Логотип Казан Утлары
Сәнгать

"Җырла, егет, киереп киң күкрәгең..."

— Күп каршылыклар кичеп җырларга туры килде. Җырлавымны радио хуҗалары да бик хуплап бетермиләр иде. Мине музыка училищесының җыр бүлегенә алмадылар, ул вакытта миңа 14 кенә яшь иде...

Рафаэль Ильясов белән Филүсә Арслан әңгәмәсе

(архив)

Үз җыры, үз моңы белән халык күңелен яулап алган күренекле җырчыбыз, Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясендә озак еллар мөдир булып эшләгән Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаэль Ильясовның җырлавын татар милләтенең бик күп күренекле шәхесләре яраткан һәм ярата. Р.Ильясовның юбилей кичәләренең берсендә: «Рафаэль җырлаганда, йөрәк татарча тибә башлый», — дип әйткән иде СССРның халык артисты Марсель Сәлимҗанов, аның редакторлык хезмәтенә дә зур бәя биреп. Бакый ага Урманче Р.Ильясовның сурәтен эшли башлаганда, үзен күрмичә, радиода җырлавын тыңлау белән образы туа башлаган, ул бигрәк тә аның башкаруында башкорт халык җыры «Сандугач»ны ләззәтләнеп тыңлаган... Шагыйрьләр шагыйре Х.Туфан да аны хөрмәт иткән, иҗат кичәләренә чакырган. Үзенең сүзләренә М.Макаров язган «Юксындырсаң, нишләрмен?» җырын тыңлаганда: «Күңелләрне тетрәндерә, күзләргә яшь бөркелә», — дигән бөек шагыйребез Сибгат Хәким, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Фәридә Кудашева, Гомәр Бәшировларның фикерләре дә әлегеләргә аваздаш. Рафаэль Ильясов белән әңгәмәбез татар җыр сәнгате, халкыбыз яраткан күренекле җырчының тормыш юлы, иҗат эшчәнлеге хакында.

— Рафаэль әфәнде, музыка-җыр сөючеләр Сезне моңлы җырчы буларак белә. Ә бит Сезнең төп хезмәтегез Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясендә башланган, 1964 елдан бүгенгә кадәр 50 ел гомерегез шунда үтте, дисәм дөрес булыр. Никадәр тапшыру әзерләнгән, татар музыка хәзинәсен халыкка ишеттерү өчен, күпме эш башкарылган. Музыкаль тапшыруларның цикл, рубрика исемнәрен генә санау өчен дә күп вакыт кирәк булыр иде. Башкортстанның күренекле шагыйре һәм әдәбият белгече Гыйлемдар Рамазанов 1992 елны «Кызыл таң» газетасында басылып чыккан «Туганлык тудырган моңнар» исемле мәкаләсендә болай дип язган иде: «Музыкаль редакция хезмәте һич кенә дә җиңелдән түгел. Биредә эшләүчеләр журналист та, тәҗрибәле музыка белгечләре дә, үзләре үк җыр-моң осталары да...» 

— Әлбәттә, радиомузыкаль тапшырулар мөхәррирлеге эшенең оештыру мәсьәләләре бик зур көч, вакыт, белем, түземлелек таләп итә. Сәнгать советлары үткәрү, татар музыкасының матур профессиональ үрнәкләрен радиога китереп яздырып, текстларын эшләтеп, худсоветка куеп, фондка тапшыру — барысы да мөхәррир эше. Радиодан яңгыраган әсәр, беренчедән, татар халкын менә шушы музыкаль казанышлар белән таныштыру булса, икенчедән, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар өчен репертуар мәсьәләсендә турыдан-туры ярдәм итүнең иң гүзәл үрнәге.

— Сез музыкаль тапшырулар редакциясенә килгәнче, бу эш белән таныш идегезме? Кайчан, ничегрәк бу вазифага алынырга булдыгыз?

— Илленче еллар ахырында музыкаль тапшырулар редакциясе хезмәткәрләре Зәйнәп Хәйруллина, Маһинур Җиһаншина, Исмай Шәмсетдинов, Екатерина Соколовалар белән таныш идем. Чөнки анда, гобой өчен композиторлар әсәрләрен, халык көйләрен өйрәнеп, чыгышлар ясаганымны хәтерлим. Консерваторияне тәмамлап, Пермь опера һәм балет театры оркестрында гобойчы буларак эшләп алгач, Казаныма кайттым. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Җәүдәт Айдаров мине ансамбльгә эшкә алды. Кыска гына вакыт эчендә коллектив белән бөтен союзны әйләнеп чыгарга, гобойда уйнарга, хорга кушылып җырларга да насыйп булды. 1964 елның ноябрендә Маһинур апа Җиһаншина тәкъдиме белән радиода эшли башладым. Ул вакытта редакция эшенә юнәлеш, радиодагы музыкаль сәясәтне дөрес билгеләүдә сәнгать советы әгъзаларының роле бик зур булды. Чөнки анда бик мөхтәрәм кешеләр: күренекле композиторлар, музыка белгечләре, шагыйрьләр, җырчылар, музыкантлар керә иде. Һәрбер музыкаль әсәрнең язмышы шушы сәнгать советында хәл ителә, тормышка юллама бирелә иде. 1964 елдан 1990 елга кадәрге вакыт — сәнгать советының иң актив эшләгән еллары. Шул вакыт эчендә төрле жанрларда иҗат ителгән бик күп яңа әсәрләр, магнитофон тасмасына язылып, радио фондына алынды, тапшыруларда яңгырады. Әлеге язмалар нигезендә төрле музыкаль программалар әзерләнде. Бөтенсоюз радиосы өчен, шул исәптән «Маяк» радиостанциясе, Башкортстан радиосы, союздаш республикалар радиосы өчен тапшырулар даими рәвештә әзерләнде. Радио гомер-гомергә иҗат лабораториясе ролен үтәп килде: җырчыларны, шагыйрьләрне, композиторларны, гомумән, бар булган талант ияләрен үз тирәсенә җыйды, туплады. Бу 1990 елларга кадәр, СССР таркалганчы, Бөтенсоюз радиосы юкка чыкканчы, шулай булды. Редакция тыңлаучыларның, мөхәррирләрнең музыка дөньясына булган карашларын киңәйтергә, белем-мәгълүматларын арттырырга да ярдәм итте. Радиода «Музыкаль Татарстан», әдәбият һәм сәнгать университеты тапшыруы, табышмак-концертлар, концерт-викториналар, симфоник музыка сөючеләргә әңгәмә-концертлар, яңа язмалар һәм башка мөһим тапшырулар бар иде. Бүген дә эфирга чыгып килә торган «Осталык һәм остазлык» программасы — халыкның аеруча яратып тыңлаган тапшыруларының берсе. Тавыш яздыру студиясендә языласы әсәрләрнең югары сыйфатлыларын сайлап ала белү — редакция хезмәткәрләренең бурычы. Ә бу исә халкыбыз хәзинәсенең сыйфаты өчен башкарылган мөһим эш булып кала. Музыкаль тапшырулар редакциясенә олы эшләр йөкләнде һәм аның тиешенчә башкарылуы да таләп ителә иде.

— Әлеге тапшыруларны әзерләү өчен, музыка белгечләре дә чакырылгандыр?

— Әлбәттә, алардан башка мөмкин түгел иде. Республиканың танылган музыка белгечләре Зәйнәп Хәйруллина, Мәхмүт Нигъмәтҗанов, Галина Касаткина, Йолдыз Исәнбәт, Яков Гиршман, Маһинур Җиһаншина һәм башкалар бик зур ярдәм итте. Соңрак без музыка белгечләре Сиринә Латыйпова, Клара Таҗиева, Гөлшат Нигъмәтуллина, Нәргис Мөштәри белән эшләдек. Тормыш катлаулануга карамастан, музыкаль редакция бүген дә җыр-моң сәнгатебез сафлыгын, аның профессиональ югарылыгын төшермәү өлкәсендә максатчан эш алып бара.

— Рафаэль әфәнде, шулкадәр катлаулы һәм җаваплы эш белән бергә үзегезнең иҗатны да аралаштырып бару җиңел булмагандыр...

— Күп каршылыклар кичеп җырларга туры килде. Җырлавымны радио хуҗалары да бик хуплап бетермиләр иде. Мине музыка училищесының җыр бүлегенә алмадылар, ул вакытта миңа 14 кенә яшь иде. Шулай гобойчы булып башта училище, аннан консерватория тәмамладым. Консерватория профессоры Зөһрә Байрашева, Нәҗип Җиһановка алып кереп, җырлатып карадылар. Ул: «Син консерваторияне гобойчы булып тәмамла, ә филармониядә консерватория тәмамламыйча да җырлый аласың, — дип, дөрес киңәшен бирде. «Син җырчы да булырсың әле», — дигәне бүгенгедәй хәтеремдә. Чынлап та шулай булды бугай, әкрен-әкрен генә җыр дөньясына кереп киттем. Бөтенсоюз, бөтенроссия аттестация комиссияләрендә үтеп чыгып, югары дәрәҗәләргә ирешеп, рәсми рәвештә хокук алганмын. Казанның иң күренекле җырчылары, Мәскәүдән килгән вәкилләр утыра иде ул комиссияләрдә. Мәрхүм мәдәният министры Булат Гыйззәтуллин шушы аттестация комиссияләрендә җырлаганнан соң, сәхнә мәсьәләсендә миңа киң офыклар ачты. Зөһрә Байрашева, комиссия әгъзалары гаҗәеп җылы сүзләр белән аттестация комиссияләренең гала-концертларында чыгыш ясарга тәкъдим итәләр иде. Казанның иң зур сәхнәләрендә үземнең аерым концертларым белән дә, төрле төркемнәрдә катнашып та җырладым. Урта Азия, Мәскәү, Ленинградта, чит илләрдә атаклы җырчылар белән бергә чыгышлар ясарга насыйп булды. Күрәсең, халык җырларына игътибар итеп ялгышмаганмындыр. Филармония һәм опера театры җитәкчеләренең бу өлкәдә мөнәсәбәтләре җырлавыма карап булгандыр, дип уйлыйм. Опера театры артистлары белән Уфа шәһәрләрендә ун көнгә егермешәр концерт куеп кайта идек. Уфа тамашачысы без килгәнче билетларны сатып алып бетерер һәм концертлар зур уңыш белән үтәр иде. Чыгышлар турында Фәридә Кудашева, Бәхти Гайсин, Гыйлемдар Рамазанов, Шәриф Бикколлар зур ихтирам һәм хөрмәт белән мәкаләләр язарлар иде. Төп җырчы булып баргангамы, миңа игътибар зур иде. Опера театрының атаклы җырчылары Фәхри Насретдинов, Зөләйха Хисмәтуллина, Рәйсә Билалова, Венера Шәрипова белән Урал, Себер, Идел буе шәһәрләрендә җырларга насыйп булды. Опера театры дирек торы Михаил Боголюбов миңа яхшы мөнәсәбәттә булды, без китергән керем театр өчен бик зур ярдәм иде.

Үзебездә, ничә еллар студия белән җитәкчелек итсәм дә, шунда төшеп җыр яздырганымны хәтерләмим. Әгәр дә минем радиода язмаларым бар икән, алар Мәскәүдән бөтенсоюз радиосының тавыш язу бригадасы килгәндә, тавыш язу режиссёр-редакторларының үтенече буенча эшләнгән җырлар. Әйтик, Мәскәү тавыш язу режиссёры Игорь Георгиевич Дуткевич, мин чакырып китергән җырчылар язылып беткәч: «Әйдә, Ильясов, хәзер инде үзең җырлап кара», — ди иде. Редактор буларак җырчыларны китерү, аларга расписание төзү, планнарын раслаттыру өчен дә ел ярым алдан әзерлек алып барылды. Чөнки Мәскәүдә бу мәсьәләдә бик нык төгәллек сорала иде. Алар күп акча тотып, безгә килеп, безнең музыка-җырларыбызны, опера, симфония, балет, хор әсәрләрен яздырып торды. Үзем, редактор буларак, Мәскәүгә барып, сәнгать советында катнаша идем. Мәскәүнең композиторлары, күренекле җырчылары, Зур театр солистлары, СССР Композиторлар берлеге җитәкчеләре, безнең татар композиторлары әсәрләренә бәя биргәндә, ихтирам белән хуплап чыгыш ясыйлар иде. Болар бар да шатлыклы, сагындыра торган мизгелләр булып күңелемдә саклана!

— Сезнең вокал алымыгыз табигый диярлек. Гобойда уйный белү тирән итеп тын алырга, авазларны дөрес әйтергә, сузарга ярдәм итәме?

— Музыкаль образлар тудыра, гобойда уйнаганда, җырлаганда да үз һөнәрем буенча консерваториядә алган белемем, югары белемле музыкант-педагоглар белән аралашу, бер үк музыка таләпләре ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Татар җырларына килгәндә, мәсәлән, «Юксындырсаң, нишләрмен?»не «ай-һай-һай»га җырлап булмый. Марс Макаров әлеге текстка шулкадәр тәңгәл музыка язган. Анда диапазон да, драматик кичерешләргә дә урын бар, рәхәтләнеп җырларга мөмкинлек бар. Нинди генә халык көен алсаң да, һәрберсенә аерым мөнәсәбәт кирәк. <...>

Филүсә АРСЛАН,

Татарстанның

атказанган сәнгать эшлеклесе

Әңгәмә "Казан утлары" журналының 3нче санында (2014) басылды. Тулаем монда басып укыгыз.
"КУ" 3, 2014
Фото: архив

Теги: сәнгать

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев