Кол Шәриф

Романнан өзек

958 елның кышында Үтәмеш Гәрәй хан исеменнән Мәскәүгә илчелек юлладык. Иванга язган ярлыкта без ике арадагы сугышның беркемгә дә кирәк булмавын, Мәскәүдә Казан качакларының безгә каршы коткы таратып ятуын, юкса үзебезнең элеккечә барышып яшәргә теләвебезне аңлатырга тырыштык. Аңламадылар. Башында Дәүләтьяр морза торган илчелек буш кул белән әйләнеп кайтты. Аларны Архангил чиркәвенә барып җиткәнче үк аттан төшергәннәр. Казначы Хүәдер Сукин гына каршы алган. Иван илчеләрне кабул итмәсә дә, алар аша ярлыгын юллаган. Ул ярлыкны диванда укырга тиешләр иде. Ләкин болай да билгеле: Мәскәүләргә солых кирәкми, алар Казанны басып алырга җыена. Казан качаклары арасында кырымнарны күралмый ничарадан бичара Мәскәү тарафына чыккан, әмма ватан язмышы өчен чын-чынлап җан аткан бәкләр дә бар иде. Шулардан Галикәй бәк миңа яшерен хәбәр итте: кяфер Казан өстенә килергә биниһая гаскәр туплый, иң әүвәл Зөя тамагына кала салып, Тау ягын үз биләмәсе итәргә әзерләнә. Һәм иң аянычы, без аның бу ниятенә һич тә каршы тора алмыйбыз! Ачык кырда андый зур гаскәр белән сугышырлык көчебез юк.

Диванга җыелыр алдыннан эчке казак килеп, агам Кол Мөхәммәд сәйед белән мине Кузычак угъланның күрәсе килүен җиткерде. Икебез дә намаздан соң җәмигъ мәчетендә гәпләшеп утыра идек. Агам, олуг сәйед, миңа Кырымнан килгән хәбәрләрне сөйләп, юаныч җиләнен иңгә салып торган мизгелләр иде. Аңа шанлы Сәхиб Гәрәй ханның сүзен җиткергәннәр. Казаннар күңелләрен төшермичә нык торсын, җәйгә, Аллаһ боерса, аларның хәлен җиңеләйтер өчен Мәскәүгә яу чабам, дигән ул. Сәхиб хан һәрвакыт Казанның арка таянычы булды, ул кузгалса, әлбәттә, без кяфер камалышыннан котылырбыз. Тәңре аңа исәнлек, йөрәгенә җегәр бирсен. Ул көч-гайрәт йолдызы сүнгән Чыңгыз йортының шанын кабат кайтарырга алгысына. Элгәре заманда Казанда үзе хан булган кеше, безне мондый аяныч хәлдә ялгыз калдырмас.

– Йосыф би дә Иванның мондый оятсыз басымчаклыгы белән һич тә риза түгел, безгә чирүе белән ярдәмгә килергә җыена. Үзе килә алмаса, бәлки Галине, йә Юныс морзаны җибәрер.

– Кичер, агам, – дидем мин. – Һәр сүзең коргаксыган күңелемә зәм-зәм суы булып тамса да, нугайларның ярдәмгә килүенә ышанып бетмим. Йосыф бинең теләге яхшы, ләкин ул энесе Исмәгыйль морзадан уза алмый шул. Аның ризалыгыннан башка эше чыкмас аның. Исмәгыйльне беләсең бит, ул Иванның тугрылыклы көчеге, муенына хач кына асасы калган.

– Анысы шулай, – дип килеште агам. – Юныс морза да Казанга үчлекле, теге вакытта, Сафа ханга булышып йөргәндә, бирегә килеп бәкләрибәк булмакчы иде бит. Хан сүзендә тормады.

– Ничарадан бичара биргән сүз. Казан бәкләре Юнысның олуг бәк булуына ничек килешсеннәр? Сафа хан кабат тәхеткә менүгә үк, алар белән ачулышлы була алмый иде.

– Бәкләр бәге Юныс булса, Казан йорты белән Сафа түгел, мангытлар идарә итәчәк иде, – дип, агам сәйед сүзне йомгаклап куйды. – Шулай да Йосыф бигә дә кичекмәстән илчеләр җибәрергә кирәк. Аның Исмәгыйльдән башка да чирүе җитәрлек.

– Кузычак угълан безнең белән кайда күрешергә тели? – дип сорадым мин эчке казактан.

Казак йөгенде. Кылыч кыны идәнгә тиеп яңгыравык тавыш чыкты, казакның каратут йөзендәге зур күзләре яктырып алгандай булды.

– Анысы сез олугларның ихтыярында... – дип әйтергә боерды.

– Без хәзер килеп җитәбез, – диде Кол Мөхәммәд сәйед.

Тышта салмак кына кар явып тора. Табигатьнең бездә бер гаме юк. Кар ява – үзе бер могҗиза бит! Инде Казанда шактый еллар торсам да, җиһанны ап-ак кар күмеп китүенә күнегеп җитә алганым юк. Гаҗәп! Әйтерсең, җиргә ниндидер бер сәмавилек иңә, кар төшкәндә син, киресенчә, үзең дә сизмичә күккә аша башлыйсың сыман. Ә бураннары?! Караңгы төннәрдә өй почмагын тырнап, эчкә керергә дәгъва иткәндәй улаган буран гүя синең дә күңелеңне биләп ала, күптән онытылган хатирәләрне актарып ташлый. Күңелгә ниндидер хәвеф керә, йа Рабби, дисең, шушы буранда юлда калган мосафирларга дәрман бир, өметләренә ут өстәп җибәр. Шундый уйлар белән йоклап китәсең, төшеңә яшел болын – Хан Болыны керә, аллы-гөлле чәчәкләрнең исен һавага аңкытып үлән кайный, кечкенә-кечкенә күлләр көзгедәй ялтырап күренә. Ниндидер шатлык белән уянып китәсең, буран тынган, урамдагы кар көртләрендә әле бер эз юк, дөнья яңа яралган төсле... Һава зыңлап тора! И Тәңре, мин бит шушында, шушы илдә торам, бу минем ил, күпсенмә син аны миннән...

– Сәхиб Гәрәй ханга олы бүләкләр белән илчеләр дә җибәрә алмыйбыз, – дип уфтандым мин. – Йортның камалышта булуына һич күнегеп булмый.

– Кырымны искә төшердең, ахрысы, – дип елмайды агам.

Мин шикләнеп аның йөзенә карадым. Юк, сүзләрендә төрттерү юк иде бугай. Хәер, кем белә... Минем тирәдә ошакчылар җитәрлек. Берничә көн элек минем хозурыма Кырымнан бер дәрвиш килгән иде. Сәхиб Гәрәй ханның сүзен алып килгән. Агам әллә шул хакта беләме, дип шөбһәләнгән идем дә... юктыр, үзе үк кояш нурында коенган Кырымны искә төшергәндер дә... әнә ничек балкып елмайды. Без бит аның белән икебез дә Бакчасарайда тудык, шунда атлап киттек, бала чагыбыз шунда үтте.

– Өлкәнәйгән саен хатирәләр атавына ешрак йөзеп чыгасың. Кырым да еш искә төшә, Хаҗи Тархан да... Ләкин Казан инде соңгы бишегебез булыр.

– Шулай, – дип килеште агам. – Тәкъдирнең ни язганын белеп булмаса да, шулай булыр сыман тоела.

Әгәр дә агама Кырым дәрвишенең килүе, миңа нинди сүз җиткерүе мәгълүм булса, мин аның әйтелмәгән соравына җавап бирдем.

Сәхиб Гәрәй хан мине Кырымга чакырган иде.

Мәчеткә соры хиркалы дәрвиш килеп кергәч – тунын ул, күрәсең, ишек төбендә үк салып калдырган – мин башта сагаеп калган идем. Мондагы дәрвиш-суфыйларның барысы да миңа таныш, ә моның озын юл үтеп килгәне әллә кайдан күренеп тора: чәче-сакалы җиткән, йөзендә күзләре генә утырып калган... Кайдан ул? Нинди юл үткән? Казанда Мәскәү шымчылары, җасуслар мыжлап тора.Читегемә йөзен тидергәч:

– Әссәламегаләйкүм! – дип сәламләде ул.

– Вәгаләйкүм әссәлам...

– Тәкъсир. Мин Кырымнан Сөендек дәрвиш булам. Сиңа галиҗәнап сүз алып килдем.

Кичүләр урыс казаклары кулында, Кырым белән һич барыш юк, ничек монда үтә алган ул? Минем шикләнгәнне аңлагач, ул тыныч кына әйтте:

– Борчылмагыз, хәзрәт. Арыслан искәрмәгән тишектән тычкан җиңел үтә. Безнең һәр җирдә үз кешеләребез бар.

– Пир-и сөхбәтең кем?

– Кутби әл-актаба Сәйед Атаның лаеклы варисы Баба шәехнең угълы Насыйрулла шәех, Тәңре аңа бакый дөнья рәхәтләрен бирсен.

Мин сынауны дәвам иттем:

– Әбү Йазид әл-Бистами әйткән: «Остазы булмаган кешене Иблис өйрәтә башлый».

– Валлаһи, шулай, – дип мине җөпләде дәрвиш, хәзер аңа ышаныч күрсәтүем җавабына бәйле иде: – Тәкъсир, шәех Әбү Гали әд-Даккакның сүзен кабатларга җөрьәт итәм: «Беркем дә утыртмаган кыргый агачның җимеше түгел, яфраклары гына була».

– Утыр! – дидем мин дәрвишкә һәм хезмәтчемә тәгам китерергә куштым.

Дәрвиш, никадәр генә ач булмасын, ризыкка сузылырга ашыкмады. Догага дип ике кулын җәйде. Куллары зур, сөякчел, күренеп тора, сугышларда чыныккан... Илле яшьләрдәге карт булса да, үзеннән гайрәт сирпелеп тора, моңа дошман булырга язмасын.

– Сәхиб Гәрәй хан – даны еракларга таралсын! – Казанның нинди аянычлы хәлдә калганын яхшы белә, – диде ул ширбәт уртлап куйгач. – Үзегез генә кяфергә каршы тора алмасыгызны да белә. Йодрык булып укмашсагыз, бер хәл... Тик сез бит таркау, арагызда кяфер арбасына утыручылар күп.

– Без дошманны куып җибәрдек, – дидем мин, аның сүзен өнәмичә. Туры әйткән туганына ярамый! – Хаиннәр кайда да бар.

– Синең тиңдәшсез Сөләйман Канунига атап язылган «Зафәрнамә»нең күчермәсе Кырымга да килеп иреште, урысның бу юлы Казанны алмыйча китүен беләбез, – диде дәрвиш. – Аллага шөкер, котылгансыз. Тик бит дошман кабат киләчәк. Тагын да олырак гаскәр белән киләчәк.

«Галиҗәнап сүзе шулмы?» – дип үртәлеп сүзен бүлмәкче идем, телне тешләдем – дәрвишнең тавышы, үз-үзен тотышы тыңларга мәҗбүр итә иде.

– Җәйгә Сәхиб Гәрәй хан Мәскәүгә һөҗүм итәргә җыена, иншалла. Аңа каршы торыр өчен Иван Казаннан чирүен алыр, иншалла. Шуңа күрә хәзер ул нугай морзасы Исмәгыйльне Кырымга каршы котырта, Кырымнар нугайлар белән сугышканда Казанны җиңел генә басып алмакчы...

– Казанда Йосыф бинең торыны хан санала. Кызы Сөембикә монда.

– Атна-ун көн элек Арслан морза үз кешеләре белән Рәзәнгә яу чапкан иде, ишеткәнсездер инде...

Ишеткән идек. Биш меңләп чирү белән киткән морза кырык-илле кеше белән чак йортына кайтып егылган. Урыс гөрзиеннән котылганнары, карга батып, туңып үлгән.

– Терелергә теләмәгән кешене иң оста табиб та аякка бастыра алмый, – диде дәрвиш, бераз тын торгач. – Казан халкының үзендә исән калу дәрте көчле булырга тиеш.

Мин көлемсерәп куйдым.

– Бар ул бездә андый дәрт. Тик төрлечә исән калып була. Хаиннәрне дә исән калу дәрте йөртә.

Дәрвиш, алдында торган касәдә кулын чайкап, тастымал белән озаклап сөрткәч, мәрткә киткәндәй беравык тын утырды.

– Мин җавапның нинди икәнен беләм инде, – диде ул авыр сулап. – Тик галиҗәнап ханның дәгъватен тапшырырга тиешмен. Ул сезне үзенә чакыра. Сез таныш икәнсез бит?

– Мин ул чакта томшыгы яшел чеби генә идем әле.

– Сәхиб хан мөрәүвәтле кеше, галимнәрне, шагыйрьләрне хөрмәтли белә торган зат.

– Безгә аның ул сыйфатлары билгеле, – дидем мин коры гына.

Ханның кыяфәтен күз алдына китерергә тырыштым. Нәкъ утыз ел элек, Казан тәхетен яуларга китәр алдыннан, ул минем мәрхүм атама, Мансур сәйедкә – бакыйлыкта җәннәткә тиенсен! – фатиха алырга килгән иде. Атамның кушуы белән мин аңа юл догасы укыган идем. Онытмаган. Мин дә аны төшемдәге кебек кенә хәтерлим. Җыйнак гәүдәле, ачык чырайлы булып истә калган. Галимнәр остазы, йолдызларга карап, илләр язмышын билгеләргә сәләтле Рәммәл Хуҗа да миңа юллаган хатында Сәхиб хан җәһәтеннән: «Мөлаемлык йолдызлыгында нур сибә торган мөкәммәл ай ул, андыйлар бик сирәк туа», – дип мәдхия язган иде. Ханның шөһрәте Казан йортында да зур – Мәхмүд хаҗи улы аңа атап бер кыйсса да иҗат итте.

Сәхиб хан Казанга килгәч, Кырым ханы Мөхәммәд агасы белән берләшеп, Мәскәүгә үк барып җиткәннәр иде. Мәскәү кенәзе, гадәттәгечә, төн ягына чыгып качкан. Кяфер сүзеннән чыкмаска мәхкүм ителгән Казан йорты шул яудан соң тәмам азатлык яулаган иде. Ләкин, Хаҗи Тарханны үз кул астына алып, нугайлар тарафыннан хыянәтчел рәвештә үтерелгәннән соң, без җилнең кайсы яктан исүен чамаладык! Кырым тәхетенә Сәгадәт хан менгәч, Казан тагын комсыз күршесе белән бергә-бер калды. Үз урынына энесе Сафаны калдырып, Сәхиб хан, Сөләйман Канунидан ярдәм өметләнеп, Истанбулга чыгып китә. Чынлыкта ул кодрәтле солтан бусагасына сыгынып, Кырым тәхетенә дәгъва итә башлый.

Казан тәхетенә күтәргәндә, Сафага ундүрт тулып килә иде. Егетлек кушагын билгә баглаган чагы. Сәхиб хан дилбегәне кемгә тапшырасын яхшы белгән. Сафа белән без бергә уйнап үстек, ул шундый – сабый чагында ук тешләгәнен өзми калмый иде.

Кырым тәхетендә ныгуга ук Сәхиб хан Иванга ярлык юллый. Аның күчермәсе безнең көтебханәдә дә саклана. «Әгәр дә син минем Казаным белән барышлыкта булсаң һәм аның халкыннан салым дауламасаң, мин синең белән дуслыкта яшәргә әзер; ләкин Казанга яу чапсаң, синең илчеләреңне дә, чапкыннарыңны да күрергә теләмибез; урыс җиренә бәреп керәчәкбез һәм аны вәйран итәчәкбез!»

Сәхиб солтанны Казанга ханлык тәхетенә озатуны хәтерлим мин. Хан сараена атам мине дә ияртеп барган иде. Йортның олуглары каршында Мөхәммәд ибне Миңле Гәрәй хан энесен Казанга хан итеп җибәрү карарын игълан итте. Угъланнар, бәкләр, ханны хуплап башларын селеккәләде, үзара пышылдап, шул ук вакытта ханның да колагына чалынырлык итеп сөйләнделәр:

– Һай, яхшы булган!

– Казан йортыбызны баскыннар кулыннан алырга кирәк.

– Мөхәммәд ханга афәрин!

– Басилины әйтер идем, кара йөрәк, Казанга безнең дошманның токымын утыртты бит.

– Хаҗи Тарханны да алсак...

– Чыңгыз бабабыздан калган кодрәтне кайтарыр Мөхәммәд хан, булдырыр, иншалла!

Исемдә, исемдә... Мөхәммәд ханның янәшәседә атам Мансур сәйед утыра, аңардан соң Агыш, Гази, Апак бәкләр, икенче якта – Мамыш Сәҗәут, Мамыш угълан, Габдулла угълан, Хәлил, Япанчы бәкләр, Мәмеш морза...

– Син үз йортыбызга хан булырга китәсең, – диде мәрхүм атам Мансур, сәйед Сәхиб солтанга фатихасын биреп. – Барлык татар йортларын бер түбә астына җыяр вакыт җитте. Син шул алтын түбәнең алтын баганасы булырга тиеш! Юкса безне берәм-берәм аждаһа йотачак.

– Казан йорты аның авыз төбендә үк... Алтын түбә монда, Кырымда. Агам Мөхәммәд хан барыбызга да түбә булыр, иншалла.

Сәхиб солтанның, яшь булса да, һәр сүзе үлчәнгән, кайда ни сөйлисен ул яхшы белә иде. Буласының, әйе... яшьтән үк билгеле. Ләкин агасын ул, мөгаен, чын күңелдән мактагандыр... Ул чакта Сәхиб – дистәләгән солтаннарның берсе, беркем әле аны белми, сәләтен чамаламый – юкса ул үзен зур бәяли! Соңыннан беленгәнчә, Казанда хан булуны сөргенгә олактыру дип кабул иткән... – ә Мөхәммәд ханның даны җиһанга таралган, дуслары аны ныклы таянычка саный, дошманнары шүрли.

Мөхәммәд Гәрәй хан, чыннан да, фәһемле, кодрәтле падишаһ иде, тик аркадашларына артык ышануы үзен дә, улы Баһадир солтанны да харап итте, татар йортларын бер түбәгә җыю нияте дә пыран-заран килде.

Хыянәт!

Хыянәт башына җитте шөһрәтле Мөхәммәд ханның. Хыянәт татар йортының терәкләрен берәм-берәм аудара. Мин җиргә егылган түбә астында сытылырга тиеш микәнни? Тәңрем...

 Аннан соң күпме сулар акты. Сәхиб ханны Казанга озатканда, мин ун яшьләрдәге вафасыз бер бала, хәзер талчыккан чал ир булып киләчәкне юрарга җөрьәт итми торам. Хәер, юраудан ни мәгънә? Бичара булып тудым, бичара булып китәрмен.

– Хан сине Кырымда нәкыйбел әшрәф итмәкче була. – Дәрвиш мине сагышлы уйларымнан аерды. Мин аның тел төбен күптән аңлаган идем инде.

– Минем ише мискин бер суфыйга игътибар иткәне өчен Аллаһның аңа мең шөкере яусын. Ләкин мин йортны мондый хәлдә ташлап китә алмыйм. Минем монда булуым – Аллаһ хөкеме ул. Мәрхәмәте. Димәк, ул мине газага лаек дип тапкан.

– Әйе, мин дә шулай уйлыйм, – диде Сөендек дәрвиш. – Минем дә хан йомышы белән бирегә килүем юкка түгел, Аллаһ мәрхәмәте. Арагызга кабул итәсездер бит, тәкъсир?

– Хуш килдең! – Һәм без икебез дә бердәм торып кочаклаштык.

Әлбәттә, агам Кол Мөхәммәд сәйедкә мин бу очрашу хакында сөйләмәдем. Иманым камил, минем урында булса, ул да нәкъ шундый ук җавапны бирер иде. Мондый карарны без биш-алты еллар элгәре, атабыз Мансур сәйед белән Казанга килгәндә үк, кабул иттек. Шул заманда ук безне монда ниләр көтәсен чамалый идек инде. Ул чакта ук кяфер Казанның якасыннан алган иде.

Уйлыйм-уйлыйм да шаккатам: ул яка ятлар тотар өчен генә тегелгән дә кебек!

Кырымда Сәгадәт хан бер ел да идарә итә алмады, тәхетне Ислам солтан яулап алды. Без бу вакытта җәйләүдә идек. Кояш инде баеп килә, тирә-як тын, атларның гына пошкыруы ишетелә, күңелләрнең рәхәт оеган чагы, табигать тә гүя сихри чиксезлек каршында сәҗдәгә китәргә җыена. Шул илаһи тынлыкны чәлпәрәмә китереп, талгын һава дулкыннарын өереп, тояк тавышы ишетелде. Атабыз безгә Җәләлетдин Руминың мәснәвиләрен сөйләп тора иде, аптырап туктады. Кем йөрер болай кичкә каршы? Без, балалар, чатырдан йөгереп чыктык. Бераздан җайдагат үзе дә күренде. Анамның туганы Мәмеш морза иде ул. Атыннан җәһәт кенә сикереп төште дә тезгенен минем кулга ыргытып, чатырга – атам хозурына ашыкты.

– Олуг туганыбыз сәйед хәзрәтләре!

Мәмеш морзаның тавышы киселде. Мин чатырда алар янәшәсендә булмасам да, тәгаен белә идем, атам кулын күтәреп чакырылмаган кунакны туктатты. Кабаланганны өнәми иде ул. Өең яна башласа да, син аңа бу хакта вәкарь белән, сүзеңне җебен җепкә китереп хәбәр ит. Остазыңның дикъкатенә тәкъдим иткәнче, син үзең ул әхвәлнең серенә төшен, күңелең белән аңла. Әйтелмәгән сүзнең яктысы йөрәккә тизрәк барып җитә. Тик Мәмеш морза, гаскәри тупаслыгы аркасында мондый нечкәлекләрне белми идеме, әллә санга сукмадымы, ярып салды:

– Тәкъсир! Сәгадәт хан бүген Бакчасарайдан качып китте. Тәхеттә Ислам солтан. Инде синең урынга олуг сәйед билгеләнде.

– Курткамы?

Куртка сәйед атамның берадәре Солтангали сәйеднең улы иде...

– Әйе. Тиздән фетнәчеләр монда килеп җитәчәк.

Без тиз генә җыенып юлга кузгалдык. Юл безгә генә билгесез иде. Мәрхүм атабыз Мансур сәйед өчен билгесез һәм ябык юллар юк, соңыннан белдек: ул безне – хатыннарын, балаларын, якыннарын, чураларын – Хаҗи Тарханга алып киткән икән. Хаҗи Тарханда мин егет булдым, мөрәкябага ирештем, тәхәллүсемне дә Хаҗи Тархани дип белерсез.

...Кузычак угълан безне бик гасаби каршы алды. Дөрес, ул эчке халәтен яшерергә тырыша иде, сәламләве дә гадәттәгечә табигый, тик тавышы утырган, гүя тирән коедан ишетелгәндәй тонык. Аякларны бөкләп фарсы келәменә утырдык. Алдыбызга хезмәтче җиләк-җимеш тулы көмеш савытлар китерде. Дога кылганнан соң Кузычак сүз башлады:

– Иван безнең илчелекне санламаган. Башында Нургали карачы торган илчелек таләп итә. Анда өч-дүрт угълан һәм бәк тә булырга тиеш, дигән. Шулар килгәндә генә, янәсе, ул барышлык хосусында бездән ни тиешлене белдерәчәк. Йә, могътәбәр сәйед хәзрәтләре, бу турыда ни уйлыйсыз? – дип, ул агам Кол Мөхәммәд сәйедкә карады.

Озак кына уйланып торганнан соң ул:

– Аларга илчелек кирәкми, алар сугышырга җыена.

– Казан олугларыннан торган илчелекне Иван үзендә тоткарларга тели, – дип өстәдем мин.

– Мин дә шулай уйлыйм, – диде Кузычак. – Гаскәрен бу тарафка куалагач, ул аларны безгә каршы куячак.

Кол Мөхәммәд өзеп әйтте:

– Утлы күмерне кем кулы белән көрәргә белә ул!

Нургали бәкнең хәйләкәр чыраен күз алдына китереп, мин ирексездән елмаеп куйдым. Гәрчә бу шартларда елмаю һич урынлы булмаса да... Карачы, әлбәттә, Иванны алдыйм, дип алданачак иде. Артыңда көчле гаскәр тормаса, иң нечкә хәйлә дә мескенгә әйләнә. Хәер, без монда барыбыз да шул хәлдә түгелме соң?

Ләкин суда батучы саламга да ябыша, дигәндәй, без һәр мөмкинлектән файдалана белергә тиеш. Нургали бәкнең тасма теле Иванның ихтыярын йөгәнли алыр, бәлки?

– Шулай да, – дидем мин, сүзем Кузычак угъланга ошамасын алдан ук белеп, – бөек илчелекне Мәскәүгә юлларга кирәк. Иванның шартлары авыр булса да, йортның исән калуы хакына...

Кузычакның йөзе тагын да каралып китте.

– Кичер, хәзрәт... Аның төп шарты шул: Казан йортын үз биләмәсе итү...

– Үти алмаслык шартлар була. Ул инде сугыш игълан итү.

Кол Мөхәммәд сәйед идәнгә караган килеш әйтеп куйды:

– Безнең өчен бүген ике генә тараф бар: йә бәйсез булу, йә сугышу. Без озак еллар шул ике тараф арасында бәргәләндек. Ниһаять, сайлау көне килеп җитте...

Кузычак урыныннан торды.

– Калганын диванда сөйләшеп хәл итәрбез.

Ул Мәскәүгә кабат илчеләр юлларга җыенмый, ул гамәлне һич файдасызга саный, безнең кылны тартып карарга гына чакырган иде. Әлбәттә, әлеге фикерен Казан олугларына җиткергәндә, ул бездән булышлык көтә, нәкыйбел әшрәфнең хуплавы аңа зур таяныч иде. Минем белән исә ул салкын хушлашты. Бу очрашудан соң, мин инде аңа кирәкле кеше түгел идем. Бернишләп тә булмый. Кузычак угъланны мин Казанның иң фидакяр күңелем асманының җиденче катына күтәрәм, тик ил язмышы хәл ителгәндә, моның ни әһәмияте бар? Иван үзенә тугрылыклы Шаһгали ханны тәхеткә күтәрүне таләп итсә – ул шулай булачак та! Әгәр бөтенләй урыс калгаен китереп куярга теләмәсә! – Сафа Гәрәй тарафдарларын, иң беренче нәүбәттә Кузычак угъланны, ул үз кулына тапшырырга кушачак. Кузычак бит катыйле нәфсә (?) түгел. Ул Казан өчен дә, үзе өчен дә ахыргы тамчы канына кадәр сугышачак. Әгәр Иванның шартлары безнең тарафтан йортны исән калдыру хакына кабул ителсә, кем аңа андый хокукны бирер? Сугышып шәһид китү хокукын... Ә баскыннар кулына төшү аңа да, аркадашларына да үлем белән бәрабәр. Ул денен дә, илен дә сата торган кеше түгел.

Диванханә Кузычак угълан хөҗрәсеннән якын гына – кысан аралыктан бераз барасы да сулга борыласы, артык зур түгел, гадилеге күзгә бәрелеп торган, хәер, түшәме төрле гөлчәчәкләр, оҗмах кошлары белән бизәлгән бүлмә иде ул. Тәбәнәк сәкеләргә ефәк белән тышланган сырмалар җәелгән, таянырга мендәрләр куелган. Диванда, гадәттә, хан катнашмый, янәшәдә өстә аның өчен бүлмә бар, теләгәндә, ул анда кереп диванны тыңлый ала – шул максатта түшәмнән астарак челтәрләнгән уем бар. Диван бу мөмкинлекне һәрвакыт исендә тота. Ә болай биредә сөйләнгән сүзләрне ханга диван бәге җиткерә. Баш карачы монда кабул ителгән карарны аңа кереп дәлилли.

Ханыбыз Үтәмеш Гәрәйгә әле дүрт кенә яшь, ул үз хәленең дә, ил язмышының да нинди аяныч икәнен башына да китерә алмый – бәхетсез сабый! Безнең бу газаплы сөйләшүләрдә дә аның эше юк, анасы Сөембикә, бәлки, күрше бүлмәгә кайчакта тыңларга керәдер, тик ул бервакытта да күзгә кереп хөкүмәт эшләренә катнашмый, үзенең өстенлеген сиздерми, бар гамәлен Кузычак угълан кулы белән эшли, Кузычак аңа ире Сафа ханнан калган таяныч иде. Билгеле, таянычсыз калса, аның да көннәре санаулы булачак. Мәскәүләр Сөембикәне күралмый, Казанның Сафадан соң да бәйсез булырга тырышуында төп сәбәпче ул, дип уйлыйлар, җае чыккан саен аны каралтырга тырышалар, төрле гайбәтләр тараталар иде.

Диван бик тавышлы булды. Хәер, минем хәтеремдә, биредә беркайчан да бер фикергә килү булмады. Һәркем үзен җирнең кендеге саный, бу җәһәттән Казан татары һич тә ләх паныннан калышмый. Кешенең мөкатдәс үздәрлеге өчен фикер төрлелеге яхшы булса да, дәүләтнең көчле бер йодрыкка әверелүенә мондый хәл хилафлык итә иде, билгеле. Мәскәү кенәзлегенең көчәеп китүендә тәхетнең биектә урнашуы иң мөһим сәбәп булгандыр да. Анда олуг кенәзнең генә сүзе сүз. Иң затлы нәсел кешеләре дә олуг кенәзнең колы санала. Нинди үз теләгеңчә йөрү ди ул?! Ни уйлаганыңны кычкырып әйтсәң дә, башта телеңне йолкып алалар, аннары... билгеле инде. Синең яшәвең дәүләт файдасына, ягъни олуг кенәз файдасына гына була ала. Мөгаен, безнең заманда дәүләт шундый хәлдә генә иҗтиһад итә ала. Тик шуны аңлатып кара син башбаштак татар морзасына. Ул тәкәбберлеген байрак итеп күтәргән. Бу татарның элекке күчмәнлегеннән киләдер, үз биләмәсенә анда һәр би үзе хуҗа, ул үзе бер аерым дәүләт, тәхет илендә утырган ханга тыштан буйсынса да, үз биләмәсендә ул мөстәкыйльлеген күз карасыдай саклый. Иреге кысыла башласа, башка үзе ишеләр белән ханны тәхетеннән бәреп төшерергә дә мөмкин. Алтын Урдалы олуг Олыс шул күчмәннәр аркасында җимерелде дә инде. Аның чарпа-чарпа кыйсемнәрен дә, болай барса, шул ук язмыш көтә. Әмма ничек аңлатасың? Үзен иң акыллы санаган кеше бүтәннәрнең фикерен тыңлыймыни?

Мәскәүләрнең шулай күтәрелүенә борынгы ханнарыбыз да сәбәпче булды. Үзбәк хан заманнарыннан ук аларга үзгә урыс кенәзлекләреннән аерым ярлыклар тапшырылды. Мәскәү кенәзенә олуглык хокукы бирелеп, ул тирә-як тарафтан Сарай әл-Мәхрусә өчен салым җыйды. Акча кем кулына тисә дә, күпмедер өлеше ябышып калучан. Бөек ханнар чиркәү карагруһларыннан ясак алмаска боерды, алар тарханлык ярлыгына ия булды. Оныттылар: ит яхшылык, көт явызлык! Чиркәү әһелләре шыпырт кына халыкны гел мөселманнарга каршы котыртып ятты.

Хәзер боларны искә төшерүдән ни файда? Терсәк якын да, тешләп булмый.

Дәүләтьяр кысык күзле, сары йөзле, юантык кына бер кеше, тыңкыш тавыш белән зарланды: Мәскәүдән бик кимсенеп кайткан икән. Шундый затсыз кешене җибәреп, Кузычакның Иванны кимсетәсе килгәндер дә, киресенчә килеп чыккан.

– Архангилга җиткәнче үк аттан төшерделәр, – дип янә зарланды ул.

Соңгы вакытта татар, нугай илчеләрен, түбәнсетеп, шул чиркәү каршында җәяүләтәләр иде. Фәрәнкеләр исә, насарилар буларак, Яхшы хәбәр чиркәвенә кадәр атланып бара. Нишлисең, тагын уфтанырга кала, кенәзнең кырым-ил ишегалдында үз бүрегенә солы тутырып татар баскагының атын ашату йоласы мәңгегә үткәндә калды. Халыкларның тарих сәхнәсендә казгануы шатранҗа уены сыман, уен башында бер ялгыш йөреш ясадыңмы, соңрак шул тулаем җиңелүгә китерә.

– Кичекмәстән урыс җиренә яу чабарга кирәк! – диде Турчы бәк. Яңагындагы яра эзе кара-кучкыл янып чыкты. Ул барышлыкның нечкәлекләрен белми, аңа кылыч болгарга булсын. Аңы да сөңге озынлыгы гына, башкача ни көтәсең тагын? Шуңа да аның сүзенә елмаешып кына куйдылар. Уңае туры килсә, яу чабарга кем каршы? Егет яуда сынала.

– Яуны яу белән генә басып була! – дип янә йөрәксенеп кычкырды Турчы бәк. Нинди генә тупас яугир булса да, үзенә тәкәллефле мөнәсәбәтне сизде, күрәсең. Ә сүзе дөрес бит!

– Ике-өч татар күренүгә, урыс гаскәре хәзер башын югалтып качмый, – диде Ишми морза. – Яу чапсак, ачык кырда без кырылып бетәчәкбез. Әнә күптән түгел Арслан морза нугайлары чабып караган бит. Тар-мар иткән үзләрен кяфер. Без яуда кырылсак, Казанны кем саклар?

– Сездән башка биредә сарык көтүе мәллә? – дип ярсып урыныннан калыкты Җанбарыс морза. – Барыгыз, яу чабыгыз, без сездән башка да Казанны саклый белербез!

Кол Мөхәммәд сәйед аны бүлдерде:

– Сез дә без юк монда. Булырга тиеш түгел. Барыбызның да йорт өчен җаны фида.

– Мәскәүгә илчеләр җибәрүдән бер файда да юк, кирмәнне ныгытырга кирәк, урларны тирәнәйтергә, бистә диварларын сүтәргә, без анда дошманны барыбер тоткарлый алмабыз, – диде Карамыш угълан.

– Әйе, алар анда тупларын куеп, кирмәнне утка тотачак, – дип өстәде Барбулсын аталык.

– Илчегә үлем юк, без сугышка әзерләнсәк тә, илчене Мәскәүгә юллыйк! – Кадыш баһадир сирәк сакалын сыйпаштырып Нургали бәккә карады.

– Җәмәгать ничек хәл итә, мин шуңа риза. – Нургали бәк тыйнак кына тамагын кырып, кара куе сакалын араларга кереште. – Әлбәттә, куркыныч бар. Мәскәү ул без түгел, илчене дә кайчак зинданга яба... Башсыз да калуың бар. Тик гыйззәтле олуглар кушса, мин юлга чыгарга әзер. Тәвә кошы кебек башны комга яшерер вакыт түгел.

Кузычак өмет белән сәйедләр сәйеде мөхтәрәм Кол Мөхәммәд агама борылды:

– Динебезнең алтын баганасы, Казан данын үз иңендә тотып торган сәйед хәзрәтләре ни әйтер?

Агам минем иңемә кагылып алды.

– Без менә Кол Шәриф мулла белән киңәштек, – диде ул. – Мәгънәсез эш белән йөрү килешмәс. Иванның һич кабул итмәслек шартлар куячагы билгеле. Шаһгалине тагын тәхеткә уздырсак, безне ни көтәсе дә ачык.

– Сезне! – дип кычкырды Кадыш баһадир.

– Безне! – дип сүзе белән басты нәкыйбер әшрәф. – Яхшыга һич өметләнмә, Кадыш баһадир!

Тәкъдирне укый алгандыр ул агам. Алар икесе дә бер көнне, бер үк сәгатьтә дөньядан кичтеләр. Аркасына хәнҗәр кадалганда, сәйеднең кисәтүен искә алдымы икән Кадыш баһадир?

– Кузычак белән килешмәгән бәкләр качып бетте, – дип сүзгә кушылырга булды Ходайкол угълан да. – Тик кара халык кая качсын? Алар монда болгана. Илдә фетнә купса, эшләр харап...

– Халык – кара сарык, Мәскәүгә баш исәк, бу бәла-казадан котылыр идек, диләр.

– Кяфер кул астында яшәп караганнары юк...

– Халыкны котырталар!

Шау-шуны бүлеп, Кузычак угъланның тавышы яңгырады:

– Мондагы сөйләшүне мин хан хәзрәтләренә җиткерермен. Йорт кайгысын кайгы иткәнегез өчен Аллаһның шөкере булсын. – Ул урыныннан торып, ишеккә атлады. Барыбызга да ачык иде: Мәскәүгә бернинди илчелек тә бармаячак.

"КУ" 6 (июнь), 2019

Фото: wikipedia

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: