Логотип Казан Утлары
Роман

Исемсез хат (дәвамы)

«Ах, хәсис! – дип, миңа ябырылды әни кеше. – Әминәмнең башын әйләндереп утырды да хәзер кече кызыма үрелә! Бармагында балдак эзе дә бетмәгән килеш, бабник! Сине өйгә кертсәң?! Вон, общежитиеңә!» Ике кызы ике бүлмәгә йөгерде. Ә мин туфлиемне капка төбенә чыгып җиткәч кенә киеп өлгердем...

Романны башыннан монда укыгыз.

Олыгайгач, кеше барометрга әверелә инде ул. Аңа синоптикларның фараз кылуы кирәк түгел. Этләр әрләшүдән туктады. Җилләр урманга качты. Күктә йолдызлар атышы башланды. Тамчылары төерләнеп калган боз сөңгеләренең чатнаганы ишетелә. Мин ияреп чыккан гөрләвекнең улагы корыган. Иртәгә яз челләсе булыр. Татцик урамына аяк басуга, Нуриәхмәт кызы әмере белән диярсең, иңнәренә чыбык күтәреп тезелешкән баганаларда гөлт итеп заман лампалары кабынды...

58 нче йортка җиткәнче, бүгенге хатирәләрнең уйланып бетәсе урыннары калды...

Институтта укулар башлангач, курсташлар белән ике арадагы яшь аермасын еш кына тоярга туры килде.

Мәктәптә укыганда, мин ун ел буе беренче партада укытучылар күләгәсендә утырдым, окулистлар сайлап-сайлап карадылар, тик миңа яраклы күзлек таба алмадылар... Институтта ерактан күрдең ни дә якыннан күрдең ни – такта янына чыгып, мәсьәлә чишүләр юк, шуңа күрә дә тәнәфес бетүгә, иң соңгы рәткә утырып өлгерәм, лекцияләр шәп ишетелә, кыштыр-кыштыр конспектлаштырып тик утыр... Педагогларның күбесе Ленинградның Н.К.Крупская исемендәге институтын бетереп килгән яшь укытучылар, аларга әле нибарысы 22-23 яшь кенә, аудиториядә үзләреннән олырак абзагызны күргәч, деканатның берәр кураторы утыра дип шикләнәләр идеме; дәресне бүлеп, еш кына: «Извините, Вы кто?» – дип сорый торганнар иде. Андый чакта яшь курсташларымның миңа таба борылып, күмәкләшеп көлгәннәре әле дә хәтеремдә.

Укуның беренче көнендә үк студент билеты тоттырдылар, ә аның белән көндезге укудагылар өчен 1 сумлык «проездной» алып, шәһәр эчендәге бөтен транспортта бушлай йөреп була иде. Авылга кайтам дисәң дә, юл хакының яртысын гына түлисе иде... Түләвен түлим, ләкин кондукторлар каршыма килеп баскач, яшь шәкертлегемә ышанмыйча, һаман саен студент билетын күрсәтергә кушалар. Ярый, хуш, моның ише көндәлек сынауларга ияләшергә дә була. Тугыз катлы тулай торакның дүрт карават кына сыешлы бер бүлмәсеннән урын бирделәр. Эштән кайткач, кәнәфигә кырынаеп, «Рекорд» телевизоры каршында гәҗит укырга һәм: «Аягыңны күтәр, идән кипмәгән әле!», «Ашарга чык, ризык суына!», «Сал бу күлмәгеңне, якасы керләнгән!» кеби әмерләрне генә үтәргә күнеккән мужикның студент егеткә әверелүе – яңадан туып, тәпи йөрергә өйрәнүе кебегрәк икән ул. Студент күлмәген дә үзе үтүкли, ашарга да үзе пешерә, Акмалов Нәсимнең шагыйрь абыйсы таптап чыгып киткән протекторлы ботинка сукмагын да саплы чүпрәк белән юарга тиеш икән!.. Бактың исә, хыял гап-гади чынбарлыкта гамәлгә аша һәм аның шушы рәвешле сынавына хыялың алдан ук әзерләнергә тиеш. Кыр казлары очып үткән болында чирәм чүпләп йөрүче йорт казы ич мин хәзер... Аудитория дип аталган уку залларына кергәч, агач мәктәбемнең утын яга торган бүлмәләре искә төшә, тулай торакның сыңар тәрәзәсеннән тулган яктылык та салам түбәле өемдәге кебек...

Икмәк кибетләрендә авылдашлар капчык тутырып ипи ала, октябрь ае, мал симертергә әзерләнә халык. Мин – сакаллы сабыйны күргәч, тәмам димче карчыкка әвереләләр: Ботан бакчасы янында гына белгән кешем бар, үзе матур, аерылган, баласы да елар яшьтән узган; әнә, институтыңнан ерак та түгел, Мирный бистәсендә... ире үлгән, өч бүлмәле фатирда әнисе белән генә калды. Төскә-биткә чибәр, буе да сиңа таман, баласы да юк... Күрәсең, минем мужиклыгым йөземә чыккандыр. Ашханәгә кергәч тә, симез-симез апалар, минем чират җиткәч, сосмаларын читкә куеп, шулпа парыннан тирләгән маңгай чәчләрен ак кәпәч астына яшерә башлыйлар.

Ә шулай да Нагорный бистәсендәге Җиләкле урамына барып карадым мин. Яучыларым әйткән «үз йортлары белән яшиләр»не бик тиз эзләп таптым. Сәхнә бизәлешенә охшаган тәбәнәк юка капканың келәсен бавы өзелмәслек итеп кенә келтерәтә торгач, маңгай турысы ак мулине белән чигелгән, ак яулыклы, әниемә яшьтәш булырдай апа чыгып алды. Күрәсең, өйләрендә телефоннары да бар (димәк хәлле гаилә, кемнәредер зур урында эшли), минем киләсене хәбәр итеп өлгергәннәр.

«Ә, синме?» – дип елмаеп каршылады ул.

Капкадан болдыр баскычына чаклы җәелгән такта сукмакны балавыз төсенә кертеп юганнар. Ишегалларындагы алмагачка караганда, өй салып кергәннәренә утыз еллап бардыр, шәт, миңа димли торган кызлары да шул чамадыр. Ул арада агачның иң очында онытылып калган бер алма аяк очына сикереп төште.

«Күр әле, Ходайның фалын, соңгы алма бит ул. Ал әле аны, ал. Әминәмә үз кулларың белән бирерсең» – дип, апа мине ияртеп керде.

Өйләре өч бурадан салынган иде, уртадагысы чәйханә хезмәтен үти бугай: савыт-саба шкафлары түшәмгә чаклы, нигъмәт өстәле уртада калган, тәрәзәнең ике ягында отышларга гына эләгә торган ике суыткыч – ишеген ачсаң, азык-төлеге ишелеп төшәдер... Үземне өй сатып алырга килгән вак сәүдәгәр кебек хис иттем... Як-ягыма каранып торуымны үзенчә юрады хуҗабикә:

«Алдагы өйдә – зал, кече кызым шунда йоклый, Әминә бүлмәсе – әнә тегесе... Әминә, чык әле кызым, синең янга килгәннәр».

Кулына алма тоттырасы өлешем: «Нәрсә бар, әни?» – дип, белмәмешкә салышып чыкса да, кыз инде кичтән үк киенеп-ясанып, төне буе йокламыйча, мине көткәнгә охшаган иде. Вакытны әрәм итмичә генә, алманы Әминәгә суздым. Ул аны, әллә каушавыннан инде, шундук тешләп тә алды:

«Мин бу алмага күптән кызыгып йөри идем инде, чеме нык идеме, коелмады, сезнең килгәнне көткән».

Әминә елмаюын югалтмый торган арада мин аны фотоаппарат тизлеге белән генә күздән кичереп өлгердем. Гәүдәсенә караганда «апа» дип эндәшәсе килә үзенә. Тезенә тияр-тимәс күлмәге диңгезчеләр «тельняшка»сы тукымасыннан тегелгән кеби аклы-каралы киң сызыклары таза тәнен телем-телем бүлеп күрсәтә, итәге дә, җиң очлары да кулдан чигелгән.

«Сез кул эшләренә бик оста икән, матур итеп чиккәнсез», – дидем, аптырагач.

«Бераз бардыр инде... Төннәр озын ич... – Бу юлысы Әминә елмаерга онытты. – Утырды инде бу күлмәк. Яраткан кием тиз туза, диләр бит...»

Синең алда ыспай күренергә теләп, берәр размерга кечерәген кидем, дисә, мин дә елмаясы идем. Әминәнең сурәте авылдагы кызлар, институт ашханәсендә күренгәннәр, альбомдагы рәсемнәр, Илсөяр, Сәрия, Тәнзиләләргә охшаган сыман; майлы корым сылангандай елкылдап торган чем-кара чәче дә, күкрәгенә салган калын толымы да үзенеке ләбаса инде; ияк очында мине үртәп торган мәхәббәт чокыры да бар хәтта... Ләкин Гөлназы юк. Ник сайланам соң шултиклем? Һәркем үзе өчен генә үскән кызны эзли, ләкин кеше өчен үскәне белән гомер кичә. Сине «Ачы! Ачы!» дип сөендереп торганда, кемдер ачы күз яшьләрен йотып кала. Мәхәббәт ятимнәренең исәбен алучы юк, алар күләгәдә кала... Менә хәзер дә үз-үзеңне яучылап килгән егет, ярәшү йоласын уйнап, «колагын тешлә» дә Әминәңне күтәреп (юк, кирәкми, буровойда билеңне сындырдың, сиңа врач авыр күтәрергә кушмады, култыклап) йокы бүлмәсе дип аталган зиннәтле зинданга алып кер. Шәледә андыйларны «йортка керде» диләр, «Корыч» кушаматыңны онытырлар... Юк, әле өйләнмәгән килеш тә Әминәдән инде аерыласым килә...

Йа Хода, ник рәхәт чакларда мөрәҗәгать итмибез икән без Сиңа?! Ник кыен чакларда гына ялынабыз?! Инде дә бүген ярдәмеңнән ташлама, коткар мине бу йозактан. Насыйп ит бер сәбәбен!..

Кинәт... Күпне күргән ишекне төбенә чаклы каерып ачып, бер фәрештә очып керде. Без – өйдәгеләр, өчебез бер булып, аның каршысына килеп бастык.

«Гөлназ?!!» – дидем мин, соклануымны тыя алмыйча.

«Әйе, Гөлназ. Исемә төшерә алмыйм. Сез мине каян беләсез?»

«Белмим. Тик исемегез җисемегезгә туры килә».

«Ах, хәсис! – дип, миңа ябырылды әни кеше. – Әминәмнең башын әйләндереп утырды да хәзер кече кызыма үрелә! Бармагында балдак эзе дә бетмәгән килеш, бабник! Сине өйгә кертсәң?! Вон, общежитиеңә!»

Ике кызы ике бүлмәгә йөгерде. Ә мин туфлиемне капка төбенә чыгып җиткәч кенә киеп өлгердем... Һәм сө-ен-дем!

Кайтам, бүген үк Шәлегә кайтам! Гөлназга өйләнәм! Парлашып укучы яшь гаиләләр күп ич ул...

Атна азагында авыл клубы өч көн гөрләп ала. Ялга каршы лекцияләр дүрт кенә пар. Мине түшәмдәге кыңгырау тавышы озатып калды, пар ат дугасындагы кебек тыңлап түгел, әлбәттә, «гражданнар оборонасы»ның «һәлакәт» ораны кебек каравыл кычкырып.

Гөлназ клубта юк иде. Алай да берәр сәгать чамасы карт егетләр арасында домино уйнаган булып көтеп карадым, ул һаман да юк. Ял көннәрендә клубка чыкмас өчен, ай-һай, җитди сәбәп кирәк! Киттем. «Дуслык» урамына, шул сәбәпне эзләп.

Тиз йөргән кешенең кимчелеген күреп өлгермиләр, мин үзем тумыштан әкрен йөри белмәдем. Туктаганда да тик тора алмыйм. Хәтта гәүдәмнең «авырлык үзәген» бер аяктан икенчесенә алмаш-тилмәш күчереп, баскан җиремдә тыпырдап торам. Кыбырсык чире түгелдер ул. Төпчек малаем кечкенә дип, әни колхоз эшенә йөрүдән туктамаган, мине абый белән апа кулына тәрбиягә калдырып, хезмәт көне җыйган. Тәрбиячеләр үзләре дә бала бит әле, әни күздән югалуга, мине бикләп калдырып, урамга чыгып сызганнар. Әнидән алдан кайтып керсәләр ярый да, тик еш кына соңга калалар икән дә, әнидән «эләгә» икән үзләренә. Минме? Җәен-кышын капкадан чыгармаганнар, ишегалдында, бәрәңге бакчасында кызык табып, әнинең эштән кайтканын көткәнмен... Инде җиде яшь тулгач, сумка тотып мәктәпкә йөгергәч, урамдагылар: «Карасана! Мәдинәнең төпчеге тәпи йөри башлаган!» – дип хәйран калганнар имеш. Шуннан бирле бүгенге көнгәчә йөгереп кенә йөрим, әкрен атласам, буыннарым ойый кебек. Ә аягымның кәкрелеге – тиз йөргәннән түгел, тал-тирәккә күп менгәннән... Кул белән ябышып, аяк белән кочаклап күпме чәүкә оясына сукмак салдым инде мин... Югарыга менгәч, авылдагы гамь онытыла, гел ерактагыны күрәсе килә.

Әсәрнең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 10, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев