Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)

Романны башыннан монда басып укыгыз.

14

Дөресен әйткәндә, бүген Ильяс хатынының туганнарына барырга җыенган иде. Быел кыш каенагасы Әскәр Маминны басмачылар үтергәч, гаиләсе Ташкентка килеп урнашты. Монда килер алдыннан Ильяс Мәскәүдә, хатынын каршысына утыртып, аның буш, битараф күзенә туры карап сорау бирде:

– Йә, Гайнелхәят, нишлибез?

Хатын, исемен тутырып әйткәнгә гаҗәпләнеп – ире аңа, гадәттә, Хәят дип кенә эндәшә иде – кашларын өскә күтәрде:

– Ты о чём?

Ә бит мин аңа яратып өйләнгән идем, дип уйлады Ильяс, үзен моңа ышандырырга тырышып. Дөньяның асты-өскә килгән вакыт иде анысы. 1918 елның башы. Ай саен диярлек съездлар, корылтайлар җыела, көн аралаш митинглар, демонстрацияләр. Ильяс Алкин шуларның үзәгендә кайный. Өйләнү кайгысымы? Шулай да яшь бара бит, егерме икене тутырды егет. Әнисе дә башлы-күзле булу турында әледән-әле сүз кузгатып тора. Маминнар гаиләсе белән алар электән дустанә яшәде. Хәер, татар Казаны зур бер авыл кебек бит ул. Монда һәркем бер-берсен белә. Кемнең кем икәне бик яхшы билгеле. Бай нәселләр инде әллә кайчан үзара кодалашып, туганлык җепләре белән бәйләнеп беткән. Гайнелхәят, күз явын алырлык чибәр булмаса да, сылу, бар җире килешле. Гимназиядән соң, Казан университетының медицина факультетын тәмамлады. Табибә булып эшли. Бар яктан Ильяска тиң. Һәм ул аңа өйләнде!

Матур гына яшәп киттеләр. Димләп түгел, үзе яратып өйләнде Ильяс. Дөресен әйткәндә, Гайнелхәятнең әтисе кызын Алкинга бирергә теләмәгән иде.

– Алкиннарның кызыл авызлы малаена бирергә дип үстергән кызым юк, – дигән яучыга. – Мондый болганчык заманда акыллы кеше сәясәткә керәме? Кайсы як җиңәсен бер Алла белә. В любом случае этот Алкин проиграет. Нинди татар дәүләте? Нинди Идел-Урал? Кайсы урыс аңа риза булсын? Башына җитәчәкләр малайның. Жалко, конечно!

Юкса, кызы да әйтеп караган:

– Әти, хәзер Россиядә хөррият. Демократия! Ильяс шуның өчен көрәшә. Һәр халык үз язмышын үзе билгеләргә тиеш.

Ләкин атасы өстәлгә сугып әйткән:

– Молчать! Сезнең әле борын асты кипмәгән. Алкин ялгыш юлда! Атасы, акыллы булса, ул малайның арт санын укытырга тиеш иде. Тик ул үзе дә шундый, башы киткән. Бишенче елдан соң, саташып, газеталар чыгарып йөргән булды, хыялый. Аларга килен булу турында башыңа да китермә! Гомерлеккә бәхетсез буласың.

Елап та караган, истерикага да бирелгән Гайнелхәят, тик әтисе сүзеннән кайтмаган.

Бу сүзләрне булачак кияүнең әтисе Сәетгәрәйгә җиткерделәр. Ул исә бик кызу канлы, алдым-бәрдем кеше иде.

– Үзләрен кем дип саный алар? Без – Алкиннар! Ниндидер Мамин-Шамин бездән йөз чөерәме? Кирәкми дә! Ильяс, ташла! Син тиздән хәрби министр буласың! Син болай да шул урында! Ыбыр-чыбыр ниндидер Маминнар белән... Да кто они такие? Шиш аларга! – Әтисе шактый ук салмыш иде, кулын селтәп, олы эш эшләгән кешедәй, үз бүлмәсенә кереп китте.

Тик Маминнар ыбыр-чыбыр нәсел түгел шул. Түге-ел... Затлылыкка алар Алкиннардан ким түгел, әлбәттә. Әле артык булмаса...

Тарихи белешмә

Маминнар үзләренең шәҗәрәсен легендар Биханнан башлый. Бихан-Ханубәк-Ходайбирде-Морат-Мәмәт (Мама бәк)-Бәдиш-Янглыч-Янай-Янбулат. Унсигезенче гасырның башында яшәгән Янбулат бәкнең өч улы билгеле: Багдан, Ишәй, Алмакай. Хәзер Мамин фамилиясен йөртүчеләр шулардан. Әлеге нәсел, Бихан токымының башка тармаклары кебек үк, иң әүвәл Кадом, Төмән (Темников) тирәләрендә яши. Тора-бара алар төрле җиргә таралган, мөгаен, Пётр Беренче патшаның чукынудан баш тартучы татар аксөякләренең барлык байлыгын тартып алырга дип чыгарылган фәрманыннан соң, иманны мал-мөлкәттән өстен күрүче морзалар, чабатага калып, гадәттәгечә, көнчыгышка юнәлгән. Әлбәттә, барысы да китмәгән. Кадом тирәсендә әле дә Мамин фамилияле кешеләр яши. Тик алар инде барысы да урыслар. Мөселман булып калган Маминнардан тора-бара Дусаевлар, Сүнчәләевләр, Аюкаевларның нәселе аерылып чыккан. (Димәк, безнең күренекле шагыйребез Сәгыйть Сүнчәләй һәм аның абыйсы, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе Шәриф Сүнчәләй дә төпләре белән Маминнардан). Мәсәлән, 1713 елда Аюкай морзаның Сембер өязе Зөябашы авылындагы бер йортта крепостнойлары яшәве теркәлгән. Шул ук заманнарда Маминнар хәзерге Башкортстан җирләренә дә килеп чыга. Аларның Эстәрлебаш эргәсендәге Бүзат, Бәләбәй өязендәге Абзан, Бугарыслан өязенең (хәзерге Самара губернасы) Балыклы авылларында яшәве теркәлгән. Балыклыда яшәүче Ишәй улы Кадрәк морза Мамин патшага ниндидер хезмәте өчен 1695 елда шактый күләмдә (564 четверть) җир һәм 33 сум акча белән бүләкләнә. Унсигезенче гасыр ахырында мөселман Маминнарның күбесе, иске шәҗәрәләр ярдәмендә үзләренең борынгы заманнардан ук морза булуын (ягъни дворян) патша хөкүмәте алдында раслый. Сенат карары нигезендә аларны «татар кенәзләре» дип атый башлыйлар. Абзан авылында яшәүчеләр исә морзалыкларын исбат итә алмыйча «дәүләт крәстиәне» катламында кала. Татар Маминнарның 19 гасырда бу авыллардан кала тагын Керенски өязендәге Кочетовка (хәзерге Мордовия) һәм Никольское (хәзерге Пенза губернасы) авылларында, Хвалын өязенең Иске Мастяк һәм Карамалы авылларында, Сызрань өязе Әхмәтле авылларында (хәзерге Ульян өлкәсе), Богырыслан өязенең Камышлы авылында (Самара өлкәсе) яшәгәннәре билгеле.

Хвалын өязендәге Карамалы авылының Беренче җәмигъ мәчете имам-хатыйбы, мөдәррис Әхсән Хәмзин-Мамин 1881 елда ахун дәрәҗәсенә ирешә.

Әйе, Маминнарның язмышы Алкиннарныкы белән охшаш: иманнарын сатмаганга бөтенләй мал-мөлкәтсез калып, көнчыгышка, көньякка таба күченү, һәм, ничектер – мөгаен, канда инде бу: эттән эт туа, беттән – бет, диләр бит! – яңадан өскә күтәрелү, белемгә омтылу, байлыкка ирешү.

Ә байлык хакына диннән, иманнан йөз чөереп мөртәт булган Маминнар кайда? Шунда, борынгы ватаннарында, аларны авылда яшәүче авыл крәстияннәреннән аерып та булмый хәзер. Хәер, үз иҗатында күп кенә татар персонажларын сурәтләгән урыс язучысы Мамин-Сибиряк та шушы нәселдән.

Гайнелхәятнең әтисеннән вөҗданына кагылышлы авыр сүзләрне яучы авызыннан ишеткәч, Ильяс үзе дә нык гарьләнде. Ул тоткан юлыннан туктарга өйрәнмәгән. Каршылык аны кыздырып кына җибәрде.

– Киен! – диде ул энесе Җиһангиргә.

Абыйсын бер сүздән аңлый торган Җиһангир, тунын киеп, өйдән чыгып та китте. Бераздан Ильяс та ишеккә атлады. Ләкин чыгарга өлгермәде, әнисе юлына аркылы төште.

– Улым! Йөрмә! Кызлар бетмәгән. Әнә, Апанаевларның кызын димләрбез. Ул чибәр, ул белемле. Былтыр гына гимназия тәмамлады. Унсигезе белән бара. Маминның кызы бит инде сазаган. Нигә кызыгасыңдыр? Син бит Казанда бер! Син дигәндә, һәр кыз йөгереп килә. Йөрмә!

– Әни, юлымны бүлмә. Миңа Хәят кирәк!

– Ачудан өйләнәсең бит, улым. Андый никах бәхетле булмый ул.

Ана ишек төбендәге урындыкта утырып калды, Ильяс кызарып-бүртенеп ишегалдына йөгерде.

Аһ, дип уйлый ул хәзер, аһ! Вакытында әниләрне тыңламыйбыз шул без. Үз сүзебез генә сүз. Ә бит нинди хаклы булган ул?! Соң инде, соң. Чыннан да бәхетсез булды никах. Бер-берсен аңлап яшәмәделәр, дөньяны онытып яратышмадылар. Сүзгә дә килгәннәре булмады анысы. Хәят бик акыллы, итагатьле хатын. Һәрвакыт ихтирамлы булды. Ләкин бит, ләкин... Хәзер инде терсәкне тешләп булмый.

Ишегалдында ат җигелгән, туры айгыр бер сызгыруга капкадан чыгып ыргылырга алгысынып, авызлыгын чәйни иде. Ялчының капканы ачуы булды, Җиһангир дилбегәне какты: һә-әй!

Алар килеп кергәндә, Гайнелхәятнең әтисе газета укып утыра иде. Күзлеген күтәреп, гаять гаҗәпләнгән төссез күзләре белән булачак киявенә текәлде. Ильяс үзе тиздән аңа кияү буласына тамчы да шикләнми иде. Әмма булачак бабасы белән исәнләшеп тормады.

– Хәят! – дип тыныч кына эндәште ул түр бүлмәдән йөгереп чыккан кәләшенә. – Җыен, киттек! – Бик тыныч эндәште, тавышын бер кәррә күтәрмәде.

– Ильяс, нишләвең бу? Акылыңдамы син?

– Акылымда. Җыен, мин сиңа өйләнергә килдем.

Ул арада өлкән Мамин аңга килде, газетасын бер читкә куеп, күзлеген яңадан борынына төшереп, торып басты.

– Молодой человек, вы что себе позволяете?

Ильяс аңа бөтенләй игътибар итмәде.

– Хәят! Мин ике сөйләмим! Киттек!

– Ильяс! – диде кыз, ялварып. – Алай булмый бит. Менә сөйләшегез әти белән яхшылап. Мы же интеллигентные люди!

– Мин дә ике сөйләмим! – диде Мамин, тавышы төптән чыга иде. – Чыгып китегез өемнән, хулиган! Во-он! – Һәм ул кәнәфие кырыннан көмеш саплы тростен алып Ильяска кизәнде.

Ильяс монысын ук көтмәгән иде. Аның аңы томалангандай булды, үз-үзен белмичә револьверын тартып чыгарды да түшәмгә атып җибәрде.

– Не сметь!

Кызның атасы куркуыннан кәнәфиенә ауды, кызы ачыргаланып кычкырып җибәрде. Эчке бүлмәдән әнисе атылып чыкты, анысы да ниндидер өн чыгарып, иренә ташланды:

– Оскар! Җаным! Үтерделәр!

Ильяс кызны күтәреп алды да ышанычлы адымнар белән ишеккә атлады. Шулай да бусагада борылып, кәләшенең әнисен тынычландырган булды:

– Борчылмагыз, исән ул.

Җиһангир үрәчәле чанага түшәлгән ястык өстендәге зәңгәр паласны сыпырып-җайлап маташа иде. Кәләшен күтәреп чыгучы абыйсын күргәч, кузлага утырып, дилбегәне кулына алды.

– Төкле аягың белән, җиңги!

Туры айгыр, дугадагы кыңгыравын чылтыратып, Юнысовлар мәйданына ашыкты.

Менә хәзер унике ел үткәч, Мәскәүдә Ильяс хатынының битараф күзләренә карап, сорау бирде:

– Йә, Гайнелхәят, нишлибез?

– Ты о чём? – дип, урысча сүз кайтарды аңа хатыны. Мәскәүдә алар еш кына үзара урысча аралашалар иде.

– Син үзең дә беләсең, болай яшәп булмый. Нидер хәл итәргә кирәк.

– Ты чем-то недоволен?

Ильяс гасаби көлеп куйды. Бу көлүдә кичерешләренең барлык төсмерләре дә бар иде бугай. Ул хатынына тагын гаҗәпләнеп карады. Ничек ул шулай теләсә нинди хәлдә дә салкын, тыныч булып кала белә? Эчендә җаны бармы соң аның? Бу бит боз... Бозда нинди гөл үссен?

– Безнең аралар көннән-көн суына бара, Хәят. Кайчакта атналар буе сөйләшкән юк. Алай булмый бит инде. Ир белән хатын алай яшәргә тиеш түгел.

– А ты что предлагаешь?

– Белмим. Нидер хәл итәргә кирәк.

– Ты же не зря начал этот разговор? Мин бит сине беләм, болай гына синең авыздан бер сүз тартып алалмыйсың. Разводиться хочешь?

– Юк.

– Но тогда что же?

– Син бу хәлгә борчылмыйсыңмы?

– Наши отношения меня устраивают.

– Булды! Мин синең белән татарча сөйләшәм!

– Йә, әйт сүзеңне. Сузма.

– Мин әйтәм, әллә безгә асрамага бала алыргамы?

– Ә-ә, менә нәрсә...

– Мин күп уйладым бу хакта. Абыеңның биш яшьлек улы ятим калды. Хатыны белән сөйләшсәк, бәлки, риза булыр. Ул әле яшь, яңа тормыш корыр. Бала безнең араны якынайтыр, димен.

Хатын уйга калды.

– Белмим шул. Ташкентта бит хәзер бөтен туганнарым. Бирерләр микән Султанчикны безгә? Икәү бергә барсак инде... Тик бит мине эштән җибәрмәсләр. Отпускыны көзгә генә, диделәр.

– Анысы кызганыч, әлбәттә. Тик үзем генә дә хәл итәрмен, бәлки.

– Кайчан барырга уйлыйсың? Хәзер поездга билет алуы да бер бәла.

– Бүген кичкә, – дип, Ильяс куен кесәсеннән билет алып селкеде. – Индивидуальную командировку получил.

– А-а! Ты уже всё решил! Киңәшкән булып тора бит әле. Ну, Алкин, син үзгәрмисең!

Ильяс кинәт кенә кузгалган дәртен тыя алмыйча, хатынын кочаклап алды да ирененнән суырып үпте.

– Хәят!

– Нишлисең инде, карт җүләр! – дип, хатыны терсәген тырпайтып, аның кочагыннан аерылды, крахмалланган ак кулъяулыгын чыгарып, иренен сөртте. – Әйдә, юлга әйберләреңне җыйныйбыз.

Дәвамы бар.

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: