Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

– Салихның үскәнен күрмәдем, инде монысын шул армияңә илтеп тыгасың! Ничек инде ул? Берәү хезмәттә бит инде, барысы да бездәнмени? Ә, әтисе? Җибәрми-им!

(Башыннан укыгыз)

27
Ильяс үзендә әллә кайдан килгән тынычлык, үзе аңлата да алмаган рух
биеклеге, дәрт барлыгын сизде – ул хәтта, болар кинәт югалыр дип, иркен
итеп тын алырга да куркып торды. Бу гына да түгел, ул йоклап китеп,
мизгелләрдән генә чигелгән хыялны күрми калырмын дип курыкты.
Бу хыял – арыган кешенең тынычлык турындагы хыялы, ул хыял
булганда, күз ачып йомганчы вакытны онытырга була. Бер нәрсәдән
кала барысын да онытырга була – яраткан кешең яныңда булуын, бөтен
дөньяның менә шушы бер түгәрәккә кереп сыюын һәм тынычлык белән
сугарылуын... Шул турыда уйламадымыни ул окопларда туңып ятканда,
яраланган көннәрендә, саташып, яшәү белән үлем арасын үлчәгәндә? Күз
алдына бер тотып ала алмаслык сын булып килеп баскан тынычлыктан
колакларга авырту килеп керә, баш әйләнә, бер мизгелгә каннар куерып,
агудан туктый. Шушы хыялны алып кайтты ул окоплардан, шушы хыял
аны сугыш яланыннан исән алып чыкты, шушы хыял аңа иң авыр чакларда
алга барырга юл күрсәтте.
Бүген тагын йокыдан куркуын аңлады Ильяс. Бүген йокы иң кирәкмәгән
халәт, аны аккан көннәр тезмәсеннән алып чыгып китәр төсле иде, бүген
ул тәүлекнең һәр мизгелендә уяу булырга тиеш. Чөнки бүген аның янында ул, тормышка ашкан хыялы – Сәлимә! Шуңа да ул бер эсселе, бер суыклы.
Шуңа да ул башка берни турында уйламый да, уйлый да алмый. Шуңа да ул
күкләрдән төшкән бәхетнең вакытын мөмкин кадәр озынайтырга тели иде.
Үтеп баручы җәйнең тып-тын төне җирдәге бөтен нәрсәне дә үз кочагына
алды. Болытлар күкнең ерак өлешен каплады, җил булмагач, аларның
йөзгәнен йә тик кенә торганнарын аңлавы кыен иде. Көндезге эшләрдән соң
авыл тынып калды, тик кайдадыр еракта чапкан ат тоякларының тавышы
йә көчәеп, йә юкка чыгып ишетелә. Урыс граны ягыннан башка атларның
пошкырганы, аларның муенына тагылган кыңгырауларның чылтыравы
Казанлыга килеп җитә. Менә инде ярты төн дә үтеп китеп бара, озакламый
яңа көн, яңа эшләр, яңа мәшәкатьләр көтә авыл халкын.
Урам буйлап йөреп, Ильяс белән Сәлимә чабылган үлән салынган
арбага утырдылар. Арбадагы печән үзенә генә хас исерткеч исләр тарата,
Ильяс шул исләрне балачактан хәтердә калганнары белән чагыштырырга
тырыша. Ул кузгалырга, күкрәк тутырып тын алырга да курка, чөнки, утыра
торгач, Сәлимә аның кулбашына башын салып йоклап та китте. Төннең
күз өйрәнгән ярым яктылыгында аның ап-ак киемле гәүдәсе тирә-якны
яктыртты, шул яктылыкта ул тагын да матуррак, искиткеч зифа буйлы
булып күренде. Менә ул кинәт йокы аралаш елмайды, тагын төшендә
нидер күреп җитдиләнде, Ильясның үз кулыннан ычкындырмаган кулын
күкрәгенә кысты, тагын елмайды һәм тагын күңелсезләнде.
Бүгенге төн еллар киштәсендә калган егет чакларны искә төшерде.
Шул ук кыскарып баручы көзгә караган төннәр, беренче кыюсыз сүзләр,
кыюсыз, ләкин тиктормас куллар... Шушындый, тик тулы айлы кичләр
иде ул чакта, Ильясның сугышка китеп барган иртәсе туарга тора иде,
әллә нинди бер тигезсез тезмә итеп әйтелгән мәхәббәт сүзләре, бәлки бик
үк матур булмасалар да, алар чын йөрәктән иде. Рекрутның әче балдан
әйләнгән башында ул сүзләр гомерлек булып торып калдылар, бүген дә ул
аларның һәрберсен бернинди ялгышсыз кабатлый ала.
Тагын әллә кайдан җиңел генә болытлар килеп чыкты. Бер мизгелгә
күтәрелгән җил салкынлык алып килде. Арба янындагы биек юкәләр авыр
ботакларын җиргә хәтле сузып ыңгырашып алдылар да тагын тынлык
таләпләренә буйсындылар. Бу тынлык мәңгелек кебек тоела иде, тик шул
мәңгелек кануннарына буйсынмыйча өй чикерткәләре үзләренең озын бер
көйгә салынган җырын башлады. Кайдадыр саташкан эт ырылдап алды,
кайдадыр адашкан колын, әнисен эзләп, тавыш бирде.
Ае да бар икән бит бу кичнең! Киткән болытлар таралып бушаткан
урында урактан да нечкә яңа ай инде күкнең җир белән тоташкан кырыена
барып җиткән. Төсе югалып барган ай очлы укка охшап торган болытлар
белән капма-каршы басып, озакламый калкачак кояшны каршы алырга,
аның янында Чулпан йолдыз да, бу теләккә кушылып, кояшның беренче
нурларын күреп, күздән югалырга әзер. Кемдер айны көзге төннең матур
рәсеменә урнаштырган, бу рәсем чынлап та шушы урактай айсыз тулы
булмас иде. Әллә ул шул күкнең җир белән тоташкан кырыенда берәр
нәрсәгә эләгеп калганмы, билгесез, тик әлегә шунда кереп югалырга бер дә
ашыкмый, кояштан алган нурларны җир өстенә илтеп җиткерергә тырыша.
Белә ул, озакламый ул көч җыячак, зур булып, төн хакименә әйләнәчәк, ә
төннәр ул булганга яктырачак. Менә шунда күләгәләр озынаячаклар, менә шунда башланачак шул төнге күләгәләрнең биюе, менә шунда айның көмеш
яктылыгы дөньяга сихри үзенчәлекләр өстәп торачак. Болытлар яңа айны
яшь баланы караган кебек карыйлар, өши күрмәсен дип, тагын аны ябып
куйдылар.
Ильясның башында уйлар бер йомгак булып әйлән-бәйлән уйный, бу
әйлән-бәйләндә балачак та, авыл тормышы да, фронт та, лазаретлар да,
кайтып авырып ятулар да бар. Һәм монысы иң мөһиме: ул – Сәлимә...
Язмышның аңламаслык борылышларында, булганнарын оныта язып, ни
булачагын көтеп ятканда, аның турында уйлады ул, Сәлимәгә тартылды.
Җир шарындагы миллионлаган кешеләр арасындагы бер кешегә, дөньядагы
ышанычына, ярсу диңгездә үзенә чакырган маякка барырга тырышкан
көймә кебек, ул да һәрчак юнәлешен аңа таба борды.
Сәлимә йокы аралаш тагын елмайды, уянып, Ильясны биленнән
кочаклап алып, нидер пышылдады. Ильяс озак итеп, күзен дә алмый аңа
карап утырды да, иелеп, нигәдер ярым калтырап, аның үпкәләгән баланы
хәтерләткән иреннәреннән үбеп алды. Сәлимә уянды, тик күзләрен ачмады,
Ильясның куллары аны кысып кочаклады, күз алдындагы ягымлы да,
сөйкемле дә йөзнең, күзләрнең елмаюы әллә кая чакыра, әллә кайда һәм
әллә нинди сихри бүләкләр вәгъдә итә иде.
Шушы бәхетле мизгелдә ай да якын булып тоелды, Ильяс башындагы
уйларның әйлән-бәйлән уены Сәлимәгә дә күчкәндәй тоелды. Шунда бер
уй аның бар дөньясын биләп алды: «Бу бит ул, Ильяс! Көтеп алынган
язмышы!»
Сәлимә кабаттан күзен ачканда, ай инде юк иде, кояшның беренче
нурларында коенып, ул икенче кичкә тиклем юкка чыкты. Ә Сәлимә янында
бары тик Ильяс кына, Ильяс аның белән иде…

28
Җыенга чакырулары да кирәкмәде десятникларның. Базар белән волость
бинасы алдындагы мәйданда иртәнгә аяк басарлык та урын калмаган
иде. Октябрь башындагы иртәнге салкын кешеләрне урынында биетте,
төньяктан искән җил битләрне өшетте, борын очларын агартты. Халык
тик тормый, хәрәкәттә: ул җылыта, моны салкында туңганнар яхшы белә.
Тиздән волостьның һәм авылның хуҗалары күренде, алар, бик вәкарьле
итеп, дәрәҗә саклап, алга уздылар. Мәйданда тавыш тынды, башлар
өстеннән Ибраһим страшинаның сүзләре яңгырап үтте:
– Җәмәгать! Кичә генә Вакытлы Хөкүмәтнең фәрманын алдык. Без
монда җыенга шул фәрманны сезгә җиткерү өчен җыелдык.
Халык арасында канәгатьсезлек, ризасызлык белән тулган тавышлар
ишетелде.
– Нәрсә, сугыш беткәнме әллә?
Ибраһим авырлык белән генә тынычлык урнаштыра алды:
– Без иртәгәдән фәрманга ярашлы солдатка кешеләр җибәрергә тиеш,
элеккечә әйткәндә, рекрутлар.
Тагын шау-шу.
– Нәрсә?
– Нинди рекрутлар тагын?

– Булмас андый фәрман!
– Авылда ирләр бетеп бара!
Ибраһим бу тавышны тагын чак-чак җиңә алды.
– Хәзер староста Хәмит әфәнде исемлекне сезгә җиткерәчәк, игътибарлы
булыгыз. Исемнәре аталганнар «призывной лист» дигән кәгазь алачак.
Хәмит, югарырак урынга атлаганчы, ничек итеп Гәрәй турында әйтермен
икән дип баш ватты. Бүгенге вазифасын башкарганда, бер җиңеллек – ул
да булса, старостаның да улы сугышка алына. Мәйданда халык тагын
шаулый башлады.
Зур түземлек белән укып чыга алды Хәмит исемлекне. Башында бер уй
йөри, ул уй аның миен актара, тишә, бораулый: «Әллә дөрес эшләмәдем
инде? Әллә хаталандым? Кешеләр, юк сәбәп табып, сугыштан качып
калганда?» Тик эшлисе адым эшләнгән, артка юл юк.
Мәйданда елау, тавыш.
– Тагын безнең башка бу бәла! Ничек көн итәрбез? Гел безнекеләрне
аласыз!
– Каян сезнекеләрне генә ди? Әнә старшинаныкы да, старостаныкы да
китеп баралар түгелме?
Исемлекләрдә бу ике егетнең булуы чак кына хәлне җиңеләйтте.
Хәмит, халык арасыннан чыгып, өенә атлады, аның артыннан
Ибраһимның әйткән сүзләре куып җитә бардылар:
– Рекрутларга иртәгә волостька җәвитсә итәргә! Тавыш-тынсыз,
тәртипле итеп озатаек, җәмәгать! Җиңү белән кайтачаклар алар, Алла
бирсен! Олауга атларны шушы йортлар бирә...
Башын иеп, өенә кайтып кергән Хәмитне аның кара ниятләрен ана йөрәге
белән сизгән Рәхимә күз яшьләре белән каршы алды:
– Җибәрдеңме? Оятың юк икән! – диде һәм, елап, өйгә кереп китте.
Нидер эшләп яткан Гәрәй, балтасын ташлап, каушап, әтисенә карады.
Каяндыр килеп чыккан вак калтырануны басарга тырышып, битенә чыккан
юләрләрчә елмаюын яшермичә, әтисенең бирмәгән соравына җавап бирде:
– Нәрсә әйтим, әти... Хезмәт итәрбез.
Рәхимә, елап, аны кочаклап алды:
– Салихның үскәнен күрмәдем, инде монысын шул армияңә илтеп
тыгасың! Ничек инде ул? Берәү хезмәттә бит инде, барысы да бездәнмени?
Ә, әтисе? Җибәрми-им!

(Дәвамы бар)

 

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев