Логотип Казан Утлары
Роман

Ватан (Икенче бүлек / 4)

Изге ант – ул җитди нәрсә!

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

4

Галим Бахтиков Шәфи Алмаз йортының икенче катында яши икән. Мусага ияреп, аның янына Алиш белән Рәхим дә керделәр. Бүлмәдә ике карават, өстәл, тумба һәм ике урындык бар иде. Ике кешелек бу фатирда Галим үзе генә яшәсә дә, Шәфи анда әледән-әле кемне дә булса кундырып чыгара торган булды.

Баштарак анда Алиш та яшәп алды. Өч көннән соң Шәфи үзенә аерым бүлмә бирде. Бүлмәсе Галимнеке шикелле үк ике кеше яшәрлек итеп җиһазланган иде.

– Галим дускай, сез ял итә торыгыз, мин Алиш торган җирне дә күреп чыгыйм инде, – диде Муса, һәм алар өчәүләп чыгып киттеләр.

Алиш бүлмәсе дә икенче катта, Галимнекеннән өч ишек аралаш кына булып чыкты.

– Башка егетләрне дә дәшеп керегез әле, – диде Муса Алишка, мәҗлестән үзләре белән бергә чыгып киткән Әхмәт Симаев, Гариф Шабаев, Фоат Булатов, Зиннәт Хәсәновны күз алдында тотып.

– Ә-ә, Абдулла, карале, Кормаш кайда соң безнең? Бүген күренмәде.

– Кормашны бит Шәфи Алмас кире Демблинга җибәрде. Музыкаль рота оештырырга булган. Бу эш өчен Гайнаннан да кулай кеше тапмаган.

– Шулаймыни? Кызык. Әйбәт булды әле бу мәҗлес, – диде Муса. –

Вустраудан сез киткәннән бирле болай барыбызга да бергә очрашырга туры килгәне юк иде.

– Мин хәзер киләм, сез гәзитнең соңгы санын карый торыгыз, – дип, Алиш, Муса белән Рәхимгә таныша торырга тумба тартмасыннан гәзитләр чыгарып өстәлгә куйды да ашыгып чыгып китте.

– Мондый шартларда яшәргә була, – диде Муса. – Язам дигән кеше өчен дә мөмкинлекләр җитәрлек.

Ул «Идел-Урал» гәзитенең соңгы санын караштыра башлады. Гәзит бәләкәй форматта, укыр өчен дә, кесәгә тыгып йөртер өчен дә бик уңайлы. Вустрауда чакта Муса аның бөтен саннарын да диярлек укып чыккан иде. Монысын, яңа сан булганга, ниләр турында яздылар икән, дигән кызыксыну аша кулына

алды. Беренче битендә үк Алишның ниндидер язмасы бар иде. Икенче, өченче битләрдә дә Әхмәт Симаев, Галим Бахтиков, Кыям Галиев фамилияләрен күрде. Икенче биттә Муса Гайнц Унгляубе исеме белән имзаланган «Хәерле юлга!» дигән язмага игътибар итте. Бүгенге мәҗлес башында Шәфи Алмас әйтә башлаган хәбәр иде ул. «Февральнең ундүрте көнне беренче татар батальонын

тантаналы рәвештә фронтка озату була», – диелгән иде ул язмада. Ни өчендер бу хакта Унгляубе да, Розенберг үзе дә ләм-мим, берни дә әйтмәделәр, әллә оныттылар, әллә сер итеп калдырдылармы? Сер дисәң, гәзиткә язмаслар иде.

Муса шул язманы укыган арада ишектә егетләр дә күренде.

– Йә, егетләр, утырышыгыз әле. Тагын дүрт көннән беренче батальонны тантаналы шартларда фронтка озатырга җыеналар икән бит. Тәкъдир бүген безгә шундый форсат бирде: оешманың чираттагы утырышын уздыру мөмкинлеге. Шәфи Алмасның үз йортында. Сүзне озын-озакка сузарга ярамый, үзе килеп керүе дә бар. Вакыт аз калган – өч көн. Фронтка китәчәк

батальон солдатлары белән очрашып, сөйләшеп калырга кирәк. Һәрберсе белән аерым сөйләшергә. Бөтен игътибарны шушы эшкә тупларга.

– Эш бара, Муса абый, – дип сүзгә кушылды Әхмәт Симаев. – Әле бүген дә Солтанбәков белән Газиев бер чемодан листовка алып киттеләр Радомга. Бүген-иртәгә Едлинодагы бөтен дүрт батальонга да таратылачак. Листовкаларны «Винета»да үзем бастырам.

– Ничек шулай курыкмыйча бер чемодан листовка җибәрдегез?

– Чемодан ике катлы. Листовкалар аста. Өскә «Идел-Урал» гәзитенең соңгы санын тутырдык.

– Кем соң ул Газиев?

– Ышанычлы кеше, Муса абый. Бергә эшлибез. Инде берничә мәртәбә листовка бастырып, Едлинога илттек без аның белән.

– Листовкалар бастыруны очрактан очракка гына түгел, тәртипкә салырга кирәк. Бу эш белән, Гариф, син шөгыльләнсәң әйбәтрәк булыр. Әхмәт, синең Совинформбюро хәбәрләрен табуны җайга салырга мөмкинлегең бар. Листовкаларны язу машинкасында бастырып, гектографта йә ротаторда ишәйтергә кирәк. Бу эшне дә гәзит редакциясендә түгел, «Винета» редакциясендә башкару куркынычсызрак түгелме икән?

– Мин типографиядә эшләүче болгар студентлары белән таныштым. Чын антифашистлар, ышанырга була. Бәлки, шулар аркылы ишәйтергәдер, – диде Алиш.

– Бәлки. Карап кара. Гайнан белән күрешкәнегез бармы? Эшләре ничек бара?

– Гайнан капелла оештыру белән мәшгуль. Тугыз кешелек төркем туплады инде. Музыка коралларында да уйныйлар, хор белән дә җырлыйлар. Инде берничә концерт та куйдылар. Капелланы ишетәселәре килә.

– Бу Шәфинең бүгенге артисты Афзал Фәтхуллин бик матур гына җырлый. Шунда җибәрергә кирәк. Аккордеонда да әйбәт уйный.

– Без анда өчебез скрипкада, икебез гармунда, икәү мандолинада, икәү гитарада уйныйбыз. Гарәф Фәхретдинов – җырчы-солист. Калганнар кушылып җырлый. Халык яратып кабул итә концертларны. Гайнан үзе алып бара.

Концерт вакытында безнең егетләр халык арасында йөри, листовка тарата.

– Әйбәт. Гарәф әйбәт җырчы. Гайнан урынына аны җигәргә кирәк бу эшкә. Гайнан режиссёр булсын. Иртәгә үземә дә, танышырга форсат чыкты, дип, Едлинога барып кайтасы булыр. Батальон командирлары арасында безнең егетләр бармы соң?

– Батальонда чама белән тугыз йөз кеше. Шуларның сигез йөз кырыклабы – әсир-солдатлар. Алтмышлап немец – командный составта. Хөсәен Мөхәммәтов, Таҗиев, Рәхимов атлы егетләрне махсус әзерләдек, восстание оештыру өчен. Батальон немец командирларны юк итеп, восстаниене башлауга, командалык

итүне алар үз кулларына алырга тиеш.

– Партизаннар белән элемтә урнаштырганда да начар булмас иде. Монысы иң катлаулысы, әлбәттә. Шул ук вакытта иң кирәклесе дә. Партизаннар алдан белеп тормаса, немец киемендәге тулы бер батальон солдатны юкка чыгарып

ташлаулары бар.

– Әлегә батальонны кая җибәрәселәре төгәл генә билгеле түгел. Шушы араларда ачыкланыр инде, бәлки. Партизаннар белән элемтәгә, һичшиксез, керергә тырышырбыз.

– Абдулла, син бу Бахтиков дигән егетне беләсеңдер, ышанычлымы икән ул? Аның алдында ачылырга ярыймы?

– Мин үзем бик ачылганым юк. Болай кылларын чирткәләп караган бар.

Зыянлы кешегә охшамаган кебек. Белмим тагын.

– Ярар алайса, күз күрер. Сөйләштереп карармын кайткач. Ә хәзер, егетләр, бер мөһим эш бар.

Муса шулай диде дә кесәсеннән дүрткә бөкләнгән бер бит кәгазь чыгарды.

– Егетләр, без бик җитди эшкә керештек. Куркыныч эшкә. Монда саклык, саклык һәм тагын бер тапкыр саклык сорала. Мин кичә бер текст әзерләдем.

Беләсезме, безгә хыянәттән куркырга кирәк. Иң куркыныч нәрсә – хыянәт. Әгәр дә бер-беребезгә хыянәт итәбез икән, безнең бер эшебез дә чынга ашмас. Башыбызны куркыныч астына куеп шөгыльләнгән бөтен хезмәтебез юкка чыгачак. Бер куркак, мескен шкурникның хыянәте аркасында бөтен эш харап булачак. Шуның өчен бер-беребез алдында изге ант бирергә тиешбез. Моны

малайлык дип уйламагыз. Изге ант – ул җитди нәрсә! Мин кичә төнлә шушы антның текстын яздым. Менә, тыңлагыз әле.

Муса, кәгазен ачып, ишек ягына карап алды да, ярым пышылдап, язуны укый башлады.

– «Изге ант. Мин, Муса Җәлил, үз теләгем белән фашистларга каршы көрәшүче «Идел-Урал» яшерен оешмасы әгъзасы булырга карар кылдым. Нинди генә шартларда да, оешма эшенә зыян китермәскә, хыянәт юлына басмаска, туган илгә каршы корал күтәрмәскә ант бирәм! Илгә каршы корал күтәрү – ул

нәселеңне, ата-анаңны, балаңны, үзеңнең кешелек сыйфатларыңны юк итү дигән сүз. Әгәр шушы изге антымны бозсам, оешмадагы көрәштәшләремнең

рәхимсез нәфрәте мине һәлак итсен!»

 

Йә, ничек? Кемдә нинди фикерләр бар?

Мусаны тын да алмыйча тыңлаган егетләр башта сүзсез тордылар.

– Булган бу! – дип куйды шунда Рәхим Саттар, һәркайсының уртак фикерен белдергәндәй.

– Кыска һәм ачык, – дип куйды Алиш һәм, – кушылабыз! – дип өстәде.

– Юк, егетләр, кушылабыз гына түгел. Бу антны оешманың һәр кешесе шәхсән үзе укып чыксын. Мин шулай дип уйлыйм. Аннары, оешма зур булырга тиеш түгел. Без намуслы, ышанычлы санаган очракта да, бөтен кешене дә оешма әгъзасы дип атарга ярамый. Менә бүген без монда бишәү. Димәк, оешмабызда әлегә шушы биш кенә кеше бар, дип саныйк. Аннары бу ант сүзләрен укытып, тагын берничә кешене алырга мөмкин булыр, – диде Муса.

– Ә элек яшерен оешма әгъзалары дип йөргәннәр белән нишләргә?

Гайнанның үз командасы бар.

– Булсын, Гариф туганкай, ләкин безнең оешмада Гайнан үзе генә булырга тиеш. Аның безнең оешмада икәнен командасындагылар да белергә тиеш түгел.

Командалар күп булырга мөмкин. Ләкин һәр төркемнең җитәкчесе берәү, һәм бары тик аны гына үз оешмабызга алачакбыз. Шулай эшләгәндә генә оешмабызны чын мәгънәсендә яшерен дип атап булачак. Шунда гына хыянәткә юл калмаячак.

Мусаның сүзләре белән барысы да килештеләр. Шунда Муса Алиштан пычак сорады. Алиш, «Нәрсәгә ул?» дип сорап, соравына җавап көтеп тормыйча, кесәсендә йөрткән үзе ясаган пәкесен чыгарып бирде. Муса пәке белән сул кулының учын кисеп җибәрде. Аннан тамчылап кып-кызыл кан саркып чыкты. Муса шуннан соң яңабаштан «Изге ант» текстын укыды һәм

учындагы кан тамчысын йотты да, җәрәхәтен кысып, янәдән кан тамчыларын сытып чыгарды һәм учын Алишка сузды:

– Каннарыбыз белән ант итәбез, егетләр...

 Башта Алиш, аның артыннан башкалар да шулай иптәшләре алдында изге антларын ныгыттылар.

– Ә хәзер таралыштык. Иртәгәгә кадәр, сау булыгыз. Хәерле төн. Татлы йокы, тәмле төш, кем әйтмешли. Онытмагыз бу төнне, егетләр. Оешмага алынган һәр кешедән шундый ант бирдерәчәкбез, – диде Муса һәм, башкаларга бераз көтеп торырга кушып, беренче булып коридорга чыкты.

Өченче катта җырлаган тавышлар ишетелде. Афзалга башкалар да кушылган булырга тиеш, аның тавышы хәтта башкалар арасында әллә ни аерылмый да иде. Муса беркадәр тыңлап торды да Бахтиков бүлмәсенең ишеген шакыды.

Бахтиков әле ятмаган, бүлмәдәшен көткән, күрәсең, аның өчен икенче койкага урын җәеп куйган, ә үзе тумба янына чүмәшеп, нидер язып утыра иде.

– Без җүнләп танышмадык та, – диде Муса, аңа кулын сузып: – Муса Гумеров.

– Мин сезнең иҗат белән яхшы таныш, Муса абый. Җәлил икәнегезне дә беләм.

– Мине немецлар Гумеров дип белә. Шуңа күрә алар арасында Җәлил дип әйтмәвең яхшы булыр иде.

– «Алтынчәч» операсының либреттосын язуыгызны да беләбез. Мин укытучы булырга укыган идем. Укып бетергәч үк армиягә алдылар, эшләргә өлгерми калдым. Сугышның беренче көннәрендә үк әсирлеккә төштем.

– Коммунист идегезме?

– Комсомолец.

– «Идел-Урал» гәзитенә ничек килеп эләктегез?

– Башта Көнчыгыш Пруссиядәге Тильзит лагерена эләктем. Анда анкета тутырганда, минем югары белемле икәнемне белделәр дә ниндидер махсус мәктәпкә укытырга җибәрергә үгетли башладылар. Ачлыктан бик интеккәч, өч тапкыр ашату була, дигәч, ризалаштым. Берлин астындагы Вульгайде лагерена җибәрделәр. Берзаман лагерьга Әхмәт Тимер белән Шәфи Алмас

дигән эмигрантлар килде. Татар легионы төзелә, диләр, әсирләрне легионга язылырга үгетләү өчен пропагандистлар эзлиләр икән. Һәр әсир белән әңгәмә үткәрделәр. Мине «Идел-Урал» гәзите редакциясендә тәрҗемәче эшенә кыстый башладылар. Башта барырга теләмәгән идем дә, Әхмәт Тимер бик хәйләкәр

булып чыкты. Минем немецча белү-белмәвемне тикшерәм дигән булып, бер әшәке фашистик текстны татарчага тәрҗемә итәргә бирде. Тәрҗемәләп бетергәч, астына, «тәрҗемәче Галим Бахтиков», дип яздырды. Язуны алды да, «Менә хәзер эштән баш тарта алмыйсың инде, – ди. – Каршы килсәң, немецлар

коммунистларга фамилияң язылган шушы язуны гына күрсәтәчәкләр. Алар моның өчен сине гафу итмәячәк», – дигәч, ризалашырга туры килде.

– Алай икән, – дип куйды Муса. – Мине дә бик кыстыйлар ул гәзиттә эшләргә. Шәфи Алмас урынына редактор итеп куярга телиләр хәтта.

– Булыгыз, Муса абый. Ул Шәфи Алмас бик йомшак кеше. Үзенең белеме гел шул коммерция тирәсендә генә. Дан-дәрәҗә ярата. Идел-Урал дәүләте төзү турында сөйли, үзенең Гаяз Исхакыйның «Идел-Урал» китабын кулына да алып караганы юк. Укырга иренә. Аның ялкаулыгының безнең өчен уңай ягы да бар.

Гәзиткә нәрсә язсалар да үтеп китә. Аннары немец нәчәлникләре чакырып сүгәләр үзен. Аңа да исе китми, кайта да безне орыша. Гел гаепне бездән эзли.

– Мин редактор булсам, гәзиттә теләсә нәрсә бастырмаячакмын бит. Контроль нык булачак.

Мусаның сүзләреннән Галим беркадәр югалып калды.

– Һым-м... Шулай укмы? – диде.

– Ә син редактор булсаң нишләр идең? Мин, мәсәлән, үземә тапшырылган эшкә бик җаваплы карый торган кеше. Беләсең килсә, «Идел-Урал»да Шәфи Алмасның редактор булуы бик әйбәт. Безнең өчен нәкъ менә шундый кеше кирәк тә.

Муса Галимнең гәзиттә фашистик рухтагы язмаларның йомшартып бирелүенә карашы нинди булуы хакында сорамакчы иде дә, Алишларның аның белән артык ачылып бетмәүләре турында әйткәнен искә төшереп, дәшмичә калырга уйлады. Аңа тыныч йокы теләп, ятагына барып ауды.

(Дәвамы бар)

 

 

"КУ" 02, 2019

Фото: "Казан утлары"

журналы архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев