Логотип Казан Утлары
Роман

Ватан (Икенче бүлек /8)

Гариф үзенең сүзләрен: «Ә хәзер сезнең алда күренекле татар шагыйре Муса Җәлил чыгыш ясый», – дип тәмамлады. «Муса Җәлилгә сүз бирелә», дигәч, әсирләр гөрләшеп алдылар.

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

8

Семпен пансионаты дигәннәре Балтыйк диңгезендәге Узедом утравына урнашкан бер шәһәрчектәге, шундагы «Инзельхоф» дип аталган ял йорты булып чыкты. Аны «Идел-Урал» легионерлары ял итү өчен махсус сатып алганнар икән. Муса биредә бер атна ял итте. Дөрес, ялы ял булмады, йөрәге гел борчулы, гел оешма эшләре турында кайгырды. Шулай да ике шигырь яза алды. Берсе, «Томаулы гыйшык» дигәне, әле күптән түгел генә язган «Хәдичә» шигыре рухында шаянрак булып чыкты. Икенчесен язу уе зоопаркта Алиш карап торган бүре читлеге янында чакта туды. Исемен дә «Бүреләр» дип куйды.

Бүре – кыргый ерткыч. Безнең яклардагы кыргый җәнлекләрнең иң күп таралган һәм иң куркыныч төре. Ничек кенә куркыныч һәм явыз булса да, борынгы кеше аны кулга ияләштергән һәм үзенең тугры дустына әверелдергән. Әйе, ат белән эт – хайваннар арасында кешенең иң якын һәм тугры дуслары. Иң авыр чакларда да беркайчан да хуҗасына хыянәт итмиләр, ташлап китмиләр. Бүреләр ялгыз гына яшәмиләр, алар – күч, гаилә белән яшәүче, бердәм ерткычлар. Һәрвакытта да үзләренең юлбашчыларына, ата бүрегә буйсыналар. Төрле халыкларның мифларында, фольклорында бүреләр хакында кызыклы әкиятләр, легендалар яши. Рим шәһәренә нигез салучы Рем һәм Ромул исемле игезәкләрне имезеп үстергән ана бүре хакындагы легенданы дөньяда белмәгән кеше юктыр. Римдагы Капитолий музеенда ана бүрегә куелган һәйкәл дә бар. Тарихчы галимнәр ул һәйкәлне Римның борынгы халкы булган этрусклар ясаган, диләр. Ә ул этрусклар төркиләр булган. Унынчы-уникенче гасырларда яшәгән угыз-кыпчаклар ак бүрегә табынганнар. Төрки ханнарның байрагында бүре башы сурәтләнгән булган. Галимнәр язуынча, имеш, кытайлар түркетләрне бүреләр дип атап йөрткәннәр.

Муса шигыренең исемен язды да бүре турында әнә шуларны уйлап утырды. Аннары:

Кешеләр сугыша, кан коя,

Киселә меңнәрчә гомерләр.

Төн буе улашып якында

Иснәнеп йөриләр бүреләр,

– дип язып куйды.

Борынгы бабаларыбыз тиккә генә бүрене кулга ияләштереп, тугры дустына әверелдермәгәндер. Бүре – ул кадәр үк ерткыч түгел. Ул беркайчан да үләксә ашамый. Бик сирәк очракларда, ашарына азык табарга бернинди җай чыкмаганда гына кешегә һөҗүм итә.

Муса шулар хакында уйлый-уйлый, авыр яраланган солдат янына килеп чыккан, аңа тимичә китеп барган бүре турында шигырен дәвам итте. Бүре калдырып киткән яралы егетне, фашистлар килеп җәзалап, ак каенга асып үтерәләр. Аның соңгы юлларын ул:

Бүреләр, аһ... ләкин бүреләр

Бу кадәр үк ерткыч түгелләр,

– дип бетерде. Фашистларның ерткычлыкларын үз күзләре белән күргән Муса бу шигырьдә аларның никадәр кешелексез, вәхши зат икәнен күңелләрне тетрәндерерлек итеп сурәтли алды. 

Узедомнан кайтуга, Шәфи Мусага легионерлар арасыннан Комитетта һәм Татар арадашчылыгында эшләргә, җитәкче кадрлар эзләү өчен лагерьларга чыгарга җыенулары, комиссия составына Мусаның да кертелүе хакында әйтте. Алар икенче көнне үк Берлин – Варшава поездында юлга кузгалдылар. Муса вокзалга төшеп, Шәфи Алмас биргән билетта күрсәтелгән вагонга керде, купе ишеген ачты. Астагы ятакларда ишек янында Сабит Кунафин белән җырчы Афзал Фәхретдинов, түрдә, тәрәзә буенда Гариф Солтан утыралар иде. Ул: «Ишек янында утыручылар өстәге ятакларга үрмәләргә тиеш, димәк», – дип уйлап куйды. Пәлтәсен салып элгечкә урнаштыргач, аны түргә, тәрәзә буендагы буш урынга үткәрделәр. СВ купега урнашкан булса кирәк, Шәфи Алмас үзе күренми иде. Афзалны ул әсирләр алдында җырлатыр өчен алган булырга тиеш, Сабит – шымчы, Мусадан бер адым да калмыйча күзәтеп йөрер инде. Гариф Солтан – немецча чыгыш ясаучылар булса, тәрҗемәче. Ә Муса әсирләр арасында абруен күтәрер өчен кирәк. Ул аннан, һичшиксез, шигырь сөйләтәчәк.

Бераздан поезд кузгалды. Алар купесында урыннар тулы, ә Шәфи Алмас күренми иде.

– Шәфи абзый кайда йөри? – дип сорады Муса комитетчылардан.

– Ул СВ купеда. Кәефе юк. Безнең белән дорфа гына сөйләште. Салып та алган бугай, – диде Гариф Солтан.

– Нәрсә булган соң шулай кәеф кырылырлык?

– Өченче көн Яушев заводында янгын чыккан. Кайбер цехлары шартлаган ди бугай. Шуннан бирле абзыйның кәефе юк.

– Батальоннарда солдатлар арасында татар һәм урыс телләрендә листовка таратканнар. Урыс Азатлык армиясенә каршы листовкалар, ди. Шулай да безнең комитет хезмәткәрләреннән шикләнәләр.

– Кемнәр кулы уйнавын мин төгәл чамалыйм, – дип, сүзгә Сабит Кунафин кушылды. «Ярый әле мин Семпендә чакта булган. Миннән шикләнерлек урын юк», – дип уйлап куйды Муса. Алай да ул Унгляубе шымчысының кылларын чиртеп карарга булды:

– Кемнәр дип уйлыйсыз? – дип сорады.

– Борчылмагыз, сез түгел, – диде Кунафин.

Шулай да төгәл исемнәр әйтүдән тыелып калды.

Муса юл кирәк-яраклары салынган сумкасыннан «Идел-Урал» гәзитенең үзе ял иткән чакта чыккан соңгы санын алып караштыра башлады. Гариф белән Сабит карта сугарга тотындылар. Афзал, бер сүз дә дәшмичә, тын гына аларны карап утырды, тәрәзәдән Германиянең гүзәл табигатенә сокланып барды. Калкулыклар арасында ара-тирә очраштыргалаган төз буйлы чыршылар аңа туган якларындагы матур урыннарны хәтерләтте. Берәр сәгать чамасы шулай баргач, алар купесының ишеген шакыдылар. Вагон озатучысы икән. Ул билетларны тикшерде һәм Мусага мөрәҗәгать итте:

– Herr Gumerov, Herr Shafi Almas aus dem ersten Abteil lädt Sie zu sich selbst ein. Муса озатучының аны үзенә Шәфи Алмас чакыруы турында әйтүен аңлады. Гариф Солтан шунда ук татарчага тәрҗемә итеп бирде:

– Һерр Гумеров, сезне беренче купеда баручы Шәфи Алмас әфәнде үзенә дәшә, дип әйтә, – диде.

– Кайсы купеда? – дип сорады Муса Гарифтан.

– Беренче, СВ купеда бара Шәфи абзый, – диде Гариф, озатучыга мөрәҗәгать итеп тормыйча.

– Яхшы, – диде Муса һәм, җыенып, ишектәге көзгедән карап чәч-башын тәртипкә китереп, чыгып китте.

Шәфи Алмасны ялгызлык ялыктырган булса кирәк, ул Муса белән бераз сөйләшеп, аралашып барырга уйлаган иде. Бу хакта алдан ук хәзерләнгән, күрәсең, өстәл өстенә затлы виски, төрле консерва-закускалар чыгарып тезгән, үзе эчемлектән авыз итеп алырга да өлгергән – шешәсе ачылган һәм ике касәнең берсендәге хәмернең яртылаш эчеп куелганлыгы күренеп тора иде. Ләкин Шәфи сүзне Мусага дәгъва белдерүдән башлады.

– Сезгә билетны баштан ук үзем белән бер купедан аласы калган. Әйдүк, узыгыз, Муса әфәнде, – дип каршы алды ул аны.

– Зыян юк, Шәфи әфәнде, үзегез генә булгач, борчучы да юктыр, рәхәтләнеп ял итеп барасыз.

– Сөйләгез, үзегез ничек ял иттегез. Матураеп, түгәрәкләнеп киткәнсез, ял килешкән бугай, күренеп тора, – диде Шәфи, Мусаның Семпеннан кайтып төшүенә ишарә ясап.

– Зур рәхмәт, ярады, ярады. Ял ял инде ул.

– Безгә генә монда рәхәтләнеп яшәргә бирмиләр, корт чаккырлары. Ул Әхмәт Симаев дигән кемсә сәвит разведчигы, ахрысы. Диверсия оештырыр өчен монда махсус ташланган, дигән фараз бар. Бик матур гына кереп утырган җылы урынга. Сәвитинформ хәбәрләрен тыңлап ята, шуларны татарчалаштырып, «Винета»да легионерларга тапшырып тора.

– Кит аннан. Булмас, ул бит рейхсминистр Розенбергның ышанычлысы, яраткан журналисты. Ул үткәргән пресс-конференцияләрдә даими катнаша.

– Шуннан файдалана да инде. Легионерлар арасында таратылган листовканың Гиббельсның борын астында эшләп яткан «Винета» радиостанциясе тәрҗемәчесе машинкасында басылганлыгы ачыкланды. Моны бары тик Симаев эше дип кенә уйларга була!

– Бу бит батырлык! Шәфи әфәнде!

– Көлмәгез, Муса туганкай! Көлмәгез. Баш китәрлек эшләр бу! Берочтан Симаевның эшчәнлеген сезнең персона белән дә бәйләргә бик мөмкин!

– Ничек алай? Минем аны күргәнем дә юк.

– Күргәнсең шул. Зоопаркта икегез бергә крокодиллар бассейны янында озак кына сөйләшеп басып торгансыз.

– Соң, анда бит комитетның барлык хезмәткәрләре дә бар иде. Барыбыз да бергә йөрдек.

– Кемнең нәрсә уйлаганын, нәрсә сөйләшкәнен кем белгән анда.

– Аннары, мин икенче көнне үк ял йортына китеп бардым.

– Рәхим Саттар дустың да бик шикле кеше булып чыкты. Минем лояльлектән файдаланып, гәзиттә «Вакытлыча дуңгыз да кияү була ала» дигән мәзәк бастырган. Гитлерны мыскыл иткән. Алиш дустың төрле милләт легионерларына «уртак дошманга каршы берләшергә» чакыру белән мәкалә язып чыгарган. Нинди дошман турында сүз бара торгандыр? Барысын да эштән куарга! Урыннарына яңа хезмәткәрләр алырга. Сезнең белән бу сәфәргә чыгуыбызның төп максаты менә шул, Муса әфәнде, белмәсәгез, белегез! Унгляубе миннән әнә шуны таләп итә. Үземне кыен хәлдә калдыручыларны яклап маташырга һич теләгем юк. Китсеннәр, әнә, батальоннарда хезмәт итсеннәр. Франциягә, Голландиягә барып сугышып ятсыннар, кадеремне белмәсәләр 

- Җиңел генә әйтәсез, Шәфи әфәнде. Андый белгечләрне табуы ансат булмаячак. Аяк астында аунап ятмый андыйлар.

– Ятмасалар, аларны үзең алмаштыра аласың. Иртәгә үк легионерлар алдында чыгыш ясарсың. Лагерьларга да барачакбыз. Әсирләр алдында легионга язылырга чакырып та чыгышлар ясарсың. Ышанычны акларга кирәк, Муса әфәнде!

– Минем ораторлык сәләтем юк. Шигырь укый алам. Афзал җырларымны башкарыр. Шуннан артыгын көтмәгез. Нәрсә булдырсам, шуны эшләрмен.

– Ярар. Карарбыз. Мондый сөйләшүгә дип чакырмаган идем. Канның кызган чагы, гафу ит. Әйдә, берәр чәркә җибәрик булмаса.

– Гафу итегез, Шәфи әфәнде, бер дә теләгем юк. Кәефемне дә кырдыгыз. Купега кайтып ял итим.

Муса шулай диде дә, Шәфинең үгетләүләренә карамыйча, үз купесына чыгып китте.

– Иртәгә чыгыш ясарга әзерлән! – дип калды аның артыннан Шәфи, монда әле үзенең хуҗа икәнлеген күрсәтергә теләгәндәй.

Муса Шәфи яныннан, чынлап та, шактый кәефсезләнеп чыкты. Ул шикләнеп кенә йөргән күп нәрсәләрнең чын икәнен ачты президент. Алар артыннан күзәтәләр дә икән. Һәм эшләре шактый ук куркыныч та икән. Симай белән Саттарның хәлләре аеруча кыл өстендә, болай булгач. Бу карт, үз тиресен кайгыртып, эшне сүздә генә калдырмаска да мөмкин. Әхмәт Тимер белән дә нинди мәкерле хут ясап атты.

Купедагылар Мусаны шулай тиз генә әйләнеп кайтыр дип көтмәгәннәр иде бугай. – Нәрсә булды? – дигән сорау ташлады Гариф Солтан, ишектән керәкерешенә.

– Нәрсә булсын, тилергән президентыбыз. Теленә тилчә чыккан, ни теләсә, шуны сөйли.

– Президентлыгын әйтер идем инде, – диде Гариф, Мусага теләктәшлек белдергән чырай чыгарып. Кем белән, кайда гына сөйләшсә дә, Шәфи Алмас турында сүз чыкса, аны каралтмыйча калмый. Гел булдыксызлыкта, наданлыкта гаепли.

– Башка комитетларның президентлары легионерлар өчен барысын да эшлиләр. Ә безнеке бары тик үзенең сәүдә эшләре турында гына кайгыртып, үз кесәсен калынайту турында гына уйлап йөри. Күптән алыштырырга кирәк инде.

Гарифның нәрсә уйлаганын барысы да яхшы белә. Аның белән килешәләр дә иде бугай. Ләкин бу хакта берсе дә кычкырып сүз әйтми, дәшмәүне мәгъкульрәк күрәләр. Чөнки Гарифның үзенең дә бу вазифаны башкарырга әле башы яшь, борын асты кипмәгән. Нибары унтугыз яшь кенә тулып узган.

Мусаның Шәфи белән булган сөйләшүен купедашларына җиткерергә бернинди теләге дә юк иде. Ул яңадан үз урынына утырып, тыныч кына «Идел-Урал» гәзитен карый башлады.

Кичкә таба поезд аларны Варшава тимер юл вокзалына алып килеп җиткерде. Муса кунакханәгә Афзал белән бер номерга урнашты. Мусаның зур кара сумкасы «Идел-Урал» гәзитләре белән шыплап тулган иде. Алдагы көнне ул, ике атналык сәфәргә чыгасы, дигәч, Седльце, Демблин, Вустрау, Узедом, Радом, Крушино, Дрезден кебек шәһәрләр тирәсендәге лагерьларда булырга туры киләчәк, дип чамалап, Алиштан йөз данәләп листовка алырга да өлгергән иде. Хәзер шул листовкаларны, Афзалга сиздермичә генә, төргәкләп бүлгәләп куясы. Гәзит битләре арасына кыстырып таратуы да куркыныч; аерым, ышанычлы кешеләргә биреп калдырырга кирәк. Седльцедә аның килүен дүрт күз белән Абдулла Баттал көтә. Радомда – Зиннәт Хәсәнов, Едлинода – Кормаш егетләре, Крушинода – Ян Габдуллин...

Икенче көнне Седльце лагерена алып килделәр. Аларның киләсен биредә көткәннәр. Татар һәм башкорт әсирләрен лагерь уртасындагы тузанлы мәйданга чыгарып тезгәннәр иде. Кунакларны лагерь коменданты һәм Татар арадашчылыгының башлыгы Гайнц Унгляубе үзе каршы алды. Әсирләр алдында комендантның кыска гына чыгышыннан соң Унгляубе сүз алды. Аның сөйләгәннәрен Гариф Солтан татарчага тәрҗемә итеп барды.

Унгляубе әсирләрнең легионнарга язылып, Германия мәнфәгатьләрендә хезмәт итүен патриотизм дип бәһаләде.

– Чөнки сез, туган илегезне большевистик чумадан азат итү өчен, үз милли дәүләтегезне төзү өчен көрәшәчәксез, – диде ул. – Легионерларның көнкүреше гади әсирләрнеке белән чагыштырганда, күпкә яхшырак. Алар көнгә өч тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә. Яхшы киенеп йөри. Хезмәт хакы ала. Без СССРда сезнең хезмәт хакы алмыйча эшләгәнегезне төгәл беләбез. Легионда хезмәт итеп, сез туган илегезгә тулы янчык белән, баеп кайтачаксыз.

Унгляубеның чыгышын татарчага аударып барган Гариф Солтан аның артыннан үзе дә татар телендә нотык тотты. Ул шулай ук легионерларның хәрби әсирләргә караганда яхшырак шартларда яшәүләре белән кызыктырырга тырышты. Моның өчен Татар комитеты зур эш башкара, дип, комитетның дәрәҗәсен күтәрергә маташты. Татар комитетының, башка комитетлар белән чагыштырганда, абруе зурлыгын билгеләп үтте.

Гариф үзенең сүзләрен: «Ә хәзер сезнең алда күренекле татар шагыйре Муса Җәлил чыгыш ясый», – дип тәмамлады. «Муса Җәлилгә сүз бирелә», дигәч, әсирләр гөрләшеп алдылар. Муса Гумеровка, дисә, мондый хәл булмас иде, әлбәттә. Ә Җәлилне халык яхшы белә иде.

– Исәнмесез, Ватандашлар! – дип башлады сүзен Муса. – Мин оратор түгел, андый осталыгым юк. Сезне, легионга язылыгыз, дип үгетләп, кайнар чыгыш ясый алмам. Ләкин, чынлап та, легионга язылыгыз, дип чакырырга телим. Алда әйтелгәннәргә кушылып, чынлап та, легионда сезнең хәлегез күпкә яхшырачак, ачтан интегүләрегез бетәчәк, дип әйтәсем килә. Ә хәзер мин сезгә үземнең берничә шаян шигыремне укып китмәкче булам.

Муса әсирләргә үзенең «Хәдичә» һәм «Томаулы гыйшык» дигән шигырьләрен укыды. Ул тоткынлыкта дошманга үч һәм нәфрәт белән язылган башка шигырьләрен укудан тыелып торды. Арада, нәрсә сөйләр, кайсы шигырьләрен укыр икән, дип, аның һәр әйткән сүзен җиз иләк аша үткәрүче кешеләр бар иде.

Мусадан соң чыгыш ясарга Афзал Фәтхуллинны игълан иттеләр. – «Сагыну». – Муса Җәлил сүзләре, Заһид Хәбибуллин музыкасы. Афзал аккордеонда көйнең беренче аккордларын алды һәм көчле, моңлы тавышы белән җырлый башлады. Гөл чәчәкләрен өзәм мин,

Юлларыңа тезәм мин.

Бик сагындым, бәгърем, 

Бик сагындым сине,

Әле дә ничек түзәм мин...

Җырны әсирләр тын да алмыйча тыңладылар һәм ахырдан көчле алкышларга күмделәр.

Афзалның «Җавап хаты» дигән икенче җыры да Җәлил сүзләренә иде. Аннан соң ул татар һәм башкорт халык җырларын башкарды.

Концерттан соң, Муса, Шәфи Алмастан әсирләр өчен аерым сөйләшүләр үткәрергә, аларга «Идел-Урал» гәзитен таратырга дип сорап, бараклар буйлап йөрергә китте. Шәфи Мусаны бер минутка да күз уңыннан ычкындырмый иде. Үзе булмаса, бу эшне Сабит Кунафинга тапшырып, гел аның артыннан ияртеп йөртте. Муса моннан оста файдаланды. Гәзитләрнең бер өлешен Сабитка тоттырды, ә икенче өлешен үзе алды. Икенче төргәктәге бер гәзиткә сизелмәслек итеп листовкаларны кыстырган иде. Мусаның Сабиттан аерылуын көтеп кенә торган Абдулла Баттал, кеше-карага сиздермәслек итеп, Муса белән күз карашлары аша гына исәнләшеп, листовкалы гәзитне алып куенына кыстырды да әсирләр арасында юк булды. Муса җиңел сулап куйды. Аның гәзитләре дә тиз арада таралып бетте.

Икенче көнне инспекция Демблин лагеренда әсирләр белән очрашты. Алар лагерьлар буйлап йөргән ике атнаның һәр көнендә диярлек, әле анда, әле монда әсирләр, легионерлар арасында листовкалар таратылуы, төрле диверсия эшләре турында хәбәрләр килеп торды. Ул яңалыклар Шәфи Алмасны чыгырыннан чыгарса, Мусаның кәефен күтәрә, эшкә дәртләндерә иде.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 02, 2019

Фото: pixabay

 

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев