Логотип Казан Утлары
Роман

Ватан (Өченче бүлек / 1)

Кулга алулар Познань, Крушино, Радом лагерьларында, хәтта легиончыларның пансионатлары урнашкан Узедомда да барды.

Өченче бүлек

1

Кулга алулар Познань, Крушино, Радом лагерьларында, хәтта легиончыларның пансионатлары урнашкан Узедомда да барды. Гестапо өч көн эчендә татар легионында фашистларга каршы яшерен көрәш алып барган йөздән артык кешене кулга алды. ССчылар моның белән генә чикләнмәде, башта Франциягә, аннан Голландиягә җибәрелгән икенче, Карпатка җибәрелгән өченче татар батальоннарында да подпольщикларны эзәрлекләү дәвам итте. Голландиядә легионерларның күп өлеше җирле партизаннар белән элемтәгә кереп, алар ягына чыгарга өлгергән иде. Ләкин немец контрразведкасы яшерен оешманың эзенә төшеп, егерме алты кеше тоткарланды һәм хәрби-кыр суды карары белән атып үтерелде. Өченче батальонда да тентүләр узды. Җәлил җитәкчелек иткән яшерен оешма әгъзалары булган, батальонның партизаннар ягына чыгуын оештырырга тиешле Сәлим Бохаров белән Әхәт Атнашев кулга алынып, аларны Берлинга кайтардылар. Күп легионерларны концлагерьларга, штрафлагларга озаттылар.

Легионерлар арасында яшерен эш алып баручыларны ачыклауда Татар арадашчылыгында хезмәттә саналучылардан зур гына шымчылар төркеме шөгыльләнде. Ләкин тентүләр вакытында кесәсендә яисә ятагында, эш урынында листовка табылганнарның һәммәсен кулга алсалар да, яшерен оешма әгъзаларыннан гайре бер кеше дә листовкаларның каян килгәнен, аларны кем бастырып таратканын белми иде. Ә оешма әгъзалары, кан белән биргән изге антларына тугрылык саклап, сорау алулар вакытында берсенең дә исемен атамадылар, беркемне дә сатмадылар. Шуңа күрә арестантларның яшерен оешма әгъзаларыннан калганнары барысы да бер-ике айдан азат ителеп, кире легионга кайтарылды. 1943 елның 10 августында кулга алынучылардан 1944 ел башына бары тик Гайнан Кормашев, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев белән Сәлим Бохаров кына төрмә тоткыннары булып калды.

* * *

Едлинода кулга алынучыларның барысын да Варшаваның «Павиак» дип аталган төрмәсенә китерделәр. Аларның кул-аякларын богаулап, аерым камераларга яптылар. Яшерен оешманың иң актив әгъзалары дип уйланган кешеләр, күрәсең, гестапочыларга билгеле булган, 14 августта баш күтәрүгә чакырып язылган листовка төргәкләренең иң күбесе Гайнан ятагыннан табылгач, оешманың башлыгы да ул дип уйладылар. Аңардан иң рәхимсез сорау алуларга шул сәбәпче булды.

Гайнанны әле төрмәгә алып килгәнче үк кыйнап ташладылар. Аның йөз-битенең карарлыгын калдырмадылар, күз төпләре кара янып чыккан, ирен читләре ертылган, авыз-борыныннан кан киткән иде.

Листовканың астына «4нче комитет» дип язылган булгач, сорау алучы лейтенант Гайнс басымны шуңа ясады:

– Нинди дүртенче комитет ул? Кайда урнашкан? Кемнәрне берләштерә?

Гайнан берни дә дәшмәде. Ул Җәлилнең: «Эләктерсәләр, егетләрчә үлә белик!» дигән сүзләрен искә төшерде. Кан белән биргән изге анттагы «хыянәткә юл ачсам, көрәштәшләремнең рәхимсез нәфрәте мине һәлак итсен!» дигән сүзләре күңеленә килде.

Лейтенант Гайнс, янында торган, чиртсәң каны чәчрәп чыгардай әзмәвер фрицка:

– Унбиш тапкыр шомпол белән сугарга! – дип боерды.

Җәзалаучыга шул сүз генә кирәк иде. Ул үзенә бер ләззәт табып, башта Гайнанны идәнгә сугып екты, аннары бар көченә кизәнеп, шомпол белән аркасына сыдыра башлады. Беренче шомпол төшүгә үк Гайнан, авыртуга түзә алмыйча, куырылып килде. Аның эзеннән кан бөрчекләре чәчрәп чыкты. Гайнан биш тапкыр сугуга түзде, алтынчысында аңын югалтты. Тылмач унтер-офицер өстенә чиләктән бозлы салкын су койды. Гайнан аңына килеп күзләрен ачты. Тылмач поляк иде булса кирәк, урысча акцент белән:

– Нигә инде шулкадәр карышырга. Барыбер эләктегез бит. Башкалар барысын да сөйләп бирде, – диде.

– Сөйләгәч, нигә миннән сорап торасыз? – диде Гайнан.

– Оешмагызда тагын кемнәр бар? – дип сорады лейтенант.

– Бернинди оешма турында да белмим.

– Ә листовкалар каян килде?

 

– Мәхмүт Җәләлетдинов китерде. Аннан сорагыз.

– Җәләлетдинов түгел, Җамалетдинов.

– Хет чурт булсын шунда. Листовканы ул тараткан.

– Ә ул сине күрсәтә.

– Тагын ни кирәк? Мине күрсәткәч, мине хөкем итегез.

Беренче сорау алу шуның белән тәмамланды. Тоткыннан әллә ни яңалык ишетә алмаячагына ышанган лейтенант аны камерасына илтеп ябарга кушты.

Башкалардан да сорау алу каты кыйнаулар белән алып барылды. Барысын да шомпол белән төйделәр. Муса, Гайнан, Алиш, Әхмәт Симаев һәм Абдулла Батталдан кала листовкаларның каян килгәнен, чынлап та, беркем дә белми иде. Август, сентябрь айлары буена, исләренә төшкән саен, тоткыннарны сорау алып, кыйнап, камерага кайтарып яба тордылар.

Муса да шушы төрмәгә китерелгән иде, Едлинода кулга алулар булганын әле белми иде. Ул ундүртенче августта легионерлар баш күтәрерләр дә, үзен дә азат итәрләр дип өметләнде. Ләкин андый хәл булмый калды. Киресенчә, ундүрте көнне Җәлилне, кул-аякларындагы богауларын салдырып, Берлинның гестапо идарәсе урнашкан йортка алып килделәр. Бу алгы ягы калын таш колонналар белән төзелгән, соры, салкынлык бөркелеп торган алты катлы зур бина иде. Аны лифтта дүртенче катка алып менделәр. Озын рәткә тезелгән өстәлләр урнашкан зур зал ишеге төбендә обер-лейтенант утыра иде. Ул Мусаның кем булуы турында сорашып, ниндидер анкета тутырды. Исемен, фамилиясен, туган елын, кайда туганлыгын, гаилә хәлен, кайда яшәвен һәм кем булып эшләвен теркәп куйды. Соңыннан ни өчен кулга алынуын сорады.

– Белмим, – диде Муса.

– Германиягә каршы яшерен җимерү эше алып барганга, – дип җавап бирде Муса өчен, аны алып килгән СС унтер-офицеры.

– Көтү бүлмәсенә илтегез, – диде анкета тутырган обер-лейтенант. – Сезне чакырырлар.

Унтер-офицер Мусаны озын коридордан алып барып, лифтта аска алып төшеп китте. Көтү бүлмәсе дигәне караңгы подвал булып чыкты. Алар подвалның озын коридоры буенча барып, офицер аны ниндидер ишектән тагын да караңгырак бер бүлмәгә кертеп җибәрде. Шунда көтеп торырга кушты. Бу тәрәзәсез, тонык кына тычкан уты янып торган тынчу бер бүлмә иде. Түрдә, шул ут яктысында ниндидер тоткын барлыгы шәйләнә. Муса аның янына атлады. Ишек ягына арты белән утырган бу кеше дә, кемнеңдер кергәнен ишетеп, артына борылып карады. Ул Мусага каядыр күргән таныш кешесен хәтерләтте.

– Гумеров?! – диде ул, аны танып.

Җәлил дә таныды. Бу «Заря» гәзитенең китапханәчесе Андрей Рыбальченко иде.

– Андрей! – диде Муса. – Ә син каян килеп чыктың монда?

– Син кергән ишектән кердем мин дә, – диде Андрей, шаяртып.

– Саттылармыни?

– Шулай булып чыга.

– Бездән шикләнмисеңдер? Безнең егетләрдән синең турыда Абдулла Алиш белән Әхмәт Симаев кына белә иде. Аларның сатлыкҗан булуы мөмкин түгел.

– Син нәрсә сөйлисең. Сезнең егетләрне бик әйбәт беләм. Сатмаслар, бу хәл мөмкин түгел. Ә үзең соң, үзең ничек монда килеп эләктең?

– Мин әле берни дә белмим. Кем саткан безне? Күрәсең бит чыраемны. Карарлыгымны калдырмадылар. Бик әшәке кыланалар. Ахры, бөтенебезне дә эләктергәннәрдер. Әлегә берсен дә күргәнем юк. Ләкин сорау алу вакытында барысының да исемнәрен атап бетерделәр. Димәк, алар да каядыр шушы тирәдә генә.

– Бик хәтәр җиргә алып килгәннәр. Гестапо идарәсенә.

– Шулай да әле сезнең белән элемтәләребез турында сораганнары юк. Димәк, бернәрсә дә белмиләр. Бер-беребезне сатмаска кирәк. Безнең сөйләшүне дә ишетә күрмәсеннәр тагын. Шыпырт кына сөйләшик. Монда диварларның да колагы булуы мөмкин.

Шунда ишек эшермәсе шыгырдады. Ишек ачылып, конвоир:
«Рыбальченко!» – дип кычкырды.

– Ярый, күрешмәсәк, хуш, сау бул, – диде Андрей.

– Хуш. Ләкин күрешергә язсын.

Рыбальченко чыгып китте. Артыннан ишекне шапылдатып яптылар. Муса, сатлыкҗан кем икән, дип, янә уйга талды. «Нигә бер дә безнекеләр белән очраштырмыйлар? Беркемнән берни белеп булмый. Үз арабызда микәнни соң әллә ул зат?»

Бераздан аны да чакырдылар. Конвоир яңадан озын коридор буенча алып барып, лифтта, кабат дүртенче катка алып менде. Бу юлы теркәлү үткән залга каршы якка атладылар. Биек ишек төбендә басып торган сакчы, уң кулын күтәреп, «Хайль Гитлер!» дип честь бирде. Унтер-офицер ишекне үзе ачып, Мусага керергә кушты. Бу гестапоның дүртенче бүлек башлыгы, группенфюрер Генрих Мюллер бүлмәсе иде. Унтер-офицер да, ишектән керүгә, «Хайль Гитлер!» дип честь бирде. Мюллер бүлмәсендә ике тоткын утыра иде.

«СС башлыгы үз бүлмәсенә алып кереп сорау алырга җыенмыйдыр инде? Тоткыннарның нечкә хисләрендә уйнарга маташадыр...» – дип уйлады Җәлил.

 

Дивар янындагы урындыкларда утыручы ике тоткын дигәне Алиш белән Әхмәт Симаев булып чыкты. Менә кайда очрашырга язган икән аларга!

Kennen Sie diese Person, Herr Alishev[1]?

Алиш Мюллерга тылмач тәрҗемә иткәнне дә көтеп тормыйча җавап бирде:

– Ich erkenne es natürlich. Wir haben mit ihm im Ausschuss zusammenge arbeitet[2].

– Und davor wusstest du[3]?

– Концлагерьда бергә булдык.

– Сез бит листовка таратуда гына гаепләнмисез. Сез бит – НКВД тарафыннан җибәрелгән рус шпионнары.

– Ха-ха-ха, – дип көлеп җибәрде Симаев. – Безгә мондый гаепне утыз җиденче елда бер такканнар иде инде. Монда килгәч тә шул гаепне тагасызмыни? Ул вакытта без сезнең шпионнар идек.

Мюллер Әхмәтнең нәрсә әйтергә теләгәнен аңламадымы, әллә аңламаганга салышты гынамы, сүзне икенчегә борды:

– Кызганыч, Советлар Союзының патриотлары дип уйлыйсыз инде үзегезне. Сезне бит анда сатлыкҗан дип беләләр. Исән калсагыз да, сезне анда үлем көтә.

– Ялгышасыз, без сатлыкҗан түгел, чын сатлыкҗаннар – сезгә хезмәт итүчеләр.

– Бигрәк беркатлы инде үзегез. Әсирлеккә төшеп, бер сатылдыгыз. Легионга язылып – икенче. Үз теләгегез белән Германия армиясе киемен кидегез. Рейх армиясе киеменнән төшкән фотоларыгыз күптән инде НКВД киштәләрендә ята. – Мюллер шулай диде дә өстәл тартмасыннан гәзит алып, аның урта битен ачып, бер язманы укырга дип Мусага бирде. – Менә, карагыз, сезнең илдә чыккан коммунистик гәзиттә нәрсәләр язалар.

Муса ул күрсәткән язмага күз генә төшерде дә кире Мюллерга сузды.

– Укыгыз, укыгыз. Үзегез турында ниләр язылганын күрегез.

Гәзиттә бер төркем легионерлар төшкән фото һәм аның астына: «Политрук Муса Җәлил җитәкчелегендә Казан татарларыннан бер төркем үз теләкләре белән әсирлеккә төшеп, легионга язылдылар һәм, Татарстанны азат итү өчен, коммунистларга каршы сугышка барырга әзерләнәләр. Кабахәт сатлыкҗаннарга хурлык! Аларны совет халкының нәфрәте көтә», – дип язылган иде.

– Менә нәрсә ул сезнең туган илгә тугрылыклы хезмәт итүегез.

– Бу – фальшифка. Безне куркыту өчен махсус үзегез бастырган гәзит кисәге. Без моңа ышанмыйбыз. Мондый арзанлы язмалар белән безне сатып ала
алмассыз! – диде Муса горур кыяфәттә.

Аның сүзләре Мюллерның нәфрәтен кузгатты. Ул Мусаны алып кергән унтер-офицерга:

– Алып китегез, өчесен дә Моабитка озатыгыз! – дип кычкырды. – Юк, Муса Гумеровны подвалга! Сорау алуны дәвам иттерегез!

Аларны коридорга алып чыктылар. Муса, иптәшләренә карап:

– Нык торыгыз, егетләр, – диде. – Беләсезме, кем сатты икән безне?

– Сөйләшмәскә! – дип кычкырды конвоир.

– Мәхмүт Җамалетдинов, – диде Алиш.

Конвоир кулындагы эченә арматура тыгылган резин шланг белән Алишның сыртына китереп сукты. Ул «ык» иткән тавыш кына чыгарды да идәнгә бөгелеп төште. Муса соравын дәвам итте:

– Кем соң ул? Нишләп мин белмим?

Конвоир, икенче селтәнеп, Мусаның Волховта алган ярасы һаман да үзен сиздереп торган сул иңбашына тондырды.

Шуннан соң алар сөйләшүдән тындылар. Өчесен дә лифтта беренче катка алып төшкәннән соң, Мусаны лифт шахтасы янындагы баскыч буйлап подвалга озаттылар.

– Хушыгыз, егетләр. Нык торыгыз, – диде Муса дусларына, аерылганда.

– Бирешмәбез, – диде Әхмәт. – Үзегез нык булыгыз.

 


[1] Бу кешене таныйсызмы, Алишев әфәнде? (нем.)

 

[2] Таныйм, әлбәттә. Без аның белән комитетта бергә эшләдек. (нем.)

 

[3] Ә аңа хәтле белә идегезме? (нем.)

 

"КУ" 03, 2019

Фото: "Казан утлары"

журналы архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев