Ватан (Өченче бүлек /9)

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

9

 Падре Юрытко сүзендә торды, икенче көнне үк, аның сүзен тыңлап, төрмәнең мөселманнар рухание Габдулгани Госманов Мусалар камерасына Коръән алып керде.

– Бик дөрес итәсез, балакайлар, белеп кылган, белми кылган барлык гөнаһларыгыздан Аллаһы ярлыкар үзегезне, – диде ул, Коръәнне Мусага биргәндә.

– Гөнаһсыз кеше юктыр, хәзрәт, – диде Муса. – Ләкин бу безнең фашист җәлладлары алдында гөнаһларыбызны юарга тырышуыбыз дип уйлап ялгыша күрмәгез. Сез безне саткан сатлыкҗаннарның гөнаһлары күбрәк дип уйламыйсызмы? Менә аларның исенә төшерәсе иде Аллаһ каршына баргач җавап тотасылары барын.

– Аллаһы барын да күрә, улым. Борчылмагыз.

Бераздан коридорда надзирательнең «һава суларга» дигән командасы яңгырады. Ишегалдына аларны уникешәр кешелек төркем белән алып чыгалар иде. Гадәттә, татарлар белән италиялеләр бер төркемдә була. Үзара сөйләшмәсеннәр өчен, төрле милләт тоткыннарын аралаштырып бастыралар. Шунлыктан әллә ни сүз алышу мөмкин түгел. Тоткыннар әйтәсе сүзләрен, яңалыкларны камерада чакта ук кәгазь битенә язып алып чыгалар да, түгәрәк буйлап йөргән вакытта сиздермичә генә, алда барган иптәшенең кесәсенә салалар. Татар – италиялегә, италияле татарга салса да, камерага кергәч, татарчаны – татар, итальянчаны италияле укып, яңалыклар белән танышалар.

Ә бу көнне тоткыннарга барысын да шатландырган да, борчуга да салган зур яңалык килеп иреште. Падре Юрытко гөманлаган сүз чын булып чыкты: Гитлерны үзенең үк көрәштәшләре үтерергә теләп, бункерында шартлау оештырганнар. Бу хәбәр тиз арада бөтен камераларга таралды. Ул арада кайсыдыр камерада сугыш башында чыккан «Изге сугыш» дигән җыр яңгырады. Аны башка камерадагылар да күтәреп алды.

Пусть ярость благородная

Вскипает как волна.

Идёт война народная,

Священная война!

Җырга Муса белән Фоат та кушылды. Шулчак камерага ике сакчы килеп керде дә кул-аяклары богаулы тоткыннарны шомпол белән кыйнарга тотынды. Ләкин җыр туктамады. Коридорда автоматтан аткан тавышлар ишетелде. Бары тик шуннан соң гына халык тынып калды.

– Үтерделәр микән кабахәтне? – диде Муса.

– Үтерә алмаган булсалар, заговорчыларны җәзалаулар, эзәрлекләүләр башланачак. Мусаның сүзе хак булды. Гитлер исән калган иде. Заговорны оештыручыларны һәм анда катнашучыларны шул көнне үк хөкемгә тартулар башланды. Ә хөкем бик кырыс. Күбесе иң югары җәзага – үлемгә хөкем ителде. Тоткыннар өчен көтелмәгән һәм шаккатырган нәрсә Гитлерның иң турылыклы генералларыннан саналган, Германиянең резервтагы армия командующие генерал-полковник Фридрих Фромм заговорны оештыручыларның берсе булып чыкты. Тоткыннар арасында Фридрих Фроммны тоткыннарга мәрхәмәт белән карый, үлемгә хөкем ителүчеләрнең хөкем карарын каторга белән алыштыра, дигән сүзләр йөри иде. Мусалар да, бәлки, шундый карар чыгарырлар әле дип өметләнеп яши башлаганнар иде. Фроммның вазифалары рейхсминистр Гиммлерга тапшырылды. Приговорны үзгәртеп, гаепләрен кичерерләр, бәлки, дигән өметләр сабын куыгы кебек шартлап юкка чыкты.

Бу генераллар заговоры иде. Генералларның Гитлерны урыныннан алып ташлау яки үтерү турында планнары 1938 елда ук туган иде. Бу ниятне тормышка ашыру омтылышлары берничә тапкыр булды. Ләкин генералларның куркаклыгы, икеләнүләре, ярты юлда тукталып калулары яисә уртак бер карарга килә алмаулары аркасында ул гел кичектерелеп килде. Ниһаять, 1944 елның 20 июлендә заговорчылар хәлиткеч адымга барырга батырчылык иттеләр. Ләкин монысы да барып чыкмады. Нәтиҗәдә, Гитлер хыянәтчеләрне аеруча рәхимсез бер вәхшилек белән җәзалап үтертте. Аларны атып кына үтермичә, Плётцензее төрмәсендә түшәмгә махсус ыргакка беркетелгән рояль кылы белән асып, гильотинада башларын чабып үтерделәр. Барлыгы ике йөзләп хәрби начальникның гомере өзелде: бер фельдмаршал, унтугыз генерал, егерме алты полковник, ике илче, җиде дипломат, бер рейхсминистр, бер завод җитәкчесе, өч дәүләт секретаре, Берлинның полиция начальнигы һәм СС группенфюреры – криминаль полициясе начальнигы. Шулар арасында Германиянең Мусаларны хөкем иткән резервтагы армия командующие генерал-полковник Фридрих Фромм да бар иде. Бу хөкем ителүчеләр турында Германиядәге барлык гәзитләрдә дә яздылар. Аларны хыянәтчеләр, Германиянең дошманнары, дип атадылар. Төрмә тоткыннарына укыр өчен махсус чыгарыла торган «Фолькишер беобахтер» гәзитендә,үлемгә хөкем ителүчеләрне куркытыр өчен заговор турында аеруча бәйнә-бәйнә сөйләгән язмалар басылды. Ул язмаларны укыгач, тоткыннар үзләренең дә ахыргы сәгатьләре якынлашуны аңладылар.

Август урталарында иртәнге аштан соң һава суларга чыгабыз дип торганда, Мусалар камерасының ишеген ачып, надзиратель Ланфрединине әйберләрен җыйнарга һәм коридорга чыгарга чакырды. Муса аңа үзенең соңгы дәфтәрен бирергә дип җыенып йөри иде. Өлгерә алмый калды. Алар һава сулап кергәндә, камерада Ланфредини урынында яңа тоткын утырып тора иде инде.

Яңа тоткын немец булып чыкты. Алар таныштылар.

– Ich bin deutsch. Ich heiße Schultz. Schultz Kruger27. – Antifaschistisches Mittel28? –

Ja, ja. Antifaschist. Kommunist29.

Заманында коммунистлар партиясендә торган физика укытучысы Шульц Крюгер Гитлерга каршы заговорда гаепләнеп кулга алынган иде. Гитлер хакимияткә килгәч, Шульц, кулга алынып, Дахау төрмәсендә утырып чыкты. Аны унбиш елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр иде. 1939 елда Гитлер Польшага каршы сугыш башлагач, Шульц төрмәдән чыгу өчен сугышка китәргә теләк белдереп, төрмә башлыгына хат язды. Хатын караганнан соң, амнистия ясап, аны Гитлер армиясенә алдылар. Югары белеме булуын исәпкә алып, лейтенант дәрәҗәсе бирделәр. Бу вакытта инде Германия Советлар Союзына каршы сугыша башлаган иде. Аны Көнчыгыш фронтта сугышучы Үзәк армияләр төркеменең башлыгы полковник Хеннинг фон Трескофф үз янына штабка хезмәткә алды. Фон Трескофф Шульцның коммунист булуына игътибар иткән икән. Ә үзе ул нацистлар режимын күрә алмый торган антифашист булып чыкты. Штабка гел Шульц шикелле кешеләрне җыйган. Тора-бара Трескофф аларны үзенең планнары белән таныштырды. Ә планнары дигәнең хәтәр – Гитлерны юк итү, Германиядә урнашкан нацистик режимны бетерү. Германия армиясендә Трескофф җитәкчелегендәге заговорчыларның дистәләрчә генералны берләштергән зур яшерен оешмасы эшли. 1943 елда Трескоффның якын дусты подполковник граф Клаус фон Штауффенберг Германиянең резервтагы армиясе штабы начальнигы итеп билгеләнә. 20 июльдәге заговорны менә шушы полковник оештыра да инде.

Шульц Крюгер кертелгәннең икенче көнендә, кичке аштан соң, камерага тавыштынсыз гына ишекне ачып, төрмәнең Мусалар торган бүлеге башлыгы фельтфебель Генрих килеп керде. Шигырьләрен карап утырган Муса бу дәфтәрдән дә колак кагам икән инде дип куркып куйды. Төрмә сакчылары башлыгы, кулларын артка яшереп, аякларына торып баскан тоткыннарны тынычландырып:

– Setz dich, setz dich30, – диде дә, Шульц янына килеп, аны кочаклап алды.

Баштарак аптырап калган Шульц, немецны таныды булса кирәк:

– Oh Heinrich, mein Freund31! – дип, шулай ук колачын җәйде.

– Сине дә күрер көннәр бар икән! Ничек килеп эләктең инде тагын? Бер тапкыр котылган идең бит? – диде Генрих, Шульцны кочагыннан ычкындырып.

– Сине дә монда очратырмын дип һич тә башыма китермәгән идем.

– Дахаудан котылгач, мине бит штрафлагка җибәрделәр. Сугыш башлангач, үзем теләп фронтка җибәрүне сорадым. Ә мине ышанычсыз элемент дип, менә шушында китереп тыктылар. Сакчылар бригадасының башлыгы мин монда.

– Алай икән. Эшләр хөрти бит минем, Генрих туган. Үлем җәзасына хөкем иттеләр. Бу егетләр дә үлем көтәдер инде.

– Ja, es ist Selbstmord32. Генерал Фромм, бәлки, җәзаларын каторга белән алыштырыр дип өметләнә идем, Фромм үзе дә эләкте бит.

– Ул Фромм кабахәт бер шкурник булып чыкты бит.

– Ә нәрсә булган? – Фромм, үз шкурасын саклап калу өчен, башта заговорны оештырган Штауффенберг белән бергә аның дуслары Ольбрихтны, Квирнхаймны, Хафтенны кулга ала, аннары ашыгыч рәвештә трибунал карары чыгарып, шартлау булган көнне үк аттырып үтерә.

– Димәк, тегеләр моны да сатарлар дип курыккан.

– Гиммлер башсыз түгел, эшне тиз төшенә. Фроммны көне-сәгате белән кулга ала.

– Менә ничек икән!

– Ә бу нинди егетләр? Ни өчен үлемгә хөкем ителгәннәр?

– Татарлар бу. Империя суды Германиягә хыянәтләре өчен үлемгә хөкем итте үзләрен.

– Ничек инде? Германия гражданнары булып саналалармыни?

– Татар легионында Германия ягыннан пропагандист булып йөргәннәр. Яшерен эш алып барганнар. Татар батальоннары советларга каршы сугышка җибәрелгәч, партизаннар ягына чыгып, немецларга каршы сугышка кергән.

– Батыр егетләр икән!

– Берсе әле шагыйрь, фашистларга каршы искиткеч кыю шигырьләр яза. Тоткыннар арасында немецчага да тәрҗемә иткәннәр. Беркөнне төнге тентү вакытында надзирательләрнең берсе тоткыннар кулыннан аның шигырьләр дәфтәрен алган. Ярый әле миңа китереп бирделәр. Башкалар кулына эләксә, беткән иде башы.

Муса белән Фоат ике немецның үзара сөйләшкәнен тын гына тыңлап утыралар иде. Шагыйрь дигән сүз чыккач, Муса колакларын ныграк шомратты. Аның турында сөйли түгелме соң Генрих? Әйе шул, аның шигырь дәфтәре турында бит. Әхмәткә биргән дәфтәре кулына килеп керде микәнни? Шунда ул Генрихтан сорарга булды:

– Von welcher Vers-Tetrade redest du, Herr Heinrich33?

– Es gibt hier nur einen Dichter. Wessen könnte es sein34?

– Und wie ist er in deine Hände geraten35?

Генрих Мусаның шигырь дәфтәре ничек аның кулына килеп керүе турында сөйләп бирде. Власов армиясе пропагандисты Михаил Иконников тоткынлыктан азат ителгән дусты Русановка тапшырсын, дип, Муса Әхмәт Симаевка биргән дәфтәрне бер төнне булган тентү вакытында надзирательләр Иконниковтан тартып алган икән. Алар аны Мусалар бүлегендәге сакчылар башлыгы фельдфебель Генрихка илтеп биргәннәр. Генрих икенче көнне дәфтәрне Иконниковка кайтарган.

– Es ist gut, dass die Gestapo nicht in die Hände gefallen ist, sonst wäre es Khan36, – диде Генрих, Мусаны тынычландырып.

Шульц Крюгер белән фельдфебель Генрих Германиянең коммунистлар партиясе әгъзалары икән. Гитлер властька килгәч кулга алынып, Дахау төрмәсендә икесе бер камерада утырганнар. Гитлерга каршы заговор оештыруда катнашучыларны кулга алып, үлемгә хөкем иткәннән соң, Шпандау төрмәсенә китерделәр. Алар арасында дусты Шульц та булуын белгәч, Генрих аның Мусалар камерасында утыруын ачыклады һәм кич белән, төрмәдә шау-шу тынгач, кереп хәлен белергә уйлаган иде. Сөйләшә торгач, Генрих Шульц дустына төрмәдән качарга ярдәм итәргә булды. Бу хакта алар беркемгә дә белдермәскә, хәтта камерадашларына да сиздермичә генә эшләргә, дигән карарга килделәр. Бу эшне кичектерергә һич тә ярамый. Чөнки заговорчыларны, хөкем карары чыгаруга озак та тотмыйча, гильотинада башларын чабып үтереп баралар иде.

Икенче көнне иртәнге аштан соң Шульц Крюгерны ике надзиратель килеп, камерадан алып чыгып китте. Ни өчендер, аның кәефе күтәренке иде.

– Прощайте, друзья! – диде ул, чыгып киткән чакта.

– Үлемгә елмаеп китте, – дип калды аның артыннан Муса.

(Дәвамы бар)

27 Мин – немец. Минем исемем – Шульц. Шульц Крюгер. (нем.)

28 Антифашист, димәк? (нем.)

29 Әйе, әйе. Антифашист. Коммунист. (нем.)

30 Утырыгыз, утырыгыз. (нем.)

31 О-о Генрих, дустым! (нем.)

32 Әйе, болар үлемгә хөкем ителгәннәр. (нем.)

33 Кемнең шигырь дәфтәре турында әйтәсез, Генрих әфәнде? (нем.)

34 Монда бит бер генә шагыйрь. Кемнеке булырга мөмкин тагын? (нем.)

35 Ә сезнең кулга ул ничек килеп керде? (нем.)

36 Ярый әле гестапо кулына эләкмәгән. Югыйсә, эшегез харап иде. (нем.)

 

"КУ" 03, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: