Логотип Казан Утлары
Роман

Ватан (Өченче бүлек / 5)

Көннәр акрын гына үтә торды. Тышта февраль. Әле генә гыйнвар иде. Мусаның күңеленә Һади Такташның «Нәни разбойник» шигыре килде.   

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

5

Көннәр акрын гына үтә торды. Тышта февраль. Әле генә гыйнвар иде. Мусаның күңеленә Һади Такташның «Нәни разбойник» шигыре килде.            

Их!

Кичә генә әле февраль иде,

Бүген давыл кырга кар ташый;

Март аеның нечкә билле җиле,

Сузылып ятып җиргә, кар ашый...  

Мондагы февраль нәкъ бездәге март кебек. Көннәр күптән инде язга авышкан. Яз иртәрәк килә Германиядә. Нинди шәп шигырь! Менә шулай язасы иде ул шигырьләрне! Һади Такташ кебек!

Андре Тиммерманс дустына биргән икенче дәфтәрдән соң да ул тагын утызлап шигырь язды. Аларын өченче дәфтәргә теркәп барды. Көн саен бер-ике шигырь. Моңа кадәр беркайчан да шулай күп эшләгәне юк иде. Ике дәфтәре китте илгә. Их, илгә кайтып җитсә иде алар. Соңгыларын да ничек тә берәрсе аша чыгарырга иде бу төрмә базыннан.

Шундый уйлар белән йөргән язгы көннәрнең берендә Мусаны подвалга, күрешүләр камерасына алып төштеләр. Кем тели икән аның белән күрешергә? Кем әле онытмаган аның бу дөньяда барлыгын?

Күрешүләр бүлмәсендә аңа өстәл артына утырырга куштылар.

– Сөйләшү өчен унбиш минут, – диде конвоир. – Хәзер сезнең янга һерр Идрисов керәчәк.

Муса шундук аңлады: бу Илдар иде, Галимҗан хәзрәт Идрисинең улы. Илдар әле үсмер егет, унҗиде яшьләр тирәсендә булыр. Алар беренче тапкыр узган елның башында, «Идел-Урал» гәзите редакциясендә очрашканнар иде. Илдарга Мусадан Казан, Татарстан турында сөйләгәннәрен ишетү кызык булды. Шулар турында сорашыр өчен, аның янына махсус килгән икән. Ул Җәлил абыйсының башка дуслары белән дә танышты, аларның сөйләгәннәрен дә бирелеп тыңлады. Аны Мусаның, Алишның шагыйрь, язучы булулары да бик кызыксындырды. Аларның шигырьләрен сорап ала торган иде.

Муса, Алиш, Баттал, Зиннәт, Симаев абыйларының татар комитетында яшерен эш алып баруларын һәм кулга алынуларын белгәч, Илдар нык борчылды. Ә әти-әнисенең, аларның шундый кешеләр булуын белгәч, бөтенләй котлары очты, немецларның дошманнары белән аралашкан кешеләр, дип, үзләрен дә кулга алып куймасыннар, дип курыктылар. Җитмәсә, әнисе Шәмсияне дә Симаев абыйсы белән беррәттән кулга алдылар. Әнисен азат итү өчен күпме йөрде әтисе! Шәфи Алмас абыйсының ярдәме тиде. Югыйсә аны да Тегель төрмәсенә ябып куйганнар иде. Илдар әтисеннән Муса абыйсын коткарырга да сорап караган иде, кая ул, «Якын да барасы булма алар янына!» дип, катгый кисәтү ясадылар. Җитмәсә, татар легионы пропагандистларына яшерен эш алып баруда ярдәм иткән, дип, бер мулланы атып үтергәннәр иде. Илдар исә аларны тыңламады, җае туры килгән саен Муса абыйсы янына килгәләп йөрде, ашарына да, кияренә кәчтүм-чалбар, ак күлмәк, бишмәткә хәтле китерде хәтта.

Менә шул егет тагын килгән Муса янына. «Молодец, егет икән!» – дип уйлады Муса.

– Исәнмесез, Муса абый, – дип күреште Илдар, ишектән керә-керешкә.

– Исәнме, Илдар, – диде Муса.

Ул эченнән генә, «Их, белгән булсам, дәфтәрне кыстырып төшкән булыр идем. Ничек тә бирә алган булыр идем әле», – дип уйлап куйды. Ләкин бирә алган булыр иде микән? Надзиратель беркая да чыгып китмәде, ишек төбенә басып, аларның һәр хәрәкәтен карап, күзәтеп торды.

– Хәлләрегез ничек, Муса абый?

– Ничек булсын инде төрмәчеләрнең хәле. Үзең күреп торасың. Салкын, камерада һава дымлы, ютәлләтә.

– Әти әйтә, гаебебезне таныйбыз, дип әйтсәләр, чыгарырлар иде, ди.

– Нинди гаебебез бар соң безнең, Илдар дустым? Алар бит фашистлар, үзләре безнең илгә каршы сугыш башладылар. Без карап торырга тиеш идекмени безнең шәһәрләрне җимергәнне, кешеләрне үтергәнне?

– Мин шулай да әтигә әйтәм әле, сезне иреккә чыгаруда ярдәм сорап, мөфти хәзрәткә мөрәҗәгать итсен. Яки үземне мөфти белән очраштырсын. Мөфтидән үзем сораячакмын.

– Сорап кара. Белмим, ярдәм итәр микән соң мөфти?

– Мин сезгә кайбер әйберләр алып килдем, Муса абый. Тапшырырбыз, диделәр.

– Кәгазь алып кил идең син, карандаш.

– Алары да бар, Муса абый. Әйберләрне махсус кәгазь белән төрдем. Шуны алырсыз.

– Рәхмәт, Илдар.

Шулчак конвоир күрешү өчен бирелгән вакыт бетүен әйтте. Илдарга камерадан чыгарга кушты.

– Сау булыгыз, Муса абый. Мин әле тагын килермен.

– Ярый, Илдар, кабат күрешкәнгә кадәр, исән бул. Әти-әниеңә сәлам әйт.

Илдарны алып чыгып киттеләр. Муса аның артыннан сокланып карап калды.

Берлинда Мусаны үзе эзләп табып танышкан икенче бер яшь егет Казыйм Миршан иде. Ул былтыр февраль башларында «Идел-Урал» редакциясенә Мусаны эзләп килгән булган. Техник университетта укыса да, мәдәният, телләр белән кызыксынучы Казыйм Берлин үзәк китапханәсендә утырганда, очраклы гына «Идел-Урал» гәзитенә юлыккан иде. Анда күрсәтелгән адрес буенча ул хезмәткәрләр белән танышырга редакциягә килде. Ләкин мөхәррир урынбасары Кыям Галиев Миршанны кызыксындырган сорауларга җавап бирә алмады. Ул аңа тиздән, берәр айдан соң, редакциядә Муса Җәлил эшли башлаячагын әйтте. Февраль ахырларында, икенче килүендә ул, чыннан да, редакциядә Мусаны очратты.

Лагерь баландасыннан яңа гына аерылган Муса ул чакта бик ябык, коры сөяккә калган әрвахка охшап тора иде.

– Исәнмесез, Муса абый, – диде ул, Кыям белән Муса утырган хезмәткәрләр бүлмәсенә кергәч. – Мин Казыйм атлы егет булам. Казыйм Миршан. Техник университет студенты.

Муса аның белән салкын гына исәнләште.

– Муса Гумеров, – диде ул, егеткә кулын биреп.

– Муса Җәлил түгелмени?

– Сиңа Җәлил нигә кирәк?

– Танышырга килгән идем.

– Таныштык, дип уйла. Миннән сиңа ни кирәк?

– Берни дә кирәкми. Күрәсем килде. Мин сезнең «Алтынчәч» операсыннан өзекләрне тыңладым радиодан. Шигырьләрегезне укып беләм. Җырларыгызны яратам. Сезне зур шагыйрь дип беләм. Татарлар арасында да шундый шагыйрь булуы мәртәбә.

Мусаның бу сүзләргә әллә ни исе китмәде. Һәрхәлдә ул Миршан алдында шундый кыяфәт чыгарды.

– Муса абый, сезнең вакытыгыз бармы? Мин сезнең белән аерым гына сөйләшеп утырырга телим.

– Нәрсә турында сөйләшергә телисең?

– Татар мәдәнияте, әдәбияты. Сез бит шул казанда кайнаган кеше. Укымышлы, белемле икәнегезне беләм.

– Минем кебек әрвах белән кайдадыр утырып сөйләшү кешене куркытмасмы соң?

– Юк, мин алай дип уйламыйм. Муса абый, әйдәгез, берәр ресторанга керик. Мин шундый җыйнак кына бер ресторанны беләм.

Һәрвакыт ашыйсы килеп, тамагы туймыйча, әле һаман да лагерь ачлыгыннан үз хәленә килә алмыйча йөргән Муса бу тәкъдимне теләп кабул итте. Миршан аны редакциядән ерак та түгел урнашкан бәләкәйрәк кенә кытай ресторанына алып керде. Монда кытай гражданы булып саналучыларга һәм аларның кунакларына азык-төлек карточкаларыннан башка да ашап була икән.

– Мин өч илнең гражданы булып саналам, – диде Миршан. – Германия, Төркия һәм Кытай.

– Кызык икән.

– Әти-әниләрем Казан татарлары. Үзем Кытайда туганмын. Төркиядә үстем. Германиядә укыйм. Мине әти-әниемнең туган җирләре кызыксындыра. Татарлар турында китаплар укыдым. Ләкин үзләрен күреп сөйләшү кызыграк дип уйлыйм.

Муса Казыймга Казан татарлары турында, Татарстан, татарларның килеп чыгышы хакында күп нәрсәләр сөйләде. Алар берничә мәртәбә очраштылар. Ләкин Мусаларны төрмәгә ябып куйгач, ул юкка чыкты. «Их, менә хәзер килеп чыксын иде Миршан аны эзләп. Шигырьләрен бирергә ничек тә бер җай табар иде», – дип уйлады Муса, Илдар белән очрашудан соң Казыйм турында искә төшереп.

Ләкин Казыйм Муса абыйсы турында күп тапкырлар искә төшерсә дә, аны эзләп төрмәгә барырга Илдар шикелле үк кыюлыгы җитеп бетмәде.

Җиденче февраль көнне иртәнге аштан соң Мусага булган әйберләрен җыйнарга куштылар, башка төрмәгә күчерелүләре хакында әйттеләр. Бераздан Мусаны, Алишны, Симаевны, Батталны, Булатовны төрмә ишегалдына алып төштеләр. Анда аларны ябык фургон көтеп тора иде. Бишесенең дә аяк-кулларын богаулап, шунда утырттылар. Ике кабиналы итеп ясалган фургонның арткы өлешенә овчаркалар җитәкләгән дүрт конвоир кунаклады. Кая барасын әйтми-нитми генә кузгалып киткән машина, бернинди тукталышларсыз берничә сәгать барганнан соң, тимер юл платформаларын, вокзалларны узып, ниндидер шәһәр урамына килеп керде. Конвоирларның үзара сөйләшүләреннән егетләр үзләрен Дрезден шәһәренә китергәннәрен аңладылар. Иртәгә биредә суд башланачак икән.

Машинадан төшергәч, берәм-берәм төрмә администрациясе каршындагы бер бүлмәгә кертеп, анкета тутырттылар. Дөресрәге, анкетаны, тоткыннар сүзе буенча, бер унтер-офицер тутырды. Аннары һәрберсен аерым камерага бикләделәр.

Аларны Икенче Империя суды хөкем итәчәк икән. Югыйсә тоткыннарның эшен, гадәттә, суд палатасы гына карап хөкем чыгара. Ә Империя суды ул Германиянең югары хәрби трибуналы булып санала. Монда дәүләткә хыянәт итүчеләрнең, Өченче рейхка каршы заговорда катнашучыларның, җимерү эшчәнлеге алып баручыларның эшләре карала.

«Без нинди хыянәтчеләр булыйк инде? – дип уйлады Муса. – Фашистлар хөкүмәтенә хыянәт итүчеләр булып саналабыз микәнни? Безне дә фашистлар буларак хөкем итәчәкләр микәнни?»

Бу төнне ул йоклый алмыйча ятты. Башына төрле уйлар керде. Гаиләсен искә төшерде. Әминә белән Чулпан гына түгел, Рауза белән Альбертын, Зәкия белән Люциясен уйлады. Нишлиләр икән алар? Минем аркада михнәт чигәләр микән? Сатлыкҗан хатыннары, хыянәтче балалары, дип мыскыллыйлар микән? Шулай ук атарга дип хөкем итәрләр микәнни? Үлемгә хөкем ителергә тиеш булмаганнарны күптән төрмәләрдән чыгардылар шул инде. Гаепсез дип тапсалар, болай Империя судларына калдырмаслар иде. Их, шигырьләр генә кайтып җитсен иде илгә. Хыянәтче түгеллегебезне шуларны укып белерләр иде.

Синме соң бу – бөек Маркс иле,

Һәм давыллы Шиллер ватаны?

Тоткын итеп сиңа китерде дә,

«Кол», дип мине немец атады.

Муса торып утырды, баш өстендә эленеп торган лампочкадан төшкән тычкан утын кабызды, ятак башына элгән кәчтүменең кесәсеннән блокнотын алып, «Алман илендә» дигән шигырен эзләп тапты. Әле Андрега биреп калдырган дәфтәренә үк язган бу шигырьне ул өченче дәфтәренә дә күчереп куйган иде. Бу шигыре ошый иде аңа. Икенче дәфтәре илгә кайтып җитмәсә, бәлки, өченчесе кайтыр. Ватандашлары күрсеннәр, белсеннәр аның нинди шигырьләр язганын. Ул «Шиллер ватаны» дигән сүзгә төбәлеп, үз ватанын искә төшерде. Ватан! Нәрсә соң ул ватан?

Муса Илдар алып килгән кәгазьнең бер өлешен, яңа дәфтәр тегәргә дип, уч төбе хәтле битләргә бөкләп куйган иде. Ә бер өлешен шигырь язар өчен калдырды. Ул, кесәсеннән шул кәгазьне һәм карандашын алып, шигырь язарга утырды. Шигыренә исемне «Ватан» дип куйды. Кызу-кызу язарга тотынды. Сүзләр аның күңеленнән агылып кына торды.

 

Кабат каршылыйм таңны зинданда.

Чал чәчем кебек яктыра ал таң.

Туган тел кала бары күңелдә,

Бәлагә тарган чагында ватан.

 

Туган тел кала, бары ул гына.

Бөтен дөньяны тынлык басканда,

Тынып калса да барлык авазлар,

Туган тел барда Ватан саклана!

 

Татар теленең бөтен аһәңе

Кайта әйләнеп миңа яңадан.

Океан төбе җирнең бар тозын

Үз кочагында саклаган сыман.

 

Мин таш зинданда утырам уйлап

Ватан һәм туган телем язмышын.

Аһәңе булып туган телемнең

Чыңлый кулдагы зынҗыр тавышы.

 

Без һаман бергә – сез гел күңелдә,

Кайчан булса да – көндез һәм төнен,

Минем кадерле, сөекле, газиз,

Изге ватаным һәм туган телем!..

 

Ул дөрес язды. Ватан һәм туган тел – иң изге төшенчәләр. Ватан һәм туган тел бер-берсеннән аерым була алмый. Алар гел бергә – Ватаның юк икән, туган телең дә юк. Туган телең бетә икән, Ватаның да калмый. Бик дөрес уйлаган бит Гаяз Исхакый «Идел-Урал» дигән дәүләт төзү турында. Бары тик шул дәүләт кенә безнең Ватан була алган булыр иде, бәлки. Шул дәүләттә яшәүчеләр өчен төрки-татар теле безнең туган телебез булыр иде. Ә болай безне бүлгәләп, телгәләп бетергәннәр дә, ваклап, төрле исемнәр биреп, юкка чыгарып баралар. Телебезне оныттыралар. Ә бит гений булган Гаяз Исхакый! Их, күрәсе иде шул кешене. Каядыр, шушыннан ерак та түгел, Төркиядә генә яшәп ята диләр үзен. Германиядә типографиясе булган, журналлар чыгарган. Ни өчен «Идел-Урал» редакциясенә килеп күренмәде икән соң ул? Шәфи Алмас, Әхмәтвәли Мәңгәр, Галимҗан Идрисиләр кебек Идел-Урал дәүләтен Гитлер кулы белән торгызырга теләмәгән шул ул. Безнең яшерен оешманы да кабул итмәгән булыр иде, мөгаен. Без бит – ул сөймәгән совет иле өчен, аны ватаныннан качып китәргә мәҗбүр иткән большевиклар властен саклап калу өчен тырышып йөрүчеләр.

Мусаның башында мең төрле уй кайнады. Кайсы хак, кайсы хата – ул берсенә дә дөрес кенә бәя бирә алмады. Ләкин шуңа иманы камил иде: ватан һәм туган тел – бер-берсеннән аерылгысыз.

Ул таң атып беткәч кенә йокыга китте. Ләкин йокысының иң татлы җирендә, баш өстендә бомба төшеп шартласа да уяна алмый торган иң тирән вакытында, камерасының ишеген ачып кергән надзиратель, автомат түтәсе белән төрткәли-төрткәли, аны уятты һәм бер телем икмәк белән сыек баландасын җамаягына салып тумбочкасына куйды да тизрәк ашарга кушып, чыгып китте.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2019

Картина: alisa2002marina.blogspot.com

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев