Тургайлы болытлар (дәвамы)

Әсәрнең башын монда укыгыз.

Китап сөючеләр белән очрашу Риф Гатауллинның туган авылы — Яңа

Болгардан башланып китте. Кич җиткәнче үк Рәшидә без урнашкан кунак

өе янына «УАЗ»ик белән килеп туктады. Халык клубка бик соң җыелса да,

ашыгырга кирәк, диделәр, көчле яңгырдан соң егерме чакрымлап ябышкак

юл көтә икән, әле алданрак килеп, «Волга» колхозының председателе белән

күрешеп, юл кәгазьләренә мөһер суктырасым бар.

Югары Осланнан кузгалганчы ук мәрәкә купты, безне озата йөрүче Рәшидә

шофёр белән янәшә утырган иде, димәк, машинаның өч кешелек арткы

кәнәфиенә дүрт мужик сыярга тиеш икәнбез.

Мәхмүт Хөсәен аклана ук башлады:

— Минем аяк контуженый, үзегез беләсез, снаряд өстемә төшеп, күмелеп

калган кеше. Казып чыгаргач, аягымны кисәселәр иде... Кистермәдем. Унтугыз

яшьлек егет ул чагында, пнимаешь...

— Беләбез инде, беләбез, кырыкмаса-кырык тапкыр ишеттек бу әкиятеңне,

— дип кәефсез йөзен Казан ягына борды Рәшит Әхмәтҗанов.

— Белсәгез инде, алдыма кеше утырта алмыйм.

— Минем дә... блондин малаемның тездән төшкәненә бишбылтыр инде.

Мәхмүт абый урын бүлүне шул арада үз өстенә алды. — Алайса, Рәшит, әнә

Кәримовның алдына утырырсың.

Мин Рәшит абыйның яшене сукканчы, тизрәк җавап бирергә ашыктым.

— Ирләр кочаклап баручылары без түгел...

— Риф Гатауллинны кешечә алып барырга кирәк, ни дисәң дә, аның туган

авылына җыенабыз. Берәвебез артык. Казанга «ОМ»ик җөреп тора.

— Вәт, вәт, Мәхмүт абый, син кал. Берүзең ике кешелек урын алып

торасың.

— Мин калсам, чыгышыгыз «фшыйк»... Синең шигыреңне авыл халкы

вообще тыңламый. Кәримов юморы белән генә ерак бара алмассыз!..

— Агайлар, минем договорларга кул куйдырасым бар. Кайтып китсәм,

шефлык күрсәтеп йөриячәксез.

— Ишетергә дә теләмим. Мин бераз акча эшләргә дип чыктым. Блондин

малаема туфли аласы бар...

Сөйләшү шушы урында тупикка килеп терәлде.

Әлбәттә, Язучылар союзының пропаганда бүлегендә эшләп, мондый гына

әйткәләшүләрне ишеткән бар анысы. Дәвамлы бәхәс түгел ул, ничек кабынып

китсә — шулай тиз сүнә дә онытыла. Безнең арада, утызга җитеп, дошманына

да тавыш күтәрмәгән егет бар бит әле.

Риф Гатауллин, үзенең баритон тавышын сабыр көйгә салып кына,

Рәшидәгә нәрсәдер аңлатты да Мәхмүт Хөсәенне алгы рәткә утыртты... Инде

«Кәҗә, бүре һәм кәбестә» әкиятендәгечә килеп чыкты: Рәшидәне кем алдына

утыртырга?.. Шобага саласы юк. Бу урын алыш уенының азагы ни белән бетәсен

төшенгәнсездер инде: Рифне туган ягында бөтен кеше таный, аңа яхшы түгел;

Рәшит абый рәхмәт әйткәндә дә үтеңне сыта торган карашы белән кызны

өркетеп өлгерде.

Болытлар артыннан киттек. «УАЗ»ик өчен авыл җирендә юл өзеге дигән

борчу бөтенләй юк ахрысы, буксовать итми, салуламый, бары тик тизлекне

генә арттырып йә киметеп, йомшарган юлның көенә ятарга тырыша.

Рәшидә, алдыма кырын утырган килеш, бер кулы белән арткы утыргыч

бөгәлҗәсенә, икенчесе белән шофёр ягына таянып, үзенчә гәүдәсен күтәребрәк

бара иде, көчәнүе озакка җитмәде. Кулы арды булса кирәк, бераздан ул бөтен

авырлыгы белән миңа калды.

Бөтенләй чит кеше белән трамвайда янәшә туры килсәң дә, өч-дүрт

тукталыш арасында аңа ияләшә башлыйсың — танышу, эш урынын йә

телефонын сорау да берни тормый. Самолётларда яныңдагы юлдаш күршең

кунакка йөрешерлек гаилә дустыңа, тумачаңа әйләнә ала. Ә син утырган поезд,

мәсәлән, соңгы станциягә барып җиткәнче, купедагы чибәркәй төн эчендә

синең хатыныңны алыштырып торырга мөмкин. Әлбәттә, ятларны ягымлы

сүз якынайта — монысы бәхәссез! Ләкин без шул тиклем тыгыз утырганбыз

ки — Рәшидәгә ни генә пышылдасам да, ул юлдашларымның колак төбендә

булачак. Сораштырып, өметләнгән җавапларны көтеп уфылдавым, яшьлегенә

сокланудан; чыгарылыш кичәсендә киелгән күлмәгенең сихерләвеннән һәм

миңа әлегәчә таныш булмаган ислемай исенә исерүдән туган ымлыкларым

иҗади дусларым арасында хөсетле үртәү генә тудырачак. Юл сикәлтәләренә

җайлашкан машинаның тигез тибрәтүе Рәшидәнең сылу гәүдәсен, һаман саен

ныграк якынайтып, куеныма отыры җайлаштыра барды. Йа, Хода, сабырлык

бир...

Минем сулышым ешайды бугай, моны Рәшит абый шундук сизеп алды:

— Кыен түгелме, бәгърем?

— Юк, — дияргә ашыкты Рәшидә.

— Синнән сорамыйм, сеңлем, урының бик җайлыдыр. Утыргычыңа әйтәм:

бик кыен түгелме, Кәримов?!

— Кыен да, рәхәт тә! — Кызны үпкәләтмәс өчен, сүзне уенга борып

маташтым. — Сауна ләүкәсендә утырган кебек.

— Шулайдыр шул. Бик тирләмә инде яме, болай да яңгырдан соң бөркү...

— Һәм Рәшит абый, елмаю мускулларын сикертеп, үз юморына теләктәшлек

эзләгәндәй, Риф Гатауллинга карап алды.

Ләкин туган авылына, бөтен нужасы белән ялгыз әнисе кулына калган

нигезенә мәртәбәле кунаклар — әйтергә кирәк, күренекле шагыйрьләр ияртеп

кайту Рифнең күңел тынычлыгын бераз чемердәтеп бара иде.

Яңа Болгар зур авыл түгел, аларның колхоз үзәге Матюшинода булып чыкты.

Идарә йортына кереп киткән җиреннән Рәшидәне югалттык, ни үзе чыкмый, ни

председатель янына безне чакыручы юк. Ялыгудан бигрәк, кысылып утыргач,

аяклар оеган иде. Әкренләп җиргә коелдык.

Яңгыр болытларын озата баручы җилләр дулап алганмы — киң урамнар бераз

сурыккан... Чирәмнән чирәмгә күчә-күчә мәктәп яшендәге ике малай кибеттән

кайтып килә иде, кулларында бөкесе ачылган лимонад. Мәхмүт Хөсәен аларны

күргәч никтер бик сөенде.

— Егетләр! — диде ул, сәхнә уртасына чыккандай горур басып. — Сезнең

авылның Рәхимәсе бармы?

Һәм шагыйрь муенына тагылырга тиешле бантигын «төзәтеп» алды.

Малайларның «юк!» дияргә теләп иңбашы сикертүен өнәмәде шагыйрь.

— Рәхимәсез авыл булмый. Сез аны бүген кичкә концертка чакырыгыз. Мин

аңа багышлап поэма иҗат иттем! Үзегез дә килегез, мин сезнең өчен махсус

язылган «Чебиләр»не укырмын.

Малайлар «чеби» яшеннән узган иде шул инде. Тере шагыйрь белән

сөйләшкәч, кәефләре күтәрелде.

— Э-э-э... Ни бит, бер Рәхимәне беләбез. Әйдәгез безнең арттан.

Тәки ияреп китте Мәхмүт абый, аяк киеме пычраныр дип тә уйламый. Хәер,

сәхнәгә чыгар өчен ул җәен-кышын үзе белән гел концерт түфлие йөртә.

Рәшидә идарә йортыннан җүнле хәбәр белән чыкмады. Күрше Кызыл

Байрак авылына яшен төшкән, өч йорт пожарникларның күз алдында янып

кара күмергә әйләнгән. Җитәкчелек шул тирәдә ди.

Хәвефле хәбәрдән соң бер минутка гына тынлык урнашып алды. Тынлыкны

Риф бүлдерде.

— Үлем-китем юктыр ич?!.

— Юк-юк! — дип юатырга ашыкты Рәшидә. — «Скорый» чакырырлык та

сәбәп юк, диделәр. Көндез авыл халкы уяу була бит ул.

— Очрашуны башка көнгә күчерерләр микән?

— Син нәрсә инде, Риф, траурлык сәбәп юк, диделәр ич сиңа. Без,

шагыйрьләр, мәхәббәт җырчысы гына түгел, хәсрәтленең күңелен юатучы да!

Бел шуны! Шагыйрьләр пулялар яңгыры, артиллерия уты астында сугышчыларга

шигырь укып йөргән.

— Дөрес әйтәсез, Рәшит абый!

— Аңлавыңа рәхмәт, Рәшидә сеңлем...

— Сугыш дигәннән, фронтовик шагыйрегез кая?

— Рәхимәле өйгә китте...

Мәхмүт абыйның гәүдәсе саллы, баскан җирендә чокырчык кала, эзеннән

барып таптык. Авыл уртасында агач өйләрне кысрыклап утырган таш пулат

янында иде. Янында гына түгел, ә рәшәткә эчендәге бакчага ук барып кергән.

Хуҗабикә, төшке ялга кайтканмы, урталай бөкләнеп суган түтәленнән чүп

утый. Мәхмүт Хөсәен аңа кызыгып карый, «Рәхимә» поэмасын укый. Җайсыз

позада калуы сәбәпле, хуҗабикә гәүдәсен яшерергә тырыша, тик дустыбыз

ярамаган ягыннан килеп һаман саен аңа якыная төшә. Оятсызлыкта гаепләргә

ашыкмыйм, сугышчан «Кызыл Байрак» һәм «Кызыл Йолдыз» орденнары

кавалеры, батарея командиры Мәхмүт Хөсәен 1944 елның декабреннән бирле

колакка каты, шуңа күрә башкаларны да ишетеп бетермидер дип уйлыйм. Аның

поэмасын үз авызыннан күп тыңладык. Ә монда, суган түтәлен сәхнә итеп,

тыңлаучы белән сөйләүченең бергә-бер калуы үзе үк мавыктыргыч тамаша

иде.

Рәшидә, кичәге мәктәп баласы, пропагандист эшендә күп дисәң бер айлап

стажы бардыр, авыл җитәкчеләренең кайда, нинди өйдә һәм кем белән яшәвен

белеп бетерми икән. Аның каравы, шофёр егет ул яктан бик тәҗрибәле булып

чыкты.

— Колхоз председателе хатыны Рәхимә апа бу, — диде ул, кырт кисеп. Әллә

кисәтергә теләде, әллә ашыгырга кушуы иде, аңламассың.

— Кит инде, кит, ялгыз яшим дигәч тә, һәр итәккә бәйләнеп, безнең

авторитетны төшереп йөрмәсә...

Рәшит абыйның бу сүзе миңа хөкем карары булып ишетелде, җилкапкадан

кердем дә, «учительская» бүлмәсенә чакыртылган бала ише, җиңеннән

җилтерәтеп алып чыктым. Ул машина янына килеп баскач та поэмасын укып

бетермәгән иде әле. Рәшит Әхмәтҗановның теләсә кайсыбызны көлүеннән шып

туктата ала торган фантомас карашын күргәч кенә үпкәләп телсез калды.

Мәхмүт абый «Рәхимә» поэмасын тулаем яттан белә. Авылларга килеп

төшкәч, Рәхимәләрне эзләттерә, тапсалар, аны алгы рәткә утыртып, гел күзенә

карап кына сөйли. Беренче тапкыр тыңлаган кеше өчен үзенә күрә бер спектакль

кебек килеп чыга. Алексеевски бистәсендә өч Рәхимә килгән иде. Мәхмүт абый

каушамады, мәктәп яшендәгеләрен сәхнәгә чыгарып утыртты да багалмадай

Рәхимәне прототип итеп залда калдырды.

Яңа Болгар авылында «Рәхимә» поэмасы укылмады. Председатель хатыны

Рәхимә килмәгәнгә түгел, сәбәбе башкача иде. Авылына күрә клуб бик кечкенә

булып чыкты. Соңрак килгәннәргә урын калмас дип, тамашага сусаган халык

бик иртә җыелган, сиксән кешелек зал бик тиз тулган. Без килеп төшкәндә инде

ишек төбендәге чират үзе бер җыенлык иде. Риф Гатауллинның урынсыз калган

якташлары мәсьәләне бик тиз хәл итте: тавыш көчәйткечләрне чыгарырга,

әдәби-музыкаль кичәне урамда, ягъни клуб ишеге төбендә генә үткәрергә!

Җылы яңгырдан соң черкиләр котырган. Бер кулың микрофон тотса,

икенчесе сәрви куагы белән кыйнап тора. Шигырь китабын җилпеп сөйләүче

Рәшит Әхмәтҗановка сәрви куаклы пионеркалар булышты. Иң аянычы

— Мәхмүт Хөсәен үзенең чыгышын кыскартырга булды, «Рәхимә» поэмасы

бүген программадан төшеп калды. Черкиләр җиңде, бер сәгатьтә очрашу

төгәлләнде дә.

Председатель чәй мәҗлесен Риф Гатауллиннар өендә әзерләткән иде. Ләкин

ашау-эчүнең көе китте, тост әйтәбез дип нинди генә матур фикер башласак та,

азагы кишер кыргандай итеп шатыр-шотыр кашыну белән бетте.

Ослан аша китүче соңгы «ОМ»икка җитешерлек вакыт бар иде әле. Без,

алдан сүз куешкандай, уртак фикергә килеп, шофёрны ашыктырдык: Казанга

кайтып юынып-төзәнеп, иң мөһиме: черки дарулары төяп киләбез янәсе...

Рәшидә тагын язмышына буйсынып алдыма утырды. Мин аның муен

тирәсендәге ислемаен иснәп бетергән идем инде. Бу юлысы, мыегымны

кытыклап барган купшы чәченнән тәүге тапкыр чирәмгә аяк баскан каз бәпкәсе

исе килә кебек иде. Мин моны иске өебезнең сәке астында ояда утырган ала

казыбызга ел саен җиде-сигез бәпкә үстерергә булышкан малай буларак әйтә

алам...

Пристаньга бик тиз илтеп куйдылар. Шофёр егет гафу үтенде дә китеп

барды, Казан кунакларын бүген үк зурдан кубып озатып кую аның көнлек

бурычына кермәгән иде, билгеле... Идел өстендә, җылы, тигез, әмма көчле җил

ярга дулкын ишә. Җил шундый тыгыз иде ки, Риф Гатауллин, дирижёрлык

хәрәкәтләре ясап, ул җилне хәтта тотып-тотып ала иде. Мөгаен, ул шушы

минутларда Фәннур Сафинның «Ялгыз көймә» шигырен күңеленнән генә

көйгә салып азаплангандыр...

— Ник син әниең янында гына калмадың? — дидем мин, композиторның

рухи халәтен ачарга теләп.

— Осланга авылыбыздан килеп җиткәнче, Казанга барып кайтуы җиңелрәк.

Әнием үпкәләми, бик еш күрешәбез.

Ул арада, дулкыннардан шап-шап сөелеп, сүрән утлы «ОМ»ик күренде.

— Берүк иртәгә соңара күрмәгез инде, — диде Рәшидә, — мин хушлашмый

торам, сезнең әле тагын ике көнлек эшегез калды.

— Борчылма, Рәшидә, — дидем мин, бөтенебез өчен җавап биреп, — райком

белән килешенгән чараны үтәми калганыбыз юк.

— Гафу итегез, — диде ул, мине ут яктысынарак борып, — күлмәк якагызда

минем чәч. — Инде ярым пышылдауга күчеп өстәп куйды: — Өйдәгеләрегез

күрсә, әллә ни уйлар.

Һәм Рәшидә, җиләк җыя торган бармаклары белән сак кына үрелеп, үзе

генә күргән чәчне җилгә очырды.

— Ә мин бүген Ослан тавында калыр идем.

Рәшидә җавап бирмәде.

— Минем авылда сөйгән кызым бар иде. Өйләре тау башында иде... Мин

килгәч йөгереп төшә торган иде...

Йа, Хода! Ни-нәрсәгә дип сөйлим инде боларны?

— Таулар күп инде ул. Бөтенесенә дә менә алмассыз.

Рәшидә әлеге сүзләрне җитди итеп, ышанып әйтте. Кеше күңелен күрер

өчен генә үз эшендә ясалма елмаюга, дежур мөлаемлыкка, монафикълыкка

өйрәнеп өлгермәгән садә бала иде әле ул.

— Әйт, Рәшидә, калыйммы?

— Үзегезгә карагыз...

«Әйе» дә түгел, «юк» та түгел — менә шундый билгесез җавап.

Түгәрәкләнеп килгән тәүлекнең соңгы рейсы шул. Гадәттәгечә, причалда

ашыгу-кабалану сизелә. Билет сатучы ханым, бүтән пассажирлар юклыктан

файдаланып, әллә кайчан ук кассаны бикләп китеп барды. «ОМ»икның килеп

терәлгәнен дә көтмичә, аркан ыргытып ярга бәйләү хәстәренә керештеләр. Әле

безнең төркем кереп урнашмаган да килеш басманы күтәрергә дип ябыштылар.

Соңгы кеше мин идем: калам-калмыйм, калам-калмыйм, дип икеле-микеле

атлаганда, гәүдәм чайкалып куйды. Юк, егылмадым, шул уңайдан Рәшидәгә

таба борылып карадым. Япа-ялгызы басып калган. Яр читендә аны текә таулы

дөм караңгылык көтеп тора.

— Үзең генә ничек кайтасың хәзер?! — дип әйтүем булды, ярдан аерылган

басмадан сикерүем булды. Шуны гына көткәнме, «ОМ»ик, балластан котылган

һава шары кебек җиңеләеп, тизрәк кузгалу ягын карады. Арканны көчкә

ычкындырып өлгерделәр.

Дусларны Рәшидә белән икәүләп, кул болгап озаттык. Алар палуба җепсәсенә

тезелешеп, нидер әйтә, тик мотор гөрелтесе, отыры көчәя барып, тавышларын

күмә. Үртәүдән авыз чалшайтып, ирен сикертүләреннән генә чамалыйм — сүгенү

сүзләре гел ике иҗекле...

Осланның олы урамы гына якты, калган тыкрыкларда лампалы баганалар

берән-сәрән генә. Икебез янәшә атлагач, кайсыбызның кемне, кая озата баруын

аңларлык түгел — Рәшидәнең өенә кайтуымы бу, әллә ул мине кунак йортына

илтәме? Яктылыкның чигенә җитеп, кире борылгач кына аңладым, без урам

әйләнәбез икән...

— Осланда гел шулай тынычмы?

Биш мең кешесе дә чыгып качкан диярсең?

— Халык телевизор каршында, Мәскәү Олимпиадасын карый.

— Безнең шагыйрьләр дә шуңа күрә ашыкты инде Казанга. Башка вакытны

командировкадан куып та кайтарып булмый үзләрен.

— Кунак йортыбызда кулда йөртә торган «Юность» телевизоры бар иде.

— Куен дәфтәре хәтлек кенә аклы-каралы экранга карап утырасылары

килмәс шул, хәзер бит төсле телевизорлар күбәйде.

— Берәр айга алданрак килгән булсагыз... Монда кичләрен бик күңелле...

Бөтен сандугачларның оясы Ослан ярында, карты-корысы, баласы-чагасы Идел

ярына төнге кошларны тыңларга җыела.

— Ә бүген тып-тын...

Ник әйттем, әллә кайдан гына каршыбызда машина гөрелтесе уянып, Рәшидә

белән икебез өчен генә хөкем сөргән серле тынлыкка әрсезләнеп бәреп керде. Әнә,

ул якыная, аның саен тавышы белән уты көчәеп, туп-туры безнең өскә килә.

— «МАЗ-пятьсот!» — дидем мин бик белдекле кыяфәт белән, гәрчә

машинаның үзен әлегә якыннан күрмәсәм дә.

— Әйе шул, — диде Рәшидә, раславында мине дә уздырып, әйтерсең лә

гаражда диспетчер булып эшли!

— Мин хет «ГАЗ-МАЗ»ларны буровойда эшләгәннән бирле беләм. Ә син

машиналарны ничек аерасың?

— Казаннан автоколонна килде. Юл салырга таш ташыйлар.

— Егетеңме?

— Читкәрәк чыгыгыз! — диде ул, кинәт беләгемнән тартып. — Дуамал малай

ул, йә бәрдереп китәр. Иптәшләре күптән машиналарын сүндереп ял итә, ә ул

маҗара эзләп йөри.

— Егетеңме?! — дидем мин кабат. Баягы соравымны ишетмәмешкә сабышты

кебек тоелган иде. — Эзли торган маҗарасы синме?

— Юк! Исемен дә белмим хәтта! Белергә дә теләмим. Юл төзүчеләр

килгәннән бирле тынгы юк. Мин ул кызны беркемгә дә бирмим, барыбер

үземнеке итәм, дип әйтә ди. Дискотекага да «МАЗ»ы белән йөри, өй түренә дә

шул машинасы белән килеп баса.

— Соң, ГАИга хәбәр итәргә кирәк.

— Аларның эш сәгатьләре чикләнмәгән, исерек килеш йөрмәсәләр, тия

алмыйлар.

— Алайса акылга утыртырга кирәк. Казаннан группировщикларны җыеп

килим дә...

— Шул гына җитмәгән иде... Бөтен районга даным китсенме. Рәхмәт, яклар

өчен әти-әнием дә бар минем. Килеп кулы белән орынганы юк, конфликт

ясарлык сәбәп күрмим.

— Димәк, егетең инде, ялындырып йөрүең үзеңә дә ошыйдыр. Андыйларны

күргәнем бар. Әнә, Сәвия дигәне, җәһәннәмгә алып китсәң, кияүгә чыгам

дигән иде. Магаданга барып җиттем. Эшкә урнаштым. Килмәде. Медицина

институтының өченче курс студенты Олегны укуын ташлатып, Уфага чыгып

качкан. Кире кайттым.

— Күптәнме инде бу хәл?

— Җиде ел элек.

— Шуннан бирле ялгыз йөрисезме? Сөйгән кызыгыз да юкмы?

— Бар. ЗАГСка гариза яздык.

— Ә үзегез минем белән сандугач сайратып йөрисез.

— Ну мин бит сезнең кунак кына.

Ул арада теге «МАЗ» безне куып җитте. Бу юлысы инде төтенле җилен

җилкәгә бәреп тормоз бирде. Ачудан кулкам кабарса да сиздермәдек, исебез

китмичә генә атлавыбызны белдек. Аннан соң ярыш башланды... Ул алга

чыкты, көтеп алды... Без алга чыктык... Узып китте... Туктады. Кабинасыннан

төшмәде... Без узып киттек. Юл алыш уены чамасын югалтты. Хәер, моны

уен дип әйтү бигүк дөреслеккә туры килмәс, уен шаярудан узды. Хәвеф белән

янап, мине җиңелергә мәҗбүр итмәкче. Арабызга кереп аерырга, шул рәвешле

сайрап торган төнгә дә, Рәшидәгә дә хуҗа булып калырга тели... Ә көч сынаш

дәвам итә... Мәскәү Олимпиадасы бер читтә торсын! Уеннарның мондый төре

тарихта юк та әле — машина белән кеше ярыша! Стартка чыкканыбызга инде

ярты сәгатьләп бар, финишка өметләнәсе юк. Йә ягулыгы белән двигателе

сүнгәнче узышабыз, йә Рәшидәне биреп котылам... Һәм хурлыгымнан Казанга

кайтып китәм дә кояш баешын үзенә сыйдырган Ослан тавына тәрәзәмнең

пәрдәсен корып куям. Үз гомеремдә минем әле тик бер генә тапкыр таңны

каршылаганым бар... автор һәм башкаручы Назлыгөл белән. Икебез җыр

язарга тиеш идек — яңа көннең тууы турында. Ул миннән шигырь көтә, ә мин

һаман сузам, яңа көнне шигырь итеп күз алдыма китерә алмыйм. Назлыгөлнең

иреннән аерылып торган чагы иде. Өч ел буе «Иделкәем» ансамбле белән бергә

гастрольдә йөрдек... Шулай, Минзәлә районының Бикбау авылында концерт

иде. Концерттан соң тиз генә фатирга кайтасы килмәде... Ык буена төштек.

Кама елгасы Чаллы белән Минзәлә тирәсендә диңгезгә әверелеп ала. Бикбау

авылы нәкъ менә шушы «диңгез» белән Ык кушылган җиргә урнашкан. Елга

тамагындагы тымызык камышлар арасына аккошлар ияләшкән. Төннәр серле,

сихри, аһәңле икән монда. Назлыгөл минем канатлы атның йөгәнен өянкегә

бәйләп куйды, таңны көтәбез, иртәгә үк җырыңны язган бул, диде... Кама

төбеннән кояш чыга башлады. Офык яктысында үзәнлектә Актанышның

Адай авылы пәйда булды... Үмәни күлләре белән. Сагышка күмә, газаплый,

үксетә, үкендерә икән мине Таң нуры... Җырның исеме «Фани дөнья» булды.

Назлыгөл аны сәхнәдә җырламады, оранжировкалар ясап, студиядә яздырды

да миңа бүләк итте... Һәм яңадан ире янына кайтып китте. Мин таң атканны

күтәрә алмыйм. Мин таңнарга ышанмыйм, ниләр алып киләсен белмим. Яңа

көннең билгесезлек белән тулы вәгъдәләре мине сөендерми. Ә кояш баешы

миңа көн саен кирәк. Ул — чынбарлык, ул — дөрес, ул — ышанычлы! Ул

— үтелгән юл!

Ослан тавында таң атканны көтәргә ярамый. Әнә, әрсез машинаның

фаралары ерагайган арада төн түрендә офык сызыгы яктырып ала.

Ярты сәгать чамасы сүзсез калганбыз икән. Рәшидә мине кинәт

култыклап алды, аның тән калтыравы хәтта үземне дә дерелдәтә кебек. Нәсел

кушаматыбызның «Корыч»лыгы исемә төште.

— Тәрәзәсен таш бәреп ватам хәзер, — дим...

Утыз яшьлек мужик, шушы — дискотекалар сикертәне алдында, фара

яктысыннан котыла алмаган кыр куяны шикелле, юл беткәнче чабарга тиешме

мин хәзер?..

Бу кадәресен әйтеп тормадым, тавыш таралу тизлеге белән уйлап кына

өлгердем. Шулай да юл читенә үрелгәләп таш эзләгәндәй иттем. Рәшидә

монысына ышана калды.

— Сез хулиган мәллә? Ул да бит кунак егет.

— Кунак булса — минем кебек тыйнак булсын. Ну, мотальщиклар урамда

арматура күтәреп чыга башлагач, шофёрлар кул астында көпчәк салдыра

торган монтажка йөртә башлады, ди... Допустим... Мин дә малай-шалай түгел...

Буровойда йөз егерме килолы штангаларны берүзем сөйрәп ыргакка эләктерә

идем... Буа районында Чувашстан язучыларын каршылаганда, партком секретаре

— сиксән алты килолы Елена Ивановнаны кулымда күтәреп, мангал тирәли

әйләндем. Ышанмасаң, Александр Калган, Григорий Луч, Эндип Васси — сезгә

дә килерләр әле, сорарсың. Алар да шаккатып кул чапканнар иде ул чакта.

Рәшидәнең тән калтыравы бермә-бер кимеде. Беләгемә чытырдатып

ябышкан кулы кайнарлана төште. Ә мин — киң җилкәле, «Корыч» бәдәнле,

чыныккан сөякле мужик — иягемне күккә чөеп, күргән маҗараларымны отыры

ишәйтә тордым...

— Культура институтының рабфагына кергәч, мин Кындырлы урманындагы

аланда су станциясе операторы булып эшләп алдым. Төнлә эшлим, көндез

укыйм дигәндәй. Шулай, Октябрь бәйрәме алдыннан кичке сигезләрдә

постка киттем. Тимер юл тукталышына җитәрәк, урман эченнән алты

малай килеп чыкмасынмы: берсе городки таягы күтәргән, берсендә чылбыр

кисәге, берәвендә сыгылмалы күсәк, калганнарының уң кулы кесәдә... Алла

сакласын... Шундук уратып алдылар, кем кайсы җиремә сугасын алдан ук

чамалап, гәүдәмне бүлештеләр бугай. Ашыкмыйча гына, тәмен белеп, җиренә

җиткереп дөмбәсләргә телиләр болар. Сыгылмалы күсәк тотканы тәмәке

кабызды. Чандыр гәүдәлесе, түгәрәк эченә кереп, яныма ук килеп басты да

үрелә-үрелә йөземә карый: «Сиңа ничә яшь, каян кайтып киләсең, сумкаңда

нәрсәң бар?» — дигән була. Үзе әкренләп башын ия, сәламләве түгел, беләбез

бу алымны — ташбашы белән ияк астыма сыламакчы... Алдан сизенеп, читкә

тайпылып калдым, шулай да кашагасы белән аскы иренемне «сыйпап» өлгерде.

Башланды җәза, мәрхәмәткә өмет юк. «И Хода, ярдәмеңнән ташлама!» — дип

пышылдарлык кына мизгел бар иде, шул җитте. Тәмәкесеннән күршесенә ут

күчергәндә, сыгылмалы күсәге култык астыннан шуып төште. Мин ялт кына

үрелеп алган хутка, әүвәл «Ташбашка» әҗәтемне кайтардым, аннан городки

таягы күтәргәненә сыладым, чылбырлысы качмакчы иде, сыгылмалы күсәкләре

белән бер генә селтәндем. Кире борылып: «Я же тебя не трогал, я же тебя не

трогал!» — дип, әллә биш тапкыр әйтте шунда, аңа бүтән тимәдем. Калганнары

чәчелде. Базык гәүдәлесе урман ешлыгына ышыкланып качмакчы иде, аны

куа киткән булып үзем дә караңгылыкка кереп чумдым... Сыгылмалы күсәк

дигәнем эксковаторларда кулланыла торган чыдамлы шланга өзеге икән, әле

ярый тимерле ягы минем кулда калган, мотальщикларны йомшак ягы белән генә

тәрбияләгәнмен, юкса үзем исән калам дип кеше үтерүең бар. Ходай саклады

инде, фәрештәләр теге шланганы минем кулга тоттырмаса, бу минутта Рәшидә

исемле кыз янында тагын кемнәр йөрер иде икән?!

— Алты мотальщиктан исән-сау котылганны бер шофёрдан гына качып

калалмыйсыңмы?

— Үзем генәме? Юк! Аксубайлылар әйтмешли, низашто!

— Икәүләшеп югалыйк. Тагын килеп җитәчәк ул...

Һәм Рәшидә, карышмасымны белеп, мине утсыз тыкрыкка ашыктырды.

Аулакта калгач, олы юлда безне эзләп арлы-бирле чапкан машинаны читтән

карап торуы баштарак кызык кебек иде, тиз туйдырды.

— Мин сине хәзер өеңә озатып куям да... Аннан кунак йортына китәрмен,

эзләп таба алсам... Таба алмасам, көн ачылганны көтәрмен. Яктыда

адашмам.

— Аңлавымча, ситуациябез бик мактанырлык түгел: сез төне буе адашып

йөриячәксез, ә мине капка төбендә, гадәттәгечә, «МАЗ» белән көтеп торалар...

«Нишлибез?» — дигән сорауга җавап бер генә: сезне кунак йортына озатып

куям да, аннан соң...

— Аннан соң мин сине өеңә озатып куям. И, йөрибез шулай, Ослан буйлап,

Казаннан шагыйрь абыеңнар килеп төшкәнче.

Шайтан таягына да яңгыр кирәк, дигәндәй, печән чабып өймәсәк тә,

тәүлеккә якын сузылган сәяхәт алҗытты, җиңел сөякле абзагыз әкренләп йокы

әсиренә әверелеп бара иде инде. Рәшидә үзе дә көн саен тау ягында таң аттырып

йөрүчеләрдән түгелдер. Атлар гына аягүрә йоклый, ә колыннар хәтфә үләнле

түшәк эзли. Рәшидәне тай белән чагыштырырга җөрьәт итмим, бүген көне буе

диярлек сыный карап йөрдем — холкы, самимилеге, гадилеге һәм балалыгы

белән колын әле ул, колын!

Шушы авылда яшәгәч, Рәшидә өчен бу тыкрыклар таныштыр инде, караңгы

дип тормый, адымнары ышанычлы. Аяк астына карап кына, бик сакланып

атлавымны сизепме, кулымнан тотты да, нәни энекәшен балалар бакчасына

илткән дәү апа кебек җитәкләп, мине кунак йортына алып китте. Иҗат

төркеменең «бригадиры» буларак, шөкер, ачкыч минем кесәдә.

Осланның кунак өе озынча зур бураның баш-башына ике парадный ишеге

уелган, Казан калае белән ябылган гөмбәз түбәле, бер катлы йорт иде. Партия

чорына хас стиль буларак, һәр административ бинаның арткы ишеге бар. Урам

ягына караган парадный ишекләрендә гөрҗи чаклы йозаклар эленеп торса

да, эчтә «шайтан туе» гөрләп торырга мөмкин. «Кергәләп йөр...» дип әйтте ди

йозак бер ачкычка... Ләкин, кесәдәге ачкыч караңгыда ниһаять арткы ишекнең

йозагын эзләп тапты, дигәндә генә урам ягында тагын фара яктысы уйнаклый

башлады. Кунак йорты каршында тизлеген сизелерлек киметсә дә туктамады

үзе... билгесез тарафка безне эзләп китте.

Рәшидә:

— Тизрәк керегез, ишекне эчтән бикләп куегыз! — дигәндә үзе өй эчендә

иде инде. — Ут яндыра күрмәгез тагы! — дип тә кисәтеп өлгерде.

Әйе шул, аңышмыйчарак торып, кинәт ут кабызып өлгерсәм, тирәбездә

бөтерелгән хәвефне ачык йөз белән каршылау кебегрәк булыр иде. Һәм шуның

өстенә, җиде күрешүгә торырлык, алыштыргысыз газиз, хисләр өермәсеннән

генә торган серле төн яктылыкка бәрелеп челпәрәмә киләсе иде.

Мәчеләрне төнлә шәп күрә, диләр, күзләре караңгыга тиз ияләшә торгандыр.

Мин дә, электр чәйнегенә су салдым, суыткычны ачып, райком кушуы буенча

тутырылган күчтәнәчләрне өстәлгә чыгарып тездем.

— Коньяк эчәбезме? Әллә виномы?

— Юк, юк, юк! Чәй генә.

— Ярар, ярар, ярар! — дидем мин дә, өч тапкыр кабатлап. Әйтеп кенә каравым.

Таң алдыннан салган килеш өеңә кайтып керсәң, әти-әниеңнең коты очар.

— Алар минем кайчан чыгып киткәнне, кайчан кайтканымны санап

утырмыйлар. Җитмәсә мин әле бүген Казан шагыйрьләрен көйләп йөрим...

Просто үземнең әле моңарчы бер тамчы да эчкәнем юк.

— Чыгарылыш кичәсендәге бер бокал шампан шәрабын исәпләмәгәндә...

Шушы күлмәгең изүенә күбекләрен чәчрәтеп...

— Әйе шул... Ә каян белдегез?.. Икенче көнне башым авыртты.

— Шампан шәрабы — күбекле сыра бит инде ул... Мин дә кайчандыр аттестат

алган идем. Нәкъ синең кебек — беренче тапкыр шампан салып бирделәр.

Икенче көнне минем дә баш авыртты. Шуннан соң ун ел буе авызыма бүтән

бер грамм да хәмер капмадым дияргә була.

— Ун ел буе?..

— Чынлап инде. Ну, алай да ике тапкыр тәүбәмнән яздырдылар: беренчесендә

Ростов өлкәсендә, бораулау осталары мәктәбендә укыганда, курсант егетләр

белән бәхәскә кереп; икенчесендә Нуриәхмәт кызының авылына кунакка

кайткач: берәр чире бардыр моның, шуңа эчмидер, итит-митит, дип бөтен

Әгерҗе «чыш-пыш» килгәние.

— Тәмәке дә тартмыйсыз инде?

— Өйрәтүче кеше булмады.

— Нәкъ минем әти кебек икәнсез.

— Алай ук дип әйтеп-әйтмә инде, Рәшидә. Безнең яшь аермасы ун класс

арасы гына.

— Сез дөрес аңламадыгыз, мин бөтен әйбәт кешеләрне дә әтием белән

чагыштырам. Берүк үпкәли күрмәгез...

— Үпкәләргә вакыт юк... Әнә, тагын таш ташучы егетең килә. Безнең кай

тирәдә югалганны сизенә ул. Син бар, юрган астына кереп кач.

— Ә сез чыгып китмәгез, берүземне калдырмагыз.

— Юк инде, сине аңа бирмим! Һәрхәлдә — бүген... Ят та йокла, таң аткач

уятырмын.

Рәшидә, миңа берсүзсез буйсынып, тәрәзәле стена буендагы киң караватка

барып чумды.

Күңелемнең юраганы — юл өстендә...

Ул, фара нурларын тәрәзәгә төбәп, кунак йорты каршына килеп туктады.

Кабинадан төште, ишеген япмады. Машинасы эшләп калды, ә үзе, яктырткан

якны сукмак итеп, туп-туры парадный ишегенә юнәлде.

— Рәшидә! Башыңнан бөркәнеп ят! — дип чак әйтеп өлгердем.

Бикле йозакка ышанмыйча арткы яктагы ишекне каерса йә тәрәзәне ватып

керә калса дип, өй эчендә берәр таяныч булырдай саклану әмәлен эзлим.

Әһә! Әнә, бильярд өстәлендә, ике кий ята! Ялгышмасам, ул таякларның эченә

тимер кендек кагыла бугай, фил сөягеннән эшләнгән унбиш шары да «эшкә»

ярап куяр. Кыскасы, телефоннан шалтыратсак, милиция килеп җиткәнче

самооборона тотарлык корал бар монда. Вәләкин... Ах, шул ләкин дигән

киртә... Егет кесәсендә ниләр йөртәдер — анысы нәмәгълүм, тик кулында

корал-мазары юк, ярдәм чакырам дип ашыгырга ярамый. Әдәби кичәләр

оештырып йөрисе урында, милиция беркетмәләре күтәреп кайтсаң... Һәм

Язучылар союзының ачык партия җыелышында персональ эшеңне тикшерсәләр

— беренче китабымны чыгару хыялларын ун елга архивка ыргытасыларын көт

тә тор аннары...

Ул, ялган йозак дип уйладымы, күгәнендә шалтыратып бәргәләп алды.

Ачылмагач, тәрәзәдән-тәрәзәгә күчеп, өй эченнән безне эзләде. Әллә йортның

нигезе артык биек иде, әллә Рәшидә яткан карават бик тәбәнәк булып чыкты,

егет эзләгәнен тапмады. Мин кийга таянган килеш кием элгече янында һөҗүмгә

әзерләнеп басып торам.

Ул кабаланып кесәсенә тыгылды, тәмәке кабызды һәм ашыгып-ашыгып

тартты. Төпчеген сүндермәгән килеш аяк астына ыргытты, очкыннары чәчрәде

хәтта. Ниһаять, фара яктысында югалды, өй эчендә шәүләләре генә биешеп

алды...

Машина гөрелтесе сизгер тынлыкка китеп олаккач, мин караваты кырыена

утырып, Рәшидәнең йөзен ачтым, тирләп пешкән иде ул.

— Тының беткәндер... курыктыңмы?

— Минем өчен сез куркырга тиеш.

— Кыз балага кул күтәрергә ирек бирмәс идем анысы. Ярый инде,

конфликтның азагы тыныч хәл ителде. Бүгенге көннең соңгы сынавы

булгандыр, мөгаен.

— Көннең яңасы башланды инде. Төнге берләр тирәсе. Таң атсын да кайтып

китәрмен... Ой! — дип кинәт сикереп торды Рәшидә, — күлмәгем бөгәрләнеп

бетә! Әти-әни алдында ничек акланырмын? Борылып торыгыз!

— Күзгә төртсәң дә күренмәслек дөм...

— Мин сезне күрәм бит. Борылыгыз. Йә күз тидерерсез.

— Караңгыда күз тими, Рәшидә...

Бераз читкәрәк китеп баскан булдым, тик борылмадым. Бәлкем әле, бүгенге

маҗараларны күз алдыннан кичереп, кайчан да булса берәр хикәя язармын. Күр

әле, нинди илаһи, садә һәм соклангыч минутлар: минем күз алдымда унсигез

яшьлек кыз бала күлмәген сала! Утыз яшемә җитеп, гомеремдә беренче тапкыр:

язмыш мине сафлык янәшәсендә иркәли; кабатланмас очрашуны суза; сүрелгән

хыялларымны йокысыннан уята; тыелгысыз ләззәтне йөгәнләп газаплый;

1968 елның 31 декабрь төненә ишарә ясап тагын бер кат сыный. Бүген минем

яшьлегемнең беренче төне. «Яратам» дигән сүз тел очымда гына тора, шуны

бик якын килеп колагына пышылдыйсым килә... Беренче тапкыр...

Әнә, урындык аркасына элеп җәелгән ак күлмәктән бер яктылык бөркелеп,

юрган эченә кереп качты.

Мин ат түгел, аягүрә йоклый алмыйм. Минем дә иртәгә, ягъни бүген, шушы

киемнән халык алдында чыгыш ясыйсым бар.

Караваты кырына килеп тезләндем. Кунак йортының идәне линолеум икән,

ялангач теземә салкыны йокты, тәнемдәге бөтен кайнарлыгым йөрәк тирәсенә

тупланды.

— Бу Сезнең урын идеме? Башка караватка күчеп ятыйммы?

— Юк, юк, Рәшидә... — Тавышым үзеннән-үзе пышылдауга күчте...

— Мендәреңә яңагым гына тиеп торсын... Бераз гына...

— Сез олы кеше, нәрсә эшләгәнегезне беләсездер инде.

Ул каршы дәшмәгәч, мин батырая төштем. Пружиналары сыгылып торган

караватны бишек итеп тирбәтә башладым.

— Гомерем буе шушылай тирбәтер идем.

— Балалыктан чыктым шул инде... Күптән. Алай гына, юмалап, йокыга

китәрмен микән?..

— Кулыма алып: «Әлли-бәлли... бәү», — дип көйләр идем.

— Сиксән алты килолы Елена сыман итепме?

— Менәтерәк, вәт! Мин синең аланга бүген көне буе борчак чәчтем, җыеп

аласыларым бар икән әле...

— Һәр сөйләгән сүзегез хәтеремдә...

— Шулай укмы?! Каян килгән хәтер дәфтәре... Хәзер мин сине... — дидем дә,

Ослан күгендә йолдыз атылган арада юрган астына кереп югалдым. Югалмадым,

чалкан яткан Рәшидәнең күкрәгенә башымны салдым. Ә ул, кинәт кенә

сынын катырып, җәя кебек киерелде. Мин юрган астыннан ук сыман очып

чыгарга дучар идем. И, Ходам, кодрәтеңнән ташлама, син миңа бүген бик күп

мәрхәмәтле булдың, тагын бер генә тапкыр ярдәм ит... тагын бер генә, моннан

ары сине хатын-кыз мәсьәләсендә борчымас идем...

Сүз галиҗәнапләре!.. Ялварулы, ягымлы, иркәләрдәй, горурлыкны әсир

итәрдәй җылы сүз кирәк иде бу минутта.

— Рәшидә, курыкма, тезләрем туңды, җылынам гына, күңелемдә сиңа карата

һичбер усаллык юк... Кызыгу, ымсыну, нәфесем бар, тик синең ризалыктан

башка нәфесемә ирек бирмәм, үз-үземне тыярмын!..

Бу төн минем өчен өн түгел, төштә күргәннәрдән берәүгә дә зыян юк.

Уянганчы тизрәк иркәләнеп, сөеп калыйм...

...Кылы тартылган җәя әкренләп кире язылды.. Угы атылмады — садакка

салынды...

— Сез зур кеше инде... Нәрсә эшләгәнегезне беләсездер!..

— Беләм, Рәшидә, беләм, шуңа күрә дә түзәм!..

Джунгли бишегендәге ике маугли кебек ятабыз...

Сөйләшүне бу киеренкелектән алып җиңелрәк халәткә күчәсе килә. Тибрәнеп

карарга иде исәп, ләкин бер талпынудан ук караватның төбе идәнгә тиде.

— Менә, Рәшидә, инде икебез бергә сиксән алты кило булдык.

Ул, сулышын вак-вак кисәкләргә бүлеп, көлемсерәгәндәй итте. Ә миңа шул

җитә калды — нәфесемә тагын ут капты. Дәртемне уенга борып, кыз аркылы

уңга-сулга авам, яңагымны шудырып, тәненең тыелган урыннарыннан йөрәк

тибешен тыңлыйм, колачлап буй-сынын үлчим, тау булып күтәреләм дә өстенә

ишелеп төшәм, тыны беткәнен сизеп сулыш бирәм. Инде тау итәм һәм ул минем

гәүдәмне каплый. Мин аның аркасын кашыйм. Тау алыш китте... Ике арада

бәхетле нарасыйлар киеп туа торган йөзлектәй йокы блузкасы гына.

— Рәшидә, бәлки риза булырсың, җимешем?..

— Юк. Көлмәгез миннән...

— Нинди көлү?!. «Юк!» дигән сүзне җенем сөйми, мескенәйтә, сындыра

ул митне.

— Гел җиңәргә генә өйрәндегезме?

— Җиңү түгел бу, җимешем, җиңелеп сөю! Хәер, кыз-баланы — тыйнаклык,

егетләрне куркаклык саклый...

— Нуриәхмәт кызы белән ЗАГСка гариза биргәнсез, ә үзегез мине

үгетлисез.

— Өченче гаризабыз бу... Язылышыр вакыт җиткәч кенә бара да кире алып кайта.

Инде ЗАГСта эшләүчеләр дә таный башлады үземне, тагын килдегезмени, диләр.

— Ник ялындыра соң?

— Мәскәүдә егете бар. Кечкенәдән йөрешкәннәр. Каникулга кайткалаган.

Гел хат алышалар. Араларына кердем бугай... Сиздермичә генә көндәлегеннән

укыдым. Рәшидә, утызга җиттем инде, әле һаман да тормышымны көйли алганым

юк. Әгәр дә ризалашсаң, бүген үк язмышымны яңадан яза башлар идем.

— Рәхәттә яшисез, шагыйрьләр... Әдәби кичәләр оештырып, авыл саен матур

кызларның башын әйләндереп, гел романтик дөньяда...

— Мин шагыйрь түгел, мин — прозаик!

— Гафу итегез, Кәрим абый, минем белән романыгыз барып чыкмады

инде.

— Үзең нишләрсең икән, җимешем? Районыгызга кунак килгән саен, партия

сиңа озатып йөрергә кушар. Гел шушы кунак йортында каршы алу-озату

мәҗлесләре үткәрерсез. Килгән берсе башыңны әйләндерер.

— Мин барыбер укырга китәм.

— Киләсе елга... Бераз эш күрсәт, дип сине ник районда калдырганнарын

беләсеәме?.. Белмисең. Ә мин беләм.

— Ник?

— Чибәр син! Чибәр кызларның тансык чагы... Казаннан кунакка килүче

оешмалар күбәйде... Бүгенге маҗараларны кая куясың: әле кичен генә сине

машина куып йөрде. Әрсез шофёрдан качып, минем куеныма килеп каптың.

Бер төн эчендә бит ул! Ә бер ел эчендә ниләр булмас дисең? Хәер, син ятимә

түгел, яклаучыларың яныңда...

Ярый ла шушы тиклем үгетләүләремне ишетми калган. Рәшидә орышудан

елап алҗыган сабый бала кебек сулкылдап йокыга киткән иде. Сөйгән егет

урынына дәгъвалаган абзагыз ясле тәрбиячесе хәлендә калды.

Тәрәзәләрдән таң нуры булып шәфкать керде. Өйләр урамы-урамы белән

яктыга чыга башлады. Аяк астында сукмак ачылганда, без аулак ызан буйлап

Рәшидәләрнең өй түренә килеп җиткән идек инде. Күз бәйләш уенындагыча,

баскан урынында бөтереп, күлмәген күздән кичердем: бөгәрләнмәгән,

тап тимәгән, нәкъ клубка чыккандагыча бөтен. Уяулы-йокылы хәленнән

файдаланып, үбеп саубуллашсам да ярый иде, мәгәр кызыгын тапмадым.

Ирексез гәүдәсен кочаклап, чигә чәчен генә «пәп!» иттем...

Кирәк бит, әй, төн белән көн урын алышкан шушы мәлдә, чытаеп оеган

тынлыкны тетрәндереп, тагын теге «МАЗ» кабынды!.. Ул кызның кайтканын

сагалап черем иткән күрәсең. Уяулыгын югалтмаган юньсез! Безне ышыклар

өчен, нәкъ шушы минутта гына өй түренә үсеп чыккандай, колачлы тупыл

кәүсәсен абайлап алдым. Сыендык шуңа, башка чарабыз юк.

Ул, двигателен үкертмичә генә эшләтеп, тормозларына һава җыйды, каеш

щёткаларын уйнатып тәрәздәге чыкны сөртте, һәм кичәге яңгырдан яшәргән

йомшак чирәмлектә тирән эз калдырып китеп барды... Тәки җиңдек!

Кызыл Байрак белән Татар Макылы авылларында безне фатирларга

урнаштырдылар. Чыгыш ясаганнан соң, Осланның кунак өенә кайтып йөрешле

булмады. Рәшидә шулай оештыргандыр ахрысы дип уйладым...

Аның: «Юк!» — дигән сүзен кабат ишетмәс өчен, мин Ослан юлын сәфәр

картасыннан бөтенләйгә сызып ташлаган идем...

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 3, 2015

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: