Мин исән! (хикәя)

Тау башында мәңгелек дип әйтерлек карт имән агачы бар. Олылар сөйләве буенча элек яшь-җилкенчәк, егет-кыз шунда очрашканнар. Ул үзе дә апаларына ияреп йөрде, карга боткасы пешергәнне генә түгел, ашаганын да бик яхшы хәтерли.
Бүген дә ул чираттагы балалар йортыннан качкач, тау башына менде. Таш өстенә утырып, балалар акылы белән уй йөртсә дә, табигать матурлыгына сокланып, озак уйланды. Җәйнең иң гүзәл көне иде бу аның өчен. Табигатькә сокланып, тауда икешәр морҗалы оя ясап, тереклек алып баручы әрлән- йомраннарның хәрәкәтен күзәтеп, озак кына утыргач, авылына апасы янына кайтуны кирәк дип санады...
***
Табигатьнең, дөресрәге, Ходайның нинди генә көнендә дә тереклек, яшәү дәвам итә. Тышта күз ачкысыз буран иде. Әгәр морҗаның ике катлы япкычы булмаса, җил кереп, бөтен почмакларны барлап, ишектән чыгып китәр иде, тулгактан интеккән хатында аның хәбәре дә булмас иде. Менә шундый төннәрнең берсендә Өмелхая ире Кәрамга: «Сиңа әйтәм, тор әле, тор, бар, Зөләйха карчыкны кереп ал. Нигәдер эчем авырта, пошыргаланып торам, бар, бар, тиз бул. Яңа кеше дөньяга килергә ашыга, ирәвәннәмә», – дип, ирен озаткач, үзе җайлап, урынын көйләп ятты. Тулгак тоткан саен лә-хәүләсен укыды. Кендек әбисе килеп җитүгә, бала туган, бары кендеген кисү өчен генә әби кирәк булды. Дөньяга җан иясе – малай аваз салды. Аларның алдагы ике кызына биш һәм өч яшь иде. «Малай туды, малай!» – дип, ире Кәрам бөтерелеп йөрде. Тыштагы буран өйгә кергәндәй ыгы-зыгы башланды. Малайга Зикаф исеме куштылар.
Көн артыннан көн үтте. Сагынып көткән җәй җитте. Әтиләре Кәрам яңа өй салу өчен агач кайтарып аударды. Ә үзе «малай туды», дип сөенеп, яңа өйгә күченеп йөргәндә, тотты да дөнья куйды. Кичен урынына ятты, иртән: «Сиңа әйтәм, торасыңмы?» – дип, хатыны күпме генә эндәшеп карамасын – кыймылдамады. Өмелхая өч баласы белән яңа йортта берүзе торып калды.
Кайчакта бәхет килә дә кеше сөенеп, кош тоткандай йөри. Ә кайвакыт кинәт килгән бәхет, үзенә бәрабәр итеп, кайгы да китереп өя – чыдасаң чыда, чыдамасаң үл дә кит дигәндәй, Зикафның әткәсенә дә малай туу, яңа йорт 
җиткерүне Ходай күпсенде, ахрысы... Өмелхая көн арты көн сулды, саргайды. Ире артыннан монысы да китәме инде, диеште күршеләре. Ниндидер ярдәм күрсәтүдән баш тартмадылар тартуын. Әбиләре дә килгәләп йөрде, тик аның ерак авылда үз тормышы, карты да гел авырып тора.
Зикафларның тормышлары иркен. Сыерлары да бар. Олы мал асрау четерекле эш дип, сатарга уйлады әбисе, ләкин олы кызы, әнкәй сөт белән генә тора, сатмыйбыз дип кырт кисте. Соңгы килүендә, әбисе аңа: «Алайса үзең саварга өйрән инде», – диде. Тик әниләрен дә сөт кенә коткарып кала алмады, язгы кояш нурын сибеп, җир өстен иркәли башлауга бакыйлыкка күчте.
Алар өч бала. Иң олысына ун яшь, уртанчы кызына сигез яшь, ә иң кечесе – Зикафка биш яшь.
Әниләрен җирләгәч, әбисенең үзең өйрән дигән сүзләрен исенә төшереп, олы кыз сыерның җиленен тарткалап карады. Тик малкай ник кенә сөтен бирсен. Ятып имеп тә карадылар, укшып-косып сикереп тордылар да: «Юк, башка болай эшләмибез, савабыз, бетте-китте, вәссәлам», – диделәр.
Әллә аларның кулларына көч керде, әллә сыерлары күнекте: бала-чаганың нәзберек бармакларына, әйтергә кирәк, сөтен бирә башлады. Тик кечкенә энеләреннән аерылу газабы аларның бала күңеленә үтмәс сагыш булып урнашты – РОНОдан килеп Зикафны балалар йортына алып киттеләр. Аерылмаска бик теләсәләр дә, ай-вайга карамадылар. Зикаф андагы мохитне яратмады: качты, тагын алып киттеләр, тагын качты. Әмма үзе гадел булып калды, яхшы укыды. Шулай арлы-бирле йөреп, ун классны тәмамлады. Ничек кенә әле – гел «5»легә генә. Әмма алтын медаль алучылар исемлегенә кертсәләр дә, Зикафка бирмәделәр. Сәбәпләре бар: берничә мәртәбә детдомнан качуы да йогынты ясагандыр инде...
***
Малайлар арасында ул үзара кимсетү, урлашу, әләкләшү, ялган белән күзгә- күз очрашты һәм кыенлыклар белән берүзе көрәште. Аны яклаучы табылмады. Киресенчә, сулагай малайлар кичен тәрбиячеләр кайтып киткәч, аны кладовкага ябып куялар иде. Бер ябуда аны кумаклар бик нык куркытты. Йоклап киткән иде, аягын тешләп авыртуга уянды һәм ишеккә ташланды. Ишекне нык төйгән тавышка дежурный Бәһия апасы килеп ачмаса, ни булыр иде?!. Һәм Зикаф бернигә дә карамыйча, урамга чыгып чапты.
Ак кар өстендә аягыннан тамган кан эзе буйлап өенә килделәр – тапмадылар. Бу аның инде икенче тапкыр качуы иде. Шул көннән башлап, Зикаф урам малайлары белән подвалда яши башлады. Монда аны төрле начар йомышларга йөртергә уйладылар. Зикаф үзенең болай йөреп, юлдан язуын аңлады һәм шәһәр хастаханәсенең канализация коесына урнашты. Көн күрү, ашау проблемасы ягыннан бер санитарка белән дуслашты. Санитарка аңа калган азыктан өлеш чыгара иде. Бик нык ачка интеккән бер мәлне үкереп елады, нык елады. Аннары үз-үзен кызганып җырлап җибәрде:
Ярсыма, йөрәк, ярсыма, Бу дөньяны тарсынма. Җирдә яшәү хакына Чыда син барсына.
Торбалар карап йөрүче ир җырны ишетеп, коега иелеп караса, исе китеп, 
чак егылып төшмәде. «Шундый моңлы итеп, синме соң, малай, җырлыйсың», – дип сораша башлады.
– Җырламыйм мин, абый, елыйм. Миңа бик авыр, абый. Бу дөнья нигә шулай кырыс? Минем соң ни гаебем бар, – дип, аның аяк астына ауды. – Әнием вафат, әтине белмим дә. Детдомнан качтым, анда да бит гаделсезлек. Адәм баласына гел шулай интегеп яшәргә дигәнме, ә?
Абый кеше аны өенә алып кайтты, юындырды. Әзрәк хәл кертеп, чыгарып җибәргәндә:
– Син, улым, яхшылыкка явызлык эшләргә тиеш түгел. Бу безнең соңгы очрашу булсын, – диде.
Чыгарылыш кичәсеннән кесәсенә аттестат тыгып, сөенеп кайтканда, юлында ике ир-егет очрап сөйләшеп торганын Зикаф абайламый да калды. Боларның берсе сөйләштергән булып, аның җилкәсенә кулын салды, шуннан соң ни булганын анык хәтерли алмый гына бит Зикаф.
Ямьле июль ае. Ул таң атуга башы авыртып, үлән арасында уянды. Бер әйберенә тимәгәннәр, таныклыгы да түш кесәсендә. Гаҗәпләнерсең дә. Зикаф уйларын бер төенгә укмаштырырга теләп әкрен генә өйләренә кайтты. Үтереп башы авырта, түзәрлек түгел, муенын да боралмый, сыйпап-капшап карагач, үзенә укол кадаганнарын белде. Белде һәм елап күл буена килде, ярсып, суга сикерде. Зикаф ачуын җиңәргә тырышты. Нигә бу дөньяда яхшылык-сөенечләр әшәкелек-кайгы белән чиратлаша?
Өенә кайтканда, аның юлында тагы ике ир пәйда булды. Алар: «Дикъкать белән тыңла, шәһәргә барасың, менә сиңа юллык акча, шул урамга төшәсең. Син менә бу сигаретларны берәмләп кенә сатасың, кич акчаны безнең кеше килеп алыр. Полный расчёт ясыйсың. Хәзер син безнең кеше», – дип инструктаж уздырдылар да китеп бардылар.
Зикаф ничек тә үз чире белән үзе генә көрәшергә, кешеләргә зыян-зарар салмаска тырышты. Энәгә утыруның, аннан котылуның коточкыч авыр икәнлеген белсә дә, берничә мәртәбә ычкынды, бичара, аңа бу афәтне исенә төшереп кенә түгел, аны эзләп табып, өстәп тордылар. Энәдән төшү юлын зиһене бераз ачылуга үзенә максат итеп куйды. Китап-җыентыклар тапты, күп укыды. Һәрбер өянәк вакытында нык интекте. Аның кулбаш сөякләре асылынып төште, буын сөякләре тотмас булды. Чираттагы өянәгендә үзенең үлемен көтеп, ямьле җәй иртәсендә авыл зиратына – әнкәсенең каберенә килде. Кабер өстенә ятып, гафу үтенде. Хәле китеп, беркавым йоклап алгандай булды. Шушы кыска гына йокы вакытында, әллә төш, әллә өн – аның янына ак киемнән бер бабай килеп басты.
«Улым, хәлең бик авырмы? Авырдыр, беләм. Менә, улым, сине әниең Ходай кушуы буенча дөньяга тудырган, инде син зур егет, җитмәсә, искиткеч чибәрсең. Кара әле, улым, синең бу чирдән интегүләрең әнкәеңнең сине тудыргандагы бер тулгагына да тормый. Менә шуларны уйла да түз! Өчкә кадәр түзсәң, чиреңне җиңәрсең. Әгәр дә теге явыз җаннар эзләп табып, агуларын өстәмәсәләр, җиңәрсең иншалла. Бу зират бакчасында чишмә бар, шул чишмәдән су эч, шикләнмә! Бу су зираттан түгел, әнә теге таудан килә, әйтергә кирәк – тау чишмәсе. Кузгалак, балтырган, җиләк, бөрлегән аша, күп су эч, суның шифасы көчле, бар тереклеккә булыша, сиңа да иншалла шифасы тияр, терелерсең. Бүтән энәдәшләр белән аралашма, икенче җиргә күч, туганнарың бардыр бит. Хуш, улым, син тәмам терелгәч, без тагын очрашырбыз. Мин сине кайда да эзләп табармын. Минем сүзләрне алга таба исеңдә тотсаң, бар да яхшы булыр. Минем белән очрашуны һичкемгә дә сөйләмә. Үзеңнән көлүләре бар. Явызлар явызлык кылып, кешене туры юлдан яздырып яшәүдән тәм таба. Үзең җае чыккан саен кечеләргә-өлкәннәргә, хәлсезләргә булышырга тырыш. Бәхеткә юл уңнан туры, ә сулда угрылар юлы! – дип, сүзен бетерде дә җил-җил атлап, агачлар арасына кереп югалды.
Зикаф иң беренче чишмәне эзләп тапты. Эчәсе килмәсә дә, көчләп су эчте, битләрен юды. Хәл кергәндәй булды, башына уй йөгергәнен сизде. Бабайның сүзләрен берәм-берәм хәтеренә китерде. Таныган үләне кузгалак булганга аны өзеп чәйнәде. Әчкелтем тәм авыз эчендә генә түгел, бөтен тәненә җиңеллек бирде. Чишмәдән ерак түгел сөзәк җирдә күзенә кызыл бөрлегән чагылды, аны кепкасына җыйды да тагы әнисенең кабере янына килде. Утырып бөрлегәнен ашады һәм туктаусыз әнисе белән сөйләште. Аның әнкәсе белән сөйләшеп, серләрен чишкән саен зиһене ныграк ачылуын тойды. Ул әле генә бабайдан ишеткән киңәшләрне дә ап-ачык хәтерләде, эченнән генә рәхмәт әйтеп, тагы чишмә янына килде, кинәнеп су эчте. Чишмә янында куакка эленгән калай банканы алып, яхшылап юды да су алып өенә – апаларына кайтты. Аны күрүгә апасының: «Әй энем, нинди су бу? Өйдә су агып тора бит», – диюенә, Зикаф: «Апа, төпченмә, миңа бидоныңны бир, мин тагы суга киттем», – диде дә чишмәгә юнәлде. 10 литрлы бидонын тутырып су алып кайтты. Туктаусыз шул суны эчте. Аның бер апасы кияүдә инде, баласы бар, сатуда эшли икән. Кечкенәсе дә җиткән кыз, шәһәрдә югары белем ала. Зикаф күп вакыт өйдә берүзе генә була. Ялгыз калып, өянәге тигәндә, күпме кирәк шулай интегә, аны кызганучы да, көлүче дә юк дигәндәй...
Ул үзенең өянәгенә алдан әзерләнде, тәнен-күңелен катырды. Туктаусыз су эчте, су эчкән саен чеметеп тоз капты, аның саен: «Мин исән! Мин исән! – дип кабатлады.
Апасы ашарга китерде, ләкин Зикафның карыны каршы торды. Икенче көн иртә белән гүя аның тәнен чәнечкеле тимер чыбыклар кысты, аунады, бөгәрләнде, сызланды, түзде. Богау чыбыкларын сындырды, бөкте. Шушы мәлдә апасы эштән кайтып керде. Апасы биргән кружкадан теләмәсә дә, тончыга-тончыга су эчте, әкрен-әкрен язылды, чире белән көрәшеп арыды. Аннан йокыга талды. Бу юлы аны краннан су сибеп тынычландырырга туры килмәде. Зикаф озак йоклады. Апасы карап ала да чыгып китә. Башка наркоманнар кебек зыян салмавына сөенә иде.
Зикаф бер тәүлек йоклады. Ул шундый рәхәтлек белән уянып, тышка чыкты. Аяз күккә карады. Әни янына барам әле дигәч, апасының коты очты:
– Авызыңнан җил алсын, зиярәт кылам диген!
***
Беркөн иртән ихатасында янып-пешеп эшләп йөргәндә, апасының кызы йөгереп килеп керде, тыны-көче бетеп: «Абый, абый, кара, сине бер кеше эзли», – диде. Зикаф, алдан ук уйланылган хәйлә буенча, кар базына чумды.
– Абый, бер үк күренә күрмә. Әни сине энәдән үлде, дип әйтте ул кешеләргә, бүтән эзләмәсеннәр өчен шулай эшләде, – диде дә арткы яктан өйләренә чапты. Зур апасы да яхшы сәбәп уйлап тапкан. «Әйдәгез, зиратка, каберен күрсәтәм», – дигән булды. Ошбу хәлне күрше әби дә тәкрарлап хуплады. Менә шундый ялган белән котылды ул үзен эзәрлекләп, акча эшләүчеләрдән. Егетне
инде тынычлыкта калдырырлар, шәт.
Ул колхозда җизнәсе белән тракторда ярдәмче булып эшли башлады. Кайчак өянәге килүен алдан сизеп сызлана башласа, беләген чәйнәп ала, йотлыгып 
су эчә, чеметеп тоз каба, тагы су эчә, трактордан сикереп төшә дә кыр буйлап чаба һәм шулай өянәген җиңә. Зикаф тормышның мәгънәсен танып белү өчен, кемнеңдер үз янында булуын, хәрәкәт, хезмәт, кешеләргә изгелек кылу кирәклеген аңлады. Ул белә: мондый авыр чакта яныңда аралашып сөйләшергә кеше булмаса, яшәү ямен югалтырга мөмкин. Алар җизнәсе белән нык дуслаштылар. Җизнәсе: «Сиңа карап, мин яшь чагыма кайткан кебек булам, кайнеш», – дип көлә. Иген кырыннан хәтсез җәяү атлыйсы бар, Зикаф төшке ашны өйгә кайтып ашый да җизнәсенә басуга алып бара.
Бер кайтуында ни күрсен, күл буенда халык кычкырыша, өзгәләнә, ярдәмгә чакыра, кул болгый. Йөгереп килсә, Зикафтан ике генә яшькә кече Мәһәҗүрә исемле кыз суга баткан. Амбарда эшләүче Шаһит абый белән Ильяс исемле егет күл төбеннән эзлиләр бугай.
Зикаф кечкенәдән йөзәргә өйрәнгән иде. Башта суга чишенми генә сикерсә дә, соңыннан күлмәк-чалбарын салып, су өстенә атты да чумып-чумып эзләргә кереште. Тик озак эзләргә туры килмәде Зикафка, маңгае кызның йомшак тәненә тиюен тойды. Һәм Зикаф су сөлеге кебек җитезлек белән кызны җир өстенә чыгарып салды! Ә бит кыз чибәрнең дә чибәре. Ләкин шул чибәрнең бүген гомере өзелергә мөмкин иде... Ул исән!!!
***
Ару гына үз тормышын җайга салып яшәп ятканда, армия хезмәтенә чакыру кәгазе килеп төште. Егетнең апасы:
«Шулай инде, Зикаф интеккәндә, кул сузучы юк иде, эшләр уңайга барганда, күрделәр әнә. Хәер, аларга кеше саны гына кирәктер», – дип сукранып куйды. Зикаф нык борчылып, иртә белән хәрби комиссариатка килде. Комиссия
аннан, чир тапмагач, ничекләр сөенгәнен үзе генә белә!..
Зикафны Новосибирскига алдылар. Хезмәткә керешкәч үк, шофёрлыкка укыттылар да командирны йөртә башлады. Элек армия хезмәтен үткәннәрдән яхшы ук хәбәрдар булганга, дедовщина аны куркытмады. Карт солдатлар аңа оекбашларын, итекләрен юарга кушып карады. Ул бу башбаштаклыкны авыр кичерде, әмма керләрен юмады. Суга чылатып, бер почмакка өеп кенә куйды. Аны нык кына кыйнадылар. Ул тибеште. «Әһә, әле син тибешәсеңме», – дип, аягын бордылар. Тешләште. Тешләшмә, дип, авызыннан кан койдырдылар. Зикаф өчен бу сынау беренчесе һәм соңгысы иде. Үзе дә аптырады – башка аны кыерсытучы булмады. Ә менә старшина үзенчә рәнҗетергә уйлагач, Зикаф моның колак төбенә «сылады». Старшинаның күзләреннән яшелле-зәңгәрле очкыннар очты. Шушы очрактан соң старшина карт солдатларны Зикафны акылга утыртырга котыртып караган иде. Ходай рәхмәте, аңа каршы җыелып килгән чукмар куллы солдатлар: «Әй, мәхлук, йә, ярар, мир», – дип, берәм-берәм кулын кыстылар. Киресенчә, старшинаның үзен «акылга» утыртырга булдылар. Старшинаның яшь солдатлардан акча җыйнавын һәм күп кенә тәртипсезлекләрне яздылар да хатны тоттырып, Зикафны командир бүлмәсенә төртеп керттеләр. Командир Зикафның курка-курка гына сузган хатын дикъкать белән укыды. Шактый күп солдатларның имзаларын күргәч, алар бик тиз аңлашты. Ул бу хәлләрне элегрәк тә белә иде, ничектер вакыты җитмәдеме, әллә шушы мөрәҗәгатьне көттеме?.. Төтенсез ут булмый дип, тәртип урнаштыруны кече старшиналардан башлады. Берничәсен дисбатка озаттылар...
Хезмәт итү яхшы гына бара. Зикаф командирның ышанычын аклау өчен барын да эшли. Шулай дуслашып, нәкъ ел ярым хезмәт иткәч, ун көнгә отпускка җибәрергә булдылар аны. Озатканда: «Ишетсен колагың, тешләгәндә телең өзелмәсен дисәң, авызыңны ачма», – диделәр.
Менә ул авылына кайтты. Әй, сагындырган да соң туган авылы! Кояш киң кырларга, чиксез басуларга, хуш исле болыннарга үзенең канатын җәя. Чәчәкләр янында каласы, яшел үләнгә ятып ауныйсы, Ык буенда ялан тәпи йөрисе, чалбар балакларын сызганып, тездән суга керәсе килә. Дөньяда иң матур җир монда гынадыр.
Зикаф кыр буенда, зират янында ук төшеп калды машинадан, үзен сихәтләндергән чишмәгә килде, битләрен юды, йотлыгып суын эчте.
Балаларына күчтәнәчләр өләшкәч, әй сөенде апасы! Җизнәсе дә кырдан кайтып җитте: «О-о, кайнеш, менә ичмасам кунак дисәң дә кунак! – диде. Хәзер өстәлгә хәмер куеласын чамалап, Зикаф сүзне икенчегә борды.
– Кара әле, апа, кич вечерлар буламы авылда? Бүген клубка чыгам әле, – диде.
– Бездә Зифа Басыйрованың концерты бүген, тик билетлар сатылып беткән, диләр, клуб та кечкенә инде...
– Әйе, апа, минем бик тә концерт карыйсым килә, барам, Зифа апаның үзен сәхнә артыннан булса да күрим.
Тик анда ишеккә якын килерлек түгел. Тәрәзәгә дә өелгәннәр, нишләргә? Күп уйлап тормады Зикаф. Клубның артистлар гына йөри торган ишеген шакыды һәм ник шакыганына үкенде, чөнки ишекне Зифа Басыйрова үзе ачты.
– Кемнең бик керәсе килә? Әй, Ходаем, шушы гына җитмәгән?
Ул караңгыда Зикафның солдат кителен милиция киеменә охшатты, ахрысы. – Зинһар гафу итегез. Мин армиядән отпускага гына кайттым, билетлар да
юк икән, – дип акланды. Аның моңарчы Зифа Басыйрованың үзен беркайчан да күргәне юк иде.
– Әй балакай, – дип, Зикафка бер күтәрелеп карады. – Әйдә, кер, хәзер берәр җаен табарбыз, – диде. Егетне култыклап сәхнә аша залга үткәрде.
Зифа Басыйрованың концертыннан соң, Зикаф үзен бөтенләй яңа кеше итеп тойды. Гүя бала чагына, үсмер чагына кайтып килде... Үз-үзе белән көрәшеп, чирен җиңәргә ихтыяр көче тапканга сөенде. «Мин – исән!» – дип пышылдады. Җәйге тын һавада аны бу уйлардан кырыс ирләр тавышы һәм өзек-өзек еламсыраган кыз бала тавышы бүлде. Шул тарафтан җил-җил атлап, бер ир- ат узып китте. Зикаф, нидер сизенеп, сагая калды. Сизенүе дөрес икән: әкрен генә башын түбән иеп, аңа таба бер кыз якынлашты. Зикаф аны куркытмас өчен йомшак кына тамак кырды. Кыз борылып карагач кына:
– Гафу итегез, сезгә ярдәм кирәкмиме? – дип сорады.
Кыз исә:
– Юк! – диде.
– Узып киткән кеше сезне рәнҗеттеме? Сез мине белмисез, мин сезне
дигәндәй, безнең сөйләшү ике арада гына калачак.
– Юк шул, Зикаф, мин сине бик яхшы беләм. Ә менә син армиягә киттең дә
оныттың. Егетләр армиядән вакыт уздыру өчен генә дә адрес табып, кызлар белән хат алыша, ә син авылдаш булып, бергә уйнап үскән егет мине үлемнән коткардың да югалдың... Эх, син! – диде дә төн караңгылыгына кереп югалды. Зикаф баскан җирендә каккан казык кебек катып калды.
– Менә сиңа, мә! – диде үзенә-үзе. – Миең үрдәк күлендә җебегәнме әллә синең? Бу бит мин коткарган кыз – Мәһәҗүрә! Һәм ул ике дә уйламый, кызның өенә юнәлде. Ләкин өйдә ут-фәлән юк, ишектә йозак иде. Зикаф иртәгәсен тагын барды бу өйгә, ләкин кызны очратмады. Төн караңгылыгын ерып, аның кырыннан 
узган кеше – егетедер дип уйлады ул. Шулай кыз белән аңлашмыйча гына авылдан китте. Тик Зикафның уйлар өермәсе гел Мәһәҗүрә турында чуалды. Ул үзе дә сизмәстән күзгә күренмәс җепләр белән шул сылуга уралганын төшенде.
***
Зикаф, армия хезмәте тәмамлануга, Новосибирск шәһәренең медицина институтына имтиханнар тапшырды. Укырга керүен әйтергә кирәк дигән максат белән авылына кунакка кайтты. Апалары, әлбәттә, хупладылар, нинди бүлектә укыйсың, дип сорауларына: «Хыялым авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү, нарколог булырмын, Алла бирса», – дип кенә җавап бирде. Казандагы институтка керсәм, кайтып йөрергә якынрак булыр иде дә, ләкин анда үткән яшүсмер чагын хәтерләүчеләр булыр, бармак төртеп күрсәтүчеләр табылыр, дип уйлады.
Зикаф шәһәрдә тулай торакка түгел, аерым кешеләргә урнашты, чөнки ул тулай торак тормышын элеккечә итеп бик яхшы күзаллый иде. Ул бик мәрхәмәтле өлкән кешеләр – әби белән бабай фатирының йокы бүлмәсендә яшәде. Кирәгенчә өлкәннәргә булышты. Алар үз чиратында аны уллары кебек күрделәр. Беренче курсны бетерүгә, практика үтү өчен аны моргка җибәрделәр. Беренче мәртәбә мәетне күрүгә үк аның башы әйләнде. Практикага килгән башка егетләр дә мәетләрдән куркып, тубалдан чәчелгән бәрәңгеләр кебек, чыкканы бере җиргә тәгәрәп укшыды. Бу күренеш педагогларга да ошамады, беренче карашка кызык тоелса да, чынлыкта бу бик кызганыч хәл иде. Менә шуңа кайбер моргка кертеп тә тормадылар. Теориягез бишле булсын, ишетсен колагыгыз, дияләр иде. Бу бәхет Зикафка да елмайды. Әле мәетне ярып өйрәнергә кушсалар, нишләрсең, күзеңне йом да, Зикаф, тай моннан, диярсеңме? Ләкин ул бит әллә нинди авыртуларга, кыйналуларга да түзде! Җиңәргә тиеш мин, тиеш, үземең күңелемне генә түгел, бөтен булмышымны, эчке тойгыларымны җиңәрлек көч табарга тиеш...
***
Зикаф кулына икенче хирург дипломы да алгач, эшкә юлламаны иң ерак җиргә – Камчаткага бирүләрен сорады. Комиссиядәгеләр, аптырап, бер-берсенә карашып алдылар да: «Әһә! Дөнья читендә оҗмах күрәсең килә икән, әйдә, рәхим ит, корякларны дәваларсың», – диделәр. Ә бит алар аны шушында, Новосибирскида калдырырга тәгаенлап куйганнар иде югыйсә. Синең холкыңны беләбез, гел үзең хәл итәргә яратасың, юлыңда очраган киртәләрне кемнеңдер алып атуын көтеп ятучылардан түгел. Әгәр дә сине кемдер кызгана икән, ул кеше сиңа җен булып күренә. Көчле кешене кызганырга ярамый шул. Кызгану – кешене кимсетә, рухын сүндерә, үзенә ышанычын киметә!..
Камчаткага киткәч, тиз генә яллар да тәтемәс дип, туган авылына кайтып килергә булды Зикаф.
Июль башы...
Тауда җиләк чүпләүче хатын-кызлар күренде. Алар – печән җыючылар, төшке ашка кайтып барышлары икән. Ул уйларыннан айный алмый атлап барган килеш кемнеңдер аяк тавышын үз янында ук тоемлап алды. «Ялгышмасам, Зик-Зик-Зикаф син», – дигәнгә борылды да карашы белән кызны туктатты. Йөрәге чабышкы аты кебек тибенә, ниндидер сәер тойгы, ток йөреше кебек, җилкә тамырыннан табанына чаклы авырттырып узды. Күпме күзләр арасыннан, әллә кайларда йөреп тә мондый татлы хис кичермәде бит әле ул. Баксаң, үз авылында, үзе аунап үскән тауда өлгергән икән ләбаса аның мәхәббәт җиләге Мәҗәһүрә! Йа Ходай! Бүз – җөе белән, сүз – җае белән диләр бит. Вакытында әйтелгән сүз генә йөрәккә барып җитә. Моны инде егет яхшы белә. Мәҗәһүрә: «Кара! Анда җиләкләрне таптыйсың», – дигәч, Зикаф: «Юлда кем йөрмәс, миннән алда», – дип кенә җавап бирә алды. Кыз Зикафның бу сүзен үзенә киная итеп аңлады.
Зикаф кызның күзләрендә моңсулык күреп, аны тынычландырырга ашыкты.
– Кара әле, Мәҗәһүрә, яшәү болай да мизгел генә, гомерне үз кулыбыз белән кыскарту кирәкмәстер. Бу җиләкле тау безнең язмыш тавы булсын. Әйдә, утырыйк әле, сөйләшик. Мин бит сиңа бөтенләй чит кеше түгел.
Кызның болай да сынык күңеле бөтенләй тулышкан икән. Зикафның иңенә башын куеп, үксеп елап җибәрде. Ничек кенә еламаска тырышса да, булдыра алмады...
Иртәгәсен ишегалдында аркылы-торкылы яткан утыннарны өештереп йөргәндә, Зикаф килде һәм өйләнешү турында сүз кузгатты.
Никах алдыннан ата-ананың хәер-фатихасы булыр дигәндәй, әүвәл әниләренең каберен зиярәт кылдылар. Һәр икесе дә якыннарына серен чишкәч, тау буенда йөрделәр. Эңгер-меңгер төшкәч кенә, Мәҗәһүрәнең өенә керделәр. Монда ут бармы, дип сорагач, Мәҗәһүрә: «Юк... бар, ләкин яндырмыйбыз, – дип пышылдады. – Мин, мин бит сиңа 15 яшьтән гашыйк! Син, син генә гел... – дип хисләрен тыя алмады.
Озакламый якын туганнары белән никах мәҗлесе уздырып, апаларының хәер-фатихасын алып, Петропавловск-Камчаткага очтылар.
Аларга фатирны да хастаханә яныннан гына бирделәр. Мәҗәһүрә читтән торып укыды, акушер һөнәрен үзләштерде.
Зикаф Заманов сәламәтлек саклау өлкәсендә зур тырышлык куеп эшләр. Олютрск районында гына түгел, аны өлкә күләмендә дә белерләр. Ул монда билгеле бер урын биләп тора торган көчле ихтыярлы шәхес булып өлгерер. Аны районның баш табибы итеп куярлар. Камчаткада аз санлы милләт халкын саклап калу һәм яңа туган балаларның үлем очракларын булдырмауда зур өлеш керткәне өчен аңа Хөкүмәтнең югары бүләге – Фидакарьлек ордены бирелер. Үзе белән бергә эшләгән докторлар Замановны остазлары итеп горурланыр.
Пенсиягә чыккач, чит кеше исеме астында истәлек-хатирәләр китабы чыгарыр, наркоманнар турында берничә җыентыгы дөнья күрер... Әлегә, Зикаф Хәерович әйләнә-тирәгә нур чәчеп, кешеләрнең гомерен озайта. Командирының «Үзең ул кешене коткар» дигән боерыгы буенча яктылык өләшеп яши...

"КУ" 12, 2019

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: