Ватан (Икенче бүлек / 6)

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

6

Беренче батальонны сугышка озату тантаналы шартларда узды. Едлинодан кәефе нык кырылып кайтканнан соң, ике көн буе сөмсере коелып, кара көеп йөргән Шәфи Алмасның да күңеле тынычланып калды. Озатуга Берлинның Альфред Розенберг министрлыгыннан дәрәҗәле кешеләр, министрлыкның махсус бүлек мөдире, профессор фон Менде әфәнде килгән иде. Шәфигә иң нык тәэсир иткәне Өченче рейх һәм нацистлар партиясенең иң зур эшлеклеләреннән берсе, СС рейхсфюреры Һенрих Гиммлерның төп киңәшчесе, СС гауптштурмфюреры Райнер Ольцшаның килүе һәм чыгыш ясавы булды.

Ольцша Гитлерның сугыштан соң бернинди дә милли дәүләтләр булмаячак, дигән күрсәтмәсен яхшы белсә дә, легионерлар алдында икейөзлеләнеп, аларга: «Германиянең бөек җиңүеннән соң татарларның үз дәүләтләре төзеләчәк», диде. Шул җиңүне якынайту өчен сугышка барган легионерларга рәхмәт белдерде.

Гайнан Кормашның музыкаль капелласы концерты да Шәфи Алмасның күңеленә сары май булып ягылды.

Концертны Гайнан үзе алып барды. Гарәф Фәхретдинов белән Афзал Фәтхуллиннарның җырлавы болай да нечкә күңелле Шәфине тәмам җебетте. Алар башкарган «Су буйлап», «Шахта», «Уел» җырлары бәгырен айкап-айкап алгандай итте. Бигрәк тә туган авылы Солабашта гына җырлана торган «Өнсә» көе үзәген өзде.

Безнең авыл өсләрендә

Йолдыз яна яктырак.

Айга да йолдыз бик якын,

Син генә миннән ерак.

Егет чакларында җырлап йөргән җырлары иде бит ул. Шактый ук олыгаеп өйләнсә дә (нишлисең, заманы бик болгавыр, өйләнү, тормыш кору турында уйларга вакыт булдымы соң?), аның да кызларга күз атып йөргән яшь вакытлары бар иде.

Капелла оештыру идеясе дә Шәфинең үзеннән чыккан нәрсә булды.

Афзал Фәтхуллинны легионерлар белән очрашуларга барганда үзе белән ияртеп җырлатып йөреп, шундый уйга килгән иде ул. Гайнан Шәфинең музыкаль капелла оештырырга теләве турында ишетеп, бу хакта Муса белән киңәшләшергә булды. Ул исә бу эшне Кормашка үз кулына алырга киңәш бирде. Концертлар куеп йөреп, әсирләр белән якыннанрак аралашу

мөмкинлеге барлыгын әйтте. Ә Гайнан Демблин лагерендагы һәр татар әсире белән яхшы таныш, кемнең нәрсәгә сәләтле икәнен әйбәт белә. Ул үзе дә студент елларында, мәктәптә эшләгәндә, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша иде. Абдулла Баттал да бер дигән конферансье, теле телгә йокмый

торган юмор остасы. Яттан әллә никадәр шигырь белә. Зиннәт тә көчле ягымлы тавышка ия, бер дигән җырчы. Шулар өстенә нәфис сүз остасы да. Шигырьләрне йөрәккә үткәзерлек итеп сөйли. Гайнан әсирләр арасыннан махсус музыкаль белеме булмаса да, бер дигән итеп гармунда, скрипкада, мадолинада уйный торган осталар тапты. Гариф Маликов, Иван Скоболев,

Гали Корбанов, Фәрит Солтанбәков, Фәрит Сәйфелмөлеков – барысы да музыкантлар, җырчылар булып киттеләр. Сугышка кадәр Башкортстан опера театрында эшләгән Гарәф Фәхретдинов белән Одессада опера җырчысына укып йөргән Барый Кәримов исә Гайнанның уң кулы, иң якын ярдәмчеләре.

Барый Кәримов – яһүд егете. Чын исем-фамилиясе – Борис Крамов. Легионга язылганда, медицина тикшерүе үткәндә, сөннәтләнгән булуын күргәч, аның татарлыгына шикләнмәделәр. Гайнаннар белән капут-командада йөргәндә,

беркадәр татар сүзләрен дә өйрәнгән иде. Тора-бара татар җырларын да өйрәнеп алды, вокал осталыгы турында инде әйткән дә юк. Кыскасы, бер дигән хор-музыка капелласы тупланды. Шәфи Алмас кына түгел, туган җирләрен сагынып яшәүче күпләгән әсирләрнең нечкә күңелләреннән балавыз сыктыра торган концертларны әсирләр көтеп ала торган булдылар.Капелла татарлар гына түгел, башка милләт батальоннары алдында да чыгышлар ясый башлады. Бу, бердән, Шәфинең абруен күтәрсә, икенчедән, татар егетләренә карата ихтирамны үстерде. Бигрәк тә үзбәкләр, казакълар,

азәрбайҗаннар, әрмәннәр, балкарлар арасында дуслары күбәйде. Концертлар вакытында бу милләт егетләре дә сикереп чыгып, үз җырларын, биюләрен башкара торган булып киттеләр. Татарларның дәрәҗәсе үсте.

Беренче татар батальонын фронтка озату тантанасына Вустраудан легионерларга Гитлернең «Майн кампф», Гаяз Исхакыйның «Идел-Урал» китаплары буенча лекцияләр укучы һәм ислам нигезләрен өйрәтүче Галимҗан хәзрәт Идриси дә килгән иде. Вустрауда чакта да, Шәфи Алмас өендә кунакта

чакта да Мусага Галимҗан хәзрәт белән артык ачылып китеп сөйләшеп утырырга туры килмәгән иде. Батальон солдатларына хәерле юл теләп, вәгазь сөйләп, Коръәннән «Фатиха» сүрәсен укыганнан соң бушап калган хәзрәт, үзе

Муса янына килеп, аның белән әңгәмәләшеп алырга ният итте. Муса хәзрәт турында әллә ни хәбәрдар булмаса да, Галимҗан Идриси Муса турында шактый ук ишеткән кеше иде. Ул, гомумән, эмиграциядә совет илендә калган газиз туган җирләре, андагы тормыш, кешеләр турында һәрдаим кызыксынып яшәде, гәзит-журналлар алдыра иде. Гаяз Исхакый чыгарган «Милли юл» гәзитенең, «Милли байрак» журналының өтеренә кадәр карап, укып барды. Алар ябылганнан соң да Төркиядән татар тормышына багланышлы төрле

басмалар, китаплар кайтартып, җентекләп танышып бара торган булды.

– Киттеләр. Исән-имин генә барып җитсеннәр дә җиңүгә үз өлешләрен кертсеннәр инде, газиз милләттәшләр, – диде Галимҗан хәзрәт, Муса янына килеп баскач.

– Хәзрәт, менә сез тәкъва кеше. Үз ватанына каршы сугышка киткән бу кешеләргә, юлыгыз уң булсын, дип, фатиха бирдегез. Үзегезне Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһ кылдым дип исәпләмисезме?

– Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла. Ниткән гөнаһ булсын?! Үз ватаннарын һәртөрле шайтаннардан азат итәр өчен изге юлга иңдерелгән бәндәләргә фатиха бирүнең нинди гөнаһысы булсын?! Һич кенә дә алай дип исәпләмим.

– Әгәр дә алар бу эшкә ихтыяри бармаган булсалар? Әгәр дә алар, чикне узганнан соң, коралларын үзләрен шушы эшкә мәҗбүр итүчеләргә каршы борсалар?

– Бер кешене үз ихтыярына каршы барырга мәҗбүр итәргә мөмкин, ике, өч кешене. Монда бит олы бер гаскәр турында сүз бара.

– Олы бер гаскәр генә түгел, олы бер илне ялгыш юлга кертеп җибәргән шайтан вәсвәсәсе нәтиҗәсе бу, дип уйламыйсызмы, хәзрәт?

– Ягъни мәсәлән?

– Ягъни мәсәлән – алман халкын, без башкаларга караганда өстен милләт, шуңа башка милләтләр өстеннән идарә итәргә тиешбез, дип өйрәтә торган тәгълимат тудыручылар фәлсәфәсе.

– Ә соң большевиклар шундый ук тәгълиматны алга сөрүчеләр түгелме?

– Ләкин бит СССРда бер урыс кына түгел, йөзләрчә милләт үзара дус гаиләдә, тыныч, матур тормыш корып яшәп ята иде.

– Татарлар дамы?

– Татарлар да. Үзләренең Татарстан дигән автономияле Совет Социалистик Республикасында.

– Татарлар бер Татарстанда гына яшәми бит, тәкъсир. Социалистик инкыйлабка кадәр Рәсәйдә унбиш миллион татар бар иде. Ә Татарстан дигән республикада ничә милләттәшебез яши дип беләбез? Ике миллион. Унбиш

миллион татар яшәгән Рәсәйне унбиш республикага бүлеп, татарларның санын бер киметтеләр. Шул унбиш республикада төп милләтләргә генә өстенлек биреп, мәдәнияте, әдәбияты, сәнгате, сәнәгате ул республикалардагы төп милләт булган халыкларныкыннан бер баскычка югарырак торган татарны

икенче сортлы итеп калдырып, икенче кимсеттеләр. Гаяз әфәнде Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән әсәрен укыганыгыз бармы?

– Юк.

– Юктыр шул. Укырга иде. Башка милләттәшләргә дә укытырга иде.

– Алай дисәң, хәзрәт, ике йөз елда татар гына түгел, урысың да, алманың да, Тукай әйтмешли, җир йөзендә бер дә яшәмәгән кебек юкка чыгып бетәргә мөмкин дип уйламыйсызмы?

– Уйламыйм. Ә менә татар бетәчәк, болай барса. Ул СССРда милли кысу гына түгел, гомумән, кешенең шәхесен кысу бара, диләр. Сездә бит хәерчелек, ә хәерче булып яшәү өстен күрелә. Эшләгән кешене сыйнфый дошман итеп саныйлар. Эшләгән кеше, һичшиксез, байый. Ә бай кеше – дошман. Шулмы

дөреслек? Шулмы гаделлек? Кем хәерче? Ялкау – хәерче. Ялкаулыкка юл куелган илдә беркайчан да рәхәт, матур тормыш төзеп булмаячак. Хакимият башында ялагайлар, яла ягучылар, тәлинкә тотучылар, демагоглар утырганда,

һәрвакыт дошман табылып торачак. Кеше гомер бакый изелүдә яшәячәк. Йә, әйтсәгезче, әфәндем, мин дөрес сөйләмимме?

– Сез мине тупикка куясыз, Галимҗан хәзрәт. Ләкин бит ватан дигән нәрсә хакимият башында кем утырганга карап ватан булудан туктамый. Ватан ул – туган җир, ата-бабаң, нәсел-нәсәбең, балаң, йортың. Гомер бакый шулай булган, илдә бер хакимиятне икенчесе алыштырган. Хакимнәр килгән, киткән.

Аларның кеше хокукларына мөнәсәбәте үзгәреп торган. Аңа карап ватан ватан булудан туктамаган. Һәр кеше җиргә бер генә мәртәбә туа, бер генә тапкыр яшәргә килә. Туган икән, кешенең яшәргә хокукы бар. Шул хокукны юк итәргә

теләүчеләргә каршы көрәшергә дә хокукы бар.

– Менә шул шул. Үзегезгә үзегез каршы киләсез, Муса әфәнде. Ни өчен әле мин бай, рәхәт матур тормышта яшәргә теләгән өчен генә илдә дошман булып саналырга тиеш?

– Ватанын саклап көрәшергә дә хокукы бар кешенең. Бу очракта без үз ватаныбызны саклап көрәшәбез, Галимҗан хәзрәт. Ә ватаныбызда нинди хакимият урнаштыру – анысы безнең эчке эшебез. Бер илнең дә, бер халыкның да ул эшкә тыгылырга хакы юк. Алманнарның да.

– Анысы шулай.

– Шулай булгач, нигә дип шушы сугышны алып баручыларны хуплап, аларга хезмәт итәргә алындыгыз?

– Мин үзебезне алманнарга хезмәт итәбез, дип санамыйм, Муса әфәнде.

Без бары тик форсаттан файдаланып калырга гына уйладык. Гитлерны сугышка без котыртмадык, без өндәмәдек. Аның җиңүеннән файдаланып, большевиклар изүе астында калган милләтебезне азат итәргә, күп гасырлар буе үз дәүләтчелеге булган халкыбызның кабаттан мөстәкыйль дәүләтен төзергә,

дигән ният белән генә шушы эшкә алындык.

– Ә сез Гитлер СССРны җиңгәннән соң, анда яшәүче йөзләгән милләтләрнең һәрберсенә үз мөстәкыйль дәүләтләрен төзергә юл куяр, дип уйлап ялгышмыйсызмы соң?

– Бәлки, ялгышабыздыр да.

– Һичшиксез ялгышасыз. Андый хәлнең әле моңа кадәр тарихта булганы юк.Татарлар өчен генә шундый нәрсәгә юл куелыр дип уйласагыз, бу – татарларны үзләрен барлык милләтләрдән дә өстенлеккә чыгу өчен фашистик юлга баскан

алманнар белән тиңләү булыр иде.

– Сез Ходайга ышанасызмы, Муса әфәнде?

– Ходайның монда ни катышы бар? Ышанаммы, ышанмыйммы, анысы һәркемнең үз эше. Аны, әйе, мин ышанам, дип кычкырып йөрмиләр, дип беләм.

– Юк, мин сезне гаепләргә җыенмыйм. Ялгыш уйлый күрмәгез. Сез, һичшиксез, коммунисттыр. Шул ук вакытта коммунистлар – алласызлар дигән нәрсәне дә беләм. Ләкин, сезнең белән бу сөйләшүдән соң, күңелдә Аллага ышанасыздыр дигән тәэсир кала. Мантыйгыгыз дөрес. Сез мине дә үз мантыйгыгызга ышандырдыгыз.

Хәзрәт белән сөйләшү шушы урында өзелде. Алар янына Шәфи Алмас  килеп басты. Аның әле бая гына балкып торган, бүгенге тамашадан канәгать шат чырае караңгыланган иде.

– Ни булды, Шәфи әфәнде? Йөзегез борчулы? – дип сорады аннан Галимҗан хәзрәт.

– Бәйрәмнең ямен җибәрделәр. Халык арасында листовка таратканнар. Шундый көндә бит. Шундый көндә...

(Дәвамы бар)

 

 

"КУ" 02, 2019

Фото: pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: