Логотип Казан Утлары
Роман

Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)

Ильясның йөрәге өшеп китте – ничек кенә сандугачтай сайрасаң да, нәни улын аңа бирергә риза булмаячак!

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

23

Әскәр Маминның тол хатыны Яңа Шәһәрдә яши иде. Ләкин Ильяс аңа турыдан-туры түгел, ә балдызы Фатыйма белән барырга ниятләде. Килеп керүгә Фатыйма өрмәгән җиргә утыртмастай булып түргә әйдәде, абыйсын искә төшереп елап та алды. Ул салкын акыллы апасына охшамаган, эчендәге тышында, елап та ала, кычкырып көлә дә... Әле тиз генә, сүз уңаеннан гына ирен дә сүгеп атты, иртә китә, кич кайта, күргәне дә юк, имеш. Бер төнне уянып, иремә күз ташлаган идем, ә ул юк, эшенә чакырып алганнар, – дип зарланды ул. Ильяс баҗасының каядыр бик югары очканын белә иде, җентекләп сорашмады. Әмма Фатыйманың мактанасы килә иде, күрәсең: «Тагын үстерделәр бит Хәсәнне, наркомның замы булды!» – дип, аптыраган чырай белән башын мәзәк кенә селкеп торды.

Фатыйма Ильясның ни өчен килгәнен белә иде инде, аңа килен белән сөйләшеп карарга кушылган, тик ул турыда сүз кузгатмый әле үзе.

- Йә, ничек анда? – дип түземсезләнеп сорады Ильяс.

Сөйләштем, җизни, бөтен осталыгымны җиктем. Әлегә риза булмыйчарак тора әле ул.

- Ят кешегә түгел бит, җәйләрен кире Ташкентка кайтарып куярбыз.

- Аңлыйм, барысын да аңлыйм. Әйдә, икәү барыйк әле, син бит минем ише генә түгел, меңнәрне үз ягына аударган агитатор! Кирәк чакта телеңә сандугач куна, җизнәкәем!

- Белмим шул. Үз ягына аударучылар башка урында. Оскар Оскаровичны кире кайтарып булмый, аңардан башка Галиягә кыенга туры килер. Тик бәхетсез ана өчен бу дәлил түгел.

- И-и, харап булды шул абыебыз. Күпме тырышса да, кызылларга ярый алмады. Гел типкәләп йөрттеләр. Әле анда, әле монда...Фатыйма, мышык- мышык килеп, балавыз да сыгып алды.

Маминнарның Казандагы тармагы шактый ук урыслашкан морзалар иде. Шуңа әтисе улына, урыс гадәте белән, үз исемен кушкан да, мөгаен. Әскәр диясе урынга да Оскар дип кенә әйтәләр иде. Оскар Оскарович! Морзаларның күпчелеге кебек гади татарларга алар да өстән карады, балалары милли белем алмады, янәсе, ул иске мәдрәсәләрдә һаман да  әле урта гасырлар исе. Хәер, Сәетгәрәй морза да улларын мәдрәсәгә бирмәде, аларга башлангыч милли-дини белемне өйдә, кичләрен килеп, «Мөхәммәдия» пишкадәме бирде. Әскәргә анысы да эләкмәде бугай. Гәпләшеп утырганда, аның бер сүзе Ильясның һаман колагында яңгырый:

«Татарская литература, говоришь? Нет, не читаю. Там нет достойных произведений. Одна самодеятельность. Другое дело, русская литература. Там мыслители!» Бер татарча китап та укымыйча, татар әдәбиятының үзешчән икәнен кайдан белгәндер ул?..

Шулай да инкыйлабтан соң коммунист булып алгач (ышанып кергәнме ул алар арасына, әллә сеңлесе әйткәнчә, власть хөсетлеге беләнме?) Әскәр Мамин милли республика төзү өчен чын күңелдән йөри башлады, Солтангалиев яраннарының берсенә әйләнде. Хәер, бәлки, аңа Мирсәет татарлар арасында иң зур власть булып тоелгандыр. Берара шулай булды да бит. Вахитов оештырган Мөселман социалистлары комитетында кайнашып йөргәндә, әлеге егетнең шулай биектә очасын кем уйлаган?!

Башта ул советлар татарларга чын милли азатлык бирер, большевиклар вәгъдәләрендә торып, чын тигезлек урнаштырырлар дип ышанды, бичара. Аннары тегеләрнең чын йөзен күргәч, тәртәгә тибә башлады. Әйе, биектән атып төшерделәр. Һәр власть сукыр тугрылыкны ярата. Мирсәет үз фикерен артык яшерми торган бәйсез кеше иде. Андыйларны сәясәт тирәсендә озак тотмыйлар. Сәясәттә иң әүвәл мәкер, хәйлә кирәк. Рәсәйдә бигрәк тә. Бу өлкәдә большевикларга тиңнәр юк булып чыкты.

Милли идарәне, хәрби шураларны куып таратканда, бердәм булсалар да, бераздан, шул ук 1918 елда, татар коммунистлары ике төркемгә – «уңнар» һәм «суллар»га бүленде. «Уңнар» милли республикалар төзибез дип тырышып йөрсә, «суллар» исә бөтен дөньяда социалистик революция ясарга җыенган вакытта милли республикалар оештыруның бернигә дә кирәге юк, дип белдерде. Әлбәттә, яңгыравык сүзләрнең төбендә яткан власть хөсетлеген дә онытырга ярамый. Бугазга бугаз килүнең төп сәбәбе шул булгандыр да әле. Чөнки суллар арасында да Галимҗан Ибраһимов кебек республика өчен җан атучылар бар иде. Мәскәү исә гел дә ике араны бозыштырып, аларны бер-берсенә ыскытып торды. Казанга кайтырга ярамаса да, Ильяс Алкин Татарстан республикасын оештыргандагы мәрәкәне кызыксынып күзәтте. Мәскәүдән яхшырак күренә. Сүз дә юк, татар коммунистларының иң күренеклесе Мирсәет Солтангалиев иде. Ильяс аны яхшы белә, сәясәткә бергә кереп киттеләр, башта бер сүздә булсалар да юллары бик тиз аерылды. Мирсәет ачыктан-ачык совет ягына күчте, яһүд, урыс коммунистларына сырышты. Ильяс Милләт Мәҗлесе карарларына тугры калды. Әнә ничек яза бит Ташкентта яшәгән татар баласы: «Ильяс Алкинга тәвәккәллек җитмәде!» Тәвәккәллектән генә эш тормый, кан коерга теләмәде Ильяс. Моның өчен кешене гаепләп буламыни? Ләкин сәясәттә максатка ирешәсе булса, бернинди юлдан да тайчанмаска кирәк, күрәсең. Ул алай булдыра алмады. Нәтиҗәдә нәрсә? Алар җиңде һәм кеше бәясе бер тиенгә дә тормаган җәмгыять төзеп куйды.

Мирсәет Хәрби Шура җитәкчеләрен кулга алганда, комачтан да кызылрак «сул» иде, ләкин берише татар коммунистларының милли мәсьәләләрне бөтенләй инкяр итүен күргәч, үзе «уң»га әйләнде. «Суллар»ны Сталин ыскытып торган Сәхипгәрәй Сәетгалиев җитәкләде. Кайдандыр кустарьлар арасыннан чыккан өч класс белемле Уфа татары берничә ел дөнья тоткасы булып йөрде. Ул үзе генә түгел иде, билгеле. Аңа борыннарын җил уңаена тоткан бик күпләр иярде. Мәскәүдәге ил җитәкчеләренең кайсы якта икәнен аңышмыйчадыр, күрәсең (Ленин белән Сталин имзалаган карар бар бит!), Солтангалиев һәмишә Татар-Башкорт республикасын төзүне күз уңында тотса, сулларның кайберләре аерым Татар ресубликасы оештыруны алга сөрде, ә үзләрен «сул коммунист бухаринчылар» дип атаучылар милли бүленешкә бөтенләй каршы төште. Матур сүз өчен атасын сатарга әзер «бухарчик», үз-үзенә сокланудан очына-очына милли-территориаль бүленешкә каршы чыгыш ясаганда, автономияне мин бәгъзе берәүләргә бирергә ризамын, диде, мәсәлән, индусларга, бушменнарга, готенготларга. Ләкин кайда алар? Алар Россиядә күренми, янәсе. Ленин аны тәнкыйть иткән булып кыланды: имеш, без автономияне башкортларга бирдек, татарларга да бирмичә булдыра алмыйбыз. Бу инде Татар-Башкорт республикасына ясин чыгу иде. 

Аңа да карамастан, авызлыгын тешләгән айгыр сыман алга ыргылган Солтангалиев, Шәрык коммунистларының 2 съездында ярсып, «суллар»га ташланды, аларның өч төркемгә бүленеп милли үзбилгеләнү тарафдарларына каршы төрле киртәләр куюын ачып салды: «а) Со стороны противников идеи Татаро-Башкирской республики. Тут соединились два противоположных течения: Шамигулов и подпавший под влияние башкирских националистов Камал Каспранский... б) Со стороны «левой группы гумметистов» в лице Нариманова и Исрафилбекова... в) Саид-Галиева, который старался доказать, что мы будто бы ничем не отличаемся от наших националистов».

Әйе, «суллар» Солтангалиевне һәм аның яраннарын безнең белән бер рәткә куйдылар, дип уйлады Ильяс. Үзләрен «интернационалистлар» дип атаган шул әтрәк-әләм, Мәскәү алдында койрык болгар өчен, милли мәнфәгатьләр турында авыз ачсаң да, аларны нинди гөнаһта гына гаепләмәде!

«Шуристлар» дип мыскыл иттеләр, «татаризм», «алкинизм» тарафдарлары дип кара мөһер суктылар. Алкин исеме сүгенү сүзенә әйләнде. Кайчандыр Милли Шураны тар-мар итүдә хәлиткеч рольне уйнаган Мирсәетне (хәер, ул үзе дә сизмичә урыс шовинистларының коралы гына булды, дип уйлады Ильяс, үз хатасын ул соңлап аңлады, тик аннан ни файда? Кеше гомерендә төзәтеп булмаслык хаталар була), ике ел да үтмәде, үзен үк алкинизмда гаепли башладылар. Күпмедер хаклык та бар иде бу сүзләрдә, чөнки Ильяс гамәлгә кую өчен көрәшкән Идел-Урал республикасы Мирсәет төзергә тырышкан Татар-Башкорт республикасыннан чикләре белән дә, асылы белән дә әллә ни аерылмый иде. Ильяс ачы көлемсерәде: Мулланур да, Мирсәет тә аңламады – большевикларның Татар-Башкорт республикасын игълан итүләрендә Идел-Урал штатларын булдырмау теләге генә ята иде. Бары тик шул. Андый куркыныч юкка чыгуга ук андый зур территорияле һәм асылда Идел буе һәм Уралдагы төрки халыкларны берләштергән республика коруның да кирәге калмады. 1919 елның ахырында ул карарны юкка да чыгардылар. Өстәвенә, Зәки Вәлиди, үз гаскәренең кызылларга кушылуы шарты белән, большевикларны Башкортстан республикасын игълан итәргә мәҗбүр итте. Зәкинең төп максаты, әлбәттә, үзләре Кече Башкурдистан дип атаган территорияне Казакъстанга кушу иде. Ул чын, асаба башкортларны, нишләптер, тел, мәдәният, этнография җәһәтеннән татарларга түгел, ә казакъларга якынрак дип санады. Солтангалиев һәм башкаларның Политбюро карарыннан соң да һәмишә Татар-Башкорт республикасын төзү ниятеннән баш тартмавын күргәч, Зәки Вәлиди Башкорт республикасының ВЦИКтагы вәкилләре Габдулла Әдһәмов һәм Габдрәшит Бикбавов белән 1920 елның февралендә ВКП(б) Үзәк комитетына хат язды. Соңрак хатның күчермәсен Ильяска Зәки күрсәткән иде. Алар булачак Татар республикасына Уфа районының (Бәләбәй, Бөре, Эстәрлетамак өязләре) керүен хуплый. Хат, әлбәттә, урысча, һәм кайбер юллары Ильясның әле дә хәтерендә: «Мы, башкирские представители, гарантируем, что нет и не будет со стороны малочисленных башкир какого бы то ни было требования… так как башкир в пределах Уфимского района Татарской республики всего 355 772, тогда как татары, не включая Казанской, Вятской и Симбирской губерний, составляют 1 332 379 душ». Ләкин хат язуның төп сәбәбе – Татар-Башкорт республикасы дигән атамага - каршы булу. Ул фәкать Татар республикасы дип аталырга тиеш, чөнки Башкортстан республикасы инде бар, дип яза «башкорт вәкилләре». Вәлиди, күрәсең, Кече Башкурдистанын киләчәктә шушы олы республикага кушып куярлар дип шикләнгән. Хатка үз имзаларын куючы ике вәкилне дә яхшы белә иде Ильяс. Габдулла – Баймак тирәсендәге бердәнбер татар авылы, атаклы Рәмиевләрнең утары булган Юлыкта туган егет, ә Габдерәшит исә - Хвалын мишәре. Башкорт хәрәкәтенең беренче көннәреннән үк Зәкигә кушылган азаматлар. Алар инде аның сүзеннән чыга торган кешеләр түгел.

Ә бу вакытта Сталин җитәкчелегендәге Башкорт мәсьәләсе буенча комиссия ашыгыч рәвештә Башкорт республикасының дәүләт корылышы турында яңа низамнамә эшләп ята иде. Ул гамәлгә кергәч, республика соңгы автоном хокукларыннан да колак кагачак! Шулай булды да. ВЦИК һәм РСФСР халык комиссарлары советының 1920 елның маенда чыккан декреты нигезендә Республиканың азык-төлек, малия (финанс) халык комиссариатлары, Халык хуҗалыгы советы, эшче-крестьян инспекциясе Башкортстан хөкүмәте карамагыннан тулысынча тартып алынды. Әлбәттә, корылачак Татарстанны да шундый ук хокуксызлык көтә иде. Кашагасына милли дип язылган, ә җисми яктан исә яңартылган империянең  гадәти  бер тагылмасы. Әмма  Зәки  әле үзләрен болай ук ачыктан-ачык мәсхәрә итәрләр дип уйламый иде.

Бу уенда бөтен җепләрнең очы Сталин кулында булды, билгеле. Шәрык коммунистик оешмаларының 2 съездында Сәхипгәрәй Сәетгалиевнең Үзәк Бюро рәисе булып сайлануы да Сталинның алдан ук делегатларны эшкәртүе нәтиҗәсе. Бу вакытта инде Солтангалиев Сталинның ышанычын тулысынча югалткан, ул инде чекистлар күзәтүе астында, моны ул үзе дә белә иде. Әмма әле татар белән башкорт арасында гына түгел, бөтен Шәрыкта аның абруе шулкадәр югары, Сталин бу гаярь кешене уеннан бөтенләй чыгарып ташларга ашыкмады. Татарстан республикасы игълан ителгәч, аның ревкомы җитәкчесе итеп Сталин табигый рәвештә Шәрык коммунистлар оешмасының Үзәк Бюро рәисе Сәетгалиевне билгеләде. Башкача әйткәндә, бу инде республиканың хөкүмәт башлыгы дигән сүз иде. Ревком әгъзалары булып Исхак Казаков, Кәрим Хәкимов, Кашшаф Мохтаровлар белән бергә бүтән милләт кешеләре дә сайланды: Ходоровский, Бочков, Гольдберг.

Иң беренче итеп, Сәетгалиев милли коммунистларны Татарстаннан кысрыклап чыгару эшен башлый. Бу җәһәттән аңа элек милли республика төзүгә каршы булган  коммунистларның Казан   губкомы,  шулай  ук «үзебезнекеләр» Атнагулов, Касыймов, ирле-хатынлы Баимбетовлар арка таянычына әверелә. Ильясның кайнагасы Әскәр Мамин шул вакытта Казаннан чыгып китәргә мәҗбүр була да инде. Ул гынамы?! Республика төзү өчен җан атып йөргән Шамил Усманов, Гасыйм Мансуров, Мулланур Вахитовның абзалары Исхак Казаков (монысын ревкомнан ук тибеп чыгардылар), Нәбиулла Вахитовлар, Микдат Борындыков, Гариф Енбаев... Тагын әле күпме үз сүзен әйтә белә торган милли җанлы кешеләр төрлесе төрле якка билгеләнде. Күбесен, борынгы замандагыча, өскә күтәргән булып, Мәскәүгә алдылар. Әскәр исә Пишпекка милиция башлыгы булып китте. Былтыр аны Ташкентка күчергәннәр иде. Тик озак эшли алмады...
Әскәр мәрхүмнең хатыны Галия аларны бик рәсми чырай белән каршы алды. Ильясның йөрәге өшеп китте – ничек кенә сандугачтай сайрасаң да, 
нәни улын аңа бирергә риза булмаячак! Бу хакта сүз башларга да кирәкми. Ләкин Фатыйма алай уйламый иде, ахрысы. Чәй эчкәннән соң, бераз юкны-барны сөйләшеп алгач, тавышына ягымлы төсмерләрне артыгы белән чыгарып:

- Галия килен, безнең нинди максат белән йөргәнне беләсең инде син. Йә, тагын бер уйладыңмы?

- Уйламыйча... Төн йоклаганым юк, буйга да салам уемны, аркылыга да... Аз гына каңгып китсәм, төшемә Әскәр керә.

- Ул хупларга тиеш, – диде Фатыйма. – Улың бит бөтенләй аерылмый синнән. Җәен монда кайтарырлар, кышларын үзең барып йөрерсең. Элекке заманнар түгел, поездлар йөреп тора.

- Хупламый шул. Башын селкеп, кырыс итеп карый, хөкем иткән кебек.

Аннары Галия өздереп әйтте: – Юк! Үз балам үземнән артык түгел.

- Тукта әле, Галия! дип, Фатыйма аңа йомшак кына каршы төште.Син яшь әле, тагын да кияүгә чыгарсың. Кирәк тә! Пәйгамбәребез дә ялгыз яшәргә кушмаган. Ике бала белән алырга атлыгып тормаслар. Берсен урнаштыра торсаң да ярый. Сораучылар ят кеше түгел бит. Әскәреңнең яраткан сеңлесе. Аның ире менә... үзең дә беләсең, бик яхшы кеше, бала җанлы...

Күрше бүлмәдә алар сөйләшкәнне тыңлап торган, ахрысы, биш яшьләр тирәсендәге бер малай йөгереп чыкты да, елап, әнисенә килеп сарылды.

- Әни-и... Бирмә мине беркемгә дә, бирмә!

Моңарчы авызыннан бер сүз чыкмаган Ильяс сикереп торуын сизмичә дә калды, «Киттек!» – диде ул балдызына. Фатыйма да аңа каршы килмичә ишеккә кузгалды. Тол хатын белән ятим бала, кочаклашып, икәү генә калдылар.

- Нигә инде бер сүз дә әйтмәдең? – дип битәрләде аны балдызы, чыгып барганда.

- Нәрсә әйтим? Күренеп тора бит.

Фатыйма белән аерылышкач, ул акрын гына атлап, Чорсу ягына китте. Төш җитәргә шактый вакыт бар әле. Әллә соң Убәйдулла Хоҗаевның хәлен белеп чыгаргамы? Ул, сиздермичә, як-ягына карап алды – күзәтеп йөрүче топтуннар юкмы? Шикләнерлек кемсә күренмәде. Ул ышанычлы адымнар белән Хоҗаев яшәгән урамга борылды. Кичә, визиткасына күз ташлауга ук, Убәйдулланың адресын хәтеренә салып куйган иде ул.

(Дәвамы бар)

​​​​​​​

 

"КУ" 11, 2020

Фото: pixabay

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев