Өч аяклы кеше. 7. Иске татардан туган яңа татар
Язгы чәчү чорында шул, һаман да шул салган баштан чәчкеч мөшкәләренә орлык бушатып торган шнекка тыгып уң аягын өздерде ул. Ничек әле шнекка муенын тыкмаган, башсыз калыр иде...
Безнең татар авыллары арасында аеруча тырыш халыклы, яхшы холыклы авыллар бар. Алар үзләренең гадилеге, үзара итагатьле мөнәсәбәте, гаделлек яратуы, җыйнаклыгы, төзеклеге, матурлыгы, яшеллеге – саный китсәң, сыйфатлары бихисап инде! – һәм, әлбәттә, башта ук әйткәнемчә, чиктән тыш эшчәнлекләре белән аерылып торалар. Аллага шөкер, алар саный китсәң, дистәләгән булса да, әлеге минутта мин аеруча үзебезнең төбәктән шуларның икесен атап китәр идем: алар Минзәлә районының исеме дә, җисеме дә күркәм булган Нарат-кичү һәм Арча районының Пошалым авыллары. Күрәсез, исемнәрендә үк мөлаем сер ята. Әмма. Әмма дип, шушында тукталыбрак торырга туры килә. Ни кызганыч, соңгы дистә елларда тормышыбыз үзебез эзләп тапкан, үзебез хәстәрләгән хасталар белән бозылыбрак киткәч, без мактап телгә алган авылларның халкы арасында да еш кына безгә ят, башкачарак холыклы, заманнарның таман һәм бик тә таман булмаган, яман сырхау-чирләренә дучар булган кешеләр дә очрап куя. Нишлисең, дин-шәригать хуҗа булган заманнардагы шикелле, адәм баласын «кара йөзләр» дип атап, якасыннан шакарып алып, аннан җиргә яткырып, «Болай булма, тегеләй бул!» дип, таяк шәрифләре белән суктырып, акылга китереп булмый.
Пошалым авылында да бар иде шундый бер «дучар булган» егет. Исемен шартлы рәвештә Рузим дип атыйк. Яңа татар. Ягъни бозылган татар. Тормышка суынган татар. Андыйларда иске, борынгы татар түгел, чүпләнмәгән- бозылмаган татар исеме булалмый.
Бер яртыны салмыйча, эшкә тотынмас иде бу яңа татар. Тракторы белән кешегә суган кишәрлеге кадәр генә җир сөрсә дә, алдына гуардин кебек үрә катып утырырлык шешә таләп итәр һәм шунсыз эшкә башламас, ике сәнәк печән кайтарса да, аракы даулап, бер сәнәгенең сабын шарт сындырырлык итеп кыйланыр, шулай итеп, ахирләрен ямьләндереп яшәү урынына «җенләндереп» яшәп, гел үз ягын гына каерыр һәм гомер буе шулай узынып яшәр дип уйлыйлар иде аның турында авылдашлары. Ул үзен шундый иркен, йөгәнсез тотты ки, аны хәтта акылга утырмас микән дип өч тәүлеккә генә район КПЗсына утыртып маташтылар. Андагы бер милиционерга: «Синең б..к эшең дә юк, минем өчен өч кенә тәүлек утырып чык әле», – дип, «вазифалы кешеләрне кимсеткәне өчен» тагын ун тәүлек бирделәр. Анысыннан котылгач, яңа татар шул яңа шешәсен искечә каезлый башлады. Әмма. Тагын бер әмма. Үкенечкә дигәндә, безнең авыл тормышында шул «әмма»лар калка да чыга, понимаешь, билендә сары каеш. Язгы чәчү чорында шул, һаман да шул салган баштан чәчкеч мөшкәләренә орлык бушатып торган шнекка тыгып, уң аягын өздерде. Ничек әле шнекка муенын тыкмаган, башсыз калыр иде. Гафу итегез, гомер буе иген игеп, шул әйләнеп торган үткен калаклы шнек өстендә яткан- йоклаган игенчеләр дә аңлап җитә алмый: ничек мөмкин бу зиһенгә сыймас нәрсә? Шулай, аракы тилертеп кенә калмый, шундый мәгънәсез батырлыклар да эшләтә...
Соңгы ике ел эчендә аяксыз килеш ханәдән ханәгә йөреп, нинди җикләр күрүен, уң аяк табанын балтыр сөягенә ялгар өчен ничәмә-ничә операция кичерүен, нинди дарулар эчүен, дару дип, күпме акбур ашавын һәм башка газапларын язып тормыйм. Укучы алардан болай да гарык. Ничек кенә булмасын, аның нибары шушы ике ел эчендә табанын ялгата алмаса да, аны шактый уңайлы протез белән алыштыра, ниһаять, шыгырдый-шыгырдый аякка баса алуын батырлыкка санарга тиештер без.
Нишләмәк кирәк, җир йөзенә тагын бер таягы белән өч аяклы өстәлде. Ләкин «өч аяклы» да, кеше рәтеннән булгач, өзелгән аяклы килеш больница ятагында аунаганда да кырлы стаканны сорады. Таләп итте. Инәлде. Ялварды. Аны чакырып, елый-елый коткаруын үтенде. Бу хакта кешегә ишеттермәскә тырышып, яшерен кычкырды, кеше ишетсен дип кычкырып пышылдады. Лаф орды. Яшереп, качып-посып булса да, үтәде ул шайтан таләп иткәнне. Үзен аклау өчен бу шартларда да аякка баса алуын аракы ярдәме белән аңлатырга, акларга тырышты. Ханәдән чыккач, көн саен өстәлгә теге тыңлаучан шешә менеп кунаклады. Ул сандугач булып сайрый, хуҗасы Рузим исә әллә куанычыннан, әллә исерүеннән нишләргә белми үкси иде. Хатыны ташлап китеп барды. Балалары килеп күренмәс, күршеләре, барча иске татарлар исәнләшмәс булды. Шулай, тора-бара, хәмер аны шулкадәр дә үзенә батырды ки, хәзер турыдан-туры шешәнең тар бугазыннан чыга алмыйча тончыгу куркынычы туды. Соңлау үлемгә тиң иде.
Аңарда, иске татардан яңа татарга, ягъни тамырдан камырга әйләнгән татарда, әле егетлек шифасы бетеп бетмәгән иде. Ул хәлиткеч карарга килде һәм шул карарны мотлак боемга ашырырга булды. Ул өч аяклап аксый-аксый кибеттән тагын да аракы алып кайтты. Ул аны «Соңгы шешә» дип атады. Бер кап очсызлы тәмәкесен дә алып кайтты. Ул әгәр аракысы белән берьюлы тәмәкесен дә ташламаса, аракысыннан беркайчан да котыла алмас кебек иде. Тәмәкесен «Соңгы» дисә дә, төпчекләрен теш арасыннан ата биреп, бер-бер артлы тартты, туктаусыз гөжелдәтте. Бүлмәгә балта элеп куярга мөмкин иде. Ниһаять, кырлы стаканны тутырып салды. Аннан шешә гурласыннан горгылдатып, үз гурласына койды. Тагын суырды тәмәкесен. Тагын тутырды кырлы стаканын. Почмактагы үзе генә белгән, үзе генә аңлаган ноктасын табып, билгеләп, аңа ант иткәндәй булды һәм «Бүтән эчмим!» дип, түшәмне җимерерлек итеп, куркыныч аваз салды... Һәм соңгы савытын да авызына койды. Алдында яткан тәмәкеләрен арык буынлы бармаклары түгел, шакмакка әйләнгән сөякләре белән бөтерде, изде, ваклады, талкыды һәм өч аягында сыкрану дигән нәрсәне дә тоймыйча, чүп савытына илтеп атты. «Бүтән тартмыйм!»
Шулчак аның карашы яңадан әле генә бушаткан шешәсенә төште. Ул анда тамчы да калдырмаска тиеш иде. Шешәсен әйләндереп, авызы белән стакан эченә юнәлтте. Аның аракы диңгезен аркылы чыккан шешәдәшләреннән, имеш, «Буш шешәдән дә кырык тамчы тама» дигәннәрен ишеткәне бар иде. Урынына утырып, ул үзендә моңа кадәр күрелмәгән сабырлык белән шешә бугазыннан сагындырып тамган тамчыларны санады. Аның бу тамчыларны күрәсе килми иде. Күңеле уйный башлады. Димәк, ул исән әле! Тамчылар егерме сигезгә җитеп туктады.
– Бүтән беркайчан да авызыма алмыйм! – дип пышылдады яңа татар. – Билләһи, капмыйм!..
Һәм егерме сигез тамчыны тамак төбенә тамызды.
– Бүтән эчмим!.. Аллаһ шаһит!
Шулчак аның эче актарылып, яңадан күңеле уйный башлады. Кинәт аяк
очаларын әрнетеп тамырларда нәрсәдер булды. Ул аңын югалтып егылды. Табиблар килеп җитешкәндә, әле айнымаган иде. Алар Рузимның сул
аягындагы кан тамырларының шартлавын раслады.
Бу гамәлгә чынлап та Аллаһ шаһит иде.
...Һәм ул савыга төшкәч, аракы дигән хәсисне бүтән авызына якын
китермәде. Белмим, нинди сабырлык-түземлекләр, нинди эчке һәм тышкы антлар, тәүбәләр, тетрәнүләр, югалтулар һәм табышлар нәтиҗәсендә ирешкәндер ул Аллаһның мондый һидәясенә – әмма шунысы хак: ул күп кенә ялган кыйммәтләр, дусларын югалтып, бер генә чын дус һәм табыш – бөек һәм бердәнбер хәмерсез көнкүреш тапкан, димәк, соңлап булса да, эчкечелектән котылган иде...
Ләкин Аллаһы Тәгалә аны бәндәчелек бурычларыннан коткармаган иде. Теге заманнарда ул балалары һәм хатыныннан аерылу аркасында йортсыз-җирсез калган иде. Тәңре аның, инде бер генә түгел, ике аякка да аксак, икеләтә туксак – кул вә култык таяклы инсанының язмышын түгәрәк итте. Һәм менә ничек итеп. Көтмәгәндә, аңа уңайлы килешү нигезендә Кама урман хуҗалыгы вахтасына эшкә урнашырга, ул гынамы, өч ел эчендә сандугач оясы кебек җыйнак йортка ия булырга насыйп итте. Ул аны Пошалым авылына кайтарып, туган нигезенә утыртты. Тәрәзә яңакларын, капкачларын моңа кадәр беркемдә күренмәгән бизәкләр белән бизәде. Аларны күрер өчен килгән җәяүлеләр җиргә ятып, атлылары исә атларыннан төшеп карарлар иде. Инде хыялындагы бар бизәкләрне йортыма күчереп бетердем бугай дип йөргәндә, ул түбә фронтонына иртәсен һәм кичен сайрап ачыла торган сәгать эшләтеп куйды. Хыялы шушы сәгатьне генә көткән, күрәсең. Әйе, сәгате суккач, тагын кабатлыйм, ике аякка аксак, кулга һәм култыкка туксак адәмзат, бар халыкны аһ иттереп, аерылган хатынын, ике баласын үзе бетергән сандугач оясына алып кайтып, язмышын яңадан башлауга иреште.
Әмма ул инде кул вә култык таяклы, иске татар халәтенә кайту турында хыялланган яңа татар булып өлгергән иде.
Өстәмә аяк-таякларның сәбәбе, күрәсез, инде бу юлы да аракы һәм тәмәке иде.
Бу вакыйга халкыбыз тормышында башка һич кенә дә кабатланмасын иде, дигән теләк белән нәзер ителә. Әлбәттә, биредә бераз гына автор хыялы-фаразы да урын алгандыр, фараздан гайре безнең тормыш бик күңелсез булыр иде, шулай бит?
Соңгы сүз урынына
Тумыштан тап-таза, сап-сау кешенең гарипләнү төрләре дә, күрәсез, сирәкләрдән сирәк рәвештә чиксез икән. Миллион кеше миллион дәвада савыга алмаса да, бездә миллион кеше миллион чир-сырхау белән гарипләнә ала. Җир йөзендә тумыштан гарип булып дөньяга килгәннәрдән кала күпме гарип инсан бар, аларның һәркайсының таякка калу – бәлагә тару күренеше үзенә башка һәм кабатланмас гамәл. Адәм баласының анадан туу, бар булу сәхифәсе, гомумән алганда, бертөрлерәк булса, бая әйткән миллион кешенең гарипләнү тарихы да миллион төрле, алар һич кенә дә кабатланмый һәм кабатланмас та...
Әйе, таякка калу очраклары төрле һәм чиксез булса да, алар арасыннан мин укучымны артык ялыктырмыйча бары тик җиде замандашым язмышында гына тукталырга булдым. Сорау тууы мөмкин: нигә җиде? Сәбәбе бик гади: җиде безнең татар-мөселманда изге саннар рәтеннән санала. Җидегән йолдыз, җидегән чишмә, җиде кыз, җиде толпар һәм башкалар... Әгәр кемдер аларның санын күңеленнән йә язма килеш тулыландырасы килә икән, рәхим итсен.
Аллаһы Тәгалә аңа сабырлык бирсен.
Әлегә хушыгыз. Сөйләгәндә, безне дә кушыгыз.
"КУ" 5, 2020
Фото: pixabay
Теги: хикәя
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев