Татар галименең аянычлы язмышы... (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Әйе, Клара ханымның үз тарихы да гади түгел, бу хакта Роза Туфитуллованың «Бәйлисе бар йөрәкне» (Казан, 2011) китабында җентекләп язылган. Клара Булатованың сабакташларына аның үзен артык иркен тотуы, туктаусыз мәхәббәт шигырьләре язуы, «...Бигрәк тә гарәп теле дәресләрендә Клараның Ташкенттан килгән гарәп теле укытучысы белән диалогларга керүе ошамый. Әйтерсең, аудиториядә алар икәү генә. Әлеге укытучыдан Клара ниндидер бүләкләр алган дигән сүзләр дә йөри. «Гарәп теле укытучысын да, Клараны да университеттан куарга!» – дигән карар чыгаралар. Бүләкнең кемгә аталганын әйткән идек инде, нәтиҗәдә, ул беркемгә дә эләкми, фетнә чыганагына әйләнә... 

Татар әдәбиятында ул чорларны, шушы вакыйгаларны чагылдырган тагы бер әсәр бар, ул – Госман Гомәрнең «Мөһер» повесте, ул аның «Юлбарыс тырнагы» исемле җыентыгында дөнья күргән (Казан, 2000). Автор повестеның башына ук «Татар галиме Җәвад Алмазның якты истәлегенә багышлыйм» дип язып куйган. Бу әсәрдә, Сәйдел Турай исеме астында, Җәвад Алмаз образы бирелгән. Әлбәттә, ул әсәрдә төп герой түгел, эпизодик образ гына, төп вакыйга да аның тирәсендә бармый, ә елгыр бәндәләрнең, ялган мөһер ясатып, университет китапханәсеннән урлаган «Кыйссаи Йосыф» әсәренең иң борынгы кулъязмасы турында бара. Шушыларга карамастан, Госман Гомәр әсәреннән Җәвад Алмаз турында шактый мәгълүмат алырга була.

Госман Гомәр әсәрендә Сәйдел Турай – уңай образ, киң эрудицияле, өметле галим, «Кыйссаи Йосыф»ны өйрәнүче шәрык телләре белгече. Әсәрдән күренгәнчә, аның әхлагы да яхшы, матур, бик хәрәкәтчән, тере кеше, әмма бер студенткасына гашыйк булып, бүләк бирә һәм университеттан куыла. Күрәсез, әсәр каһарманы белән тормыштагы Җәвад Алмаз язмышы монда тәңгәл килә. «Сабый җанлы, гөнаһсыз бер адәм иде мөгаллим абыйлары, – дип яза автор. – Аның өчен илаһилык кыйммәт, кешеләрнең үзенә карата булган җылы мөнәсәбәте, елмаеп караулары галимне күкләргә ашыра, илһамландыра – ул шуннан артыгын кирәксенми дә» (Госман Гомәр. Юлбарыс тырнагы. Повестьлар. – Казан, 2000. – 200 б.). 

Әсәр Тукай клубында Сәйдел Турайның «Кыйссаи Йосыф» кулъязмалары буенча саллы чыгышыннан башланып китә, автор аның галимлеге, күркәмлеге турында мәгълүмат биреп өлгерә, хәтта һәрчак үзбәк түбәтәеннән йөрүен дә әйтә. Бер эпизодта студенткалары белән аның бүлмәсендә борынгы кулъязмаларны күчерү күренеше бирелгән, ә Җәвад Алмазны, гомумҗыелыш җыеп, шәхси эшен тикшерү, университеттан куу күренеше, аның яшерен сәбәпләре шактый җентекләп язылган. 

«Университетта үзенчәлекле, көчле галимнең пәйда булуы күпләрнең йокысын качырды, – дип яза автор. – Киң белемле, кыю фикерле, сүзен кистереп әйтә белүче галим болай гади солдат рәвешендә генә калмас шул, кимендә доцент дәрәҗәсен таләп итәр. Бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчеләре үзләре утырган урындыкның шуып китүеннән шүрләделәр. Сәйдел Турайга карата төрле интригалар, әләкләр башланды, аның шәхесен кимсетердәй, дәрәҗәсен төшерердәй уйдырмалар уйлап чыгарылды. Бу эшкә кайбер шәкертләр дә тартылды...» (Госман Гомәр. Юлбарыс тырнагы..., 198 б.) 

Госман Гомәрнең әсәреннән күренгәнчә, Сәйдел Турайның (Җәвад Алмаз) шәхси эшен тикшерү җыелышында без бүген классик дип йөргән күпчелек галимнәр катнаша, автор аларның исемнәрен бераз гына үзгәртеп биргән, әмма кемнең кем икәнен танырга була. Күпчелек аңа «Әхлакый яктан череп таркалган!» дигән мөһер суга, Җәвад Алмазны университеттан куарга карар чыгаралар. Ягъни чын тормышта да бу хакта башта татар теле һәм әдәбияты кафедрасы укытучылары һәм төркем студентларының уртак җыелышы карары була, аннан тарих факультеты деканы шуны проректор Г.Ф.Шамовка бирә, ул исә резолюциясен куеп, ректорга тәкъдим итә, Михаил Нужин исә, «совет педагогына һәм тәрбиячесенә лаек булмаган тәртибе өчен» Җәвад Алмазны эштән куарга дигән фәрман чыгара. 

«Шулай итеп, сәбәбен төшенмичә, гаебен ачыкламыйча, иң зур байлыгы булган бердәнбер портфелен күтәреп, Сәйдел Турай кайчандыр күңелен җилкендергән, зур өметләр баглап килгән Казан каласыннан Ташкентка кире кайтып китәргә мәҗбүр ителде.

...Алга китеп, шуны әйтик, энциклопедик гыйлемгә ия булган галим Сәйдел Турай Ташкентта алтмыш өчтә – нәкъ Пәйгамбәр (с.г.в.) яшендә дөнья куйды. Кемнәрдер аның бай китапханәсен вагонга төяп, Казанга алып кайттылар. Аның бер өлеше эзсез югалды. Элек Советлар берлеге елларында музейга тапшырылган мирасыбыз ядкарьләрен Мәскәүгә озату гадәткә кергән иде, әйтмим, китап-кулъязмалар дип, татар халкының башка милли кыйммәтләре дә, хәтта Имәнкискә авылындагы борынгы кабер ташлары да вагонга төяп, Мәскәү тарафына озатылды. ...Сәйдел Турай китапханәсе дә, күз буяу өчен генә калдырылганнарын искә алмаганда, «үзәккә» озатылганмы, әллә инде Казан залимнәре тарафыннан үзләштерелгәнме – ул кадәресе билгесез. Бүген моңа җавап тотучы юк. Ахирәттәге сыман гөрзи орып, сорау аласы иде үзләреннән. Менә бүген, дөньялыкта!..» (Госман Гомәр. Юлбарыс..., 204 б.) 

Җәвад Алмазның архивына һәм мирасына әле тагы тукталырбыз, хәзер галимнең университеттан куылуының башка сәбәпләрен дә ачыклыйк. Әйе, юк сәбәпне бар итеп, имеш, студенткасына кеше аша бүләк бирдергән, фәнгә шаулап килеп кергән, гөрәп үсеп киткән галимне эштән чыгару бернинди мантыйкка да сыймый. Әле бер җиргә эшкә алмаслык итеп куганнар бит, хезмәт кенәгәсенә кара мөһер сугып! Димәк, аны эштән чыгарырлык тагы да җитди сәбәпләр булган? Сәяси сәбәпләр булган? Бу сорауга җавапны, өлешчә, галим Марсель Әхмәтҗанов бирә: 

«Җәвад Алмаз 1960 елда Мәскәүгә КПССның Үзәк Комитетына татар теленең мескен хәлгә төшүен күрсәтеп хат язган була. Мәскәүдән комиссия килеп тикшерә, бер чара да күрелми. Ләкин Дәүләт иминлеге органнары Җәвад Алмазга каршы провокация оештыралар һәм ул 1961 елның 10 апрелендә эшеннән чыгарыла. Университет ректоры М.Нужин һәм партком секретаре Б.Лебедев галимне төрле ялганнар, уйдырмалар белән әхлаксызлыкта гаепләп, характеристика бирәләр (Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты Мирасханәсе, 117 ф., 1 тасвир, 23 эш, 4 бит). Органнар аны бер урынга да эшкә алмаска дигән яшерен күрсәтмә бирәләр. Җәвад Алмаз Ленинград, Мәскәү, Дагстан, Баку, Ташкент кебек җирләргә барып карый, ләкин аңа бик тиз каршы төшәләр» (Марсель Әхмәтҗанов. Галим..., 66 б.). 

Марсель Әхмәтҗанов – Җәвад Алмазның архивын үз күзләре белән күргән, аны Казанга кайтаруда катнашкан, туганнары белән аралашкан, галимнең мирасы турында мәкаләләр язган, ул тәрҗемә иткән «Җөмҗөмә солтан» дастанын һәм кайбер шигырьләрен дөньяга чыгарган бердәнбер кеше. Димәк, ул язган икән, белеп язган. Мин үзем ул хатны күрмәдем, әмма аның төрле проблемалар буенча Мәскәүгә, Хрущёвка, партия съездларына язган башка хатларын күрдем. Әйе, Җәвад Алмаз бик актив, сәяси яктан үз кыйбласы булган, милли рухлы, кыю кеше булган, ә андыйлар куркаклар һәм сатлыклар белән бер казанга (Казанга!) сыймыйлар. Баш өстендә күтәрелгән Мәскәү балтасының сабын үзебезнекеләр тоткан... Аны юк сәбәпне бар итеп хурлап, эштән куганда, үзебезнекеләрдән беркем ярдәм кулын сузмаган. Соңыннан да беркем гафу үтенмәгән, чакырып, эшкә урнаштырмаган, фәнни хезмәтләрен бастырып чыгармаган. Хәзер дә чыгармыйлар... 

Җәвад Алмазның беркая эшкә алмаслык итеп, университеттан куылуына тагы бер сәбәп бар, әмма аны кабул итүе бик авыр. Имеш, аның хатыны Казан дәүләт университеты деканатына хат язган, иренең мулла нәселеннән булуын, ялган автобиография белән яшәвен җиткергән. Имеш, бу аның Җәвад Алмаздан үз студенткасына гашыйк булганы өчен үч алуы булган... Моңа ышану авыр, чөнки чекистларга, хатыны хәбәр итмәсә дә, аның нәселен тикшерү берни тормый. Шул ук вакытта уйланырга да урын бар, чөнки аларның гаилә тормышлары башта ук барып чыкмаган, ахырда бөтенләй җимерелгән. 

Туганнары сөйләвенчә, Җәвад бары тик утыз яшендә генә, әтисе мәҗбүр иткәнгә өйләнә, бу хәл Ташкентта, 1946 елда була. Туктарова Әдибә Гавис кызы аннан тугыз яшькә яшьрәк була. Аларның 1947 елда – кызлары Ирада, 1949 елда уллары Әҗвәд туа. Казанга килгәнче Җәвад Алмаз Сәмәрканд, Хәрәзем шәһәрләрендә эшли, аңлавымча, гаиләсе аның белән булмый. 1955 елда Казанга да ул ялгызы килә. Хатыны Әдибә, ике баласын алып, Җәвадның ике сеңлесен ияртеп, бары тик 1959 елның җәендә генә ире янында айдан артык булып китә. Бу вакытта Җәвад Алмазның инде университетта эшләгән чагы була, аңа студентларның Красная Позиция урамындагы тулай торагыннан 9 квадрат метрлы бүлмә бирәләр. Әмма хатыны нигәдер Казанда калмый, балаларын алып, Җәвадның сеңелләре белән яңадан Ташкентка кайтып китәләр. Шуннан соң инде алар бергә яшәмиләр... 

Әлбәттә, мин бу язмамда Җәвад Алмазны фәрештә итеп тасвирларга җыенмыйм, фәрештә түгел ул, әмма явыз, азгын кеше дә булмаган. Шәхси тормышында мавыгулар, хискә бирелеп китүләр дә булгандыр, әмма ул алар өчен артык кыйммәт түләгән! Фәнни карьерасы, шәхси бәхетсезлеге, кадерсезлеге, ялгыз гомере белән түләгән... Әмма барыбер башлаган эшләрен дәвам итәргә, фәннән куылса да, милләткә хезмәт итәргә үзендә көч тапкан. Һәм ул безгә шуның белән кадерле... 

Университеттан куылгач, суд белән тулай торактан чыгарылгач та, Җәвад Алмаз Ташкентка кайтып китәргә ашыкмый, Казанның Бауман урамындагы Матбугат йортында бер бүлмәдә яшәп, төрле урыннарга хатлар яза. Дөреслекне эзли. Эш эзли. Әмма үзе исән чакта аны таба алмый. 1961 елның сентябрендә Хрущёвка җибәргән телеграммасында ул яңадан үз эшенә кайтырга ярдәм итүен сорый, язылган диссертациясен яклап өлгермәвен әйтә. Партия әгъзасы булмаганы өчен ректор һәм обком тарафыннан эзәрлекләнүен, җәза бирергә форсат көтүләрен яза. «8 ел инде элекке хатынымнан аерылганга. Студент кызыма гашыйк булдым һәм аңа законлы никах тәкъдим иттем, шуның белән үз гомеремдә беренче тапкыр педагог этикасын боздым. Моның өчен эштән куылуымны дөрес түгел дип саныйм, чөнки мин бернинди дә әхлаксыз гамәл кылмадым. Җәза кылган гамәлгә туры килми. Бу эш берьяклы гына каралды, провокация һәм өстерү характерына ия иде. Обком әлеге өстерүгә хәерхаһлы булды». (тәрҗемә безнеке. – ред.) (Мирасханә: 117 ф., 1 тасвир., 27 эш, 1 б.) 

Шушындый эчтәлекле хатларны 1961 елның җәендә һәм көзендә Җәвад Алмаз Татарстан җитәкчеләре Табеев һәм Батыевларга да яза. Бер хатында ул, «Совет әдәбияты» заказы белән язылган «Җөмҗөмә солтан» дастаны турындагы фәнни мәкаләсенең, эштән чыгарылуын сәбәп итеп, бастырмауларын хәбәр итә. Ул Табеевтан үзен кабул итүен сорый, үзе ачкан һәм татар теленә шигъри тәрҗемәсен ясаган «Җөмҗөмә солтан» әсәренең башкалар тарафыннан үзләштерү куркынычы барлыгын кисәтә. Әмма татар телен «дояркалар теле» дип атаган Табеевка синең «Җөмҗөмә солтан»ың ни, эштән куылган галим Җәвад Алмазың ни! Җавап та бирми, кабул да итми, ярдәм дә итми... 

1961 елның 22 сентябрендә Табеев белән Батыевка язган тагы бер хатында Җәвад Алмаз үзенең шәхси тормышын да ачарга мәҗбүр була, Татарстан җитәкчеләреннән яңадан яраткан эшенә әйләнеп кайтырга ярдәм итүләрен сорый: 

«Бу елның март ахырында Казан дәүләт университетының татар теле һәм татар әдәбияты кафедрасы утырышында минем үз-үземне тотышым мәсьәләсе каралды. Эшнең асылы шунда иде ки, мин уңышсыз никахымнан соң, 8 ел дәвамында ялгыз яшәп, гаилә кормакчы булдым, әмма педагог буларак, тәрбия ягына тиешле әһәмият бирмичә, Моталлапова фамилияле студент кыз белән дуслаштым һәм аңа законлы никах корырга тәкъдим ясадым. Кызның туганнары каршы булып, аның миңа биргән вәгъдәсеннән баш тартырга мәҗбүр иттеләр. Мин үз сүземдә катгый торуым белән хата ясадым, бу хатам коллектив әгъзаларында тискәре мөнәсәбәт уятты... Хәтта шушы хәлдә дә мине эштән куу белән бирелгән җәзаны кылган гамәлгә тиң дип санап булмый. Җәза кылган гамәлгә караганда зуррак булганда, ул төзәлүгә китерми, киресенчә, өстерү кебек кабул ителә...» (тәрҗемә безнеке. – ред.) (Мирасханә: 117 ф., 1 тасвир., 27 эш, 3 б.). 

Җәвад Алмазга Казанда ярдәм итүче булмый. 1961 елның 5 ноябрендә аны, зур архивы, кулъязмалары, якланмаган диссертациясе, бай китапханәсе белән тулай торактан урамга куып чыгаралар. Җитәкчеләр дә, галимнәр дә ярдәм итми, аны бер җиргә дә эшкә алмыйлар, торырга урын бирмиләр. Ул Ташкентка кайтып китәргә мәҗбүр була. Ташкентка кайткач та, Җәвад Алмаз гаиләсе белән кушылмый, хатыны янына бармый, үлгәнче апасы Мөгаззәмә белән җизнәсе Мәсгуть Гатауллиннарда яши. Аны бер җиргә дә рәсми рәвештә эшкә алмасалар да, ул, галим кеше буларак, беркайчан эшсез тормый – яза, өйрәнә, эзләнә, милләтенә тау-тау хезмәт калдыра, үзе үлгәч, ул кыйммәтле кулъязмаларны вагоннарга төяп, Казанга кайтаралар... 

«Җәвад Алмазны актив иҗтимагый эштән дошман куллар читләштерсә дә, ул иҗат эшен туктатмый, архивындагы материаллар нигезендә татар әдәбиятының борынгы истәлекләре өстендә эшли, аларның теленә анализ ясый. Шулай ук ул скифларның төрки телле булулары хакында зур монографик тикшеренү калдыра. Әлеге монографиянең берничә бүлеге тәмамланган. Ул «Кыйссаи Йосыф» китабының кулъязмалары нигезендә критик (тәнкыйди) текстын эшләп, басарлык хәлгә китерә. Бу хезмәтләре аның искерә торган түгел. Казакъстан Фәннәр академиясе Җәвад Алмазны килешү нигезендә Каспий һәм Арал диңгезе буйларындагы казакъ эпиграфикасын өйрәнү экспедицияләренә тарта. Галимнең архивында бу темага бай материал бар» (Марсель Әхмәтҗанов. Галим..., 67 б.). 

Марсель абый язуынча, Җәвад Алмаз янына Ташкентка Казаннан галимнәр Нәкый Исәнбәт һәм Мәсгуд Гайнетдиновлар да килеп китә. Бәлки, шул тәэсирдәдер, соңыннан Мәсгуд абый Җәвад Алмазны һәм археограф Альберт Фәтхине, боздай тоталитар системага дау игълан итмичә генә, милләткә файдалы хезмәт ягына каералар, дип яза. Әмма аның бәяләвенчә, «соры кардиналлар» да тик ятмый, алар «зөбани гөрзиләрен боларга каршы уйнаталар»:

«Җ.Алмаз университеттан (һәм гомумән, бу өлкәдәге эшчәнлектән) куылганда, А.Фәтхи дә читләтелгәндер. Ул «Әбүгалисина» мәгарәсенә бикләнеп котылып калам, дип өметләнгәндер. Фаҗига аларның маңгаена көйдереп бастырылган икән шул. Икесе дә фаҗигале язмышта бер-берсе белән узышкан-ярышкан, диярсең. Берсе берсеннән әрнүлерәк, фаҗигалерәк язмышка юлыктылар. Җ.Алмазны Ташкентта гына түгел, Алма-Ата, Нукуста да фәнни эшкә якын да китермиләр. Эшсез, апасы идәнендә аунап яшәп, хезмәтләренә юл ача алмыйча, йөрәк өянәге белән китеп барды. Альбертның гомер юлын фаҗигале тәмамлавын хәтта сөйләргә дә тел бармый...» (Мәсгуд Гайнетдинов. Альберт Фәтхи турында кайбер истәлекләр / Альберт Фәтхи: мәкаләләр һәм истәлекләр. – Казан, 2007. – 259-260 бб.) 

1971 елны Алма-Атада язган автобиографиясендә Җәвад Алмаз үзенең 1961-1970 елларда килешүләр буенча нәшриятлар өчен эшләвен әйтә. Шушы вакыт эчендә ул XIX гасыр шагыйрьләре Габделҗәббар Кандалый һәм Газизә Сәмитоваларның кулъязмаларын эшкәртеп, китап итеп бастырып чыгара. Газизә Сәмитованы татар халкына беренче булып, Җәвад Алмаз ача. Әле 1959 елның март санында ук «Азат хатын» журналында аның Газизә Сәмитова турында мәкаләсе дөнья күрә. 1965 елда исә Казанда шагыйрәнең «Сайланма әсәрләр» җыентыгы басылып чыга, аны нәшрият өчен Җәвад Алмаз әзерли, китапка бик әтрафлы кереш сүз дә яза. Ул Газизә Сәмитованың иҗатын дәверләргә бүлеп өйрәнә, аның татар әдәбиятына алып килгән ачышларын ачыклый.
 

«Г.Сәмитова иҗатының мөһим бер үзенчәлеге шунда, шагыйрә җыр һәм бәетләр чыгару белән генә чикләнеп калмаган, халык иҗаты әсәрләренә нигезләнеп, бигрәк тә халык җырларына таянып, шигырьләр язган. Шулай ук ул шагыйрә буларак, татар әдәбиятының олы юлыннан да читтә тормаган. Аның иҗатында борынгы татар әдәбияты традицияләре көчле. Ул, һичшиксез, борынгы төрки әдәбиятны укыган, «Кыйссаи Йосыф» дастаны, Өмми Камал, Мәүлә Колый, Утыз Имәни кебек шагыйрьләрнең әсәрләрен яхшы белгән, аның әсәрләрендә бу шагыйрьләрнең тәэсире нык сизелә. Аеруча Г.Кандалый йогынтысы зур. Мәсәлән, «Хәдичәгә», «Үкенерсең» шигырьләре турыдан-туры Кандалыйга ияреп язылган» (Җ.Алмаз. XIX йөз шагыйрәсе Газизә Сәмитова / Газизә Сәмитова. Сайланма әсәрләр. – Казан, 1965. – 16 б.).

Шунысын да әйтергә кирәк, бу китапка Җәвад Алмазның Газизә Сәмитованың тормышы һәм иҗаты турында кереш сүзе шактый кыскартып бирелгән, «Безнең мирас» журналында аны тулысынча укырга мөмкин. Галим бу кулъязмаларның Көнчыгыш институтының Ленинград бүлегендә саклануын, бездә дә бу нисбәттән «кабатлануы мөмкин булмый торган мәдәни байлыкны саклау чаралары күрелсен иде», ди. Газизә Сәмитова иҗатына югары бәя биреп, «Татар поэзиясе тарихында Кандалыйдан Тукайгача булган дәвер буш иде, – дип яза. – Газизә шигырьләре әнә шул буш урынны тутыра һәм борынгы төрки әдәби телдән милли әдәби телгә күчү процессын бик ачык чагылдыра. Шуның белән бергә татар әдәби тел тарихында әлегәчә бәхәсле булган күп кенә фәнни мәсьәләләрне чишәргә мөмкинлек бирә» (Җәвад Алмаз. Шагыйрә Газизә Баһаветдин кызы Сәмидова // Безнең мирас, 2016, № 6. 51 б.). 

Бүгенге көндә Җәвад Алмазның төп архивы, рухи мирасы Татарстан Республикасының Милли музеенда саклана. 1971 елның 12 августында Алма-Атада язган автобиографиясендә Җәвад Алмаз 19 табак басылып чыккан фәнни хезмәтләре, шулай ук 2200 бит басылмаган кулъязмалары барлыгын әйткән. Басылмаганнар арасында иң мөһиме – «Кыйссаи Йосыф» әсәренең Җәвад Алмаз тарафыннан эшләнгән тәнкыйди тексты, транскрипциясе, русчага үзе ясаган тәрҗемәсе, сүзлек, тарихифилологик анализ – барлыгы 1600 юл. Шулай ук Хисам Кятибнең «Җөмҗөмә дастаны» – 480 юл, шулай ук тәнкыйди текст, транскрипция, татарчага тәрҗемә, соңгысы Җәвад Алмаз үлгәч булса да, Марсель Әхмәтҗанов тарафыннан бастырып чыгарылды. Милли музей архивында галимнең татар теле буенча басылмаган хезмәтләре дә бар. Шулай ук иң кыйммәтле хезмәтләренең берсе – скифларның төркилеге турында фәнни монографиясе, әмма ул аны тәмамлый алмыйча кала, йөрәге тибүдән туктый. Туганнары әйтүенчә, үлгәндә дә, ул «тәмамланмаган эшем кала» дип өзгәләнә... 

«Җәвад Алмазның зур көч куеп, күп еллар буе башкарылган икенче бер хезмәте – скиф-саклар теленә багышланган искиткеч кыйммәткә ия филологик монографиясе, – дип яза Марсель Әхмәтҗанов. – Бу әсәрнең кулъязма күчермәдән алынган нөсхәсе галимнең архивында саклана. 

Әлеге эшне Җәвад Алмаз Казан һәм Ташкент шәһәрләрендә 1959-1977 елларда рус телендә башкарган. Күләме – дүрт басма табак чамасы. Хезмәт «скифлар – иранлылардан килгән кавем» дигән фикергә кискен каршы чыгу белән башлана. Моннан соң галим сакланып калган скиф сүзләренең лексик мәгънәләренә туктала. Ул бу мәсьәләдә төрле ил-тараф галимнәренең фаразын җөпләп кенә калмый, ә үз тикшеренү методикасын да эшли.» ( Марсель Әхмәтҗанов. Миңа тигән..., 71 б.) 

Милли музейның өлкән фәнни хезмәткәре Рәмзия Абзалина да Җәвад Алмазның музейдагы архивын җентекләп өйрәнгән, ул аның скифлар турындагы кулъязма хезмәтенә зур бәя бирә. Автор әйтүенчә, 500 биттән торган бу хезмәтнең фәндә тиңе юк икән! «Җ.Алмазның скифлар һәм аларның телләре турындагы тикшеренүләре бик мөһим эш булып тора, – дип яза ул. – Чынлыкта киң материалга таянып, борынгы төрки, иран-фарсы һәм роман-славян телләре нигезендә башкарылган хезмәт фәндә юк иде әле. Скифлар һәм аларның телләре турындагы тикшеренүнең гомуми күләме 500 биттән артыграк, автор тарафыннан тәмамланып һәм чиста биткә күчереп язылганы – 130 бит». (тәрҗемә безнеке – ред.) (Р.А.Абзалина. Архив Джаудата Алмаза в коллекции Национального музея РТ как образец собрания татарского учёного-просветителяориенталиста / Материалы Лихачевских чтений. – Казань, 2014. – стр. 116.). 

Шушы ук автор Җәвад Алмазның Милли музейдагы архивында аның бай китапханәсе саклануын да әйтә, анда 500 китап бар икән, алар төрле телләрдә һәм бөтен дөньядан җыелган. Рәмзия Абзалина бу китаплар арасында бик сирәкләре дә барлыгын, кайберләренең хәтта Казан китапханәләрендә юклыгын яза. Төрле телләрдәге 40 сүзлек үзе генә дә галимнең ни дәрәҗәдә гыйлем, әзерлекле, фәнни хезмәткә җитди каравын күрсәтә. Архивта шулай ук микрофильмнар, фотосурәтләр, шәхси хатлар, Җәвад Алмазның бик күп шигырьләре дә саклана. Җәвад Алмаз хат алышкан кешеләр – милләтебезнең билгеле шәхесләре: Бакый Урманче, Нәкый Исәнбәт, Альберт Фәтхи, Шакир Абилов, Хатыйп Госман һәм башкалар... Аларны уртак тема – борынгы мирасыбыз берләштергән. 

Әмма мине бу мәкаләдә Рәмзия Абзалинаның бер җөмләсе сискәндерде. Җәвад Алмаз белән ул эшләгән «Кыйссаи Йосыф» поэмасын, тәнкыйди тексты, русчага тәрҗемәсе белән бергә бастырып чыгару турында сөйләшеп бетергәч кенә, ул китап башка галимнәр редакциясендә дөнья күргән. «Ш.Абилов, Х.Госманов белән язышкан хатлардан күренгәнчә, «Кыйссаи Йосыф» поэмасының тәнкыйди тексты, транскрипциясе, рус теленә тәрҗемәсе, сүзлеге һәм тарихи-филологик анализы белән әзерләнгән вариантын бастырып чыгару турында сөйләшүләр барган, ул билгесез сәбәпләр аркасында, бөтенләй башка галимнәр редакциясендә басылып чыккан» (Р.А.Абзалина. Күрсәтелгән хезмәт. – 115-116 битләр.). 

Әйе, Җәвад Алмаз белән бер чорда, параллель рәвештә, «Кыйссаи Йосыф» әсәре өстендә башка татар галимнәре дә эшләгән. Һәм Казанда, нигездә, аларның хезмәтләре басылып чыккан. Без моның өчен кемнедер гаепләргә яки фаш итәргә җыенмыйбыз, мәкаләнең максаты бөтенләй башка. Җәвад Алмазны соңгы чиккәчә өметләндереп эшләтеп, аннан «Кыйссаи Йосыф» буенча төп хезмәтен бүлекләп-бүлекләп соратып алганнан соң, башкаларныкын чыгару – аны икенче тапкыр сату булгандыр, мөгаен… Әлбәттә, моны бернинди йөрәк тә күтәрә алмый, ярылып үләчәк… 

Җәвад Алмазның мирасын һаман танымаска тырышуларына, аны күтәргән өчен үзен дә гаепләүләренә Марсель Әхмәтҗанов та игътибар иткән. 1996 елны «Әдәби мирас» җыентыгында Җәвад Алмаз тәрҗемә иткән «Җөмҗөмә солтан» дастанын бастырып чыгаргач, ул төрле сүзләр ишетә. «Ләкин татар фәненә кереп оялаган кайбер карак докторлар хезмәтебезне, эшебезне танырга теләмичә, аны үз табышлары итеп күрсәтеп, матбугатта әлегәчә «карта» уйныйлар...» дип яза ул (Марсель Әхмәтҗанов. «Миңа тигән зәһәр җилләр...» – 71 б.). 

Әйткәнебезчә, ул чорда һәм бераз соңрак, «Кыйссаи Йосыф» дастаны өстендә башка татар галимнәре дә эшли. 1983 елда, шактый саллы редколлегия составында, филология фәннәре кандидаты Фазыл Фәсиев тарафыннан төп текст, кереш мәкалә, искәрмә һәм аңлатмалар, кулъязмаларның тасвирламасы язылып, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» китабы басылып чыга. Поэманы бүгенге татар теленә шигъри рәвештә галимнәр Фазыл Фәсиев, Алмазия Нуриева һәм шагыйрь Әхмәт Исхак әйләндерә. Русчага Әхмәт Исхак тәрҗемә итә. Югыйсә боларның барысын Җәвад Алмаз берүзе эшләгән була бит! Һәм искиткеч эшләгән була! Дөрес, 1983 елны чыккан китап та бик саллы, затлы, күләмле, тиражы зур, ул халык көтеп алган кадерле китап иде... Һәркем аны үзендә булдырырга тырышты, өстәл китабы итте, ул минем үземдә дә бар. Әмма беренче булып бу эшне башлаган һәм башкарып чыккан Җәвад Алмаз читтә калды... 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: