Логотип Казан Утлары
Роман

Ватан (Өченче бүлек /8)

Ишек өстендәге карточкада камера «хуҗалары»ның исемнәре язылган: Муса Гумеров, Фоат Булатов. Исемнәрнең кызыл карандаш белән каймаланып алынуы монда утыручыларның үлемгә хөкем ителгән булуларын аңлата иде. 

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

8

Дрезденда булган судтан соң, Мусаны әле бер, әле икенче төрмәгә йөрттеләр. Ул кабат Моабитка да кайтарылды, озак кына Шпандауда утырды, Тегель, Лертерштрассе төрмәләрендә дә булды. Ләкин берсендә дә сорау алу, җәзалау дигән нәрсәләр юк иде. Иң зур җәза – ач тоттылар, качмасыннар диптер инде, аяк-кулларга кандаллар кидерделәр. Богауларны хәтта кыска вакытка ишегалдына һава суларга алып чыкканда да салдырмадылар. Фашистлар үлемгә хөкем ителүчеләрне туксан тугыз көн эчендә җәзалап үтерергә тиешләр икән. Әмма, ни сәбәптәндер, аларны йөзенче көнне дә үлем эшафотына алып бармадылар. Бу да тоткыннар өчен гаять зур җәза иде. Көн саен үлем көтеп яшәүдән дә зуррак җәза бар микән дөньяда? Йөзенче көннән соң да үзгәрешләр булмагач, алар, бәлки, исән калдырырлар, дигән өмет белән яши башлады.

Муса нык ябыкты, хәлсезләнде. Аның хәлен белим дип, һич югы, Илдар Идриси дә төрмә рәшәткәсе артына килеп күренмәде.

Кайбер төрмәләрдә ул камерада ялгызы гына утырды. Кайберләрендә ике, өч кешелек камераларда утыру бәхете дә тигәләде. Иптәш белән утыру, чынлап та, зур бәхет иде. Шундый бәхет аңа ялгыз камерада утырып интеккән Тегельдән, яз ахырларында Шпандау төрмәсенә күчерелгәч елмайды. Аны Фоат Булатов белән бер камерага утырттылар. Бу аларның икесе өчен дә зур шатлык иде. Башкалар да шушы төрмәдә ябылуда икән. Алиш, Баттал, Симайлар да күрше камерада гына утыра булып чыкты.

Сөйләшергә кеше, язганнарыңны тыңлаучы булу рухны күтәрә, җанга дәрт, көч бирә. Тегельдә Муса өчен зур фаҗига булып алды. Анда болай да бернинди иҗат дигән нәрсәгә мөмкинлек юк иде. Хәтта ятакны да, иртән торгач, диварга күтәртеп куялар. Нишләгәнеңне тикшереп кенә торалар. Шулай бер көнне ялгызы гына яңа язган шигырен дәфтәренә күчереп утырганда, көпә-көндез тентү ясап, бөтен язмаларын тартып алып чыгып киттеләр. Ичмасам, икенче дәфтәргә күчереп, яшереп тә куймаган иде. Утызлап шигырь юкка чыкты. Өч-дүрт шигырен генә хәтеренә төшереп, яңа дәфтәргә күчереп куя алды. Бер юанычы калды: Тиммерманс дустына биреп җибәргән икенче дәфтәрдән соң язган шигырьләре теркәлгән өченче дәфтәренең илгә кайтып җитәсенә ышаныч. Бу дәфтәрне ул Әхмәт Симаевка биргән иде. Әхмәт Власовның Азатлык Армиясе пропагандисты Михаил Иконников белән бер камерада утыра икән. Ә аның дусты Русанов дигән кешене тоткынлыктан азат иткәннәр. Дәфтәр шул Русанов кулына барып керсә, аның илгә кайтып җитәсенә өметләнергә дә була. Һәрхәлдә Муса әнә шундый өмет белән яшәде.

Көннәрнең берендә Фоат Булатов белән Муса утырган камерага тагын бер тоткынны керттеләр.

Муса Гётеның төрмә рухание Юрыткодан алган «Фауст» китабын укып утыра иде. Немецчаны аз-маз сукаласа да, бик авыр аңлашыла. Шулвакыт, иртәнге сәгать уннар тирәсендә, аларның ишеген ачтылар.

– Schritt schnell14! – дип, конвоир ишек өстендәге кызыл кысага алган язуны укып тукталып калган бер тоткынны эткәләп-төрткәләп диярлек камерага кертте.

Ишек өстендәге карточкада камера «хуҗалары»ның исемнәре язылган: Муса Гумеров, Фоат Булатов. Исемнәрнең кызыл карандаш белән каймаланып алынуы монда утыручыларның үлемгә хөкем ителгән булуларын аңлата иде. 

– Сosa intendono i kamikaze15?

Яңа тоткын италияле иде. Һәм аның соравы да итальян телендә булды. Ләкин үзен беркем дә аңламавын күргәч, ул немецча сорап карарга булды:

– Bomber bedeutet16?

Немецчәне Фоат та, Муса да бераз чамаладылар.

– Йа, йа, – диде Фоат. Фоат немец солдаты киемнәреннән иде. Шуңа күрәдер, яңа тоткын:

Bist du Deutsche17? – дип сорады.

– Nein, wir sind Tataren18.

– Oh, Tartaria, gehört, gehört. Die Vorfahren von Attila, die Italien eroberten19!

– Nimm es länger. Wir sind die etruskischen Verwandten20.

– Ist es wirklich21?

– Tatsächlich. Darüber später. Treffen wir uns zuerst. Ich heiße Musa. Musa Gumerov22.

Und ich mache Bulatov23.

– Ich heiße Reniero lanfredeni24.

Алар шулай таныштылар. Ишек төбендәге ятакка килеп утыргач, эшне нидән башларга икән дигәндәй, аптырап калган италиялегә Фоат камераның бер почмагында яткан салам тутырылган матрас белән мендәрне китереп бирде. Шунда ук кашык, савыт, җамаяк табылды. Ланфредининың күңеле булды. Ул Фоаттан бераз өлкәнрәк, Муса чамасындарак, утыз җиде яшьләр тирәсендәге ир уртасы иде. Ланфредини фашистлар режимына каршы чыгыш ясаганы, кулга алган вакытта кесәсендә Гитлер белән Муссолинины мыскыл итеп язылган кәгазь табылганы өчен 1944 елның 23 маенда үлем җәзасына хөкем ителгән иде. Унике көн Тегель төрмәсендә тотканнан соң, аны, үзе шикелле үк, гитлерчылар урнаштырган тәртипләргә каршы чыккан немец тоткыннары белән бергә, Шпандауга китерделәр.

Ланфредини Мусаның «Фауст» китабын укып утыруын күрде дә:

– Oh, «Faust»! Tolles Buch! Ich lese auch gerne Fiktion25, – диде. Ләкин аларга китап укып утырырга ирек бирмиләр иде. Бу көнне генә ничектер эш табарга оныттылар. Төрмәгә үлемгә хөкем ителгән яңа тоткыннар партиясе китерелгән иде. Шуларны камераларга урнаштыру белән мәшгуль булгангамы, элекке тоткыннарны эшкә күмәргә онытып торалар иде бугай. Төштән соң барысына да эш чыкты. Камерага бер кочак каты кәгазь кертеп тутырдылар да, кайсыдыр фабрика заказы булды, ахры, мармелад төрү өчен пакетлар ясарга куштылар.

Муса шатланып бетә алмады. Иңе-буе метр ярымлы бер битне тиз генә бөкләп, куен дәфтәре ясап куйды. Моны күреп аптырап калган Ланфрединига Фоат:

– Musa, wir haben ein Gedicht, Papier, das er braucht, um Gedichte zu schreiben26, – диде.

Шпандауда көн тәртибе гаять тә кырыс һәм киеренке режимда иде. Монда тоткын дип җобалгылануга ирек бирмиләр. Сәгатьнең һәр минуты исәптә. Иртәнге сәгать алтыда уяталар. Ярты сәгать иртәнге шәхси гигиена: бәдрәф, юыну, чистарыну... Аннары – шулай дип атарга яраса, каһвә эчү. Сигезенче яртыда сәламәтлегеңне сорашалар. Чирле дип тапсалар, камерага табиб чакырталар.Тугыздан соң төркем-төркем һава суларга алып чыгалар. Ишегалдында йөргәндә, бер авыз сүз дә әйттермиләр. Сөйләшкәнеңне ишетсәләр, тәнеңә шомпол төшкәнен көт тә тор. Унбердә – көндезге аш – шулпа һәм биш бәрәңге кисәге. Аштан соң почта тараталар. Почта укыганнан соң – ял. Сәгать дүрттә – кичке аш – маргарин ягылган бер телем ипи белән су. Аш араларында заказлар булса, төрле вак-төяк эшләр бирәләр. Кичке аштан соң, анадан тума шәрә калдырып, киемнәрне алып чыгып китәләр, кулга богау киертәләр, һәм сигездә утларны сүндереп, йокларга команда бирелә.

Еш кына төн уртасында утларны яндырып тентү үткәрәләр. Менә шундый шартларда шигырь язарга бернинди мөмкинлек тә юк диярлек. Муса шулай да җаен табарга тырыша. Ул, кача-поса, элек язган шигырьләрен хәтеренә төшереп, куен дәфтәренә терки. Бу эшне ул падре Юрытко биргән китапларны укыган чакта эшли башлады. Тикшерсәләр дә, ишек ачыла башлауга, кәгазеңне китап арасына яшерергә мөмкин. Ә китап укырга рөхсәт ителә. Бигрәк тә дини, рухани китапларны. Ланфредини падре Юрыткодан итальянча китаплар китертте. Дантеның «Илаһи комедия»сен Муса белән Фоатка итальянчадан немецчага тәрҗемә итә-итә укыды. Еш кына китаплар сорап алгангамы, Юрытко Мусалар камерасына кергәләргә яратты. Бәлки, ул башкалар янына да шулай еш йөргәндер. Ләкин Мусага үзләренә ешрак керә шикелле тоелды. Юрытко Мусаның шагыйрь икәнен белгәнгәме, күбесенчә аның белән сөйләшергә тырыша. Алар арасында еш кына дини мәсьәләләргә әңгәмәләр чыгып тора иде.

Шундый әңгәмәләрнең берсендә Муса Юрыткодан:

– Сез ничек уйлыйсыз, падре, кайсы дин дөресрәк? Католикмы, православиеме, әллә исламмы? – дип сорады.

– Мин – католик. Шуңа күрә христианлыкның католик юнәлешенә каршы бер сүз әйтергә дә теләгем юк.

– Мин бит, падре, динегезгә каршы барыгыз, дип әйтмим. Мине бары тик кайсы диннең кешегә дөрес юлны күрсәтүе кызыксындыра. Югыйсә, диннәр күп бит. Барысы да үзенчә хаклы. Барысы да үзен генә хаклы дип тә саный. Шундый төрлелек аркасында төрле низаглар килеп чыга. Менә безнең ислам динендә дә шиитлар белән сөнниләр бер-берсе белән уртак тел таба алмый. Ә ваххабчылар дигәне, саф ислам дигән нәрсә уйлап чыгарганнар да, хәтта үзләренә каршы барлык дин кардәшләрен дә дошманнары итеп саныйлар. Христиан динендә дә шул ук бугай инде. Католиклар, протестантлар, баптистлар, православлар, тагын әллә никадәр агымнар. Мин үзем дин белгече түгел, атеист дип атарга да була. Ләкин дин тотучыларны хөрмәт итәм. Тик аңлап бетермим, дин кешеләрне кешелекле, иманлы булырга, бер-береңне хөрмәт итәргә өйрәтсә дә, без – пәйгамбәрләр, дип атаган дин башлыклары, үз диннәрен тарату өчен, яулап алу сугышларына өстенлек биргәннәр. Кешелек тарихы барлык заманнарда да бары тик сугышлардан торган. Сез моны ничек аңлатасыз, падре?

– Атабыз Адәм белән анабыз Һава да бит, тыелган җимешне тату аркасында гөнаһ кылып, оҗмахтан куылган. Нәрсәгәдер кызыгу, кызыккан әйбереңне үзеңнеке итү теләге, гомумән, кешегә хас сыйфат. Бөтен бәла менә шуннан килә дип уйларга кирәк.

– Алай булгач, дин кешеләрне иманлы, кешелекле булырга өнди дигән нәрсә – сафсата?

– Алай ук кистереп әйтмәс идем мин.

– Бөтен диннәр дә атабыз Адәм белән анабыз Һаваны таный икән, димәк, Библия дә, Талмуд та, Коръән дә шул бер үк тәгълиматны раслый дигән сүз. Алай булгач, нигә кирәк булган соң ул төрле диннәр?

– Бәлки, сез хаклыдыр да. Ләкин кешелек, барлыкка килгәннән бирле, ниндидер илаһи бер көчкә табынып, шуңа буйсынып яшәгән. Хәтта тәңречелек тә Күк Тәңрегә, Ходайга буйсынуны күз алдында тота.

– Падре, ә менә сез хезмәт иткән Гитлер һәм аның национал-социалистлар партиясе үзләрен арийлар дип атап, немец милләтенә генә өстенлек биреп, дөньядагы бөтен кешелекне үзләренә генә хезмәт иттерергә дигән ялгыш идея белән яшәмиме соң? Арийлар бит – атабыз Адәмнең өченче улы Яфәс нәселеннән таралган Туран төркеме халыкларының кардәшләре. Без бертуганнар булып чыгабыз түгелме соң немецлар белән?

– Күрәм, үзегезне атеист дип атасагыз да, дин тәгълиматын шактый тирән беләсез, Муса туганкай.

– Дин тәгълиматын күпмедер өйрәнгәнгә күрә, атеизмга килдем дә инде мин, падре Юрытко. Сезнең ул Гитлерыгыз миңа караганда да ныграк алласыз булып чыга. Мин алласыз булсам да, дөньяда бер милләт кенә өстенлек итәргә тиеш, дигән фикердән ерак торам. Дөньяга Аллаһы Тәгалә тарафыннан яратылган икән, барлык милләтләр дә – эресе дә, вагы да яшәргә тиеш дип саныйм.

– Мин дә шундый ук фикердә, Муса әфәнде.

– Димәк, сез – коммунист.

– Һич юк. Коммунистларны динсезләр дип беләм. Ә динсезләр барыбер Аллаһының каһәренә тарыячаклар. Бөтен кешене дә Аллаһыдан яздыру мөмкин түгел. Алла ул һәр кешенең үзендә. Алласыз калу өчен, бөтен кешелекне бетерү кирәк. Бөтен кешелек бетте дигәндә дә, дөньяны туфан басканда да, Нух пәйгамбәр килеп чыгып, кешелекне саклап калган. Шуңа күрә бернинди Гитлерсыз да, сезнең ул коммунистик режимыгыз, бер көн килеп, юкка чыгачак. Ә Гитлерның көннәре, чынлап та, санаулы. Моны ул бер үзе генә танырга теләми бугай. Аның тирәсендәге куштаннары да инде күптән аннан котылу юлын эзлидер дип уйлыйм. Булды, котырып алды герман халкы. Инде акылларына килгәннәрдер. – Кызганыч, без генә ул көнне күрә алмабыздыр кебек. Безнең дә көннәр санаулы, падре. Безгә хөкем карары чыгарылган. Көн саен үлем көтеп яшибез.

– Ләкин сез үлемегез белән үлемсезлек яулап алачаксыз. Үлсәгез дә, сез азатлыкка чыгарга ярдәм иткән кешеләр кала. Сез азатлыгы өчен көрәшкән ватаныгыз кала.

– Рәхмәт, падре. Сез хаклы бугай. Күп нәрсәләргә күзне ачтыгыз. Сезгә бер үтенечем бар.

– Тыңлыйм, Муса әфәнде.

– Без монда, чынлап та, күбебез атеистлар. Алай да, каян да булса Коръән табып китерә алмассыз микән?

– Бик мөмкин. Иртәгә үк төрмә мулласына җиткерермен.

(Дәвамы бар)

14 Тизрәк атла! (нем.)

15 Үлемгә хөкем ителгәннәр, димәк? (итал.)

16 Үлемгә хөкем ителгәннәр, димәк? (нем.)

17 Сез немецлармы? (нем.)

18 Юк, без – татарлар. (нем.)

19 О-о, Тартария, ишеттем, ишеттем. Италияне буйсындырган Атилла варислары! (нем.)

20 Ерактанрак ал. Без – этрускларның кардәшләре. (нем.)

21 Чынлапмы? (нем.)

22 Чынлап. Бу хакта соңыннан. Әйдә, башта танышыйк. Минем исемем – Муса. Муса Гумеров. (нем.) 23 Ә мин Фоат Булатов булам. (нем.)

24 Минем исемем – Рениеро Ланфредини. (нем.)

25 О, «Фауст»! Бөек китап! Мин дә әдәби китаплар укырга яратам. (нем.)

26 Безнең Муса – шагыйрь. Кәгазь аңа шигырь язар өчен кирәк. (нем.)

 

"КУ" 03, 2019

Фото: pixabay

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев