Логотип Казан Утлары
Роман

Ватан (Беренче бүлек / 7, 8)

...нацистлар партиясе, җиденче ноябрьдә, октябрь революциясе көнендә, Мәскәүдә зурлап бәйрәм итәбез, дип көткән җиңү тиз генә килергә ашыкмады.

(Романның башын МОНДА укыгыз)

7

Ләкин нацистлар партиясе, җиденче ноябрьдә, октябрь революциясе көнендә, Мәскәүдә зурлап бәйрәм итәбез, дип көткән җиңү тиз генә килергә ашыкмады. Инде Мәскәү чикләренә җиткән немец солдатларының бер өлеше,

совет сугышчыларының туктаусыз яудырган уклары астында баш күтәрә алмыйча, ноябрь-декабрь суыкларында өшеп-туңып, башкала янындагы кырларда мәңгегә ятып калса, исәннәре йөзләрчә чакрымга чигенергә мәҗбүр булды.

Кырык икенче елда сугышны яшен тизлегендә үткәрү планнары барып чыкмавын аңлаган Гитлер партиясендә яңа сугыш тактикасы турында уйлана башладылар. Гитлерның «Немец булмаган теләсә кайсы милләт кешесенең кулына бернинди дә корал бирелергә тиеш түгел!» дигән тәгълиматы шик астына алынды. Бигрәк тә Розенберг алга сөргән идея – әсирләрне

милләтләре буенча төрле төркемнәргә бүлеп, Советлар Союзына каршы сугышта файдалану планы тормышка ашырыла башлады. Альфред Розенберг планы буенча, Россиянең Европа өлеше немец колониясенә әверелергә, ә

Уралның аръягындагы җирләр, Себер – руслар тарафыннан буйсындырылган халыклар яши торган ил булып калырга тиеш була. Розенбергның үгетләүләре нәтиҗәсендә, Гитлер рус булмаган милләтләр әсирләрен Россиягә каршы

сугышта файдаланырга дигән нәтиҗәгә килә. Шуңа күрә Власовның Рус Азатлык Армиясенә караганда, заманында руслар буйсындырган милләтләр Россиягә каршы теләбрәк сугышачак, дигән уйдан чыгып, Гитлер «татар легионы төзү» идеясен тормышка ашыра башларга фатиха бирә. Розенберг

1942 елның март аенда Көнчыгыш мәсьәләләренә багышланган фәнни конференция үткәрә һәм анда төп чыгыш ясаучы итеп профессор Герхард фон Менде билгеләнә. Көнчыгышны өйрәнү буенча зур белгечкә әверелгән

Мендега Көнчыгыш территорияләр министрлыгының бүлек мөдире вазифалары тапшырыла. Министрлык каршында шулай ук төрки әсирләр буенча шөгыльләнүче «Татар арадашлыгы» дип аталган комитет төзелә. Аңа җитәкче итеп адвокат Гайнц Унгляубе билгеләнә.

* * *

Кырык икенче елның җәендә, татар эмигрантлары татар легионы төзү турында әле сүз куерткан гына заманда, генерал-лейтенант Вагнер биргән директива нигезендә, Төньяк, Үзәк һәм Көньяк армияләре төркемнәре

партизаннарга каршы сугышта файдалану өчен ирекле казак берләшмәләре оештыру эшен актив алып баралар иде инде. Көнчыгыш территорияләр министрлыгының бүлек башлыгы Герхард фон Менде, Сталинград өчен каты сугышлар барган көннәрнең берендә, үзенә Гайнц Унгляубены чакыртып алды.

– Үзегезгә ышанып тапшырылган вазифаны җиренә җиткереп үтәмисез! –

дип, үгезне мөгезеннән эләктерде фон Менде.

– Эш бара, хөрмәтле профессор, – дип ялагайланды Унгляубе.

– Нинди эш?! Арадашчылыкка җитәкче итеп сезне билгеләү зур хата булды бугай! Бер ай эчендә хәлне уңай якка үзгәртмәсәгез, үзегезгә үпкәләгез, эшне башка кешегә тапшырырга туры килер! Күрмисезмени, Сталинград өчен

каты сугыш бара. Урыслар Сталинградның һәр карыш җире өчен җаннарын кызганмый! Ялгышмасам, Сталинград – элекке татар ханнары яшәгән җирләрдә төзелгән кала. Бу сугышка нәкъ менә татарларны җибәрү мөһим!

– Аңлыйм, хөрмәтле профессор! Таянып эшләрлек бер кеше юк бит. Татар әсирләре арасында эш алып барыр өчен, аларны әйбәт белгән белгечләр юк.

– Ничек булмасын?! Инициатива бит татар эмигрантларыннан чыкты. Шулар белән сөйләшегез.

Унгляубе, дөрестән дә, бу эштә очраклы кеше иде. Моңа кадәр ул татар дигән милләт барын да белми иде. Беренче татар кешесен ул Польшадагы Остров лагеренда әсирләрне милләте буенча төрле лагерьларга аеру комиссиясендә эшләгәндә генә күрде. Төрле милләт кешесенең холык-фигыле буенча

үзенчәлекләреннән чыгып, ул үзе аларны төрле лагерьларга урнаштырырга кирәк, дигән фикергә килгән иде. Бу эштә активлык күрсәткән адвокатны җитәкчелек тиз күреп алды һәм, шәрык халыклары белән эшләү буенча махсус

әзерлек үткәннән соң, профессор фон Менденың тәкъдиме белән, ул Татар арадашлыгына җитәкче итеп билгеләнде.

Петрикен лагеренда Унгляубе үзенә ярдәмче булырлык бер әсирне тапты. Бу немец телен яхшы гына чамалаган, сугышка кадәр Уфа шәһәрендә педагогия институтында укыган Гариф Солтанов атлы татар егете иде. Сугышның беренче көннәрендә үк әсирлеккә эләгеп, бер елдан артык ачлы-туклы яшәп, исән калуына тәмам өметен өзгән бу егет Унгляубеның үз тәрҗемәчесе булып йөрергә, дигән тәкъдименә бик теләп риза булды. Аның белән бергәләп алар шактый гына татар әсирен легионга язылырга күндерделәр. Ләкин легионга

яздыру тагын да уңышлырак барсын өчен, ярдәмчеләр кирәк иде. Ә аларын табарга Гайнц Унгляубега 1941 елда гына филология докторы дигән дәрәҗәгә ирешкән Әхмәт Тимер ярдәм итте.

Әхмәт Тимер үзе – тумышы белән хәзерге Әлмәт шәһәреннән. Ул туган 1912 елда Әлмәт әле Бөгелмә өязенә кергән дүрт йөз хуҗалыклы, өч мәчетле, өч мәктәпле зур гына авыл була. Әхмәтнең чын фамилиясе – Яруллин, атасы Рәшит Әлмәтнең беренче мәхәлләсе мәчетендә имам һәм мәчет каршындагы

мәдрәсә-мәктәптә өлкән укытучы булып эшли. Ул елларда Әлмәтнең икенче мәхәллә мәчетендә Һади Атласи имамлык итә. Әхмәтнең әнисе Зәйнәп абыстай да Рәшит мулла мәхәлләсе мәдрәсәсендә кызлар укыта. 1920 елда Рәшит мулла

имамсыз калган Бөгелмә мәчетенә күчерелә. Әмма шул елларда муллаларны эзәрлекләү башлана. Күп имамнар, дин эшлеклеләре белән аралашып, башта мәдрәсәдә, аннары Бөгелмә лицеенда укып, шактый гына гыйлем туплаган

улы Әхмәтне, алга таба да белем алсын дип, әтисе Төркиягә озата. Озак та үтми, Рәшит мулла тарихта «Һади Атласи эше» булып кереп калган Төркия файдасына шпионлык итүдә гаепләнеп, Һади Атласи, Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар белән, барысы тугыз мулла кулга алыналар һәм атып үтереләләр.

1929 елда Төркиягә киткән Әхмәт Төркия Бөек Милләт Мәҗлесе вәкиле Йосыф Акчура ярдәмендә Тробзон шәһәренең мөгаллимнәр әзерләү мәктәбенә укырга керә. Аннары ул Әнкара университетында тел, тарих һәм җәгърафия буенча укып югары белем ала һәм фән юлыннан китә. 1934 елда Әхмәт әтисе ягыннан туганы булган Әкъдәс Нигъмәт Курат белән очраша, аның киңәшенә таянып, 1936 елда Германиягә китеп, Берлин университетында телләр өйрәнә.

Биредә Гаяз Исхакый белән таныша. 1941 елда докторлык диссертациясен яклап, филология фәннәре докторы дәрәҗәсенә ирешә. Үзенә «Тимер» дигән тәхәллүс алып, Әхмәт Тимер дигән исем белән йөри башлый.

Татар әсирләрен барлау өчен, махсус лагерьлар буйлап эзләнеп йөргән арада Әхмәт Тимер утызлап әсирне легионга язылырга кодалаган иде. Беренче сөйләшүдә үк риза булучылар, аның уенча, иң ышанычлылар һәм алар белән эш йөртергә була, дигән нәтиҗәгә килгән Әхмәт Тимер бу утыз әсирне Вустрау

лагерена агитаторлар булып йөрер өчен махсус әзерлек үтәргә җибәртте.

Гитлер өчен сугышның төп максаты – Россияне тар-мар итү һәм яһүдбольшевиклар хакимлеген себереп түгү иде. Ләкин революциядән соң Англия, Франция, Германия, Төркия кебек Европа илләрендә сыену тапкан ак эмигрантларның күбесе, туган илләренә әйләнеп кайтып, үз милли

дәүләтләрен торгызу турында хыялланды. Бу хыялларын тормышка ашыру өчен, алар Гитлерга, хәлләреннән килгән кадәр, үз ярдәмен күрсәтергә әзер торуларын белдерергә ашыктылар. Шундыйлар арасында төрки халыкларның вәкилләре дә шактый иде. Аларның күбесен, нигездә, Төркия

үз канаты астына сыендырды. Шуларның берсе заманында Башкортстан Республикасын оештырып, Сталинның мәкерле сәясәте аркасында ярык тагарак алдында утырып калуына үпкәләп, башта Урта Азиядә басмачлар хәрәкәтенә җитәкчелек иткән һәм соңыннан илне ташлап Төркиягә чыгып

качкан, 1935 елда Вена университетын тәмамлаганнан соң, Бонн, Түбән Саксониянең Гёттинген университетларында укыткан, Германиядән, 1939 елның 1 сентябрендә Икенче Бөтендөнья сугышы башлангач, яңадан Төркиягә әйләнеп кайткан Әхмәтзәки Вәлиди иде. Сугышның беренче көннәрендә үк Вәлиди Германиянең тышкы эшләр министрлыгында Вернер Отто фон Хентиг атлы чиновник белән очрашты. Вәлидинең Азат Башкортстан җөмһүрияте төзү

турындагы хыялы шушы очрашуда ук чәлпәрәмә килде. Чөнки әңгәмәдәше аңа Гитлерның Германия җиңүеннән соң СССР территориясендә бернинди дә милли дәүләтләр төзелмәячәк, дигән катгый карарын әйтте.

Вәлиди шикелле үк эмиграциягә китеп, Төркия, Польша һәм Германиядә эшчәнлеген җәелдергән Гаяз Исхакыйның исә фашистларга карашы, гомумән, тискәре булды.

1942 елда Германиядә татар әсирләреннән «Идел-Урал» легионын оештырырга җыенулары һәм сугыштан соң шул исемдәге дәүләт төзүне күздә тотулары хакында сүзләр чыкты. Ә бу әле СССР дәүләте төзелгәнче үк Казан татарлары хыялланган «Идел-Урал штаты» идеясе Вәлиди өчен шәхси трагедиягә әверелгән бер нәрсә иде. Әгәр бу идеяне тормышка ашыру буенча хәрәкәт башланса, Әхмәтзәки Вәлиди үзенең кан дошманына әйләнгән Гаяз Исхакый алдында бер мәхлук җанга, бөҗәккә әвереләчәк.

Ә Гитлерның СССРны бүлгәләү буенча төп максаты ачык. Ул шуларны тормышка ашыру эше йөкләнгән Альфред Розенберг җитәкләгән министрлык даирәләрендә туган «Идел-Урал» легионын оештыру идеясе белән янып йөрүче Әхмәт Тимерләр хыялланган бәләкәй бер штаттан күпкә колачлырак иде.

Төрки халыкларны берләштерү максатында туган пантюркизм, пантуранизм идеясен тормышка ашырып, СССРда яшәгән барлык төрки халыкларны бер дәүләткә берләштерүне күз алдында тотты. Һәм бу хәлләрдән Гаяз Исхакый

яхшы хәбәрдар булып, аның әлеге легионны оештыру эшендә бөтенләй дә катнашасы килү теләге юк иде. Шуңа күрә мәйданга башка каһарманнар чыкты.

 Татар, башкорт, чуваш милләтеннән булган әсирләрне бер лагерьга туплау әлеге шул филология фәннәре докторы Әхмәт Тимергә тапшырылды. Ләкин Әхмәт төрле сәяси уеннар, интригалар нәтиҗәсендә, бу эштән читләшергә

мәҗбүр иде. Идел-Урал дәүләте төзү идеясе белән рухланып йөрүчеләр арасында сәясәттән бигрәк, сәүдәгәрлек эшендә киң танылган Шәфи Алмас дигән бер зат пәйда булды.

Шәфи Алмас 1885 елда Алат юлы өстендәге Олы Солабаш дигән авылда туган. Чын исеме – Габдрахман Гыйбадулла улы Галиуллин. Шәфи тәхәллүсен ул үзенең дәү әтисенең атасы Шәфигулладан алган. Аның ата-бабалары сәүдә эше белән шөгыльләнгән. Габдрахман үзе дә Казанда, Оренбургта,

Мәскәүдә кибетләр тоткан хәлле генә сәүдәгәр. Революциядән соң ул Төркиягә эмиграциягә китә. Анда төрек гражданлыгы ала. Егерменче елларда, беркадәр Мәскәүдә Төркия илчелегендә эшләгәннән соң, 1928 елда Германиягә китә.

Күчемсез милек – биналар сатып ала. Сәясәт белән шөгыльләнми. Ләкин сугыш башлангач, Германиядәге татар эмигрантлары кыставы буенча, татар легионын

оештыру эшенә тартыла. Сугыш барышында Шәфи Алмас үзенең ялгыш юлдан китүен аңлый һәм 1944 елда бу эштән читләшә. Яңадан эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый.

 8

Мусалар төркеме Польшага җиткәнче, әле Каунас лагеренда тукталыш булып алды. Ләкин Польшага аларның барысын да җибәрмәделәр. Муса әнә шул сайланылган әсирләр арасында иде. Салих дусты белән аларга Каунаста аерылышырга туры килде. Аны Польшага китүчеләр арасына кертмәгәннәр

иде.

Демблин лагере әйләнә-тирәсе су эчендә утырган борынгы бер кирмән иде. Үзара чәнечкеле тимер чыбыклар белән уратылып алынган өч зонага бүленгән. Беренчесендә яңа китерелгән әсирләрне кабул итү һәм баштагы чорда шунда яшәтү каралган. Ул тулысынча дистәләгән кеше сыйдырышлы

казармалардан тора. Икенче зона – лазарет. Монда яралыларны, чирлеләрне дәвалыйлар. Өченче зона – тулысынча берничә блокка бүленгән казаматказармалар. Боларында инде әсирләр тора.

Октябрь ахырларында Мусаны ни өчендер лагерь коменданты чакыртып алды. Аны иртән торуга салкын душта коендырдылар, киемнәрен алмаштырттылар. Иске гимнастёркасын, чүпрәк ботинкасын салдырып, килешле генә кәчтүм-чалбар, туфли киерттеләр. Әсирлеккә төшкәч, шактый ук ябыгып, сөякләре тырпаеп калган болай да бәләкәй буйлы Мусаның өстендә бу киемнәр, чит кешедән салдырып киертелгән булуын әллә каян сиздереп, буш капчык шикелле, иңбашларыннан ук асылынып торса да, алар аның

гражданский киемнән йөрмәгәнгә ел ярымлап вакыт узуын исенә төшереп, ничектер күңелен нечкәртеп җибәрде.

Урамда көз. Октябрь. Мәскәүдә хәзер яңгырлардыр инде. Ә монда җылы, ләкин дымлы һава. Агачлар да гел Казандагы, Мәскәүдәге кебек, саргаеп, соңгы яфракларын җиргә коеп бетереп яталар.

Комендант кабинетында аның үзеннән кала тагын өч кеше бар иде.

– Guten тag, Муса Жалилёв!

Фамилиясен ишетүгә, Муса сискәнеп китте. Ләкин, үзен кулга алырга тырышып:

– Guten Tag! – дип җавап кайтарды. – Ләкин мин Җәлилов түгел. Мин – Гомәров, һерр коментант!

– lüge nicht, Herr Jalil !7

Муса Мәскәүдә укыганда немецча беркадәр өйрәнгән иде. Шуңа күрә ул комендант белән тылмачсыз гына сөйләшә башлады. Тылмач исә аның ярым татарча сүзләрен немецчага авыштыруны кирәк дип тапты. Шулвакыт

сүзгә комендант бүлмәсендә утыручылардан берсе, илле-илле биш яшьләр чамасындагы, чама белән Муса буендагы, чәче чалара башлаган, шадра йөзле бер әфәнде кушылды. Мусаны сискәндереп, ул аңа татарча эндәште:

– Алдашасыз бит, Муса әфәнде. Сезнең бернинди дә Гомәров булмавыгызны бик яхшы беләбез, – диде ул.

Муса үзенең чынлап та алдашуына беркадәр читенсенеп куйды, аның йөзенә алсулык йөгерде.

– Ә сезне кем дип белик? – дип сорады ул бу әфәндедән.

– Без сезнең әсәрләрегезне яратып укыйбыз. «Хат ташучы» поэмагызны минем кызларым бик ярата! Сез мине белмисез, әлбәттә. Мин 1923 елдан бирле Германиядә яшим. Үзем Казан арты егете. Олы Солабаш дигән авылдан.

Шәфи Алмас атлы кеше булам.

– Эмигрант, димәк.

– Шулай булып чыга.

– Ә минем биредә икәнемне каян белдегез?

– Әсирлеккә төшкән беренче көнегездән үк хәбәрдар без. Нәрсә, әллә каты яралы килеш атып үтерелмичә, шушы көнгәчә исән йөрүегез тиккә генә дип уйлыйсызмы? Сезнең кебек яралыларны монда иркәләп тотучы юк, күренекле

шагыйрь икәнегезне белмәгән булсалар, күптән инде Волхов сазлыгы төбенә олагыр идегез. Менә шулай кадерләп, саклап кына Германия җиренә хәтле китереп җиткерә яздык үзегезне.

– Рәхмәт инде. Минем исәнлегем сезгә нигә кирәк булды икән, сер булмаса?

– Нинди сер булсын, Муса әфәнде!

Аларның үзара сөйләшкәннәрен тылмач комендантка тәрҗемә итеп бара иде. Соңгы җөмләдән соң сүзгә комендант та кушылырга булды:

– In Deutschland organisierte Tatarenlegion8

– Was ist meine Sache?9

– Бар, Муса әфәнде! Бар! – дип сүзгә комендант бүлмәсендәге икенче бер әфәнде кушылды. – Сез монда үзегезнең коммунист икәнегезне сайрый күрмәгез тагын. Югыйсә, бу бүлмәдән чыга да алмый калырсыз. – Ул шулай диде дә, тылмачка бу сүзләрне тәрҗемә итмәскә дип ишарә ясады.

– Ә сезне кем дип белик инде? – диде Муса.

– Сез мине дә белмисез, Муса әфәнде. Мин дә эмигрант. Германиядә утыз алтынчы елдан бирле яшим. Ләкин Шәфи әфәнде кебек коммерсант түгелмен. Галим кеше мин. Тюрколог. Сугыш башланыр алдыннан гына Гамбург университетында диссертация якладым. Кем белә, бәлки ишеткәнегез дә бардыр. Әхмәт Тимер атлы кеше булам. Мин дә Татарстаннан – Бөгелмә якларыннан.

Утыз яшьләр тирәсендәге, борын өстендәге зур түгәрәк пыялалы күзлеге йөзенә тирән акыллы гыйлем иясе кыяфәте биреп торган бу егетне Муса чынлап та белми иде.

– Менә бу егет тә үзебезнең яклардан, Муса әфәнде, Уфадан. Уфа педагогия институтында сезнең әсәрләрне өйрәнгән студент – минем ярдәмчем, кем әйтмешли, уң кулым, Гариф Солтанов, – дип, тылмач белән таныштыруны кирәк тапты Әхмәт Тимер.

Гариф чынлыкта «Татар арадашлыгы» комитеты җитәкчесе Гайнц Унгляубеның тылмачы иде. Унгляубе Гарифны Әхмәт Тимер әсирләр арасында агитация эшләре алып барган вакытларда аның белән йөртте.

8 Германиядә татар легионы оештырыла.

9 Минем анда ни эшем бар?

– Менә шул, Муса әфәнде, ишеткән булырга тиешсез, Германиядә татар-башкорт әсирләреннән легион оештырыла. Сезне шунда кушылырга кодалыйбыз. Үзегез генә дә түгел, легионга башка милләттәшләребезне чакырып пропаганда эше белән шөгыльләнергә тәкъдим итәбез.

– Акылыгыз алтын икән, үзегез көмеш булсагыз да.

Сүзгә Шәфи Алмас кушылды:

– Алай димәгез әле, Муса әфәнде. Уйлап карармын, диегез. Бәлки, чынлап та уйлап карарсыз. Сез – совет кешеләре өчен әсир булган көнегездән бирле халык дошманы. Сезне бит, илгә исән-сау әйләнеп кайтсагыз да, Себер көтә.

Гаиләгез, балаларыгыз. Алар рәхәт яши, дип беләсезме әллә? Хәбәрсез югалган көнегездән үк хатыныгызга көн күрсәтми башладылар бит инде коммунистлар.

Хатыныгыздан хат килмәгәч тә, аңламыйсызмы әллә?

Шәфи Алмас ничек тә Мусаны күндерергә, үз ягына авыштырырга тырыша иде. Аның сүзләрендә хаклык та бар иде кебек. Бер Әминә белән сөекле Чулпаны гына түгел, Рауза белән улы Альбертны да, Зәкия белән кызы Люцияне

дә тынычлыкта калдырмаганнардыр... Мусаның күңеленнән яшен тизлеге белән әнә шундый уйлар сызылып узды.

– Озак уйламагыз, Муса әфәнде. Бу эш белән фюрер үзе кызыксына. Бигрәк тә генерал Власов Урыс Азатлык Армиясен төзү турында тәкъдим ясагач, Гитлерның планнары үзгәрде.

– Аннан соң, сез үзегез генә түгел, легионга язылырга теләк белдерүчеләр күп. Агитация алып барырга вәгъдә бирүчеләр дә бар, – дип, Әхмәт Тимер Шәфи Алмас сүзен куәтләргә ашыкты.

– Кемнәр инде ул, сер булмаса? Мин беләмме? Мине беләләрме? Безгә бергә эш алып барырга туры киләчәк бит.

– Әлбәттә, әлбәттә, Муса әфәнде! – Шәфи Алмасның тавышында ниндидер ныклык, ышаныч чалымнары барлыкка килде. Моны комендант та сизде. Тылмач аңа тәрҗемә итеп барса да, ул ышанып бетмичә, аннан кайта-кайта сорады:

– Stimmt dem zu? Stimmt dem zu?10

– Ja ja herr komentant!11

– Мин эшләремне Шәфи әфәндегә тапшырам, Муса әфәнде. Сез исә аның ярдәмчесе – уң кулы булырсыз дип уйлыйм.

– Каян килгән үз-үзеңә ышану?! Мине легион агитаторы булыр дип каян шулай ышанып сөйлисез? Әле ул легионыгызга язылу турында да уйлап карарга кирәк!

– Сезне якын дустыгыз Абдулла Алиш үрнәге дә кызыксындырмасмы? – диде Шәфи Алмас, Мусага үтәли сынаулы карашын төбәп.

– Кем соң ул? Мин андый кешене белмим, – диде Муса, күзен дә йоммыйча.

– Башыгызны юләргә салмагыз, Муса әфәнде. Сез бит Татарстан Язучылар оешмасы рәисе булып эшләгән кеше. Үз коллегаларыгызны да белмәгәч, нинди рәис инде сез?!

– Ул язучының әсирлеккә төшүен беренче ишетәм.

– Алайса, сугышның беренче елында гына да миллион ярым совет солдатының әсирлеккә төшүе хакында да белмисез. Менә шул, Муса әфәнде: ул миллион ярым әсирне тәккә ашатып яткызу Германия өчен зур юмартлык булыр иде. «Кем эшләми, шул ашамый» дигән әйтемне большевиклар бик яхшы файдалана түгелме соң?! – дип сүзгә кушылды Әхмәт Тимер.

 

* * *

Муса казармасына суга төшкән чебеш кебек, канатларын салындырып кайтып керде. Беркем белән сөйләшмәде, беркемне күрергә теләмәде.

«Менә йөр син үзеңне Гомәров дип, мине монда белмиләр дип. Муса Җәлил икәнеңне дә, сугышка кадәр Язучылар союзы рәисе булып эшләгәнеңне дә белеп торалар. Каян, ничек?» Мусага шул сораулар тынгылык бирмәде. Сәндерәсенә менеп

яткач та күзенә йокы кермәде. Аның башында мең төрле уй бөтерелде. Миен мең төрле сорау бимазалады. «Нишләргә соң? Салих Ганиев дустына сер итеп кенә ачкан хыялын монда инде аның күптәнге дуслары тормышка ашырып ята түгелме соң?!

Юк, юк, алар легионга язылырга гына агитлап йөрмиләрдер. Алар да Муса шикелле үк уйлаганнардыр. Легионга язылып, безнекеләргә каршы сугышка җибәрелгәч, командирларны юк итеп, автоматларны дошманның үзенә төбәргә агитлыйлардыр алар әсирләрне. Иһ, тизрәк таң атсын иде дә, тизрәк үзләрен күрәсе иде.

Әхмәт Тимер, «Ватан алдындагы бурыч», дип, хисләрдә уйнарга маташты. Ә бит Ватан бер генә! Әхмәт Тимер өчен дә, Шәфи Алмас өчен дә, Исхакый өчен дә, Вәлиди өчен дә! Сталин канга батырган, Гитлер юк итәргә теләгән

Ватан да шул ук Ватан бит ул! Шәфиләрнең, Исхакый, Вәлидиләрнең нинди гаебе бар иде соң шулай ватаннарын ташлап чит илгә качарлык? Бер караганда, аларда да хаклык бар кебек. Муса, кулына мылтык алып, сугышка киткән икән,

шул ук Ватанны дошманнарга бирмәс өчен киткән бит!»

Муса бик озак әйләнеп-тулгангалап ятты сәндерәсендә. Күзенә йокы кермәде. Сорауларга да бертөрле генә җавап таба алмады. Ахырдан Шәфи Алмас белән Әхмәт Тимернең тәкъдимен кабул итәргә, дигән фикергә килде.

Абдулла Алиш белән очрашып, үз фикерләрен уртаклашырга кирәк дигән уй белән, көзге таң беленә башлаганда гына йоклап китте.


(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01, 2019

Фото: pixabay


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев