Мин ышанам сезгә (хикәя)

Зур тәрәзә пыялалары аша үтеп кергән кояш нурлары яктысыннан ачты ул күзләрен, ләкин, соры томаннан башка берни дә күрмәде. Тора бара төрле төстәге ниндидер түгәрәкләр биешә башлады, алар сүрәтләргә керде. Байтак ятты шулай, үз – үзе белән “алышып”. Ниһаять, томан бераз таралып, күз алдында ак халатлы сылу ханым пәйдә булды.

- Аллаһка шөкер! Булат, син мине күрәсеңме?, - диде ул.

- Сез кем, мин кайда?, - дип сорауга сорау белән җавап бирде егет.

“Болай булгач, куркыныч артта калды, үлем чигенде”, - дип үз – үзенә сөйләнде ул һәм телефон төймәсенә басты:

- Батыр Харисович, сөенче! Без җиңдек! Ул аңына килде! Бәлки әле үзегез дә кереп чыгарсыз...

“Хәзер үк, хәзер үк!”, - дигән тавыш ишетелде телефоннан. Озак та үтми, ишек ачылып, анда баштан аяк ак киемнән, озын буйлы, чандыр гәүдәле, җитез хәрәкәтле, урта яшьләрдәге ир  күренде.

- Хәерле көн, Булат! - дип сәламләде ул егетне.

- Мин кайда, нәрсә булды минем белән, ник кузгалырга ярамый, зинһар аңлатыгыз..., - дип, чак – чак әйтә алды Булат.

- Сез бит яшьләр, дәртле, матур чагыгыз. Бөтен дөньяны кочарга әзерсез. Менә, юл аркылы чыкканда, үтеп барган машина белән бераз көч сынашкансыз. Шул гына...

“Машина үзе сиңа беренче “ташланган”, сез дөрес чыккан булгансыз, тикшерү бара, нәтиҗәләре әлегә билгесез”, - дип тә, өстәп куйды.Тик ул Булатның хәле бик начар булуын да, гомере өчен инде өченче тәүлек көрәшүләрен дә, аның янында чиратлап кизү торуларын да әйтмәде, кирәк дип тапмады.

- Әйе, шул гына-а -а, - дип сузды егет, хәлсез иреннәрен көчкә кыймылдатып, һәм аның күз алдына берничә тәүлек элек булып узган хәлләр килеп басты...

 

                                                                         ***

...Урамда алтын көз тантана итә. Табигатьнең ачык шәмәхә төсләргә манылган  иң матур мизгеле - әбиләр чуагы. Укулар күптән түгел генә башлануга карамастан, Булат инде байтак эшләр майтарып ташлады. Бер нәрсәне дә ахыр чиккә калдырырга яратмый ул. Курс эшенең темасын да ачыклады, уку залына барып, кирәкле әдәбиятны да сайлап алды, әллә кайчан инде киләсе семинарга чыгыш та әзерләп куйды. Укуда да алдынгы, җәмәгать эшләрендә дә бик теләп катнаша, ул гына да түгел, барын да диярлек үзе оештыра. Җыр – моңга да бик оста: баян төймәләренә шундый җитез баса, бармакларына күз иярми... Менә бүген дә, канатлар үскән диярсең, очып кына йөри ул. Университетта дәресләр тәмамлангач, Булат икенче корпуска, Гөлсем янына йөгерде. Бергәләп кайтырга чыктылар.

- Көне нинди матур бит, ә? - дип сөйләнгән булды ул, сүз юктан сүз булсын дип. Бер кибеттән Гөлсемгә дип, янып торган кызыл розалар бәйләме сатып алды. Кызның шатлыгы эченә сыймады...

- Рәхмәт, Булат... Синең белән миңа бик рәхәт...Үз – үземә ышанычым арта... Бер беребезне инде күптәннән беләбез. Ләкин, уку йорты белән тукталыш арасыннан башка бер җиргә дә икәүләп барганыбыз юк. Әйдә, кич кинога барабыз. Көн чынлап та бик матур бүген, киче дә җылы булыр, - дип тәкъдим итте. Булат бик теләп риза булды. Шулай булмый ни! Гөлсемне инде ул күптәннән яратып йөри, тик әйтергә кыюлыгы гына җитми. Бөтен тырышлыгын җыеп әйтер дә иде, ишетергә теләмәгән җавапны бирсә кыз? Ул чагында ни эшләр Булат? Күтәрә алырмы, яратып йөрегән кешесенең үзен кире кагуын? Юк, юк! Бу хакта хәтта уйлау да куркыныч!

Алар җитәкләшеп тукталышка йөгерде. Автобус озак көттерде, ә аларның бүген кинога барасы бар!

- Болай торсак, кич җиткәнен дә сизмәбез, әйдә, троллейбус тукталышына, - диде Гөлсем байтак басып торганнан соң. Булат ризалашты һәм алар юл аркылы чыга башладылар. Шул чак, борылыштан искәрмәстән килеп чыккан җиңел машина, Булатны үзе белән эләктереп алып китте... Бер мизгел эчендә бөтен дөньяның асты өскә әйләнде һәм бар нәрсә караңгылыкка чумды... Ул Гөлсемнең елый – елый ашыгыч ярдәм машинасын чакыртуын да, полиция хезмәткәрләренә күрсәтмәләр бирүен дә, әнисенең кызны гаепләвен дә аңларлык түгел иде инде...

“Нигә кирәкте инде ул троллейбус? Ник кинога барыйк дидем?”, - дип, такмаклап – такмаклап елады кыз. Үзенә урын тапмады. Ошатып йөрегән изге күңелле егетнең кеше карарлык җире калмаган иде. Носилкага алты шәфкать туташы һәм ике табиб чак – чак урнаштырдылар Булатның гәүдәсен. Бу хәлләрне күреп тораташка әйләнгән Гөлсемнең үзенә дә әллә ничә укол ясадылар. Тукталыштагы ике кешегә, яшәгән җирен белеп, фатирына озатуларын үтенделәр. Бу эш авыр булмады, чөнки кызның яшәгән җирен күрсәткән таныклыгы һәрчак үзе белән йөри.

Фатирга керүен керде, тик зур булып ачылган күзләре, агарынган йөзе, калтыранган кулларын күреп, әти - әнисе бик гаҗәпләнде. Күпме генә белергә теләсәләр дә, Гөлсем бер нәрсә дә аңлата алмады... Елый – елый шешенеп бетте, авыр уйларга бирелеп арлы – бирле озак йөренде, ахыр чиктә, хәлсезләнеп, йоклап китте...

Ә уянганда кояш инде байтак күтәрелгән иде. Бер мизгелгә “Укулар!” дигән уй үтте башыннан, ләкин шунда ук кичә булып узган хәлләр  күз алдына килде, күңелен бушлык биләп алды. “Их, бөреләнеп кенә килгән мәхәббәт  яфрак ярырга, чәчәк атарга тиеш иде бит... Булатның күзләренә ничек карармын, ни дип акланырмын аның алдында?” кебек уйларыннан арына алмый һаман өзгәләнде ул. Шул чак акрын гына бүлмә ишеге ачылды. Әнисе икән.

- Балакаем минем, бик куркыттың бит безне. Инде чирләп кенә китмәсәң ярар иде дип бик борчылдык әтиең белән. Нигә шул кадәр бетерәсең үзеңне? Укуың бар бит, аннары, үзең турында да уйла, - диде ул, Гөлсемнең чем кара чәчләреннән сыйпап. Кыз елап җибәрде:

- Әнием, бик кыен шул миңа. Булат минем бөтен өметем, киләчәгем, язмышым иде...

- Йә, ярар, егетләр бетмәс әле. Син яшь, чибәр, бер дигәннәрен табарсың. ..

- Ни сөйлисең, әнием, Булаттан башка беркем дә кызыксындырмый мине...

- Аның инде кеше булуы да бик шикле. Исән калган очракта да... Гомереңне гарип белән үткәрергә җыенмыйсыңдыр бит? Кискен борылыш алган сөйләшү күпме дәвам итер иде, Гөлсем әтисенең тавышын ишетте:

- Йә, буласыңмы инде? Барабыз дип үзең әйттең түгелме соң?

- Хәзер, хәзер, әтисе, өс – башымны гына алыштырыйм. Гөлсем аларның Булат янына барырга җыенуларын аңлады. Үзенең дә бик барасы килде, тик Булат кына түгел башкаларның күзенә дә карый алмый шул ул хәзер...

 

                                                                                   ***

Тагын, тагын алды кулына Булатның авыру тарихын Батыр Харисович. Өстән генә әйләндереп – тулгандырып карап чыкты да, яңадан җентекләп тикшерергә кереште. “Мөһим булганның барысы да эшләндеме? Савыгуны тизләтү өчен тагын нәрсәләр эшләп була?, - дип үз алдына сөйләнде. Дөрес, ул үзе дә ике тәүлек буена авыру яныннан китмәде, аны үлем тырнагыннан коткару өчен белемен дә, ничәмә - ничә еллар буена җаваплы, тынгысыз хезмәт юлында туплаган бай тәҗибәсен дә эшкә җикте. Батыр Харисовичның куйган диагнозлары бар да туры килде. Егетнең сынган урыннары байтак булып, баш мие дә, эчке әгъзалары да зыян күгән иде. Берничә операция ясарга туры килде. Табиб андый хәлләр белән күп очрашты, һәм бу юлы да аның  эчке сиземләве, тәвәкәллеге, зирәклеге, ышанычы, сабырлыгы җиңде. Ә алтын куллары, инде берничә тәүлек дәвамына сузылган операцияләр барышында, үз эшенең чын остасы икәнлеген раслады...

“Әфәрин, Булат, болай булгач яшәячәксең! Шулай, Батыр Харисович, тагын бер кешене үлем тырнагыннан йолкып алдың” – үз уйларыннан тыйнак кына елмаеп ул, озын коридор буйлап, егет яткан  палатага юнәлде.

Булат бер  ноктага карап ята иде. Табиб аңа сәлам бирде, хәлен сорашты, егетне нәрсә борчуы белән кызыксынды. Булат кузгалырга итте, тик булдыра алмады. Батыр Харисович кулы белән аңа җиңелчә генә кагылып:

- Өлгерерсең, торырга да, йөрергә дә өлгерерсең әле, Булат. Син элеккегә караганда да ныклырак булачаксың, - дип юатты. Шул чак палата ишеген шар ачып, урта яшьләрдәге мөләем ханым  килеп керде. Табиб белән баш кагып исәнләшкәннән соң, улы янына юнәлде.

- Менә бит, минем газиземне нинди көнгә төшерделәр, - дип елый башлады.

- Зинһар, монда түгел, авыруга тынычлык кирәк, әйдәгез, башка җирдә сөйләшербез, - дип Батыр Харисович аны үз артыннан ияртте. Ординатура бүлмәсенә кергәч, ул  ханымга үзен кулга алырга кушты, өстәлдә торган сырлы графиннан ярты стакан салкын су салып бирде.

- Дилбәр ханым, куркыныч артта калды, моңа шатланырга гына кирәк. Улыгыз хәзер фәкать алга, савыгу ягына бара. Бергәләп ярдәм итәргә кирәк аңа.  

- Нинди ярдәм? Иттеләр бит инде... Баламның башына шул Хәмит кызы гына җитте...

- Тынычланыгыз...  Мондый уйларыгызны башыгыздан чыгарып ташлагыз. Нинди гаебе булсын ди ул кыз баланың?  Икесе дә шундый көнгә төшкән булса, ни дияр идегез?

- Аллаһ сакласын! Тагын, шул гына җитмәгән иде! Минем улым тирәсендә эзе дә булмасын хәзер...

- Киресенчә, Гөлсемне Булат янына килергә күндерергә кирәк. Ул үзен гаепле санап укуына да бармый хәзер... Улыгызга  бит җан дәвасы да кирәк...

- Сезнең хакта мин бары яхшы сүзләр генә ишетәм, Батыр Харисович. Шифалы кулларыгыз авыруны дәваласа, сүзләрегез җанга дәва, күңелгә сары май булып ята... Алай дисез икән инде, әнисенә әйтеп карармын... Килсә килер, минем күземә генә күренмәсен... Бөтен өмет хәзер, сездә генә инде... Үтенепләр генә сорыйм, зинһар, аякка бастырыгыз улымны, ул бит безнең күз терәп торган бердәнберебез... Аллаһы Тәгалә юкка гына сезнең кулга тапшырмагандыр... Берүк ярдәм итегез...

 

                                                                         ***

Әнисе әйткән шатлыклы хәбәрдән Гөлсем ни эшләргә дә белмәде. Бүген ул Булат янына бара! Ләкин, әнисе аңа шарт куйды: башта укуыңа, аннан соң гына хастаханәгә барырсың диде.  Гөлсем барына да риза, тик Булатны гына күрсен! Чем кара чәчләрен ике толым итеп үрде, аларны килешле генә артка җыеп куйды кыз. Тышта көннәр һаман да бик җылы тора иде. Шуңа да ул, Булат һәрчак ошата торган зәңгәрсу җирлеккә ак төрткеләр төшкән матур күлмәген киде. Канатланып, инде өч – дүрт көн бармый калдырган дәресләренә ашыкты. Гөлсемнең дә, Булатның да һөнәрләре бер үк: балалар табибы булачак алар! Тик дәресләр генә бүген бигрәк озак үтә. Гөлсем тәрәзәдән күзләрен алмый, берничә тапкыр шелтә дә алды, сорауларга да җавап бирә алмады. Эчендә ниләр янганын белми шул берсе дә. Ә соңгы лекциядән, ул бөтенләй, ук кебек, атылып чыгып йөгерде...

Гөлсем палатага килеп кергәндә Булат йоклый иде. Сак кына янына узыйм дисә, егет күзләрен ачты. Моңсуланып калган, төпсез диңгез кебек зәңгәр күзләрдә бер мизгелгә өмет чаткылары кабынып киткәндәй булды. Иреннәре елмайгандай итте Булатның. Егет башы белән шундый хәлдә ятуына, кыз алдында, бик уңайсызланды. Кулын сузарга уйлаган иде, кузгалмый икән. Гөлсем  аның дәү кулын үзенең кечкенә нечкә учларына кысты...

- Кичерә алсаң, кичер мине, Булат..., - дип пышылдады ул.

Күңлендә ташкын булып ургыган кайнар хисләре тышка бәреп чыкты егетнең. Кызга мәхәббәтен тәкъдим итәргә, йөрәгенең иң түрендә кадерләп саклаган серен чишәргә карар итте ул. Бар булмышын җыеп:

- Исәр дә инде син, Гөлсем. Без бит беребез дә гаепле түгел... Менә озакламый аякка басармын, гөрләтеп туй ясарбыз..., - дип, өмет тулы карашын кызга төбәде, ни әйтер, янәсе... Гөлсем исә, шуны гына көткән диярсең:

- Ясарбыз, ясарбыз, тик тизрәк терелә генә күр!, - дип әйткәнен сизми дә калды...

Һәрберсе “Син!” дип типкән ике йөрәкнең бер - берен аңлавы - бәхетле мизгелләр иде болар...

 

                                                                         ***

Чатнама суыклар артта калды,  кар – бураннар онытылды. Җирне генә түгел, бөтен дөньяны ак юрганга төргән кыш үтеп, җиргә яз килде... Кояш көннән көн ныграк кыздыра. Кардан арчылырга өлгергән җирләрдән пар күтәрелә... Урамнардан шаулап гөрләвекләр ага, өй түбәләрендә күгәрченнәр гөрли. Яшәрә генә башлаган агач ботакларына кунып, сыерчыклар моңлы җырларын суза. Назлы җил соңгы карларны “ашый”.  Бар табигать уяна...

Бүген Булатны чыгаралар. Очсыз – кырыйсыз тар, озын хастаханә коридорлары да, дару исе сеңгән һава да аны бик ялкытты. Тимер койкада ярты елдан артык аунады. Иреккә, югарыга омтылып та, читлеккә ябылган кош кебек хис итте үзен.  Шулай да, булачак һөнәре өчен байтак нәрсә үзләштерде ул. Эле – электән “ак халатлылар” халык арасында ярату һәм ышаныч яулаган, абруй казанган, зур хөрмәткә һәм мактауга лаек булган. Һөнәрләре изге – кеше өчен иң кадерле булган ике нәрсә - сәламәтлек һәм гомер сагында тора алар. Тынгысыз хезмәтләре тәүлек әйләнәсенә дәвам итә. Медицина өлкәсендә зур ачышлар ясаган, авыруларны яңа ысуллар белән дәвалауны уйлап тапкан галим - Батыр Харисович, чынлап та, батыр икән! Олы йөрәкле, изге күңелле, белемле, бай тәҗрибәле, алтын куллы белгеч, эше буенча да, тормышта да һәркем өчен  үрнәкле шәхес Булатта иң җылы тәэсоратлар калдырды. Ул чирне генә түгел, авыруның эчке дөньясын да дәвалый һәм аларны яңадан “кайнап торган” тормышка кайтара. Әгәр аның мөгҗизәгә сәләтле куллары булмаса, Булат бүген  менә шулай, үз аякларында басып тора алыр иде микән?  Әнә бит, әле дә ул, егеткә акыллы киңәшләрен бирде, һәрчак ярдәм итәргә әзер булуын әйтте...

Булат хастаханәдән чыкты. Күкрәк тутырып капыл сулаган саф һаваданмы, кинәт кенә битенә килеп кагылган йомшак назлы җилдәнме, аның башы әйләнеп китте. Ярый әле, үзен озата чыккан шәфкать туташы тотып калды, югыйсә, биек таш болдырдан мәтәлеп төшеп киткән булыр иде. Шул вакытта аның икенче кулыннан да кемдер эләктереп  алды. Бу йомшак куллар таныш инде Булатка – ул  Гөлсем иде...

 

                                                                              ***

 Дилбәр ханым тынычланды хәзер. Улына икенче гомер бүләк иткән кешегә ул бик рәхмәтле иде. Бүләкләр дә алып барды, кунакка да чакырып карады Батыр Харисовичны, тик ул барыннан да баш тартты.

- Гиппократ антын гына үтибез  без... Эшебез  шундый..., - дип җаваплады ул.

- Сез теге чакта хаклы булып чыктыгыз бит! Кызның бер гаебе дә булмаган...Ә җинаятьчегә килгәндә, ул күптәннән инде, минем улыма теш кайрап йөргән икән. Судта үзе сөйләде... Имеш, Гөлсем аныкы гына булырга тиеш... Акылы белән булдыра алмагач, машинасын эшкә җигә, янәсе... Боларны белгәч, мин бик уңайсызландым, кыздан гафу да үтендем, тик ул иткәндерме, белмим...Сез дә мине дорфалыгым өчен кичерегез инде...

- Кемнең кем икәнлеген белер өчен кайчак сынаулар аша үтергә туры килә шул безгә. Ул  тиешле җазасын алыр, тик күңел яралары гына әле озак төзәлмәс..., - дип, табиб нәтиҗә ясаган кебек әйтте...

 

                                                                    ***

Үзенең  терелүенә тамчы да шикләнми хәзер Дилбәр ханым. Аның умыртка сөяге бала вакыттан ук авырта, буыннары  сызлый.  “Ревматизм галәмәтедер, тикшеренеп кара”, “Күнегүләр ясарга кирәк!” кебек “назначениеләрне” ул күп “белгечләрдән” ишетте. Буынчыларга да йөремәде түгел, йөреде, хәтта күп тапкырлар, тик  файдасы гына булмады... Инде Булат белән булган хәлләрдән соң, “Мин Батыр Харисовичка гына барам. Ул гына миңа ярдәм итә ала”, - дип, ирен күндерде. Закиры да, аны буынчыдан буынчыга йөретә - йөретә тәмам алҗыган иде, берсүзсез риза булды.

- Батыр Харисович хакында ишетеп кенә белгән булсак, хәзер ул безнең якын туганыбыз кебек. Алай гына да түгел, иң кадерле кешебез... Болай да инде, без аның алдында бурычлы... Ярый, синеңчә булсын, барып карыйк, - диде ире дә.

 ... Алар килеп кергәндә, табиб эш өстәле артында, яңа гына кергән авыруларның тарихларын өйрәнеп утыра иде.

- Менә, сезгә тагын бер клиент.  Умыртка сөяге аваырта, буыннары сызлый..., - дип, Дилбәр өчен ире сөйләде.

- Диагноз куярга ашыкмый торыйк. Тикшерүләр үтәргә, анализлар тапшырырга кирәк булыр. Ә дәвалау һәм савыктыру – безнең өстә, - дип ике кулын җәйде Батыр Харисович.

Дилбәр хәзер аны яхшы белә, күп сөйләп торуның  кирәге юк. Шуңа да ул күңел түрендәге өметләрен генә  җиткерде:       

- Мин ышанам сезгә...

 

 

Клявлина Флюза Фанис кызы. Башкортстан Республикасы,

Авыргазы районы Иске Әпсәләм авылы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: