Логотип Казан Утлары
Роман

Ватан (Икенче бүлек / 3)

Муса әфәнденең туган көне! Унбишенче февраль!

3

Берлинның үзәк бер җирендә, Рихард Вагнер мәйданы тирәсендәге

Хафельштрассе урамында, Шәфи Алмасның күпкатлы зур гына йорты бар иде. Дөрес булса, бу йортның 248 бүлмәсе булып, ул аның шактый өлешен табыш алу өчен файдалана ди. Байтак бүлмәсен Татар арадашчылыгы хезмәткәрләре өчен кунакханә итеп тотты. Арадашчылыкта, комитетта, гәзит-журналларда,

радиостудиядә эшләүчеләрдән Шәфи Алмас казнасына ай саен зур гына суммада акча кереп торды. Үзе тулысынча диярлек өченче катта торып, анда да ул кайбер бүлмәләрдә шәхси хезмәтчеләрен яшәтте. Өченче катта шулай ук кунак каршылау, күңел ачу, кәеф-сафа кору өчен зур гына залы, аш-су хәзерләү,

йокы һәм ял бүлмәләре булып, үзе дә гаиләсе белән шунда көн күрде.

Галимҗан Идрисинең машинасы хуҗа белән кунакларын – Муса белән Рәхимне Шәфи йорты алдына китереп куйгач, Идриси үзенең «Винета» радиостудиясенә, җәмәгате Шәмсия ханымны барып алырга теләвен әйтте.

– Әлбәттә, әлбәттә, нинди сүз булырга мөмкин, – диде Шәфи, төчеләнеп.

– Соңга калмагыз. Зур кунаклар булырга тиеш. Герхард фон Менде, Гайнц Унгляубе һәм Әхмәтвәли Мәңгәр әфәнделәр дә килергә вәгъдә бирделәр.

– О-о! Шулай укмыни?! Әхмәтвәли әфәнде үзе киләмени?! Бик шәп! Бик шәп! – дип төчеләнде Идриси дә. – Без хәзер, Шәмсия ханымның эш сәгате бетүгә, ялт, килеп тә җитәрбез. Борчылмагыз.

Машина китеп барды. Шәфи, Муса белән Рәхимгә борылып:

– Менә ничек күңелләрен күрергә туры килә юк кына бәндәләрнең, сезнең өчен тырышып йөреп, егетләр, – диде. – Шулай сөйләшмәсәң, төкереп тә бирмиләр. Эш барсын дип уйлап та караучы юк. Йә, ярый. Шулар күңелен күрәм, дип, үзебезне дә онытмыйк әле. Әйдәгез, керик. Әминә җиңгәгездән бигрәк, кызлар көтәдер әле анда. Берсеннән берсе чибәр өч кызым бар бит

минем! Менә, күрерсез.

Ишектән килеп кергәч тә, Шәфи каршына өч-дүрт һәм ун яшьләр чамасындагы ике кыз йөгереп килеп, «Әти кайтты!» дип, кочагына ташландылар. Муса аларны күргәч аптырап китте. «Шактый олы гына, алтмыш яшьләр чамасындагы бу кешенең кызлары шулай бәләкәйләр микәнни?» дип уйлап куйды ул.

1922 елда, утыз җиде яшендә генә өйләнгән Шәфинең беренче кызы Нилүфәр 1927 елда гына туган икән. Ә бу ике кызы – Айсылу белән Гөлнар, әле чынлап та бәләкәйләр, Муса чамалаган дүрт һәм ун яшьләрдәге балалар гына иде.

– Бездән бигрәк, сезне сагынганнар болар, Шәфи әфәнде, – диде Муса.

– Шулайдыр шул. Әтиләрен бик яраталар шул алар, – дип, Шәфи бәләкәч кызын күтәреп кочагына алды. – Болар гына түгел, әле минем буй җиткән сылукаем да бар. – Ул, эчке бүлмә ишегенә борылып: – Нилүфәр, кызым, бире чык әле. Менә син китабын яратып укыган Муса Җәлил абыең килде! – дип, тагын бер кызын алгы якка чакырды.

Ишектә талчыбыктай сылу, әле буй үстереп кенә килә торган унҗиде яшьләр тирәсендәге тагын бер кыз күренде.

– Менә ул минем чибәрем, – дип, Шәфи, бәләкәй кызын идәнгә төшереп, олы кызының иңнәреннән кочты. – Кызым, таныш абыйларың белән, исәнләш.

Шәфи Алмасның гаилә җанлы булуы, балаларын сөюе әллә каян күренеп тора иде.

– Исәнмесез, – диде кыз.

– Нилүфәр исемле була бу кызым. Ә болары – Айсылу белән Гөлнар.

«Гөлнар», дигәч, ул бәләкәч кызының башыннан сыйпап алды.

– Йә, барыгыз, кызларым, бүлмәгезгә керегез.

Кызлар бүлмәләренә юнәлде. Шәфи кунакларны аш-су бүлмәсе ишегеннән килеп чыккан хатыны белән таныштырды:

– Таныш булыгыз, минем сөекле кызларымның әнисе Әминә ханым. Казан кызы. Нинди генә кызы әле!

– Ярар инде, Габдрахман, шапырынма артыгын. Исәнмесез, егетләр. Түрдән узыгыз. Габдрахман, кунак бүлмәсенә керт кунакларны.

– Шаулама син, әнисе. Ничек анда, аш-су әзерме? Тагын берәр сәгатьтән кунаклар килә башлый.

– Әзер, әзер. Афзалны эшенә җибәрмәдем инде, ачуланмассың. Өстәлләр корышырга кеше кирәк иде.

– Ярый, ярый, зыян юк. – Шәфи шулай диде дә егетләргә алгы бүлмәгә керергә ымлады. – Әйдәгез, егетләр, түрдән узыгыз. Өебез белән таныштырыйм үзегезне. Ә, юк, утырыгыз әле, өй белән танышырга өлгерерсез. Юлдан соң ял итеп алыгыз бераз.

Барысы дә кунак бүлмәсендәге затлы кәнәфиләргә барып утырдылар.

Өй, чынлап та, кеше алдында йөзне кызартырлык түгел иде. Шактый ук бай мебель, идәннәрдә, диварларда затлы келәмнәр. Күн тышлы диван-кәнәфиләр, кызыл агачтан кием шкафы, аяклары сырлап-сырлап эшләнгән өстәл, урындыклар.

– Казан бае кая китеп типтереп яшәп ята дип уйлыйсыздыр инде бу зиннәтләрне күреп, – дип башлады сүзен Шәфи. – Германиягә килеп урнашканда, әллә ни байлыгым юк иде минем. Эшләргә кирәк, егетләр, эшләргә. Кем эшләми, шул ашамый гына түгел, «Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш!» – дигән бөек Тукай. Ә сезнең ул сысысырыгызда эшләгән кешене атып үтерәләр. Баемаска кушалар. Хәерче яшәргә кушалар.

Шулмы тормыш?! Шулай яшәргә тиешме кеше? Беләсездер, берара Казанның башлыгы да булып торган Габделхәмит Казаков дигән кешене. Менә шул Казаковның олы кызы – минем җәмәгатем Әминә. Һәй, сөйли башласаң, озынга китә. Сөйлисе дә килә. Нинди генә атаклы кешеләр белән бәйле түгел ул Казаковлар нәселе! Ләкин шул нәселгә бәйле кайбер нәрсәләрне, ай-һай,

беләсез микән?!

– Сөйләгез, Шәфи әфәнде, – дип, моңа кадәр дәшми генә тыңлап утырган Рәхим Саттар сүзгә кушылды. – Мин өстән-өстән генә беләм дә кебек.

Үзегездән ишетү кызыграк.

– Казаковлар нәселе Казанда бик зур байлар, сәүдәгәрләр нәселе була. Мин үзем бер ярлы-ябагай авыл малае идем. Дөбъяз якларыннан. Олы Солабаш дигән авылдан. Әти-әнием Ибәтулла белән Өммегөлсемнең биш кызы арасында бер малай булып үскәнмен. 1922 елда шул бай Казаковларның Әминә исемле

кызларының кулын сораганда, очын-очка ялгап баручы бер эшмәкәр генә идем әле. Баеп китүем Әминәмнең туганнары ярдәме белән булды. Әминә миңа кияүгә чыкканда, мин инде утыз җиде яшемдә идем, ә ул – олы кызыбыз Нилүфәр кебек, унҗиде яше тулыр-тулмас бер үсмер бала. Мәскәүдә яшиләр иде. Ул чакта Мәскәүдә Төркия илчелегендә хезмәткәр идем. Ә Казаковларның

хәле бик мөшкел чак. Мәрхүм әтисе Габделхәмит әфәндене «немец шпионы» дип гаепләп кулга алганнар. Утыз җиденче елда атып та үтергәннәр. Газиз Гобәйдуллин атлы кешене беләсез булыр. Казанда бик билгеле галим. Менә шуның җәмәгате Бибирабига Казакованың ике абыйсы Мөхәммәтрәхим һәм Мөхәммәтхәмит әле гаиләләре Әстерханда яшәгән елларда ук сәүдә эшенә

керешеп китәләр. Әтиләре аларны Исхак Юнысов исемле сәүдәгәрнең ике бертуган Өммегөлсем һәм Фәхрибану исемле кызларына өйләндерә.

Исхакның кече улы Мөхәммәт 1910 елда Германиягә күченеп китә һәм шунда яшәп кала. Анда немец кызына өйләнеп, Мәхмүт һәм Мәрьям исемле балалары туа. Мәхмүт, үскәч, Төркиягә китеп, бүгенге көндә шунда яшәп ята. Үзенең сәүдә компаниясе бар. Мех һәм күн эше белән шөгыльләнә.

Әминәмнең әтисе Габделхәмит, Казанда укытучылар семинариясе төзү артыннан йөргәне өчен, әле патша заманында ук сөргенгә җибәрелгән була. Мөхәммәтшакирның олы кызы Зөләйха сезгә мәгълүм кеше – Абдулла Апанаевның хатыны иде. Аларның кызы Гайшә – сезнең каләмдәшегез Гали Рәхимнең хатыны. Мескен Галине дә Сталин ялчылары сөргенгә озатканнар.

Исхак Казаков дигән бер туганнарын Татарстанда халык комиссарлары шурасы рәисе булып эшләгән җиреннән «халык дошманы» дип атып үтерделәр. Исхакның сеңлесе Өммегөлсем мәшһүр Мулланур Вахитовның әнисе иде. Әле ярый ул Мулланур Вахитовны унсигезенче елда ак чехлар атып үтергән. Югыйсә, башын Сталин лагерьларында череткән булырлар иде. Татарстан

Республикасын төзү артыннан күпме йөргән кеше бит, мескен. Менә ул эшли алмаган эшне тормышка ашыру өчен тир түгеп йөргән көнебез бу «Идел-Урал» комитетында. Бергә-бергә башкарып чыгасы иде бит, егетләр.

Шәфи Алмасның кызып-кызып сөйләгәнен, гаепле кешеләрдәй, башларын аска иеп, тын гына тыңлап утырдылар Муса белән Рәхим. Шулвакыт ишектә кыңгырау тавышы яңгырады.

– Килделәр! – дип, Шәфи ишеккә юнәлде.

Ишектән, шаулашып, Әхмәтвәли Мәңгәр белән җәмәгате Гайшә ханым килеп керде.

– Әссәламегаләйкүм, мөхтәрәм Габдрахман әфәнде! Казан егетләре кунакта, дигәнне ишеткәч, фирмадагы бөтен эшләремне ташлап киләсе иттем.

– Вәгаләйкүмәссәлам, вә бәрәкәтүһү, вә мостафа сәл-әллаһу. Әйдүк, әйдүк, түрдән узыгыз. Узыгыз, уз, Гайшә ханым, – дип, Шәфи башта Мәңгәрнең хатыны өстеннән пәлтәсен салдырып, ишек буендагы шкафка элеп куйды. Аннары Мәңгәр әфәнденең пәлтәсен элгечкә урнаштырды да кунакларны алгы бүлмәгә, Мусалар янына дәште. Бүлмәгә ире генә керде, Гайшә ханым аш-су бүлмәсенә, хатын-кызлар ягына юнәлде.

– Саулармысыз, егетләр, – дип, кул биреп күреште Әхмәтвәли бәй Муса һәм Рәхим белән. – Ничек соң хәлләрегез? Бик

кыерсытмыйлармы алман хәрбиләре? Үземнең бөтен ышаныч – алманнарда. Яңадан илгә әйләнеп кайтулар бары тик шулар тырышлыгы белән генә булыр, дип өметләнеп яшим.

 

Муса белән Рәхим, Әхмәтвәли әфәнденең сүзне алманнарны мактап башлавына нәрсә дип җавап бирергә дә белмичә, бераз аптырашта калдылар.

Кунак алдында сер бирергә ярамый иде, сүзне Муса башлады.

– Алманнарның фронтта хәлләре бик шәптән түгел дигән хәбәрләр ишетелә бит әле, Әхмәтвәли әфәнде. Немецлар үзләре бик шапырынсалар да, Сталинградта Манштейн гаскәрләре тулысынча тар-мар ителгән, генерал-фельдмаршал Паулюс

бөтен гаскәре белән чолганышта калып, әсирлеккә төшкән, дип ишеттек.

– Кышкы салкыннар комачаулый алманнарга. Кышкы салкыннарга хәтле Сталинград сугышын башкарып чыга алмадылар шул, – дип, немецларның җиңелүен үзенчә акларга ашыкты Мәңгәр.

– Алман гаскәре алай да көчле әлегә, – дип, кунагының кәефен күтәрергә теләп, сүзгә Шәфи Алмас кушылды. – Бер яңалык әйтергә телим, җәмәгать.

Шушы көннәрдә Унгляубедан күрсәтмә килде. Февраль урталарында беренче батальонны фронтка җибәрәчәкләр. Гайнц әфәнде бүген монда киләчәк. Ул хакта үзе дә әйтер әле.

Яңалыкны ишетеп, Муса белән Рәхим бер-берсенә карашып алды.

Шулвакыт ишектә тагын кыңгырау чылтырады. Комитет егетләре Гариф Солтан, Сабит Кунафин, Рәис Самат, Кыям Галиев белән Галим Бахтиков килеп керделәр.

– Алишлар юкмыни? – диде Шәфи, алар арасында Алиш белән Гарифның күренмәвенә эче пошып. – Бергәрәк йөрергә дип әйттем бит, егетләр. Вакыт уза.

Ул арада ишек өстендәге кыңгырау янә үз вазифасын үтәп алды.

– Әһә, ишеттеләр, ахры, – дип, Шәфи ишекне ачты. Бу юлы Алишлар төркеме генә түгел, җәмәгате Шәмсия ханым белән Галимҗан хәзрәт Идриси дә килеп җиткәннәр иде.

– Әйдәгез, үтегез, – дип, Шәфи кунакларның барысын да зал бүлмәсенә дәште. – Залга керик. Үзебезнекеләр килеп бетте кебек. Фон Менде белән Унгляубе әфәнделәр үз җайлары белән килерләр.

Ул шулай диде дә тагын бер олы кунагы юклыгын исенә төшерде. Ни сәбәп беләндер Искәндәр Яушев әфәнде тоткарлана иде. Алай да, ул кунакларын, берсе артыннан берсенең исемен атап, табын тирәли утырта башлады. Түр башында ике урынны буш калдырып, алар янына Әхмәтвәли Мәңгәр әфәндедән

утыруын сорады. Мәңгәр янына җәмәгате Гайшә ханым утырмакчы иде, шунда Шәфи, гафу үтенеп:

– Мөхтәрәм ханымнар, гафу итегез, без – ир-ат өммәтеннән булган кунаклар бер якка, хатын-кызлар каршы якка утырышсак, ничек булыр икән? – дигән тәкъдим ясады.

– Хуп мәйле! Бик әйбәт булыр, – диде Галимҗан хәзрәт.

– Ханымнар үзләре нәрсә дип әйтә бит әле, – диде Әхмәтвәли Мәңгәр әфәнде.

– Без разый, – диде аның җәмәгате Гайшә ханым. – Күптән күрешмәгән, сөйләшер серләребез дә җыелган. Мин менә монда утырам, – дип, җәмәгатенә каршы яктагы икенче урындыкка барып утырды. – Бу урынга Әминә ахирәтем утырыр.

– Менә рәхмәт. Ә сезнең янга Искәндәр әфәнденең немкасы утырыр. Яушевлар да килергә тиеш иде. Нишләптер соңга калалар, – диде Шәфи.

– Юк әле, утырмыйча торсын. Алдан килгән – урын өчен, дигәннәр.

Килмәгән кешегә урын калдырганчы, үзем утырыйм әле, – дип, Әминә ханымнан соңгы буш урынга Галимҗан хәзрәтнең Шәмсиясе барып кунаклады.

– Искәндәр әлегә юк. Минем янга, Муса туган, син утырсаң, әйбәт булыр иде, – дип, Әхмәтвәли әфәнде Мусаны үз янына утырырга кыстады. Муса каршы килмәде. Аның янына Алиш, Рәхим һәм калган егетләр тезелеште.

Шәмсия ханымны Муса ишектән керә-керешкә үк таныды. Бу кичәге Альфред Розенбергның тәрҗемәчесе вазифасын башкарган хатын иде. Ә төп эш урыны – «Винета» радиостудиясендә, татарча тапшыруларның цензоры

булып эшли икән.

Табын мул әзерләнгән иде. Әминә ханым үзенең бөтен осталыгын күрсәткән.

Моңа, әлбәттә, хезмәтчеләре Мәфтуханың ярдәме зур.

Мәфтуха – Донбасс якларыннан Германиягә хезмәткә куып китерелгән хатын. Шәфи аны басып алынган җирләрдән куып китерелгән халыкны эшкә урнаштыру бюросыннан үзе барып, татар хатыннары арасыннан сайлап алып кайтты. Эшкә кулы бик ята, бигрәк тә аш-су әзерләүгә уңган хатын булып чыкты Мәфтуха. Ул Шәфи яраткан камыр ашларын бер дигән итеп пешереп

куя. Шәфи гел: «Телеңне йотарлык булган бу!» – дип, мактый-мактый ашый.

Бүген дә затлы кунаклар алдында йөзне кызартырлык түгел иде Мәфтуханың бәлешләре.

– Мөхтәрәм җәмәгать! Бүген безгә җыйналуның сәбәбе – ниһаять, комитетта бөтен татар дөньясында мәшһүр исеме билгеле күренекле шагыйрь Муса Җәлил әфәнденең пәйда булуы! Җәлил әфәнде Вустрауда инде айга якын эшләде. Бүгенге мәҗлесне мин шул уңайдан, әйтергә кирәк, махсус оештырдым.

Мәҗлеснең икенче сәбәбе дә бар: ул әле үзе дә бу хакта оныткандыр, мөгаен.

Тагын берничә көннән, мөхтәрәм җәмәгать, Муса әфәнденең туган көне! Унбишенче февраль!

– Кит аннан! Чынлап тамы, Муса әфәнде? – дип, ышаныргамы,

ышанмаскамы дигәндәй, Әхмәтвәли Мәңгәр урынында сикереп куйды. Шунда ук Мусаның кулын кысты. Шәфинең көтелмәгән хәбәреннән соң бераз аптырап калган Муса да, Әхмәтвәли бәйнең котлавын аягүрә кабул итәргә дип, торып басты. Кем әйтмешли, фил хәтле гәүдәле, йөз килоның аргы ягына чыккан,

юан Әхмәтвәли әфәнде янында Муса аннан ике мәртәбә кечерәк һәм ябык кына бер чирләшкә кебек күренде.

– Котлыйбыз, Муса әфәнде! – дип, Мусаның каршында ук, өстәлнең теге ягында утырган Шәмсия ханым да торып басып, җәмәгать алдында төчеләнеп алды. – Муса әфәнде, китабыгыздагы рәсемгә караганда бик матур, таза булып

күренә идегез. Әллә әсирлек начар тәэсир иттеме, нык ябыккансыз. Авырмый

торгансыздыр бит? – диде ул, сүзен дәвам иттереп.

– Төрлесен күрергә туры килде инде бу ярты елда, – диде Муса. – Әле Вустрауга килер алдыннан гына, биш көн камерада тотып, ачка интектерделәр.

– Әйбәт булмаган. Бу хатаны кичекмәстән төзәтергә кирәк. Муса әфәнде, иртәгә үк Семпен пансионатына ял итәргә җибәрербез, – дип, Шәфи Алмас Муса алдында акланырга тотынды. – Сабит дускай, иртәгә үк Муса әфәндегә пансионатка юллама язып бирергә онытма, – дип, янында утырган егеткә мөрәҗәгать итте.

Бу егет комитетның кәнсәләр мөдире Сабит Кунафин атлы кеше иде.

– Эшкә килүгә язылган булыр, Шәфи абзый, – диде Сабит.

Шәфи шуннан соң торып басты да өстәлдәге өч урынга куелган аракы шешәләренең берсен кулына алды.

– Җәмәгать, гаеп итмәсәгез, бу истәлекле көнне менә шушы нәстә белән путалап куйсак, ничек булыр икән? – диде һәм җавап та көтмәстән, бөкесен ачып, касәләргә агыза да башлады.

– Үзегезгә карагыз, җәмәгать, мин тотмыйм, – диде Галимҗан хәзрәт.

– Рөхсәт бар, ачыгыз, егетләр, шешәләрне, – диде Шәфи.

Шуны гына көткәндәй, комитет егетләре озын муенлы төрек шешәләрен бөкеләреннән азат итеп, касәләрне «зәмзәм суы» белән тутырдылар. Шәфи шул арада үзенекен бушатып та куйды. Башкалар да аңа иярде.

– Котлы булсын туган көнегез, Муса әфәнде, – диде Әхмәтвәли Мәңгәр тагын бер тапкыр. – Сер булмаса, ничәнчесе инде бу?

– Хатын-кыздан гына яшен сорамыйлар. Сер түгел, тагын биш көннән утыз җиде тула. Тукайны узып, ун ел яшәдем, – диде Муса.

– Тукайның гомере кыска булган шул. Әмма үлгәннән соң мәңге яшәргә туган булган. Сезгә дә шундый гомер язсын, Муса әфәнде! Мәңге яшәгез!

Үлгәннән соң да халкыбыз күңелендә мәңге яшәгез! – дип куйды дәшми-тынмый гына карап утырган Галимҗан хәзрәт Идриси.

– Рәхмәт! Барыгызга да рәхмәт, – диде Муса. – Шәфи абзый, сезгә зур рәхмәт. Казанны, дусларны искә төшердегез. Барыбыз да монда түгел. Казанда да безне искә алалардыр әле, бәлки. Шәфи абзый, нишләптер арада бер кешене күрмим.

– Кемне, дисез?

– Әхмәт Тимерне. Мине легионга язылырга димләп бергә килгән идегез.

Комитетның президенты иде шикелле. Кая юкка чыкты ул?

Мусаның соравыннан Шәфи Алмас югалып киткән кебек булды. Башта нәрсә әйтергә дә белмичә аптырап торганнан соң:

– Гаилә хәле белән Төркиягә кайтып киткән иде. Күптән түгел генә Төркия армиясенә хезмәткә алганнар икән, дип ишеттем.

– Шулай укмыни? – дип куйды Муса.

– Татар башын татар ашый монда, – дип өстәде Шәмсия ханым, тагын нәрсәдер әйтергә теләгәндәй.

Шунда Шәфи Алмас, сүзне икенчегә борып:

– Күңелле итеп утырыйк әле, җәмәгать. Әйдәле, Афзал, җырлап җибәр, булмаса, – дип, табынның бер башында утырган егеткә ымлады.

Муса, табындагыларның барысы белән дә танышып чыккан кебек булса да, әлеге егет белән танышмыйча калган икән. Афзал исемле бу егетне Шәфи хезмәтчесе итеп тота иде. Ул аны, гадәттә, үзе белән эшкә йөртә. Мөһим эшләр килеп чыкканда гына өйгә кайтара. Көндезләрен ул аның кабул итү бүлмәсендә

утыра, Шәфинең вак-төяк йомышларын үти. Унгляубе белән лагерьларда әсирләрне легионга димләп йөргәндә, Шәфи аны Ченстохов лагеренда очратып, яхшы җырлаганына сокланып, үзе белән комитетта эшләргә алып кайткан иде. Шул чактан бирле Афзал Шәфинең кесә җырчысы булып, ул аны кая барса, шунда үзенә ияртеп йөрде, Көнчыгыш министрлыгы түрәләре, татар

эмигрантлары белән очрашуларда җырлатып, үзенә кирәкле бәндәләрнең күңелләрен күрде. Соңга таба легионерлар өчен концертлар оештыра башлады.

Аннары ул Афзалны Семпен пансионатында ял итүчеләр күңелен күрергә, шунда урнаштырды. Хәзер менә үз янында гына тота. Үз өендә яшәтә.

Афзал, «Була ул», дип, алдан ук хәзерләп куйган аккордеонын кулына алдыда, «Су буйлап»ны сузып җибәрде.

Идел бит ул, тирән бит ул,

Тирән бит ул, киң бит ул...

Җырның беренче аккордлары яңгырауга, Шәфинең күзләреннән яшь атылып чыкты. Аңа кушылып, Әхмәтвәли Мәңгәр дә, кесәсеннән кулъяулыгын алып, күз төпләрен сөртештерде.

Идел бит ул, тирән бит ул,

Тирән бит ул, киң бит ул.

Караңгы төн, болытлы көн –

Без аерылган көн бит ул.

Афзал җырлап бетерүгә, ишектә кыңгырау чылтырады. Шәфи, кулъяулыгы белән күз төпләрен сөртә-сөртә, ашыгып барып ишекне ачты. Анда соңга калучылар – дүрт кунак – Искәндәр әфәнде белән Матильда Яушевлар, фон

Менде һәм Унгляубе басып торалар иде.

– Willkommen, meine Herren2

 – дип, колачын җәйде хуҗа, мәртәбәле кунаклары алдында яхшатланып. – Рәхим итегез, түрдән узыгыз. Мактап

йөрисез. Табынга утырышкан гына идек.

Шәфинең сораганын да көтеп тормыйча, Гариф Солтан ишек төбенә йөгереп килеп җиткән иде. Ул Шәфинең сүзләрен алманчага тәрҗемә итә башлады.

Түрәләр, үз телләрендә нәрсәләрдер сөйләнә-сөйләнә, залга үтеп, Шәфи күрсәткән урыннарга кунакладылар.

– Ни хөрмәткә инде бу мәҗлес? – дип, сүзне үз телендә фон Менде башлады.

– Таныш булыгыз, хөрмәтле Герхард әфәнде, ниһаять, гәзитебездә эшләргә ике зур язучы таптык. Муса әфәнде Җәлил – татарның бөек шагыйре. Беренче татар операсының либретто авторы! – дип, әллә белмичә, әллә дәрәҗәсен күтәрер өчен, юри шыттырып, ул башта Муса белән таныштырды. Аннары Рәхимне тәкъдим итте: – Күренекле татар журналисты, шулай ук шагыйрь

Рәхим Саттар әфәнде.

– Sehr schön3  – дип, фон Менде кулларын чәбәкләп алды.

– Шәфи әфәнде арттырды бераз. Мин беренче опера авторы түгел. Беренче татар операсы «Сания» 1925 елда ук язылган. Аннары, гафу итегез, Шәфи әфәнде, минем гәзит эшләргә һич теләгем юк.

– Кистереп әйтмәгез әле, Муса әфәнде. Сөйләшербез. Бу бит соңгы сүз түгел. Мөхтәрәм әфәнделәр, тагын берничә көннән Муса әфәнденең туган көне. Шушы вакыйганы билгеләп үтәргә дип тә уйлаган идек.

– О-о! Gut, Gut4 ! За это можно выпить! – дип, фон Менде торып ук басты. – Ләкин мин беренче тостымны татар милләтенең чәчәк атуы, тиздән яуланачак

җиңүдән соң төзеләчәк мөстәкыйль Идел-Урал дәүләте өчен күтәрергә телим!

Фон Менде Гитлерның сугыштан соң СССР территориясендә бернинди дә милли дәүләт булмаячак, дигән тәгълиматын бик яхшы белсә дә, бу минутта икейөзлеләнде. Аның тостын легиончылардан калганнар барысы да аягүрә торып басып хупладылар.

– Ә сез мөстәкыйль татар дәүләте булуын теләмисезмени?! – диде Шәфи, урыныннан кузгалмаган Мусага карап.

– Әлбәттә, телибез, – диде Муса. – Ләкин җиңүгә бик ышанып бетәсе килми.

Булмас шикелле ул.

– Күңелегезне төшермәгез, Муса әфәнде. Әле төшенкелек өчен артык җитди сәбәпләр күренми.

Тагын тостлар әйтелде. Афзал Фәтхуллин тагын җырлап алды. Татар җырын немецлар дә яратып тыңлады. Бераздан табын артыннан торып, кайсы дивар тирәли куелган кәнәфиләргә чүмәште, кайсылары алгы яктагы бүлмәләргә таралышты. Фон Менде исә халык алдында гафу үтенеп, кайтып китте. Ул

киткәч, барысы да иркен сулыш алган кебек булдылар. Сөйләшү тулысынча татарчага күчте. Унгляубе дә каршы түгел иде бугай, үз янына Гариф Солтанны чакырып алды да бөтен сөйләшүләрне алманчага тәрҗемә иттерде. Унгляубе комитет хезмәткәрләрен болай да яхшы белә иде. Шуңа күрә бугай, ул күбрәк Муса белән Рәхим янында булды. Әхмәтвәли Мәңгәрнең дә Муса белән

якыннанрак танышасы килә иде. Табын артыннан таралышкач, ул да Мусалар әңгәмәсенә кушылды.

– Сугышка ничек эләктегез, Муса әфәнде, үз теләгегез белән киттегезме фронтка? – диде ул.

– Әлбәттә, – диде Муса.

Әхмәтвәли Мәңгәр аннан һич кенә дә мондый җавап көтми иде.

– Без татар язучылары барыбыз да үз теләгебез белән киттек. Язучылар берлегендә, «Совет әдәбияты» журналында һәм радиокомитетта эшләүче берничә язучыдан кала.

– Ничек инде алай? Һаман да шул вәхши большевиклар астында изелеп яшисегез киләмени?

– Аңлап бетермисез сез безнең тормышны, Әхмәтвәли әфәнде.

Революциядән соң чирек гасыр вакыт узды бит инде. Гражданнар сугышы тынганга да ике дистә ел. Дөньялар тынычланды. Тормыш көйләнә башлады.

Яңа тормыш төзи башладык.

– Сөйләмә инде, Муса дус, – дип куйды Рәхим, Җәлилнең сүзләре белән килешеп бетмичә.

– Милләтнең асыл уллары, ул инкыйлабны кабул итмичә, Төркиядә, Германиядә, Франциядә яшәп ята. Россия бит аларның да ватаны. Аларга ватанга кайтырга юл бикле. Ни өчен?! Милләтнең генә түгел, урысның да асыл ир-егетләрен

большевиклар зинданнарда яткыра. ГУЛАГта күпме

каләмдәшегез иза чигә. Галимҗан Ибраһимов, Тинчурин, Бурнаш, Туфан, Гомәр Гали, Гомәр Толымбай... Саный китсәң, исең китәрлек бит. Нинди гаепләре бар соң ул әдипләрнең? Галимҗан Ибраһимов – Татарстан Республикасын төзү өчен җан аткан кеше. Менә сез, Муса әфәнде, Язучылар берлеге рәисе дә булгансыз, һич кенә дә саклап калып булмый идемени соң ул Галимҗан

Ибраһимовны? – диде Галимҗан Идриси, Әхмәтвәли әфәнде белән Муса арасындагы сөйләшүгә кушылып.

– Ул инде мин рәис булганчы ук үлгән иде.

– Үтергәннәр иде, диген инде, – дип, Мусага каршы чыкты Рәхим.

– Аны бит эсэрлар партиясе әгъзасы булган өчен, буржуаз милләтчелектә гаепләп утыртканнар. Уфада оештырылган Милли мәҗлес эшендә актив катнашкан өчен. Яңалифкә күчүгә каршы булганы өчен. Сталин теләмәгән «Идел-Урал» штатын төзергә теләүчеләрнең берсе булганы өчен.

– Соң, менә безнең дә шул дәүләтне төзү өчен тырышып йөргән көнебез бит инде. Легионны да шуның өчен оештырдык. Әсирләрне легионга керергә үгетләп йөреп, үзегезгә үзегез каршы киләсез түгелме соң?

– Сезнең арада да бит бердәмлек юк, Әхмәтвәли әфәнде. Бая гына Шәмсия ханым әйтеп ташлады, татар башын татар ашый, дип. Шул инде бездә, татар башын татар ашый. Әхмәт Тимерне дә юкка чыгаргансыз әнә. Язучылар берлегендә эшләгәндә, минем өстән дә ниләр генә язмадылар. Мәскәүгә баргач, шулай, Фадеев алдыма бер кочак хат китереп салды. Укып кара әле, ди. Укысам, исләр китте. Союз тирәсендә, минем белән кулга-кул тотышып

эшләп йөргән бәндәләр нәрсәләр генә язмаганнар минем турыда, нинди генә гаепләр тагып бетермәгәннәр. Миннән соң рәис булып калган бер драматург кисәге хәтта мине «халык дошманы» дип атаган, хәерсез. Ярый әле Фадеев акыллы кеше. Ул доносларның берсен дә өскә җибәрмәгән, өстәл тартмасына гына салып барган.

– Татар арасында бердәмлек юк инде ул. Муса дөрес әйтә. Үзебезнең комитетта гына, әнә, Гаяз Исхакыйга мөнәсәбәт нинди, – дип, сүзгә Алиш кушылды.

– Нинди, нинди?! – дип чәчрәп чыкты шулвакыт Шәфи Алмас.

Алиш сүзне озынга җибәрмәскә булды, Исхакыйны ялгыш искә алуын аңлады һәм: «Бернинди дә түгел», – дип, сүзен түгәрәкләде.

Алиш редакциядә эшли башлаганда, аның бүлмәсендә диварда Гаяз Исхакый портреты эленеп тора иде. Комитет әгъзалары арасында кайсыдыр

«Идел-Урал»га президент итеп Гаяз Исхакыйны куярга кирәк», дигән сүз ычкындырган. Бу сүз биш тапкыр күпереп, Шәфи Алмас колагына барып ирешкән. Ул, дулап китеп, портретны ертып ташлаган. Хәтта комитетның исемен дә алмаштырырга кирәк, дип йөри башлаган. Алиш шул хакта искә төшермәкче иде. Аннан соң тыелып калуны хуп күрде. Ярар инде, бүген көне

ул түгел, дип уйлады.

– Ә шулай да, нишләргә соң инде безгә? – дип көрсенеп куйды Әхмәтвәли Мәңгәр.

– Ничек инде «нишләргә»?! Эш бара бит, әфәнделәр! Муса белән Рәхим әфәнделәрне дә җитди кешеләр дип беләм. Бергә-бергә батальоннарны әзерләсәк, алман армиясенә олы ярдәмебез булыр, шәт иншалла! – диде Шәфи.

– Әйдәгез әле, төшенкелеккә бирелеп утырмыйк. Табын артына рәхим итегез.

Мәҗлесне дәвам иттерик.

Барысы да яңадан үз урыннарына кереп утырдылар. Унгляубе китеп барды.

Бу юлы мәҗлескә җитәкчелек итүче булмады. Бер тирәдә утырганнар төркемтөркем булып үзара гәпләшүгә күчтеләр. Әхмәтвәли Мәңгәр кабат Муса белән сөйләшүен дәвам итте.

– Сезне зур шагыйрь диде Шәфи әфәнде, Муса туганкай. Берәр шигырегезне укып, кәефләрне күтәреп җибәрмәссез микән? Монда шигырь язарга мөмкинлек тә юктыр инде.

– Нишләп булмасын. Әле менә Вустрауга килер алдыннан гына биш көн камерада тоттылар. Комачаулаучы булмады. Берничә шигырь язарга өлгердем.

– Сезне алайса камерада гына тотарга икән. Ник болай

паспортлар биреп, ирекле тормышка чыгарганнар, – дип, үзенчә шаярткан булды Гариф Солтан.

– Көлмә кешедән, борының өшегән! – диде Шәфи Алмас. – Сезне ул монда бераз камерага ябып тотарга иде. Дөнья бутап йөрисез.

Шәфи комитетка Әхмәт Тимер урнаштырып калдырган Гарифны бик өнәп бетерми. Шымчылары аша ишетеп, Гаяз Исхакыйны президент итәргә кирәк дигән сүз дә Гариф авызыннан чыккан булырга тиеш, дип шикләнеп йөри иде.

– Бүгеннән үз өемдә яшәрсез, Муса әфәнде, – диде ул. – Шигырь язарга да мөмкинлегегез күп булыр. Бөтен уңайлыкларны да тудырырбыз. Беренче көннәрдә Галим бүлмәсендә яшәп торырсыз. Аннары, пансионатта ял итеп кайткач, үзегезгә аерым бүлмә әзерләп куярбыз.

Галим дигәне редакция хезмәткәре Бахтиков иде. Шәфи аның исемен атауга, ул, торып басып, Мусага: «Мин булам ул», – диде.

– Ә Рәхим әфәндене беренче төнгә Алиш әфәнде сыендырыр, бәлки... Сез ризамы, Алиш әфәнде?

Алиш ризалыгын белдереп баш какты.

– Беренче төндә йокламыйча сөйләшеп чыгарга да риза без, – диде Рәхим. – Алиш та шулай уйлыйдыр, дип беләм.

– Сездән шигырь, Муса әфәнде. Сорыйбыз, – диде Әхмәтвәли Мәңгәрнең җәмәгате Гайшә ханым.

– Шигырь икән, шигырь. Укыйбыз аны, – диде дә, Муса куен кесәсеннән кулъязма кенәгәсен чыгарып, битләрен актара

башлады. – Менә, әле кичә генә язган өр-яңа бер шигырь. «Хәдичә».

Күрше кызы Хәдичә,

Шулай гадәттәгечә,

Озак йөреп бакчада,

Кичегеп кайтты кичә.

Каравылчы карт аның

Ишетмәгән кайтканын.

Шуңа күрә ачмаган

Хәдичәгә капканы.

Барысы да Мусаның шигырь укыганын тын да алмыйча

тыңладылар. Укып бетерүгә, Әхмәтвәли, кул чабып:

– Афәрин! – диде. – Менә бит нинди кеше! Дөньяда сугыш бара. Ә ул шаян шигырь яза. Афәрин, Муса! Каян килә ул башыңа шундый шаян шигырьләр?!

Кирәк бит, ә! «Кызлар, төнлә йөрмәгез, Коймадан сикермәгез! Тагын әллә ни ертып: «Мода», дия күрмәгез». Талант!

Муса тагын берничә шигырь укыды. Ахырдан «Тик булса иде ирек» дигән шигырь битен ачты да, укыргамы, юкмы икән, дип уйланып калды.

– Укыгыз инде, Муса әфәнде. Тагын берне укыгыз инде, – диде аның икеләнеп калганын күреп Шәмсия ханым.

– Ярар, укыйм булмаса. Монысы мәҗлестә укый торган түгел дә... Бик кыстагач, укыйм инде. «Тик булса иде ирек».

Бу шигырьне дә бер тавыш-тынсыз тыңладылар.

Юк, барыннан да элек,

Тик булса иде ирек;

Кылычым булса кынымда,

Карабиным кулымда,

Сине саклап, туган җирем,

Мин ирләрчә үләр идем

Данлы сугыш кырында.

Муса укып бетерде дә «Йә, ничек?» дип сорап куйды.

– Монысы да әйбәт, – диде Әхмәтвәли Мәңгәр. – Ләкин сездән мондый шигырь көтмәгән идем. Чынлап та шулай уйлыйсызмыни, Муса әфәнде?

– Ә сез, Әхмәтвәли әфәнде, Гитлерны шулкадәр изге кеше дип

саныйсызмыни? Мин тоткынлыкта булган Демблин лагеренда узган ел 17 мең әсирнең 15 меңе ачлыктан интегеп, суыкта өшеп-туңып үлгән. Сез бу хакта яхшы беләсез. Башка лагерьларда да шул ук хәл. Ә сугыш әле дәвам итә.

Кайчан туктаячагы да билгесез. Күпме кеше кырыла. Бер гаепсез халык харап була. Безнең илдә бит Молотов белән Риббентроп килешүеннән соң, сугыш булмаячак, дип, ышанып яши башлаганнар иде. Халык немецларга хөрмәт белән карый, мәктәпләрдә нимес телен өйрәтәләр. Большевиклар һәм яһүдләр

ошамый, дип, бөтен халыкны кырып бетерсеннәрмени инде? Ул Гитлерның үзен дә яһүд икән, дип сөйлиләр. Әйе, без легионга язылган илдәшләрне сугышка барырга өндәп йөрибез. Ләкин алар арасында да төрле кеше бар. Иманлылары бар. Иманы нык кешене бернинди үгет-нәсихәт тә сындыра алмый. Легионга

да лагерьларда ачлыктан интегеп үләсе килмичә язылган аларның күбесе. Шуны аңлыйсызмы, Әхмәтвәли әфәнде? Совет иле – аларның ватаны. Ватан ул әле дәүләт башында утырган хакимнәр генә дигән сүз түгел. Хакимияттә бүген большевиклар, иртәгә капиталистлар булырга мөмкин. Гитлер җиңсә,

национал-социалистлар киләчәк. Аларга ышаныч бармы? Егерме еллар элек кенә революция шаукымы белән яшәгән немец коммунистлары интекмимени ул Дахау кебек лагерьларда? Бер урыслар, татарлар гына түгел, алманнар, чехлар, венгрлар, шул ук испаннар, итальяннар, французлар интегә безнең белән немец тоткынлыгында.

– У-у, озынга китте бу чыгышыгыз, Муса әфәнде, – дип, аның сүзен бүлдерде Шәфи Алмас.

Муса үзе дә туктарга җыена иде инде.

– Мин бернинди дә үгет-нәсихәт укымыйм, әфәнделәр. Бары тик әсирләрнең күңелендә йөргән нәрсәләрне генә сөйлим. Аек акыл белән карарга кирәк тормышка. Шул хакта искә төшермәкче булам.

– Сез хаклы, Муса әфәнде. Ләкин инде артка юл юк, – диде Әхмәтвәли Мәңгәр.

– Мин дә легионерлар сугышка бармасын, димим. Ләкин безнең үгетләп йөрүдән генә аларның күңелендәге уй-фикерләре үзгәрмәскә дә мөмкин. Шул турыда әйтергә телим.

– Ә шигырегез куркыныч, Муса әфәнде, – диде Шәфи Алмас.

– Сез сорадыгыз, мин укыдым. Күңелемдәгесен яздым. Хәзер инде анда язылганнар барысы да хыял гына. Чынга ашмас хыял. Берни эшләр хәл дә юк.

– Ә сез ни уйлыйсыз, мөхтәрәм Искәндәр әфәнде? – диде Әхмәтвәли

Мәңгәр, үз янында Унгляубе урынына кереп кунаклаган Яушевка карап. – Нишләптер, килгәннән бирле дәшми-тынмый утырасыз.

– Кәеф юк бүген, Әхмәтвәли туганкай. Бер килмәскә дә уйлаган идем.

Заводта поляк эшчеләре корткычлык эшләгәннәр.

– Нинди корткычлык инде ул тагын? Җитдиме?

– Кемнәрдер эшчеләр арасында листовка тараткан. Совинформбюро хәбәрләре. Сталинградта алман армиясенең тулысынча тар-мар ителүе турында. Шәфи әфәнде җибәргән күзәтчеләрнең дә бер файдасы юк.

– Нишләп булмасын, Искәндәр әфәнде, ялгыш сүз сөйләмәгез. Иң турылыклы егетләремне генә туплап җибәрдем. Сезгә ышанган кебек ышанган егетләремне.

– Белмим инде. Ул полякларга да бер дә ышаныч юк.

Шунда Муса торып басты да:

– Бүген нык ардырды. Рөхсәт итсәгез, бераз ял итәр идек. Шәфи әфәнде, мөмкин булса, Бахтиков миңа үзенең бүлмәсен күрсәтсен иде, – диде.

– Әлбәттә, әлбәттә, – диде Шәфи. – Барыгыз, бар, ял итегез.

Муса белән Галим Бахтиков артыннан Алиш белән Рәхим Саттар һәм арадашчылык хезмәткәрләреннән кала башка егетләр дә кузгалды.

– Ә сез ашыкмагыз әле, Әхмәтвәли кордаш, Галимҗан хәзрәт, Искәндәр әфәнде, утырыйк бераз. Һаман-һаман очрашып тормыйбыз. Егетләр, сез дә ашыкмагыз. Афзал, син җырлап җибәр, булмаса, – дип, Шәфи Алмас кунакларын табын артында калырга кыстады.

 

"КУ" 02, 2019

 

Фото: tatfrontu.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев