Исемсез хат (дәвамы)

Романны башыннан монда укыгыз.

Гөлназларның өй түрендә йөреп әллә җаным чыга инде – тәнем суына башлады, кул өши, кояшның баеганын гына көткән октябрь җиле «Дуслык» урамында ноябрьне эзләп йөри. «Әбиләр чуагы» озын гомерле булды дип, кыска җиңле күлмәк өстеннән юка пинжәк элеп кенә килгән идем... Свитер-мазар киясе калган... Гөлназларның капкасын кадаклап куйганнармы соң – егетләрнең кызлар куар сәгате җитә... Их, йон якалы калын куртка киеп кайткан булсам... Кесәсенә колакчынлы бүрек кыстырып... «Их, бер өйләнәсең килә башласа, шундый кыен икән ул! Көтәм, таң атканчы, капка төпләрендә өшегән күчән булганчы көтәм», – дигән соңгы өметемне аяз күктәгеләр ишетте, бер фәрештә җибәрделәр... Төн эченнән песи хәтлек кенә этен ияртеп, янгын каланчасында сакта торучы Хисам абый тамак ялгарга дип, өенә кайтып килә. Гөлназларның күршесе. Мине шундук танып алды:

«Нишләп йөрисең бу тирәдә?»

«Гөлназны көтәм, лайон газетасы чыгалам дигәние, минем шигыльләр чыккан санын».

«Күптән көтәсең, ызначит – «р» хәрефең төшеп кала... Ә син бит, шыттырасың, малай актыгы, Гөлназның бүген төнге сменасы, ул бит хәзер урман авызындагы заправкага урнашты».

«Беләм, Хисам абый, – дигән булдым хәбәрнең сөенечен сиздермәскә тырышып. – Илсөял сеңлесенә әйтеп калдылган ул гәҗит билелгә».

«Башта янгынны сүндерәләр, агайне, аннан утның сәбәбен эзлиләр», – дип саубуллашты ул. Аңлавымча, мине Гөлназ белән җитди сөйләшү көтә иде.

Хисам абыйның өенә кереп киткәнен генә көттем дә бензинга сусаган машина кебек «КамАЗ» юлындагы заправкага йөгердем. Авылдан өч чакрымда әле ул, ләкин машиналарга кул күтәрмим, Гөлназ янына барып җиткәнче җылынасым бар...

Баш очына «касса» дип язылган ярымтүгәрәк тәрәзәдән Гөлназ карап тора. Ул мине күргәч елмаймады, ә көлемсерәп куйды.

«Бензиның бетте мәллә? Мышнагансың».

«Синең янга ашыктым».

«Кайтырсың дип кем уйлаган инде?! Казаныңда кызлар күп ич».

«Вакыт булмады... Тәки укырга кердем бит!»

«Сигез ел узгачмы?»

«Әйе. Мин яшьтәшләремнән сигез елга соңарып яшим. Ашыкмыйм, үземә насыйбын сигез ел көтәм».

«Алайса хатының да үзеңнән сигез яшькә кече булачак...»

«Бәлки шулайдыр да... Юк, юк, Гөлназ, син миңа таман гына. Әйдә, өйләнешик!»

«Тукта, тәрәзә ярыгыннан гына сөйләшә торган сүз түгел бу».

Ул ишек төбендә кроссворд чишеп маташкан каравылчыга нидер әйтте дә миңа ком тутырылган кызыл мичкә янындагы тар эскәмиягә утырырга кушты. Бу вакытта олы юлдан бимазалап килүче машиналар азая, күрәмсең.

«Алдан хәбәр иткән булсаң, эш көнемне берәрсе белән алмаша идем. Заправкада телефон бар ич».

«Кайда эшләгәнеңне бүген генә белдем... Әйдә өйләнешик, Гөлназ! Бүген үк! Хәер, бүген син буш түгел инде. Әйдә иртәгә!»

«Нинди бүген, нинди иртәгә?! Ычкындыңмы әллә? Беләсең ич, әти-әни риза түгел».

«Революциядән соң 60 ел узгач та, нинди борынгы йолалар инде ул?! Сиңа гомер итәсе ич, үзең хәл ит!»

«Һаваланма! Без авылда яшибез. Ни өчен каршы икәннәрен беләсең. Бердәнбер кызларына егет тапмадылар дип, күз ачтырмаслар».

«Мин – хыянәтчегә хыянәт иткән хыянәтче генә... Паспортым чиста».

«Акланып торма. Беләм. Аңлыйм. Ошыйсың. Сагындым да».

«Суң шулай булгач, инде араны өзәбезме?»

«Араны өзәсең килмәсә... Башкалар урлый ич әнә...»

«Гөлназ! Сине бер урлаганнар иде инде, әтиең бәреп кереп, алып киткәч, авыл «шау» килде. Ул егетне төрмәгә утырта яздылар. Ярый ла, сиңа тиеп өлгермәгән, диделәр».

«Яраткан кешем түгелие. Ә сине... Ә син такси белән кибет тыкрыгында торасың да апкитәсең. Берәр сәгать узгач кына, иптәш кызым Сәрия әниләргә кереп әйтә... Аннан соң кем эзләп тапсын ди безне?!»

«Комсомол башым белән кыз урлап йөргәнемне ишетсәләр... шул сәгатьтә үк институттан куалар мине. Инде, ниһаять, укырга кердем дигәндә генә...»

Ул арада, бөркәүле «КамАЗ» килеп туктады. Кирәкмәгән чакта гына, ачу китереп йөриләр шунда. Йөртүчесе, куначадан очып төшкән тау әтәче ише генә, җиргә сикерде дә Гөлназ тәрәзәсенә килеп кунды.

«Матурым, миңа ялгыш җәйге солярка сала күрмәгез, яме», – дигән була. Ә үзе егерме өч тиенлек шоколадны акча өстенә салып шудырмак була, яннарына мин килеп баскач кына кире алды.

Машина соляркага туенып китеп барганчы, биш минутлык тынлык урнашты. Шул арада зиһенем ачылып, башыма килгән уйдан сөенеп куйдым. Гөлназ кабат чыгып баскач, җәһәт кенә әйтеп өлгердем. Тагын йә берәр «дальнобойщик» килер дә бүлдерер.

«Гөлназ! Әйдә шыпырт кына барып, Күн авылында язылышабыз. Бу турыда беркемгә дә әйтмибез. И, аннан соң мин сине урларга кайтам. Икебез генә белгән уен булып калыр».

«Юк! Күн авылында сер сакланыр, димә. Башта урла, аннары – ЗАГСка...»

«Юк! Алдан язылышабыз да, урлыйм!»

«Юк! Ябышып чыккан, дигән даным таралуын теләмим!»

«Юк! Институттан куалар... Хуш! Бүтән кайтмыйм!»

«Мин көтә беләм. Сиңа гел хат язып торырмын...»

Әнә шулай, Гөлназлы киләчәк «юк»ка чыкты. Каз өмәләре башлангач, көзнең буранлы төнендә, түрле чанага толып белән каплап тәки урлаганнар үзен. Инде икенче тапкырга киткәч, әтисе кызы артыннан чыгып чапмаган... Гөлназ әтисе кушкан язмышка буйсынып, яшәп калган. Нәселенең бәясен төшермәгән...

Хәмдия, Сәвия, Гөлназ... Авыл миңа аларның өчесенең берсен дә бирмәде... Салам түбәлеләр өчен кызлар әкрен үсә... Сигез ел чамасы көтәргә туры килер. Үзем үсә торыйм...

Татциктагы өебез маяк кебек балкып тора, үтеп китә күрмәсен тагы, дигәндәй, бөтен лампочкаларны да кабызып көтәләр булса кирәк. Капканың салкын келәсенә кулым тигәч, Гөлназлы шыксыз көзге кич назлы язга әверелде... И, үзең дә бигрәк беркатлы бала инде син, Нуриәхмәт кызы... Шушындый язда ирне урамга куып чыгаралармы инде, җә?!.

Әсәрнең ахырын сатыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 10, 2019

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: