Логотип Казан Утлары
Роман

Исемсез хат (дәвамы)

- Бөтен фотоларың яшь кызлар арасында, бер дә әбиләр кочагына кереп төшмисең. – Базарда кемнеңдер карт үгез йә карт сыер ите сораганын күргәнең бармы?!. Шушы урында күңел өчен генә булса да елмаерга кирәктер бит инде... Нуриәхмәт кызы кем белән яшәгәнен яхшы белә...

Романны башыннан монда укыгыз.

Җитмеш тугызынчы ялкын

Ишектән керүгә: «Кайттыңмы, Камка?» – дип каршылаулар бетте...

– Почта ящигын карадыңмы?

– Реклама кисәкләре дә юк анда. Бүген үзең алгансың, ахрысы.

– Иртүк кибеткә чыгышлый ачып караган идем шул.

– Суң, көнгә икешәр тапкыр йөрерлек хат ташучылар бармыни хәзер? Мин кызларга хат язудан туктагач, почта бүлекчәләрендә штатлар кыскарып бетте, хезмәт хаклары да фитра сәдакасы хәтлек кенә, ди.

– И, мактанчык та инде син...

– Үзем дә беләм...

Чынлап та беләм... Әгәр хәзер үк шушы диалогны читкәрәк борып җибәрмәсәм, «туры сөйләм»ебез кыегаеп, «матрёшкалар» алып килгән исемсез хатка килеп төртеләчәк. Аннан соң шушы анонимканы язган авторны эзләү, кырык еллык иҗатның баш геройларына әверелгән кызлар исемлеген төзеп, кемнең кемлеген ачыклау башланачак. Көнчелек ул – оясыннан бүленеп чыккан умарта күче кебек. Орынма, тавышыңны күтәрмә, әйләнеп үт, җый җиләгеңне, юлыңда бул, берәү дә моны куркаклыкка санамас!..

– Әллә иҗат йортына путёвка сорап карарга инде?

– Иҗат йортларын сөймим, Нуриәхмәт кызы янында гына яза алам дип, интервьюлар өләшкән кеше – син түгелме соң?

– «Ливадия» безнең фатирдан дүрт тукталышта гына. Яныма килеп йөрерсең... Ну, өйгә кайтып кунармын.

– Бәлки, киресенчә, өйдә язып, иҗат йортында кунып кына кайтырсың? Син бит төн кошы, берәр йокысыз бытбылдык табып сайрашырсыз шунда. Ярата белмәгән башың белән һаман мәхәббәт турында язасың.

– Әстерхан даласыннан, мәхәббәт-сагыну белән шыплап тулган хатларны сиңа кем язды? Ике ай эчендә 27 бит ул!

– Син үгетли беләсең.

– Белми ни?!. Син әле Казанга яңа гына авылдан килгән, күзең ачылмаган, провинциаль самимилек, бәйләнчек егетләргә иммунитетың юк, үзең өлгереп пешкән! Әлбәттә, инде сине ерак араларны якынайтырлык итеп үгетләп сакладым. 27 урынына 25 кенә хат язсам да, югалтырмын кебек иде.

– Ышандым инде. Син олы кеше идең. Малай-шалай булсаң, үртәп тик йөрер идем шунда...

– Олы дип, беләсең ич, мин яшьтәшләремнән сигез елга артка калып яшәдем. Үзем өчен генә үскән кызның да сигез яшькә кечерәк буласын чамалый идем.

– Чамалыйсыңдыр. Әле дә бөтен фотоларың яшь кызлар арасында, бер дә әбиләр кочагына кереп төшмисең.

– Базарда кемнеңдер карт үгез йә карт сыер ите сораганын күргәнең бармы?!.

Шушы урында күңел өчен генә булса да елмаерга кирәктер бит инде... Нуриәхмәт кызы кем белән яшәгәнен яхшы белә, ул сүз беткәч кенә елмаеп йөри башлый.

– Туры килгәнбез инде. Үземнең яшьтәшләремне малай-шалайга саный идем мин.

– Хәтерлисеңме, тулай торакта мин өченче катта, ә сезнең бүлмә нәкъ безнең өстә иде. Бәрәңге кыздыргач, торбаны шыкылдата идең.

– Һәм син коштабак чаклы зу-ур «Татарстан» торты алып менә идең... Беренче курстан башлап, диплом алганчы гел мине каравыллап йөрдең.

– Укыганда гына түгел, эш урыныбыз да бер түбә астында иде. Редакцияләребез генә аерым. Шуңа күрә әйтүем дә, бездән көнләшүчеләр күптер, әле арабызны бозарга теләүчеләр дә табылыр, телефоныңны теләсә кемгә әйтмә, анонимкалар килә калса, ачып укырга ашыкма.

Нуриәхмәт кызы тагын минем күзне эзли башлады. Мавыгып китеп, умарта күченә орына яздым.

– Әллә?! – диде ул, шушы сүзгә биш-алты сорауны сыйдырып...

Күпне күргән кешенең хаталары да күбрәк булган кебек, күп сөйләшкән кеше дә, әйтте диярсең, берәр ярамаган сүз ычкындыра.

– ...Ыслушай, җимешем, безнең күршедә бала еламыймы?

– Юк. Бөтен подъездыбызда тынычлык.

– Алайса эштә алҗыганмын инде. Кулъязмалар укыганда, колагыма гел бала елаган тавыш керә.

– Хатын-кыз авторлар узып китте үзегезне, шуңа шулай ул. Ирләр язудан туктадыгыз бит...

– Молдавиядәге каникулның фотоларын гына табып бир әле, – дидем мин, бала елаган тавыш ишеткәндәй, сискәнеп. Тагын бераз гына әйткәләшсәк, теге хатны тәки кулына тоттыра идем...

Бер фоторәсемгә 350 кешене сыйдырып буламы? Була икән! Дәфтәр бите хәтлек кенә кәгазьгә студентларның «Ялкын-79» дип аталган төркеме рәхәтләнеп сыйган ич! Әнә алар – тау бите кебек авыш җиргә хәтта җәелешеп утырганнар; һәммәсенең йөзе аерым ачык; командир, комиссар, звено җитәкчеләренең күкрәгендәге махсус тамгалары да укыла; бөтенесе дә, игезәкләр кебек, пардан киенгән – Казанга кайтып җиткәнче махсус форманы салмаска кушылган. Рәсем тулаем төксерәк чыккан, бу Молдавия белән саубуллашу сагышыннан түгел. Алар йокламаган. Ут уйнатып, яшел помидор суты белән шакраеп каткан эш киемнәрен ягып, җырлап-биеп, юл биштәрләрен барлап төн үткәргән отряд инде ике сәгатьтән вокзалга төшәргә тиеш. Бу фотода тагын дүрт студент күренми, алары – урын-җирләре завхозга тапшырылган ялангач караватка бөгәрләнеп «оеган» булырлар... Нуриәхмәт кызы белән без дә чак өлгердек – һәр ике якка да җәннәт җимешләре алып кайтыр өчен «күчтәнәч тартмасы» тутырып, онытылып киткәнбез... Шуңа күрә дә хәтер фотосының рамка читендә калдык...

Хәер, нигә әле Нуриәхмәт кызы белән бергә бүтән бервакытта да кабатланмаячак, төшләргә кереп сөендерәчәк, дусларга сөйләп көнләштерәчәк иң гүзәл истәлекне азагыннан ачтым? Җылы якка кайтып төшкән торналар кебек каңгылдашып, бии-бии канатланган башлангычы бар бит аның!

Дәвамы бар.

"КУ" 10, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев