Ватан (Өченче бүлек /10)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

10

Узган елның августында подпольщикларның зур төркемен кулга алдык, дип күпме генә шапырынсалар да, фашистларга каршы яшерен көрәш бер генә көнгә дә тынып тормады. Гиммлер министрлыгында да, Розенбергныкында да «Идел-Урал» комитетына карата мөнәсәбәт нык үзгәрде. Батальоннарның берсен дә Кызыл Армиягә каршы сугышка җибәрмәделәр. Франциягә, Голландиягә җибәрелгәннәрен дә, нык тикшереп, энә күзеннән үткәреп озаттылар. Гестапо каршында Шәфи Алмасның да абруе нык төште. Муса, Алиш, Кормаш, Симайлар инде күптән төрмәдә утырсалар да, батальоннарда листовка тарату тукталмады. Музыкаль капелланы өр-яңадан җыеп карасалар да, концерт булган саен артларыннан листовкалар табылып торды. Шәфи Алмас үзе дә алынган эшенең барып чыгасына ышанмый башлады. Бик дәртләнеп чыгара башлаган «Идел-Урал» гәзитеннән дә күңеле сүрелде. Баштарак баш редактор вазифасын үзенең урынбасары Кыям Галиевкә тапшырган иде. Кыямнан соң бу эш белән Кави Ишмаев дигән кеше шөгыльләнә башлады. Әле март аенда гына Дрезден янындагы Грейфсвальд шәһәрчегендә үткәрелгән «Идел-Урал» комитеты эшлеклеләре корылтаенда бик дәртләнеп чыгышлар ясаган Шәфи Алмасның август башларында инде Татар арадашчылыгы эшчәнлегеннән тәмам гайрәте чикте. Ул бу эшне ташлап качу турында уйлап йөри башлады.

Германиянең сугышта җиңүгә ирешмәячәге инде көн кебек ачык иде. Аның яңадан сугышка кадәр эшмәкәрлек, алып-сату белән шөгыльләнгән эмигрант Габдрахман Шәфиев булып кына каласы килә башлады. Нинди эшкә башын китереп тыкты ул?! Нинди баткаклыкка кереп чумды! Үзенең милли җанлы татар бае дигән затлы исеменә тап төшерде.

Шәфи, күп уйлап йөргәннән соң, якын дуслары белән киңәшләшеп алырга кирәк дигән фикергә килде. Август башларында Галимҗан хәзрәт Идрисине, Әхмәтвәли Мәңгәрне, Искәндәр Яушевны, җәмәгатьләре белән бергә, кичке якта өенә чәй мәҗлесенә дәште.

Мәҗлестә алар, гадәттәгечә, хатыннары – аерым бүлмәдә, ирләр зал ягында утырдылар. Зал ягының шундый өстенлеге бар иде – аның ишегалдына караган тәрәзәсе балконга чыга. Ирләр табын артында утырып аргач, саф һава суларга дип балконга юнәләләр. Саф һава дигәнең – затлы Африка тәмәкесе яисә Дрезден тәмәке фабрикасында чыгарыла торган «Мокри супер» сигарасы төтене. Алар – Галимҗан хәзрәттән калганнары – өчесе дә чәмле тартучылар.

Гитлер хакимлеккә килгәннән соң, Германиядә тәмәкегә каршы көрәш киң җәелгән иде. Яшь чагында көненә утыз-кырык сигарет тарта торган Гитлер бер заманны тартуны ташлый һәм башкаларның да үз үрнәген кабатлауны таләп итә торган була. Тартам дигән кешегә еш кына моны халыктан яшереп эшләргә туры килә иде. Ә үз өеңдә теләсәң нихәтле тарт, сине берәү дә тыймый. Шуңа күрә дуслар балконга еш чыккаладылар.

Мәҗлес гаилә хәлләре, саулык-сәламәтлек турында кыскача белешүләрдән соң сәясәт мәсьәләләре белән башланып китте. Барысын да Гитлерга 20 июльдәге һөҗүм кызыксындыра иде. Бу көннәрдә, гомумән, әлеге вакыйга уңаеннан, бөтен Германия шаулый иде. Күбесе заговорчыларны гаепли. Сатлыкҗаннар, хыянәтчеләр, ди. Ләкин курка-курка гына булса да, уңга-сулга карый-карый, Гитлерны сүгүчеләр дә шактый. «Германияне тәмам хурлыкка калдырды. Әле шулай да хатасын танырга теләми. Һаман радиодан «җиңү» дип кычкыра. Англияне, Американы гаепли. Большевикларга сатылганнар, ди. Акылга килергә вакыт үзенә. Бик күптән кирәк иде инде. Ичмасам, бу путч дигәннәре дә барып чыкмаган!» – диләр.

– Бик зәһәр кылана Гитлер. Германиянең сугышта җиңә алмавын булдыксыз генералларыннан күрә. Большевикларга каршы сугышасы урында юлбашчыны юк итү турында уйлап яшәгәннәр, ди. Мәскәү астында да, Сталинградта да, Курскида да генераллар хыянәте аркасында җиңүгә ирешмәгәннәр икән, – дип башлады, ниһаять, сүзне Әхмәтвәли Мәңгәр. Аңа Искәндәр Яушев кушылды.

– Германия җиңәр, бәлки, дип, икенче фронтны ачуны Англия белән Америка ике елга кичектерделәр. Аларның Германиягә каршы сугышка керүе ул Германияне саклап калу өчен кирәк. Европаны коммунизм афәтеннән коткарып калу өчен кирәк. Шуны аңламый мескен Гитлер. Шул мәнсезгә корал сатып, бераз көрәеп китеп булмасмы, дип, фабрикаларыма хәрби заказлар алып харап булдым мин дә.

– Әйе, туганнар, җиңелә Германия. Сугыш бүген Советлар Союзында түгел, Европада бара. Бомбалар Берлинда шартлый. Безнең «Ульрих Мейер» компаниясенең читтәге вәкиллекләре артык зыян күрмәс күрүен, ә менә Германиядә исән калу-калмавыбыз икеле, болай барса.

– Сезне җыюымның да төп сәбәбе шул хакта киңәш-табыш итешү иде, туганкайлар. Бу «Идел-Урал» комитетының да мәгънәсе калмады. Легион оештырып, күпме татар егетен әсирлек михнәтләреннән коткардык, югыйсә. Моннан ары комитетның әсирләргә әллә ни ярдәме тияр дип уйламыйм. Шуңа күрә аннан китеп, сугышка кадәр шөгыльләнгән кәсепчелеккә керешсәм, ничек булыр икән?

– Бик дөрес уйлыйсың, кордаш. Безнең эш түгел бу сугыш. Ул инде тәмамлануга таба бара. Инде безнең егетләрне плингә алмыйлар, киресенчә, немецлар төшә булыр анда әсирлеккә. Ә менә Галимҗан хәзрәткә эшләргә дә эшләргә әсирләр белән, – диде Әхмәтвәли Мәңгәр, әңгәмәдән читтә, сөйләүчеләрнең сүзенә колак салып кына утырган Идриси әфәндене уятып җибәрергә теләгәндәй.

– Тыңлап утырам да килешәм Шәфи әфәнде белән. Әсир егетләребезне легионга яздырып, бик изге эш башкардык. Беренче елдагы кебек ачлыктан, салкыннан кырылмадылар. Егетләрнең корсагы ипи күрде, симерерлек булмаса да, карыннары ач тормады. Фриц киеменнән йөрсәләр дә, яланөс түгелләр. Ул ягылмый торган казармаларда туңмадылар. Шулай да мин әлегә үз вазифамны беткәнгә санамыйм. Сугыш бетми торып, аларны тәкъдир иркенә ташларга ярамый. Аллаһ сүзе белән юатырга, рухларын күтәрергә кирәк. Бер генә нәрсәгә үкенәм: Муса Җәлил, Абдулла Алиш кебек егетләребезне саклап кала алмадык. Ялгыш юлдан киттеләр, балакайлар.

– Юк, хәзрәт, мин һич кенә дә алай дип уйламыйм. Алар да үзләренчә хаклы. Менә без «Идел-Урал», дип, үз дәүләтебез булсын, дип тырыштык. Без, Шәфи әфәнде дә, мин дә, Яушев та сәясәтчеләр түгел. Сәясәт бит бик катлаулы нәрсә. Милләт дип кычкырып йөреп кенә милләтне дәүләтле итеп булмый. Сугыш белән дә төзеп булмый дәүләтне. Бигрәк тә бу сугышта. Бу бит татарларның дәүләт төзү максаты белән үзләре башлаган сугышлары түгел. Ә нацистларның үз планнары. Алар башта өч-дүрт айда СССРны җиңәбез дә Җир шарыннан коммунистларны себереп түгәбез, дип башлаганнар иде сугышны. Планнары барып чыкмагач кына төрле милләтләрдән файдаланырга булдылар. Анда да ышанырга ярый идеме соң әле аларның сүзенә? Ай-һай. – Әхмәтвәли Мәңгәр шунда бүленеп торып басты да, – егетләр, балконга чыгып, саф һава сулап керик әле, – диде. – Сөйләшүне шунда дәвам итик. Алар, кесәләреннән затлы сигараларын алдылар да, сөйләшә-сөйләшә, балконга атладылар. Тартмаса да, Галимҗан хәзрәт тә аларга иярде. Чөнки Әхмәтвәли Мәңгәр сүзен аңа җавап итеп башлаган иде. Тыңлап бетерергә кирәк әңгәмәдәшнең фикерен.

– Сәясәт, дидем. Муса Җәлил ул – сәясәтче. Язучы кеше. Ә язучы сәясәтне яхшы аңлый. Гаяз Исхакый да сәясәтче. Татарның үз дәүләтен төзер өчен иң уңайлы вакыт октябрь инкыйлабыннан соң булган Рәсәйдә. Гаяз Исхакый моны яхшы аңлаган. «Идел-Урал» дәүләтен төзү идеясен әйткән. Әйтеп кенә калмаган, корылтайлар, учредительный җыеннар үткәрүне оештырып, дәүләтне төзү турында карарлар чыгартуга ирешкән. Хәерсез большевиклар астыртын эш йөртү нәтиҗәсендә, республикалар төзүне халыкның милли үзенчәлегенә карап түгел, сыйнфый үзенчәлекләр буенча, властьны эшче-крестьяннарга бирәбез, дигән булып, хәйлә юлына басалар. Җитмәсә, Зәки Вәлиди шикелле типтәрләр, татар белән башкорт арасына чөй кагып, башта Кече Башкортстан дигән республика төзеп, аннары башлыча татарлар яшәгән Уфа губернасын шуңа кушып, «Идел-Урал» республикасын кәгазьдә генә калдыралар. Менә шуңа күрә дә Гаяз әфәнде катышмады безнең бу эшебезгә. Ул аның барып чыкмасын яхшы аңлады. Ә Зәки Вәлиди катышкан булыр иде дә, фашистлар белән уртак тел таба алмады. Хәзер инде, әнә, гомумән, төрмәдә утыра. Коммунист төрекләр пантуранизмда гаепләп, утыртып ук куйганнар үзен. Ялгыш юлдан китмәделәр Мусалар, хәзрәт. Бөтен СССРга таралган татарның һич югы Татарстанда яшәгән өлешен саклап калу өчен көрәштеләр алар. Гитлер СССРны туздырып ташлаган булса, СССРда гына түгел, Татарстаныңда да калдырмас иде татар дигән милләтне. Хәзер аңладым мин, хәзрәт, Гитлерга коллар кирәк булган. Ул бит урысларны да Московия дигән бәләкәй генә бер дәүләткә бөкләп тыгарга ниятләгән. Бердәмлек юк шул бездә. Берләшә алмыйбыз. Шәфи әфәнде дә Әхмәт Тимерне, бөтен хыялларыннан ваз кичтереп, Төркиягә кайтып китәргә мәҗбүр итте. Ә бит Әхмәт Тимер тюрколог иде. Төрки татар дөньясын белә торган кеше. Хәзер, мескен, Төркия армиясендә солдат булып йөри. Әхмәтвәли Мәңгәрнең бу сүзләре Шәфи Алмаска ошап җитмәде. Ул шунда ук аңа каршы сүз кушарга булды.

– Әхмәт Тимер тюрколог буларак әйбәт белгечтер, анысына шигем юк. Тик менә, Гитлер ярдәм итә, дип, бөтен төрки легионнар өстеннән баш булырга хыяллана башлады. Аның бар хатасы шунда, Әхмәтвәли кордаш. Үзбәк белән казакъ арасында ызгыш китереп чыгарды.

– Монысы, чыннан да, аның хатасы булган шул. Татарлык инде. Шул татарлык харап итә. Мәңгәр сигарасын соңгы тапкыр суырды да, төпчеген төкерекләп, тәмәке көллегенә салып сытты һәм: «Керик булмаса, чәй суынадыр», – дип, залга керергә чакырды.

Табынга чәй ашлары: гөбәдия, сумса, кош теле кебек камыр ризыклары куелган иде. Ирләр кергәнен күреп, пешекче хатын Мәфтуха ризыклар янына самавыр чыгарды. Чәйләр эчкәннән соң, күңел җыр сорый башлады.

– Матур заманнар бар иде, Шәфи кордаш, мәҗлес ямен күтәреп җибәрә торган җырчыларың да юкка чыккан, – диде Әхмәтвәли Мәңгәр.

– Бар иде, җырчылар да бар иде, музыкантлар да. Былтыргы августта бит бөтенесен, взводлары белән кулга алып, төрмәләргә утыртып бетерделәр. Гаепләре дә расланмады үзләренең. Төрмәдән соң инде батальонга язып, кайсын-кая озаттылар. Кайсы Франциягә китте, кайсы – Бельгиягә, Голландиягә. Афзал Фәтхуллин, Гарәф Фәхретдинов бер дигән җырчылар иде. Үзләре аккордеонда, мандолинада уйныйлар. Кайларда йөриләрдер инде, бахырлар. Исән генә була күрсеннәр.

– Соң, ул капелла дигән музыкантларыгыз әле һаман да концертлар куеп йөри түгелме соң?

– Йөриләр дә, җырчылары ул түгел. Шәфи Алмас шулай диде дә, «Мин хәзер», дип, алгы бүлмәгә чыгып, ике рәтле гармун күтәреп керде.

– Их, яшь чакта без дә кимен куймый идек! Әйдә, искә төшерик әле шул яшь чакларны! – дип, гармунын сузып җибәрде.

– Әйдәле, Искәндәр туганкай, син дә бит Казан артыннан чыккан нәсел баласы. Ырынбурдан дип йөргән булсаң да, Арча татарлары каны ага бит тамырларыңда. Җырлап җибәр әле булмаса шул Арча ягы көйләрен.

Мәҗлес башыннан бирле әңгәмәгә кушылмыйча, кардәшләренең сөйләгәнен мыек астына гына чорнап утырган Искәндәр Яушев, «Була ул!» дип куйды һәм, Шәфинең көй башлаганын да көтмичә, «Баламишкин»ны җылап җибәрде. «Баламишкин»нан соң күзләрендә яшь тамчылары җемелдәгән Әхмәтвәли Мәңгәр былтыргы мәҗлестә Афзал Фәтхуллин җырлаган Мусаның «Сагыну»ын искә төшерде.

– Шәфи кардәш, теге «Гөл чәчәкләрен өзәм мин»не җырлат әле. «Сагыну»мы әле исеме? Теге, Муса Җәлил шигыренә.

Шәфинең дә күз төпләре яшьләнгән иде.

– Әрәм булды бит, мескен Муса. Бер дигән шигырьләр яза иде. Күпмесен «Идел-Урал»да гына бастырдым. Тарихта калалар. Әйдә, җырлыйк булмаса. «Сагыну»дан соң Шәфи тагын бер яңа җырны искә алды:

– «Юксыну» дигән җыр чыккан әле тагын. Беркөнне концертта капелла җырчысы Рушат Хисаметдинов җырлады. Рушат та бит кулга алынган иде августта. Гаебен тапмаганнар. Чыгардылар. Капеллега кайтты. Шул яңа әсирләрдән отып алган. Яңа җыр, ди.

Шәфи Алмас, гармунын тартып, Рушат Хисаметдиновтан откан яңа җырын башкарды. Барысы да тын да алмыйча тыңладылар. Ирләрнең моңлануын ишетеп, алгы яктан залга хатыннар да керде.

– Их, нинди җырлары бар бит халкыбызның! Нинди талантлары бар бит! – диде Шәфи, җырдан туктагач.

Кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, яшьләнгән күз төпләрен сөртте.

Юк, егетләр, китәм мин комитеттан. Минем эш түгел бу. Милләт алдында оят. Ватансызлар бит без монда! Ватансызлар...

Их Сола буйлары,

Уйнап ага сулары.

Чут-чут итеп кошлар сайрый,

Сагындыра шулары!

Сола буйларында уйнап, суларында коенып үскән малай бит мин. Соланың нәкъ башланган урынында, Солабаш дигән авылда. Кайда калды ул?! Беркайчан да кайтып күреп булмас микәнни үзен?

– Син генәмени, бөтенебез дә синең хәлдә. Мөһаҗирнең ватаны булмый инде аның. Безнең балаларның балалары, ата-бабалары телен оныткач, Германияне ватан дип йөртә башларлар.

– Юк, Искәндәр туганкай, кызларыма туган телләрен өйрәтеп үстердем мин. Олы кызым Нилүфәргә, махсус курсларга йөртеп, татар телен өйрәттем. Кечкенәләре дә үзем исәндә туган телләрен онытмаслар, Аллаһы боерса. Менә бу эштән киткәч, Польшага барып урнашып, Әминәмә тарихи бер бинаны карап йөрим, мәктәп-интернат итеп оештырырга исәп. Балаларны шунда үз мәктәбебездә укытырбыз дип уйлыйбыз. 

– Ниятләрең изге, Шәфи туган. Минем балалар гына телләрен онытты, – дип уфтанып куйды Искәндәр Яушев. – Яшьлек җүләрлеге белән немкага өйләнеп куйдым да, немец токымын арттырып ятабыз менә хәзер. Ырынбурда, Чиләбедә татар мәктәпләре ачкан, мәчет-мәдрәсәләр тоткан нәсел баласы идек, югыйсә. Бу мал дип йөреп, дөнья куып, милләтне дә югалттык. Әсирләрне кешечә яшәтик дип йөргән булдым инде, хәл кадәри ярдәм итәргә тырышып. Шул бер юаныч бар. Ә милли дәүләтебезне немецлар ярдәмендә төзеп булмасын аңладым. Туган илгә кайтыр юллар да ябык. Бөтен малымны милләтемне үстерер өчен кызганмас идем дә, илдә шул байлыгымны талап алып, үземне атып үтерергә мөмкиннәр. Безнең Ырынбурдан зәркәнче Закировлар бар иде бит, бертуган Закировлар. Бер туганнары – милләтебезнең күренекле улы Дәрдемәнд, Төркиядә яшәп яткан чакларында туган илен сагынып, «Атам-анам йорты өчен, / Булса мең җаным фида, / Туган-үскән җирем өчен, / Соң тамчы каным фида», дип язган иде. Яши алмады Төркиядә, туган илгә кайтып, алтын приискалары тотты. Инкыйлабтан соң да, ватан дип, илдән китмәде. Бөтен байлыгын таладылар коммунистлар. Егерме беренче елда ачлыктан интегеп үлде, мескен. Шуның бер шигырен гомергә онытасым юк.

...Әй, туган илнең һавасы,

Рәнҗемә, зинһар, күтәр!

Рәнҗемә, зинһар, күтәр!

Ни газизрәк, бу ватанмы?

Аһ, туган каумем газиз;

Ул мөкатдәс кан белән ул

Изге сөткә ни җитәр?..

Сөт калыр, ватан китәр,

Сөт калыр, ватан китәр!

Әүлия булган бит. Китте ватан. Син дөрес әйтәсең, Шәфи туган, без үзебезне Ырынбурдан дип йөрсәк тә, әткәй Муллагали мәрхүм әйтә торган иде, безнең нәсел башында торган Яуыш морза, Явыз Иван Казанны яулап алу өчен сугышка килгәндә, Япанчы морза белән бергә булган. 1700 елларда Яушевлар, чукынырга теләмичә, Арча өязеннән Уфа губернасына, Ырынбур якларына чыгып киткәннәр.

* * *

Берничә көннән Шәфи Алмас, «Идел-Урал» редакциясендәге эшен комитет тирәсендә йөрүче бер майор Гафар Ямалиев дигән кешегә тапшырып, Татар арадашчылыгыннан китте. Ямалиевны ахырдан фон Менде аның урынына, гомумән, президент итеп үк билгеләтте. Ә Шәфи Алмаска тәкъдир зур борчулар язып куйган булып чыкты. Көннәрнең берендә аның Берлин уртасындагы мәһабәт йорты өстенә союзниклар эскадрильясе шәһәрне бомбага тотканда берничә бомба төшеп, өйләренең яшәрлеген калдырмаган иде. Берлин банкындагы барлык акчаларын алып, алар Польша чигендәге Гослин бистәсендә бер пансионатта яши башладылар. Шәфи зәркәнчелек белән шөгыльләнүгә кереште. Сугыш Германияне читләтеп үтмәячәген аңлаган зәркәнче, гомумән, Төркиягә күчеп китү турында уйлар белән йөри башлады.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: