Логотип Казан Утлары
Роман

Ватан (Беренче бүлек / 9, 10)

Әхмәт Тимер һәм Шәфи Алмас Мусаны Абдулла Алиш белән очраштырабыз, дисәләр дә, бу хәл әле икенче көнне генә тормышка ашмады.

РОМАННЫ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

9

Әхмәт Тимер һәм Шәфи Алмас Мусаны Абдулла Алиш белән очраштырабыз, дисәләр дә, бу хәл әле икенче көнне генә тормышка ашмады. Дөрес, ул көнне кидергән киемнәрен Мусадан бүтән салдырып алучы булмады. Ә берничә көннән соң, ноябрь башларында, Муса очраклы рәвештә генә күптәнге танышы Гайнан Кормашны очратты. Бер үк лагерьда ничек моңа хәтле күрешмәгәннәр?

Бактисәң, Гайнан «Капут-команда»да мәетләр күмеп йөри икән.

Ул көнне Муса яшәгән блокта, аның күршесендәге сәндерәдә ятучы бер әсир үлде. Лагерьга китерелгәндә үк каты яралы, көч-хәл белән генә тын ала, озак тормас, «котылыр» дигәннәр иде иптәшләре. Шулай булды да. Мәетне алырга носилка күтәргән дүрт әсир килде. «Капут команда» әсирләренең берсе Мусага ничектер таныш кебек күренде. Ул да аңа игътибар итте. Муса, гадәттә, үзен танымасыннар өчен, яңа кешеләргә йөзен күрсәтмәскә тырыша, шагыйрь Муса Җәлил икәнлеген белдерәсе килми иде. Ләкин мичкә керсәң, артыңнан таныйм, дигән шикелле, Муса бу егетне шундук танып алды. Гайнан Кормаш бит бу! Казакъстаннан, шагыйрь егет! Гайнанны ул соңгы тапкыр 1939 елда

Казанда күрде. Ул чакта Муса Язучылар союзы рәисе булып эшли иде. Ә Гайнанның Кызыл Армиягә китеп барышы икән. Муса Мәскәүдә «Октябрь баласы» журналында эшләгәндә, Мари Республикасының Бәрәңге районында педтехникумда укып йөргән Гайнан Кормашев журналда бастыру өчен аңа шигырьләрен җибәргәли иде. Ләкин аларның берсе дә ул чакта журналда

басылып чыкмады. Аннан соң Гайнан башта Бәрәңге районында укытучы булып эшләгән. Соңыннан туган якларына кайтып, башта укытучы, унтугыз яше дә тулмаган килеш Актүбәдә мәктәп директоры булып торган. Фин сугышы алдыннан гына егерме яше тулган егетне Кызыл Армиягә алып китәләр. Укыган җиреннән ниндидер кәгазь кирәк булган да, Бәрәңгедә булганнан соң, Гайнан Казанга да сугылып чыгасы иткән. Муса абыйсын күрер өчен, Язучылар союзына килгән иде. Менә шул егет аның белән бер лагерьда!

Муса Гайнанны күргәч, танышын гына түгел, ничектер якын дустын, кадерле кешесен очраткандай булды. Аңа күренмәскә тырышуы өчен читенсенеп тә китте хәтта. Ләкин бу уңайсыз хәлдән Гайнан үзе коткарды. Ул да Җәлил абыйсын таныган иде.

– Муса абый, сез түгелме соң?! – диде ул үзенә арты белән баскан әсиргә.

Муса борылды да:

– Гайнан! Синме?! Менә шатлык! Туганымны очраткан кебек булдым! – дип, аны кочаклап ук алды. Ләкин «Капут команда»га ияреп йөрүче сакчы аларга озаклап сөйләшеп торырга бирмәде. Нәрсәдер җикеренеп, барактан чыгып китәргә ашыктырды.

– Мин эштән бушагач, сезнең янга керермен, Муса абый! – диде Гайнан.

Ике-өч сәгать үтмәгәндер, Гайнан Муса янына килеп тә җитте.

– Әйдә, казармадан чыгып сөйләшик, – диде Муса, анда яралылардан кала әллә ни кеше күп булмаса да.

– Мин дә шулай димәкче идем, – диде Гайнан һәм ишеккә таба атлады. – Ят колаклардан читтә сөйләшүең хәерле.

Алар коридор артына чыгып, «патшалар җәяү йөри торган урын» урнашкан блокка таба атладылар.

– Сез күптән мондамы, Муса абый?

– Атна-ун көн бар бугай. Әсирлеккә егерме алтынчы июньдә үк төштем.

Өч-дүрт лагерьда булырга өлгердем инде. Тагын кая ташлар бу башны язмыш, белгән юк. Үзең соң, үзең ничек?

– Мине бит утыз тугызынчы елда ук кече командирлар әзерләү курсларына алып киттеләр. Кече лейтенант дәрәҗәсендә фин сугышында катнаштым.

Немецлар сугыш башлаганда, Гомель өлкәсендә хезмәт итә идем. Радиоэлемтә эше буенча укыттылар. Дошман тылына илтеп ташладылар. Шунда чолганышта калып, әсир төштем дә, сугышның беренче көннәреннән үк дияргә була, лагерь баландасын чөмерәм. Инде ел башыннан бирле Демблинда. Үзегез күрдегез нәрсә белән шөгыльләнгәнне.

– Күңелле эш түгел. Нишлисең инде, башыңа төшсә, башмакчы булырсың, дигәннәр. Ә шигырьләр? Өметле генә шигырьләр яза идең.

– Кайда ул, шигырь кайгысымы соң?! Кәгазь-каләм тотып утырырга мөмкинлек бармыни?! Армиядә чакта язгалый идем. Актүбәгә җибәргән хатларда сакланадыр, бәлки.

– Алай икән...

Муса, легион турында сүз кузгатыргамы, юк микән дип, шикләнеп, бер Гайнанга, бер бараклар ягына карап алды.

– Ә үзегез соң, Муса абый, язасызмы?

– Минем дә шул инде, Гайнан дус, икебез бер хәлдә. Фронтта язган шигырьләремне аерым дәфтәргә теркәп, әсирлеккә төшкән көннәрдә, бер Уфа егетенә биреп калдырган идем, икенче лагерьга күчәр алдыннан.

Нишләткәндер, аерылыштык. Ул Ленинград өлкәсендәге

Чусская дигән станция янындагы лагерьда калды. Аны да анда гына яткырмаганнардыр.

Кача калса... дигән идем. Белмим инде. Унбишләп шигырь иде. Кайберләрен хәтерлим дә бераз. Җай чыкса кәгазь битенә төшереп куярмын әле.

– Сезнең монда шагыйрь икәнегезне беләләрме соң?

– Белмиләр дисәм... Ялгышканмын икән. Кичә генә аңладым. Мин бит Волхов фронтында идем. Сазлык эчендә. Бөтен документларым яраланган җирдә юкка чыкты. Сазлыкка төшкәнме, кесәдән алганнармы? Белмим. Немецларга

фамилиямне Гомәров дип яздырдым. Син алай-болай сата күрмә тагын.

 – Сез нәрсә, Муса абый?! Сатаммы соң! Булмаганны. Мин генә кече офицер икәнемне яшерә алмадым. Ярады тагын, бу мәет күмүчеләр командасына «өлкән» итеп билгеләп куйдылар. Муса абый, ишеткәнсездер инде, монда татар легионына язылырга өндиләр бик каты.

– Ишеттем. Ничек уйлыйсың соң, язылыргамы исәбең?

– Муса абый, – Гайнан як-ягына каранып алды. – Муса абый, бер нәрсә бар. Сер итеп кенә әйтәм...

– Нәрсә бар?

– Без монда яшерен оешма төзедек. Легионга язылмаска исәп. Оешмабызны тагын да ныгытып, зурайтып, восстание оештырырга. Лагерь башлыкларын юк итеп, партизаннарга качарга.

– Оешмагыз зурмы соң? Ничә кешелек?

– Бер утызлап.

– Татарлар гынамы?

– Төрлесе бар. Татарлар күбрәк.

Шулвакыт ашханә урнашкан блок янындагы дар агачына асып куелган тимер калакка суга башладылар. Сөйләшә торгач, сизми дә калганнар: караңгы төшеп килә икән. Кичке аш вакыты җиткән.

– Ашарга чакыралар, – диде Гайнан.

– Шулай шул. Гайнан, сөйләшеп бетереп булмады. Әйтәсе сүзләр калды.

Иртәгә тагын күрешергә кирәк.

– Бүгенге вакытта, эштән бушагач килермен, Муса абый. Хәзер аерылыйк.

Аерым-аерым барыйк. Бергә күрмәсеннәр. Болай да күзәтеп кенә торалар.

– Сөйләштек. Бар, йөгер.

Гайнан, ашыгып, ашханә ягына таба атлады.

«Молодец егет, тик ятмый. Комсомолларча, яшьләрчә эшли, – дип үзалдына сөйләнде Муса. – Тик ялгыша бераз, яшьлек

дуамаллыгы бар бугай.

Оешмаларында нинди кешеләрдер тагын?..»

Муса беркавым крепость диварлары артындагы дәрьяга карап торды. Ул ничектер серле дә, шомлы да бер тынлыкка чумып, күңелне әллә нинди караңгы уйларга этәрә иде. Кичә генә язган шигырен искә төшерде.

«Төн утырып шагыйрь шигырь язды,

Ак кәгазьгә тамды яшьләре.

Тышта давыл иде; бертуктаусыз

Күк күкрәде, яшен яшьнәде...

Шигырь язган юк, ди Гайнан. Юктыр да шул. Шигырь язар өчен тетрәнү кирәк бит. Ә ул күнеккәндер инде бу рәхимсез бертөрле тормышка».  

* * *

 Икенче көнне алар шул ук урында, ләкин бераз соңрак очраштылар. Муса Гайнанның килүен түземсезлек белән көтеп алды. Мәетләр шактый булды, ахрысы, Гайнан тиз генә бушамады. Лагерьда көн саен дистәләгән әсир үлә.

Кыш якынлаша. Ачлык һәм суык кешеләрне мур урынына кыра. Узган кышта лагерьда унҗиде мең кешедән ике меңе торып калган, ди. Җәйге якта үлүчеләр шактый кимеде кимүен. Әсирләрне ашату беркадәр яхшырды. Бигрәк тә легион

төзелә, дигән сүз чыккач. Ачлыктан шыр сөяккә калганнарның да тәннәренә ит куна башлады. Волховта үткән чакларын кушып исәпләгәндә, сигез ай буе ачлы-туклы яшәгән Мусаның да йөзе алсуланып китте. Ә бит нинди таза, кем әйтмешли, төптән юан чыккан егет иде. Яшьтән көрәш белән мавыкты. Егет чагында авыл Сабан туйларында көрәшми калганы юк иде. Спорт белән үк булмаса да, физзарядка белән шөгыльләнде. Гер күтәрде – ике потлы герләрне ике

кулында туп шикелле уйнатты. Кышын чаңгыда йөрергә яратты. Ябыгуы Волхов сазлыкларында башланды. Ашау начар иде. Аннан соң борчу-стресслар, көн саен мәет күрү дә йөрәген нык какшатты. Болар барысы да сәламәтлекне бетерә

торган нәрсәләр икән. Кигән киемнәре дә капчык кебек салынып тора башлады.

Ә инде лагерь тормышында сиксән биш килолы гәүдәсе чырага әйләнеп калды.

– Көттердемме? – дип сорады Гайнан, кичәге урында үзен көтеп торучы

Мусаны күреп.

– Түзәрлек. Мәетләр күп булды, ахры?

– Шулайрак. Аннан үзебезнең егетләр белән күрешеп алдык. Сезнең турында сөйләдем үзләренә.

– Шагыйрь Муса Җәлилне күргәнеңне әйттеңме?

– Юк, сүз бирдем бит инде. Сүземне боза торган егет түгел мин. Бик якын бер танышымны очраттым, дидем.

– Әйбәт булган. Минем турында үзләре белән аралаша башлаганчы ләммим. Араларында төрле кеше булуы мөмкин. Карале, Гайнан, кичәге сүзгә кайтыйк әле. Яшерен оешма төзедек, дидең. Ниндирәк инде ул? Нәрсә белән шөгыльләнәсез соң?

– Иң беренче эшебез – әсирләрне татар легионына кермәскә үгетләү. Шул хакта алар арасында сөйләшүләр алып бару.

– Ни өчен андый фикергә килдегез? Киресен эшләргә кирәкмиме икән, ә?

– Болай да Сталин аларны «Халык дошманнары» дип игълан иткән бит инде.

Легионга язылып, тагын безнең гаскәрләргә каршы сугышка да кертсәләр, кем булырлар соң Ватан алдында?!

– Үзем дә шулай уйлый идем башта. Өченче көн генә шул легионны оештырып йөрүче сатлыкҗаннар белән очраштым, беләсең килсә. Алар мине дә легионга язылырга, ул гына да түгел, легионга язылыгыз, дип башкаларны үгетләп йөрергә димләделәр. Баракка кайткач, төн буе шул хакта уйлап чыктым, күзгә йокы кермәде, әллә ниләр уйлап бетердем.

– Йә, нинди фикергә килдегез?

– Беләсеңме, Гайнан, мин ул сатлыкҗаннар тәкъдимен кабул итәргә кирәк, дигән фикергә килдем.

– Ничек инде? Үзегез дә сатлыкҗан булып чыгасыз түгелме соң? Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, диләр бит.

– Менә сезнең яшерен оешма оештыруыгыз бик әйбәт булган ул. Эшне башлап та җибәргәнсез. – Аңлап бетермәдем.

– Беләсеңме, Гайнан, легионга керергә һәм аның эчендә яшерен оешма оештырып, легионерларны, сугышка кергәч, безнең якка чыгарга өндәргә.

Моның өчен алар белән аңлату эшләре алып барырга. Бу бик авыр эш, җаваплы эш, куркыныч эш. Әгәр дә без шуны башкарып чыга алсак, никадәрле легионерга үз өстеннән «халык дошманы» дигән хурлыклы исемне алып ташларга мөмкинлек бирәчәкбез. Ул гына да түгел, аларга мылтыкларын дошманның үзенә каршы борып, җиңүне якынайту өчен

үз өлешләрен кертергә юл ачабыз. Уйлап кара әле, аек акыл белән, шулай түгелме?

Муса абыйсының сөйләгәнен тын да алмыйча дикъкать белән тыңлап торган Гайнанның маңгаена тир бөртекләре бәреп чыкты. Ул: «Кызык», – дип куйды.

– Кызык шул. Бердәнбер дөрес юл – шул, Гайнан, безнең шартларда. Ярар, җаен туры китереп качарсыз да. Партизаннарга да килеп чыгарсыз. Ләкин сезгә кем ышаныр? Диверсантлар, дип, шундук кырып бетерәчәкләр.

Исән калсагыз да, илгә кайтып җитә алырсызмы, кайткач, үзегезнең фил түгеллегегезне исбатлый алырсызмы?

– Бер караганда дөрес әйтәсез кебек.

– Икенче караганда да, өченче караганда да иң дөрес юл – шул, Гайнан.

Мин инде ул хакта күптән уйланып йөрим. Әле Рига, Каунас лагерьларында чакта ук килде ул фикер минем башка. Ләкин кем белән эшне башларга, кем белән сөйләшергә белми йөрдем. Бер якташны очратып, аңа серемне дә ачкан идем, ләкин безне аердылар. Әле ярый менә син очрадың да, үзебезнең

сатлыкҗаннар кара эшләренә димләделәр. Беләсеңме, ул сатлыкҗаннарның тәкъдимен кабул итү безгә эшне җиңеләйтәчәк. Ничек, дисеңме? Легион агитаторлары булып, безгә әсирләр арасында ирекле йөрергә мөмкинлек

чыгачак. Төрле лагерьларда булырга юл ачылачак. Агитация дигән сүз ул газета, радио дигән сүз. Шулар безнең кулда булачак. Концертлар оештырып, тыңлаучылар арасында листовкалар таратып күпме агитация эше алып бара

алачакбыз. Син менә шуларны уйла.

– Чынлап та шулай бит, әй. Ничек минем башка килмәгән бу, Муса абый.

– Аның каравы, син инде эшне башлагансың. Яшерен оешманы төзегәнсең.

Безгә хәзер шул оешма егетләре арасында аңлату эше үткәрергә кирәк, әгәр

син минем белән килешсәң.

– Килешәм, Муса абый. Сезне тыңлап-тыңлап торам да, сүзләрегезнең

хаклыгы иманымны ныгыта бара.

– Алайса безгә эшне озакка сузмаска кирәк, иртәгә үк, юк, бүген үк сөйләшүләрне башларга кирәк.

– Бүген үк булмас. Без төрле баракларда. Иртәгә мин «Капут команда» егетләре белән сөйләшермен. Безнең оешманың егермеләп кешесе «Капут команда»да.

– Әйбәт икән! Ышанычлы егетләрме соң?

– Сезгә ышанган кебек ышанам мин аларга, Муса абый.

– Ярый алайса, сөйләшүләрне башла. Аннары калганнары белән дә очрашып сөйләшербез. Озакка сузарга ярамый. Югыйсә легион төзүче сатлыкҗаннар агитация төркеменә үз кешеләрен урнаштырып бетерүләре бар. Ә безгә ул

эшне үз кулыбызга алырга кирәк!

– Аңлашылды.

10

Гайнан белән очрашканнан соң, лагерьда Мусаның танышлары күбәеп китте. Кайберләре хәтта Казанда чакта ук белгән дуслары булып чыкты.

Шуларның берсе – Абдулла Баттал белән ул аеруча якынайды. Абдулла белән Казанда, аның абыйсы, шагыйрь Салих Баттал янында танышкан иде. Салих 1934 елда Татарстан Язучылар союзы төзелгән көненнән үк аның әгъзасы иде. Бик үзенчәлекле шагыйрь, Муса аны хөрмәт итте. Абдулла да холкы

белән абыйсыннан бер дә калышмый, аның шикелле үк туры сүзле, әйтәсен конфет кәгазенә төреп, матурлап маташмый, бәрә дә әйтә, хет егыл, хет үпкәлә.

Сугышка рядовой булып кергән булса да, каян табып алгандыр, әсирлеккә төшкәч, Кызыл Армия лейтенанты киемнәрен киеп куйган, бернидән дә курыкмыйча, лагерьда шулай кызыл командир булып йөри иде. Гайнан аларны очраштырган көнне үк Абдулла Муса барагына күченде.

Яшерен оешма әгъзаларының тагын берсе Рушат Хисаметдинов атлы егет булып чыкты. Әле шушы көздә генә әсирлеккә төшеп, Демблинга эләккән.

Лагерьда, Муса шикелле үк әсирләр күз алдында ай ярымда сиксән биш килолы әзмәвердәй егеттән шыр сөяккә калып ябыккан. Сугышка кадәр Рушат Кыргызстанның Ош каласында ат духтыры булып эшләгән.

Гайнан белән икенче тапкыр очрашкан көннең кичендә Муса тагын бер кызыклы егет белән танышты. Кичке аштан соң үзенең сәндерәсенә үрмәләп, Гайнан белән сөйләшүдән алган тәэсирләре кочагына чумып, уйланып ята

иде, якында гына, аскы сәндерәдәге бер егет моңлы итеп татарча җыр сузып җибәрде.

Кара да гынай урман, караңгы төн,

Яхшы атлар кирәк үтәргә...

Муса, җырны ишетүгә, сәндерәсеннән төште дә җырчы янына ашыкты.

– Шәп җырлыйсың! – диде ул аның җырлап бетергәнен көтеп. Аннары:

– Болай да сагыш баскан җанны эретерлек берәр күңеллерәк җыр җырла әле! – дип сорады.

– Ниндине?

– «Сагыну»ны беләсеңме?

– «Гөл чәчәкләрен өзәм»неме?

– Шул үзе.

– Беләм. Анысы да сагышлы бит.

– Булса да, якты сагыш ул. Рәхәт сагыш.

– Иһ, сагындыра шул! – диде дә егет Муса сораган җырны сузды.

Гөл чәчәкләрен өзәм мин,

Юлларыңа тезәм мин.

Бик сагындым, бәгърем,

Бик сагындым сине,

Әле дә ничек түзәм мин...

 

Егет икенче куплетын башлагач, аңа Муса да кушылды.

 

Иңемә шәл ябынырмын,

Әгәр сагынып кайтыр булсаң,

Каршы чыгып алырмын.

 

– Кыз-хатыннар җыры булса да, күңелнең әллә кайсы җирләрен чеметепчеметеп ала. Сагышлы җыр... – диде җырчы егет, җырлап бетергәч. – Үзең дә матур җырлыйсың икән бит.

– Кыз-хатыннар җыры булса да, сүзләрен ир кеше язган аның.

– Каян беләсең? Иһ, күрергә иде шул егетне! Яңа җырлар яздырырга иде.

Йөрәк яна, дускай, йөрәк яна! Әнә шул янган йөрәк турында язсын иде ул!

Явыз дошманга каршы сугыш бара. Ә без монда ачлыктан интегеп, сасы беткә кан эчереп, үлем көтеп ятабыз.

– Ә ул яза! Беләсең килсә, ул үлем тырнагында да дошманга үч һәм нәфрәт тулы шигырьләр язуын дәвам иттерә. Менә тыңла!

Муса күкрәген киереп бер сулап куйды да шигырь укырга тотынды:

Аерылганда миңа йөрәк дустым

Бүләк итте ефәк яулыгын.

Мин ярама яптым ул яулыкны,

Басар өчен агышын канымның.

Кан табыннан куе кызыл төстә

Яулык минем йөрәк турында,

Сөйли миңа аның җылы назы

Һәм ялкынлы сөюе турында.

Мин чикмәдем, дускай, бер карыш та,

Батырларча алга атладым.

Яулык шаһит: сине һәм илемне

Йөрәк каным белән сакладым!

 

– Әллә үзең яздыңмы моны? – дип сорады җырчы егет. Җавап та көтмәстән:

– Шагыйрь икәнсең бит! – дип куйды.

– Каян чыгып әйтәсең?

– Муса Җәлилме әллә син? Гайнан Кормаш әйткән иде, Муса Җәлил дә безнең арада, дип.

– Тыс-с, шаулама.

Муса сизми дә калган, ул шигырь укыган арада алар янына тоткыннар җыйналган иде.

– Курыкма, туган, безнең арада сатлыкҗаннар юк, – диде шунда тыңлап торучылар арасыннан чандыр гына озын буйлы бер егет.

– Алла, сакланганны саклармын, дигән. Булмаса, бик әйбәт. Әйе, Муса Җәлил мин. Ләкин миңа Гомәров дип дәшәрсез. Муса Гомәров. Фашистлар мине шулай дип белә. «Сагыну» җырын да без композитор Заһид Хәбибуллин белән бергә

яздык. Егетләр, бер үтенеч бар: кайсыгыз карандаш белән кәгазь таба ала?

– Шигырь язарга дисәң, табарбыз, – диде җырчы егет. Ул шунда ук Мусага кулын сузды: – Таныш булыйк, мин Гарәфетдин атлы булам. Ташкенттан. Кыскартып кына Гарәф дип йөртәләр. Җырчы булу – яшьлек хыялым иде. Төзүче булып китәргә туры килде. Нишлисең, ә җырдан аерылган юк. Җыр

бит сагышны да тарата, юата да, күңелне дә күтәрә.

– Баштан кичкәннәрне дә искә төшерә, – дип сүзгә кушылды кайсыдыр.

– Тагын берәр шигырь укы әле, Муса абый?

– Була ул. Менә, тыңлагыз:

Кичер мине, илем, синең бөек

Исемең белән килеп сугышка,

Данлы үлем белән күмәлмадым

Бу тәнемне соңгы сулышта.

Юк, мин сине тузан бөртегедәй

Сансыз гомерем өчен сатмадым.

Волхов шаһит: изге сугыш антын

Соң чиккәчә керсез сакладым...

 

Муса әле ике көн элек кенә язган бу шигырен яттан белеп бетерми иде. Ул аны куен кесәсенә бөкләп тыккан кәгазь битен чыгарып, шуңа карый-карый сөйләп чыкты. Әсирләр шигырьне тын да алмыйча тыңладылар.

– Гел минем күңелдәген язгансың, – диде тыңлаучыларның берсе. – Өченче көн карап яткан идем, «Нәрсә яза икән бу?» – дип. Хат язса, кем тапшырыр икән ул хатны, дим. Шигырь булган икән.

– Шигырь язам, дуслар, шигырь. Тик язар өчен карандашым бетте. Кәгазь дә бик кирәк.

Шунда бер әсир кесәсеннән язулы кәгазь бите чыгарып, Мусага сузды:

– Менә, бер көнне ниндидер азатлык армиясенә язылырга өндәмә таратканнар иде. Буш урыннары бар. Шунда язарга була.

– Андый листовка миндә дә бар.

– Карале, мин дә мендәр астына берничә битне яшереп куйган идем, хәзер алып киләм, – дип, тагын бер әсир үз сәндерәсе янына барып килде.

Кемнеңдер кесәсендә карандаш кисәге дә табылды.

– Иҗат белән шөгыльләнер өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылды болай булгач! – дип шаяртып куйды Муса, әсирләрне көлдереп. – Утырып язарга берәр кабинет

белән өстәл дә бирсәләр... Ярар, егетләр, таралышыйк, хуҗалар килеп бу чыра утын сүндереп куйганчы, – диде ул, түшәмдә асылынып торган сүрән генә яктылык сибеп торучы һәм көн дә кичке сәгать унда сүндерелә торган электр лампасына күрсәтеп.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01, 2019

фото: pixabay.com

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев