Мин дөньяны күрәм (хикәя)

1

Төнге күктә тулган ай йөзә. Аның көмешсу яктысында, егетләргә тәүге тапкыр баккан кызлар кебек, йолдызлар җемелдәшә.

Менә ай яктысы инеш буендагы талларны, тал ышыгына баскан егет белән кызга төште.

– Беләсеңме, Нәзифә, мин бүген төшемдә урман аланында йөргән ялгыз болан күрдем. Җәй уртасы, тирә-якта яшеллек, тик нигәдер бер куакның яфракларына сары сарган. Шул куакта өзелеп-өзелеп сандугач сайрый. Ә болан, моңсу күзләрен тутырып, зәңгәр күккә карый. Шунда, нишләптер, мин аның күзләрен синең күзләреңә охшаттым, Нәзифә. Беркавым карап торгач, болан акрын гына куак янына килде һәм сары яфракларга үрелде. Инде кабам дигәндә генә, көчле җил чыкты. Ул, куак ботакларын йолыккалап, яфракларын очырта башлады. Ә минем күңелне шом биләде. Кадерле нәрсәмне югалткандай, мин ул яфракларны тота, кочагыма җыя башладым.

– Әллә нинди шомлы төш сөйлисең син, Нәсим. Минем әби, кич җиткәч, төшеңне сөйләмәскә куша. Иртән сөйләгән төшем булсын, диген...

Нәзифә, җиңелчә дерелдәп, Нәсимгә сыенды.

 

2

Җиргә тагын көз килде. Моңсу сарылыгы белән күңелдә сагыш уятса да, табигать быел да кешеләрне кояшлы якты көннәре белән куандырды.

Гомер дигәннәре... Нәзифә белән Нәсим мәктәп елларының соңгы бусагасына аяк бастылар. «Алдагысын Алла гына белә», – диләр. Киләчәккә корган матур хыялларының күпмесе тормышка ашар да, язмыш җилләре аларны кайларга таратыр. Әлегә мәктәп елларыннан, ваемсыз яшьлек хыялларыннан һич тә аерыласы килми.

Көннәр бер-бер артлы үтә торды. Нәсим белән Нәзифә өчен бәхетле, киләчәккә якты өмет вәгъдә иткән матур көннәр булды алар. Хәер, яшьлек үзе үк матурлык, бәхет түгелмени?! Шуңа булса кирәк, декабрь суыкларына ияреп, җанны өшетерлек ачы хәсрәт киләсен сизми-тоймый калдылар...

Нәзифә ул төнне саташып, куркыныч төшләр күреп уздырды. Ә куркынычның иң хәвефлесе аны өндә көткән икән. Инде уянып, күзләрен ачкач та, тирә-ягында шомлы караңгылык күреп, ул куркып китте. Тәнендәге дерелдәү узып, исенә килгәч тә, әллә һаман да төш күрәмме икән, дип, күзләрен угалады. Күз алдындагы шомлы караңгылык чигенмәде, чөнки күзләре... күзләре күрми иде.

– Әнием, әнием бәгърем, күзләрем күрмиләр. Күрмим бит, әнием бәгърем! – дип ачыргаланып кычкыруын сизми дә калды ул.

Мич тирәсендә кайнашкан әнисе башта аңышмый торды. Аннары кызын, кочагына алып, юатырга тотынды:

– Юкны сөйләмә, кызым. Төш күрә торгансыңдыр. Бар, тышка чыгып кер, салкында йокың ачылып китәр. Төш кенә ул, кызым, узар.

Нәзифә торып утырды, киемнәрен табып киде. Аннан соң, кармаланып, мич янына килде һәм итекләрен эзли башлады. Аны күзәтеп торган әнисе агарынып китте, бермәлгә телсез калды, ә икенче мизгелдә, кызын кочагына алып, елап җибәрде.

– Нәзифәм, кызым, син бөтенләй күрмисең икән бит. Йа Аллам, нинди каргышлы көн булды бу!

Юк, ана белән кыз, ике тән генә түгел, бер-берсенең дәвамчысы булган ике җан иңрәп елады ул иртәдә. Күз яшьләре түгел, җанны әрнеткән хәсрәт чишмәләре акты аларның битләре буйлап. Ачы, чиксез ачы иде ул чишмәләрнең суы. Бары ваемсыз җил генә, берни булмагандай, юлларда кар бөртекләре куды.

 

3

Инде кыш та үтеп бара. Ә Нәзифә өчен көннәр бертөрле – күңелсез һәм моңсу. Әле ярый Нәсим килеп йөри, мәктәп хәлләре белән таныштыра.

Классташлары инде һөнәр сайлыйдыр, зур тормыш, бәхет турында хыялланадыр. Нәсим дә тормышта үз урынын, пар канатын табар, Нәзифәнең дөньяда барлыгын да онытыр. Хәер, үпкәләми ул аңа. Сөйгән кешесенә кем начарлык теләсен, ди.

Нәзифәнең уйларын Нәсимнең тавышы бүлде:

– Нәзифәм, бәгърем, мин медицина университетының хирургия факультетына керергә уйлыйм. Әнә, дөньяда нинди катлаулы операцияләр ясыйлар, йөрәк булып йөрәкне күчереп утырталар. Синең дә күзләрең ачылыр. Үзем булдыра алмасам, атаклы хирургларга күрсәтермен.

– Нигә минем өчен киләчәгеңне корбан итәсең, Нәсим? Син, юрист булып, рәнҗетелгән кешеләрне яклау турында хыяллана идең бит.

– Синең якты көнне, табигатьне, кешеләрне күрә алмавың гаделсезлек түгелмени, Нәзифә? Кешеләргә саулык бүләк итү, өйгә кайткач, сөйгәнеңнең ягымлы карашын тою бәхет түгелмени?!

– Шулаен шулай да, Нәсим. Ләкин теләк – бер, чынбарлык – икенче, дигәндәй, ниятең барып чыкмаса?

– Ни генә булса да, мин сине ташламам, Нәзифә. Күзең белән күрә алмасаң, күңелең белән тоярсың. Тик мин язмышның шулай мәрхәмәтсез булуына ышанмыйм, ишетәсеңме, кадерлем, ышанмыйм!

– Юк, юк, Нәсим. Минем бәхетсезлегем сиңа бәхет китермәс бит. Оныт син мине, онытырга тырыш. Син әле үз бәхетеңне табарсың. Ә мин синең бәхетеңә куанып яшәрмен.

– Күңелсез уйларны калдырып торыйк әле, Нәзифә. Әнә, радиодан ял концерты бара.

Нәсим, транзисторны кулына алып, тавышын ачты. Бүлмәгә моң агылды:

«Тәрәзәләр елмаялар,

Тәрәзәләрдә нурлар –

Зәңгәр күкләргә үрелеп,

Зәңгәр күкләргә үрелеп,

Йөрәктә шыта җырлар.

Тәрәзәләр, тәрәзәләр

Киңрәк ачылсын.

Язны сагынган күңелдә

Сагыш басылсын...»

Алар сихри моң агышына кушылып җырлый башлауларын үзләре дә сизми калды.

4

Нәзифә язларга гашыйк. Бу яз да аңа якты өметләр, шатлык алып килер кебек иде. Әмма көннәр үткән саен, Нәсим белән аерылышу минутларын уйлап, йөрәге сулкылдап куя. Дөрес, әле Нәсимнең чыгарылыш имтиханнарын тапшырасы бар. Университетка имтиханны уңышлы тоткан очракта да, сентябрьгә кадәр азмы-күпме вакыт кала. Нәзифә үзе дә, Нәсимнең ярдәме белән чыгарылыш имтиханнарына әзерләнә башлады. Югыйсә, күзләре күрми башлагач, укудан гына түгел, тормыштан да күңеле суына башлаган иде инде. Тик әнисенең үгетләве һәм Нәсимнең түземлелеге, игътибарлылыгы үзенекен итте – Нәзифә, акрынлап кына булса да, яңа темаларны үзләштерә башлады. Авыр, бик авыр иде аңа, чөнки ул сәламәт вакытында төгәл фәннәрне укытучы сөйләве буенча гына түгел, үзе күреп, язып үзләштерергә дә күнеккән иде. Ә инде тарих, әдәбият кебек фәннәр аңа җиңел бирелде. Бәхетсезлеккә юлыкканчы бик яхшы билгеләренә генә укыган кызны кызганып, укытучылар да көнаралаш килеп йөри башладылар.

Өметләр яңарып, үз-үзенә ышаныч туып кына килгәндә, Нәзифәнең тормышын өермә кебек тузгыткан бер вакыйга булды: фермада сыер савучы әнисе кинәт кенә каты авырып китте. Берәр атна өйдә яткач, аны «ашыгыч ярдәм» машинасы белән район хастаханәсенә алып киттеләр. Олы яшьтәге әбисен һәм йорт эшләрен карау үз хәлен үзе генә белгән Нәзифә өстенә калды. Өстәвенә, әнисенең хәле үзәкне өзә. Инде түзәр чамасы калмагач, күрше Миңнеҗамал апаны өйдә күз-колак булырга күндереп, Нәсим белән район үзәгенә киттеләр.

Хастаханәгә алар көн төшкә авышкач кына барып җиттеләр. Әнисе яткан бүлеккә керергә рөхсәт ителмәсә дә, Нәзифәнең хәленә кереп, аның үзен генә эчкә уздырдылар. Палата ишеген ачуга, әнисенең хәлсез тавышын ишетеп, Нәзифә бер мизгелгә зиһенен җыя алмый торды. Икенче мизгелдә ул, егылып китмәс өчен, ике куллап ишек тоткасына ябышты. Нәзифәнең халәтен күреп, шәфкать туташы аны, җитәкләп, әнисе янына алып килде һәм урындык куеп, янәшә утыртты. Күрмәсә дә, әнисенең сулган сары йөзен, эчкә баткан күзләрен күңел күзе белән тойды ул. Күз яшьләрен авырлык белән генә йотып, әнисенең кулларын учларына алды һәм йөзенә тидерде:

– Әнием, бәгърем, хәлең ничек?

– Әйбәт, кызым, инде аруланып киләм, монда табиблар яхшы карыйлар, – диде ана, кызын борчымаска тырышып. – Син ничек үзең генә ерак юлга чыгасы иттең?

– Мин Нәсим белән килдем, әнием. Тик аны кертмәделәр.

– Әбиең ни хәлдә, кызым, йөриме?

– Шулай өй тирәсендә йөреп тора. Терлек-туарны карарга Нәсим килеп булыша.

– Бик авырга туры килә инде сиңа, кызым. Болай килеп чыгасын кем белгән. Азрак түз инде, озакламый мин дә чыгармын.

– Син безнең өчен борчылма, әнием. Яхшылап дәвалан. Мин ияләштем инде. Аннары Нәсимнең әнисе дә көнаралаш килеп йөри.

– Алланың рәхмәте яусын инде ул игелекле җаннарга. Изгелекләре үзләренә изгелек булып кайтсын.

– Әнием, мин сиңа үзем пешергән кабартма һәм өчпочмаклар алып килгән идем. Аз булса да аша инде, хәл кереп китәр.

Аннары ул шәфкать туташына эндәште:

– Апа җаным, бу тавык шулпасын җылытып бирмәссезме икән?

– Соңрак, кызым, соңрак, – дип бүлдерде аны әнисе. – Син юкка кайгырма, кызым, монда да ашаталар. Сине күргәч, йөрәгем тынычланып, кәефем күтәрелеп китте әле. Бүген үк кайтып китәр идем дә, духтыр җибәрми, бөерләреңнең кай якта икәнлеге онытылырлык булсын, ди.

Палатага төшке аш керттеләр. Нәзифәгә әнисе белән саубуллашып чыгып китәргә туры килде. Ана кызын моңсу күзләре белән озатып калды.

Нәсим Нәзифәне беренче катка төшә торган баскыч янында борчылып көтеп тора иде.

 

5

Июнь ае яңгырлы килде. Әллә быел җәй булмыймы икән, Ходаем, дип тәшвишләнә башлаган картларның борчуын басарга теләгәндәй, күктә яңа ай тугач, көннәр дә аязып, рәтләнеп китте.

Нәзифә белән Нәсимгә йокы аз эләгә – менә-менә чыгарылыш имтиханнары башланырга тора. Нәзифәнең әнисе хастаханәдән чыкса да, күтәрелеп китә алмый. Азрак йөрүгә, башы әйләнеп, кереп ятарга мәҗбүр була. Шуңа күрә йорт эшләре дә Нәзифә өстендә. Дөрес, терлекләрне Нәсим караша, әмма ике арада йөгереп йөрү аңа торган саен кыенлаша бара. Соңгы көннәрдә ул, сулыгып, коры сөяккә калды. Әнисе Фәүзия апа улының сәламәтлеге өчен курыкса да, каршы дәшми. Ана күңеле аңлап-тоеп тора – ярата, бик ярата ул Нәзифәне. Югыйсә халык арасында, нигә сөлек кебек егетнең киләчәген гарип кызга бәйлисең, дип әйтүчеләр дә аз түгел. Юк, алар белән килешә алмый ул, чөнки яшьлегендә аны әнисе, кеше сүзенә карап, сөйгән кешесенә бирмәде. Хәзер менә кушыла алмаган елга ярлары кебек икесе дә бәхетсез. Хәер, алай дип әйтү гөнаһ булыр: ни әйтсәң дә, бәгырь кисәге – улы Нәсим бар...

Вакытның үз кануннары. Аны туктатып та, ашыктырып та булмый. Нәсим белән Нәзифә күпме сузарга тырышсалар да, чыгарылыш имтиханнары килеп җитте.

Юкка кайгырганнар икән, барлык имтиханнар да уңышлы үтте: Нәсимгә – «бишле», Нәзифәгә «дүртле» һәм «бишле» билгеләре куйдылар. Ул көнне дөньяда алардан да бәхетлерәк кеше булмагандыр, Нәзифәнең хәтта күз аллары яктырып киткәндәй булды. Кичке караңгылык иңгәч, җитәкләшеп, чишмә буена төштеләр. Чишмә элеккечә көмеш тавыш чыгарып челтерәп ага, тал яфраклары да әүвәлгечә талгын гына серләшәләр. Адәм балаларының серләрен белергә теләгәндәй, вакыт-вакыт чишмә дә агышын акрынайта, яфраклар да шыбырдашудан туктап торалар кебек тоелды Нәсим белән Нәзифәгә. Хәер, бу беренче минутларда гына шулай булды. Бераздан гашыйклар бер-берсенең йөрәк тибешен, назлы сүзләрен генә ишетәләр иде.

– Нәзифәм, менә минем беренче теләгем кабул булды – чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырдык.

– Икенче теләгең нинди иде, Нәсим?

– Ни генә булса да, гомергә бергә булу.

– Юк, Нәсим, үзеңә гомерлек үкенеч алма. «Яшьлек кайнарлыгы басыла, алда мәшәкатьле тормыш кала», – ди әбием.

– Өченче теләгемне дә әйтим инде, Нәзифәм.

– Әле синең өченче теләгең дә бармыни? – дип сораган булды Нәзифә. Ә үзенең бу хакта бик тә беләсе килә иде.

– Өченче теләгем – синең белән бергә якты көнгә соклану. Мин аны һәр иртәдә Аллаһы Тәгаләдән сорыйм. Фәрештәләр дә «Амин» дип дога кылсалар иде, дим.

– Рәхмәт сиңа, Нәсим. Саф күңелең, изге теләкләрең өчен рәхмәт. Миндә дә бүген өмет яши. «Аллаһы Тәгалә адәм балаларын газап өчен түгел, ә бер-берсен бәхетле итәр өчен яралткан», – дип юата мине әбием.

Аның сүзләрен расларга теләгәндәй, әрәмәдә өздереп-өздереп сандугач сайрый башлады. Чишмә челтерәвенә һәм сандугач моңына өретелеп, офыкта таң сызылып килә иде...

Хикәянең дәвамын сайтыбызда иртәгә укыгыз.

"КУ" 11, 2019

Фото: pixabay

Теги: хикәя
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: