Татар галименең аянычлы язмышы... (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Бу китапта Фазыл Фәсиев тарафыннан Җәвад Алмаз берничә урында берәр җөмлә белән искә алына. «1212-1233 еллар арасында хәрби-политик халәтне бөтен тулылыгы, конкретлыгы белән күз алдына китерсәк, бу арада Болгардан башка «Кыйссаи Йосыф» кебек әсәр язылырдай бүтән дәүләт һәм этнополитик җәмгыять булу ихтималы аз икәнлеген күрербез (бу хакта Җәвад Алмаз һәм Габдрахман Таһирҗановлар шактый тәфсил язганнар иде)» (Фазыл Фәсиев. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы / Кол Гали. Кыйссаи Йосыф. – Казан, 1983. – 20 б.). 

Җәвад Алмаз исеме китапның «Описание списков рукописей поэмы «Кысса-и Йусуф» бүлегендә дә искә алына, бу текст бары тик рус телендә генә. Бу китап чыкканда, Җәвад Алмаз инде вафат булган, әмма Татарстанның Тел, әдәбият һәм тарих институты архивына «Кыйссаи Йосыф» поэмасының кулъязмаларын тапшырып өлгергән. «Шуны да аерып билгеләргә кирәк, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивына мәрхүм филолог Җәвад Алмаздан «К.Йосыф»ның биш исемлектән торган кыйммәтле коллекциясе килеп керде, ул яңа заманда иң беренчеләрдән булып, һәйкәлнең кулъязмаларын туплап, системалы рәвештә өйрәнә башлады» (Фазыл Фәсиев. «Кол Галинең...». – 427 б.). 

Галим Нурмөхәммәт Хисамов бу академик басмага зур бәя бирә, «Ниһаять, Кол Гали әсәренең тулы басмасы да дөнья күрде, – дип яза ул. – Моны ядкарьнең яшәү тарихындагы иң күренекле вакыйгалардан санарга кирәк. Һәрхәлдә, Г.Утыз Имәни (Болгари) һәм Җ.Алмаз хезмәтләреннән соң бу өченче зур хезмәт булды» (Нурмөхәммәт Хисамов. Бөек язмышлы әсәр. – Казан, 1984, 3 б.). Үзе дә гомерен «Кыйссаи Йосыф» поэмасын өйрәнүгә багышлаган галим, яңа чорда беренчеләрдән булып, Җәвад Алмазның бу әсәрне фәнни яктан ачуын таный. Шушы ук хезмәтендә ул Җәвад Алмазның бу темага эшчәнлегенә зур бәя бирә: 

«Поэманы һәрьяклап тикшерүгә махсус алынучы Җәвад Алмаз булды, – дип яза ул. – Ул әсәрне комплекслы өйрәнү эшен башлап җибәрде. Тел, фольклор, тарих һәм этнография материалларына таянып, ул әсәрнең татар халкындагы сәнгатьчә фикерләү белән бәйләнешен ачарга омтылып карады; поэманың авторы хакында Б.А.Яфаров фикерен куәтләп, әсәрне өйрәнүгә кагылышлы фәнни әдәбиятны барлады һәм шуның белән үзеннән соңгы тикшеренүчеләргә юл ярып куйды. Кайбер нәтиҗәләре төгәл үк булмаса да, аның хезмәтләре ядкарьне өйрәнүдә мөһим бер баскычны тәшкил итәләр. Көнчыгышны өйрәнүчеләрнең XXV конгрессында ул ясаган докладтан соң, урта гасыр төрки поэзиясенең бу күренекле ядкаре белән кызыксыну тагын да җанланып китте. 

Җ.Алмаз «Кыйссаи Йосыф»ның күпсанлы кулъязмалары нигезендә аның тәнкыйди текстын эшләп калдырды. Бу Г.Утыз Имәнидән соң галимнең тарихи әһәмияткә ия хезмәте булды. Шуның өстенә ул, автор вариантын торгызуны күздә тотып, поэманың текстын реконструкцияләде. Бу хезмәтләрнең икесе дә хәзерге көндә кулъязма хәлендә Татарстан дәүләт музееның әдәби бүлегендә саклана.» (Нурмөхәммәт Хисамов. Күрсәтелгән хезмәт. – 6-7 бб.). 

Күрәсез, Җәвад Алмаз башлаган игелекле юлны фәндә дәвам итүчеләр була. Нурмөхәммәт Хисамов 1980 елда «Кыйссаи Йосыф» әсәре буенча Мәскәүдә кандидатлык, 1996 елда докторлык диссертациясе яклый. Бу темага Мәскәүдә һәм Казанда берничә фәнни китап чыгарды. Нурмөхәммәт ага шулай ук дастанның бүгенге татар теленә шигъри тәрҗемәсен дә эшләде, ул аерым китап булып, элеккечә көйләп укырга ноталары белән, 1989 елда 100000 тираж белән басылып чыкты. Һәм иң ахырда, «Йосыф-Зөләйха» драмасын иҗат итте, ул татар театрында сәхнәгә куелды. Шулай итеп, милләтнеке милләткә кайтты... Әмма бу көннәрне Җәвад Алмаз гына күрмәде... 

Шунысы игътибарга лаек, Җәвад Алмаз Казанга килеп, аспирантурага керү белән фәнни экспедицияләрен башлап җибәргән һәм «Кыйссаи Йосыф» поэмасының берничә кулъязмасын тапкан. 1959 елда исә ул хәзерге Норлат районының Киекле авылына барып чыккан һәм әле «Кыйссаи Йосыф» әсәренең 1842 елда ук Кизләү мәдрәсәсе шәкерте Мөхәммәт тарафыннан күчерелгән тулы дип әйтерлек нөсхәсен табып кайткан! Димәк, ул качып-яшеренеп йөрмәгән, Рәмзия Абзалинаның югарыда искә алган хезмәтендә язылганча, хәтта Самара өлкәсенә сөргенгә сөрелүдән качып киткән якларга ук барып чыккан! Хәер, ул чаклардан соң утыз еллап вакыт үткән булган бит инде, таныганы таныгандыр, танымаганы – юк... Ә аның күңеле барыбер балачагы үткән урыннарга тарткан, ул анда барыбер әйләнеп кайткан... 

...Менә хәзер мин Җәвад Алмазның ата-бабалары туган якларда – Яңа Чишмә районында йөрим... Чертуш авылына минем инде икенче тапкыр килүем, узган ел бөтенләй башка тарих эзләре буенча йөргән идем. Бу авылда, 1920 елның 2 февралендә (истәлек ташында 1919 ел дип язылган) кызыл большевиклар, 37 татар картын авыл башына алып чыгып, ерткычларча атып үтерәләр, имеш, алар сәнәкчеләр фетнәсендә катнашкан, яңа властьның дошманнары. Атылганнар арасында хәзрәт нәселеннән дә кешеләр була, аларның берничәсе генә төнлә шуышып кайтып, исән кала. Бу вәхши палачлар моның белән генә канәгатьләнми – авылны ут төртеп яндыралар, кышкы чатнама суыкта хатын-кызлар, яшь балалар урамда утырып кала... Атып үтерелгән кешеләр янына өч көн буе барырга рөхсәт ителми, бары тик шуннан соң гына авыл халкы бер баз казып, барысын шунда күмеп куя. 

Чертуш халкы йөз ел буе бу хәлләрне күңелендә саклаган, балаларына сөйләп калдырган. Әмма теге заманнарда бу корбаннарны ачыктан-ачык искә алырга ярамаган, аларга совет дошманы дип караганнар. Бары тик илдә үзгәрешләр булгач кына, бу каберлек урынын койма белән әйләндереп алалар, 2008 елда исә истәлек ташы куела, 37 чыршы утыртыла. Соңгы елларда Чертуш авылы мәдәният йорты җитәкчесе Рәмзия Мусина тырышлыгы белән халыктан, туганнарыннан сорашып, шул елларда атып үтерелгән һәм исән калганнарның якынча исемлеге булдырылган. Әлбәттә, бу хәлләр мине бик тетрәндерде, авыл башындагы туганнар каберлегенә барып, догаларымны кылдым, халкыбызга карата йөз ел элек кылынган явызлык турында матбугатта да язып чыктым. 

Инде бу хәлләрдән соң бер ел үтеп, Җәвад Алмаз язмышы белән кызыксына башлагач, тагы шул авылга әйләнеп кайттым. Рәмзия ханым миннән узган ел ук Җәвад Алмаз турында сораган иде, безнең авылда туган дип әйтәләр, аның турында берни белмибез, хәтта фотосы да юк, ярдәм итә алмассызмы, дигән иде. Әлбәттә, бу теманы өйрәнә башлагач, мин фото табу белән генә чикләнеп калмадым, эзләнүләрем тирәнгәрәк китте. Дөрестән дә, Җәвад Алмаз турында материал бик аз, булганы да авылдан торып таба торган түгел иде. 

Бу хезмәтем өстендә эшләгәндә, мин Рәмзия Мусина төзегән исемлекне тагы бер кат карап чыктым һәм анда Манигина Хафизә әбинең истәлекләрен күреп гаҗәпләндем. Манигин – бик сирәк фамилия, ул Габделмәнигътан үзгәртеп ясалган. Җәвад Алмазның атасы Ногман карт та Манигин бит, Ташкенттагы якын туганы Тату ханымның әйтүенчә, ул Баһрамның игезәк сыңары, ә Хафизә әби – Баһрам кызы булып чыкты! Йорт саен ир-атларны үтерергә җыеп йөргән кызыл палачлар кергәндә, Баһрам авырып яткан була. «Аларга кергәндә, Баһрам бабай карчыгы белән тиф авыруы белән авырый торган булалар. Аларга тимиләр, тик абзарларын яндырып чыгып китәләр. Кызы Манигина Хафизә әби истәлегеннән алынды», дип яза бу хәлләр турында Рәмзия Мусина. («Ул елларны хәтер онытмас». Кулъязма брошюра, 2019, 26 б.) Чаллыдан язучы Лилия Фәттахова бу дәһшәтле хәлләр турында тарихи очерк язды, ул үзе дә күршедәге Чаллыбаш авылыннан. Бу язманы тыныч кына укып булмый, канлы фаҗига җан тетрәндергеч итеп тасвирланган. Язмада Хафизә әбинең истәлекләре дә урын алган, ул чагында аңа 94 яшь булган, хәзер – 97. 

«Бүгенге көндә авылдагы иң өлкән кеше – туксан дүрт яшьлек Хафизә әби Манигина, – дип яза автор. – Канлы вакыйга барганда тумаган да әле ул. Ләкин гаиләсенә бәйле сөйләнгән хәлләрне бүгенгедәй ачык хәтерли. Өйләренә бәреп кергән мылтыклылар, тиф авырулы ир белән хатынны күргәч, борылып чыгып китәләр. Бәдерниса атлы үсмер кызлары (Хафизәнең апасы) мич аралыгында качып кала. Ишекне тыштан бикләп куялар. «Ә безнең, гомер-гомергә урам якка ике ишектән чыгып була иде», – дип, искә ала әби. Өйгә кергәнче үк, абзарга ут төртә керәләр. Бәдерниса, тегеләр китү белән, бикләнми калган ишектән барлы-юклы мал-туарны коткарырга дип чыгып йөгерә...» (Лилия Фәттахова «Кайтаваз булып кайту» // «Казан утлары», 2019, № 3. – 168 б.) 

Менә мин хәзер шул Хафизә әби янына барам, кулымда Ногман хәзрәтнең 1935 елда Ташкент шәһәрендә гаиләсе белән төшкән фотосы, Җәвад Алмазның зурайтып эшләнгән фотосы һәм Ногман хәзрәтнең аерым фотосы. Безне башына таратып, ак яулык япкан, иңенә җылы ак шәл салган татар әбие каршы алды, ул пөхтә, матур итеп киенгән, кулында дисбесе, телендә Аллаһ сүзе. Өйгә кереп, догалар кылгач, мин аңа Җәвад Алмазның фотосын күрсәттем, әбекәй аны күзләренә якын китереп, «әллә безнең әзи инде?» диде. Әзи, ягъни мишәрчә абзый, абый, дигән сүз. Хафизә әбидән әтисенең туганнарын әйтүен сорадым, ул «Ногман, Гыйрфан, Фәхерниса, Зәмзәмия...». дип хәтерләгәннәрен санап китте. «Ногман абзыйны хәтерлисеңме, ул синең әтиеңнең игезәк сыңары булган бит?» – дидем. «Әти мине аларга ат белән алып бара иде», – диде әби. 

Әгәр Ногман хәзрәт гаиләсен алып, сөргенгә сөрелүдән утызынчы елларда чыгып качкан булса, ул чакта Хафизәгә әле биш яшьләр чамасы гына була. Аның гаиләсе, ни әйтсәң дә, шул Самара төбәгендәге Благодаровка-Хөсәен авылыннан качкан булырга тиеш. Чертуш шәҗәрәсенең баштагы вариантында Ногман хәзрәтнең булмавы да аның озак вакыт читтә яшәвеннән, ә шәҗәрә төзүченең бу хакта белмәвеннән килеп чыгарга мөмкин. Яки белеп тә, сөргенгә сөрелүдән качкан өчен яшерүләре, күрсәтмәүләре дә бар... 

1920 елгы канлы вакыйгада да Ногман хәзрәтнең исеме юк, Чертушта яшәсә, ул да исән калмас иде. Атылганнар арасында башка Ногман бар. Хафизә әбидән: «Ногман хәзрәт белән Җәвад Алмаз авылга кайтып йөриләр идеме?» – дип сорыйм. Әбинең һәм авылдашларының хәтерләве буенча кайткан булырга тиешләр, тик алар башка туганнары – Гыйрфанов Хатыйпларга кайтып йөргәннәр. Шунысын да әйтергә кирәк: Ногман хәзрәтнең беренче хатыннан туган олы кызы Бәрия икенче тапкыр кияүгә шушы Хатыйпка чыга, Хатыйп бабай аны үзе барып алып кайта. Алар туганнан туганнар булсалар да, дин буенча ир туганнарның балалары өйләнешә ала, кыз туганнарныкы – юк. Ногман картның һәм Җәвад Алмазның Хатыйп Манигиннарга кайтып йөрүе, бәлки, шул сәбәпле дә булгандыр, әмма болар хатирәләр буенча гына язылды, чыганакларга таянып түгел. 

Хафизә әби гомер буе намаз укыган, туганнарым өйрәтте, ди. Аның яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә, авыл кызлары белән бергә, аны да торф чыгарырга, урман кисәргә җибәрәләр, алар Яшел Үзәндәге хәрби заводка теркәлгән булалар. Шактый еллар эшләгәннән соң, Мәскәүләргә язып, бу мәҗбүри эштән котылып, ул авылга кайта, гаилә кора. Хәзер Хафизә әби ялгыз яши, балалары булмаган, ире үлгән, аны туганнары Гөлшат Җиһангирова һәм күршеләре бала караган кебек карый, аларга Аллаһның рәхмәтләре булсын! Шунысын да әйтергә кирәк, авылда мәчет булмаганда, ирләр җомга намазларын Хафизә әбинең өендә укыганнар, догалы нигез бу... Хафизә әби бүген дә татарча газеталар укый, матбугат һәм телевидение буенча мине дә яхшы белә икән, күршеләренә дә «Фәүзия Бәйрәмова ул ак яулыктан йөри» дигән. Әбине кочаклап, рәхмәтләребезне әйтеп, алып килгән күчтәнәчләребезне биреп, Коръән укып, догалар кылып, юлыбызны дәвам иттек... 

Алдагы юлыбыз – мәчет, ул 1995 елда ачылган. Инкыйлабка кадәр Чертушта өч мәчет эшләп килгән, аларда Ногман хәзрәт нәселеннән дә имамнар булган. «Урталык мәчетендә Галләм мулланы зурлап искә алабыз. 1873 нче елдан авылда мәчет эшли башлый, аның мулласы Абдулгалләм Габдулбәдигин улы (1848-1923) була. Ул Рәшидов псевдонимы алып, шигырьләр, бәетләр дә иҗат иткән. 1905 нче елда 50 кечкенә күләмле шигьри җыентыклар авторы. Кызганыч, безнең көннәргә кадәр сакланмаган», дип яза авылның мәдәният йорты җитәкчесе Рәмзия Мусина. (Мусина Р.Р. «Чертуш авылындагы мәчетләр һәм хәзрәтләр тарихы» / «Человек и природа в бассейне реки Ик в историческом развитии». Выпуск 21. – Казан, 2020. – 239-244 бб.) 
Чыннан да, Чертуш авылының «Мулла Мөсәгыйть шәҗәрәсе»ндә бу шәхес бар, ул бишенче буында язылган, Җәвад Алмазның бабасы Габделмәнигъ белән бертуган. «Мелла Габделгалләм Рәшиди (1848-1923). Шагыйрь, атаклы «Сөембикә» бәетен язып бастырган (Казан, 1912. – 24 б.) һ.б. (М.Ә.)» (Марсель Әхмәтҗанов. Татар шәҗәрәләре. – Казан, 2014. – 56 б.). 

Рәмзия Мусинаның югарыда телгә алган мәкаләсендә югары оч мәчетенең имамхатыйбы Әхмәтвәли хәзрәт Ибраһимов турында да мәгълүмат бар, ул да шушы Ногман мулла нәселеннән. Яңа Чишмә районының үткәненә һәм бүгенгесенә багышланган «На засечной черте» (Казань, 2007) китабында аның турында тагы да күбрәк мәгълүмат бар. Китаптан күренгәнчә, патша хакимияте башта Әхмәтвәли хәзрәтнең указын расламыйча интектерә, имеш, ул кадетлар фиркасендә торган, власть өчен ышанычсыз кеше. Бу ыгы-зыгы дүрт-биш ел дәвам итә, Әхмәтвәли хәзрәт бары тик 1911 елда гына указлы мулла булуга ирешә. Әмма совет властеның да аңа үз дәгъвасы була, 1920 елгы гарасаттан исән калган Әхмәтвәли мулланы беренче тапкыр 1930 елның мартында кулга алалар, әмма дүрт айдан соң ул аклана. Икенче тапкыр Әхмәтвәли мулланы 1937 елның декабрендә тагы кулга алып, Чистай төрмәсенә ябалар. НКВД аның эшен судка тапшыра, алар аны ел ярым тикшерәләр, «җинаятьтә гаепләргә дәлилләр җитәрлек түгел» дип, эшне туктаталар. Әмма Әхмәтвәли хәзрәт моны ишетеп өлгерми, ул 1939 елның 20 маенда 64 яшендә Чистай төрмәсендә үлә. Безгә калса, суд эше дә ул үлгәч кенә туктатыла. 

Ногман хәзрәт нәселеннән булган Ризван бай Усманов 1920 елгы вәхшәттә атылганнар арасында була, әмма исән кала, соңыннан төнлә кар өстеннән шуышып, авылга качып кайта... Ул Чертушның иң хәлле кешесе булган, җил тегермәне, берничә кибет тоткан. Әлбәттә, боларның барысын да советлар тартып алган, үзе тагы качып котылган. Ногман хәзрәт бу хәлләрдән хәбәрдар булган, бәлки әле, качак туганнарын да Самара төбәгендә үзенә сыендыргандыр. Әмма аның үзенә дә соңрак гаиләсен алып, Ташкент якларына чыгып качарга туры килә.

Мәчеттә, өйлә намазыннан соң мин намазга килгән авыл ир-атларына укымышлы, дини Ногман хәзрәт нәселе, Җәвад Алмаз, аның аянычлы язмышы турында сөйләдем. Арада төбәк тарихын өйрәнүчеләр дә бар иде, бу тема аларны бигрәк тә кызыксындырды. Алга таба Җәвад Алмазның нәселен өйрәнү, аның бу төбәктә яшәп яткан туганнарын барлау эшен бергәләп дәвам итәргә килешенде. 

Чертушта Җәвад Алмазның тагы берничә туганы яши икән, алар – Гыйрфан улы Хатыйп оныклары. Шуларның берсе – 80 яшен тутырып килгән Гөлфия Фәтхетдинова белән мин дә очраштым. Аның әнисе Фатыйма – Хатыйп кызы, ә Хатыйп – Гыйрфан улы, Гыйрфан – Ногман хәзрәт белән бертуган, ул шәҗәрәдә дә бар. Гөлфия апа гомер буе авыр эштә эшләсә дә (ул фермада сыер сава), аның хәтере яхшы, күңеле ачык, тормышы матур. Ул Җәвад Алмазның Чертушка да, Чистайга да кайтып йөрүен әйтте. Чистайда Гөлфия апаның бертуганы Илалия ханым яши икән, анда нәсел шәҗәрәсе барлыгын да әйттеләр. Бу Марсель Әхмәтҗанов чыгарган шәҗәрәме икән, башкасымы – аны әле алып тикшерәсе бар... 

Чертуш авылында туган, шушы Җәвад Алмаз нәселенә барып тоташкан тагы бер шәхес бар, ул – Рафаэль Гыйрфанов. Рафаэль әфәнде хәзер Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә яши, Россиянең атказанган хәрби очучысы, төрле дәрәҗәдәге орден-медальләр иясе, ул 1999 елның декабрендә хәтта Антарктида бозларына да 150 тонналы «Ил-76» самолётын утырткан кеше икән! Менә шул Рафаэль Гыйрфанов 1947 елда Чертушта туа, аның атасы Гомәр – Хатыйпның улы, ә Хатыйп үзе Гыйрфанның улы. Ә Гыйрфан белән Ногман хәзрәт бертуганнар. Рафаэльгә 11 яшь вакытта гаилә Чистайга күчә. Ул 8 нче класста укыганда, Чистайга Җәвад Алмаз килә, ул Рафаэльләрдә туктала, аны фотога да төшерә. Димәк, бу каядыр 1961 еллар булган, ягъни, Җәвад Алмаз университеттан куылгач. Аның бит Казанда туганнары да, торыр урыны да, эше дә булмаган... Рафаэль әфәнде очучы буларак, Фирганәдә эшләгәндә, аның янына Чистайдан әти-әнисе дә килә, һәм алар анда кабат Җәвад Алмаз белән очрашалар. Болары инде Җәвад Алмаз Казаннан киткәч, Үзбәкстанда булган хәлләр... 

Күреп торабыз, Җәвад Алмазның нәсел тамырлары, туганнары барыбер шушы Чертуш авылында. Автобиографиясендә туган урыны итеп, ул Благодаровка авылын күрсәтсә дә, анда аның нәселе дә, туганнары да юк. Ул авыл инде үзе дә бетеп бара, анда нибары 15-20 кеше яши. Шуңа карамастан, Благодаровка-Хөсәен авылында 1907 елда салынган мәчетне торгызганнар, Ногман хәзрәт тә шушы мәчеттә эшләгән булырга тиеш. Әйткәнемчә, ХХ гасыр башында Кизләү мәдрәсәсен туздыргач, аның мөгаллимнәре бирегә күчә, Хөсәен авылы ул чорның, ул төбәкнең дини мәгариф үзәгенә әйләнә. Авылның һәм дин әһелләренең алга таба язмышы исә билгеле – мәчетләр озак елларга ябыла, муллалар сөрелә, үтерелә, Ногман хәзрәт кебекләре исә качып өлгерә...

Чертуш-Чиртуш... 

Чуерташ кебек шомарган, атылган, асылган, кыйналган, сөрелгән, әмма аякта калган мишәр-татар авылы...

Бүген дә милли мәктәпле, мәчетле, мәдәниятле, эшле һәм ашлы татар авылы...

Бу төбәкнең тарихын иң яхшы белүче галим Рафик Насыйров авылга нигезне 1729 елны йомышлы татарлар салганын яза. Авыл элек Чистай өязенең Каргалы волостена караган, олы юл да аның яныннан үткән. Шәҗәрәләр китабыннан күренгәнчә, бу йомышлы татар-мишәрләрнең нәселе Ханкирмән булган Касыйм шәһәреннән. Чукындырудан качып, алар башта хәзерге Әлки районындагы Үргагарга килеп урнашалар, аннан бу затлы морзаларның берничәсе Чертуш авылына күчә. Аларда байлык та, гыйлем дә булган. Болар – затлы морзалар, хәтта пәйгамбәребез нәселеннән булган сәедләр... Һәм Җәвад Алмазның да шушы авылдан, шушы укымышлы нәселдән чыгуы очраклы хәл түгел, алар барысы да диярлек муллалар һәм мәгърифәтчеләр. 

Инде Җәвад Алмаз турында язмамны түгәрәкләп, аның зур мирасын милләткә кайтару буенча эшлисе эшләрне дә әйтәсем килә. Быел галим Җәвад Алмазның тууына 105 ел. Кызганычка каршы, бу дата фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан искә алынмады, хезмәтләре бастырылмады. «Мирасханә» галимнәре белән аралашканда, мин "Рухи мирас" сериясеннән булса да, Җәвад Алмазның аерым хезмәтләрен бастыра башларга киңәш иттем. Алга таба Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан аның томлыкларын әзерли башларга кирәк булачак, беренче чиратта – Җәвад Алмаз үзе әзерләп калдырган «Кыйссаи Йосыф» дастанын һәм скифлар турында хезмәтен. Һәм, әлбәттә, атасының һәм үзенең шигырьләрен дә сайлап бастырырга кирәк дип уйлыйм, чөнки аларда да милләт язмышы. Яшь галимнәр аның бай мирасын архивларга кереп өйрәнеп, фәнни монографияләр дә язсыннар иде, дигән теләктә калам. Әмма шуны да истә тотарга кирәк, аның кулъязмалары һәм шигырьләре күпчелеге гарәп хәрефләре белән язылган. 

Бу хезмәтемне кемнәрнедер гаепләү яки фаш итү өчен язмыйм, максатым бөтенләй башка – хаксызга рәнҗетелгән бер татар кешесенең исемен аклау, яңадан милләткә кайтару. Аңа инквизиция оештырган кешеләрнең күпчелеге инде бакыйлыкта, бу дөньяда кылганнары өчен тегесендә үзләре җавап бирерләр. Һәм гыйбрәт өчен язам. Талантларны таптап китү, читкә кагу, чукып үтерү – татарның фаҗигасе ул, милли фаҗига... Талант иясе, фәндә булсын, әдәбиятта-мәдәнияттә булсын, күп очракта үзе өчен ертлачланып көрәшә алмый, тормышта тәҗрибәсе булмый, ул икенче дөньяда яши. Шушыннан файдаланып, аны юк кына нәрсәләр белән дә «яндырырга», юкка чыгарырга, юлдан алып ташларга мөмкиннәр. Һәм ташлыйлар да, галим Җәвад Алмаз мисалында без моны ачык күрдек. Ә андый аянычлы язмышка ия талантлар бер ул гына түгел бит! Моның зыяны исә милләткә. Ни кызганыч, талантларга шушындый көнчел мөнәсәбәт нәтиҗәсендә без үзешчән милләткә әйләнеп барабыз – фәндә дә, әдәбиятта да, мәдәнияттә дә... Милләтне дөнья киңлегенә алып чыгасы талантларның канатларын без үзебез кисәбез... Нәтиҗәдә, талант ияләре йә башка милләткә китә, йә – кабергә... 

 Ә Ногман хәзрәт нәселе үзбәк илендә дә юкка чыкмый, балалары, оныклары барысы да диярлек югары белемлеләр, араларында галимнәр, шагыйрьләр, эшмәкәрләр дә бар. Әмма инде алар башка илләрдә, башка милләтләргә хезмәт итәләр, татарлар өчен аларның тамырлары өзелгән... Бары тик Ташкент шәһәренең Күкчә зиратында Ногман хәзрәтнең кабер ташы гына аның Татарстаннан, Чертуш авылыннан икәнлеген искәртеп тора. Җәвад Алмаз да шушы зиратка ата-анасы янына килеп яткан, аның кабер ташына «Галим, шагыйрь, педагог Джавад Алмаз Нугман улы. 1916-1979, март 23» дип язылган. Әйтүләре буенча, ул туган көнендә үлгән, пәйгамбәребез яшендә дөньядан киткән. Әрнүен, рәнҗүен, әйтелмәгән сүзләрен, күрмәгән назларын, өзелгән өметен үзе белән алып киткән... Әмма милләткә тау кадәр хезмәтләрен калдырып киткән. Шулар аша киләчәктә барыбер милләтенә кайтасын белеп киткән. Милләткә кирәк буласын аңлап киткән... 

Файдаланылган хезмәтләр

Абзалина Р.А. Архив Джаудата Алмаза в коллекции Национального музея РТ как образец собрания татарского учёного-просветителя- ориенталиста / Материалы Лихачевских чтений. – Казань, 2014

Алмаз Җәвад. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» дастаны // Совет әдәбияты. 1960, № 2

Алмаз Джавад (Казань): «Кисса-и Юсуф» Али – Булгаро-татарский памятник /Труды двадцать пятого международного конгресса востоковедов. Том. 3. – М., 1963

Алмаз Җ. XIX йөз шагыйрәсе Газизә Сәмитова / Газизә Сәмитова. Сайланма әсәрләр. – Казан, 1965

Алмаз Җәвад. Шагыйрә Газизә Баһаветдин кызы Сәмидова // Безнең мирас», 2016, № 3. – 5, 6 б.

Әхмәтҗанов Марсель. Миңа тигән зәһәр җилләр... Тел галиме Җәвад Алмазның тормыш юлы, фәнни мирасы // Безнең мирас, 2015, № 2

Әхмәтҗанов Марсель. Галим һәм шагыйрь

Җәвад Алмаз // Мирас, 1996, № 4

Әхмәтҗанов Марсель. «Җөмҗөмә солтан» дастаны тәрҗемәсе» // Мирас, 2001, № 2

Әхмәтҗанов М.И. Мирасханә: фонд һәм коллекцияләр күрсәткече. – Казан, 2005

Әхмәтҗанов Марсель. Татар шәҗәрәләре. – Казан, 2014

Булатова Клара. Яшел каләм. – Казан, 2003

Гайнетдинов Мәсгуд. Альберт Фәтхи турында кайбер истәлекләр / Альберт Фәтхи: мәкаләләр һәм истәлекләр. – Казан, 2007

Гомәр Госман. Юлбарыс тырнагы. Повестьлар. – Казан, 2000

Кандалый Габделҗәббар. Шигырьләр һәм поэмалар. – Казан, 1988

Кол Гали. Кыйссаи Йосыф. – Казан, 1983

Кол Гали. Кыйссаи Йосыф. – Казан, 1989

Миңнегулов Хатыйп. Озын гомерем хатирәләре. I кисәк. – Казан. 2018

Мирасханә: 117 ф., 1 тасвир., 23 эш, 16 б.

Мирасханә: 117 ф., 1 тасвир., 23 эш, 2 б.

Мирасханә: 117 ф., 1 тасвир., 27 эш, 1 б

. Мирасханә: 117 ф., 1 тасвир., 27 эш, 3 б.

Мусина Р.Р. Чертуш авылындагы мәчетләр һәм хәзрәтләр тарихы / Человек и природа в бассейне реки Ик в историческом развитии. Выпуск 21. – Казань, 2020

Мусина Р. Яңа Чишмә районында туган очучының үткән юлы якты һәм нурлы // Яңа Чишмә хәбәрләре, 2020, август

На засечной черте. Из прошлого и настоящего Новошешминского района Татарстана. – Казань, 2007

Татарская энциклопедия. – Казань, 2002

Туфитуллова Роза. Бәйлисе бар йөрәкне. – Казан, 2011

Ул елларны хәтер онытмас. Төзүчесе Рәмзия Мусина. – Кулъязма брошюра. Чертуш, 2019

Фәттахова Лилия. Кайтаваз булып кайту // Казан утлары, 2019, № 3

Фәсиев Фазыл. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы / Кол Гали. Кыйссаи Йосыф. – Казан, 1983

Хисамов Нурмөхәммәт. Бөек язмышлы әсәр. – Казан, 1984

 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: