Логотип Казан Утлары
Роман

ӘЛМИРӘНЕҢ ХӘТЕРЕ АЧЫЛА (дәвамы)

Шунда Әлмирә: – Кит минем яннан, хайван, – дип, аның битен тырнап алды. – Ох, ты, стерва, – дип, хохол Әлмирәне сугып карга аударды. Кызның авызыннан кан китте.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

***

Борчаклы урамы буйлап елга ягына төшсәң, «Балтика» рестораны каршысына килеп чыгасың. Бу Ленинградның аксөякләр катламы яши торган эшмәкәрләр дөньясы. Урам буйлап сине кыйммәтле кибет-салоннар, бакалеялар, әзер кием-салым кибетләре, банклар, төрле эчемлекләр сатыла торган эреле-ваклы кафелар озата бара. Шуннан автобус станциясе дә ерак түгел. Урамның як-ягына борынгы тарихи йортлар тезелгән. Ике ягына да утыртылган имән, нарат, чыршы агачлары тәртип белән сузылган һәм алар сине урам чатына хәтле озата бара. Вакыт-вакыт елга буеннан сузып-сузып, пароходлар һәм хәрби су корабларының сәлам биреп кычкыртуларын да ишетергә туры килә. Бу тирәдә маҗара эзләп йөрүче, сәрхуш моряклар да җитәрлек. Кайчагында шуларны ауларга өерләре белән хатын-кызлары да йөри. Ә кем белә, бәлки берәр тельняшкалы хатынлыкка алып куймасмы?! Әтәчрәк, тәҗрибәсез, мактанчык диңгезчеләрне ияләштерү кыен түгел аларга! Соңгы арада якынлашып-аралашып киткән вахтёр түтәй Вера Андреевна да кисәтә Әлмирәне. «Кызым, ул тирәләрдә ялгызың йөри күрмә! Үткән елны пединститутта укучы бер ачык авыз кызны моряклар тотып көчләгән. Анда кызлар өчен солдатлар белән моряклар гел сугышып, ызгышып торалар! Аң бул, балам!» – ди.  Бер ярты ай электер инде Вера түтәсе аннан:

– Син, кызым, Казаннан булгач, татардыр инде? – дип сорады.

– Әйе, Вера түтәй!

– Элек мин татарларны кысык күзле, кәкре аяклы, ярты чакрымнан ат исе килеп тора торган вәхшиләр итеп күз алдына китерә идем. Үзебезнең йортта торган Агзам Хамзович белән хатыны Хәтирә апайларны да өнәмичә, әйләнеп уза идем. Нишлим соң, шулай укыттылар, шулай өйрәттеләр! – диде. – Үзеңә генә бер алар турында иркенләп сөйләрмен әле, – дип тә өстәде.

Вакыт-вакыт дәү әнисеннән, әти-әнисеннән посылка килсә, ул игътибарлы Вера түтәенә дә күчтәнәчләр биргәләде. Йә әбисе җибәргән корт белән атланмайдан, ысланган иттән өлеш чыгарды. Кайчагында казылыктан авыз иттерде. Өлкән түтәенә бигрәк тә гәрәбәдәй сары атланмай белән сөтле-эремчектән ясалган корт ошады: «Йөрәгемә шифа булып ята, балакаем, ошбу ризыкларыгыз», – дип, рәхмәтләрен җиткерә килде.

Ә көннәрнең берендә Ленинград блокадасының бөтен фаҗигаләрен күргән, аны саклаганда, ирен югалткан апасы чирләп китте. Вахтада утырганда, бертуктаусыз йөткерә иде. Тәне кызышканлыгы да сизелә.

– Вера апа, сез бит салкын тидергәнсез, кайтып дәваланырга кирәк, – дип борчылды кыз.

– Юк, юк, кызым, без әллә нинди салкыннарны күргән, әллә нинди җил-бураннарны да җиңеп чыныккан адәмнәр, менә дежурствомны иртәгә иртән тапшырам да кайтып ятармын, – дип карышты.

Ләкин хәле начарланганнан-начарлана бара иде. Шуны күреп, ахирәте Лиза белән киңәшкәч, блокада әбисен өенә кайтарып җибәреп, чиратлашып үзләре дежурга җигелергә булдылар. Комендант белән дә сөйләшеп килешенгәч кенә, ул өлкән апаларына өенә кайтырга ризалык бирде. Китәр алдыннан Әлмирә аңа кечерәк кенә бер төргәк сузды.
– Вера түтәй, менә монда киптерелгән кура җиләге, юкә чәчәге, термоска берәр аш кашыгы салып пешерегез дә бал белән эчегез! Соңыннан бик каты тирләячәксез, тормагыз, төренеп ятыгыз, түзегез! Ике-өч көннән аякка басасыз! – дип озатып калды.

Ярый әле дәү әнисе бар. Бәбкәчем салкын тидереп чирли калса дип кайгыртып, дару үләннәре җибәреп ята. «Менә бүген кирәге чыкты да куйды», дип сөенде ул. Ике көн дә үтмәгәндер, аны вахтадагы телефонга чакыртып алдылар. Кем булыр икән дип төшсә, Вера түтәе икән. «Кызым, бик зур рәхмәт кипкән кура җиләге белән дару үләнеңә! Ике көн буена бөтен ятагым лычма су булды, хәтта йөзәргә дә мөмкин! Бүген Ходайның биргәненә шөкер, аякка бастым, әкертен генә йөрештерәм! Чәен дә үз кулларым белән куеп эчтем, бүген әле менә ит салып, аш та куеп җибәрдем. Болай булгач, рәтләнәм инде, балам! – диде. – Тагын ни бит әле, кызым, берсекөнгә кунакка килеп чык әле, сөйлисе сүзләрем дә күп, ул арада тулысынча терелеп тә бетәчәкмен. Тик бик соңга калып йөрмә, дәресләрең бетүгә туп-туры безгә кил», – дип, сүзен тәмамлады.

«Нигә чакыра икән, нинди сөйлисе сүзләре бар икән?» дип аптырап калды Әлмирә. Вера түтәсе ай кебек елмаеп, ромашка төшерелгән матур зәңгәр күлмәкләрен киеп каршы алды. Бик якын кешесен күргәндәй, якын итеп, кочагына алып:

– Әй, матуркаем, килдеңме?! – дип, иркәләп аркасыннан сөйде. Яшь кызга дәү әнисе назлагандай тоелды. Борынына да кадерле дә, таныш та булган тәмле ис килеп тулды.

– Әй, нинди татлы исләр чыгаргансың, Вера түтәй! – дип әйтеп куйды Әлмирә.

– Син килә дип, кызым, кичә улым Викторга шалтыраттым. Мәйтәм, «Яраткан балам килә, тиз генә яхшы сыйфатлы куй ите табып китер әле, «Восточный» базарында үзбәкләрдән ал, ул халыкта бәрәкәтле дә, чиста да була!» – дип әйттем. Шуннан менә сезнең милли ризыгыгыз пәрәмәчне пешердем! Ничек килеп чыккандыр, белмим, дөресен син генә әйтә аласың, Әлмирә! Әйдәле, әйдә, залга уз, ризыкларым суына! – дип, кызның өстен салдырыша башлады.

– Ай-яй, Вера Андреевна, искитмәле тәмле итеп пешергәнсез! Моны бит шул дәрәҗәдә кайбер татарлар да әзерли алмый, – дип шаккатты кыз. – Авызда эреп китә!

– Аның, кызым, үзенең бер тарихы бар! Шуны да сөйләрмен, дигән идем, чөнки безнең буынның санаулы гына көннәре калып бара!

– Юкны сөйләмәгез әле, Вера Андреевна!

– Шулай-шулай, кызым! Җитмешне узгач, һәр сәгатен, хәтта минутыңны да саныйсың икән ул! Эш анда да түгел! Минем сөйлисе сүзләрем сез – татарларым турында!

– Әйе, Вера түтәй! – дип, Әлмирә гаҗәпләнеп, игътибарын аңа юнәлтте.

Хуҗа ханымның күзләре уйчанланды, җыерчыклы битләрен сагыш басты. Ни сәбәпледер, күзләреннән яшьләре чыгып, түбән тәгәрәде. Кунак кызыннан уңайсызланып: «Хәзер кызым, хәзер үтә ул!» – дип, урыныннан торып, тәрәзә янына китте. 

– Зинһар, борчылмагыз инде, Вера Андреевна!

– Хәзер, хәзер, кызым, хәзер үтә ул! Гомер узган саен язмыш коточкыч авырлыклар күрсәтсә дә, яшьлекне сагыну көчәя генә бара икән, балам! Менә бүген дә күңелем тулып, үпкәләрем кысылды! Хәзер үтә ул, үтә, – дип, Вера ханым күз яшьләрен кулъяулыгына сөрткәләде дә кире килеп, стакандагы компотын йотып куйды. Күзләре уянып, ачылып киткәндәй булды.

– Сугыш башлануга иремне Ленинград оборонасына җибәрделәр, алай да кайткалап йөри, үзе белән «коры паек»ларын да җыеп, миңа алып кайта. Шуңа карамастан, яшәүләре көннән-көн начарлана. Карточка-талонга бирелгән ипинең нормасын киметкәннән-киметәләр. Әле аны алырга да сәгатьләр буе чират торырга кирәк.

1942 елның февралендә иремнең үле хәбәре килде. Бомба астында калып, бөтен взводлары кырылган. Йөри торгач, ире фронтта үлгән дип, өстәмә ипи дә бирә башладылар. Ул да тамак туйдырырга җитми. Бер яшьлек улым Викторга күбрәк өлеш чыгарырга омтылам! Алтын балдагым белән алтын йөзегемә хәтле кишер, кәбестә, кызыл чөгендергә алмаштырдым, сабыема витаминнар керсен, дим.

Шундый хәерсез көннәрнең берсендә карточкаларымны алып, ипигә киттем. Юл сумкамны култык астыма кысып тоттым да каршы бәргән буранны ерып, көчкә атлыйм! Күпме барганмындыр, арттан китереп тондырдылар да, һушымнан язганмын. Ярый әле, үтереп үк китмәгәннәр, аңыма килсәм, айлык паек кәгазьләремнән җилләр искән. Иске кул сумкам гына кырыйда ята. Бу инде ач үлемгә тиң! Көчкә өй ягына атлыйм! Улым Викторыма нәрсә ашатырмын дип сыкрыйм! Үзебезнең ишегалдына кайтып җитеп ауганмын. Минем бәхеткә, Агзам Хамзович күреп алган! Аңыма килсәм, үзебезнең фатирда, үземнең ятагымда ятам, улым исә идәндә агачтан ясалган машинасы белән дырылдый. Шулай итеп, тамагы тук бала гына уйный ала. Үземнең башым үтерердәй чатный. Шулай да авыртуымны җиңеп, боргаланам, ни күрәм, креслода йокымсырап, берәү утыра, бүлмәгә тәмле аш исләре таралган! Кем соң бу?! – дип аптырыйм. Карават шыгырдаганга, ахрысы, йокымсырап утырган кеше дә уянып бетте. «Вера, хәлләрең ничек соң? Сине бит Агзам абыең яралы килеш ишегалдыннан алып керде, башыңны бәйләдек, ләкин барыбер врачларга күрсәтергә кирәк! Хәбәр иттек, килерләр, бәлкем», – ди.

Минем коткаручыларым, мин өнәмәгән, күрмәмешкә салышып йөргән күршедәге татарларым булып чыкты. Элегрәк бит стена аша Агзам Хамзовичның баянда уйнап җырлаганы ишетелсә, шуның хәтле противный булып тоела иде миңа. «Нәрсә шыңшый соң ул, дөньяны сагышка батырып?» – дип сүгә идем. Без бит ияләшкән: «Оппа-асса карама, эчә торган замана!» дип, мәнсез җырлар уларга. Соңыннан гына сезнең көйләрегездә тарих тирәнлеге, сагыш-кайгыларның буыннан-буынга тапшырылып барганлыгын аңладым, – дигәч, Вера түтәсе моңсуланып калды. Әлмирә хуҗабикәне, сүзен үз җаена дәвам итүен теләп, сорау биреп ашыктырмады.

– Шуннан, кызым, кычкырып-кычкырып елый башладым. Миңа ияреп, Викторым үкси. «Ничек яшәрбез соң хәзер, паек талоннарсыз?! Коткармаска кирәк иде, хәзер карап торып, улымның үлемен көтәчәкмен, – дип акырам. «Тынычлан, Вера, карап торып ачтан үтермәбез! Агзам абыең талоннар мәсьәләсен түрәләр белән җайлап карармын, диде. Син тикшерүчеләр килгәч, барысын да сөйлә! Борчылма, үзебез исән булганда, сезгә дә аяк сузарга ирек бирмәбез», – диде күршем. Шулай дигәч, Вера ханымның күзләреннән кабат әрнү яшьләре коелды. Иреннәренә төшкән тамчыларны йота-йота сүзен дәвам итте.

– Мин йөз чөергән, өнәмәгән татарлар ярдәм кулы суздылар. Яхшылап карасам, күзләре дә кысык түгел, аяклары да төп-төзләр икән. Җырларында көй түгел, җан агыла икән! Җан! Бик күп яралар, газаплар күргән бөек халыкның җаны агыла икән. Ләкин әле боларны аңлар өчен, ялганнан арыныр өчен миңа Гумилёв китапларын укырга, татарлар белән турыдан-туры аралашырга кирәк булачак. Барысы да алда иде әле. Ахры, 1942 елның аяусыз салкын кышында Хәтирә ханым белән Агзам абыйны безнең бәхеткә Ходай җибәргәндер. Үзләренең ике балалары өстенә, минем Викторым да бик еш аларга кереп йөрде. Сабыемның тамагы туя башлады. Шулай да эчтәге шайтан котырта: «Каян алалар икән соң алар шушы авыр заманда яшәрлек кенә ризыкны?» Соңыннан аңлашылганча, күрше абые урманчылыкта егерь булып эшли икән! Җитәкче түрәләр дә кеше бит, аларда да бала-чага җитәрлек. Властьлыгыңнан файдаланып, болай да ач-ялангач кешеләр өлешенә кереп урлашсаң, кемлегеңә карап тормыйлар, стенага терәп аталар иде ул заманда. Ә Агзам абый оста мәргән дә булган, «диверсантларга каршы урманда көрәшергә!» – дип, аңа җитәкчелек бронь биргән һәм ул өметләрен аклый. Әллә ничә дошман төркемен, диверсантларны юкка чыгара. Фронтта булмаса да, күкрәген ике Кызыл Йолдыз, бер Кызыл Байрак орденнары, күп кенә медальләр бизи иде аның. Ә инде аучылыкка килгәндә, куян, болан, кабан, поши кебек киек җанварларны атып, җитәкчелеккә илтеп тапшыра. Итен илтеп бирсә, баш-аякларын, кайчагында эчке әгъзаларын өенә алып кайтырга рөхсәт итәләр. Шул ук вакытта зур түрәләр сыйланудан калган җанвар сөякләрен, безнең бәхеткә, бик еш ук булмаса да, Ходай насыйп итә торган иде. Әй, кызым Әлмирә, ул сөяк шулпаларының тәмлелекләре төшләремә керә!

Бер биш-алты ел элегрәк инде, улыма: «Виктор, каян булса да поши сөякләре табып алып кайт әле, авыр чорларыбызны җиңеләйткән шулпаны пешереп ашарбыз», – дим. Көлә, «Анакай, кем сиңа хәзер итсез сөяк сатсын инде?» – ди. Алып кайт, мин әйтәм, үзебез тунарбыз, дигәч, ял көнне урманчылыктан ун кило сөякле ит табып кайтты. Пешердек, ашап карыйбыз, әй, Ходаем рәхмәте, юк инде элеккеге тәмлелеге. Күбрәк кайры тәме килә!

Менә шулай, кызым! Менә шулай итеп, без Агзам абыйлар аркасында исән чыктык. Ул йөреп, талоннар да юнәтте, ире фронтта үлгән, үзен кыйнап талаганнар дип, рөхсәт кәгазе алган. Соңрак, сугыш беткәч, пәрәмәч пешерергә дә Хәтирә ханым өйрәтте. Викторым да аларга кереп йөри, балалары белән аралаша торгач, татарчаны яхшы гына сукаларга өйрәнгән иде. Кайчагында бәйрәмнәрдә бераз төшереп алса, хәзер дә, «Эх, алмагачлары, сайрый сандугачлары!» – дип җырлап җибәрә.

Шулай дигәч, хуҗа әби кабат күз яшьләренә тыгылды, аннан кеткелдәп көлеп җибәрде.

– Менә шуларны сагынып яшим хәзер! Алар мөселман зиратына җирләнгән. Елына бер-ике тапкыр барып, елап, рәхмәтләр әйтеп кайтам. Кайчагында улым да минем белән бара... Аннан, кызым, син бик чибәр, зинһар, кирәк-кирәкмәгән җирләргә чыгып йөрмә, яшьлек алдаучан була ул. Дөньяда әшәке җанлы бәндәләр дә күп. Егетең Казанда калган булса, яратсаң, шуңа чык! 

***

Кемнәр генә юк иде бу кичне «Балтика» ресторанында. Кемнәр генә юк, биредә дип әйтелә дә әйтелүен, кайсы кем икәнлеген шайтан белгән! Көтү-көтү өелеп вестибюльдә торалар, тарту бүлмәсе төбендә. Лиза әйтмешли, бу көтүдә артисты да, аферисты да, галиме, язучысы да, ниндедер томанлы мәсьәләләрне хәл итәргә дип җыелган «братва»лар да, ялагайлар, куштаннар да, иминлек саклау вәкилләре, хәтта шыпырт кына колак салып утыручы агентлар, диңгезчеләр, хәрбиләр, сөяркәләр, уйнашчы хатыннар – барысы да биредәдер кебек.

Һәм шуларга өстәлеп, хәерче студент халкы да булыр-булмас тиеннәрен дә туздырып кайтырга, юк-барны сәбәп итеп, бүген бу каһәрле урынга җыелган. Имеш, элеккедән калган йола, икенче семестрны да уңышлы тапшырыр өчен, бирегә килеп тугарылып кайту, соңгы сәмәннәреңне корбан итү файдага булачак икән. Аның шулай икәнлегенә беркем ышанмаса да, йоланы тотарга тырышалар. Хәтта шуңа багышлап чыгарылган әйтеме дә бар: «Семестрыңны тапшырдыңмы, киләсеннән дә уңышлы котылыр өчен «Балтика»га бар!» – дип әйтелә икән.

– Суворов нәрсә дигән? Соңгы күлмәгеңне сатып булса да, мунчадан соң йөз грамм эч, дип әйтеп калдырган, – диде Лиза.

– Без бит мунчага бармыйбыз! Мин бит, гомумән, эчмим, үзең беләсең Лизочка, минем белән анда сезгә бик күңелсез булачак! – дип карышты Әлмирә.

– Эчмәсәң соң, безгә күбрәк калыр, ә без, рус халкы, салып алсак, бәйрәм итә беләбез, – диде дә Лиза шундук шаярып такмаклап та җибәрде: 
– Гашыйк булдым кавказлыга,

Гашыйк булдым Кавказга!

Бик чакырса, разый булып,

Менәр идем лапаска! – 
дип кыланып алды.
Соңыннан уйчанланып, моңсуланып:

– Мин бит анда тау бөркетемне күрергә дә барам! – дип куйды. Зәңгәр күзле, чибәр Лиза тау бөркете Асланның туган җирендә сөйгән яры калганын да, гашыйк җаннарның араларына керергә ярамаганын да аңлый. Нишләтә ала соң ул үзен? Югыйсә хисләрен йөгәнләп тә карый, ләкин күз алдына бөдрә чәчле, янып торган шомырт кара күзле кавказ егете килә дә баса. Хисләре кимисе урынга, кабарганнан-кабара гына. Кайчагында чарасызлыктан өметсезлеккә бирелеп: «Әллә үз-үземә кул салыргамы инде?!» – дип тә куя.

Ахирәте Валентина-Валяның ачуы чыга:

– Дура, әллә бөтенләй тилердең инде?! Юк өчен өзгәләнәсең! Әйдә, берәр акчалы адәм белән таныштырам, басыласы җирең басылыр, әпититең ачылыр! – дип үгетли. 

– Юк! – дип әрнеп әйтеп куя гыйшык утларында янучы иптәше. – Юк, йә аныкы, йә беркемнеке дә түгел мин! Беркемнеке дә түгел! – дип, караватына капланып үксергә тотына. Әлмирә белән тәҗрибәле Валя да аңлыйлар аның хәлен, тик ничек ярдәм итә алсыннар инде алар? 

* * *

Залга кереп җитәргә өлгермәделәр, биредәге шау-шу Әлмирәнең башына капты. Тәмәке төтене, спиртлы эчемлекләр исеннән күңеле үк болгана башлады. «Ничек түзәрмен икән инде бу атмосферага? Икенче юлы аяк басасым юк мондый җирләргә!» дип, үкенеп уйлап куйды. Иптәшенең төсе киткәнлеген күреп, Лиза, өстәлгә утыруга шешәсен ачып, фужерга «Боржоми» туырып, ахирәтенә сузды.

– Мә, эчеп куй әле, төсең киткән!

– Бәлкем миңа кайтып кына китәргәдер?

– Нинди кайту, ди, берүзеңме?! Ходай сакласын! Мондый көннәрне Иблисләр караңгы, буранлы урамнарда безнең кебекләрне сагалап кына торалар, – дип, иптәшен бу ниятеннән баш тарттырды.

Әлмирә өстәл янында утырган килеш сагаеп кына ял итүчеләргә күз салгалады. Ирләрнең күпчелеге ак күлмәк, кара кәчтүм-чалбардан, кара галстуклардан. Хатын-кызларның күбесе исә озын бәрхет, плюш күлмәкләрдән. Кайберләре муеннарына җылы кәшемир шарф ураган. Чәчләрен модага ияреп, салам әвәнәсе кебек итеп баш очларына өйгәннәр. Төрле ташлар белән бизәлгән муенсалары, колак алкалары көчле ут астында йалт-йолт килә. Ир затлары аларга итагатьлек күрсәтеп, җайлап урындыкка утырталар, елмаеп-көлеп, ниндидер кызык-мызыклар сөйләп, кәефләрен күтәрергә, ярарга тырышалар. Болары шәһәр байлары, аксөякләре, ахры, дип уйлап куйды Әлмирә. Чыгар ишек ягына караган саен затлы киенгәннәр кими бара. Анда күбрәк хәрбиләр шаулаша. Дөресрәге, түбән чиндагылар басып алган. Тагын да кырыйдарак студент халкы гөрләшә. Ярый әле, Валялары таныш-белешлеге аркасында үзләренә урынны да түрдән сайлаган, ул да түгел, Валентинаны күреп, яннарына фырт кына киенгән, шактый гына симерергә өлгергән ир заты килеп басты.

– Хәерле кич, хөрмәтле хатын-кызлар, бәйрәм белән сезне, – дип котлады.

Студенткалар:

– Рәхмәт, рәхмәт сезгә! – дип баш иделәр. Валентина исә:

– Рәхмәт! Сезне дә, Шамил Гарипович, бәйрәм белән! – дип, исем-фамилияләренә хәтле әйтеп җавап кайтарды.

– Мин Сезне үзебезнең өстәл янында күрергә теләр идем, Валентина Валерьевна! Сөйләшеп бетерәсе сүзләр дә бар, – дип, теге Валяны үзләренә чакырды.

– Яхшы, бер ярты сәгатькә генә булса да килеп китәрмен, – дигән җавапны ишеткәч, ир кеше кызларга баш иеп китеп барды.

– Азәрбайҗаннан! Сату эшләре белән шөгыльләнә. Безнең Тулада да әти аша азык-төлек сату урыннары ачмакчы була. Мин, кызлар, барып, аралашып килим инде, тәмле ашыйсыбыз, рәхәт яшисебез килсә, тыңларга туры килә, – дип, ирония белән елмайды да: – Ярый, кадерлеләрем, менә сезгә 25 сум, үзегезгә нәрсә заказ бирәсез, миңа да шуны алыгыз! Тагын... шул инде, Лиза, виски ал, тик ачылмаган шешә булсын, югыйсә алдыйлар, – дип, акча сузды.

– Яхшы, Валя, озак йөрмә инде, безгә күңелсез булачак бит! – дип үтенде Лиза.

– Тырышырмын! Мин теге симезкәйләрне бераз савып килим әле! – дип китеп барды.

Ул да түгел, җир тишегеннән килеп чыккандай, чырае кура җиләге кебек кызарган мәңге бурычлы студент Малин пәйда булды.

– О-о-о, какие красавицы наши! С праздником Вас! – дип котлады. Кызлар да бик исләре китмичәрәк:

– Сезне дә бәйрәм белән, – дигән булдылар.

Кура җиләк Малин ничек кинәт килеп чыккан булса, шундук юкка да чыкты. Якасы тузган коңгырт күлмәгенең арты гына күренеп калды.

Ул да түгел, официант кыз сүз катты:

– Ниләр заказ бирәсез, кызлар, бәйрәм киче белән сезне!

– Рәхмәт! Бер шешә виски, тик ачылмаган булсын! – дигәч, Лиза күтәрелеп карады. Теге мул итеп алсу-кызыл төскә буялган калын иреннәрен турсайтты.

– Аннан, яшелчә һәм итле ассорти! Зур чәйнек белән үлән чәе һәм безнең идеальный кызыбызга яхшы пирожный, өч туңдырма ваниль белән, өсте җир җиләге белән бизәлгән, шоколад белән баетылган булсын. Һәм 200 грамм сухое вино!

Әлмирә теге коры шәрабның үзенә икәнлеген аңлап алган иде.

– Миңа сухое да, юеше дә кирәкми, – дип кәҗәләнде.

– Булсын! Эчмәсәң эчмәссең, шунда безгә көч биреп, чәкештергәләп утырырсың! Билләһи, яратмасам, Дуняны куган кебек очыртып чыгарыр идем үзеңне.

– Алай булгач, үзем икенче бүлмәгә күчәм, – дип үпкәләгән булды Әлмирә.

– Күчеп кенә кара, мәңге кичермәячәкмен, гафу ит инде, мин дураны, дорогая моя татарочка! – дип, иптәшен кочаклап алды. Озакламый авызын ерып, Валя кире әйләнеп кайтты.

– Кызлар, гафу итегез инде. Сезнең белән озак утыра алмам! Теге бәндәләрне ычкындырмыйк, араларында ике яһүд өммәте дә бар. Мине алары кызыксындырмый, шимбәләр алар ике имине дә бушлай гына саварга яраталар. Азәрбайҗаннар исә киң күңелле, үзләренә кирәк булганда. Берсе бик чибәр малай, шоколад-конфет кебек инде менә, шомырт кара чәчләре Каспий диңгезенеке кебек дулкынланып тора. Исеме дә кызык – Али, мин аңа эчемнән генә Али баба дип кушамат та тактым. Үзе белсә шартлар иде. Азәрбайҗаннан эшләр белән килгәннәр, берсе җиңел промышленность министрының урынбасары икән. Әйдәгез, кызлар, берәрне сезнең белән тотып куям да... Сал тизрәк, нишләп оешмаган кеше кебек утырасың, – дип, Елизаветаны сүгеп алгандай итте. Тегесенең үпкәсе бөтен чыраена чыккан иде. – Бәйрәм көнне дә ташлап качмасаң!

– Соң, килеп-китеп йөрим бит! Әйдәгез, алайса, хәзер кавалерлар белән сөйләшәм дә, сез дә алар өстәленә күчеп утырырсыз!

– Юк, юк, Валя! Зинһар, сүз кузгата күрмә, мин мәңге бармыйм. Килүем дә сез үпкәләмәсен дип кенә!

– Ярый, Әлмирә, нәрсә кирәк, заказ бирегез, барысына да үзем түлим бит. Аннан борчылмагыз, гел яныгызга килеп-китеп йөрермен! 

Чәй эчәргә өлгермәделәр, конферансье музыка игълан итте. Шуны ишетеп, Валя урыныннан торды да:

– Йә, ничек, кызлар, кыяфәт ярыйсымы?! – дип боргаланып куйды.

– Шикарно! – диде Лиза, үпкәләгән кебек. Валя китеп өлгермәде, Малин белән Иван Захарчук пәйда булдылар. Каян килеп чыкканнардыр, җен балалары кебек?!

– Какие наши красавицы, и без кавалеров! – дип, украин малае, йөзендә ясалма шатлык чалымнары ясап, авызын ергандай итте. Әлмирә аны болай да өнәми иде. Әллә нәрсә шунда – үз-үзен тотышында, сөйләмендә табигыйлек юк. Төскә-биткә дә ямьсез түгел үзе, ләкин сөйкемлелек дигәне, гомумән, бирелмәгән.

– Сезне, хөрмәтле курсташлар, танцыга чакырырга рөхсәт итегез! – дип, Захарчук үзенең кытыршы кулын Әлмирәгә сузды, кавказларча баш игән булды.

– Юк, юк! Башым да чатнап тора.

– Әлмирә, они же свои! Бер селкенеп алыйк инде, бәйрәм икән, бәйрәм булсын, – дип, Лиза торып, кура җиләге Малинга кулын сузды. Әлмирә дә теләр-теләмәс кенә урыныннан торды. Хохол Иван гына эченнән кызның биергә теләмәгәнен кылануга санап: «Ну, бер биетәм әле мин сине!» – дип, явызларча уйлап куйды. Үзе авызын ерган булып:

– Миңа зур бәхет сезнең белән танцевать итү, гүзәл Әлмирә.

– Рәхмәт!

– Карыйм, бик күңелсез утырасыз! – диде дә:– Шундый көнне дә чибәр кызларның күңелен күрмәсәк, җир күтәрмәс безнең бу ялгышлыкны, – дип, кура җиләгенә борылды. Аннары сагаеп кына, кызга күз салды, сүзләре чәчбикәгә ничек тәэсир итте икән дип сынавы иде.

Бәйләнчек Захарчук аңа бик терәлмәсен дип, кыз, ике кулын да тәртә кебек сузып, якынаерга ирек бирмәде. Өстәвенә, тегенең авызыннан килгән сасы аракы исе бөтенләй гайрәтен чигергән иде. Күңеленнән музыка тизрәк тәмамланса ярар иде, дип бимазаланды. Ләкин магнитофон туктарга уйламый да кебек тоелды аңа.

– Казанда бөтен кызлар да сезнең кебек чибәрләрме соң?

– Барысы да!

– Күптән барып, шәһәрегезне күрергә хыялланып йөрим, бәлкем, кунакка чакырырсыз? Мин бөтен расходларын үзем түлим!

– Мин хәзер үзем дә кунак кына шул анда!

– Юк, юк, гафу итегез, Ходаем үзе сакласын сезне туганнарыгыз алдында фаш итүдән! – дип, акылсыз сүз оештырды, ул гына да түгел: – Кунакханә снимать итәрбез, то есть, итәрмен, – дип тә өстәгән иде, Әлмирә:

– Минем торырга үземнең иркен, зур фатирым бар, Украинаңа кайтып снимать итәрсең, – дип, хохолны ачу белән этеп җибәрде. Шул мизгелдә колакларын тондырган, исеме-аты билгесез булган музыка тәмам булды. Дилбегәнең үз кулыннан шуа башлаганын сизгән «шустрик», юхаланып:

– Әлмирә, шаярттым гына, гафу ит! Мин бит синең белән горурланам. Бишкә генә укыйсың, ә ничек биисең! Божественно! Каяндыр Монголиядән килгән чибәркәйнең талантыннан һушым китте, – дип, каш астыннан гына сынаулы караш атты. Бу сүзе белән ул кызның аңына «Кыргый Азия далаларыннан килсәң дә, менә мин бөек славян кавеменең бер лаеклы вәкиле, сине дә кешегә саныйм», дигән мәгънәне җиткермәк булды. Кызның бу сүзләрдән йөзе кызарып чыкты, күзләреннән нәфрәтле очкыннар чәчелде.

– Аллага шөкер, безнең Татарстанда бер генә монгол да юк һәм синең кебек мәгънәсез хохоллар да юк! – дип, ачу белән әйтеп салды Әлмирә.

Захарчукның бу сүзләрен ишетеп торган Малин:

– Дуслар, курсташлар, әйдә, бер кирәкмәгән темалар кузгатмыйк әле, бәйрәм тек бәйрәм булсын! – дип, виски шешәсенә сузылды. – Точно, сал әйдә, братан, интернационализм өчен, коммунистлар партиясе өчен, генераль секретаребыз өчен тотып куйыйк әле, – дип, Захарчук аны хуплады.

Әлмирә аларга:

– Барыгыз, үз өстәлегезгә барып тыгыныгыз! – дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды.

Иптәш кызының тавыш куптарырга яратмаганын белгән бүлмәдәше Лиза да сәерсенеп куйды. Конфликтны киметер өчен ул:

– Ярар инде, берәр рюмка эчсеннәр дә, – дип әйтеп бетермәде, Әлмирә:

– Мин хәзер үк кайтып китәм! – дип, катгый гына урыныннан торды.

– Булды, булды, егетләр, яле, тиз генә урыннарыгызга сызыгыз әле!

Эшнең кая таба барганын төшенеп алган ике йолкыш, үпкәләгән булып, урыннарыннан тордылар.

– Яхшы, яхшы, кызлар, китәбез! Ләкин безне тагын бер вальс әйләнүдән мәхрүм итмәссез инде, – дип мескенләнде ачуыннан кара көйгән Захарчук. Дусты Малин: «Киттек, киттек!» – дип тарткалагач, Иван Әлмирәгә акаеп карап алды да иптәшенә иярде. Читтән күзәтеп торсаң, алар кикрикләре шиңгән йолкыш әтәчләрне хәтерләтәләр иде.

– Нәрсә инде син, үзебезнең курсташлар иде бит алар! – дип аптырап сорады Елизавета.

– Син аның миңа нәрсәләр сөйләгәнен ишеттеңме соң?

– Нәрсә тагын?

– Мине Казанга ияртеп кайт та, кунакханә алып, шунда икәү яшәрбез дип хайванлана башлады.

– Булмас! Хәзер мордасын җимерәм бит мин аның! – дип, ачуы кабарган Лиза да урыныннан сикереп торды.

– Кирәкми, Лиза, киттеләр бит инде, зинһар, тавыш чыгарып йөрмә! Күңелем сизгән иде, нәрсәмә дип килдем инде мин бирегә?! – диде Әлмирә.

– Ярар, озак утырмабыз! Хәзер Валюша килсен дә... Тукта, аның килүен көтеп утырсаң, сызылып таңнар атар, тотып куям әле берне! – дип, инглиз самогонын авызына каплады. Әлмирә генә:

– Ничего себе! – дип шаккатты.

– Без өйрәнгән инде, безнең менталитет шундый! – диде Лиза, тозлы кыярын шатыр-шотыр чәйни-чәйни.

Залның икенче почмагына урнашкан өстәлдә дә көчле әйткәләшү бара иде.

– Бу татар кызын урынына утыртмыйча, Украинага кайтып китү юк!
– Ташлале шуны! Нәрсәгә кирәк ул сиңа?! Ярар, чибәр, акыллы, матур бии! Ә нәрсәгә кирәк ул безгә! То есть, без аңа! Ваня, братан, безгә үзебездәйләрне табарга кирәк!
– Мин сиңа таптым бит инде!

– Ну, әйтеп тә карыйсың син! Мин шул ит кисмәкләренә калганмыни?!

– Калмаган да... Йөрисең бит әле!

– Үзең соң!

– Үзем дә шундый! Әйдә, сал әле тутырып! Теге татарканы кара син, үз өстәлегезгә барып тыгыныгыз, ди бит! Миңа шундый сүзне беркемнең дә, беркайчан да әйткәне булмады! Сал тагын, әйдә!

– Тыгыныгыз, димәде ул, барып эчегез генә, диде.

– Барыбер, шул тыгыныгыз дигәнгә тиң инде ул!

– Оныт! Күтәрдек, әйдә, – дип, кура җиләге Малин рюмкасын чәкештерергә күтәрде. Ипи кисәген кабып җибәргәч, Чиләбе егете сынаулы караш ташлады, аракы күп эчүдән тегенең күзләре калайланып чыккан иде. Бәхәсләшүләре хакында уйлап, үз-үзенә: «Вакыт җитте бугай!» диде дә, әшнәсенә: – Братан, парины мин оттым бит, сал әйдә костюмыңны, – дип куйды.

– Ашыкма! Эш бетмәгән әле! Уен дәвам итә! Ат белән соңгы ходны ясарга кала, – дип ысылдады.

– Файдасыз! Нишләмәк буласың тагын?!

– Сал әйдә, күп сөйләнмә!

Әлмирәләр өстәлендә дә күңелсезлекләр көчәя иде.

– Кая соң бу Валя дигән җилбәзәк?! Киләм диде дә юкка чыкты?! – Кайтыйк, әйдә, музыкаларына хәтле башка капты, – дип үтенде кәефсез Әлмирә. – Ни өчен гел шул Леонтьев репертуарын да, Михаил Боярскийны акырталар? Туйдым!

– Ярый, бар, чыга тор, мин Валентинаны табып сөйләшәм дә... Урамда күрешербез! – дип, Лиза кулына сумкасын һәм өстәлдән виски шешәсен алып, алпан-тилпән атлап китеп барды.

Әлмирә дә: «Уф, Аллага шөкер, тизрәк саф һавага чыгарга кирәк!» – дип, ишеккә юнәлде. Урамда җиңелчә генә буран себерә. Тротуар кырыенда клиентларын көтеп, биш-алты такси һәм шәхси машина артларыннан төтен чыгарып эшләп торалар иде. Кырыйдарак нидер көлешә-сөйләшә бер төркем ир-ат басып тора. Ресторандагы даңгыр-доңгыр килгән музыка ике катлы тәрәзә пыялалары аша да урамга ишетелә. Алай дисәң, әнә бер тәрәзә, тегендәрәк тагын берсе ачык икән, аннан ургылып, урамга җылы һава чыга. Көтмәгәндә, кемдер аның беләгеннән кысып тотып алды. Борылып караса, күзе-башы алышынган Захарчук икән!

– Әлмирә, дорогая, прости, я не достойно вёл себя, прости! – дип сөйләнде.

Кызда авызыннан тәмуг исләре саркып торган Иванга карата коточкыч җирәнү хисләре уянды.

– Ал кулыңны, кит янымнан! – дип усалланды Әлмирә. Үзе эченнән: «Кая югалды соң бу Лиза?» – дип өзгәләнде.

– Альмирушка, телисеңме, хәзер алдыңа тезләнәм, телисеңме, үз-үземә кул салам, ташлама гына, – дип, кызны үзенә сөйрәде.

– Кит, зинһар! 

– Әйдә, әйдә, минем белән кунак йортына! Мин сиңа кыйммәт ташлы алтын алкалар бүләк итәрмен. Италия аяк киемнәре, сумкалар... – дип, кызны кулыннан тотып, таксига таба тартты. Әлмирә бимазаланып:

– Малин, ал, зинһар, дустыңны! – дип ялынды.

– Братан, оставь ты её в покое! Пошли домой! – диде Малин. Үзе куркынып, як-ягына каранды.

– Ты со мной пойдёшь, с...! – дип, Захарчук тагын кызга ябышты. Шунда Әлмирә:

– Кит минем яннан, хайван, – дип, аның битен тырнап алды.

– Ох, ты, стерва, – дип, хохол Әлмирәне сугып карга аударды. Кызның авызыннан кан китте. Ул канаган авызын тотып: «Помогите!» – дип кычкырды. Шул ук мизгелдә Захарчукның аяклары җирдән өстә асылынып калдылар. Ниндидер озын буйлы, пәһлеван гәүдәле бер ир заты аны якасыннан тотып күтәргән иде. Әлмирә кычкырып елап җибәрде, аның иреннәре генә түгел, саф күңеле дә җәрәхәтләнгән иде! Олпат гәүдәле әлеге джентльмен тегене кар өеменә болгап ыргытты да иелеп, мескен хәлдә яткан кызны күтәреп алды.

– Тынычлан, тынычлан, барысы да тәртиптә, – дип, аны нәни балаларны юаткандай юатты. Пәһлеван гәүдәле булса да, тавышы ягымлы чыга иде. Ул арада ишектән Валя белән Лиза атылып килеп чыктылар да «Ни булды, Әлмирә?» дип аңа таба йөгерделәр.

– Захарчук мине көчләп, кунакханәгә алып китмәкче иде, карышкач, битемә китереп сукты, – дип, кыз кабат әрнеп елап җибәрде. Үзе: – Ни өчен? Ни өчен? – дип такмаклады.

– Где он, хана ему! На порядочную девчонку руку поднимать!  – дип, Валя үтерердәй булып теге бәндәне эзләде.

Урам буйлап йөгерешкән ике шәүлә шул арада каядыр китеп, юкка да чыктылар. Валя теге олпат гәүдәле егеткә борылып:

– Роман, шуны табып, арт сабагын укытыгыз әле, порядочный кызларга бәйләнгәне өчен бер сабак булсын! – диде.

– Урынына куярбыз! – диде пәһлеван гәүдәле егет. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 11,2022

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев