Логотип Казан Утлары
Роман

Ватан (Өченче бүлек / 2)

Подвалда сорау алу вакытында Мусадан «4 нче комитет» дигән яшерен оешмада кемнәр бар дип төпченделәр.

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

2

Подвалда сорау алу вакытында Мусадан «4 нче комитет» дигән яшерен оешмада кемнәр бар дип төпченделәр. «Бернинди дә дүртенче комитетны белмим», – дип барды Муса. Бер фамилияне дә атамады. Җавап канәгатьләндермәгәч, сорау алучы аңа карата көч кулланудан башка чара таба алмады, каршы сүз әйткән саен күсәге белән дөмбәсләде дә дөмбәсләде. Мескен Муса ничек түзгәндер, ахырдан, тәмам хәле бетеп, егылган урыныннан торалмый башлагач, аны конвоирдан күтәртеп торгыздылар да, ишегалдына алып чыгып, машинага салдылар һәм гестапо идарәсеннән Тегель төрмәсенә илтеп, аерым камерага ябып куйдылар. Гайнан Кормаш, Рушат Хисаметдинов, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Фәрит Солтанбәковлар да шушы төрмәдә утыралар иде.

Муса караңгы камерада ялгызы көн белән төнне онытып озак ятты. Аннан сорау да алмадылар, бары тик чиләккә тутырган парашасын гына ишектән чыгартып, үзен гел йозакта тоттылар. Өч тапкыр ашарга китергән чакларда гына ул ачылган ишектән кергән яктылыкка карап көннең ни вакыт икәнен чамалады. Ә уенда гел сатлыкҗан булды. «Кем соң ул?» Кем диде әле Симай? Җәләлетдинов, дидеме?! Озак кына уйлый торгач, моннан бер өч айлар чамасы элек Едлинода музвзвод тирәсендә йөргән, үзе белән бер буйдарак, чандыр гына егерме яшьләр тирәсендәге яшь егетне күреп, Гайнаннан кем булуын сорагач, ул: «Мәхмүт Җәләлетдинов, комитет пропагандисты», – дип әйткән иде шикелле. «Мәхмүт Җәләлетдинов... Димәк, сатлыкҗан шул егет. Гайнан аны Үзбәкстаннан дигән иде кебек. «Майлы күзле, бик ышанычлы кеше түгел», – дигән иде бугай Гайнан».

Орбитасыннан ычкынырга теләгән планета шикелле майлы күзләре гел уйнаклап торган бу егет Мусага да бик шикле тоелган иде ул чакта. Аның белән сөйләшеп торырга туры килмәде. Гайнанга, ачылып китмәскә кирәк, дип кенә әйтте.

Муса Мәхмүт Җамалетдиновның фамилиясен Җәләлетдинов дип хәтерендә калдырды.

Җамалетдинов 1921 елда Үзбәкстанда туган. Сигез сыйныф тәмамлагач, нотариаль конторада сәркатип булып эшләп алган. 1940 елда Кызыл Армиягә алынган. Сугышның беренче көннәрендә үк яраланып, әсирлеккә төшкән. Лазаретта дәваланып чыккач та ул Төркестан легионына язылган. Сума, Харьков өлкәләрендә фашистларның карательный отрядларында совет партизаннарына каршы сугышларда катнашкан. Фашистлар басып алган территорияләрдә калган авылларда кызлар көчләп, йогышлы чир эләктергән. Лазаретта аны дәвалаган фельдшер Исхаков шулай ук Казакъстанның Кызыл Орда өлкәсеннән булып чыга. Дуслашып китәләр. Гестапоның легионерлар арасына кертелгән яшерен агенты Исхаков Мәхмүткә дә еш кына төрле йөкләмәләр биреп, алар чын мәгънәсендә фашистларга хезмәт итә башлый.

Октябрь, ноябрь айларында тоткыннарны көн аралаш диярлек әле гестапо идарәсенә, әле шәһәр прокуратурасына сорау алуларга йөрттеләр.

Кулга алынуга нәкъ ике ай ярым дигәндә, 25 октябрьдә, күп кенә тоткыннарны төрмәдән чыгарып, концлагерьларга яптылар, гаебе юк дип табылганнарын легионга кире кайтардылар. Алар арасында Гали Корбанов, Фәрит Солтанбәков, Мулланур Гәрәев, Шәриф Әмиров, Салих Ганиевләр бар иде. Егетләрнең кайсын кая, төрле-яры таратып бетерделәр: кайсын батальоннарга кире кайтардылар, кайсыларын Франциягә, Голландиягә, Бельгиягә хәтле үк озаттылар.

Октябрь ахырларында Мусадан сорау алулар да тәмам тукталган кебек булды. Әйтерсең лә ул төрмәдә бөтенләй юк, аны оныттылар. Шигырь язу өчен иң уңай көннәр башланды. Ул ялгызы. Беркем дә комачауламый. Бары тик надзирательнең ишектәге тишектән карап-карап алуы гына сизелеп куя. Төрмә тынлыгын тыңлап утыра торгач, Мусаның сизгерлеге шундый да көчәйде, хәтта әнә шул тишекнең ачылып ябылганын да әллә каян тоя, ишетә башлады. Андый чакларда ул ялт борылып ишеккә карый. Надзиратель, үзенең эшеннән үзе оялган кебек, шым гына тизрәк тишекне ябып куярга ашыга. Бер проблема бар: кәгазь һәм карандаш табарга кирәк. Анысын көнгә бер тапкыр ишегалдында һава сулаганда хәл итәргә тырышты Муса. Кемнәрдер каяндыр тапкан кәгазь битен кыстырып чыккан була, кайсыдыр сиздермичә генә карандаш кисәген биреп калдыра. Ә камерага кергәч, аңа көне буе уйлап йөргән, инде күңеленнән язып бетергән шигырен кәгазь битенә генә күчереп куярга кирәк. Тагын бер сөендергән нәрсә бар: тоткыннарга Германиядә фашистлар чыгара торган урысча гәзитләрне китерәләр. Гадәттә, аларның кырлары киң калган була. Муса ипләп кенә буш урыннарны ертып алып кала. Шул тасмаларны каралама итеп, шигырен шунда яза. Аннары һава суларга чыккач табылган кәгазьгә ашыкмыйча гына күчерә. Гәзитләрне кире җыеп алганда, читләре ертып алынган булуга беркемнең дә исе китми. Күрәсең, махорка төргәннәрдер, дип уйлыйлар. Муса, кәгазьгә баеп киткән көннәрдә, шигырьләрне берничә биткә күчереп, һава сулаганда иптәшләренә дә биреп калдыра. Шулай итеп, аның шигырьләре төрмә буйлап сәяхәт кыла.

Ноябрьдә Мусаны Лиртерштрасседагы Моабит төрмәсенә китерделәр. Бу юлы өч кешелек камерага яптылар. Башта ул бер немец солдаты белән утырды. Немец – тумышы белән Польшадан. Көннәр буена камерада булмый, аны Берлиндагы кайсыдыр төрмәгә кухняда эшләргә алып китәләр иде. Камерага кич белән кунарга гына кайтаралар. Ул аның бары Ян Кутцур исемле икәнен генә белде, озаклап аралашып утырырга вакытлары аз кала иде. Кем булгандыр, нинди гаебе булгандыр, боларның берсен дә белмәде. Бу хакта немец үзе дә сөйләмәде. Гомумән, ул аз сүзле, артык аралашырга яратмый торганрак кеше иде. Көннәрнең берендә камерага тагын бер тоткынны керттеләр. Озынча буйлы, ябык гәүдәле бу егетне Муса шымчы түгел микән, дип шикләнде. Башта ул аның кайсы милләттән икәнен аңламый торды. Немец түгел, шулай да ару гына сукалый. Французча да сөйләшеп карады Муса белән. Аңа да үз камерадашының кемлеген белү кызык иде бугай. Ул башта ук аралашырга тырышты, немец телендә үзенең исемен атап, Мусага кулын сузды:

– Ich heiße Andre Timmermans. Ich bin Belgier[1].

Муса егетнең немец телендә әйткән сүзләрен беркадәр аңлады. Шундук аңа җавап кайтарды:

– Und ich bin ein Tatar, Musa Gumerov[2], – диде.

– Weiß Französisch[3].

– Ich verstehe ein bisschen Deutsch[4], – диде Муса.

Алар шулай икесе дә барлы-юклы немецчалары белән үзара аңлаша башладылар.

– Tatar ist ein Nachkomme von Dschingis Khan[5]? – диде Андре көлеп.

Ләкин Мусага немецча сөйләшү бик авыр бирелде. Ул, гәзит кырыннан кисеп алган кәгазь полосаларын бөкләп, сүзлек төзергә булды. Кул астындагы әйберләрнең атамаларын урысча язып, Андредан французчасын яздыртып ала башлады. Шулай итеп, көннәр буе сүзләр ятладылар, тел өйрәнделәр. Җәлилгә латин графикасын белү зур ярдәм итте. Аның урыс сүзләрен латин хәрефләре белән язуы Андрега аларны тиз ятлап алырга ярдәм итә иде. Урыс сүзләре полякчада да аңлашыла торган булып чыкты. Кичләрен камерага кайткан Польша егете Мусаның урысча язганнарын немецчага тәрҗемә итте. Шулай итеп, немецча белгән Андре белән ике арада азмы-күпме аңлашу башланды.

Андреның кесәсендә көзге кисәге булган икән. Мусага төрмәгә эләккән көннән соң беренче тапкыр көзгедән үз йөзен күрергә насыйп булды. Кырынмаган, сакал-мыек баскан, чәченә чал кунган, күз төпләре капчыкланып асылынып төшкән, йөзе җыерчыкланган көзгедәге бу кешегә һич кенә дә утыз җиде яшьне бирүе мөмкин түгел иде. Ул үзен күреп имәнеп китте.

Шунысы кызык: Алиш, Баттал, Булатов утырган камераларда да бельгияле тоткыннар утыра иде. Бер якта – Алишлар камерасы, икенчесендә – Фоат Булатов; араларны ярты метр калынлыктагы таш дивар гына аерып тора. Их, ничек итеп шушы диварны тишәсе? Уйлый торгач, моның да чарасын таптылар. Тоткыннарга, тик утырганчы дип, кул эшләре бирәләр иде. Ул эшләрне башкару өчен коралларын да бирәләр. Муса белән Андре ниндидер агач капкачлар эшләргә нәрәт алдылар. Капкачның урта бер җиренә игәүләп уемтык ясарга кирәк икән. Ә моның өчен игәү бирелә. Муса капкач игәүләгәндә, Андре дивар кирпечен игәүләде. Алар башта шакып ике кирпеч арасын таптылар. Кирпеч арасындагы катырылган измә ташка караганда җиңелрәк уала иде. Ләкин ашыгырга ярамый, уалган комны камерада калдыру куркыныч, аны һава суларга ишегалдына чыккан вакытта гына чыгарып ташларга була. Шуңа күрә эш озак барды. Ниһаять, бер атна дигәндә Фоатлар белән ике арадагы диварда бәләкәй генә тишек барлыкка килде. Аларга сөйләшергә мөмкинлек туды. Фоат белән Муса, Андре белән күршедә утыручы бельгияле чиратлашып сөйләшә башладылар. Бер-берсенең хәлләрен белештеләр. Төрмәдә, дөньяда ниләр булуы турында хәбәрләштеләр. Иң мөһиме, кәгазьне трубка итеп төреп, тишек аша хатлар җибәрү мөмкинлеге туды. Аннары Алишлар ягындагы диварны тиштеләр. Алишлар да үзләренең күршеләренә дивар аша тишек ясады. Шулай итеп бөтен коридор «тишекле телефон» белән аралаша башлады.

Муса шулай да күп вакытын шигырь язуга багышлады. Кырык өченче елның көзе аның өчен Пушкинның Болдино көзенә әверелде дисәң дә буладыр, мөгаен. Ул көн саен бер-ике шигырь иҗат итте. Илһамланып, дошманга үч, нәфрәт белән, Ватанга мәхәббәт белән тулы шигырьләр язды. Аның әле тыныч вакытта да моның хәтле яза алганы юк иде. Тик шигырьләрен кая куяр, аларны туган илгә кайтарып җиткерү мөмкин булырмы? Болары да бик җитди мәсьәлә иде.

Тиммерманс белән бер камерада утыру кәгазь мәсьәләсен хәл итүдә дә зур мөмкинлекләр тудырды. Бельгиялеләргә гаиләләре белән хат алышырга рөхсәт ителә икән. Хат язар өчен аларга ике атнага бер тапкыр төрмә кибетеннән ике бит кәгазь сатып алырга рөхсәт бирелә. Шулар өстенә өйдән посылкалар җибәреп торалар. Посылка төргән соры каты кәгазь дә шигырь язу өчен бик әйбәт. Поляк немецы Ян Котцур да үзенә килгән берничә посылкадан чыккан кәгазьләрне бирде. Муса бу кәгазьләрдән шигырьләрен җыентык шикелле итеп туплау өчен бер дигән кенәгәләр төпләде.

Моабитта Муса үзен никадәрле ирекле сизсә дә, алар артыннан барыбер күзәтәләр иде. Уяулыкны беркайчан да югалтмаска кирәк. Моны Муса беркөнне төрмә надзирателе белән булган сөйләшүдән аңлады. Сөйләшү дип, әллә ни зур сөйләшү дә түгел. Шулай бервакыт ул шигырь белән мавыгып, дөньясын онытып утыра иде, көтмәгәндә ишек ачылды да, надзиратель килеп керде. Ул шактый ук өлкән, каядыр, бер илле яшьләр тирәсендәге немец иде. Муса алдындагы кәгазь-карандашын яшерергә өлгерми калды.

Was machen Sie[6]?

Сораудан югалып калган Муса өчен Андре җавап бирде:

Er schreibt einen Brief[7].

Wer hat ihn erlaubt[8]? – диде дә, надзиратель Муса янына килеп кәгазен алды. Гарәп хәрефләре белән язылган язуны укый алмыйча, – Bist du ein Araber[9]? – дип сорады.

Сорауларына Муса урынына Андре җавап биргәнгәме, ул аның белән сөйләшүгә күчте.

– Мин күптәннән сезне күзәтәм, көн дә нәрсәдер яза бу һерр. Әгәр начальство белеп алса, карцерга утыртачаклар. Яисә бөтенләй атып үтерәчәкләр. Әйтегез үзенә, – диде немец. – Сак булыгыз, бүген төнлә тентү булырга мөмкин.

Bist du ein Araber[10]!

– Надзиратель әфәнде була алмый. Надзиратель – иң түбән баскычтагы солдат. Минем сүзем бетте. Ауф фидерзейн! – дип саубуллашты да, надзиратель чыгып китте һәм эшермә белән ишекне бикләп куйды.

Надзиратель чыгуга, камерадагылар өчесе дә Мусаның дәфтәрләрен кая яшерергә икән дип баш вата башладылар.

– Менә бит нинди кешеләр бар немецлар арасында да. Барысы да фашист түгел, – диде Муса, надзирательгә чын күңеленнән рәхмәт укый-укый.

– Сугыш алдыннан бөтен коммунистларны төрмәләргә, лагерьларга утыртып бетерделәр Германиядә. Срокларын тутыргач, аларның күбесе азат ителде. Фашистлар ышаныбрак карый торганнарын үзләренә эшкә дә алдылар. Бу картлач шундыйларның берсе булырга мөмкин, – диде Ян Котцур.

Дәфтәрләрне кая яшерергә икән, дип эзләнә торгач, Мусаның башына аларның икесен параша чиләге астына яшерергә дигән уй килде. Берсен Андре үз әйберләре арасына, төрмә китапханәсеннән яздырып алган Библия астына тыгып куйды. Икенчесен Ян әйберләре арасына яшерделәр. Төн уртасында, чынлап та, кинәт утларны кабыздылар да камерага ике әзмәвер килеп керде. Тоткыннарны дивар янына бастырып, башта кесәләрен, киемнәрен капшап чыктылар, аннары ятак асларын, мендәр, матрас араларын селектеләр. Ятак асларындагы кием-салым, чүпрәк-чапрак ише әйберләрне актардылар. Шикләнерлек нәрсә күренмәгәч, утларны сүндереп, чыгып киттеләр.

Шул төннән соң Муса шигырь белән тутырган ике дәфтәрен тиз арада каядыр урнаштырырга кирәк, дигән фикергә килде.

Декабрь урталарында Берлинда әледән-әле самолётлар килеп чыгып, йортлар өстенә бомба ташлап китә башлады. Шундый вакытларда төрмәдә, һава һөҗүменнән саклану өчен, тревога игълан ителә иде. Әсирләрне өске катлардан подвалларга алып төшәләр. Егермеләп кешедән торган төркемнәргә туплап, зуррак камераларга кертеп биклиләр дә чиратлап подвалга ташыйлар. Камерада бикләнеп калган әсирләр үзара сөйләшә, танышларын эзли, кирәк әйберләрен бер-берсенә бирә. Шундый тревогаларның берсендә Муса тоткыннар белән шыплап тутырылган тынчу камерада, кычкырып:

– Монда татарлар бармы? – дип сорады.

– Бар, – дигән тавыш килде аргы баштан.

Муса, кешеләрне этә-төртә, тавыш килгән якка ашыкты.

– Кем син? Монда ничек эләктең? – диде Муса.

– Шәрипов мин, Габбас. Өченче батальон легионеры идем. Листовкалар белән эләктем дә, менә бишенче ай инде, шушында иза чигәм.

– Монда тагын татарлар бармы? – дип кычкырды Муса. Җавап бирүче булмады. Шуннан соң ул Габбас белән пышылдап кына булса да, курыкмыйча сөйләшә башлады.

– Яшерен оешмада тора идеңмени?

– Юк. Минем адаш дустым Габбас Кадермаев яшерен оешмада тора иде. Листовкаларны ул биргән иде, таратырсың, дип. Көнбатыш Украинага җибәргәннәр иде. Баш күтәрергә әзерләндек. Өлгерми калдык. Безне кемдер саткан. Барыбызны да кулга алып, төрмәгә утырттылар. Кадермаевка листовкаларны Фоат Сәйфелмөлеков дигән кеше биргән булган. Фоат шушы төрмәдә утыра икән. Беркөнне ишегалдында һава суларга чыккач таныштык. Без беркемне дә сатмадык. Ләкин Кадермаев кача алды. Хәзер мине шуның урынына җәзалыйлар.

– Алай булгач, сине җибәрергә тиешләр. Син нык тор. Без бөтен гаепне үз өстебезгә алабыз. Сиңа бер йомыш кушсам, үти алырсың микән?

– Нәрсә сорыйсың бит. Булырлык булса, үтәрмен.

– Үзең белән бер дәфтәр алып чыга алмассыңмы?

– Дәфтәр?

– Әйе, дәфтәр. Шигырьләр дәфтәре.

– Син Муса Җәлилме әллә?

– Әйе. Икенче очрашканда мин сиңа ул дәфтәрне бирермен. Бу хакта беркемгә дә сөйләмә. Синең гаебең юк, сине чыгарырлар.

Һава һөҗүме тревогасыннан соң, камерага кайткач, Муса беренче эш итеп дивардагы тишектән Алиш белән сөйләшергә ашыкты. Ул аны подвалда очратмаган иде.

– Алиш, – дип пышылдады ул, күрше камерадагылар ишетелерлек итеп.

– Тыңлыйм, Муса, синме?

– Алиш, дускай, безгә ничек тә күрешергә кирәк. Монда 395 нче камерада Габбас Шәрипов атлы безнең егет ята. Гаебе расланмаган. Тиздән аны чыгарырга тиешләр. Шигырьләреңне аңа тапшырырга кирәк. Ул исән калырга тиеш. Аларны безнең якка алып чыгарга сүз бирде.

– Рәхмәт. Минем дәфтәр әзер. Ул егетне күрә алсам, иртәгә үк тапшырырга тырышырмын.

Алиш икенче көнне иртәнге якта һава суларга чыккач, Габбасны очратты. Ул аны белә иде. Әйләнә буйлап йөргәндә, адымын акрынайтып, үзе белән тигезләшкән Габбаска җиңенә бөкләп тыккан дәфтәрен тоттырды:

– Җиңеңә яшер, дус, – диде. – Мин – Абдулла Алиш. Синең турыда миңа Муса сөйләде. Минем дәфтәрне дә алып чыга алсаң, әйбәт булыр иде.

– Тырышырмын, – диде Габбас һәм артка калды. Алишның дәфтәрен җиң эченә яшерде.

Мусага Габбасны күрү насыйп булмады. Берлин суды «Габбас Кадермаевның легионнан качуы аның гаепле булуын раслый, ә Габбас Шәриповның листовкалар таратуда гаебе расланмады», дип, аны төрмәдән чыгару турында карар кабул итте.

Төрмәдән чыгасы көнне тоткыннар Габбасның кулына бәләкәй генә кәгазь кисәге тоттырдылар. Анда: «Сине бүген төрмәдән чыгаралар. Сиңа бирелгән киемдә «Ташенбух» булачак», дип язылган иде.

Габбас бу сүзләрне кем язганын да, нәрсә турында икәнен дә аңламады.

Иртәнге аштан соң төрмә сакчылары аңа төрмәгә утыртылганда алып калган шәхси әйберләрен, киемнәрен китерделәр. «Ташенбух» дигән бернинди нәрсә дә күренмәде. Ул киемнәрен алыштырды. Өстенә яңадан легионерларга бирелгән фриц солдаты киемнәрен киде. Әйберләрен алды. Габбас, азат ителүчеләрдән үзе генә түгел, бер унлап тоткынга бәхет елмайган иде. Аларны брезент белән тышланган фургонга утыртып, каядыр алып киттеләр. Бераздан, Берлин тимер юл вокзалына китереп, «Берлин – Париж» поездында Франциягә озаттылар. Поездда барганда, гимнастёркасының эчлегендә, күкрәк кесәсе турысында ул ниндидер каты нәрсә тегелгәнен күрде. Нәрсә булыр икән бу, дип, вагон коридорына чыкты һәм гимнастёркасын капшап карады. Анда уч төбе кадәрле генә зурлыкта ниндидер китапка охшаган нәрсә тегелгән булуын шәйләде. Вагон бәдрәфенә кереп, гимнастёркасын чиште һәм ямаулыкны сүтте. Аннан соры төргәк кәгазеннән төпләнгән ниндидер кенәгә килеп чыкты. Аның тышлыгына латин хәрефләре белән: «Musa Gәlil», арткы тышлыгының эчке ягына: «ABBАS Scharipow. Taschenbuch, deutshes – тurkischrusisch wort…» дигән сүзләр язылган иде. Төрмәдә алган кәгазьдәге «Ташенбух» дигән сүз «Немецча-төрекчә-русча сүзлек» булып чыга икән бит. Ә эчендә – шигырьләр. Менә сиңа мә! Муса Җәлил урынына Абдулла Алиш шигырьләрен алып чыгам төрмәдән, дип торганда, икесенеке дә эләккән түгелме соң?! Алиш дәфтәрен Габбас бик ерак яшереп, шәхси әйберләре белән бер төргәккә бәйләгән иде. Монысын да, кеше-карага сиздермичә, каядыр яшерергә кирәк була инде. Ул кенәгәне тегелгән урынына кире тыгып куйды.

 


[1] Минем исемем – Андре Тиммерманс. Мин – бельгияле. (нем.)

 

[2] Ә мин – татар, Муса Гумеров. (нем.)

 

[3] Мин французча яхшы беләм. (фр.)

 

[4] Мин бераз немецча аңлыйм. (нем.)

 

[5] Татар, Чыңгызхан токымымы? (нем.)

 

[6] Нәрсә белән шөгыльләнәсез? (нем.)

 

[7] Ул хат яза. (нем.)

 

[8] Кем рөхсәт бирде?              (нем.)

 

[9] Сез нәрсә, гарәпмени? (нем.)             

 

[10] Рәхмәт сезгә, надзиратель әфәнде! (нем.)   

(Дәвамы бар)      

 

 

"КУ" 3 (март), 2019

фото: pixabay.com

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев