Ватан (Беренче бүлек / 13-15)

(РОМАННЫ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ)

 

13

«Аерылу» шигырен икенче көнне дә язып бетерә алмады Муса. Ул әле һаман да кичәге уйларыннан арына алмый иде.

Рауза улына Альберт исемен үзе кушты. Альбертка җиде яшь тулды быел. Мәктәптә укыйдыр инде. Улы белән бер тапкыр да очрашып, аның белән сөйләшкәне дә, уйнатканы да булмады бит аның. Рауза Мусага бик нык үпкәләде. Үпкәләргә сәбәбе дә бар иде шул. Муса башта аның балага узганлыгын белмәде. Яңа елга кайткач, «ирең башка кызлар белән чуала» дигән сүзләргә хәтере калган хатын очрашырга да теләмәде ул чакта. Ә үзе көмәнле булган икән. Муса әллә ничә мәртәбә күрешергә теләп, артыннан

барса да, якын җибәрмәде. Ләкин Мусаны ялгызлык тәмам туйдырган иде инде. Ул, өйләндем, инде гаилә тормышым башлана, дип канатланып йөрсә дә, Рауза никахлашкан көннәрдә үк аңа ияреп Мәскәүгә китми калды. «Үзеңнең дә яшәргә урының юк, кеше почмагында йөрисең, башта фатир ал, аннары күчеп килермен, җәйгә чыккач», – дип, Казанда калды да, шушы хәлләрдән соң Мусага борылып та карамады. Муса баштарак бик борчылган иде, соңга таба кул селтәде. «ЗАГСка барып язылышмаган ич алар, башка егете булгандыр.

Кем белән нинди хәл булмый, дип, җиңелрәк карады. Ә беркөнне шулай Раузаны килештереп булмасмы, дип, Казанга кайткач, телеграфта күптән күзе төшеп йөргән танышы Зәкияне очратты.

 

Зәкия белән алар әле «Октябрь баласы»нда эшләгән чакта очрашканнар иде. Донбасста яшәүче Зәкия исемле бер кыз, журналда бастырыгыз әле, дип, шигырьләр җибәргән иде. Муса аларны укып чыкты да: «Акыллым, шигырьләрең ошады. Без аларны журналда бастырып чыгарырга булдык. Фотосурәтеңне җибәр», – дип җавап хаты язды. Җавап озак көттермәде.

Конверт эчендәге кыз сурәтен күргәч, Муса шундук аңа читтән торып гашыйк булды. Гашыйк булмаслык түгел – кыз чибәр, сөйкемле һәм алма кебек тулып пешкән иде.

 

Зәкия Казанда туып үскән кыз икән. Аңа унөч яшьләр тирәсендә, әти-әнисе Донбасс якларына күчеп киткәннәр. Зәкия шунда Кузнецк дигән шәһәрдә укытучылар техникумында укыган. Ә бераздан аларның гаиләсе киредән Казанга әйләнеп кайткач, Зәкия телеграфта өйрәнчек булып эшкә урнашты. Бу 1932 ел

ахырлары иде. Муса эшләгән «Октябрь баласы» журналы Казанга күчерелеп, аның редакция оештырырга дип Казанга кайткан чагы иде. Журналга редактор һәм башка җаваплы хезмәткәрләр табарга кирәк. Муса шунда ук Зәкияне искә төшерде. Редактор ук булмаса да, җаваплы сәркатип урынына бер дигән кадр»,

дип уйлады. Ул аны эзләп, телеграф урнашкан бинага килде. Вахтёрдан: «Зәкия Садыйкова исемле кыз биредә эшлиме?» – дип сорады.

– Көтеп торыгыз, хәзер чакырам, – дип, вахтёр хатын өске катка менеп китте. Озак та үтмәде, баскычтан бәләкәй генә, бөтерчек шикелле түгәрәк бер кызның тәгәрәп төшкәне күренде.

– Кем мине сорый? – диде ул, баскытан төшеп җитмәс борын. Үзе аста торган егетне шундук танып алды. «Бәрәч, Муса Җәлил ич бу!» – дип уйлап куйды һәм, телеграф аппаратын көйләп ятканда, машина маена буялган кулларын сөртергә дә онытканын аңлап, читенсенеп, кулларын артка яшерде.

Аннары аптыраулы, сөенечле тавыш белән:

– Муса абый, исәнмесез?! – дип исәнләште.

– Менә нинди икән син! – диде Муса, соклануын яшермичә.

– Нинди?

– Кечкенә генә.

– Кечкенә дә төш кенә!

– Анысын күрербез, – диде Муса.

– Күрсәтсәләр күрерсез.

– Бүген мин сине бер очрашуга чакырсам, килерсеңме?

– Нинди очрашудыр бит.

– Казанда «Октябрь баласы» журналы ачыла. Казан яшьләрен җыеп, шул турыда сөйләшәбез.

 Матур кызлар күрсә, шундук йөрәген йөгәнли алмаган Муса бу юлы да Зәкиягә гашыйк булды да куйды. Аннан соң шактый вакытлар Мәскәү–Казан арасында Муса белән Зәкиянең йөрәк серләрен саклаган хатлар йөрде. Муса бер кайтканда Зәкиягә, әйдә, өйләнешик, дип, тәкъдим дә ясап карады. Ләкин Зәкия, кайда торырбыз, мин – Казанда, син – Мәскәүдә, фатир ал башта, аннан карарбыз, дип, төпле генә торыр урыны булмаган, әле тулай торакта, әле кеше почмагында яшәп көн иткән Мусага мәсьәләне кабыргасы белән куйды. Шуннан соң аралар беркадәр суынган кебек булган иде. Тиз гашыйк

булучан Мусаның Зәкия белән булган соңгы сөйләшүеннән соң әле тагын әллә ничә кызга күзе төште. Ул өйләнергә кирәк дигән ныклы карарга килгән иде.

Утыз дүртенче елда татар театры Мәскәүгә гастрольгә килгәч, Рауза исемле артисткага гашыйк булуы соңгысы иде. Ләкин Рауза белән аерылышып, Зәкияне кабат очратканда, ул Раузаның көмәнле булып калуын да, Мусадан бәби табуын да, ул бәбинең инде ике айлык булуын да белми иде шул.

Муса сентябрь аенда, Зәкияне әти-әнисеннән сорарга дип, соңгы тапкыр Казанга кайтты. Ләкин Зәкиянең үз туксаны туксан. Шулай да кызның әнисе, Муса бик гозерләнеп ялынгач, күршедән бер бабайны чакырып никах укытты.

Ә Зәкия белән Муса, такта белән генә бүленгән икенче бүлмәдә шырык-шырык көлешеп, аларны тыңлап утырдылар. Муса ул кичне кыз өендә кунарга калды.

Берничә көннән кабат Мәскәвенә китеп барды.

 Ә бер кавым вакыт үткәч, Зәкия үзенең күптәнге танышы Раузаның Мусадан бала табуы турында ишетте. Муса Зәкияне алырга дип Мәскәүдән Казанга кайтса, анда аны һушын алырлык яңалык көтә: ул Альберт исемле малайның атасы, имеш! Зәкия исә, Рауза шикелле үк, үпкәләп, чемоданнарын

тутырып, үзенең балачак дусты янына Ташкентка ук китеп барган. Муса бу юлы да Ташкентта икенче баласы – кызы Люциянең тууын белмичә кала.

Зәкия белән алар шулай кушылмыйча да диярлек аерылдылар.

Инде нишләргә? Мусага утыз яшь тулды. Ул – әле чынлап торып гаилә дә кормаган килеш, ике баланың атасы. Альбертын белсә дә, Люциясе турында берни дә белми, чөнки Зәкия китте дә югалды, бернинди хат-хәбәре юк. Әнисе

берни сөйләми, хәер, үзе дә белми иде бугай.

Мәскәүдә Муса күптәннән инде Әминә исемле кыз белән очраша иде. Баштарак аларның танышлыгы тирән мәхәббәт белән бәйләнмәде дә. Әминә – Казанда туып үскән кыз. Алар өч туган – апасы, энесе һәм үзе – өчесе дә, Казаннан Мәскәүгә

килеп, югары белем алганнар. Соңыннан балалары янына әти-әниләре дә күченгән.

Мәскәү астындагы Загорянка бистәсендә яшиләр. Әминә төзелеш оешмасында техник-конструктор булып эшли. Сөйкемле генә кыз. Мусага мәхәббәте сизелеп тора. Мусаның гына күңеле һаман сайлана, принцесса килеп чыкканын көтә. Ә

ул принцессалар дигәне гел горурлар, борыннарын югары тоталар. Аларга егете дә булсын, фатиры да булсын, дан-дәрәҗәсе дә. «С милым и в шалаше рай» дигән урыс әйтемен ишеткәннәре дә юктыр, күрәсең. Ике тапкыр уңышсыз никахтан соң, Муса, бүтән эзләнмәскә, дигән карарга килде. Тотты да тәкъдим ясады Әминәгә. Ә Әминә шуны гына көтеп йөргән – бернинди никах та кирәк булмады, ЗАГСка барып, кушылуларын рәсмиләштереп куйдылар да, Мусаның шул сигез

метрлы кысан, тар бүлмәсендә яши дә башладылар. Альбертка – ике, Люциягә бер яшь тулган тирәләрдә Мусаның үзенә охшаган һәм туп шикелле түгәрәк, алма кебек алсу йөзле, орчык кебек кенә бәләкәч кызчык – Чулпан дөньяга килде.

Әминә Мусаның барлык маҗараларын яхшы белсә дә, бернинди үпкә-көнләшү күрсәтмәде, ир кеше өчен бер дигән иптәш булып чыкты.

***

 Менә хәзер, Муса Демблин крепость-лагереның кысан, тар камерасында утырганда, үзенең сөеклеләрен – хатыннарын һәм балаларын уйлады. Аларның «хәбәрсез югалган», бәлки әле тагын да хәтәррәк «сатлыкҗан» дигән яманаты чыккан гөнаһ иясе ирләре – Муса Җәлилнең, хатыннары булулары аркасында

нинди җәфалар, михнәтләр күреп яшәүләрен уйлап борчылды. Мусаның авыр уйларга чумып утыруын бүлмәдәшләре дә күрде, ләкин берни сорашмадылар, борчымадылар да... Ул аларга «Аерылу» дигән шигырь язуы турында әйткән иде, бары тик шул сөйгән хатыныннан, сөекле кызыннан аерылу хәсрәтеннән

тирән уйларга чумгандыр, дип кенә фаразладылар бугай.

Муса, ниһаять, карандашын алып, башлаган шигырен язарга кереште.

Аерылган, еракта калган кадерле кешеләрен сагыну хисләре аның күңелендә мөлдерәмә булып тулган иде, ул сүз арты сүз, юл арты юл язып, тиз арада шигыренең соңгы җөмләсенә нокта да куйды.

...Күп татыдым җирдә мин ачысын

Үзәк өзгеч авыр сагышның.

Елатып һәм кайнар үбештереп,

Дустым белән, язмыш, кавыштыр!

Айлар түгел, еллар... авыр хәсрәт

Тавы булып торды йөрәктә.

Бер минутлык күрешү бәхете белән

Инде, язмыш, мине бүләклә!

 – Булды бу, – дип, тирән сулап куйды Муса, дусларына карап. – Ә сезнең эшләр кайсы тирәдә?

– Утырабыз менә, көтеп, кайчан ашарга кертерләр икән, дип?

– Бәй, әле ашарга да кертмәдемени теге шымчы егетебез?

– Юк шул, онытты.

Шуны гына ишеткәндәй, әллә уйлары барып җиттеме, камераның авыр тимер ишегенең эшермәсен кузгаттылар. Шыгырдап ишек ачылды һәм өчесенә бер мискигә салган баланда белән чәйнек күтәргән Баязит күренде.

– Әллә безне оныттыңмы дип торабыз? – диде Баттал.

Баязит дәшми-тынмый гына җамаякларына аш салып чыкты.

– Минем йомышны үти алдыңмы, Баязит дус? – дип, Муса кәгазь турында искә төшерде.

– Юк шул, мөмкинлек чыкмады, – диде Баязит.

– Алайса, менә бу кәгазьне минем сәндерә күршесендә, аста ятучы Гарәф атлы егеткә бирә алсаң, әйбәт булыр иде.

– Нинди кәгазь соң ул? Немецларга каршы язылган нәрсә түгелме? – дип төпченде Баязит.

– Курыкма, шигырь бу. Сөекле хатыннарыбызны, балаларыбызны сагынып язган шигырь генә.

– Шигырь генә булса ярый, тапшырырмын. Листовка яза күрмәгез тагын, сез шагыйрьләрдән барысын да көтәргә була. Башны бетертәсез аннары.

– Кемгә кирәкле баш соң ул? Монда безне барыбер ачтан үтерәчәкләр, – диде Гайнан. Күрмисеңмени, көн саен күпме кеше кырыла, мур урынына?!

– Мин үлмәм, минем эшләр көйләнде хәзер, – диде шымчы.

– Кеше өстеннән әләк-мазар ясап йөрсәң, тамагың тук килеш тә үлеп китүең бар, туганкай, – диде Баттал, егетне куркытырга теләп.

– Мин кеше сатмыйм, Аллага шөкер.

– Сатма шул, бездән дә сиңа шул киңәш.

– Ярар, бир шигыреңне, Муса абый. Шулай да сезнең хакта бик сорашалар комендатура кешеләре.

– Ә син нәрсә дисең инде?

– Нәрсә дим... Берни дә белмим, берни дә күрмәдем, дим.

– Молодец, һаман шулай дип җавап бир. Без дә берни язмыйбыз, эшләмибез дә ул фрицларга каршы. Белеп тор, яме, туганкай, – дип, Муса аңа шигырен сузды.

Баязит камераны җыештыргалаган арада егетләр, баландаларын чөмереп, кибәкле ипи кыерчыгы белән яшькелт төстәге сыек чәйләрен эчеп тә куйдылар.

Баязит, озак маташмыйча, чәйнек белән мискине алып чыгып та китте.

– Шигыреңне безгә укымадың, Муса абый, – диде Баттал. – Берсенә дә бирмичә, юкка чыгарса?

– Чыгармас, белербез нишләткәнен.

– Ничек? Әйтер дисеңме?

– Мин анда шигырьнең урта бер җиренә бер куплет итеп Гарәфкә записка да яздым. Ул Баязит аркылы җавабын бирергә тиеш.

– Башың эшләгән. Шулай да, рисковать иткәнсең.

– Курыкма, Баттал дускай, минем, үзең әйтмешли, әлегә, Ходайга шөкер, баш эшли. Шигырьне икенче кәгазьгә күчереп алдым мин.

Уналтынчы елда туган Баттал, сугыш башланганда, инде егерме биш яшендә булса да, әле өйләнергә өлгермәгән. Армиядә хезмәт иткән чагында ул аягын авырттырып, гарипләнеп кайткан. Аннан соң сугыш башланды. Гарип булса

да, үз теләге белән фронтка китеп барды. Чолганышта калып, аңын югалткан килеш, кышкы салкында ятып, аяк бармакларын өшетте. Әсирлеккә төште.

Лагерь лазаретында аның уң аягының бармакларын кистеләр. Аксап-туксап кына йөрсә дә, егет беркайчан төшенкелеккә бирелми иде. Лагерьда ул, урыс әйтмешли, «Первый парень в деревне!» булды. Һәрчак күңеле – көр, теле – җор,

хисчән егет иде. Абыйсы Салих Баттал кебек үк шагыйрь булмаса да, яттан күп шигырьләр белә. Кич җиттеме, шигырь сөйләп, әсирләрнең күңелен күтәрде.

– Шигырь китте сәяхәткә. Ә листовканы нишләтәбез, егетләр? – диде Муса.

– Бу малайга биреп булмый. Укып караса, сатачак. Күренеп тора.

– Шулайрак шул. Көтик әле, берәр җае чыкмасмы, – диде, үзен-үзе юаткандай, Гайнан.

– Нишлисең, көтәргә инде.

 Камерада утырганда, Муса тагын озын-озын өч шигырь язды. Иркенләп, ашыкмыйча язарга вакыт та күп, комачаулаучы да юк иде. Күңелдән бикләп калган элегрәк язган шигырьләрен дә искә төшереп, кәгазь битенә күчерде.

Баязит икенче көнне Мусага берничә бит кәгазь алып керде. Аның Баязит аркылы Гарәфкә язган заданиесе шул иде. Шымчы, мескен, үзе дә аңламыйча, Мусаның йомышын үтәгән булып чыкты.

Аларны камерада озак тотмадылар. Нәкъ ике атна дигәндә, башка әсирләр арасына чыгардылар. Һәм икенче көнне үк, әсирләрне легионерлар итеп теркәп, төрле лагерьларга бүлгәләү башланды.

 14

 Әхмәт Тимер һәм Шәфи Алмас белән очрашудан соң, Муса гел Алиш турында уйлап йөри башлаган иде. Хәзер кайда икән соң Алиш? Легионга язылды микән, юк микән? Нишләп аны искә төшерделәр икән? Бер әйткәч, нишләп очраштырмыйлар? Мусага әнә шундый сораулар тынгы бирмәде.

Шәфи Алмас, чынлап та, Алишны күргән иде. Ләкин аның легионга язылуы турында сүз Шәфинең шыттыруы гына. Алиш белән ул Седльце лагеренда очрашты. Демблинга килер алдыннан гына Шәфи Алмас, Гайнц Унгляубега ияреп, легионга язылырга өндәп, төрле лагерьлар буйлап йөреп

чыктылар һәм Седльцеда да булганнар иде. Биредә комендатурада аларга Абдулла Алиш исемле татар язучысының әсирлеккә төшүе турында әйттеләр.

Шәфи Мусаны агитлаганда, аның якын танышы булган Алиш исеме белән хисләрендә уйнап алырга ниятләгән иде. Алар ул чакта Алишны да легионга язылырга кыстадылар. Алиш Шәфине язучы буларак кызыксындырды. Аңа «Идел-Урал» гәзитәсен чыгарыр өчен хезмәткәрләр кирәк иде. Алишны ул бу

эш өчен бер дигән табыш дип күрде. Комендатурада әсирләр белән очрашуда Фуат Булатов, Кави Ишмурзин исемле тоткыннар да бар иде. Шәфи гәзит чыгару өчен язучылар гына түгел, хәреф шомартучылар, типография эшчеләре

дә кирәк булачак, дип, аларны да бу эшкә тартырга маташты.

***

Сугышның беренче айларында ук үз теләге белән фронтка киткән Алиш, өч ай үтүгә, Брянск тирәсендә барган каты сугышларда Десна яры буенда дошман тылында чолганышта калып, каты яраланган хәлдә әсирлеккә төшкән.

Литвадагы Алитус шәһәрендә, Чехословакиядә, Германиядә, Польшаның Краков лагерьларында булганнан соң, 1942 елны ул Седльцега күчерелгән. Бирегә китерелгәндә, инде ул тәнендә чыкмаган җаны гына калган, чирле, зәгыйфь бер күләгәгә әйләнгән иде. Бәлки, озак та тормыйча, җан тәслим дә кылган булыр иде, язучы икәнлеген белеп, «Идел-Урал» легионында хезмәт итәргә бер дигән кандидат булуын истә тотып, аңа мөнәсәбәт беркадәр яхшы якка үзгәреп китте.

Ләкин бу көннәр килгәнче, Алишка Седльцеда бик күп михнәт чигәргә, лагерь тормышының бөтен авырлыкларын татырга туры килде әле.

Лагерьда хәллерәк әсирләрне Польша паннарына хезмәткә йөртәләр иде. Алар анда ашап-эчеп, тамакларын туйдырып кайталар. Мөмкинлеге булганнары лагерьда калганнар өчен дә калдык-постык ризыклар кыстырып кайтырга тырыша. Ләкин Алиш, лагерьдан лагерьга йөреп, тәмам сәламәтлеген

какшаткан, кемгәдер хезмәтче булып эшләрлек рәте юк иде.

Көннәрнең берендә Алиш үзе белән бер баракта тотылучы Газыйм исемле егет белән танышты. Газыйм аның юл биштәреннән кәгазь, карандаш чыгарып, нәрсәдер язып утырганын күрде дә: «Хат язасызмы әллә?» – дип кызыксынды.

– Хат түгел, әкият язам, – диде Алиш.

– Әкият? – дип гаҗәпләнде егет.

– Әйе, әкият.

– Нәрсә турында, сер булмаса?

– Сер түгел. – Алиш, кәгазь белән карандашын бер читкә куеп, күңелдән генә яза торган әкиятенең эчтәлеген сөйли башлады. – Бер урманда, агач төбендә, үзенә оя ясап, бер елан яшәгән ди. Көннәрнең берендә бу еланны оясы янында керпе күргән дә, мине дә үз яныңа яшәргә керт әле, дигән. Елан риза булган. Шуннан соң болар икесе бер өндә яши башлаганнар. Ләкин бу керпе бигүк яхшы күңелле булмаган ди. Ул энәләре белән еланны чәнчи икән. Елан ризасызлык күрсәтсә дә, керпе аны чәнчүдән туктамаган, җае туры килгән саен, аңа кадалуын дәвам иткән. Шуннан соң елан, керпенең үзен генә калдырып,

оясыннан чыгып китәргә мәҗбүр булган. Менә шундый әкият.

– Кызык. Ә кем өчен язасыз инде бу әкиятне?

– Ничек кем өчен? Балалар өчен.

– Немец балалары өченме?

– Нишләп немец балалары өчен булсын, татар балалары өчен. Минем Казанда ике улым калды. Шулар өчен.

– Сез язучымыни?

– «Сертотмас үрдәк» әкиятен ишеткәнең бармы?

– Бар, булмыйни. Әллә ул әкиятне дә сез яздыгызмы?

– Мин яздым. «Нечкәбил»не дә, «Алтын әтәч»не дә.

– Сез әллә язучы Абдулла Алишмы?

– Шул үзе.

– Менә бит, нинди кеше белән очрашканмын икән! Сезне бит, сугышка җибәрмичә, кадерләп саклап кына тотмалы булган! Балалар өчен иң кадерле кеше бит сез, Абдулла Алиш абый! Сезне танырлык та түгел, йөзегезне сакал-мыек баскан. Күптән кырынганыгыз да юк, ахры.

– Язучылар, сугышка бармыйча, өйдә качып ятсалар, кем сугышыр соң ул фашистлар белән?! Без, татар язучылары, барыбыз да үзебез теләп фронтка киттек.

– Ә бу хәшәрәтләр, язучы икәнегезне белмичә, нинди михнәт күрсәтеп яткыралар шушы тәмуг оясында. Бертуган әкиятче Гриммнарның әкиятләрен укып үскәннәрдер бит инде ул мәнсезләр дә.

– Бәлки, укыганнардыр.

– Сезнең әкиятләр бит Гриммнарныкыннан бер җире белән дә калышмый, Абдулла абый. Сезнең «Ана әкиятләре» китабыгызда нинди кызык әкиятләр!

– Укыдыңмыни?

– Укыдым. Улларыма укыдым. Минем дә бит авылда ике улым калды. Шуларга дип алып кайткан идем. Әниләре укыйдыр инде хәзер. Каһәр суккан сугыш башланды бит. Әйләнеп кайтып та булмас инде.

– Кайтабыз әле без... Карале, исемең кем булды инде, танышмадык та.

– Газыйм минем исемем, Абдулла Алиш абый. Якташлар без сезнең белән. Иделнең сул ягында – сезнең Болгар, уң ягында – безнең Апас. Апас районының Куллар авылыннан мин. Монда әле тагын бер якташыбыз бар – Кайбыч егете, Янсурино авылыннан керәшен Володя Мершинов.

– Менә бит, Җир түгәрәк түгел димә син. Җәһәннәм чигенә китереп тә күрештерә.

– Мин сезне, Абдулла Алиш абый, күптән күзәтеп йөрим инде. Беркөнне базарда пәке сатып утырганыгызны да күрдем. Кулыгыз эш белә икән.

Алдылармы соң?

– Юк шул. Менә ул, үзем белән йөри. – Алиш юл капчыгыннан бер җәбе пычак, бер җәбе кашык итеп ясалган сөяк саплы пәке чыгарды. – Алмасалар, үземнән дә артмый әле. Ашарга гына юк менә.

– Абдулла Алиш абый...

Газыйм сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, Алиш аны, бүлдереп:

– Абдулла Алиш абый да Абдулла Алиш абый дисең. Берсен генә әйт әле.

Алиш абый дисәң дә җитә бит.

– Шулай инде анысы. Әллә ничек бит, сез олы язучы. Ярар алайса... Алиш абый, сез поляк паннарына эшләргә дә йөрмисез, лагерь баландасы белән генә тамак туймыйдыр шул. Моннан соң мин сезнең өчен хуҗалардан калган ризыкларны кыстыргалап кайтырмын әле.

– Начар булмас иде. Рәхмәт инде, хәлгә керергә тырышасың.

– Алиш абый, әйдәле, бер җиргә барып килик.

– Кая?

– Барак артында ашханәнең чүплек базы бар. Шунда ашарга яраклы нәрсәләр дә ыргыткалыйлар, хәшәрәтләр.

Алар, барактан чыгып, сак кына як-якка карангалап, ашханә артына юнәлделәр. Чүп өемнәре өстендә чынлап та бер күч бәрәңге кабыгы аунап ята иде. Ләкин баз чәнечкеле тимер чыбык белән әйләндереп алынган койма артында.

Чыбык аша кулны сузып, җыеп алырга буладыр да, ләкин чыбыкка кул тисә, эш харап, сигнализация эшли башлый. Койманың теге башындагы каланчага менеп баскан сакчы, качучылар дип уйлап, атып үтерергә дә бик мөмкин. Шулай булып чыкты да. Дөрес, атмадылар атуын, ләкин ике әзмәвер килеп, типкәли-типкәли, аңнарын югалтканчы кыйнадылар. Аннары нәрсәдер сүгенделәр-сүгенделәр дә

ашханә подвалына сөйрәп илтеп ташладылар. Аңнарына килгәндә, подвал эче кап-караңгы булган, төн җиткән. Җитмәсә, идәне сулы икән, киемнәре лач су, күшеккән тавыкка әверелгәннәр иде. Шуның өстенә авыртмаган җирләре юк.

– Алиш абый, син исәнме? – дип тавыш бирде Газыйм.

– Исән бугай. Нык кыйнаганнар, каһәрләр. Баш чатный. Бөтен җир авырта.

Алар, башларын күтәреп, бер-берсенә караштылар. Киемнәре пычрак инде, анысы аңлашыла, битләре дә шакшыга каткан иде.

– Монда су җыелып тора, шуның белән битләрне юыйк булмаса, – диде Алиш.

Битләрен юарга да өлгермәделәр, подвал ишеге ачылды. Ахрысы, сөйләшкәннәрен ишеткәннәр, бер немец сакчысы кереп: «Russische Schweine!» – дип акырды.

– Урыс дуңгызлары, ди, – дип тәрҗемә итте Алиш. – Тагын кыйнарлар микән инде?

Немец подвал утын кабызды. Сүрән генә яна торган лампа икән. Ул арада фриц кесәсеннән зуррак лампочка чыгарды да, сүрән яна торганын борып алып, шунысы белән алыштырып куйды. Ул прожектор шикелле яп-якты нур сибә башлады.

– Schau dir das Licht an!12 – дип кычкырды фриц.

Күзне сукырайта торган яктылык иде бу. Утка карамасаң да, күз каралары зураеп, берни күрми торган булып калды. Немец кычкырып көлде дә подвалдан

чыгып китте, һәм ишекне бикләп куйды.

– Фашист тек фашист! – диде Алиш. – Кайчанга кадәр тотар икән инде бу безне шулай?

– Иртәнгә хәтле инде. Күзләрне йомып, уч төбе белән капларга кирәк. Югыйсә сукыр калабыз.

Алар, шушы хәлдә, аякларына чүгәләп, төнне үткәрергә мәҗбүр булдылар.

Ләкин фашистның җәзалавы моның белән генә бетмәгән икән әле. Иртән подвал ишеген киереп ачты да: «Willst du essen?13 – дип сорады.

– Әллә иртәнге ашка чакыра инде? – дип куйды Алиш.

– Мәрхәмәте килгәндер, бәлки, – диде Газыйм.

– Ай-һай, килде микән?!

Фриц аларны урамга алып чыкты, кулларына котелоклар тоттырды.

– Mit kleinen Steinen füllen!14 – дип боерды һәм вак таш сибелгән ком өстенә тезләндерде. – Һier ist ein Durcheinander!15 – дип шаркылдап көлде.

Ул көнне алар бөтенләй ач калдылар. Газыйм да көндәгечә поляк байларына хезмәткә бара алмый калды. Көне буе мүкәләп җыйсалар да котелокларын вак таш белән тутыра алмадылар. Аның каравы Алиш Газыймга үзенең шигырьләрен сөйләде. Кайта-кайта сөйләде. Газыймның хәтере яхшы булып

чыкты, тиз ота торган сәләте бар икән. Алишның әллә нихәтле шигырен ятлап алырга өлгерде.

– Мин боларны бер дәфтәргә күчереп куям әле, – диде ул.

– Бик әйбәт булыр. Исән-сау илгә әйләнеп кайтсаң, Рокыяма илтеп тапшырырсың. Рокыя – хатыным ул.

– Үзегез дә кайтырсыз, Алла боерса, Алиш абый, – диде Газыйм.

– Бирсен Ходай. Ләкин ни булмас бу хәшәрәтләр илендә. Ә болай ышаныч арта. Беребез булмаса, беребез алып кайтыр шигырьләрне.

15

Әгәр дә дөньяда тәмуг бар икән, ул, мөгаен, шушы Седльце лагередыр, дип уйлый башлады Алиш. Моңа кадәр күпме лагерьда булып та, биредәге вәхшилекне, мондагы явызлыкны ул беркемнән дә күрмәде. Фашистлар аеруча мәрхәмәтсез, кешелексез булып тоела башлады аңа.

 Каян килә кешегә шул кадәрле явызлык? Ә бит Германия дөньяда СССРдан соң икенче булып социализм юлыннан китәр дип көткәннәр иде алар моннан егерме еллар элек кенә. Эшчеләр азатлыгы өчен көрәшү идеясе беренче булып шушы илдә туган бит. Социаль-демократик хәрәкәт теоретиклары

Карл Маркс белән Фридрих Энгельс шушы илдә яшәгәннәр. Карл Каутский, Роза Люксембург... Революцион хәрәкәт теоретиклары булган әлеге күренекле немецлар. Барлы-юклы ике дистә ел эчендә ничек итеп җәмгыять тормышы

асты-өскә килеп үзгәрергә мөмкин? Революцион хәрәкәтләрдә кайнаган бер генә кеше дә калмады микәнни бу Германиядә?

Алишның башында шундый сораулар кайнады. Немецларның бу кадәр мәрхәмәтсез булулары һич кенә дә аның аңына барып җитә алмый иде.

Әле ярый арада Газыйм кебек мәрхәмәтле кешеләр очрый. Ләкин алар да бу тәмуг оясында бер көн дә тормыйча, мөмкинлек чыгуга качып китәрләр иде. Тик бу мөмкин түгел – әсирләрне бик нык каравыллыйлар. Аз гына шикле

күренгәннәрне, бигрәк тә качу турында уе булганнарны сизенсәләр, шундук атып үтерәләр иде. Алиш та мәгънәсез үлемнән берничә мәртәбә чак котылып калды.

 Беркөнне шулай баракта ялгызы гына калырга туры килде. Хәллерәкләр поляк паннарына хезмәткә китте. Калганнарны да, лагерь тирәсендәге вактөяк эшләргә кушып, барактан алып чыгып киттеләр. Алиш, ялгызлыктан

файдаланып, юл биштәреннән кәгазь һәм каләм чыгарып, шигырь язарга ниятләде. Ул күптәннән инде күңеленнән хатыны Рокыяга багышлап иҗат итә башлаган шигырь юлларын кабатлап йөри иде. Утырып язарга гына ничек тә

җай таба алмый изаланды. Бүген менә шул җай чыгып тора. Беркөнне генә кулына килеп кергән листовканың буш җиренә: «Тормыш иптәшем Рокыяга

багышлыйм», дип язып куйды.

Син идең ул минем мәхәббәтем,

Күктә янар якты йолдызым.

Мин табындым сиңа, бары сиңа,

Оныттым мин хәтта җир йөзен...

Алиш, шушы урынга хәтле, кәгазьдән карандашын алмыйча да диярлек, тукталмыйча язды. Инде ничә көн шушы турыда уйлап йөргәнгәме, шигырь юллары чишмә кебек, үзләреннән үзләре агылды.

...Уйлар Алишны еракка, хатыны Рокыя белән уллары Айваз һәм Алмаз янына алып китте... Әтиегезнең фашист әсирлегендә җәфа чигүен белмисездер.

Инде бер ел араларда хатлар да йөрми. Бәлки, үлгән дип уйлыйсыздыр. Бер елда олы егетләр булып үскәнсездер...

Алиш шулай, дөньясын онытып, татлы уйларга чумып утыра иде, янына автомат тоткан ике сакчының килеп басуын сизмичә дә калды. Аларның берсе:«Schreibt eine Broschüre!»16 дип кычкырып җибәрде һәм Алиш кулындагы кәгазьне

йолкып тартып алды. Икенчесе, әшәке итеп сүгенеп, автомат түтәсе белән карандаш тоткан кулына тондырды. Алиш авыртудан кычкырып ук җибәрде.

Фрицларның кәгазьне алганы аны икенчесенә сузып:

– Lesen!17 – дип боерды.

Тегесе фриц киемнәрен киеп алган урыс булып чыкты. Кәгазьне

әйләндергәләп карады да, листовка икәнен аңлап:

– Это листовка... Dies ist ein Flyer, – диде.

– Сатлыкҗан икәнсең, каһәр! Шулхәтле каты итеп сукмасаң! – дип куйды

Алиш, авырткан кулын кочаклап тоткан килеш.

Фриц кәгазьне, тартып алып, тагын бер кат әйләндергәләп карады да, басма хәрефләр белән язылган текстның чыннан да листовка булуын аңлап, икенче яктагы карандаш белән язылган сүзләрне укытырга дип, сатлыкҗанга кире

бирде.

– Und hier das?18

Тегесе кулдан язылган, җитмәсә татарча текстны көч-хәл белән генә танып, хәрефләп диярлек укый башлады.

– Син иден ул минем махаббатем,

Куктэ янар якты йолдызым...

Дерселве верс, майн һерр!19

 Фриц листовкада нәрсә турында язылганлыгы белән кызыксынды.

 – Рус Азатлык Армиясенә агитация, – диде сатлыкҗан.

 – Was der Dichter schreibt?20

– Über den Stern mein Lord.21

Урыс сакчының тәрҗемәсе фрицка ошады булса кирәк, ул, кәгазьне Алишка кире биреп, иптәшенә үз телендә нәрсәдер әйтеп шаркылдап көлде дә, барактан чыгып киттеләр. Сатлыкҗан гына, ишектән чыкканда:

– Листовка язма дип әйтә! – дип кычкырды.

– Бөтен уйларны чуалттылар, хәшәрәтләр, – дип, үз алдына сөйләнде Алиш. –Идея әйттеләр бит әле болар! Яңадан кереп тикшермәсләр, шәт иншалла, иркенләп листовка язарга да мөмкин хәзер, кеше-кара югында.

Алиш, биштәреннән яңа кәгазь бите чыгарып, листовка язарга кереште.

«Власов армиясенә язылыгыз!», «7 ноябрьдә Сталинградта парад булачак!» дигән дошман листовкаларына җавап итеп, мондый ялганнарга ышанмаска чакырып, листовка язарга күптән уйлап йөри иде инде. Менә бит нинди җай чыгып тора. Алиш, озак уйлап тормыйча, биштәр төбенә тегелгән кесәсеннән, кадерләп саклап кына йөрткән химик карандашын алып, төкереге белән очын юешләп, өч-дүрт җөмләдән генә торган листовка язып атты.

«Ватандашлар! Дошман Сталинградны алуы турында әкият тарата. Бу сүзләргә ышанмагыз! Мәскәү астында сыртын сындырган кебек, Сталинградтан да аягын алып качачак фриц. Тиздән союзниклар икенче фронтны ачачак. Җиңү безнең якта булачак!»

Листовканы язып бетерде дә, Алиш барак ишеге янында ятучы яралы әсиргә сиздермичә генә барып, кәгазьне ишек ярыгына кыстырып куйды һәм ишегалдына юнәлде. Анда чыккач, кая сугылырга белмичә аптырап йөри торгач, Седльце базарына барып килергә булды. Седльце лагеренда шунысы

рәхәт: ул ачык лагерь иде. Тоткыннарга шәһәргә чыгарга, җирле байларга, фермерларда тамак ялына эшләп кайтырга мөмкинлек бирелә иде.

Алиш баракка халык кичке ашка барырга җыенганда гына кайтып керде.

Үз сәндерәсе янында ул Газыйм дусты көтеп торганын күрде.

– Исәнме, Алиш абый, – диде Газыйм. – Кайда йөрдегез? Сез югында монда ыгы-зыгы булып алды бит әле. Фрицлар бөтен баракны аякка бастырды.

– Нәрсә булды? – дип сорады Алиш.

– Кайсыдыр ишеккә листовка ябыштырып куйган.

– Нәрсә дип язганнар соң?

– «Дошман Сталинградны ала алмаячак. Тиздән икенче фронт ачылачак», дип язганнар.

– Дөресен язганнар бит. Молодцы, курыкмый егетләр! – дип куйды Алиш. –Син ашадыңмы әле?

– Чакырмыйлар бит. Ашыйсы килә инде. Бүген тамак туярлык ашатмадылар поляк паннары.

– Алайса, алар чакыргалаганчы, бер эшем бар иде. Шуны башкарып чыгыйм булмаса, – дип, Алиш, юл биштәреннән кәгазь һәм карандашын чыгарып, иҗатка кереште. – Яза башлаган шигырем бар иде. Шуны бетерергә кирәк.

Ләкин аларны ашханәгә дәшмәделәр. Алиш бөтенләй ач калды. Көне буеачлы-туклы йөреп, эштән арып кайткан Газыймның Алиш абыйсы беләнсөйләшәсе килсә дә, комачауларга

теләмәде. Илһам килгәндә язсын шигырен, дип, сәндерәсенә менеп ятты.

Алишның язасы шигыре күңелендә күптән туган иде инде, ул аны шушы утыруда язып та бетерде. Көндез язган өч строфасын уртада калдырып, шигырен башлап, яңадан өч куплет өстәде. Баштагы исемне багышлау итеп

кенә калдырып, «Мин ул төшне кабат күрерменме?» дигән яңа баш куйды.

Язып бетергәннән соң, аның шигырен кемгәдер укып күрсәтәсе килде.

Әлбәттә инде, бер генә кешегә укырга мөмкин: Газыйм дустына. Ләкин Газыйм йоклаган иде инде. Алиш түзмәде, аны кабыргасына төртеп барыбер уятты.

– Кемгәдер укымыйча түзеп булмый. Сиңа укымыйча, кемгә укыйм тагын,тыңлале, Газыйм дус, – дип, шактый озын гына килеп чыккан шигырен бер тында диярлек укып та чыкты.

Ә Газыйм аны тын да алмыйча тыңлады.

– Озын булмаганмы? Арымадыңмы тыңлап? – диде Алиш.

– Мондый шигырьне тыңлап туймаслык? Мин дә күчереп алырмын әле, Алиш абый, – диде Газыйм.

– Күчерү генә түгел, ятлап та алырсың әле. Килешүне онытмагансыңдыр бит.

– Ятлармын, ятлармын, Алиш абый. Их, Рокыя апаның үзенә укытасы иде моны!

– Укытырбыз, исән-сау котылыйк кына бу тәмугтан. Туган илгә кайткач, бәйрәм ясарбыз әле без! Шигырьләр дә укырбыз, җырлар да җырларбыз!

...Берничә көннән лагерьга Гайнц Унгляубе белән Шәфи Алмас килеп, әсирләрне «Идел-Урал» легионына язылырга өндәделәр. Абдулла Алиш белән тагын берничә әсирне комендатурага алып кереп, аларны Германиягә, Берлинның үзенә барып, редакциядә эшләргә үгетләделәр. Лагерьда күргән

мәсхәрәләүләргә түзмәгән Алиш күңеленнән редакциягә эшкә барырга, дигән ныклы карарга килде. Юк, бу аның фашистларга хезмәт итәргә дигән карары түгел иде. Ул «Идел-Урал» гәзитәсе аша легионны таркату эше алып барырга

мөмкин булачак дип уйлады. Комендатурага Газыймны чакырмадылар. Алиш үз фикерен аның белән дә уртаклашты:

– Сине дә Берлинга баручылар исемлегенә керттерергә тырышырмын, Газыйм. Кирәкләрен бирербез ул фашист мәлгуньнәрнең! Безне мәсхәрәләүләре өчен үчне алырбыз әле!

Ләкин Газыймга Алиш белән бергә Германиягә китү язмаган икән.

Төркемнәргә бүлеп, төрле лагерьларга озатканда, Газыймнар төркеменең Франциягә җибәрелүе билгеле булды.

– Бәлки, киләчәктә тагын очрашырбыз, Алиш абый. Мин сезнең

шигырьләрне көн саен яттан кабатлыйм. Дәфтәрләремне тартып алсалар да, күңелемдә кала. Исән-сау илгә кайтырга насыйп булса, Рокыя апага илтеп тапшырырмын, Алла боерса!

– Рәхмәт, Газыйм! Мин үлсәм дә, ышанам, син исән калырсың! Шигырьләрем илгә кайтыр!

12 Утка карагыз!

13 Ашыйсыгыз киләме?

14 Вак таш белән тутырыгыз!

15 Менә сезгә ботка!

16 Листовка яза!

17 Читай!

18 Ә монда нәрсә?

19 Бу бит шигырь, әфәндем!

20 Нәрсә турында яза шагыйрь?

21 Йолдыз турында, әфәндем.

 

"КУ" 01, 2019

Фото: архив


 


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: