Ватан (Икенче бүлек / 7)

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

7

Февраль аенда Едлино лагеренда урнашкан батальоннарны фронтка озату эшен ашыктыра башладылар. Белоруссия партизаннарына каршы оештырылачак «Шарлы яшен» операциясе уңышлы барып чыккан очракта, икенче батальонны да февраль аенда ук партизаннарга каршы яңа операциягә җибәрергә, дигән күрсәтмә булды. Шуңа да Мусалар яшерен оешманың эшчәнлеген кичекмәстән активлаштырырга кирәк, дигән фикергә килделәр. Чөнки беренче батальон легиончылары белән эшләүгә күбрәк игътибар биреп, икенчесе белән беркадәр сүлпәнрәк эш алып барылган иде. Солдатларның күңелен күтәрү өчен, иртәгә үк музыкаль капелланың концертын оештырырга кирәк дип тә фикерләштеләр. Концерт вакытында таратырга бүгеннән үк листовка әзерләргә кирәк иде. Моның өчен фронттагы хәлләр турында дөрес мәгълүмат табу мөһим. Муса, Шәфи Алмас янына кереп, «Идел-Урал» гәзитенә мәгълүматлар табу өчен берәр китапханәгә барып, соңгы көннәрдәге матбугат басмалары белән танышырга уйлады.

– Шәфи әфәнде, гәзитнең соңгы саннары белән танышып чыккач, оператив мәгълүматларның аз булуы күзгә ташланды. Легионерлар немец гаскәрләренең соңгы айлардагы уңышлары хакында бөтенләй дә белмиләр диярлек. Алар арасында таратылган листовкаларда, киресенчә, алман армиясенең уңышсызлыклары турында гына сөйләнә. Шуңа күрә берәр китапханәгә барып утырып, гәзит тупланмаларын караштырырга иде.

– Әйбәт идея! – диде Шәфи. – Урыс әсирләре өчен «Заря» дигән гәзит чыгарыла. Менә шул гәзит редакциясенең бик бай китапханәсе бар. Алла үзе биргән хәзинә безнең өчен. Гәзитнең редакторы Зыков дигән кеше. Шуннан рөхсәт алып, китапханәдә бераз утырсаң, «Идел-Урал» өчен бер дигән мәкаләләр язарга мөмкин.

– Кайда урнашкан соң ул редакция? Мин сорап кына рөхсәт бирерме ул Зыков?

– Мин сиңа үтенеч язуы сырлап бирермен. Редакция Викторияштрассе, 10 адресы буенча урнашкан. Китапханәсе дә шул йортның подвалында ук. Хәзер, шофёрга әйтермен, илтеп куяр.

Зыков язып биргән рөхсәт кәгазен тотып, «Заря» гәзите китапханәсенә барып кергәч, Муса анда идәндә тау-тау өелеп яткан китаплар, гәзит-журнал тупланмалары арасында утыручы бер унтерофицерны күрде. «Урыс китапларына күмелгән бу майор берничек тә немец булырга тиеш түгел», – дип уйлап куйды ул, һәм аның кергәнен сизмәгән офицерга:

– Бу биләмәләрнең патшасы сез буласызмы? – дип мөрәҗәгать итте.

Хәрби сискәнеп куйды һәм, хәрбиләрчә кыска итеп:

– Мин! – диде. – Ә сезгә нәрсә кирәк?

– Мине дә шушы хәзинәләрнең эчтәлеге кызыксындыра иде.

– Начальство рөхсәтеннән башка аларны беркемгә дә бирергә ярамый.

– Миңа рөхсәт иттеләр, – диде Муса һәм кесәсеннән Зыков язып биргән кәгазьне чыгарып күрсәтте. 

– Ул чакта, рәхим итегез. Сезне нәрсә кызыксындыра?

– Нишләп шулкадәрле кыйммәтле бу хәзинә шулай аяк астында аунап ята? Китапка карата мондый мөнәсәбәтне беренче тапкыр күрәм.

– Бу мәсьәлә буенча миңа дәгъва белдерү дөрес булмас.

Муса идәндә яткан китапларның берсен кулына алып, ачып карады. Аңа Минск шәһәре үзәк китапханәсе мөһере сугылган иде. – Кемгә кирәк соң хәзер бу байлык? Күп тә үтмәс, самолётлар килеп, бомба ташлап китәрләр дә бөтенләй юкка чыгарырлар. Ә сез дәгъва белдерәсез. Үзегезгә кирәкләрен сайлагыз да алып китегез. Иң яхшысы шул булыр.

– Китаплар беркемгә дә бирелми. Шушында утырып кына танышырга, диделәр бит.

– Димәсәләр тагын. Монда нәрсә барын каян белсен ул немецлар. Менә миңа аунап яткан бу гәзитләрне тупланмаларга тегәргә куштылар. Һәр гәзит унбишәр данә. Бары тик бер данәсен тегеп, калганнарын яндырырга. Менә, кара, үзеңә кирәкләрен сайлап ал. Мин беркемгә дә әйтмәм.

Муса гәзитләрне күреп исе китте: «Правда», «Известия», «Комсомольская правда», «Красная звезда»... Ниләр генә юк! Аңа хәтта туган илгә кайтып, үз китапханәбезгә кереп утыргандай тоелып китте. Ул, ашыга-ашыга, үзе өчен гәзитләрне аерырга кереште. Аларның иң соңгы саннары моннан ике атна чамасы элек кенә чыккан, чагыштырмача өр-яңа саннар иде. Никадәрле байлык, мөһим мәгълүмат ласа!

– Карале, без бит танышмадык та. Сезне кем дип белергә соң? – диде Муса китапханә хуҗасына.

– Мин – Рус Азатлык армиясе штабының пропаганда бүлеге башлыгы, майор Рыбальченко. Исемем – Андрей.

– Рус армиясе солдаты, үзегез фриц формасында.

– Нишлисең, Кызыл Армия солдаты формасында йөреп булмый. Рыбальченко асылда рус коммунист әсирләре оештырган яшерен оешманың пропагандисты иде. Аны Власов оештырган Азатлык армиясендә таркату эшләре алып бару өчен армия штабының пропаганда бүлегенә эшкә урнаштырганнар иде. Ләкин ул бу хакта Мусага белдерергә ашыкмады. Муса да үзен «Татар легионы пропагандисты» дип таныштырды. Рыбальченконың күңелендә коммунистик басмалар белән кызыксынган Мусага карата «татарлар оештырган яшерен оешма кешесе түгел микән» дигән шик туды тууын, ләкин ул да бу хакта шиген белдермәде.

– Исемең белән кем дип дәшәргә инде сиңа?

– Муса Гумеров. Ярый, мин китим әле. Ашыгыч эшләрем бар. Иртәгә тагын килермен, – дип, Муса китапханәдән чыгарга ашыкты. – Әлбәттә. Килегез, нәрсә кирәк, ярдәм итәрмен, – диде Рыбальченко.

Муса, беркадәр, ниндидер парк буенча барды. Парк аллеясе аны Берлинның үзәгендә үк диярлек урнашкан Азатлык статуясы янына китерде. Ул Шәфи Алмас йортына барган чакта бу статуяны күргән иде. Димәк, Шәфинең йорты моннан ерак булырга тиеш түгел. Ул, чынлап та, беркадәр баргач, Хафельштрассе урамына килеп чыкты. Өйгә кайткач, Муса чәй эчте дә алып кайткан гәзитләрен өйрәнергә кереште. Листовка өчен бер дигән материал иде гәзитләрдә. Кәгазь-каләм алып, мәгълүматларны тематикасына карап төрле бүлекләргә таратты. Аннары бер исем астына туплап, кыска гына, машинкада җыйганда төп-төгәл бер битлек булырлык язма әзерләде. Симаев эштән кайтып киткәнче, аның янына барып өлгерергә кирәк иде.

Муса Әхмәтнең эш сәгате бетәргә санаулы минутлар калганда гына аның белән күрешә алды.

– Бер бит чамасы татарча текст бастырасы бар. Татар шрифтлы машинка табыйк, – диде ул аңа.

– Халыкның эштән кайтып киткәнен көтәргә кирәк. Машинка тәрҗемәче бүлмәсендә. Ул ишеген бикләп китә. Коридорда халык йөрми башлагач кына ачкыч яратып ачып керербез. Кая, бир текстыңны. Монда көтеп утырма вакыт үткәреп. Мин әзерләп куярмын. Ничә данә кирәк булачак?

– Икенче батальон өчен. Анда да шул дүрт рота чамасы булыр. Матрицаларга салып, тиражын да әзерләсәң, иртәгә музвзвод аша биреп җибәрер идек. Гайнан егетләре концерт белән барачак.

Муса Рыбальченко янына икенче көнне дә барды. Алар күчләрдә нинди китаплар барын озак кына тикшерделәр, авторлары буенча каталоглар ясап, киштәләргә урнаштырдылар.

– Син күбрәк сәяси китаплар карыйсың. Политрук идеңме әллә? – диде Рыбальченко, Мусаның Ленин томнарын актарып утыруын күреп.

– Шулайрак. Ә син үзең?

– Кем булыйм инде тагын.

– Димәк, икебез дә бер эш белән шөгыльләнәбез?

– Власовның Азатлык армиясендә яшерен оешма бар, дип сөйлиләр. Чын сүз, димәк?

– Утсыз төтен чыкмый. Безгә бергә эшләргә иде. Сине дә татар легионының яшерен оешмасы кешесе дип уйларга кирәк.

– Дөрес гөманлыйсыз.

– Менә бу листовкаларны ал әле. Үзегезнекеләргә таратырсыз, – дип, Рыбальченко, өстәл тартмасыннан алып, Мусага бер төргәк тоттырды.

– Сезнең оешма кайда урнашкан соң? Җитәкчеләрегез белән очрашып буламы?

– Нигә җитәкчеләр? Мин булгач җиткән инде.

– Мәскәү белән элемтәләрегез бармы соң?

– Әлегә юк. Ләкин кайбер чаралар күрелә. Киләчәктә урнаштыра алырбыз, дип өметләнәбез.

– Бүгеннән безнең «Идел-Урал» легионы белән Рус Азатлык армиясе яшерен оешмалары арасында элемтә урнаштырылды, дип исәпләргә була, димәк?

– Була. Ләкин безгә сак эш итәргә иде. Монда еш күренүең синең өчен куркыныч тудыра. «Заря» гәзите немецларның даими күзәтүе астында чыгарыла. Китапханәдә аеруча мөһим очракларда гына очрашырга кирәк. Без Потсдаммерплац, Фридрихштрассе метро станцияләрендә очраша алабыз.

– Яхшы.

Муса, чынлап та, башка көннәрдә Андрей Рыбальченко белән ул әйткән метро станцияләрендә очраша торган булып китте. Ул аңа рус телендә үзләре чыгарган листовкаларны алып килде. Муса аларны, татарчага тәрҗемә итеп, Симаевка илтә барды. Ләкин көннәрнең берендә Рыбальченконы китапханәдә эшләүдән читләштерделәр. Власов армиясе генералларының шымчылары нәрсәдер сизенделәр булса кирәк. Җитмәсә, кемнәрдер аның сугышта политрук булганын җиткергән иде. Андрейны штабта утырудан бөтенләй азат итеп, резервтагы ротага күчерделәр. Ул, моннан соң ике оешма арасындагы элемтәләрне дәвам иттерү өчен, Мусаны «Заря» гәзитендә эшләүче Виктор Харчёв исемле хезмәткәр белән таныштырды. Анысы да яшерен оешма әгъзасы икән. 

Февраль ахырларында Белоруссия партизаннарына каршы сугышка китәргә тиешле икенче татар батальонын Франциягә җибәрергә җыенулары хакында хәбәр таралды. Яшерен оешма алып барган пропаганда нәтиҗәсендә, фронтка барып җитүгә, командирларны юк итеп, Кызыл Армия яки партизаннар ягына чыгарга ниятләп йөргән легионерларның кәефләрен нык кырды бу хәбәр. Ничек инде, дөньяның бөтенләй башка ягына, каядыр Франция чикләренә барып чык та, Советлар Союзы шикелле үк, фашистлар белән көрәшеп ятучы бер гаепсез француз солдатларына каршы сугышка кер, имеш. Ә саташкан пуля килеп эләгеп, бөтенләй чит-ят җирдә мәңгегә ятып калсаң нишләрсең? Кем белер синең кабереңне? Кем белер кадереңне, дигән шикелле. Бөтенләй мәгънәсез үлем көтә булып чыга түгелме?

Яшерен оешма алдында яңа мәсьәлә килеп туды – легионерлар арасында агитация эшләренең эчтәлеген үзгәртү. Ул арада батальонны Голландиягә җибәрәчәкләр икән, дигән сүзләр дә йөри башлады. Муса, егетләр белән яшерен сөйләшү өчен, комитетта эшләүчеләргә Берлин зоопаркына культпоход оештырырга, дигән нәрсә уйлап тапты.

Ниятен әйтергә дип, ул Шәфи Алмас эш бүлмәсенең ишеген шакыды. Кабул итү бүлмәсендә утыручы Сабит Кунафин, Мусаны күрүгә, аңа каршы чыкты.

– Муса абый, сезгә Семпен пансионатына юллама язылган килеш ята. Менә, Шәфи абзыйдан кул куйдырып алып чыгыгыз әле, – диде Сабит.

– Шулаймыни? Мин оныткан да идем инде ул хакта. Рәхмәт, әйбәт булган, – дип, Муса Сабиттан юллама кәгазен алды да ишек тоткасына үрелде.

Шәфи Алмас бүлмә түрендәге озын өстәленең урта бер турысына куелган күн терәкле урындыгына чумып, хәсрәтле кеше кебек тирән уйга батып утыра иде.

– Ә-ә, әйдә, Муса әфәнде, түрдән уз, – диде ул һәм үзенә каршы яктагы урындыкка утырырга ым какты.

– Кәефегез юк чакка туры килдем, ахры, Шәфи әфәнде?

– Кәефне кырып кына торалар бу Кызыл Армия солдатлары. – Тагын нинди җиңү яулаганнар инде, рәхмәт яугырлары.

– Беренче батальон партизаннар ягына чыккан. Шәфи Алмасның хәбәре Муса өчен алтын кош тоткан кебек тәэсир итте.

Чынмы? – диде ул, сөенечен яшермичә.

– Күрәм, сез дә кош булып очып китәргә җыенасыз бугай, Муса әфәнде.

– Яшермим, Шәфи әфәнде, шул батальон солдаты булсам, үземне бик бәхетле санар идем. Ә болай, нәрсәсенә сөеним инде? Шулай да кызыксындыра: чынлап та шундый хәлме?

– Бөтен алман командирларын үтереп бетереп, пушкаларын, пулемётларын, автоматларын үзләре белән алып, биш йөз дә илле җиде солдат партизаннар ягына чыккан. Калганнарының яртысы һәлак булган, яртысы безнең якта калган. Аларын алманнар, кире алып кайтып, лагерьларга озатканнар. Җитмешләп легионер ди бугай.

– Кайчан булган соң әле бу хәл?

– Егерме сигезенче февраль көнне булган, ди.

– Нәрсә дип әйтим инде, Шәфи әфәнде? Майор фон

Зеккендорфның легионерлар белән сәяси тәрбия эше начар алып барыла, дигән сүзләренең шаһиты үзегез бит.

– Шулай дигән иде дә. Ә менә аның сүзләреннән көлгән батальон командиры майор Цек легионерлар белән сугышта үлгән, ди. Урыны җәннәттә булсын, мәрхүмкәйнең. Нинди эш белән йөрисез соң әле болай, Муса әфәнде?

– Бу хәбәрдән соң әйтергә дә уңайсызланып торам инде, Шәфи әфәнде. Беренчесе, менә бу юлламага кул куйдырырга дип кергән идем. – Муса шулай диде дә Сабит Кунафин биргән кәгазьне аның өстәленә салды. Шәфи язуны укып чыкты да, каләмен алып, кәгазьнең өске почмагына карарын сырлап, имзасын куйды.

– Үзем тәкъдим иткән идем, рәхәтләнеп ял итеп, тәнегезгә ит кундырып кайтыгыз. Югыйсә сезнең кебек кешене болай йөртү бер дә килешә торган эш түгел. Сугыш сугыш инде ул. Анда үләләр дә... Ә икенче йомышыгыз нидә?

– Икенчесе, комитет егетләре белән Берлин зоопаркына сәяхәт ясап кайтсак, дигән идек.

– Бусы да начар эш түгел. Гел эш тә эш булмый, андый ял да кирәк. Бик бай зоопарк! Карап кайтыгыз. Рөхсәт, Муса әфәнде. Икенче көнне икеләтә егәр белән эшкә керешерсез.

– Рәхмәт сезгә, Шәфи әфәнде. Үзегез дә коллектив белән культпоход ясап кайтсагыз, дисәм инде...

– Рәхмәт, Муса туганкай. Мин ул зоопаркта берничә кат булганым бар. Бик әйбәт зоопарк. Үзегез генә йөреп кайтыгыз әле. Зоопарк, чыннан да, бик әйбәт, бик бай иде. Сугыш заманы димәссең, читлекләр чиста, каралган. Хайваннарның, җәнлекләрнең ризыклары алларында, тамаклары тук икәне күренеп тора. Әсирләргә караганда, күп тапкырлар әйбәтрәк шартларда яшиләр кебек. Җәнлекләрнең күплеге һәм төрлелеге дә күзгә ташланып тора.

Ләкин Мусаны, хайваннар карап йөрүдән бигрәк, оешма әгъзалары белән сөйләшү кызыксындырды. Культпоходта татар арадашчылыгының барлык хезмәткәрләре дә диярлек катнашканлыктан, ул кирәкле кешеләр белән аерым-аерым, башкаларга сиздермичә генә сөйләшергә тырышты. Алар төркем-төркем булып та, аерым гына да, төрле аллеялар буйлап таралышканнар иде. Муса башта ялгызы гына бүреләр читлеге янәшәсендә басып торган Алиш янына килде. Алиш читлек өстенә беркетелгән рамкадагы немец телендә язылган белешмәне укый иде. «Бүре – этләр семьялыгына карый торган ерткыч, имезүче җәнлек, йорт этләренең борынгы бабасы булып тора. Бу семьялыктагы иң эре гәүдәле ерткыч: гәүдәсенең озынлыгы 160 см, койрык озынлыгы 52 см, биеклеге 90 смга, авырлыгы 80 кгга җитә...»

– Татарларның милли символы булып тора, дип тә язмаганнармы? – диде Муса, Алишны укуыннан аерып.

– Мифологияләр белән бәйле ниндидер сүзләр бар бугай, катлаулы итеп, фәнни телдә язганнар. Аңларга авыррак, озак укыла, – диде Алиш.

– Шатлыклы бер хәбәр бар! – диде Муса, Алишның үзенә генә ишетелерлек итеп пышылдап.

– Нинди?

– Беренче батальон партизаннар ягына чыккан.

– Кит аннан! Каян белдең? – Шәфи Алмастан. Тәмам төсен җуйган мескен, кара янып, кулларын салындырып, бүлмәсендә утыра. Икенче батальонны Франциягә җибәрергә теләүләренең сәбәбе шул икән. Аптыраган идем аны.

– Саграк эш итәргә кирәк болай булгач, шикләнеп, эзәрлекләүләр башланырга мөмкин.

– Анысы да бар. Кичекмәстән икенче батальон солдатлары арасында пропаганда эшләренең эчтәлеген үзгәртергә кирәк. Листовкаларның эчтәлеген үзгәртергә. Кая гына җибәрсәләр дә, шул ил партизаннары ягына чыгарга үгетләргә. Фашистларга каршы көрәш беркайчан да тукталмаска тиеш. Аннары Германия заводларында эшләүче гастарбайтерлар арасында эшне активлаштырырга. Искәндәр Яушев заводында эшләүчеләр белән элемтәгә керергә, завод чыгара торган продукциягә зыян китерә торган эшләрне киң җәелдерү турында сөйләшергә. Мин хәзер Симаев белән сөйләшермен. Бүген үк листовка бастырып алырга кирәк. Листовкаларны биреп, Батталны иртәгә Познаньга җибәрергә. Син гәзит өчен берәр материал әзерләсәң дә начар булмас иде. Баттал янына барып, шул хакта сөйләш әле. Ул әнә аюлар читлеге янында йөри бугай. Аннан соң Зиннәт белән киңәшләшерсең. Мин – Фоат белән. Бер-беребез белән ике тапкыр очрашмыйбыз. Монда Шәфинең шымчылары иснәнеп йөри. Сак булырга кирәк. Иртәгә кем нәрсә эшләргә тиешлеген исендә калдырсын һәм, һичшиксез, эшләсеннәр. Мин иртәгә Семпен пансионатына китәм. Бер атна чамасы, сәламәтлекне ныгытып алырга кирәк. Югыйсә чынлап та какшады. Бер чирләшкәгә әйләнеп барам.

– Барып кайт шул. Без монда үзебез оештырырбыз барысын да. – Тагын бер нәрсәне онытканмын. Зоопарктан чыккач, кешегә бик сиздермичә генә минем янга килерсең. Әхмәт һәм сине бер кеше белән таныштырырга иде.

Алар шунда аерылыштылар: Муса Әхмәт Симаевны эзләп китте, ә Алиш аюлар читлеге ягына таба атлады. Симаевны эзләп барганда, аңа маймыллар читлеге янында Рушат Хисаметдинов очрады.

– Бабаларыңны таныдыңмы әллә? – дип шаяртты Муса.

– Үзем дә аптырап карап тора идем менә. Чынлап та, дөрес микән ул Дарвин бабайның теориясе? Дөрес булса, койрыгыбыз кая киткән соң?

– Нәрсәсенә аптырыйсың аның, койрык болгап йөрүчеләр кешеләр арасында да җитәрлек. Әнә, берсе килә, – дип, Муса аларга таба якынаючы Рәис Саматны күрсәтте.

Рәис, Мусаның үзенә игътибар иткәнен сизенде булса кирәк, маймыллар читлегенә җитәрәк туктап калды, күз кырые белән генә аларга карап, ниндидер җәнлекне күзәтә башлаган кыяфәт чыгарды.

– Туктады, ә локаторы безне тыңлый, – диде Рушат.

– Күрмәмешкә салышып, маймылларны күзәтүеңне дәвам ит, – диде Муса, пышылдап. Үзе юри, тавышын күтәреп, концерт программасы турында сөйли башлады:

– Мин иртәгә ял йортына китәм. Син алдагы концертта халык җырларына күбрәк басым яса әле. Афзал да, Гарәф тә, Барый Кәримов та халык җырларын башкарсыннар. Солдатлар халык көйләрен яратыбрак кабул итә. Рушат та, Рәискә яхшырак ишетелсен өчен, кычкырыбрак сөйләшә башлады.

– Үзем дә шундыйрак фикердә торам. Рәис, боларның сөйләшүендә Шәфи Алмас өчен кыйммәтле мәгълүмат юк бугай, дип, башка төркемнәр ягына юнәлде.

– Рушат, сине күптән карап йөрим, ышанычлы егет дигән нәтиҗәгә килдем. Гайнан да ышана үзеңә. Сизенәсеңдер инде безнең яшерен оешма турында. Кушкан эшләрне дә төгәл үтәп барасың. Рәхмәт. Яшерен оешма чынлап та бар. Сине шуның әгъзасы итеп алырга булдык. Гайнан бик яхшы рекомендация бирде.

– Мин әлегә хәтле дә үземне яшерен оешма әгъзасы дип уйлап йөридер идем. Менә сиңа мә! Юкәдә икән чикләвек!

– Алла сакланганны саклармын, дигән. Шуңа күрә моңа кадәр белдермичәрәк йөрдек. Үзең әйтмешли, болай да бер эшне башкардык. Оешманың җитәкче органы бар. Без аны «Дүртенче комитет» дип атадык. Комитетта кемнәр барын бөтен кеше дә белергә тиеш түгел. Шуңа күрә үпкәләмә. Сиңа заданиеләрне Гайнан биреп барыр. Моннан ары кем генә эш кушса да, Гайнан белән киңәшмичә тотынма. Тагын бер нәрсә бар: яшерен оешмага керүчеләрне «Изге ант» бирдереп алабыз. Риза булсаң, тыңла һәм кабатла.

– Риза, әлбәттә.

– Алайса тыңла: «Изге ант. Мин, Рушат Хисаметдинов... Кабатла. – Изге ант. Мин, Рушат Хисаметдинов...

Муса Рушатка «Изге ант»ны шулай җөмләләп үз артыннан кабатлатып чыкты. Аннары кесәсеннән пәке чыгарып, аның сул кулының учын кисеп җибәрде дә кан тамчыларын ялатты. Аннары үзе ялап алды.

– Менә, чын хәрбиләрчә изге ант булды бу, – диде. Муса аннары Рушатка да беренче батальон турындагы шатлыклы хәбәрне әйтте.

– Бу хакта имеш-мимеш кенә дигән булып, легионерлар арасында да хәбәр таратырга кирәк. Иң яхшысы – листовка язып тарату. Бу эшне Симаев белән Алишка әйттем. Демблинга алып кайтып тарату сезнең өстә. Гайнан белән киңәшегез, – диде ул.

Зоопаркта ике сәгатьләр чамасы йөргәч, алар кайтырга булдылар. Арадашчылык хезмәткәрләре хайваннарны карап йөрүдән алган тәэсирләре белән уртаклаша-уртаклаша, капкага таба атладылар. Капка янында бер хатын, бәләкәйрәк кенә суыткыч-тумба куеп, туңдырма сатып тора иде. Муса, башкалардан арттарак калу өчен, Алиш белән Симаевка туңдырма сатып алырга тәкъдим итте дә, үзе кесәсеннән акча чыгарып, өч пломбир сорады.

Муса егетләрне «Заря» гәзите китапханәчесе Рыбальченко дусты белән таныштырырга сөйләшкән иде. Андрей белән алар кичке сәгать бишләр тирәсендә Мариенфельде урамы чатындагы сыраханәдә очрашырга килештеләр. Туңдырма ялый-ялый, шул якка юл тоттылар. Сыраханә янына җитәрәк, Муса егетләргә туктап калырга кушты. Ул ялгызы гына сыраханә ишеге төбендә Андрей белән очрашырга тиеш, ә егетләр аларның очрашуыннан соң, шул кеше янына килеп, аның белән танышырга һәм сөйләшеп алырга тиешләр иде. Муса, бүген шулай итеп аерылышабыз, тиз генә күрешеп булмас, дип, алар белән хушлашып, сыраханәгә юнәлде. Рыбальченко әле күренми иде. Муса сыраханәгә якынаюга, чаттан ике кеше борылганын күрде. Аларның берсе – Андрей, ә икенчесе – китапханәдә аны алмаштырган Виктор Харчёв иде.

Андрей Мусаларны читтән күзәтеп торган, ахрысы, килеп җитүгә:

– Кемнәр белән син анда? – дип сорады.

– Курыкмагыз, ышанычлы егетләр, – диде Муса.

– Мин иртәгәдән Берлинда булмыйм, ял итәргә китәм. Безнең кичектергесез эшләр килеп чыкты. Егетләр барысын да сөйләр. Ул шулай диде дә ашыгып китеп тә барды. Андрей белән Виктор Харчёв сыраханәгә керделәр. Муса күздән югалуга, Алиш белән Әхмәт тә сыраханәгә таба атладылар.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 02, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: