Логотип Казан Утлары
Роман

Ватан (Икенче бүлек / 5)

"Ватандашлар! Кызыл Армия солдатлары! Фашистлар сезне, төрлечә алдап легионга язылырга мәҗбүр иттеләр"

5

Икенче көнне иртән Мусаны бүлмәсеннән Шәфи Алмас үзе кереп

алды. Алар инде юынып, кырынып, чәйләр эчеп куйганнар иде. «Винета» радиостанциясенең башта немец, аннары татар телендәге соңгы хәбәрләрен тыңладылар. Радио «Винета» радиостанциясе дулкыннарына көйләнеп куелган иде бугай, Мусага аны эзләп табасы да булмады. Шәфи аларның ишеген соңгы хәбәрләр бетеп, ниндидер музыка яңгырый башлагач шакыды.

– Нәрсә, егетләр, туйдымы йокыгыз? Башыгыз авыртмыймы? – дип килеп керде Шәфи алар бүлмәсенә.

– Йокы да туйды, баш та авыртмый, – диде Муса.

– Алайса, эшкә! Безне алда яңа җиңүләр көтә!

– Кемне нәрсә көткәнен белгән юк инде монда, Шәфи әфәнде.

– Нишләп алай дисез, Муса туганкай?

– Тыңламадыгызмыни, радиодан әле генә немецларның Сталинград сугышында җиңелүе турында хәбәр иттеләр.

– Ул хакта кичә дә сүз булган иде инде. Ләкин Германиянең көче бетмәс-төкәнмәс, Муса туганкай. Менә тиздән татар батальоннары Германиянең җиңүе өчен сугышка кушылачак. Сез «Идел-Урал» гәзитендә эшләргә теләмим, дидегез бугай. Мин сезгә тагын да җаваплырак эш тәкъдим итәм: комитетның мәдәни-агарту эшләре өчен җаваплы вазифаны башкарырсыз. Бу инде комитетта миннән кала икенче урында торган вазифа булачак. Сез разыймы?

– Минем турында шулай югары фикердә булырсыз дип һич башыма да китермәгән идем. Рәхмәт инде, Шәфи әфәнде, бик рәхәтләнеп башкарырмын бу эшне, – диде Муса, сүзләренең интонациясенә беркадәр киная кертеп. Шәфи моны аңладымы, аңламадымы, аңа җавап итеп:

– Бик әйбәт! – дип куйды. – Алайса, кузгалдык. Бүген икәү бергә Едлинога барып кайтыйк. 14 февральдә беренче батальонны фронтка озатабыз.

Зур абзыйлар катнашырга тиеш озатуга багышланган митингта. Мәдәни программасы турында да уйларга кирәк. Бу эш бүгеннән сезнең өстә.

– Кайсы фронтка җибәреләчәк беренче батальон, Шәфи әфәнде, сер булмаса?

– Сер түгел. Белоруссиянең Витебск шәһәренә җибәреләчәк. Шул тирәдәге партизаннарга каршы сугышырга.

Муса ничек итеп бу хәбәрне Алишка йә Симаевка җиткерергә икән дип уйлап куйды. Кичтән сөйләшкәнчә, партизаннар белән элемтәгә керү хәстәрен күрергә кирәк.

– Бу хакта «Идел-Урал» гәзитенә язма әзерләгәндә начар булмас иде. Ничек уйлыйсыз, Шәфи әфәнде? – дип сорады ул.

– Дөрес фикер, – дип куйды Шәфи. Аннан, Бахтиковка карап: – Галим туганкай, эшкә баргач, Кыямга шушы хакта әйт. Мин кушты, диген. Материал әзерләсеннәр, – диде.

Кыям дигәне – Шәфи Алмасның урынбасары Кыям Галиев иде. Баштарак, Шәфи әле редактор итеп билгеләнгәнче, ул вакытлыча редактор вазифаларын башкаручы булып та торды.

Шәфи, Мусаны да машинасына утыртып, туп-туры Радомга, беренче татар батальоны урнашкан Едлино лагерена юл тотты.

...«Идел-Урал» комитетында «Идел-татар» легионын оештыру эшләре узган елның 21 августында башланган иде. Лагерь өчен Польшаның Радом шәһәре янындагы Едлино лагере сайланды. Милли легионнар оештырылачагы

турында сүз чыккач, татар әсирләрен башта Едлино белән бер рәттәге Седльце лагерена тупладылар. Алиш та шушы лагерьга китерелгән иде. Мусалар яшәгән Демблин да төрки әсирләрне легионга әзерләү лагере булып торды. Соңыннан

барысын да берләштереп, Вустрауга җыйнадылар һәм, милләтләр буенча аерып, батальоннарга озаттылар. Төп татар батальоннары дүртәү, ә әсирләр күп

булгач, аларга өстәп тагын ике батальон оештырылды. 25 ноябрьдә төзелгән беренче татар батальонына немецлар 825нче теркәү номеры бирделәр. Ике ай ярым эчендә бөтен әзерлек эшләре башкарылып, солдатлар махсус өйрәтү

курслары үтеп, аларны 14 февральдә инде фронтка җибәрергә дигән карар да кабул ителгән иде.

– Ашыга алманнар, – диде Шәфи, үзалдына сөйләнгәндәй. – Күрәсең, эшләре чынлап та хөртидер, ахры.

– Хөртидер, әлбәттә. Алай бик көчле гаскәр булгач, әсирләр ярдәменә   калырга тиеш түгелләр инде, бер караганда, – дип, Муса Шәфинең күңелендә барлыкка килгән шомны көчәйтеп куйды.

– Без бит аларга ярдәмебезне үзебез тәкъдим иттек.

– Мескен әсирләрне сугышка җибәрергә хакыбыз бар, дип уйладыгыз инде алайса?

– Юк та инде анысы. Легионга бит алар үз теләкләре белән язылдылар.

– Язылырсың да, ачтан интектерсәләр, кышкы салкыннарда катырып үтерсәләр.

– Сез, Муса әфәнде, бик көчле үгетче бугай. Үз ихтыярыгызга буйсындыру сәләтенә ия кеше. Кем диләр әле, әйе, гипнозчы. Монда хәтта мине дә юлдан яздырып барасыз үзегезнең коммунистик демагогиягез белән. Бу сөйләшүне ишетә күрмәсеннәр тагын алман дуслар. Икебезнең да кирәкне бирерләр.

Менә барыйк, күрик. Легионерлар белән сөйләшерсең. Кем җибәрә аларны сугышка? Безме? Үз теләкләре белән китәләрме?

Шәфи Алмасның юлдагы икеләнүләре лагерьга барып җиткәч, Идел-татар легионы командиры майор Оскар фон Зеккендорф белән сөйләшү вакытында тагын да көчәйде.

Фон Зеккендорф үз башыннан күпне кичергән, әле Беренче Бөтендөнья сугышында ук инде кырык яшьләрендә булган тәҗрибәле командир иде.

– Батальонның сугышка әзерлеге канәгатьләнерлек түгел, мөхтәрәм Шәфи әфәнде, – диде ул.

– Нишләп алай дисез?

– Легионерларның корал белән эш итә белүенә шигем юк. Кулларына мылтык тотып карамаганнар дип әйтеп булмый. Ләкин командирларның идея-сәяси әзерлеге ташка үлчим. Гитлер партиясенең җиңүе өчен атлыгып тормыйлар.

– Ә нигә, командирлар барысы да немецлар бит.

– Немецлар булуы начар да. Легионер солдатлар командирларның нәрсә әйткәнен аңламый, немец телен начар беләләр. Ә командирлар татарча белми.

Менә бәла кайда! Тәрҗемәчеләр, нигездә, черек совет интеллигентлары. Бер дә ышанычлы кешеләр түгел. Әле җитмәсә әледән-әле солдатлар арасында листовкалар таратып торалар. Менә, кара әле, нәрсә язалар!

Фон Зеккендорф Шәфигә өстәл өстендә яткан кәгазьләр арасыннан бер бит алып бирде. Кәгазьне кулына алып, язуына күз төшерүгә, Шәфинең йөзе агарып китте.

«Ватандашлар! Кызыл Армия солдатлары! Фашистлар сезне, төрлечә алдап легионга язылырга мәҗбүр иттеләр. Кулларыгызга мылтык тотып, әти-әниләрегезгә, хатыннарыгызга, балаларыгызга каршы барырга кушалар.

Коралларыгызны фашистларга каршы юнәлтегез! Фашистларның көне санаулы. Кызыл Армиянең Сталинград сугышындагы җиңүе сезне дошманга каршы изге көрәшкә рухландырсын! 4нче комитет».

Листовканы укып чыккач, ул, ни әйтергә дә белмичә, беркавым сүзсез торды. Әле генә кулындагы кәгазь кебек ап-ак булган шадра йөзе кызарып, бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты. Аннары исенә килеп, әйтеп куйды:

– Болай булгач, безнең комитетның эше барып чыкмаска мөмкин?

– Монда сезнең гаеп юк. Бөтен гаеп үзебездә. Гитлерның ярдәмчеләрендә, көрәштәшләрендә. Алар аңламыйлар ситуацияне. Алар китерәчәк илне һәлакәткә. Гитлер бик дөрес әйткән иде: «Большевикларга каршы сугышта

немец булмаган бер генә солдат кулына да мылтык тоттырмаска!» – дип.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 02, 2019

Фото: "Казан утлары"

журналы архивыннан

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев