.

Зәримә көн дә эштән соң өенә күбәләктәй очынып кайтты. Азамат аны тәмле ашлар белән елмаеп каршы ала, аннан алар төне буе сөю кочагына ташланалар. Назлый һәм яраттыра белә иде егет! Зәримә бу кичләрнең беркайчан да өзелмәвен Ходайдан ялвара.

Шулай да тормыш тоташ бәхетле минутлардан гына торса, аның бар ямен тоймас иде кешеләр. Шуңа күрә ачы аерылышуларсыз татлы кавышулар, кайгылы югалтуларсыз бәхетле табышулар булмыйдыр.

Кеше арасына чыгарлык кыяфәткә кергәч, Азамат та китәргә җыена башлады. Юып-үтүкләгән киемнәрен кигәч, ул диван астыннан үзе яшереп куйган җирдән документларын алып, түш кесәсенә тыкты.

– Син миңа ышанмыйсыңмы? – дип сорады гаҗәпләнеп Зәримә.

– Ышанам, әмма әлегә синең күп белмәвең хәерлерәк. Икебез өчен дә шулай яхшырак, аңлыйсыңмы?

Зәримә аңларга тырышкан саен, ныграк куркуга төште. Егет куен кесәсеннән берничә меңлек чыгарып, кызга сузды.

– Ышан, Зәримә, син бернигә мохтаҗлык кичермәячәксең. Син Җир шарындагы иң бәхетле хатын булачаксың, ышан!

Зәримәнең күзләренә яшь тыгылды. Ул Азаматка сыенып, башын аның җилкәсенә салды.

– Сине полиция эзлиме?

– Юк, мин җинаятьче түгел. Мине алардан хәтәррәк кешеләр эзли. Сине бу “уенга” тартасым килми, шуңа монда икәнемне беркемнең дә белмәве хәерле, синең өчен дә, минем өчен дә. Миңа тагын югалып торырга кирәк. Вакыт җиткәч, хәбәр салырмын.

Азамат кызның чәчләреннән сыйпап үпте.

– Син шундый хуш исле! Яз гөле кебек...

Зәримәнең һәр күзәнәгеннән Азаматның кул җылысы үтте. Нинди хис-дулкын соң бу! Зәримә аңа каршы тора алмый! Алмый гына түгел, аның шашып-шашып сөеләсе, сөясе килә!

– Кем син? – дип пышылдады ул.

– Мин – синең бәхет пилмәнең...

 

Зәримәне тагын билгесезлек биләп алды. Ул һәр көнне ишек ачканда, өйдә Азаматны күрү теләге белән янды. Бу юлысы ачкычын да биргән иде. Менә айга якын вакыт үтте, егеттән бер хәбәр дә юк.

Шулай дип уйлап та бетермәде, телефоны чылтырады. Ләйсән икән.

– Кызый, тиз бул, телевизорыңны кабыз, бишенче каналдан “Криминал” бара.

Зәримә экранга карап, өнсез калды: ниндидер канкоеш, киноларда күрсәткәнчә ташландык бина эчендә бетон идәндә кемнеңдер җансыз гәүдәсе ята. Экранда таныш йөз чалынды. Зәримә үзе дә сизмәстән кыргый тавыш белән кычкырып җибәрде: “Яраббый, Азамат ич бу!” Нигә, нигә Азаматның сүрәтен күрсәтәләр?

Зәримә телевизорның тавышын ача төште.

– Бүген эшкуар Виктор Серовны атып үтергәннәр. Әлеге җинаятьтә аның компаньоны – Азамат Ташбулатов шик астына алына. Аның кайдалыгын белүчеләр яки күрүчеләр булса, полиция бүлегенә хәбәр итүегез сорала, – дип диктор сөйләгәннәрне тын да алмый тыңлады. Хәтта бер миллион сум акча да вәгъдә иттеләр.

Кая барып бәрелергә, кемнән киңәш сорарга белми өзгәләнде Зәримә. Юк, аның Азаматы үтерүче түгел, түгел! Бу ниндидер аңлашылмаучылык!

Ул интернеттан, телевизордан хәбәрләрне гел күзәтеп барды. Әлегә Азамат иректә иде. Димәк ул Зәримә янына килми калмаячак.

Төн уртасында ишеккә сак кына шакыганга уянды кыз. Халатын да элеп тормастан, тизрәк коридорга атылды. Сорап та тормады, утны кабызмыйча гына келәне ачты.

Азамат ялгызы түгел иде, кулына йоклаган сабый күтәреп килеп керде. Уятмаска тырышып, баланы сак кына диванга салды.

– Минем синнән башка бер ышанычлы таяныр кешем дә калмады. Мине бар да сатты. Әмма мин үтерүче түгел! Ышан миңа!

– Мин сиңа ышанам, җаным!

Зәримә Азаматның кочагына сеңде.

– Теге чакта подъезд төбеңдә сукбайга салышып, мин Серыйдан – Серовтан качкан идем. Безнең гөрләп эшләүче рестораныбыз бар иде. Бизнесны аякка бастыру өчен бар көчемне бирдем. Ә ул минем артымда мәкерле план корган, шакал! Ларисам белән шәһәрдән үзебез яши торган бистәгә кайтып бара идек. Караңгы иде. Каршыга фараларын тулы көченә яктыртып бер зур йөк машинасы килеп чыкты. Мин бәрелмәскә дип рульне кисәк бордым һәм без салулап, юл кырына тәгәрәдек. Ларисам шунда ук җан бирде. Ярый яныбызда улыбыз юк иде, ул өйдә тәрбиячесе белән калган иде. Кышкы юлда салулаган дип, эшне шуның белән йомдылар. Мин моның Серый эше икәнен тиз төшендем. Соңгы вакытта мөнәсәбәтләр киеренкеләнгән иде. Ул акчага уйнарга ярата, зур бурычка батты. Ресторанны сатыйк дип теңкәгә тиде. Мин каршы төштем. Аны сатып кына хәлнең үзгәрмәячәген яхшы белә идем. Ул мине юк итеп, бизнесны тулысынча үз кулына төшерергә теләгән, кабәхәт җан!  “Ут белән шаярасың!” – дип янады. Улым Азатны тизрәк яшереп, үзем дә аның күзеннән югалдым.  Егетләре беркөнне эземә төштеләр, үлем тырнагыннан чак котылдым. Канга батып тагын синең ишек катыңа килеп егылдым...

Азамат сөйләгәннәрне куркыныч кино карагандай тыңлап утырды Зәримә.

– Мөгаен, аның башына комарлы уеннарда уйнавы җиткәндер, андагылар әҗәтләрне гафу итә белмиләр, – дип дәвам итте Азамат. –Иртәгә ЗАГСка барып язылышабыз, мин сөйләштем. Аннан нотариуска. Менә монда барлык документларым, бизнесны алып барырга сиңа ышаныч язуы яздыртам. Икътисадта яхшы белгеч инде син, бар эшне үз кулыңа алырсың... Курыкма, хәзер Серый юк, сезне эзәрлекләүче булмас.

– Тукта, ә син кая китәргә җыенасың? – Зәримә хәбәрләр ташкыныннан өнсез калган иде.

– Миңа хәзер иң хәерлесе полициягә үз теләгем белән бирелү. Гомер буе качып яшәп булмый. Әгәр чын җинаятьчене тапсалар, азат итәрләр, юк икән, берничә елга хушлашырга туры киләчәк. Болай мин тыныч күңел белән утырачакмын. Ресторанны сакла. Анда эшләр бераз түбән тәгәрәгән, ләкин мин ышанам, син алып китә алачаксың. Серыйның беркеме дә юк, без икебез дә балалар йортында үстек. Ул гаилә кормады, сөяркәләре бизнеска тыгыла алмый. Шулай булгач, бар да безнең кулда калачак.

Зәримә Азаматка сыенды:

– Миңа шундый куркыныч!

– Син көчле, син барысын да ерып чыга алачаксың. Курыкма, хәзер һич куркырга ярамый. Яхшы адвокат кирәк. Таба алсаң әйбәт булыр иде. Әлегә минем барлык банк карталары ябык, әҗәткә булса да акча алып тор, аннан кайтарырсың.

– Акча бар, борчылма, – диде Зәримә бала өчен биргән акчаны күздә тотып. Әмма бу хакта егеткә сөйләмәде.

Азамат Зәримәне кочагына алды да нык итеп кысты. Аннан шашып иреннәреннән, күзләреннән үпте.

 

Төне буе күзләренә йокы кермәде. Алар  коридордагы һәр аяк тавышына сагаеп яттылар. Менә, ниһаять, таң атты. Зәримә торып чәй куйды, ботка пешерде. Икесе ашап утырганда, залдан йомшак кына басып Азат чыкты. Ул күзләрен уып өлкәннәргә карап торды да:

– Әни! – дип Зәримәгә килеп сыенды.

Зәримә ни дип җавап кайтырырга да белмәде, баланы кочагына алды. Анысы песи баласы кебек назланып, Зәримәнең муеныннан кочып алды.

– Мин сине шундый сагындым, син нигә  минем янга озак килмәдең?

Бу сорауга да телсез калды Зәримә.

– Улым, мин сиңа аңлаттым бит  инде, әниең эш буенча еракка киткән иде. Менә ул кайтты һәм хәзер сез беркайчан да аерылышмассыз, – дип Азамат сабыйны сыйпап юатырга кереште.

– Беркайчан, беркайчандамы?

Зәримәнең күзләренә яшь эленде. Ул сораулы карашын Азаматка төбәде.

Азамат улын күтәреп алды да бәдрәфкә алып кереп китте.

– Яле, зур егетнең пес итәсе килгәндер, – дип аны калдырып, Зәримә янына чыкты.

– Мин аңа: “Әниең янына барабыз”, – дидем. Ул бит әле сабый, өч яшьлек кенә. Ничә ай инде әнисен күрмәде, аның төсен онытып бетерде. Шуңа күрә сине әнисе дип кабул итте, гаепләмә, – диде сак кына пышылдап.

Азат бик тере малай булып чыкты. Йокысыннан айнып беткәч, ул берөзлексез сөйләшергә, йөгерергә, сикерергә тотынды.

– Моны үзебез белән алып булмый, Ләйсән булса да карап тора алмасмы икән бүгенгә? – диде Азамат.

Зәримә дусты белән сөйләште, килгәч барысын да аңлатырмын диде. Аннан эшенә шалтыратып, бер атна ял сорады.

Ләйсән белән каласы килмичә, Азат күз яшьләрен сыгып алды, әмма матур уенчык вәгъдә иткәч, күнде тагын.

Зәримә мондый язылышу турында хыялланмаган иде шул. Купшы машиналарда, ап-ак күлмәкләрдә күз алдына китергән иде үзенең туен. Аның уен сизгәндәй, Азамат:

– Борчылма, без әле гөрләтеп туй ясарбыз! – диде язылышу сараеннан чыкканда.

Аннан алар нотариуста эшләрен көйләделәр.

 

– Мин кайтырмын, көтегез, Азатны сакла! Бу дөньяда минем ике генә кадерле кешем калды: улым һәм син!

Ул китте. Зәримә күңелендә өермәләр туздырып, бихисап уйлар калдырып китте.

Иң беренче эш итеп Зәримә адвокат тапты. Аннан балага тәрбияче кирәк иде. Акчаң булса, бар да шундый җиңел хәл ителә икән бу дөньяда! Азамат өчен җаны да жәл түгел иде. Тизрәк гаебен алып атсыннар да иреккә генә чыгарсыннар! Аның бизнесы эченә керә башлагач, чәчләре үрә торды. Азамат әйткәнчә бар да ансат кына бирелмәде. Документациянең очына чыгып җиткәнче генә дә ярты башы агара язды. Ярый әле һаман да дусты Ләйсән, аның ышанычлы танышлары бар. Ресторанда эш җайга салына башлады. Азаматка ике тапкыр суд булды инде. Адвокатта ялгышмаганнар, бик тырыша, күңелләргә өмет салды.

Азат Зәримәнең эштән кайтуын түземсезлек белән көтеп ала. Ишектән керүгә үк: “Әнием!” – дип кочагына ташлана. Ул шулкадәр әтисенә охшаган! Үзе шундый мөлаем, яратмас җиреңнән яратырсың! Кичләрен алар ниләр генә уйнамыйлар, йокларга яткач, әкиятләр сөйләшәләр. Кечкенә булса да, Азат әкиятләрне күп белә. Ул аларның кайберләрен үзе дә уйлап чыгара. Аннан ул Зәримәнең кочагына сыенып йоклап китә. Зәримәне генә йокы алмый. Аның да бит нәкъ шушы яшьләр чамасында улы бар. Аңа әкият сөйлиләрме икән? Үз каннары булмагач, какмыйлармы икән? Телевизордан асрамага алган балалар хакында әллә ниләр күрсәтәләр бит! Шул уйлардан йөрәге телгәләнә. Азат пәйда булганчы, мондый уйлар килми иде башына. Кайдадыр баласы барлыгын онытырга тырышты ул. Моны беркем дә, хәтта Азамат та белергә тиеш түгел! Ә бәлки беләдер. Күзәтеп йөрдем диде түгелме соң? Ни булса да, үзе сүз кузгатмыйча тишмәскә инде дип карар кылды кыз.

Башта Азат әтисен сорамады. Бераздан юксына башлады.

– Әтием нигә кайтмый? – дип өзгәләнде.

– Әтиең әлегә еракка, командировкага китте. Ул тиздән кайтачак, – дип юатты Зәримә.

– Аннан без үзебезнең зу-у-р өйгә китәбезме? Анда мине матур уенчыкларым көтәдер. Минем машинамда,велигымда йөрисем килә...

Зәримә сүзсез калды. Чыннан да, Азаматның шәһәр читендә коттеджы бар ич. Әмма ул бер тапкыр да аның хакында сүз кузгатмады. Нигәдер шушы фатирда калдырды. Бәлкем куркынычсызрак булыр дип уйлагандыр?

– Син бераз түз инде, акыллым. Әтиең кайтыр да, без зу-у-ур өйгә китәрбез! – диде Зәримә Азатча сузып.

 

Алар көткән бәхетле көн, ниһаять, җитте! Азамат иректә! Зәримә бу шатлыкны зурлап билгеләп үтәргә булды. Үз рестораннарында махсус бүлмәгә затлы табын әзерләде. Егете белән дусты Ләйсәнне дә дәште. Азамат эшен сагынган иде. Хәтта үз кулы белән фирменный ашын да әзерләде.

– Минем бит кушаматым Кулинар! Сез әле минем осталыкларымны белмисез! – дип көлде.

Зәримәнең эшне алып баруыннан бик канәгать булуын әйтте. Шуның өчен тост тәкъдим итте. Әлбәттә, Ләйсәнгә дә ярдәме өчен рәхмәт йөзеннән бүләк ясады. Фирүзә кашлы йөзекне күргәч, Ләйсәннең егете аны кире какты һәм түш кесәсеннән кап чыгарып, сөйгәненә сузды:

– Синең кулыңда бары мин бүләк иткән йөзекләр генә ялтыраячак. Ләйсән, мин сиңа йөрәгемне тәкъдим итәм, миңа кияүгә чык! – дип алдына тезләнде.

Әтисе алдыннан төшмәгән Азат исә:

– Жених и невеста, тили-тили тесто! – дип аларны үртәп алды.

Рестораннан соң Азамат машина шоферына бөтенләй башка якка юнәлергә кушты. Шәһәрне чыгып, караңгылык эченә чумдылар. Ярты сәгатьләп баргач, бер авыл эченә килеп керделәр. Бормалы тыкрыклар аша үтеп, ике катлы затлы йорт янына туктадылар.

– Менә кайтып җиттек! – диде Азамат.

– Ура-ура! – дип Азат капкага йөгерде.

Келәне ачып, ишек алдына уздылар. Аларны биек туялар каршы алды. Фонарьлар яктысында бар җирдә чисталык булуы күзгә чалына. Әйтерсең, монда тормыш бер генә көнгә дә туктап тормаган.

– Молодец Морат агага, тәртиптә тоткан! – дип Азамат кемнедер мактап куйды.

Әлегә Зәримә сүзсез иде. Бу йортка кайчан да бер аяк басасын белсә дә, нигәдер куркып калды бүген. Күңелен нәрсә бимазалый, нинди авыр тойгы соң әле бу?

– Әйдәгез, әйдә, тизрәк өйгә! – дип Азамат аларны кочаклап ишеккә таба йөгертте.

Үзе генә белгән яшерен урыннан ачкыч алып, бикне ачты.

Йортның эче дә тышы кебек үк купшы иде. Хуҗабикә тырышлыгымы, әллә дизайнерлар эшеме, бар да зәвык белән, бар да күңелгә бер карауда ятышлы иде.

– Ялгызыгызны гына монда яшәтәсем килмәде. Бергә кайтып керәсем килде, – диде Азамат Зәримәнең чәчләреннән үбеп.

Алар бер-берсен шулкадәр сагынганнар иде! Азатны йоклату белән, сөю-назга күмелделәр.

 

Икенче көнне Азамат иртүк торып эшкә китте.

– Син бүген бала белән калып тор инде, - диде.- Әгәр эшлисең килсә, тәрбияче табарбыз. Аннан соң, бухгалтерияне өйдә дә алып барырга була.

– Борчылма, бар да яхшы. Исән-сау йөреп кайт! – дип Зәримә аны кочаклап озатты.

Азамат киткәч, кухняда савытларны юды да, йорт белән таныша башлады. Беренче катта ашханә, зал, эш бүлмәсе иде. Икенче катта – йокы бүлмәләре. Ул Азат ягына кереп, аның юрганын рәтләде. Бик иркен бүлмә иде. Ә уенчыклары! Чыннан да, сагынырлык булган шул! Бик тәмле булгандыр Азат әнисенә дә. Әнисе дигәннән, ниндирәк иде икән ул? Нишләп бер җирдә дә фотосурәте юк соң әле? Баланың күңелен җәрәхәтләмәскә дип алып куйдырттымы икән Азамат? Зәримәне аяклары эш бүлмәсенә тартты. Монда булырга тиеш! Ул өстәл тартмаларын ачып карады, әмма эзләгәнен тапмады. Шунда күзе сейфка тәште. Ләкин аның ачкычы кайда икәнен белми иде.

Кичен Азамат кайткач, ул Лариса хакында сүз кузгатты.

– Нинди иде ул? – дип сорады.

– Кыяфәткә синең төслерәк. Шундый җыйнак матур гәүдәле, көрән күзле. Чәчен сарыга буйый иде, үзенеке коңгырт булса да.

– Мин тумыштан аксыл, – диде Зәримә. – Син аның белән бәхетле идеңме?

– Башта бик матур яшәдек. Аннан мин башым белән эшкә чумдым, өйгә кунарга гына кайта башладым, ачуы да килгәндер. Ул бит эшләмәде. Соңгы елларда бик нык әрләштек. Бала булса, вакыты калмас иде мине генә уйларга дип, асрамага бала алырга тәкъдим иттем. Үзе бала таба алмады. Узган саен ике-өч айлык була да, төшә иде. Чыннан да, тормышыбызда Азат пәйда булгач, ул тынычлана төште, бар мәхәббәтен аңа юнәлтте. Без Азатны туган көненнән үк алып үстердек, шуңа күрә ул үзебезнеке кебек якын...

Зәримә сискәнеп китте.

– Ә сез аны каян алдыгыз?

– Әй, сөйли башласаң, бик озын инде аның тарихы... Мин сине сагынып беттем!

Азамат шуның белән сүзенә нокта куйды һәм Зәримәне шашып үбәргә тотынды.

Зәримә төне буе сәер төшләр белән саташып чыкты. Ул шундый матур чәчәкле болында йөри, имеш. Менә аның каршына бөдрә чәчле бер сабый йөгерә. Ул аны кочагына алыйм дигәндә генә, сабый юкка чыга. Зәримә аны эзли, эзли, карурманнар эченә кереп китә. Чытырманлыкларда адаша, куллары, битләре сыдырылып бетә... Тирләп пешеп уяна да, тагын йокыга китә, тагын  төшендә сабыйны эзли.

– Минем Ларисаның сурәтен күрәсем килә, – диде ул иртән чәй эчкәндә Азаматка.

– Оныт, үткәннәрне яңарту кирәкме? Мин сине яратам, шул җитмиме?

– Минем Ларисаның сурәтен күрәсем килә, – дип кабатлады Зәримә.

Әллә тавышы катгый чыккангамы, Азамат бу юлы сүз көрәштермәде. Сейфтан фотоальбом чыгарып, хатыны алдына куйды.

– Тик кара аны, Азат күрмәсен! – дип кисәтте дә, эшенә китеп барды.

Ишекне бикләү белән, Зәримә альбомга ябырылды. Менә Азаматның егет чагы. Тукта, нәкъ Рифат түгелме соң! Яраббый, бу кадәр дә ошасалар ошарлар икән! Бусы – кулына үзе кадәр чүмеч күтәреп төшкәне, мөгаен, кулинарга укыган чагыдыр. Тик кая соң Лариса? Зәримә ашыга-ашыга битләрне актарды. Менә сары чәчле бер кыз сурәте килеп чыкты. Артына: “Ларисадан сөеклемә” дип язылган иде. Башка аңа охшаш кеше тапмады. Туй фотолары да юк. Альбом Азаматның яшь чагы белән тулган иде. “Шулай инде, хәзер бар сурәтләр компьютерда бит”, - дип  башына сукты Зәримәнең. Бик озак текәлеп карады ул Ларисаны. Ничектер таныш та сыман, түгел дә. Теге чакта гинеколог белән күргән хатынның чалымнарын эзләде. Ошаган да кебек... Сүрәтне сумкасына салып куйды.

Икенче көнне иренә:

– Миңа шәһәргә чыгарга кирәк, безне дә аласыңмы? – диде.

Азамат каршы килмәде. Үзе эштә төшеп калды да, шоферы белән җибәрде. Зәримә кичә Ләйсән белән сөйләшеп куйган иде. Туп-туры аның янына юнәлде.

– Без Азат белән дус кызым янында булабыз, китсәгез дә ярый, – диде шоферга.

Азамат күзәтмәсен дип, алар эзне чуалтыр өчен кибетләргә керделәр, тегесен-бусын алган булдылар. Кафеда тамак ялгадылар. Менә таныш клиника янына килделәр. Азатны Ләйсән белән урамда калдырды да, Зәримә гинекологка юнәлде.

– Мин сезгә бернәрсә дә әйтә алмыйм! – дип башта бик каты торса да, бар тарихын сөйләп биргәч, таныш гинеколог ханым бирелде.

– Әйе, бу Сезнең балагызны алган хатын, – диде.

Зәримә шапылдап кушеткага утырды. Яраббый! Азат – аның улы?! Димәк, Азамат белгән? Әйе, әйе, ул барысын да белгән! Күзәтеп йөрдем дигән иде ич! Менә ни өчен Ларисасын югалткач Зәримәне эзләп тапкан икән! Менә ни өчен Азатны аңа ышанып тапшырган! Шулчак ул һушына килеп:

– Рәхмәт, доктор. Борчылмагыз, бу сер минем белән бергә үләчәк, – дип тизрәк улын кочагына кысып сөяргә ашыкты.

Резеда Шәрипова

 

Фото: pixabay

Теги: бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев