Татар галименең аянычлы язмышы... (дәвамы)

(Башыннан укыгыз)

Казан...

Ата-бабаларының туган төбәге, шәркый һәм төрки мәгърифәтнең үзәге, Евразиядәге беренче университеты, Мәрҗани кебек зур галимнәре, Тукай кебек талантлы шагыйрьләре белән дөньяга дан тоткан нурлы Казан, моңлы Казан, серле Казан... Җәвад Алмаз кая килгәнен белеп килә, ул Казанга зур гыйльми багаж, күп еллык мөгаллимлек тәҗрибәсе белән укуын алга таба дәвам итү өчен килә һәм Казан дәүләт университеты каршындагы аспирантурага укырга керә. Бу вакытта аңа 40 яшь була, һәм аның максаты – фән, фән, бары тик фән! Борынгы төрки чыганаклар, кулъязмалар аша ул заманнарда татар теленең тоткан зур урынын, бөеклеген, гүзәллеген раслау. Тел тарихы аша милләт тарихын күрсәтү, аны дөньяга таныту. Кол Галиләрдән башланган татар әдәбиятының милләтне саклап калуда тоткан урынын күрсәтү...

Әйе, ул Казанга Такташ кебек атылган йолдыздай килеп керә һәм берничә елда милләт күгеннән сызылып, янып төшә, юкка чыга... Университеттан гына түгел, фәннән куыла, яшәгән торагыннан чыгарыла, Казаннан китәргә мәҗбүр була. Нигә, ни өчен? Хезмәт кенәгәсенә бер җиргә эшкә алмаслык статья язылу сәбәпле, Ташкент тирәсендәге кышлакларда фотограф булып йөрергә мәҗбүр була, 63 яшендә йөрәге ярылып үлә... Хакимият тарафыннан шул хәтле рәхимсез җәза алырлык нәрсә эшләгән соң Җәвад Алмаз? Хәзер шул сорауларга җавап бирергә тырышыйк. 

Әйткәнемчә, 1955-1958 елларда ул Казан дәүләт университеты каршындагы аспирантурада укый, аны тәмамлагач, 1959 елның башыннан 1961 елның 10 апреленә кадәр университетның татар теле һәм әдәбияты кафедрасында эшли. Биредә Җәвад Алмаз студентларга гарәп телен укыта, шулай ук төрки телләр һәм татар әдәби теле тарихы, борынгы татар әдәбияты буенча дәресләр бирә. Ул университет тормышын җанландырып җибәрә, татар студентлары белән төрле түгәрәкләр оештыра, үзешчән сәнгатьне күтәрә, җәйләрен шәкертләре белән Татарстан һәм Башкортстан районнарына фәнни экспедицияләргә чыга. 

«Казан университетында эшләгән дәверендә ул археография, диалектология, «Кыйссаи Йосыф» текстологиясе проблемалары белән шөгыльләнә, – дип яза галим Марсель Әхмәтҗанов. – Аның журналларда, фәнни җыентыкларда мәкаләләре басыла. <...> Галимнең Башкортстандагы Дүртөйле һәм Илеш төбәкләрендәге татар сөйләшләренең диалекталь үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышланган, экспедиция материалларына таянып язылган хезмәте дә әһәмиятле. Талантлы галимне Казанда татар кадрлары хәзерләүдән һәм иҗат эшеннән аеру татар филологиясе һәм, гомумән, әдәбият тарихы үсеше өчен олы бер явызлык һәм диверсия булды» (Марсель Әхмәтҗанов. Галим һәм шагыйрь Җәвад Алмаз // Мирас. 1996, № 4, 66 б.). 

Аспирантурада Җәвад Алмазның диссертация темасы Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» дастанының тел үзенчәлекләрен өйрәнү була. Бу әсәрне ул үлгәнче өйрәнә һәм шул хакта фәнни хезмәтләр яза, аларның күбесе әле басылмаган. Басылганнары арасында «Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» дастаны»н аеруча ассызыклап үтәсе килә, чөнки ул татарның борынгы мирасын олылау Мәскәү фәрманы белән тыелганнан соң, дөньяга аваз салган беренче хезмәтләрдән була. Шактый күләмле бу язма «Совет әдәбияты» журналының 1960 елгы 2 нче санында басылып чыга, ул Җәвад Алмазның фәнни монографиясеннән кыскартылган бер өлеше булырга тиеш. 

Галимнең бу мәкаләсе, бик җитди фәнни темага язылган булса да, үзенең гадилеге, төгәллеге һәм һәркемгә аңлаешлы булуы белән аерылып тора. Анда буш сүз, кысыр фикер юк, мәгълүмат күп. Ул саф татар телендә, фәнни төшенчәләр белән артык чуарланмыйча, милли рухта язылган. Дөрес, язманың башында, шул чор таләпләреннән чыгып, мифология мәсьәләсендә Маркс белән Ленинның хезмәтләренә мөрәҗәгать иткән, әмма бу мәҗбүрияттән эшләнгән. Дөнья халыкларының һәм дөнья диннәренең уртак мирасы, уртак сюжеты булган Йосыф кыйссасы болгар-татарларның да мең еллар буе иң яратып укыган әсәре була. Җәвад Алмаз моның сәбәбен дастанның гаять халыкчанлыгында, язмышларның тетрәндергеч итеп бирелүендә, теленең ифрат гүзәл, шул ук вакытта һәр татарга аңлаешлы булуында күрә. Автор Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» дастаны төрки телләрдә язылган 23 әсәр арасында иң борынгысы, ди, аның үз көе белән тууын әйтә, ягъни бу көй дә безгә, бары тик татарларга гына хас. 

«Кыйссаи Йосыф» дастанының татар әдәби теле һәм татар поэзиясе тарихында әһәмияте чиксез зур; татар поэзиясе тулысынча бу дастан традицияләрендә үсә һәм аларны дәвам итә», дип яза ул (Җәвад Алмаз. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» дастаны // Совет әдәбияты. 1960, № 2, 98-99 бб.). 

Бу мәкаләне укыганда, Җәвад Алмазның борынгы һәм үз заманындагы татар әдәбиятын бик яхшы белүен, Кол Гали иҗатын аның дәвамчылары булган Тукай, Дәрдемәндләр белән чагыштырып өйрәнүен күрәсең. Ул халык тормышын, татар халык авыз иҗатын да бик яхшы белә, әледән-әле шуларга нигезләп, мисаллар китерә. Авторның дин буенча күзәтүләре дә кызыклы, ул халыкта диннең көчле булуын, әмма суфичылыкның булмавын яза. «Димәк, XIII гасырда (нәкъ «Кыйссаи Йосыф» язылган чорда) болгарлар арасында, бер яктан, суфизм тамырлана алмаган, икенче яктан, ислам дине шактый нык урнашкан булган. Болгар җәмгыятендәге бу иҗтимагый хәл «Кыйссаи Йосыф» поэмасында бик ачык чагылган. Дастанда суфыйчылыкның эзе дә юк. Шуның белән дастан Урта Азиядә язылган «Йосыф вә Зөләйха» поэмаларыннан бик нык аерыла. Бу соңгыларда суфизмның тәэсире бик көчле» (Җәвад Алмаз. Кол Галинең..., 106 б.). 

Мондый күләмле фәнни мәкалә язганда, дастанның сюжетын да бирмичә булмый. Җәвад Алмаз аны да үзенчә хәл иткән – эчтәлекне дастандагы төп вакыйгаларга фәлсәфи бәя бирү аша ачкан. Бу урыннарда авторның теле бик бай, сурәтләү чаралары җете, бу татар дастанындагы фаҗигаи хәлләрне аңларга нык ярдәм итә, тетрәндерә. «Агаларының көнләшүе Йосыфны, бу тыныч тормыштан аерып, дәһшәтләр кочагына ташлый, – дип яза ул. – Ата кочагында үткәргән бәхетле минутлар фаҗигале көннәргә әйләнә. Үлем үзенең рәхимсез куллары белән берничә мәртәбә Йосыфның бугазына ябыша. Ләкин ул билгесез вакытка чигенә. Йосыфның йөрәгенә кадарга селтәнгән пычак һавада ялтыраган килеш туктап кала...» «Дастанны укып барганда, сөйгән улыннан аерылган ата образы – Якуб чиктән тыш аяныч тоела, ләкин поэманың ахырында автор укучының бу хисенә салкын су сибә. Якубның андый җәзага дучар булуы урынлы икәне көтелмәгән бер хәл белән аңлатыла: Йосыф туганда, аның анасы үлә, Йосыфны имезергә Якуб бер кол хатын сатып ала һәм аның бөтен сөтен Йосыфка гына имездерү өчен бу хатынның бердәнбер улы – бишек баласы Бәширне анасыннан аерып сатып җибәрә. Автор Якубны пәйгамбәр-фәлән дип тормый. Бу әшәке эше өчен аны иң сөйгән баласы Йосыфтан аерып җитмеш ел буе сукырайганчы елата. Шулай итеп, шагыйрь явызларны бу дөньяда ук җәзалый...» (Җәвад Алмаз. Кол Галинең..., 100, 101 бб.) 

 Җәвад Алмаз университеттан хурлык белән куылгач, шунда ук укыткан язучыгалим Мөхәммәт Мәһдиев лекцияләрендә аның турында: «Нинди кешене югалттык!» – дип сызланып әйтә торган булган. Әйе, нинди зур галимне, нинди үткен каләмле зур язучыны да югалтканбыз икән без Җәвад Алмазны милләт тормышыннан куып!.. Борынгы тамырларыбыз белән күкләрне тоташтырып шаулап үсеп утырган мәһабәт имәнне үз кулларыбыз белән чабып аударганбыз... И татарлар, татарлар!.. 

Әле университеттан куылганчы, Җәвад Алмаз 1960 елның 9-16 августында Мәскәүдә узган мәртәбәле фәнни җыенда катнаша һәм искиткеч көчле чыгыш ясый, яшь татар галимен зал алкышларга күмә. Ә бу бит Көнчыгышны өйрәнүче галимнәрнең 25 нче Халыкара конгрессы була, анда бөтен дөньядан шәрык белгечләре катнаша. Җәвад Алмаз рус телендә «Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре – болгар-татар әдәбияты ядкаре» дигән темага доклад ясый, соңыннан аның чыгышы конгресс җыентыгында басылып та чыга. (Труды двадцать пятого международного конгресса востоковедов. Том. 3. – М., 1963, 382-388 стр.) 

 «Җәвад Алмаз поэманың тел үзенчәлекләрен, аның таралыш географиясен өйрәнеп, әсәрнең татар җирлегендә генә яшәгәнлеген, аның 1897 елда казакъчага һәм 1915 елда кумык теленә тәрҗемә ителүе турында, авторына, кулъязмаларына кагылышлы фикерләрен күтәреп чыкты. Аның тарафыннан 1960 елга «Кыйссаи Йосыф»ның 34 кулъязмасы мәгълүм булуы әйтелә. Бу хезмәтнең әһәмияте бүген дә кимегәне юк», дип яза Марсель Әхмәтҗанов, «Мирас» журналының 1996 елгы 4 нче санында «Галим һәм шагыйрь Җәвад Алмаз» дип аталган мәкаләсендә (Мирас, 1996 ел, № 4, 66 б.).

Бу, дөрестән дә, шулай. Җәвад Алмазның Мәскәүдә ясаган ул докладын мин дә алтмыш елдан соң табып алып укыдым. Ул «Кыйссаи Йосыф» поэмасының болгартатар ядкаре икәнлеген кире каккысыз дәлилләр белән исбатлый, төрки телле мондый әдәби әсәрнең дәүләт теле хәзәр катнаш төрки тел булган урында гына туарга мөмкин булганын әйтә. Ә ул дәүләт бар – үзебезнең Идел-Кама Болгарстаны... Ә «Кыйссаи Йосыф»ка дәгъва кылган Урта Азия, Госманлы илләренең бу әсәр иҗат ителгән заманда рәсми әдәби телләре фарсы теле булган, Җәвад Алмаз моны да искә төшерә. Ул шулай ук «Кыйссаи Йосыф» әсәренең теленә уйгыр, төрки телләрнең угыз-кыпчак тәэсире барлыгын да кире какмый, әмма фонетикасына казан татарларының инкыйлабка кадәр булган әдәби телләре нигез булуын әйтә. Галим поэманың телендә орхон-енисей кабер ташларында булган борынгы грамматик форма-әйтелешләрне дә табып күрсәтә, шулай ук Мәхмүт Кашгарый сүзлегендә, Алтын Урда ядкарьләрендә булган сүзләрнең дә «Кыйссаи Йосыф»та кабатлануын дәлилли. Моның өстенә, бүгенге татар телендә «Кыйссаи Йосыф» әсәрендә булган 400 сүзнең кулланылышта булуын әйтә, үзенең чыгышында мисалга күп татарча сүзләр китерә, аларның чагыштырма анализын бирә. 

Җәвад Алмаз «Кыйссаи Йосыф» әсәренең җәмгысе 34 нөсхәсе барлыгын, аларның барысын да татарлар күчереп язуын ассызыклый, башка халыкларга әсәр шушылардан тәрҗемә ителә. Ул шулай ук үзенә кадәр бу әсәр өстендә нинди галимнәр, кайсы юнәлештә эшләүләрен әйтә, Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләренә махсус туктала. Җәвад Алмаз билгеләп үткәнчә, Мәрҗани дә Йосыф китабының бары тик татарлар арасында гына таралуына игътибар итә, әсәрнең теле болгар кабер ташларына якын булуын, монголлар килгәнче һәм хәтта алардан соң да халыкның шушы болгар-татар телендә сөйләшүен, чөнки монгол ханнарының бирегә үз телләрен алып килмәүләрен искәртә. Боларга өстәп, мәртәбәле залның күзенә карап, Җәвад Алмаз болай дип әйтә: 

«К выводам Ш.Марджани можно лишь добавить, что на языковых традициях поэмы Кисса-и Юсуф развивался татарский литературный язык вплоть до Октябрьской революции, а сама поэма Кисса-и Юсуф, дошедшая до нас в упомянутых выше 34 списках и в тексте казанского издания, является памятником булгаро-татарского (древнетатарского) письменного языка» (Джавад Алмаз (Казань): «Кисса-и Юсуф» Али – Булгаро-татарский памятник. Труды двадцать пятого международного конгресса востоковедов. Том. 3. – М., 1963, стр. 386.). 

 Күренеп тора, Җәвад Алмазның төп максаты – дөньяга татарның мең еллык язма әдәбиятын күрсәтү, милләтнең югары мәдәниятле әсәр тудырырга сәләтле булуын ассызыклау, бу югары традицияләрнең бүген дә дәвам итүен исбатлау. Һәм ул моны иң югары дәрәҗәдә башкарып чыга! Урысның үзеннән дә оста рус телендә, шәрыкчы галимнәрне сокландырырлык гарәп алынмаларын һәм сирәк чыганаклар файдаланып, борынгы һәм бүгенге татар теленең бөтен нечкәлекләрен белеп, фән дөньясы алдында ул үзенең төпле сүзен әйтә. Милләтен олылап, аның мең еллык язма әдәбиятына сокланып, татар халкы белән горурланып ясый Җәвад Алмаз Мәскәүдә үзенең чыгышын. Фән дөньясына әзерлекле, кыю зур галим килгәнен танырга мәҗбүр булалар, кемдер моны сөенеп кабул итә, кемнәрнеңдер эченә шом керә... Ул тагы нинди ачышлар ясар, заманында дистәләгән дәүләтләр тоткан татарның бөеклегенә дан җырлаган әсәрләрне өстерәп чыгармасмы, бәйсезлеген җуйган халкының гасырларга сузылган аяусыз көрәшен чагылдырган тарихи язмаларны тапмасмы, хакыйкатьне ачып салмасмы? Бу милли фаҗиганең гаеплеләре төртеп күрсәтелмәсме, таш диварларны таран кебек җимереп барган бу татар галиме каршында башкалар кәрлә булып калмасмы?

Безгә калса, Мәскәүдәге менә шушы данлыклы чыгышы Җәвад Алмазның язмышында хәлиткеч роль уйный. Аның белән кызыксына башлыйлар... Дус та, дошман да кызыксына – кем ул, каян килгән, ниләр эшли, ниләр яза, ничек яши? Холкындагы бу бәйсезлек, кыюлык, үзенең хаклы булуына ныклы ышаныч каян килгән һәм ниләр китереп чыгарырга мөмкин? Нәселе, гаиләсе кем? Аның фикри яктылыгы янәшәсендә башка галимнәр күләгәдә калмасмы? Махсус органнар яшь татар галименең сәяси ягын капшасалар, аның социаль чыгышы белән кызыксынсалар, фән дөньясындагы көндәшләре үзләре өчен борчылалар, мәйданнан куарга аның абынганын көтәләр, сәбәп эзлиләр... Һәм ул сәбәп табыла... 

Бу хәлләрдән соң 60 ел гомер үтсә дә, Җәвад Алмазның Казан чорын, аның университеттан куылу тарихын яхшы хәтерләүчеләр бар әле. Алар – беренче чиратта, аның шәкертләре, университетта Җәвад Алмаздан белем алган студентлар, хәзер инде үзләре мөхтәрәм затлар... Филология фәннәре докторы, остазы Җәвад Алмаз кебек борынгы татар әдәбияты белгече Хатыйп Миңнегулов аның турында бик югары фикердә. Ул Җәвад Алмазның тирән белемле, гаять эрудицияле, кояш кебек балкып торган якты, әхлаклы кеше булуын әйтте. Эчке дөньясы да, тышкысы да матур булган, бик пөхтә, күбрәк актан киенеп йөргән, башында һәрчак түбәтәй булган, кыш көне дә бәкедә коенып, Казан халкын шаккатырган. Хатыйп абыйның әйтүенчә, Җәвад Алмазның холкындагы төп сыйфаты – баш бирми торган, үз фикерле кеше булуы. 

«...Шушы елларны ул Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрен текстологик, гыйльми яктан тикшерә, төрле конференцияләрдә докладлар сөйли, – дип яза галим. – 1960 елда Шәрык белгечләренең Мәскәүдә узган конгрессында болгар-татар әдибе хакында бик тә уңышлы доклад ясый, халыкара фәнни форумның каһарманы рәвешендә кабул ителә. <...> Җәвад ага бәйсез холыклы, түрәләргә баш имәүчән зат була. Әлбәттә, андый шәхесләргә яшәү авыр. Арада көнчеләре дә табылып тора. «Начальство» да бу типтагы затлардан төрле сәбәпләр табып котылырга омтыла. Һәм андый сәбәпсылтау табыла да...» (Хатыйп Миңнегулов. Озын гомерем хатирәләре. I кисәк. – Казан, 2018. – 54-55 битләр.) 

Җәвад Алмазның университеттан куылырлык, фән дөньясыннан сызып ташланырлык нинди гаебе булган соң? «Мирасханә»дә сакланган характеристикадан күренгәнчә, имеш, ул үзен студенткаларына карата совет укытучысына лаек булмаган рәвештә тоткан, шул сәбәпле абруен югалткан һәм 1961 елның 10 апрелендә университеттан чыгарылган. Бу документка университет ректоры, профессор М.Нужин һәм партком секретаре Б.Лебедев кул куйган, ул 1961 елның 6 июлендә язылган, ягъни Җәвад Алмазның эшкә алуларын сорап, төрле оешмаларга мөрәҗәгатенә җавап булган. 

Ни гаҗәп, бу характеристиканың башында Җәвад Алмазга карата бер генә начар сүз дә юк, киресенчә, мөгаллим буларак, гел уңай якларын санаганнар! Документтан күренгәнчә, аның лекцияләре тиешле фәнни дәрәҗәдә икән, фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнә икән, диссертация язып тәмамлаган, аның нәтиҗәләрен Мәскәүдә үткән халыкара конгресста укыган, республика матбугатында һәм университетның гыйльми басмасында мәкаләләрен чыгарган. Моның өстенә ул диалектология буенча фәнни экспедицияләрне җитәкләгән, борынгы кулъязмалар һәм сирәк китаплар җыю буенча Татарстанда, шулай ук Куйбышев (Самара), Ырынбур өлкәләренә экспедицияләр оештырган, академик төркемдә агитатор, студентларның хор түгәрәгендә староста да булган икән! Бу хәтле мактаганнан соң, кешене бүләклиләр, ә аны университеттан куалар! 

«…Әмма соңгы елларда Җ.Д.Алмазов академик төркемнең мөгаллим-тәрбиячесе һәм агитаторы буларак, студент кызларга карата үзен лаеклы тотмады, нәтиҗәдә педагог буларак, абруен югалтты. Үз-үзен тотышында совет тәрбиячесе исеменә лаексыз гамәлләре өчен 1961 елның 10 апрелендә Җ.Д. Алмазов университеттан чыгарылды» (тәрҗемә безнеке – ред.) (Мирасханә: 117 ф., 1 тасвир., 23 эш, 2 б.). 

Үз башына җитәрлек нинди «лаексыз гамәлләр» кылды икән соң ул? Ул чакларны хәтерләгән һәм матбугатта күренеп киткән кайбер язмалар аша мин моны да ачыкларга тырыштым. Хатыйп абый Миңнегуловның югарыда телгә алган язмасында бу хәлләр турында бераз хәбәр бар: 

 «Җәвад ага 8 Март бәйрәме уңае белән безнең төркемдәге бер кызга бүләк бирә. Тәҗрибәсез кыз бала: «Бу бүләкне нишләтим?» – дип, деканатка керә. Шуннан башлана Җәвад агага ябырылу. Ахыр чиктә аны «әхлаксызлыкта» гаепләп, «атаклы Ленин университетында мондый кешеләргә урын юк» дип, начар характеристика белән эштән куалар. Гаҗәеп тирән белемле, төрки-татар мәнфәгатьләре өчен җанын бирергә торган бу кабатланмас шәхес Ташкент якларына китеп, фәнни-педагогик эштән читләштерелеп яшәргә мәҗбүр ителә. Бу урында ирексездән янә Тукайның «Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадрен белү?! Без аны кайдан белик; мискин үлеп аңлатмагач?!» дигән юллары искә төшә». (Хатыйп Миңнегулов. Озын гомерем..., 55 б.) 

Хатыйп абыйның «бер кыз» дигәне – Болгар төбәгеннән Сәхия М. була. Һәм укытучы абыйсының бүләген аңа, арадашчы булып, Клара Булатова тапшыра. Ул да Җәвад Алмазда укый, аның дәресләренә бик яратып йөри, борынгы әдәбиятны бирелеп өйрәнә. Мин Әлмәт районының Нәдер авылына Клара апа янына махсус барып, бу хәлләр турында сораштым. Клара апа Җәвад Алмаз турында бик югары фикердә, «Кристаллдай саф кеше иде!» диде. Клара Булатова аша тапшырылган бүләкнең, бәлки, артык тавышы да чыкмас иде, әмма чибәр мишәр кызы Сәхияне ошатып йөргән тагы бер егет була, ул – якташы Әнүр И. Җәвад Алмазның бүләген – алсу төстәге эчке күлмәкне деканатка күтәреп керүне ул оештыра. Һәм шуннан башлана... Талантлы, башбирмәс галим өстенә ябырылырга әзер торган төркем өчен бу бик яхшы сәбәп була. 

«Башта аудиториядә Җәвад Алмазның тәртибен тикшерү булды, – дип искә ала Клара апа. – Аның минем аша Сәхиягә бирдергән бүләген өстәлгә таратып ыргыттылар, аннан соң мөгаллим абыйны гаепләп сөйләүләр башланды. Аны совет укытучысына лаек булмаган әхлаксызлыкта гаепләделәр. Укытучылар да, студентлар да аңа каршы сөйләде, бу эшнең махсус оештырылганы күренеп тора иде. Сүз чираты миңа җиткәч, «Мин мондый мөгаллимдә белем алуым белән бәхетле», дидем. Аннан студентлар, Җәвад Алмазга протест йөзеннән дәррәү аякка бастылар да: «Без мондый әхлаксыз укытучыда укырга теләмибез!» – дип, аудиторияне ташлап чыгып киттеләр. Аудиториядә өч егет һәм мин утырып калдык. Һәм Җәвад абый үзе... Укытучыбызга теләктәшлек йөзеннән утырып калган студентларның берсе Хатыйп Миңнегулов иде. Мин аудиториядән чыгып киткәндә, Җәвад абый: «Кереп йөрегез, Клара, бергә булыйк», – диде. Әмма без кабат очраша алмадык... Мине бу хәлләрдән соң психбольницага салдылар, башта комсомолдан, аннан соң университеттан чыгардылар. 

Дүрт ел авылда укытып, яңадан университетка килеп кергәндә, Җәвад абый Казанда юк иде инде...»

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: