Логотип Казан Утлары
Роман

Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)

Колагына Луизаның ачыргаланып кычкырганы ишетелде. Ләкин ике яктан боргычлап тоткан төссез бәндәләр аңа борылырга да, хәтта кул болгарга да ирек бирмәде.

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

24

Луиза Арам Исятикянга деканның кабул итү бүлмәсеннән чылтыратты.

Телефоннан чекистның аптыраулы тавышы ишетелде:

- Ни булды?

- Күрешергә кирәк.

- Син кайда соң? – диде Исятикян, бераз тынып торганнан соң.

- Деканатта мин.

- Ярар, хәзер киләм. Икенче катка менә торган баскыч астында бер бүлмә бар. Ун минуттан шунда керерсең.

ОГПУ бинасы моннан ерак түгел, биш минутта килеп җитәргә була. Луиза, бирелгән вакытны уздырыр өчен, тәбәнәк өстәлдәге газета- журналларны актаргалап алды. Кабул итү бүлмәсенең хуҗабикәсе – җәйге эссе булуга карамастан, ниндидер көрән блузка кигән, түшенә кызыл тамга таккан күзлекле ханым төмсә-кара чыраен сытып, бераз бөкре борынын янтайтып, аңа яратмыйча карады:

- Сезгә декан кирәк булса, ул бүген булмый.

- Сез кемне дә булса көтәсезме?

- Ул миңа кирәкми.

Луиза аңа җавап биреп тормыйча, ишеккә юнәлде. Артта ачулы тавыш ишетелеп калды:

- Кышлак!

Ул баскыч астына борылганда, Исятикян стена төсендәге күзгә артык чалынмый торган ишекне ачып маташа иде. Күрәсең, бу гэпушникларның явочный бүлмәсе.

- Кичектерми торган нинди эш килеп чыкты? – дип сорады ул ачулы гына. Болай гына очрашуга чакыруны ул күз алдына да китерә алмый иде.

- Гадәттә мин үзем чакырып алам.

Өстәл янына утырыштылар.

- Йә, сөйлә!

Луиза аңа икегә бөкләнгән кәгазь сузды.

- Нәрсә бу?

- Отчёт...

- Син бигрәк тиз!

Исятикян артка киерелә төшеп, кәгазьгә күз салды. Иреннәрен кыймылдатып, Луиза язганнарны укыды. Аннары тагын да каралып, кәгазьне Луизага ыргытты.

- Син мине җүләргә саныйсыңмы әллә? Музейда булган болар! Алкин хәзерге рәссамнарның картиналарын мактаган. Нәрсәгә болар миңа? Алкин синең белән мәче-тычкан уены уйнап йөргән, беләсеңме шуны? Мактаган, имеш! Ахмак түгел бит ул андагы мазняны мактарга! Мин  бит сиңа төгәл инструкция бирдем. Иң беренче эш итеп гашыйк итәргә тиеш син аны! Хатын-кызның мең төрле хәйләсе бар моның өчен. Кирәк икән, бергә йокларга! Аңладыңмы? Бу бик җаваплы задание. – Ул өскә бармагын төртте. – Мәскәүдән кушылган. Аның Ташкентка килүе юкка түгел. Басмачы калдыклары белән элемтә эзли ул. Мондагы контрлар белән бәйләнешләрне ныгыта. Чит илгә чыгып китәргә дә нияте бар, ахрысы.

- Мин тырышам. Тик ул битараф.

- Чибәр кызга чын ир-ат битараф була алмый. Ә Алкин – чын ир-ат. Хатыны белән аралары суык. Аңа хатын-кыз җылысы җитми. Синнән тора барысы да. – Ул Луизага озак кына текәлеп, сынап карап торды. – Ул берәр шикле кеше белән очрашмадымы?

Луиза икеләнеп калды. Алкинның Хоҗаев белән очрашуы турында ул отчётына язмаган иде. Ләкин һич тә бу иблискә ул турыда әйтәсе килми иде шул.

- Юк. Юк бугай, мин күрмәдем.

- Күрмәдең? Исеңә төшер әле... Күкелдаш мәдрәсәсе янында беркем дә очрамадымы?

- Ә-ә... – дип искә төшергән булып кыланды Луиза.Кемдер исәнләшеп китте бугай шул.

Исятикян буыла-буыла көлә башлады. Көлеп туйгач, яшьле күзен сөртергә дип, өстәл тартмасыннан ап-ак кулъяулык чыгарды.

Син кемне төп башына утыртырга җыенасың, ә? Безне ахмакка саныйсың, шулаймы? Шалишь, брат! Без монда юкка гына ыштан төбе туздырмыйбыз. Син бик яхшы беләсең, ул анда Убәйдулла Хоҗаев белән күреште. Ишеткәнең бардыр, Совет властеның иң явыз дошманы. Яңа гына төрмәдән чыкты. Алкинның иң якын ахирәте. Очраклы рәвештә күрешкәнме алар? Хе-хе-хе... Әбиеңә сәлам әйт! Син шуны органнардан яшереп калдырырга телисең! Беләсеңме, моның өчен ни була? – Ул кайдандыр алып, өстәлгә Хоҗаев визиткасының ертыкларын ташлады. Алар тагын, һичшиксез, очрашачак, Алкиннан кала күрмә, ишетсен колагың!

- Луиза бөтенләй каушады, очкылык тота башлады. Түзмәде, елап җибәрде. Исятикян тагын бер яулык алып, кызның кулына сонды. Тавышын җылытып, шәфкатьле елмаеп:

- Ярар, бер юлга кичерербез. Тәҗрибәсезлегеңә сылтарбыз, – диде. – Без бит инде хәзер коллегалар. Өстә дә әйттеләр, әгәр бу заданиене тиешенчә үтәп чыксаң, Мәскәүгә юллама бирербез. Укуыңны анда тәмамларсың.

- Тырыш, тырыш. Серен ал, син булдырачаксың. Жәлләмә, ул дошман!

- Тырышам да мин...

- Мин кайдан белим? Безгә хәзер иң беренче чиратта Көнбатыш буржуйлары белән көрәшергә кирәк, шуңадыр. Алар безгә теш кайрый. Менә шул! – дип, Исятикян учы белән өстәлгә сугып алды. – Икенең берен сайла. Койрыкны сыртка салсаң, бел, без ике сөйләшеп тормыйбыз. Әти- әниеңне уйла.

- Нигә ябалар?

- Картайганчы аларга карап ятмассың бит. Синең үз тормышың. Аңла шуны – синең алда шундый перспектива! Аннары восточный факультетны быел ябалар бит.

- Миңа монда да ошый. Әти-әнине дә ташлап китә алмыйм. Алар болай да абыемны басмачылар үтергәннән соң кайгыдан айный алмый.

- Сарык тиресе ябынган бүре ул.

- Гел аңа иярсәң, ул бит шикләнергә мөмкин.

- Ә ул үзе сиңа иярсен! Күңеле төшсә, ул сине яныннан да җибәрмәс. Барысы да синнән тора. Ә хәзер бар! Урынлы-урынсыз мине борчыма. Кирәк булсаң, үзем табармын.

Якты көнгә чыккач, берни күрмичә, Луиза бер авык сукыраеп торды. Дөньяны түгел, үз-үзен дә күрәсе килми иде аның. Әле шактый вакыт көтәсе булса да, Луиза очрашырга дип сүз куешкан скверга бара торырга булды. Чинарлар ышыгында хәсрәтләре таралмасмы... Төш вакыты җитеп килә, шундагы берәр ашханәгә кереп тамак ялгап та чыгар. Шәркыять факультетын ябарга җыенулары да аны кешелектән чыгарды. Аларны кайсы уку йортына күчерерләр? Урамга куып чыгармаслар бит инде? Бу яңалык алдында шымчылык матавыгы да онытылган кебек булды хәтта. Анысы каядыр бәгырь түрендә әрнеп тора, кеше белән дә уртаклашып булмый торган авырту. Әтисе кыек атып туры тидергәч, чын газапның ни икәнен белде улгәүдәне буйга урталай ярып, икегә аера икән ул, йөрәкне бугаздан суырып чыгара.

Шундый уйлар өермәсенә төренеп, беркемне күрми-ишетми барганда, кемдер беләгеннән тотып туктатты. Фани дөньяга яңадан кайткандай текәлеп караса, сабакташы Җәмил икән. Кайдандыр Пенза ягыннан килеп, аларның бүлегенә укырга керде. Пушту телен өйрәнә.

- Баядан бирле кычкырам, күрмисең, ишетмисең. Нәрсә дөньяңны оныттың? Әллә син дә ишеттеңме хәбәрне?

- Ишеттем шул.

- Алай димә, совет властен иң беренче таныдылар.

- Пуштуны дөрес сайламадым мин. Бердән авыр, икенчедән ул томана Әфганстан кемгә кирәк?

- Син дә начар укымыйсың бит, – дип, Луиза егетне юатмакчы иде дә, тегесе кулын гына селтәде.

- Борчылма, синең кебек яхшы укучыларны Ленинградка, Мәскәүгә күчерәчәкләр икән. Минем кебекләрне мондагы берәр педагогик вузга тыгарлар инде.

- Әйе, бердәнбер казанышы, – дип көлде Җәмил. – Ярар, югалмабыз. Кая барасың? Вакытың булса, бәлки, чәйханәгә кереп утырырбыз?- ​​​​​​​Җәмил, ачуланма, үзем генә каласым килә. Миңа шундый авыр!

​​​​​​​- Өметсез мәхәббәттер инде кызларның, – дип, тагын көлде Җәмил. – Беләсең, мин би-ик күңелле кеше, кайгыңны таратырга да күп сорамам!

Рәхмәт, Җәмил, башка вакытта, – дип, Луиза авыр гына атлап, cкверга китте. Егет аның хәлен аңлады бугай, башкача сүз катмады, борылып, үз юлына китте.

​​​​​​​​​​​​​​Скверда күпме йөргәнен дә хәтерләми Луиза, ул көнне төш кебек кенә хәтерли. Әйле-шәйле бик озак йөрде булса кирәк. Тамак кайгысы да онытылган иде. Ә бит ул әтисенең саксыз сүзе аркасында иртәнге ашына да кагылырга өлгермәде. Инде кич тә җитә сыман тоелды аңа. Өйгә кайтырга дип талпынган иде, чинарлар арасыннан, моңсу елмаеп, ниһаять, Ильяс килеп чыкты. Кызга әллә нәрсә булды, аны күрүгә каршы йөгерә башлады. Ильяс та аңа таба кызулады.

Күк гөмбәзе чайкалды, җир тетрәгәндәй булды, чинарлар әйлән-бәйлән уйный башлады. Кыз, нәни йодрыклары белән Ильяс Алкинның күкрәгенә төя-төя, елап, һаман берничә сүзне тәкрарлады:

Кайда йөрдең син? Мин сине көттем, көттем!

Ильяс сул кулын күтәреп, сәгатенә карап алды:

Луи-иза-а, әле икенче ярты гына, ә без синең белән икедә очрашырга сүз куештык. Югыйсә үзе аңлый да иде – сәгатьнең монда бернинди катнашы юк. Луиза исә һич тә сулкылдавын баса алмый, һаман шул берничә сүзне кабатлады:

Мин сине көттем, көттем...

- Килдем мин, җаныем, килдем! Бик соңарып булса да...

- Син беләсеңме, мин бит... мин бит...

- Әйдә, мин сине Мәскәүгә алып китәм, – диде Ильяс

Чынлапмы, Ильяс абый? Ә нишләрбез соң анда?

- Яшәрбез! Балалар үстерербез. Тыныч кына, ипләп кенә...

- Инде ничә еллар дәвамында коргаксып, тәмам чүлгә әверелгән күңелендәул сизелер-сизелмәс кенә чишмә тибүен тойды. Ни бу? Нәрсә бу? Тәкъдире нишләп шаяра аның белән? Күрмимени аңа күңеле төшкән кыз бала – Ильяс хәзер кысыр ут белән бер, мәхәббәт янгыны чыкмас, алкышлар ишетелмәс, бары аңа якынайган җан иясе бәхетсез күбәләктәй канатын гына көйдерер. Күңел чүлен аз вакытка гына булса да, сафландырган, туң йөрәген гөнаһсыз яше белән җебеткән шушы кыз баланы үзенекедәй каһәрле язмышка дучар итәргә хакы бармы соң аның?

- Мин бүген үк китәргә булдым, – диде ул әрнүле тавыш белән. – Син белергә тиеш – мин һәрвакыт күзәтү астында. Әле дә без аларның күз уңында. Шуңа күрә...

Ике дә уйлама, Ильяс абый, бергә китәбез!

- Ильяс кызны кочаклап алды. Өмет бөтенләй үк җуелмаган икән бит! Ул бөтен нәрсәдән ваз кичте – үткәннәреннән, дус-дошманнан, яшьлек хыялларыннан, кылган гамәлләреннән. Кара комнар арасында бер генә чаткы, кайчандыр гөжләп янган учакның бер чаткысы җемелдәп, еламсырап күренә иде ерактан. Соңгы һәм бердәнбер мәхәббәте. Үз халкына булган ахыргы ышанычы. Аны кайчагында ком бураннары томалый, җил-давыллар сүндерә, ләкин ул барыбер аның тернәкләнүенә ышана, сынык өметен баглый. Аңа кадәр килеп җиткән ул чаткы, аның күңеленә сыенган, аның тынын көтә; нигә ул сүнәргә тиеш әле? Комнарны юып, кизләү бәреп чыгар, тирәсендә чирәм шытар, һәм бер гөл, баш күтәреп, коңгырт күзләрен балкытып, аңа карап, керфекләрен тибрәндерер.

- Гөлем син минем, Ләйлигөлем! – диде ул, янә кызның иңеннән кочып.

- Беләсеңме – бер мизгелгә дә бәхетле булу җитә, димәк, мин яшәгәнмен!

 Поездга утыргач та, алар бер-берсенә сыенып бик озак сөйләшмичә бардылар.

- Их, кызганыч, «пити-пити» ашыннан авыз итәргә өлгермәдем, – диде Ильяс. – Нинди аш икән ул, белмисеңме?

Үз уйларына батып, күңеле белән әллә кайларда йөргән кыз башта аны аңламады, аннары иренеп кенә көлемсерәде:

- Әллә тагын... Белмим шул, авыз иткәнем юк. Әти генә белсә-белә инде аны.

- «Пити-пити», – дип кабатлады Ильяс. – Исеме үк серле, чакырып тора, тәмле булырга тиеш ул!

- Мин дә шулай уйлыйм, – диде кыз, Ильяска тагын да сыена төшеп. Мәскәүнең Казан вокзалына җиткәч, бәхет томанына төренгән Ильяс,перронга беренче булып сикерде дә, чемоданын куеп, Луизаны каршы алырга дип кулын сузды. «Сак бул, җайлап кына... Гөлем! Йә, бир кулыңны!» Нишләп катып калган соң ул, дип уйларга да өлгермәде, ниндидер ике кеше ике яктан аны култыклап та алды. «Тыпырчынма, – диде берсе. – Үзең дә беләсең, файдасыз».

- Кәләшем белән саубуллашыйм?

- Кирәкми. Нәрсәгә андый сентиментлар...

Колагына Луизаның ачыргаланып кычкырганы ишетелде. Ләкин ике яктан боргычлап тоткан төссез бәндәләр аңа борылырга да, хәтта кул болгарга да ирек бирмәде. Вокзал кырында аларны түземсезләнеп «кара козгын» көтә иде.

  •  
  • "КУ"  11, 2020
  • Фото: pixabay
    •  

       

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев