Язмыш җиле (Чистай кызлары)

Иел, и халкы дөнья! Уртадан юл бир хатыннарга!

Яшә, и галәме өнса! Вакыт хакларны аңларга!

 

...Укы, яз, бел, тырыш син, и мөкаддәс яртыбыз безнең!

Кеше булмак өчен иң беренче шартыбыз безнең!

Г.Тукай

 

Гөлсемнең бу юлы Чистайга кайтуы үзе зур бер вакыйгага әйләнде. Атна-ун көн йортларыннан туган-тумача, дус-иш, күрше-күлән, таныш-белеш өзелеп тормады. Көн дә төрле мич ашлары пеште. Мөхәммәдзакир ишанның Мәкәрҗәдән алып кайткан, җырлый-җырлый чәй эчергән зур самовары өстәлдән төшмәде. Килгән-киткән ихласлык белән бер үк сүзләрне кабатлады: «Җиде яшәр юлдан кайтса, җитмеш яшәр күрешә килер». Барысының да Төркия дигән кардәш илдәге сугыш хәлләрен шәфкать туташының үз авызыннан ишетәсе килде.

Бу атнакичтә кунакларның аеруча якыннары, могтәбәрләре көтелде. Гадәтенчә, иң элек Гыйльмениса абыстай килеп җитте. Аягында каюлы читек, күкрәкчәләп тегелгән киң итәкле юка йон күлмәк. Укалы камзулы, башындагы озын чуклы ак ефәк шәле, куш беләзекләре аны гаять күркәм күрсәтә. Өстәвенә, кулы да, тыны да шифалы булып, Бибифатыйма кебек бик якыннарына догалыклар язып, фал китабын да төреп килә. Үзе дә нур чәчеп торган остабикә каршында Бибифатыйма да кояш төсле балкый. Аллага шөкер, әнә ич Гөлсемгә юраганнары ничек рас килде. Баласы исән-имин йөреп, игелекле гамәлләр кылып, ил-көн алдында абруй казанып, каһарманнар рәтендә кайтты.

Менә һәммәсе, керә-керешкә үк, бер кат шушы шатлыкларны уртаклашып, күгәрчен күк гөрләп алды. Һәркем бу вакыйгалар нисбәтеннән сөаль-сорауларын бирергә ашыкты. Сүз арасында, Бибифатыйма шушы көнгә дип сакланган тозлы каз итеннән пешергән, авыз суларын китереп торган кайнар бәлешен бүлде. Апасы Камиләтенниса үзенең затлы, каклы катламасын өлешләде. Самовар өстендә аламалы зур чәйнектә Гыйльмениса абыстай хасиятләп киптергән гөлҗимеш, каен, җир җиләкләре, сары мәтрүшкәләрдән торган хуш исле «Чистай чәе» төнәп утырды. Гөлсем, шуларны мактый-мактый, кыстый-кыстый, чәй ясады, алай гынамы соң, үзенә күрә бер имтихан тотты.

Үз гомерендә күпне күргән олы буын әнкә-әбекәйләре сугыш гарасатын үз йөрәкләре аша үткәреп, тамактан калып тыңладылар.

– И-и Өммегөлсем бәбкәм, өрекмиенчә, ничекләр бундыен юлга тәвәккәлләдең? Ут эченә барганың ич!

– Инде үзеңне Алла саклаган, диң.

– Изге ният белән йөргәнгә саклаган ул, йаннарым.

– Шулайдыр, чибәр җиңгә, шулайдыр.

– Карале, Фатихны «безләр өчен юлыбызда Хозыр Ильяс булды», дисең, булгандыр да.

– И карт җиңги, яңлыш сүләмисеңме соң?

– Ниткән яңлыш булсын, Сәгыйдә? Ул бала бунда унбер еллап укыды ич. Шул заман кемлеге билгеле ие. Ризаэддин нәселе. Бәгъзан, безгә дә чыбык очы туган. Бак, мин бәйләп биргән бариганы[1] һәнүз онытмаган, ди.

– Олан, Төркиядә татарлар күп, диярең. Анлар мөһаҗирләрдер инде, бәгырьләрем?

– Син әйт: аңларның һәркаюсы олылап озатырга килгән, диң!

– И-и Нурбикәттәй, ишеттеңме, анлар бик егълашып калдылар, ди.

– Әй йаннарым...

– Гөлсем, бәбкәм, бәнем януларым үзеңә мәгълүм. Гаяз абзаңның хәбәр-хәтерен ишетмәдеңме, Төркиядә очратмадыңмы, дим, йөрәк маем. Яуширмә тиңентен йирләрдән былчырак ерып килүләрем әлеге дә баягы шул Мөхәммәтгаяз абзаң өчен инде.

Гөлсем Гаяз абзыйсы белән бәйле күп серләрне сөйли алмаса да, олы тутасының күңеленә ял булырлыкларын табып, үтә дә бер җылылык белән тасвирлады. Тагын бик күп асыл исемнәр телгә алынып, дөньяларга иминлек, бу йортка сәгадәтле тормыш теләп догалар кылынды, рәхмәтләр укылды.

Менә шулай сәгатьләр буе бәйнә-бәйнә сөйли, сөйләшә торгач, күпне күргән, күпне ишеткән җиз самовар да берзаман тынып калды. Хәл-әхвәл белергә килүчеләр дә, Гөлсемгә ияреп дөньялар гизеп, үзләренең олуг эшләреннән мәмнүн булып, хушлашып китәргә җыендылар.

Гөлсем, аларның иңнәреннән сөя-сөя рәхмәтләр әйтеп, озата чыкты. Алар шушы борынгы җирләрдә туып, шушында яшәп, оя корганнар, балалар үстергәннәр, төрлечә гыйлем эстәгәннәр. Кайчандыр, әнкәсе кебек, өязнең яшь, чибәр, сылу кызлары булганнар. Инде менә гомерләренең көзләренә, кышларына кереп барган Чистайның шушы чиста, садә җанлы, беркатлы тута-җиңгәләренә, апа-әбиләренә карап, күңеле тулып, ямансулап калды. Шулай әлегәчә шау чәчәктә утырган куш шомырт агачына сөялеп, аклыгына хәйран булып торганда, янында Гыйльмениса абыстайны күреп, әллә нигә уңайсызланып калды.

– Олан, сагышланма, күңел күзем сине шушылай ак чәчәктә күрә. Ай башы белән үзеңне ак юл көтә. Язмышыңның алтын капкалары ачылырга тора, – дип, Гөлсемне әллә күктән җиргә төшереп, әллә җирдән күккә күтәреп, бер дигәнче китеп тә барды.

Гөлсем, кичен йокларга яткач та, озак кына шул серле сүзләр, талгын уйлар таганында атынды. Төшендә ул балачакка кайтты, иң рәхәт балачакка.

...Әле иртә. Өйдәгеләр иртәнге чәйгә әзерләнәләр. Гөлсем тиз-тиз киенеп, урамга ашыга. Тышта тын гына көзге яфраклар коела. Гөлсем шуларны күзли-күзли, эчке бер сөенеч белән дустын көтеп тора. Ибраһим абыйсы, сеңелләре белән бергә, Чистай мәдрәсәләренең попечителе, сәүдәгәр Мортаза Ваһаповның да кызын укырга чакырган. Дусларның инде берничә ай күрешкәннәре юк. Әнә, ниһаять, каршысына ашыгып-ашыгып Фатыймаи-Фәридә атлый. Йөзендә искиткеч якты, ягымлы елмаю. Гөлсем үзе дә елмая һәм шундый хозур бер халәттә уянып китә.

Әле иртә. Төн чак кына таңга авышып килә. Гөлсемнең башында, төшнең дәвамы булып, сокланулы уйлар тантана итә. Аны тора-тора сокландырганы, гаҗәпләндергәне – Чистай кызлары. Аларның аерым бер үҗәтлек белән гыйлем үрләре яулавы. Бервакыт Гөлсем Гаяз абыйсының: «Һәрбер кыз ничек кенә булса да укып, мөгаллимлек дәрәҗәсенә ирешүне идеал итә», – дигән сүзләрен ишетеп калган иде. Әүлия сүзләре!

Чыннан да, Чистайда ул елларда кайсы кыз бала мөгаллимә булырга хыялланмады икән! Иреккә, гыйлемгә сусау иде бугай ул. Әле нинди сусау! Бу хакыйкатьне аңлату өчен исеме бөтен татар дөньясына танылган Чистай кызы Фатыймаи-Фәридә исемен атау да җитәдер, мөгаен.

Киң карашлы Мортаза әфәнде үзенең бердәнбер «энҗе бөртегенә», яраткан иркә кызына гыйлем бирү нисбәтеннән барын да эшләргә тырышкан. Ә менә җаны белән һәрчак яңалыкка омтылган кызның күңеленә иң хуш килгәне – Гөлсемнең Ибраһим абыйсы укыткан мәктәп! Ибраһим Камалов әүвәле әтисе Мөхәммәдзакир мәдрәсәсендә, аның вафатыннан соң, Истанбул һәм Каһирәдә белем алып кайткач, үзенең биш сеңлесен үзе танышкан алымнар белән укыта башлаган. Программалар төзеп, махсус дәресханә җиһазлаган.

«...Иртә белән әзерләндереп, сабакка озаттылар. Шул вакыт миндәге шатлык сөйләп бетерерлек түгел иде. Һәм куркып, һәм шатланып бардым. Ибраһим әфәнде кайтып сөйләгән булырга кирәк, дустым Өммегөлсем көтеп тора иде. ...шатланып күрештек»[2].

Хәзер алар җидәү. Фатыймаи-Фәридә Гөлсем белән бер партада утыралар. (Биредә Мәрвәрит һәм Илһамия Туктаровалар да белем алган.) «Еллык имтихан булды. Яхшы имтихан биреп, чәчәкле шаһәдәтнамәләр алдык», – дип, тагын көндәлегенә язып куяр морадына ирешкән кыз.

Әмма Ибраһим абзыйлары Мәккәи-Мәдинәгә китеп торганда, әтисе аны тагын укырга Казанга илтер. Кызын сагынып, тагын кире барып алыр. Фатыймаи-Фәридә дә дуслары белән дәмеллага сабакка йөрер һәм көндәлегенә болай дип теркәр: «1903 елда мин дәмелладан укый башладым. Тагын бәхетле идем. Әллә ниләр булган төсле шатланып йөри идем. Укыган дәресләребез: әнмүзәҗ (гарәп теле синтаксисы), тарих, җәгърафия, шифаһия (телдән сөйләү, әдәбият).

Бу кышны бик рәхәт укыдым. Ибраһим абзый Мәдинәдән «Ибн һәм Һибн» исемле китап җибәргән иде. Соңга таба шуны укый башладык. Бу вакытлар бик хозур үтте. Кашки һәм лә гомер (әгәр бөтен гомер) шулай бәхетле узса иде!»

1904 елның март башында Мәдинәдән Ибраһим әфәнде кайткан һәм, XX гасыр башы татар зыялыларының максат-омтылышларына туры китереп, сеңелләрен яңадан үзе укытырга булган.

«Беркөнне дустым язу җибәреп, икенче көн дәрес башлаячакларын белгертте. Язуны әтигә күрсәттем, укырга рөхсәт бирде. Аһ! Бу вакытлар никадәр кыйммәтле, әтием миңа бөтен дөньяны биргән шикелле шатландым... Әллә күктән, әллә җирдән барам... Дәрес башладык. Ибраһим абзый бик иҗтиһат белән укытачак. Русча да укыттырачак».

Ибраһим Камалов кызларга дөньяви фәннәрдән – география, арифметика, тарих, табигать белеменнән дәресләр биргән. Төрек, гарәп, фарсы, татар телләре белән дә кызлар бик җитди шөгыльләнгәннәр. Романнар укыганнар.

Кызлар бу көндәлекләргә язылган хиссиятләр, язылмый калган эч серләре белән дә бүлешкәннәр. Алар шулай бергә дә, ялгыз калып та хыял дәрьясында йөзгәннәр. Ул хыяллар – хатын-кыз иреге хакында. Кызлар мәктәпләре ачу, үзләренең мәгърифәт үрләре яулавы, мөгаллимлек итү хакындагы хыяллар.

Инде 1903-1904 елларда ук Фатыймаи-Фәридә үз өендә башлангыч җәдит мәктәбе тибындагы мәктәп оештырып, якыннарыннан булган җиде кызны укыта башлаган. Остазы йогынтысында бик күп укыган. Татар, төрек, гарәп, фарсы, рус әдәбиятыннан торган зур китапханә булдырган. Якташы Гаяз Исхакый бу елларда татар иҗтимагый фикер үсешендә искиткеч зур роль уйнаган. «Ике йөз елдан соң инкыйраз» исемле атаклы фантастик-публицистик повесте, мөгаен, аның карашыннан читтә калмагандыр. Гаяз абзыйларының абруйлы исеме аңа балачактан таныш. Чистайга төрле төбәкләрдән килгән яшь зыялыларның яшерен җыелышы Гаяз Исхакый җитәкчелегендә нәкъ менә алар йортында төнлә уза. Фатыймаи-Фәридә үзе дә революцион рухлы Чистай яшьләре белән аралашкан. Сәяси тоткыннарга ярдәм оештырудан да читтә калмаган.

Аннан эзәрлекләүләр башланса кирәк, 1907 елның җәендә гаилә Бөгелмә өязенең Кәрәкәшле авылына күченеп килә. Әмма дуслар арасында хәбәрләшү дәвам итә.

«21 сентябрь. Аһ! Бу көн – нинди гаҗәп көн!

...Иртә берлә дустымнан хат алдым. Хатында дустым: «Укыйм. Гимназиягә әзерләнәм», – дигән. Аңа ифрат шатландым. Ул бәхетле. Әмма үземнең укый алмау гына түгел, бер авылда бер хәбәрсез, аягы-кулы богаулы төсле ятуыма ифрат кайгырдым. Һәрвакыт «алда укырмын» хыялы белән яшим, ләкин көннән-көн алтыннан кадерле, гәүһәрдән кыйммәтле вакытларым бушка үтеп бара. Ләкин ни хәл итим?! Йа Рабби, дустыма башлаган эшен шатлык белән тәмам итәргә насыйп ит!» – дип кичерешләрен көндәлегенә дә язып куйган.

Ләкин озак та үтмәс, Фатыймаи-Фәридә башлангыч җәдит кызлар мәктәбе оештырып җибәрер. Беренче көнне биш-алты кыз килсә, ел ахырына алар җитмешкә якынлашыр. Бер ел эчендә ул дистәдән артык күрше авыл остабикәләрен һәм кызларын җәдит ысулы белән таныштырыр. Ә алар үз авылларында башлангыч мәктәпләр оештырып җибәрер.

Кәрәкәшледә Фатыймаи-Фәридә бер ел гына яши, 1908 елның җәендә зыялы, укымышлы яшьләрдән саналган Мөхәммәтвагыйз Нәүрүзов исемле кешегә кияүгә чыгып, Себергә, Томск шәһәренә китә. Милләткә хезмәт итү теләге белән янган Фатыймаи-Фәридә биредә дә кызлар мәктәбендә укыта. Шәһәрнең иҗтимагый тормышында, хәйрия чараларын оештыруда актив катнаша, күптөрле җәмгыятьләрнең әгъзасы була. Үзе кызлар гимназиясендә имтихан тота. Төрле курсларга очрашуларга йөри. 1912 елның февраленнән Мөхәммәтвагыйз Нәүрүзов бу якларда «Сибирия» исемле беренче татар газетасы чыгара башлый. Фатыймаи-Фәридә дә мөгаллимлеген редакциядә эшләү белән бергә алып бара. Беренче саннан ук «Хатын-кыз дөньясы» дип аталган бүлек ача. Ул һәр санда чыгып бара. 145 санның 123ен чыгарганда, мөхәррирлек вазифаларын да башкарган. «Фатыймаи-Фәридә татар җәмгыятендә күренә башлаган яңа тип хатын-кызның чын үрнәге булган. Журналист, публицист хатын-кыз һәм газета өчен җаваплы булу – ул чорда моны күзаллау да кыен. Сәләтен, яшьлеген, фикер кыюлыгын, чиктән тыш эшчәнлеген, гүзәллеген, ягымлылыгын да искә алсак, аның Томск зыялылары тарафыннан танылуы да, аңа Тукайның хәйран калулары да гаять табигый.

...Гөлсем дә бүген иртәдән үк «Сибирия» газетасының май саннарын укып, дустының уңышларына, шул дәрәҗәдә тырышлыгына, талантына, кыюлыгына сокланып, сөенеп, үзе дә хыял диңгезендә йөзә.

Әмма хәзергә дустының гомере өзелергә санаулы гына айлар калып барганын башына да китерә алмый иде. 1914 елның салкын кышында газеталар җан өшеткеч хәбәр китерерләр.

«Татар хатыннарының якты йолдызы сүнде», – дип язар 19 февраль санында «Тормыш» газетасы.

Тукайны югалтудан соң, татар җәмәгатьчелеге Фатыймаи-Фәридәнең үлемен зур милли фаҗига, зур югалту итеп кабул иткән. Русиянең төрле почмакларыннан кайгылы телеграммалар, хатлар яуган. Берничә санында йөзгә якын кайгынамә урнаштырган «Тормыш» газетасы укучылардан гафу үтенеп, ике йөздән артык телеграмма һәм хатны баса алмавы хакында хәбәр итәргә мәҗбүр булган. Кәрәкәшле авылында узган Фатыймаи-Фәридәне җирләү мәрасимендә тирә-күрше авыллардан мең ярымнан артык кеше катнашкан. Мәктәп-мәдрәсәләрдә дәресләр булмаган. Ялкынлы кайгы нотыклары сөйләнгән. «Фатыймаи-Фәридә ханым вафат булды. Ләкин ул үзенең батыр татар хатыны булуын ачык күрсәтеп, онытылмаслык исем калдырып
китте», – диярләр. Һәм нибары чирек гасыр яшәлгән гомернең гаять кыйммәтен исбатлагандай, энҗе-энҗе кар явып торыр.

...Гөлсем исә башта бу кайгылы хәбәрне укып, үз күзләренә үзе ышанмый торыр. Аннары газетадагы портретын күкрәгенә кысып, үксеп-үксеп елар. Көндәлекләрен кат-кат укып, дуслыкларын кабат-кабат күңеленнән кичерер.

«...Килгәннән бирле бу тал миңа әллә ниләр уйлата. Чынлап та бу тал ниләр күрмәгәндер; бу йортны кемнәр салгандыр да безгә торырга туры килгән. Тагын бездән соң ниләр булыр? Шуның шикелле адәм дә үз гомерендә ниләр күрми, ниләргә очрамый. Һәммәсе дә бер төш шикелле».

Гөлсем нәкъ менә хәзер дустының җанындагы бер тоемлауны абайлар: аның өчен вакыт, гомер һәрдаим алтыннан кадерле, гәүһәрдән кыйммәт булып бәяләнер иде.

«...Алтын-энҗедән кыйммәтле вакытның бер файдасыз үтүе – минем вөҗданымны газаплый торган нәрсәләрнең беренчеседер».

«...Кечкенә вә артык бәхетле чагымда Ибраһим абзыйда укыганда, гарәп әдәбиятыннан өйрәнеп язып алган нәрсә бар кулымда. Шуны кабатлап йөри идем. Хыялга чумганнан-чумам, бер бәхетле кеше булам. Менә китапларым кайта, кызлар укытам... Бернәрсә белмәгән кызларны укырга-язарга өйрәтәм, фикерләрен ачам, аларга газеталар укыйм, үзләреннән укытам. Шулай итеп, алар бик яхшы милләт анасы, балаларын яхшы тәрбия итә торган бер дәрәҗә мәгълүматлы кызлар булсалар, милләткә аз булса да хезмәтем тия; вөҗданым рәхәтләнә; үзләреннән мөгаллимәләр җитештерәм».

Менә ул Фатыймаи-Фәридә белән Гөлсемнең иң якты хыяллары!

Югары курсларны гына тәмамласын, ул да үз мәктәбен ачачак. Әмма кайда булыр ул, әлегә әйтүе читен. Ә менә Зәйтүнә – әзер мөгаллимәләрнең берсе. Әнә Чистайның рус гимназиясендә укучылар саны да арткан. Аларның да яңага омтылышы, фикер хөрлеге куандыра. Анда да Гөлсемнең дуслары, танышлары шактый.

Олы апасы Кәмиләтенниса белән Нәҗип җизнәсенең кызлары Зәйнәп тә рус гимназиясендә укый башлаган. Чистайда аны туганнан туган абыйсы Фатих Әмирханның йөрәк сердәшчесе, дип сөйлиләр. Бу Гөлсемне иң сөендергән хәбәр иде.

Тик кызларның марҗаларга охшатып киенүе, алар телендә русча сөйләшеп йөрүләре, рус гимназиясендә укырга омтылулары әниләре Бибифатыйманың бәгърен көйдерә. Бу хәлләрне аталары Мөхәммәдзакир ишан күрсә, нишләр иде икән? Ул мәрхүмкәй үз мәдрәсәсендә рус телен укыттырмас өчен ничек кенә көрәшмәде. Бу хакта сүз кузгалган саен, Ибраһим гына әнисен кочаклап ала да:

– Дөнья үзгәрде. Нык үзгәрде. Каршы төшмә, әни, – дип, сүзне төгәлләп куя.

Әле бүген дә бер төркем шундый кызлар киләчәк.

Озак та үтмәде, өй эче яшьлек дәртенә күмелде. Гөлсемгә сорау арты сорау яуды. Төрек кызы Айселинең мәхәббәт кыйссасын «аһ» итеп тыңладылар. Гөлсемнең хәтта драма итеп язуын үтенделәр. Ә үзләре ике пәрдәле пьеса куярга җыенып йөриләр икән. Пьесаның эчтәлеге дә бик заманча. Гимназиядә укытмас өчен, унбиш яшьлек кызларын кияүгә бирергә ашкынып йөргән ата-ананың көлкегә калуы сурәтләнә. Авторы – ундүрт яшен яңа тутырган Сания исемле кыз бала.

Сания! (Соңыннан ул Сания Гыйффәт исемле талантлы шагыйрә һәм драматург булып танылачак.) Гөлсемнең җан дусты Фатыймаи-Фәридәнең якын туганы. Сания дә Чистайда сәүдәгәр гаиләсендә туа[3]. Әмма әнисеннән бик яшьли ятим кала. Кечкенә Санияне үз чоры өчен гаять укымышлы әбисе тәрбияли. Ул сөйләгән әкиятләрне, риваять-кыйссаларны, халык җырларын җанына сеңдерә барган кызның күңелендә үз шигырьләре, үз иҗаты да бик иртә бөреләнә. Күр, нинди шигырьләр, драмалар яза яшь туташ!

Әле кайчан гына соң бәләкәй Сания, Фатыймаи-Фәридәгә ияреп, Гөлсемнәргә килә иде. Янып торган кара күзләр, бөдрәләнеп торган чәчләр! Гөлсем апасы яратып, аңа тагын шомырт чәчкәләре кадап куя йә такыялар үреп кидертә. Кечкенә калай савыт тулы төрле төстәге, берсеннән-берсе тәмле конфетлар белән сыйлый. Аннары апалары аны алмаш-тилмәш таганда атындыралар. Сания хыял канатларында оча...

Алга китеп, шуларны да бәян итик: инде Фатыймаи-Фәридә кияүгә чыгып, Томскида яши башлагач, аны үз гаиләсенә алдыра. Туган апасы аның юлында иң якты маяк. Мөгаллимә булу – Саниянең дә иң мөкаддәс уе, теләге. Озакламас, Фатыймаи-Фәридә аны Бубый кызлар мәктәбенә укырга илтер. Берничә елдан ул дипломлы укытучы булыр. Аның милләт язмышын, милләт борчуларын үзәккә куйган шигырьләре «Сибирия», «Тормыш» газеталарында, «Яңа милли юл» журналында басылыр. Мәхәббәт тә озак көттермәс. Сания бик яшьли илаһият галиме, җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче Закир Кадыйрига кияүгә чыгар. Аның татар милли тәрәккыятенә багышланган эшчәнлегендә ярдәмче дә, киңәшче дә булыр.

1917 елда килеп туган вазгыять аларны илдән китәргә мәҗбүр итәр. Язмыш дөнья буйлап йөртер: Кытай, Финляндия, Төркия... Сания һәрчак татар мәктәпләрендә укыту, татар вакытлы матбугатында эшләү җаен табар.

1957 елда Сания Гыйффәтнең вафаты уңае белән, Төркиянең «Төрек юрду» журналы болай дип язар: «Кечкенә генә гәүдәдә зур рух яшәткән бу шагыйрь хатынның Ерак Көнчыгыштан Финляндиягә кадәр сузылган төрки дөньяда даны, тавышы, ә карлы җиһанда яки комлы сахраларда эзе бар! Аның Казан сөйләмендә язган шигъри юлларының кайберләре әле бүген дә дога булып кабатланалар. Тумыштан нечкә күңелгә ия булган һәм бик иртә – унике яшьтән үк шигырьләр яза башлаган Сания Гыйффәт иҗатының үзенчәлеге һәм өстенлеге аның милли шагыйрь булуындадыр».

Финляндия татарлары нәкъ менә шушы милли эшчәнлегенә, милли иҗатына рәхмәт йөзеннән, Чистай кызының каберенә таш куяр.

...Туган туфрак та мөһаҗирлектә йөргән балаларын көткәндер. Җир үзе дә җирсегәндер... Сания Гыйффәт шигырьләрендәге, мөһаҗирләр йөрәгендәге милли азатлык идеясе – ул безнең дә «Антыбыз».

 

Күтәрелгән байрак төшмәс кулдан.

.......................................................

Үз ирекле көнгә җиткәнче.

 

Һәм әле XXI гасырда да безнең иң изге максатыбыз!

 

***

Пьесаны сәхнәгә куярга йөрүче кызлар яучы ролендә Гөлсемнең дә катнашуын бик телиләр. Ни кызганыч, аларның үтенечләрен кире кагарга туры килә. Ул берсекөнгә иртән юлга җыена, Сембергә, Шәмсениса янына. Аның инде көтә-көтә түземлеге беткәндер.

– Туктагыз әле, ә сез нигә Зәйтүнәне чакырмыйсыз? – диде ул кызларга, үз тәкъдименә үзе сөенеп.

– Зәйтүнә чирли.

– Бик каты ютәлли.

Гөлсемнең тәне чымырдап куйды. Менә ни сәбәпле килми тора икән Зәйтүнә. Пристаньда күрешкәннән бирле Гөлсемнең аны күргәне юк.

Кичке якта, эңгер-меңгер төшеп килгәндә, Гөлсем Зәйтүнәне эзләп китте. Ул әнисе белән Чистайның руслар яши торган ягында фатирда тора булып чыкты. Гөлсем килеп кергәч, икесе дә аптырашта калды. Әнисе чәй көйләргә тотынды. Зәйтүнә чынлап та туктаусыз ютәлли, йөз-кыяфәте бөтенләй сулыгып калган. «Йа Хода, аңарда да Тукай чире булмагае», дигән уй Гөлсемнең миен яндырып узды. Кичекмәстән аны үзем белән Казанга алып китәргә кирәк! Алар кочаклашкан килеш озак кына басып тордылар. Зәйтүнәнең кайнар күз яшьләре Гөлсемнең җанын-тәнен куырды.

– Берсекөнгә мин сине үзем белән Казанга алып китәм. Хәтимә профессорга күрсәтер. Тизрәк дәвалау чарасын күрергә кирәк.

– Үз мәрхәмәтең меңе белән үзенә кайтсын! – дия-дия, сүзгә Зәйтүнәнең әнисе дә кушылды. Ул да елый. Язмышларның болай булуы өчен дә, фәкыйрьлекләре өчен дә, гөлдәй кызының бу чирдән арына алмавы өчен дә көенеп елый.

– Троицкига китәргә булдык инде, таем. Зәйтүнәне дә остазы Мөхлисә абыстай чакыра. Улым Шакирның кайтуын гына көтәбез. Зәйтүнә генә терелсен, Зәйтүнә генә!

– Тереләчәк, тереләчәк...

 

***

Кызларны Казанга алып китүче ак пароход Чистайдан кичке алтыда кузгалып китә. Җылы июнь киченә иркәләнәсе килепме, Кама-Чулман өстендә тын гына акчарлаклар чайкала. Елга үзе дә ниндидер бер илаһи тынлыкта. Гөлсемнең шушы манзараны туйганчы күзәтәсе килсә дә, юлдашының бизгәк тоткандай калтыранып басып торуын күргәч, аны каютага алып кереп китте. Каютага керүгә, Зәйтүнә бөтенләй хәлсезләнеп ятакка ауды. Ютәле дә көчәя төште. Гөлсем тагын эченнән: «И Раббым, берүкләр Тукайныкы кебек куркыныч чир генә була күрмәсен», – дип өзгәләнде. Ашыгып, кайнар чәй сорап алды.

Сөтле чәйдән соң Зәйтүнәгә хәл кергәндәй булды. Әллә каян сизелеп тора, икәүдән-икәү генә чагында аның Тукай хакында сөйләттерәсе, сораштырасы килә. Гөлсемнең җанында да еллар буе тынгылык бирмәгән бер сорау сулкылдый.

– Зәйтүнә, узган язда Шәмсениса сине эзләп тапкан булса, Тукай янына барган булыр идеңме?

Бу катгый сорауга иң элек көчле ютәл килеп бәрелде. Зәйтүнә, уңайсызланып, күзләрен түбән төшерде. Чак кына сүзсез торганнан соң, ишетелер-ишетелмәс кенә итеп:

– Юк, Гөлсем апа, бармаган булыр идем, – диде.

– Ничек алай?

– Ничек икәнен үзем дә белмим. Эчке бер каршылык, димме, ышанып җитмәүме, Тукайның бөеклеге алдында бертөсле сагаюмы... Хәер, аңа тиң түгеллегемне мин күптән аңладым инде.

– Кемнең кемгә тиңлеген бер Ходай үзе генә беләдер.

– Ул минем яратуымнан качты ич.

– И җүләркәем, соң аның иң кайнар, иң көчле мәхәббәт шигырьләре сиңа багышланган. Аңлыйсыңмы, Зәйтүнә, син нинди бәхетле?!

Кыз, чак кына елмаеп, башын каккандай итте. Аннан соң, моң-сагыш сарган күзләрен Гөлсемгә төбәп, әйтеп куйды:

– Чистайда аны сиңа атап та шигырьләр чыгарган, диләр.

Гөлсем: «Кеше ни сөйләмәс», – сүзе белән чикләнде. Мондый үзәк өзгеч халәттә үз серләрен, кичерешләрен сөйләп, туганының болай да җәрәхәтле йөрәген нигә яраласын ди Гөлсем. Хәзер ул аның елыйсын гына китерә...

Зәйтүнәнең үзенең дә әлегә берәүгә дә сөйлисе, белгертәсе килмәгән яшерен дөньясы, үкенечләре, серләре, хыяллары бар. Аның да шагыйрьне югалту хәсрәте зур. Аның да җаны сагыну-юксыну, үкенүләргә дучар. Ничек кенә дучар әле. Бәлкем, дөнья шагыйрьне кан костырып яшәтмәгән булса... Гомере шулай иртә өзелмәгән булса... Бәлкем... Бу уйларга янә мәрхәмәтсез ютәл үчегә. Әйтерсең, ул Зәйтүнәнең йөрәк-бәгырендә бик тирәнгә яшерелгән хисләрен шулай бөтенләйгә бәреп чыгарырга җыена иде. Гөлсем тагын куркуга төште. Тагын аның балаларча ябык, кечкенә гәүдәсеннән кочып алды.

Бу елда Зәйтүнә күпне кичергән, бик күпне. Хәтта хәзер кемнең сынаулары ачырак, авыррак икәнен әйтүе дә читен. Гөлсем хәзер үзенең математик аңы белән шушы «тәкъдир» дип аталган иң катлаулы теореманың иң дөрес чишелеш юлын табарга теләп уйлана. Һәм шундый нәтиҗәгә килә. Зәйтүнә нәкъ менә Тукай күрергә хыялланган чын татар кызы икән.

Зәйтүнәнең йөрәге, әнә шул хакыйкатьне аңлатырга теләгәндәй, күкрәк читлегеннән чыгардай булып, сулкылдап кага. Хәзер аның җанына да, тәненә дә дәва кирәк. Дәва... Зәйтүнә хәтта үзенең Тукай янәшәсендә мәңгелеккә атлавын да анык аңлар, абайлар дәрәҗәдә түгел. Әлегә ул нык сырхау.

...Ә чынлыкта исә ул гаҗәеп бер гүзәл сурәте белән – тарих битләрендә. Шунысы бәхәссез: татар яшәгән дәвердә Зәйтүнә белән Тукайның исемнәре мәңге янәшә йөрер. Туачак гасырларда да татар йөрәге аларны бергә күрергә, бәхетле итәргә теләп талпыныр. Зәйтүнәгә Тукайның җан сөйгәне итеп карар, сокланыр, яманатлардан йолып, күз карасы кебек саклар.

Ә Гөлсем нишләрме?! Гомере буена Тукайны яд итеп яшәр.

Ә иртәгә иртән Казанга килеп җитүгә, Зәйтүнә Тукай каберенә юнәлер. Биредә аның да, нәкъ Гөлсемнеке кебек, яралы һәм яраткан җаны үксер. Ул да шагыйрьнең шигырьләрен дога итәр. Бәхиллеген сорар. Тәкрарлый-тәкрарлый егълар:

 

...Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!

 

Бу мәлдә дә янә кабер өстендә, ак болыт сурәтенә кереп, фәрештәләр сакта торыр. «Мәхәббәт сакчысы» яңадан җиргә иңәр. Ә бөек Тукайның бөек Рухы, шатланып, тагын күкләргә күтәрелер.

 

***

Аннан, Зәйтүнә Тукай эзләреннән үтеп, Хәтимәләргә кайтыр, һәм чак кына хәл алуга, табибка күренергә китәрләр. Ә Гөлсем өйләдән соң янә пароходта Сембер ягына юл тотар. Анда аны кайчаннардан бирле сабырсызланып Шәмсениса, алай гынамы – ак язмышы көтә. Сембердә ул аны икенче Габдулла белән очраштырыр, төгәлрәге, мәшһүр татар фабрикантларының дәвамчысы Абдулла Акчурин беренче көннән Гөлсемгә гашыйк булыр. Һәм бер ай дигәндә, Гөлсем белән Абдулланың Камада йөзүче ак пароходта туйлары узар.

Казанда дәваланганнан соң, Зәйтүнә дә әнисе белән Троицк каласына китеп барыр. Остазы Мөхлисә Бубый аны мөгаллимә итеп кызлар гимназиясенә эшкә чакыра. Ә бер елдан ул да Троицк каласының данлыклы Зәйнулла ишан гаиләсенә килен булып төшәр.

Гөлсем белән Зәйтүнә исә шушы моңсу сәяхәттән соң кырык өч ел узгач кына очрашу-күрешүгә ирешерләр.


[1]  Барига (диал.) – бияләй.   

 

[2]  Мәхмүтова А. Милләт аналары. – Казан: «Җыен» нәшр., 2012.    

 

[3]  Гаффарова Ф. Сания Гыйффәт // «Безнең мирас» журналы. – 2016. – №11.  

 

АХЫРЫН "КАЗАН УТЛАРЫ" ЖУРНАЛЫНЫҢ 5 НЧЕ САНЫНДА (2019) УКЫРГА МӨМКИН БУЛАЧАК.

 

"КУ" 4 (апрель), 2019

фото: Yliacherkas03081993

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: