Логотип Казан Утлары
Роман

Ватан (Икенче бүлек /12)

Ә кичке якта Едлинодан репетиция үткәрергә дип киткән җиреннән кайтып кергән Мусаны фатирында граждански киемдәге таныш түгел ике ир көтеп тора иде.

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

12

Ул төнне Гали Корбановның күзенә йокы кермәде. Ә аннан ерак түгел генә койкада, йоклый алмыйча, Мәхмүт Җамалетдинов аунады. Төннең билгеле бер сәгатендә йокы дигән нәрсә, кеше никадәр генә уяу булырга тырышса да, үзенекен итә, күзләрен барыбер йомдыра һәм адәм баласы илле минутка бернинди тавышка да исе китми торган тирән йокыга тала. Гали дә шундый билгесезлек томанына чумып, күпмедер вакыттан соң өстенә ябырылып килгән ниндидер хәшәрәттән коты алынып, сискәнеп уянып китте. Ул уянуга сикереп торып утырды һәм Мәхмүт койкасының буш икәнен күрде. Галинең йөрәге жу итеп китте. «Сатарга киткән», дип уйлады ул. Әле генә изелеп йоклап харап булган Галине инде бүтән йокы алмады. Ул төн буе әле бер, әле икенче якка боргаланып, әле авыр сулап, әле тын да ала алмыйча интегеп ятты. Берәр сәгатьтән ишектә Мәхмүт күренде. Күзе шундук Галинең ятагына төште. Аның уяу икәнен күреп, ул эче борчыган кеше кебек, корсагына ябышты. Аһ-уһ килгән булып, койкасына барып ятты. Аның күзенә дә таң атканчы йокы кермәде. Гали Мәхмүтнең, чынлап та, үзләрен сатканлыгын аңлады. Ләкин кемгә дә хәбәр итәргә инде соң иде. Иртән, торырга дигән команда булуга, аларны, сафка тезеп, ашханәгә алып киттеләр. Гали, башка көннәрдәгедән үзгә буларак, барак ишек төпләрендә һәм ашханә янында овчаркалар җитәкләгән немец солдатлары басып торуын күрде. Аларны ашханәдә легионның контрразведка начальнигы капитан Линкес белән батальон командиры Гаумиц каршы алды. Алар легионерларга утырырга рөхсәт бирмәделәр. Гаумиц, көндәгечә, аларны Guten мorgen5 дигән сүзләр белән каршы алмыйча, «Легионда татар һәм немецларның дошманнары барлыгы билгеле булды», – дип башлады.

– Үзегезгә күрсәтелгән зур ышанычны акламыйча, бөек фюрерга каршы җимерү эше алып барасыз! – дип кычкырды ул, төкерекләрен чәчә-чәчә.

Ул арада ишектән ниндидер кәгазь тоткан батальон контрразведчигы Геле килеп керде дә кәгазен, йөгереп барып, Гаумицка тоттырды. Анысы кәгазьдәге язуга күз йөртеп чыкты да: – Гайнан Курмашёф! Рушад Хисамутдиноф! – дип, исемлек укый башлады.

– Vortreten6 !

Гайнан белән Рушат алга чыгып бастылар.

– Wegführen!7 – дип команда бирде Гаумиц.

Ишек төбендә басып торган солдатларның икесе килеп, Гайнан белән Рушатны ашханәдән алып чыгып китте. Батальон командиры исемлекне укуын дәвам итте:

– Зиннат Хасаноф! Аптулла Батталоф! Али Курбаноф! Шариф Амироф!..

Унбишләп кешенең исем фамилиясе укылганнан соң, аларны да бер адым алга чыгардылар, һәм дүрт-биш солдат килеп, ишеккә таба куалады.

Легионерлар: «Тагын кемнәрнең исемнәрен атарлар икән? – дигән курку катыш кызыксыну белән тын да алмыйча торганда, Гаумиц: «Махмут Ямалутдиноф!» – дип кычкырды. Солдатлар Җамалетдиновны алып чыгып киткәч, легионның контрразведка башлыгы Линкес, сүз алып, Гаумиц сүзләрен кабатлады. Шуннан соң легионерларга иртәнге ашка утырырга рөхсәт иттеләр.

Кулга алынучыларны, лагерь фургонына утыртып, Варшава төрмәсенә алып киттеләр. Лагерь территориясен чыгып, беркадәр баргач, автомашинаны туктатып, Мәхмүт Җамалетдиновны төшереп калдырдылар.

Алдагы көнне Батталлар комитеттан китүгә, Кунафин, Шәфи Алмас янына кереп, Мәхмүттән ишеткәннәрен түкми-чәчми аңа сөйләп бирде. Шәфинең бу яңалыктан тәне калтырый башлады. Кан басымы күтәрелде. Ул, калтыранакалтырана телефон трубкасын алып, Угляубега шалтыратты, аның белән һич кичекмәстән очрашырга кирәклеген әйтте.

Ә ике сәгатьтән «Винета» радиостанциясенең татар тапшырулары редакциясенә биш кеше килеп керде. Алар бүлмәдәге хезмәткәрләрнең бишесен дә бастырып бер рәткә тезделәр һәм өстәлләрне, тумбочкаларны, шкафларны актарырга, кәгазьләрне берәм-берәм тикшереп, китапларны ачкалап, нәрсәдер эзләргә тотындылар.

– Сез кулга алынасыз, – диде тикшерүчеләрнең берсе. Ахры, төркемнең җитәкчесе булгандыр. – Шәхси әйберләрегездән кала бернәрсә дә алмагыз.

Әхмәт Симаев, Афзал Фәтхуллин, Фәйзелхак Мингалин, Кәбир Газиев һәм Шәмсия Идрисине бүлмәдән алып чыгып киттеләр, Александрплац төрмәсенә илтеп, аерым камераларга ябып куйдылар.

Шул сәгатьтә үк «Идел-Урал» редакциясендә дә тентү үткәреп, Алиш белән типографиядә хәреф җыючы булып эшләүче Гариф Шабаевны кулга алдылар. Ә кичке якта Едлинодан репетиция үткәрергә дип киткән җиреннән кайтып кергән Мусаны фатирында граждански киемдәге таныш түгел ике ир көтеп тора иде.

5 Хәерле иртә (нем.)

6 Бер адым алга! (нем.)

7 Алып китәргә! (нем.)

Икенче бүлек тәмам.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 02, 2019

Фото: pixabay

 

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев