Логотип Казан Утлары
Роман

Ватан (Икенче бүлек / 1)

– Качарга һәрвакыт җай чыгарга мөмкин. Ләкин көрәшергә кирәк, Рәхим дускай.

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Икенче бүлек

1

Вустрауга әсирләрне китерә тордылар, милләтенә карап төрле легионнарга, батальоннарга бүлгәли тордылар. Кыска сроклы укулардан соң лагерьларга озата бардылар. «Идел-Урал» легионы батальоннары барысы да Едлино лагеренда оештырылган булып чыкты. Анда татарларны, башкортларны һәм чувашларны чүпләп җибәрделәр. Легионерларның бер өлешен Познань шәһәренә озаттылар. Татар эмигранты Искәндәр Яушев Шәфи Алмастан үзенең Германия армиясенең хәрби заказларын үти торган фабрикасында эшләүче поляклар өстеннән күзәтче булып торырга татар егетләрен җибәрүне сораган иде. Познаньга киткән утызлап легионер арасында, асылда, Гайнанның Демблин лагеренда оештырган яшерен оешмасындагы капут-команда егетләре булды. Аларга өстәп, Муса, авылдашы Назыйф Һадиев белән дусты Салих Ганиевне дә Яушев фабрикасына җибәртте. Егетләргә гаять җитди һәм җаваплы бурыч йөкләнде: фабрикада корткычлык эше алып бару. Муса аларга тагын бер мөһим эш йөкләде: поляк эшчеләре аркылы партизаннар белән элемтә урнаштыру. Монысы лагерьдан кача-нитә калганда, партизаннар отрядына чыгу өчен кирәк иде.

Яшерен оешманың штаб кебек төп җитәкчелек урыны булмаса да, бөтен оештыру эшләре Демблиннан, Гайнан Кормашев аркылы алып барылды. Һәм Җәлил белән килешенеп башкарылды. Оешманың пропаганда буенча җаваплы кешеләре Берлинда, «Идел-Урал» комитетында тупланды. Монда «Идел-Урал» гәзитен чыгару белән шөгыльләнүчеләр Алиш, Гариф Шабаев, Фоат Булатов, Зиннәт Хәсәнов легион тормышын кайнатты. Зиннәт күбрәк Берлин белән Радом арасында йөрде – Едлинога мөһим хәбәрләрне җиткереп торды, аннан гәзит һәм «Винета» радиостудиясенә татарча тапшыру өчен яңалыклар алып кайтты. «Винета»да тапшыруларны Әхмәт Симаев әзерли иде.

«Идел-Урал» комитетында татар легионын оештыру буенча янып йөргән тагын бер төркем милләтчеләр эшли иде. Алары – сугышка кадәр коммунистлар тарафыннан төрлечә кыерсытылган, җәбер күргән кешеләр – Шиһаб Нигъмәти, Гариф Солтанов, Сабит Кунафин, Рәис Самат һәм башкалар. Аларның да теләкләре изге – большевиклар тарафыннан милли азатлыгын югалткан татар милләтенә Гитлер ярдәме белән бәйсез дәүләт төзүгә ирешү. Ләкин Җәлил аларны «саташканнар» дип атады. Алар Әхмәтвәли Мәңгәр, Галимҗан Идриси, Казыйм Миршан кебек эмигрантлар йогынтысына бирелгән, шулай ук, СССР сугышта җиңелгәннән соң, татар дәүләтен төзергә мөмкин булыр, дип уйлаучылар иде. Сугышта әсирлеккә төшеп, татар легионына агитаторлар булып эшли башлаган Муса, Алиш, Симаев кебек комитетчыларны элекке коммунистлар буларак, өнәп бетермиләр иде. Аңнары белән дә коммунистларга карата нәфрәт, күрә алмау хисе идарә итте. Аларда болай да канлы террор нәтиҗәсендә җәфа күргән совет кешеләренең михнәтле тормышка күнеп яшәргә мәҗбүр булуларын аңлау дигән нәрсә җитеп бетми иде. Моннан егерме еллар элек кенә социалистик революция шаукымы кайнаган Германиядә дә властька Гитлер җитәкчелегендәге национал- социалистлар партиясе килде бит әнә. Аларның да СССРда Сталин алып барган сәясәттән бернинди дә аермалары юк. Германиядә коммунистлар белән шыплап тулган концлагерьларның исәбе-хисабы булмаган кебек, СССРдагы ГУЛАГ лагерьларында утырган «халык дошманнары»н кем санап бетергән?! Һәм менә шул фашистлар, коммунистларны юк итеп, СССР халыкларына нинди рәхәт тормыш алып килергә мөмкин? Эмигрант комитетчылар үз алларына шундый сорау биреп карадылар микән? Муса бик еш кына әнә шулар хакында уйлый иде.

Шөгыльләнсеннәр комитетчылар үз эшләре белән, ләкин һәрвакыт алар янында булырга, ни кылганнарын, нәрсә сөйләгәннәрен белеп торырга, бер үк вакытта легиончыларны дошманга каршы көрәшкә өндәүче яшерен эш алып барырга – Җәлилнең бөтен максаты шул булды.

Вустрауда татар легионерлары төркеменең җитәкчесе итеп Шиһабетдин Нигъмәтуллин дигән әсир билгеләнгән иде. Ул 1941 елның ноябрендә үк Волхов астында барган сугышларда чолганышта калып, фашистлар кулына төшкән. 1913 елда Себернең Омски өлкәсендәге Речник дигән татар авылында туган, мәктәптә укыткан, Кызыл Армиягә алынып, кече лейтенант дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән бу кешенең совет хакимиятенә нинди дәгъвасы булгандыр, ул белешмә кәгазьләрен тутырганда, «әсирлеккә үз теләгем белән төшәм», дип белдергән иде. Эш урынын да «мәктәп директоры» дип яздырган, хәрби дәрәҗәсен дә «өлкән лейтенант» дип күрсәткән. Әле хәтта шигырьләр дә яза икән. Монысы хакында Муса Җәлил белән беренче күрешкән көнне Рәхим Саттар әйтте.

Мусаны Саттар белән шул Шиһабетдин очраштырды. Шиһаб Нигъмәтуллин Вустрауга Муса Җәлил исемле шагыйрь китерелүен ишеткән көнне үк аның белән күрешеп, танышырга теләде. Татар әсирләре башлыгы буларак, үзенең дәрәҗәсен күрсәтәсе килде. Ләкин әсирләр арасында аның әллә ни абруе юк иде. Үзе дә кешеләргә куркыбрак, шикләнеп караучан, артык игътибар үзәгендә булырга теләми торганрак бер бәндә иде бугай. Ләкин тәкәбберлек дигән нәрсә бик көчле иде үзендә.

– Әйдәгез әле, Муса абый, мин сезне тагын бер үзебезнең кеше белән күрештерәм, – диде Шиһабетдин, Муса белән танышканнан соң. Ул аны лагерьның чәнечкеле тимер чыбыклар белән уратып алынган беренче, ябык зонасына алып чыгып, татар әсирләре өчен укулар бара торган баракка алып керде.

Баракта Гитлерның «Майн кампф» китабы буенча дәрес бара иде. Дәрес алып баручы Галимҗан хәзрәт Идриси, татар әсирләре башлыгы Шиһабетдин Нигъмәтуллин ниндидер бер чит кеше ияртеп килеп кергәч, кулы белән ишарәләп, торып басарга әмер бирде.

– Утырыгыз, утырыгыз, – диде Шиһабетдин. Аннары, Галимҗан хәзрәткә мөрәҗәгать итеп: – Рәхим Саттар әфәндене берничә минутка дәрестән җибәрмәссезме икән? – дип сорады.

Рәхим Мусаны шундук танып алды. Хәзрәтнең рөхсәт бирүен дә көтмичә, ул урыныннан торып, алар янына ашыкты.

Муса белән Рәхим кочаклашып күрештеләр. Казанда татар яшьләре гәзите редакциясендә журналист булып эшләгән Рәхим Саттар белән Муса яхшы танышлар иде.

Алар, хәзрәткә дәрес алып барырга комачауламас өчен, ишегалдына чыкты.

Уфа губернасының Чишмә районына караган Түбән Хәзрәт авылында Сөләйман мулла гаиләсендә туган Рәхим кечкенәдән куркусыз, кыю һәм үҗәт холыклы булып үсте. Мәктәптә укыганда, укытучы дәрес тыңламыйча тәртипсезләнеп утырганы өчен талчыбык белән сыйлаганнан соң, укуын ташлап, мәктәпкә барудан баш тарткач, әтисе аны, Уфага илтеп, шәһәр мәктәбенә урнаштырырга мәҗбүр булды. Алай да малай бик кызыксынучан иде, белемгә тартылды. Комсомол тормышы белән кызыксынып китте. Гәзитләргә хәбәрләр яза, шигырьләр чыгара башлады. Армиядә хезмәт итеп кайткач өйләнгән, һәм Казанда хатыны, Ил белән Алсу исемле балалары калган Рәхим Саттар, сугыш башлангач, үз теләге белән фронтка китте. Десант гаскәрләренә эләкте. 1942 елның 27 июнендә Вязьма районында дошман тылына ташланып, алар төркемнәре белән тулысынча әсирлеккә төштеләр. «Идел-Урал» легионы оештырылуы турында ишеткәч тә, ул, ике дә уйлап тормыйча, легионга язылды.

– Син дә мондамыни, Муса абый? – дип, иң якын кешесен күргәндәй кочып алды ул Җәлилне.

– Кемнәрне генә күрештермәде, табыштырмады Вустрау! – диде Шиһабетдин, ике дусның очрашуында үзенең дә өлеше бар кеше кебек.

– Нишләтәсең инде, тәкъдиреңә шулай язылган булгач, – диде Муса. – Калган дуслар белән туган илгә кайткач, Казанда күрешербез, язган булса.

– Ходай язган булса, диген.

– Ходайның монда бернинди катнашы да юк, Нигъмәтулин энекәш, – диде Рәхим үзеннән бер генә яшькә кече Шиһабка беркадәр мыскыллы тон белән.

– Алай көлмә әле син, Рәхим туган. Әле минем кебек җитәкчеләр булуына сөенеп туймассыз. Менә мин булмасам, күпме ятар идегез шушы базда казынып? Демблиннан Вустрауга чыгардым үзегезне. Моннан да Седльцега олактырмыйча, рәтлерәк бер эш табып бирергә дип ниятләп торган көнем.

– Рәхмәт инде. Карга карганың күзен чукымый, диләр бит. Син дә шагыйрь, без дә шагыйрьләр, бер-беребезне эт типкесендә йөртмәскә иде бит, кана.

– Үзем дә шул турыда әйтмәкче идем. Иртәгә лагерьга зур кешеләр киләчәк. Көнчыгыш территорияләр министры Розенбергның килүе дә көтелә. Аның артыннан ук сезне Берлинга озатырга исәпләп торам. «Идел-Урал» гәзите редакциясендә эшләрсез. Сезнең өчен бер дигән хезмәт урыны булачак. Муса абый, сезгә дә Берлинга китәргә күптән вакыт.

– Шәфи абзый күптән чакыра иде. Шулай итмичә булмас, ахры, – диде Муса. – Монда кадр да табылды гәзит өчен. Бик әйбәт булды әле бу! – дип, ул Рәхимнең иңеннән кочты.

– Менә яхшы, – диде Шиһабетдин. – Мин китим әле. Кайбер эшләрем дә бар. Сезнең документларны да әзерләп куярга кирәк. Каршы түгелсездер бит, Германиягә китеп эшләргә?

– Юк, әлбәттә! – диде Рәхим. – Һәй, онытып та торам икән. Шиһабетдин әфәнде дә үзебезнең кеше. Шиһаб Нигъмәти дигән тәхәллүс белән милли гәзитләребездә шигырьләре дә чыккалап тора.

– Алай ук зур шагыйрь түгел инде. Үзем өчен язган булам шунда, – дип, тыйнаклык күрсәткәндәй итте Шиһабетдин. Аннары: – Ярар, мин китим. Сез сөйләшегез, киңәшегез. Күптән күрешмәгән дусларның сөйләшер сүзе күп була ул, – дип, үз казармасына юл алды.

– Рәхмәт, Шиһаб әфәнде, – диде Рәхим. Аннары, ярым пышылдап: – Алдыңнан артың хәерлерәк, – дип куйды. – Йә, сезнең хәлләр кай тирәдә, Муса абый? – дип, Җәлилгә сүз катты.

– Безнең хәлләр бертөсле булырга тиеш дип беләм. Күргәнеңчә, ятабыз шушында пыскып, яна алмыйча. Үзең соң, үзең нинди уйлар белән яшисең? – дип, Саттарның кылларын чиртеп карарга ашыкты Муса, үз планнарын ачып салырга теләмичә.

– Качарга иде бу козгыннар оясыннан, Муса абый. Беренче уңайлы очрак чыгуга качарга дигән ният белән легионга язылырга да булдым.

– Ә көрәшергә?.. Көрәшергә исәбең юкмыни?

– Кем белән, ничек?

– Фашистлар белән. Легионга шуның өчен языла бит халык.

– Алар да шул минем ише, күбесе качарга җай чыкмасмы, дип хыяллана.

– Качарга һәрвакыт җай чыгарга мөмкин. Ләкин көрәшергә кирәк, Рәхим дускай. Берлинда «Идел-Урал» комитетында «Идел-Урал» дигән гәзит чыга. Анда безнең егетләр эшли. Абдулла Алиш, Гариф Шабаев, Фоат Булатов... Син дә шушы командага кушылсаң, бер дигән йодрык булачакбыз. Гәзитнең мөмкинлекләрен сиңа аңлатып торасы юк. Гәзит язмалары аша легион солдатлары арасында коралларын фашистларга каршы борырга агитация алып барачакбыз. Планнар зур. Листовкалар язып тарату. Берлинда «Винета» дигән радиостанция бар. Көненә ярты сәгать кенә булса да татарча тапшырулар бирәләр. Әхмәт Симаев эшли. Гайнан Кормашны беләсеңдер, шагыйрь егет. Ул да безнең белән. Мин бөтен карталарны ачып салдым бугай инде. Әле тагын бар безнең арада ышанычлы егетләр. Бергә-бергә әллә ниләр эшли алыр идек.

– Кызык кына. Миңа нинди эш булыр икән соң?

– Шиһаб дустың, эш табам, диде бит. Редакция тирәсендә эш бетмәс. Материаллар язып торырсың. Гәзит бөтен әсирләргә таратыла. Астыртын эш йөртсәк, әсирләрне үз ягыбызга аударырга ничек тә җай табылыр дип уйлыйм. Тик бу хакта беркем белән дә сөйләшмәскә! Чит кешеләр алдында авыз да ачмаска. Оешмада кемнәр булуын оешма әгъзалары да белергә тиеш түгел, җитәкчелектән кала.

– Әлбәттә, конспирация булырга тиеш. Шунсыз эш барып чыкмас.

– Килештек алайса. Иртәгә, Шиһабның сүзе хак булса, безгә паспортлар бирерләр. Ирекле гражданнар булачакбыз. Германиянең теләсә кайсы җиренә барырга мөмкин аннары.

– Бирсен Ходай!

Иртәгесен лагерьда ниндидер үзгә бер җанлылык сизелә иде. Укыту баракларында да, казармаларда да кай арададыр диварларга немец һәм урыс телендә лозунглар язып элделәр. Юлларга ком китереп тараттылар. Ашыга- ашыга, кирпеч корылмаларны акшарларга тотындылар. Кайбер иске-москы, ертык-пыртык киемнәрдән йөргән әсирләргә кайсыдыр ил солдатларыннан салдырылган киемнәр киерттеләр, сәләмә сандалиларын салдырып, күн сандалилар бирделәр. Иртәнге аштан соң лагерьга ялтырап торган кап-кара лимузиннарда хәрби башлыклар килгәне күренде. Машиналарның берсеннән озын гәүдәле, чигә турысы агара башлаган юка чәчле, озынча муенлы генерал төште. Аның тирәсендә йөгерешкән күпсанлы хәрбиләр тавык тирәсендә чабышкан чебиләрне хәтерләтә иде. Менә алар, берсен берсе узыша-узыша, генералның әле алдына, әле артына чыгып, әле бер, әле икенче казармага кереп, алардагы әсирләрнең хәлләре белән таныша башладылар. Казармаларны әйләнеп чыккач, генерал лагерь начальнигы оберштурмфюрер Френцель белән комендатура урнашкан бинага юнәлде. Ә бераздан кайбер легионерларны, рейхсминистр боерыгы буенча, аның белән аерым сөйләшү өчен, комендатурага чакырта башладылар. Исемлектә Муса да бар иде.

Рейхстагның иң зур түрәләренең берсе белән шәхси сөйләшү хәтта Гайнц Унгляубеның үзенә дә бик тәтемәгән бер чакта, үзе кебек гади бер әсирне кабул итүен Муса нәрсәгә дип юрарга да белмәде. Комендант бүлмәсенә килеп кергәч тә, иң беренче булып, аңа Розенберг сүз кушты. Аның: «Хәлләрегез ничек, Муса әфәнде?» – дип, татарча соравы Мусаны беркадәр каушатып та җибәрде. Ләкин Розенберг шул өч-дүрт сүздән башка татарча белми иде бугай, Мусаның, «Ярыйсы болай», дигәнен дә аңа тылмач тәрҗемә итеп бирде. Тылмач дигәне хатын-кыз иде. Аның татар хатыны булуы йөзенә чыккан. Татарча ягымлы, матур тел белән сөйли. Ул Розенберг авызыннан чыкмаган сүзләр дә әйткәләп алды. Муса немецчаны яхшы белә, тылмачның үзеннән дә кушып сөйләвен шундук чамалады. Шулай да рейхсминистр үзе белән сөйләшүгә татар шагыйрен чакырасыларын яхшы белә иде, бу очрашуга ул хәтта алдан әзерләнеп тә килде. Муса моны аның өстәлендә үзенең шигырь китапларын күрүгә аңлады. Розенбергка Мусаның китапларын үзе эшли торган институт китапханәсеннән фон Менде табып китергән иде. Розенберг, әлбәттә, аларны укымаган, ләкин татар әсиренең шундый китаплар авторы булуы аңа министр тарафыннан күпмедер хөрмәт белән карау өчен сәбәп иде. Розенберг үзе дә национал-социалистлар партиясенең идея юнәлешен билгели торган берничә китап авторы. Шул китаплары нигезендә ул «Өченче рейхның төп идеологы» дип саналды. Гитлерны нәкъ менә шул китаплары белән яһүдләргә каршы сугышка рухландырган кеше дә ул булды. Гитлер үзенең «Майн кампф» китабында Розенбергның шактый күп фикерләренә таянган иде.

– Күрәсезме, минем алда сезнең китаплар ята. Мин сезне иҗат кешесе буларак хөрмәт итәм, Гумеров әфәнде, – диде Розенберг, Мусага алдындагы китапларын күрсәтеп. – Ә сез исә минем китаплар белән танышсыздыр дип уйламыйм.

– Юк шул, кызганычка каршы, – диде Муса. – Нәрсә язасыз, поэзияме, прозамы?

– Мин – фәнни хезмәтләр авторы. Аларның төп темасы – идеология, фәлсәфә. Яһүдләр тарихын өйрәндем. Үземне сионизм идеологиясе буенча зур белгеч дип исәплим. Дөресен генә әйткәндә, мин – антисемит. Ә сез беләсезме, Россияне яһүдләр харап итте. Калмык-татар канлы Ленин, гөнаһ шомлыгына каршы, безнең ярдәм белән хакимлеккә килеп, Россиядә большевик яһүдләр диктатурасы урнаштырды. Без, арийлар, шуларга каршы көрәш алып барабыз. Шушы көрәштә безнең җиңүебез генә Россия халыкларына бәйсезлек китерәчәк.

– Сез үзегезнең тирән ялгышуыгызны аңламыйсыз, Россия тормышын белмичә сөйлисез, Розенберг әфәнде.

– Беләсезме, мин дә бит тумышым белән СССР составында булган Эстониядән, Таллин шәһәрендә туган кеше. Дөрес, әле 1893 елда ук туганмын. Атам – алман, гап-гади бер башмакчы булган. Анам – Петербург кызы, француз гугенотлары нәселеннән. Таллинда, Ригада укыдым, архитектор белгечлегенә ия булдым. Аннары Мәскәү югары техник көллиятендә белем алдым. 1918 елга хәтле Мәскәүдә яшәдем. Россияне, Мәскәүне, андагы большевистик түнтәрелешне үз күзләрем белән күрдем. Россияне харап иткән түнтәрелеш башында яһүдләр торды. Яһүд большевиклар изүеннән качып котылуымны зур бәхетем дип саныйм.

– Сез, семитларны яхшы өйрәндем, дисез. Ә яһүдләр белән татарларның кардәшлеге хакында ни дә булса беләсезме?

– «Татар тугач, яһүд елаган», дигән шаяртуны гына ишеткән бар. Татар белән яһүд туганлыгы турында белмим. Бу да шундый ук бер шаяртудыр инде.

– Тарихчы галимнәр арасында төрле фикерләр яши. Татарларны хазарлардан килеп чыккан, диләр. Ә хазарлар борынгы яһүдләрнең варислары икән дигән версия дә бар. Алар шулкадәр болганып беткән ки, татарларның да, яһүдләрнең дә борынгы бабалары хазарлар булган дигән гипотеза да яшәп килә.

– Ха-ха-ха! Сезнең белән сөйләшеп утыруы шулкадәр кызык, Гумеров әфәнде. Хәтта мине дә уздырып җибәрәсез үзегезнең гипотезаларыгыз белән. Сез бик кыю, үз милләтегезне бик яратасыз бугай. Безгә менә шундый фикерли белә торган кешеләр кирәк тә. Шәфи Алмасның «Идел-Урал» гәзитенә редактор булырга бер дигән кандидат – сез!

– Рәхмәт, миңа биргән бәягез өчен. Ләкин мине ул эш кызыктырмый. Минем ирекле буласым килә. Мин – иҗат кешесе. Шагыйрь кеше.

– Аңлыйм, аңлыйм. Шулай да сезнең кебек кешене монда яткыру – җинаять. – Розенберг шулай диде дә комендантка мөрәҗәгать итте: – Ишетәсезме, оберштурмфюрер Френцель?! Иртәгә үк Берлинга озатыгыз Гумеров әфәндене!

 

"КУ" 02, 2019

 

Фото: pixabay

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев