Логотип Казан Утлары
Роман

Ватан (Икенче бүлек /11)

Муса егетләргә поляк партизаннары белән элемтә урнаштырылуын, коралларның Яушев заводыннан алыначагын әйткән; баш күтәргәндә, кем нинди эш башкарырга тиешлеген тәгаенләгәннәр.

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

11

Беренче татар батальонының Белоруссиядә партизаннар ягына чыгуыннан соң, фашистларның милли легионнарны Кызыл Армиягә каршы турыдан-туры сугышка кертү турындагы планнары җимерелде. Алар, бәласеннән башаяк дигән шикелле, төрки батальоннарны да, грузин, әрмән кебек халыкларның әсирләрен дә көнбатыш фронтка – Франция, Голландия, Югославия, Албания, Бельгия, Чехославакия кебек Европа илләренең партизаннарына каршы сугышырга җибәрергә тотындылар. Чөнки Европаның фашистлар басып алган бөтен илендә дә аларга каршы халык патриотлары партизан сугышлары алып бара иде. Ләкин легионерлар арасында яшерен оешмалар уздырган агитация үз эшен эшләде, аларның әледән-әле партизаннар ягына чыгулары хакында хәбәрләр килә башлады.

Совет гаскәрләренең зур җиңүләре белән рухланып, Европа илләрендә дә фашистларга каршы көрәш көчәйде.

Сугышны яшен тизлегендә үткәреп, җиңү яулау турындагы планнары барып чыкмаган нацистлар Сталинград фронтындагы җиңелүләреннән соң 1943 елның җәендә яңа операция оештырырга план кордылар. Германиядә армияне көчәйтү һәм яңа көчләр белән тулыландыру өчен, тоталь мобилизация үткәрелде. Ундүрт яшьлек үсмерләрдән алып кулына корал тота алган барлык карт-корыга хәтле, барысы ике миллионга якын кеше рейх армиясенә солдатка алынды.

Фашистлар җәй айларында Совет гаскәрләренә каршы яңа операциягә әзерләнгәндә, аларның тылында, Германиянең үзендә һәм төп хәрби лагерьлары тупланган Польшада легионерлар баш күтәрергә әзерлек башлады. Муса, лидерлары Мостафа Шокай үлгәннән соң, Төркестан легионында әйдаманлыкны үз кулына алган үзбәк эмигранты Вәли Каюм-хан белән очрашырга кирәк дигән фикергә килде. Әмма Мусага Төркестан комитеты лидеры белән очрашу насыйп булмады.

Розенберг министрлыгының беренче татар батальонындагы уңышсызлыгыннан соң, легионнар Өченче рейхның баш яшерен полиция башлыгы Генрих Мюллер службасының нык күзәтүе астына алынды. Вустрау лагере ябылды. Әсирләрне легионнарга җибәрү туктатылды.

Әле март башларында ук Мюллер үзенең резиденциясендә Тышкы эшләр, Көнчыгыш биләмәләр министрлыклары вәкилләрен, Төркестан, Идел-Урал, Кавказ комитетлары җитәкчеләрен җыеп, зур киңәшмә үткәрде. Мюллер киңәшмәдә катнашучыларның тетмәләрен шәп тетте. Иң каты эләккәне Шәфи Алмаска булды. Башкаларның да башларыннан сыйпамады. Ләкин Шәфи Алмас киңәшмәдән, «бу мәхшәрдән котылсам, ике көн дә тормас идем, китәр идем бу «Идел-Урал»дан, дигән уйлар белән кайтты. Яушев заводларындагы янгыннардан да ныграк тәэсир итте Шәфигә Мюллерның бу киңәшмәсе.

– Шәфи әфәнде! Беләсезме, минем ярдәмчем Райнер Ольцша сезгә нинди характеристика бирә?

– Һич белмим, Мюллер әфәнде.

– Белергә иде. Ул сезне үз вазифагызга туры килми торган президент дип бәяли. Мюллер, сүзләрен раслатыр өчен, киңәшмәдә катнашучы Ольцшаның үзенә мөрәҗәгать итте:

– Раслыйсызмы үз сүзегезне, Ольцша әфәнде?

– Раслыйм гына түгел, Шәфи әфәндене азат итәргә кирәк бу эшеннән дигән фикердә торам.

– Ишеттегезме, Шәфи әфәнде?!

– Ишеттем.

– Бик начар пропаганда алып барасыз легионерлар арасында. Пропаганда түгел, антипропаганда алып барасыз! Мюллер өстәлендә яткан папкасыннан бер бит кәгазь чыгарып, һавада селкеде:

– Менә нинди пропаганда алып барасыз! Укып күрсәт әле, Биддер әфәнде, нәрсә язалар бу листовкада подпольщиклар?! – диде дә, кәгазьне тәрҗемәчесенә биреп, урыс телендә язылган листовканы укып чыгарга кушты. Легионерларга мөрәҗәгать итеп язылган листовкада: «Фашист пропагандасына бирелмәгез, мылтыкларыгызны дошманнарга каршы юнәлтегез, тиздән булачак «икс» көненә әзер торыгыз!» дигән чакыру сүзләре бар иде.

– Иң кызыклысы һәм фаҗигалесе: листовка рейхсминистр Геббельс резиденциясендәге машинкада басылган! Никадәрле кыю һәм әдәпсез адым! Каһкаһә! Нинди «икс» көне ул?! Бунтмы?! Мюллер беркавым сүзсез торды, листовканы яңадан папкасына яшерде һәм, кесәсеннән кулъяулык алып, маңгаена бәреп чыккан тир тамчыларын сөртте, галстугын бушатып, күлмәк изүләрен чиште.

– Эшне һич кичекмәстән төзәтергә кирәк, Шәфи әфәнде! Аңлыйсызмы?! Башкалар да – мыекларыгызга чорнап куегыз! Бүгеннән легионерлар арасына яшерен агентлар кертеләчәк. Һәр кеше аерым күзәтү астына алыначак! – Мюллер папкасыннан тагын бер кәгазь тартып чыгарды. – Ә менә бу листовканы поляклар язган дип бара тикшерүчеләр. 826 нчы батальонның дүртенче ротасы старшинасы Сөләйманов яткан матрас астыннан табылган листовканы ничек итеп поляклар язган дип әйтергә мөмкин?! Тикшерү эшләре дә канәгатьләнерлек алып барылмый.

Рейхсминистр үз кул астындагыларга да җитди кисәтүләр ясады. Кыска срокларда Сөләймановтан табылган листовканың очына чыгарга боерды.

Киңәшмәдән соң Сөләйманов матрасы астында табылган листовка буенча эш тагын да куркыныч төс алды. Аны кулга алдылар, карцерга ябып куйдылар һәм сорау алуларны көчәйттеләр. Сөләйманов беркемнең исемен атамаса да, сораша торгач, тикшерүче гауптман Геле листовка табылыр алдыннан ике атна элек кенә батальон легионерлары янына Демблиннан музыкаль капелла килеп концерт куеп киткәнлеген ачыклады. Капелланың җитәкчесе Гайнан Кормашевка шик төште. Геле кичекмәстән капелла составына шымчы кертергә, дигән карарга килде. Кешесе дә табылды. Едлинода Шәфи Алмас комитетта пропагандист булып эшләргә дип сайлап алган Мәхмүт Җамалетдинов атлы бер егет бар иде. Чыгышы белән Үзбәкстаннан. Егерме ике яшьләрдә. Мәхмүт үзенең комсомолда булганын да яшерми. Легионга язылырга үгетләп йөргәндә, әсирләр алдында немецларны эттән алып, эткә салып сүгәргә дә куркып тормый. Тегеләргә дә, боларга да ярарга тырыша. Легионерлар арасында үзе дә гади легионер булып йөргән батальонның контрразведка башлыгы Геле Мәхмүт белән әңгәмәләрендә аның шактый ук аумакай, үзенә файдалы вакытта, күп уйлап тормыйча, теләсә кемне сата ала торган кеше икәненә төшенде һәм музвзвод составына аны кертергә кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Батальонда пропагандистларны легионерлар арасында Мичурин дигән фамилиясе белән генә атап йөртелә торган унтер-офицер сайлап ала иде. Гайнан пропагандистлар арасында Мичурин барлыкка килгәч, аны төрлечә сынап, яшерен заданиеләр биреп, ышанычлы егет икәнен ачыклады. Яшерен төркемнең шактый гына җаваплы эшләрен аңа тапшыра торган булды. Ләкин капеллада Җәлил изге ант бирдереп оешмага алган кешеләр Гайнан белән Баттал һәм Рушат кына иде. Мичуринга андый төркем барлыгын белгертмәделәр. Мәхмүт Җамалетдиновны батальонга пропагандист итеп, урнашкан тәртип буенча, Мичурин билгеләмәде, киресенчә, ул билгеләгәнне, гадәттә, раслау белән генә шөгыльләнә торган батальон командиры, капитан Гаумиц белән контрразведка начальнигы Геле тәкъдим иттеләр. Өстәгеләр кушкач, Мичурин алар кандидатурасын кабул итмичә булдыра алмады. Шулай итеп, батальон пропагандистлары арасына Мәхмүт Җамалетдинов дигән егет өстәлде.

Кичен Мичурин бу хакта Гайнанга сөйләде. Гайнан аңа сак булырга, яңа пропагандист белән бик ачылып китмәскә дип киңәш бирде.

Мичурин – татар егете иде. Чын исем-фамилиясе – Гали Корбанов. Ул белгечлеге буенча юрист, сугышка кадәр 97 нче җәяүле дивизиянең прокуроры булган. Сугышны беренче көненнән үк – фронтта каршылый. Чолганышта калып, үзен-үзе атып үтерергә талпынып карый, ләкин винтовкасының штыгы комачаулап, пуля аның ияген генә җимереп читкә оча. Нәтиҗәдә, әсирлеккә төшкәч, аңа озак кына лазаретта дәваланырга туры килә.

Капелла батальонда дүртенче ротаның эшче взводы дип саналды. Аны, гадәттә, музвзвод, дип йөрттеләр. Матрасы астыннан листовка чыккан Сөләйманов та шушы взвод легионеры булып хезмәт иткән иде. Капелла көн саен диярлек кичләрен репетицияләр үткәрә. Мәхмүт Җамалетдинов беренче көнендә үк репетиция барган блокка килеп, артистларның җырлаганын, коралларда уйнаганын карап утырды.

– Мин дә, мәктәптә укыганда, шигырьләр сөйли идем, – диде ул Гайнанга.

– Берәр концертта мине дә катнаштырсагыз иде.

– Бездә бит барысы да профессионал артистлар. Бу үзешчәннәр бригадасы түгел. Ә хәзер, барыгыз, үз барагыгызга кайтып ял итегез. Иртәгә лагерьда концерт булачак. Шунда күрерсез егетләрнең нәрсәгә сәләтле икәнен, – дип, Гайнан Мәхмүтне репетиция барган җирдән чыгарып җибәрергә ашыкты. Аның егетләр белән кайбер мәсьәләләр буенча сөйләшеп аласы бар иде.

Мәхмүт карышып тормады. Барактан чыгып китте. Артистлар, репетиция ясаган кыяфәт чыгарып, кайсы җырлагандай итенде, кайсылары торбаларда баракны яңгыратты. Ә Гайнан берничә егет белән генә алда торган эшләр турында әңгәмә үткәрде.

Җамалетдиновның музвзвод тирәсендә йөри башлавына ике ай чамасы вакыт узды. Барысы да аңа ияләштеләр. Ул артык чәчрәп чыкмый, сораган, кушкан эшләрне карусыз гына, җиренә җиткереп үтәргә тырыша иде.

Август башларында Едлинога Муса Җәлил килде. Тагын биш көннән дүртенче батальон легионерлары өчен концерт планлаштырылган. Батальон ышанычны акламаган, һәм Бельгиягә җибәрелгән өченче батальон урынына беренче сентябрьдә Көнбатыш Украинага озатылырга тиеш иде. Җәлил аңа кадәр Әрмән легионы һәм поляк партизаннары белән берлектә Татар легионының восстаниесен үткәрү турында яшерен оешмалар үзәгенең карарын әйтергә дип килгән иде. Ул «Шүрәле» дигән комедия язган һәм, Шәфи Алмасның ризалыгын алып, шушы дүрт көндә комедиянең репетициясен үткәрергә җыенуын әйтте.

– Безгә дүрт-биш көн бирелә. Репетиция ширмасы астында баш күтәрүгә бик җентекләп әзерләнергә кирәк, – диде Муса Гайнанга, артистлар җыйналыр алдыннан. – Берәрсен иртәгә Берлинга җибәрергә. Симаев белән Алиш анда листовкалар әзерләп куярга тиеш. Шуларны алып кайтырга кирәк.

– Миңа батальон командиры иртәгә үк берәрсен фашистик агитация китаплары алып кайтырга Берлинга җибәрергә кушты.

– Кемне җибәрергә уйлыйсың соң?

– Батталны дип тора идем.

– Алайса, Баттал Алиш белән очрашсын, аннан листовкаларны алсын. «Идел-Урал» гәзитенең соңгы санын да алып кайтса, әйбәт булыр.

Икенче көнне Баттал юлга кузгалырга торганда, аны батальон командиры Гаумиц чакыртып алды.

– Үзеңә генә авырга туры килер. Китапларны да күтәрешеп кайтыр, иптәш тә булыр, унтер-офицер Мәхмүт Җамалетдинов белән бергә барып кайтыгыз, – диде ул. Гел комитетчылар арасында, артистлар янында елышып йөргән кеше булгач, Баттал Мәхмүтне ияртергә каршы килмәде.

Поездда алар юл буе сөйләшеп бардылар. Мәхмүт үзенең сугышка кадәр кем булуын, кайларда эшләвен сөйләде. Үзбәкстаннан икән. Үзенең комсомолец икәнлеген дә әйткәч, Баттал беркатлылыгы, кешеләргә ышанучанлыгы белән,аннан шикләнми башлады. Дөрес, яшерен оешма булуы, листовкалар чыгарып таратулары хакында сүз чыкмады.

Берлинда Мәхмүт, Батталдан бер адым да калмыйча, гел аның белән йөрде.

– Мин Берлинда әле беренче тапкыр. Адаша-нитә калсам, нишләрмен. Немец телен дә белмим, – диде ул.

Абдулла беренче көнне аны үзе белгән кадәр Берлин белән таныштырып йөрде. Зоопаркка да алып барды, Александрплац мәйданындагы һәйкәлләрне дә күрсәтте. Паркларга да алып керде. Икенче көнне алар «Идел-Урал» редакциясендә булдылар. Баттал, бер кеше белән сөйләшәсем бар, дип, Мәхмүтне Шәфи Алмасның кабул итү бүлмәсендә Сабит Кунафин янында калдырып, Алиш бүлмәсенә кереп китте.

– Кем белән йөрисең анда? – дип сорады Батталны таныш түгел кеше белән күргән Алиш.

– Комитет пропагандисты, – диде Абдулла.

– Шикләнмә, ул берни дә белми. Миңа иптәш итеп кенә җибәрделәр.

– Кара аны, соңгы араларда бик нык тикшерәләр. Шымчыларның берсе булуы бар.

– Ул лагерьда март башыннан бирле инде. Андый-мондый шикле эшләре сизелгәне юк. Аралашучан егет. Комсомолец. Ә Җамалетдинов Кунафин белән күптәнге танышлар, аның шымчы икәнен бик яхшы белә иде.

– Сезнең монда бик куркыныч кешеләр эшли икән. Сак булыгыз. Берсе белән менә ике көн инде Берлин буйлап аның дусларын күреп йөрибез, – диде ул Кунафинга.

Алар Берлиннан өченче көнне кич кенә кайттылар. Өч көн буе аралашып, сөйләшеп йөри торгач, Баттал Мәхмүткә үз кеше кебек карый башлады. Ул хәтта бер төргәк листовканы аңа күтәртеп йөртте. Мәхмүт төргәктә ни барын белми иде. Ул Абдулладан:

– Нәрсә бу? – дип сорады. – Листовкалар, – диде Баттал. – Листовка дигән сүзне ишетеп, Мәхмүтнең коты алынды. Куллары калтырана башлады.

– Курыкма, беркем дә белмәс.

– Тикшерсәләр? Гел шуны гына эзләнеп йөриләр бит.

– Тикшерә башласалар, җиргә ташларсың. Мин белмим, минеке түгел, диярсең. Без гел шулай итәбез, – диде Баттал.

Алар төргәкләрен музвзвод шөгыльләнгән баракка, Гайнанга кертеп бирделәр. Гайнан Абдулла белән бергә Берлинга Мәхмүтнең дә барганын белми иде. Аларны икесен бергә күргәч аптырап калды. Беркавым нәрсә әйтергә дә белмичә торгач, Мәхмүтнең төргәгеннән җитмеш листовка санап алды һәм аның кулына тоттырды.

– Син хәзер безнең белән. Боларны концерт буласы көнгә кадәр үзеңдә сакла, – диде.

– Кая куйыйм мин аларны?

– Мендәр йә матрас астына яшер. Кешегә сөйләмә. Беркем дә белмәс, – диде Гайнан. – Ә хәзер, барыгыз, баракларыгызга. Мәхмүт үз барагына кереп калды. Абдулла үз барагына китте. Юлда аңа Мичурин очрады.

– Җамалетдинов сизмәдеме нишләп йөргәнеңне? – дип сорады ул аннан.

– Без аңа бер төргәк листовка бирдек сакларга.

– Син нәрсә?! Сатса?!

– Өч көн бергә йөреп, бер дә кырын сүз ычкындырмады. Ышанычлы кеше булырга тиеш, – диде Баттал.

– Сатмас, листовкалар анда да булгач, безнең белән бер төркемдә саналачак бит.

– Ярар, сатса, ул да безнең белән бергә эш алып барды, дип торырбыз.

Шулай да артыннан күзәтергә кирәк. Гали Корбанов Мәхмүт белән бер барактан иде. Ул, Гайнан янына кереп, үзенең шиген әйтте. Гайнан, төргәкләрне чишеп, листовкаларны бүлгәләү белән мәшгуль иде.

– Боларны бер урында саклау куркыныч, үзебезнең егетләргә өләшеп чыгыйк әле, – диде Гайнан.

– Син Мәхмүтне күзәтерсең. Боларын Рушатка, Зиннәткә, Әмировка бирергә кирәк. Матрас асларына яшерсеннәр.

Муса тугызы көнне яшерен оешма егетләрен җыеп киңәшмә үткәргән дә, баш күтәрү ундүртенче августка билгеләнүен әйтеп, шул ук көнне Берлинга кайтып киткән иде. Киңәшмәдә Гайнан, Сәйфелмөлеков һәм Хисаметдинов катнашкан. Гарәф каравылда торган. Муса егетләргә поляк партизаннары белән элемтә урнаштырылуын, коралларның Яушев заводыннан алыначагын әйткән; баш күтәргәндә, кем нинди эш башкарырга тиешлеген тәгаенләгәннәр.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 02, 2019

Фото: pixabay

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев